Логотип Казан Утлары
Бәян

СИН ҺАМАН ШУЛ САНДУГАЧ

 

КЫСКА БӘЯН

—Сәвия апа, Дулкыния суга батты!

Төшке ашны әзерләп йөргән Сәвия кулындагы пычагын куярга да онытып күрше кызы Ләйсәнгә ияреп елга буена чапты. Кызчыкны инде яр буена чыгарып салганнар, тирә-яктан кешеләр сырып алган. Пычак тотып йөгереп килүче ананы күргәч, кемдер читкә китү ягын карады, кемдер исә, баланы сакларга теләпме, Сәвиянен юлына аркылы басты:

—Сәвия апа. борчылмагыз, Дулкыния исән...

Алай да, үпкәсе ялкынсынып калмасын дип, район хастаханәсенә алып барырга уйладылар.

—Балаларны гел кисәтеп, күзәтеп торырга кирәк,—дип күпме әйтәбез югыйсә,—диде доктор, Сәвияне шелтәләгән сымак итеп, тикшерү үткәреп бетергәннән сон.

—Ә без су кермәдек,—диде Дулкыния, әнисен якларга теләп, курка- курка гына булса да.

—Су кермәгәч, ничек суга баттың сон син?—доктор көлемсерәп баланы алдына алды.

—Тәкыя узыштырдык...

—Тәкыя узыштырдык? Ә ул ничек була?

—Ләйсәннең апалары кинодан күргәннәр, Ләйсән аларнын сөйләшкәнен тынлап торган, кемнен тәкыясы беренче булып агып китә, шул кияүгә беренче чыга икән.

Сигез-тугыз яшьлек баланың кияү турында сөйләшүе олылар йөзендә елмаю уятты.

—Ну, кемнеке беренче агып китте инде?

—Ләйсәннеке беренче китте, минеке яр буендагы талга эләгеп калды... Таяк белән этеп жибәрмәкче идем, аягым таеп суга егылып төштем...

Гөлзадә БӘЙРӘМОВА — шагыйрә; «Әле кайчан гына . » исемле китап авторы. Проза әсәрләре дә яза. *Татнефть»нең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреаты. Казанда яши.

—И, кызым, ул бит насыйп эше,—Сәвия кызы өчен доктор каршында бераз читенсенеп куйды

—Башка мондый тәжрибәләр ясама, алайса бөтенләй дә кияү күрми калуын бар,—дип доктор сабыйны чын күнелдән яратып, сөеп озатып калды.

—Әни, ә нәрсә ул насыйп?—Дулкыния пышылдап кына әнисенә дәште.

—Насыйп ул, кызым. Ходай Тәгалә сина кемне бирә, менә мина әтиеңне, әтиенә исә мине насыйп иткән. Кемнәрнедер парлы, кемнәрнедер ялгыз да итеп яраткан Адәм баласының ана карынында вакытта ук өч әйбере язылып куелыр ди Жыясы ризыгы, кем белән никахланасы, яшисе гомере

Кыз әнисе сөйләгәннәрне тынлап бетерә алмады, автобусный тибрәтүеннән, көн буена булган хәлләрдән арып йокыга талды.

Бу вакыйга турында инде онытып та бетергәннәр иде. Дулкыния шәһәргә укырга китеп, икенче курста укыганда кияүгә чыгарга уйлавы турында кайтып әйткәч «Кара, чынлап та шулай булды, Ләйсән беренче чыкты бит,»—дип көлешеп тә алдылар.

..Аспирантураны әле яна гына тәмамлап институтта укыта башлаган Әнвәргә күпләр гашыйк иде. Күрер күзгә әллә ни матур булмаса да. хатын- кызны үзенә тарта торган ниндидер көч бар иде егеттә Күбесе кызлардан гына торган Дулкынияләр группасында Әнвәр бигрәк тә дәрәжәле. үзен һавалы тота иде. Кызлар исә лекция беткәч тә юк-бар сорау биргән булып укытучыларын сырып алырлар. Дулкыниягә исә төркемләш кызларынын бу кыланмышлары ошамый гына түгел, укытучы белән студент арасында ниндидер якынлык булырга мөмкинлеген ул башына да сыйдыра алмый иде. Лекция тәмамлануга китап-дәфтәрләрен җыеп тизрәк чыгып китү ягын карар, имтиханнарга тиешенчә әзерләнеп килер иде Әмма Әнвәргә кайбер студенткаларның әрсезлеге бер төрле охшаса, Дулкыниянең тыйнаклыгы икенче төрлерәк тәэсир итте

—Сезгә минем фәнем ошамый мәллә?—диде беркөнне коридорда Әнвәр, лекциягә ашыгучы кызны туктатып.

—Ошый,—диде кыз. каушый тошеп.

—Алайса, нигә башкалардагы кебек кызыксыну юк?

Дулкыния беркавым ни әйтергә белмичәрәк торды

—Сез минем өчен беренче чиратта Әнвәр Рәшитович.

Ошады егеткә кызның жавабы Төгәл, кыска һәм оста иде җавап Әнвәр үз хатынының ана табынып, буйсынып, олылап яши белә торган хатын булуын тели иде

Бердәнбер кызлары булган Дулкыниянең имтиханнарын биреп бетереп ялга кайтуын әти-әниләре зарыгып көтеп торалар Олы уллары Самат армиядә хезмәт иткәндә үк маржага өйләнеп калгач, бөтен өметләре кызларында, аның бәхетле булып, картлык көннәрендә үзләренә дә терәк булырынла иде

— Киткәндә ике сүзне дә кушып урысча сөйләшә белми торган малай ничек итеп маржага ойләнә алды икән, атасы9—дигән иде Сәвия кулындагы хатка карап, аптырап

—Өйрәткәннәрдер' Ир-атны армия белән хатын өйрәтә ул,—диде Мәгьсум ачу белән,—авылның иң пүчтәк кызына өйләнсә дә бу кадәр гарьләнмәс идем

 

Абыйсы белән дә шулай килеп чыккач, Дулкыния әти-әнисен бик борчымаска, хәл кадәри булышырга тырышып үсте. Быелгы каникулга исә кыз сонарып кайтты.. Имтиханнарга ул бик алдан керергә дә, артка калырга да яратмый. Беренчеләрдән булып керсән, сорауны күп бирәләр, артка калсан, надан булып күренәсең—урталыкта булу кызнын холык- фигыленә хас сыйфат.

Билет алып, сорауларны бераз караштырып утырганнан сон. Дулкыния жавап бирергә Әнвәр каршысына килеп утырды. Сораулар әллә ни катлаулы түгел, артык бәйләнмәсә, «5»легә үк булмаса да, «4»легә бирәсен кыз чамалый иде.

—Яхшы,—диде Әнвәр, кызнын җавабын тынлап бетергәннән сон,—сезгә тагын бер өстәмә сорау,—ул алдындагы кәгазь кисәгенә нидер язып кызга таба шудырды.—Жавапны бер генә сүз белән дә әйтә аласыз, язмача да мөмкин.

Кәгазьдә исә: «Бүген кичке сәгать 7 дә Тукай һәйкәле янында көтәм. Ризамы?»—дип язылган иде.

—Сорауны кабатлыйм..

Укытучысы хәзер кәгазьдә язылганны бөтенесе каршында әйтеп сала дип Дулкыниянен коты очты.

—Әйе,—диде ул пышылдап кына.

Яшьтәшләренең күбесе беренче мәхәббәт утында мәктәптә укыганда ук янып-көеп алсалар да, Дулкыния үзенен тәүге мәхәббәтен институтта, укытучысына булыр дип һич уйламаган иде. Хәер, уйлап эшли торган эш булса мәхәббәт тә булмый бит инде ул!

Әнвәр тулай торакка килеп, студентларга күренеп йөрергә теләмәгәнлектән. очрашулар беренче көнге җирдә билгеләнер иде. Бергәләп су коенырга йөрүләр, кичке бакчада утырулар бер-берсенә көннән-көн ныграк якынайта, җәйге каникулга—икең ике якка китәсе килмәү теләген көчәйтә иде. Шәһәр белән авыл арасы әллә ни ерак түгел, тагын ике-өч көн кайтмаса. әтисенен борчылып, эзләп киләсен кыз, һәрхәлдә, белә иде.

—Әле ярый кайттың, кызым, кура җиләкләре коелып бетә инде, карлыганнар да өлгерә,—дип каршы алды Сәвия кызын.—Быел печәннең эше тиз бетте, күршеләргә кунаклар да кайткан иде. алар да керде, көннәр дә әйбәт торды...

Бераз хәл-әхвәл алышып, ашап-эчкәч тә Дулкыния бакчага чыкты Куралык бәрәңге бакчасының аргы башындарак. ерак та түгел бәләкәй генә инеш тә ага. Бакчаларының әлеге тын почмагын ярата кыз Җиләкләр чынлап та нык өлгергән, кагылуга ук өзелеп төшәргә торалар. «Җиләк кебек чагы,» дип кыз баланың шундый чагын әйтәләрдер инде»,—дип уйлап куйды. Кулы җиләк өзсә дә, башында бер генә уй: «Әнвәр кайда икән хәзер? Ул да: «Ялга китәм, укулар башлангач кына очрашырбыз»,—дигән иде. Хат язышырга да сөйләшмәделәр Яшьтәш егет түгел, ни әйтәсен килсә шуны әйтеп булмый шул...

Кинәт янәшәсендә генә ниндидер кошчык ярсып-ярсып. әйе-әйе. нәкъ менә чын мәгънәсендә ярсып сайрый башлады. Дулкыния кулы белән кура агачларын аралап кошчыкны эзләде. Сандугач! Бу бит сандугач! Кошчык анын янәшәсендә генә бер ботактан икенчесенә күчеп бәргатәнә иде. Юк, бу сайрау түгел, кошчыкның хәвефләнүе иле. Шундаен дә бәләкәй җан иясендә нидән бу кадәр зур курку, ярсу, хәвефләнү? Дулкыниянен күзе яшел яфраклар

 

арасында үрелгән сандугач оясына төште. Менә ни өчен хәвефләнә икән бичара кошчык. Хәтеренә әтисенен апасы Хәмисәтгәйнен шулай урманга жиләккә баргач сандугач турында сөйләгән бер риваяте килде

—Сандугачның үзен дә—оясын исә бигрәк тә—күпләр үз гомерләрендә бер мәртәбә дә күргәне юк. Сандугач кунып сайраган ботак белән күзен төшеп йөргән кешеннен аркасыннан бер мәртәбә генә сыйпап алсан да. ул—мәнгегә синеке!

Дулкыния белән Ләйсән ышанмыйча көлделәр, «әкият, бөтен кеше сөйгәнен үзенә шулай каратыр иде»,—диделәр. Карчык та бирешмәде, хикмәте дә менә шунда шул. алар бит сандугач кунып сайраган ботакны таба алмыйлар. Әле башыгызга гыйшык хәлләре төшмәгән, төшсәме...—дигән иде кызларны ирештереп...

...Сандугач бер ботактан икенчесенә шулкадәр тиз күчеп өлгерә. Дулкыния абайламыйча да кала. Менә монысы, юк. юк монысы. Кызнын кабаланудан күз аллары әлже-мөлже килде. Кинәт кенә, әллә кайдан гына жил исә башлады. Тукта, исмә, жил! Өзмә кыз баланын өметен!..

...Теге вакытта Хәмисәтгәй әйткән сүзләрнең мәгънәсен менә хәзер генә аңлады Дулкыния. Сагыну катыш көнләшүдән аккан күз яшьләре белән жәйге каникулын чак-чак үткәрде. «Сонга калып килсәң әйбәт бүлмәләрне алып бетерәләр, урын да ишек төбеннән кала»—дип, юк сәбәпләрне бар итеп тәки каникулы тәмамланганчы китү бәхетенә иреште

—Санаулы көн тиз үтә шул. кайтуын кая да. китүең кая,—дип кызынын сумкасына күчтәнәчләрен тутыра-тутыра Сәвия үзалдына сөйләнеп куйды Күрмимени ана кеше, сизмимени, китәсе булгач, кызнын кәефе бердәй күтәрелде.—Күңелләрең калада, балакаем, хәерлегә булсын

—Әни!

Сулышына кабып өйгә атылып килеп кергән кызынын тавышыннан Сәвия сискәнеп куйды.

—Кая минем сумка?

—Әнә ич. кызым, ишек төбендә тора. Бөтен әйберләрен әзер.

—Сон, ул бит чәчәкле, ә минеке яшел төстә иде...

Эшнен асылын аңлап алган Сәвия көлеп җибәрде:

— Ә-ә, аны әйтәсең икән Кура җиләге кайнатмасын зуррак банкага салган идем, әйберләрен ул сумкага сыймагач, икенчесенә күчердем

Дулкыния минут эчендә әйберләрен идәнгә таратып ташлады. Аның өчен ин кирәкле, ин кадерлесе урынында иде

Институтка Дулкыния, мөгаен, ин беренчеләрдән булып килгәндер Бүлмәдәш кызлары быел яна кызлар булганлыктан, кичке сөйләшеп ятулар әллә ни озакка сузылмады Килеп керү белән расписаниеләр эленеп торган такта янына ашыкты. Бөтен уе. теләге Әнвәр Рәшитовичнын дәресе кайчан—шуны белү. «Беренче дәрес аныкы гына булса ярар иде!» Эхтәгәнен тиз тапты Биология! Менә ул! Йә. Аллам! Тик ни бу'” Биологиясен- биология, тик укытучының фамилиясе башка иде Ул бармаклары белән сызыкларны кисештерә-кисештерә кат-кат укыды, студентлар күпләп җыела башлагач кына игъланнар тактасы яныннан китте

Кинәт анын уенда: «Ә бәлки бүген генә башка укытучыдыр1»—дигән шатлыклы бер уй чагылып үтте, аудиториягә ашыкты Группадашлары белән исәнләшүе дә салкын гына булды, аның бу гамәленә кайберләре үпкәләгән сымак та итте. Дулкыния күзен ишектән алмады

 

— Быел биологияне сездә мин укытачакмын, минем исемем... Яна укытучының ишектән керә-керешли үк башлаган сүзен Дулкыния әллә ишетте, әллә юк, аның үз кайгысы кайгы иде, биология фәне әллә бар—әллә юк, аңа хәзер барыбер иде...

Калган дәресләрдә Дулкыния утырса да утырды, утырмаса да утырды Тәнәфестә коридорларга чыгып йөрсә дә, сагынып көткән кешесен очрата алмады.

—Өйләнгәндер, хатыны яшь кызлар янына җибәрмәгәндер,—дип группадаш кызларының гайбәт сатуын ишеткәч, елап җибәрүдән чак тыелып калды.

Әнвәр Рәшитович икенче көнне дә күренмәде, өченче көнне дә... Озакламый Дулкыния укытучыларынын башка эшкә күчкәнлеген, аларны инде укытмаячагын белде.

Институтка барунын кызыгы бетте. Төне буе елап яту үзенекен итте, ул бүген укырга бармады. И ул яратудан туган күз яшьләре! Әгәр дә һәрбер гашыйк җанның сагынудан түккән күз яшен бергә җыйсан, зур бер диңгез хасыйл булыр иде. Юк, дингез генә дә түгел, океан!

Кичке яктарак каты итеп ишек шакыганга кыз сикереп торды. Ул! Үзенен нинди кыяфәттә икәнлеген дә онытып ишеккә ташланды, тышкы якта бер малай басып тора иде.

—Кем монда Давыдова? Мәгез, записка!

Малайга Давыдованың кем булса да барыбер икәнлеге күренеп тора. Язуны Дулкыниянең кулына төртте дә, «тапшырдыммы—тапшырдым,* дигәндәй юкка да чыкты. Кәгазь кисәгендә исә: «Бүген кич шул ук урында, шул ук вакытта көтәм,»—дигән сүзләр иде. Дулкыния тиз генә сәгатькә күз салды. Йә, Ходам, әллә ни күп вакыт калмаган, әле төзәтенәсе, рәткә керәсе, барып җитәсе... Өлгермәсәм, китеп барса?!.

Урамга чыккач кына, ул. кура куагының онытылып калганын белеп, кире тулай торакка торып чапты. Үч иткәндәй, лифт урта катта туктап калган, кыз сигезенче катка ничек менеп җитеп, кай арада төшкәнен белеп тә җиткерә алмады. Урамга чыккач та трамвайны көтеп тора алмаслыгын чамалап, очрашу урынына йөгерде.

Әнвәр инде килгән, кулына чыбык тотып йөгерүче кызны күргәч, көлеп җибәрде.

—Әллә бу кызый мине чыбык белән чәбәкләмәкче була инде9—диде ул, Дулкынияне килгән шәпкә күтәреп, кочагына алып.

Инде тын ала алмас хәлгә җиткән, ашыгып-кабаланып тәмам хәлдән тайган кыз кулындагы ботакны шунда гына шәйләп алды.

—Ә бумы, бу ни... сандугач,—диде ул каушый төшеп

—Син үзең сандугач,—диде егет, яратып, иркәләп,—сандугачым син минем, былбылым...

Кипкән яфраклар егетнең чәченә коелды, сандугач кунып сайраган кура куагы тоткан нәфис-йомшак куллар иңнәреннән сыйпады...

Икенче уку елы тәмамланып, имтиханнар тапшырылып беткәч, Әнвәр кызга тәкъдим ясады.

—Хатыным бул!—диде ул Дулкыниянең күзенә карап.

—Ә уку?—диде кыз, сөенүле дә, аптыраулы да сорау катыш җавап белән.

—Сон хәзер укытучын өендә була бит инде, сиңа институтка барып йөрү нигә кирәк?—дигән булды егет шаяртып.

—Әниләр укып бетермәгән килеш риза булмаслар,—диде кыз уйга калып

 

—Алайса, без болай итик,—диде егет, ниндидер бер нәтиҗәгә килеп,—бу атнада без икебез дә әти-әниләр янына кайтып, ул турыда сөйләшик, киләсе атнада исә мин үземнекеләр белән сезгә кайтырбыз. Ризалыкларын алырбыз да, жәйне бездә уздырып, туйны исә көзгә таба ясарбыз.

Дулкыния яратып Әнвәргә сыенды.

—Әни, мин кияүгә чыгам,—диде Дулкыния, әтисе табын яныннан кузгалып киткәч.

—Укып бетермәгән килешме?

«Кемгә?» дигән сораудан да алдан бу сораунын биреләсен белә иде кыз. ашыгып аңлата башлады:

—Әни, Әнвәр Рәшитович акыллы, төпле кеше, укып бетерергә кирәклеген белә, булышыр.

—Нишләп Рәшитович сон ул, кызым, бик карт кешемени, бездә бит колхоз персидәтеленә генә шулай дәшәләр?

—Юк ла инде, әни,—Дулкыния көлеп җибәрде,—ул безне бераз укытты, әллә ни зур түгел, алты-жиде яшькә генә

Дулкыния киләсе атнага Әнвәрнен әти-әниләре белән кайтасын, туйны көзгә таба алар ягында үткәрәселәрен тәфсилләп сөйләп бирде.

—Әни, әтигә үзен әйтерсен инде, яме, мин оялам,—диде кыз ахырдан, әнисенен инде йомшарып килгәнен күргәч.

—Кыз бала үстергәндә генә синеке инде ул, үсеп җиткәч—кешенеке,— диде Сәвия, күнеленнән генә ире белән булачак сөйләшүгә әзерләнеп,— хәерлегә булсын

—...Алай икән...—диде сузып кына Мәгъсум, хатынын тынлап бетергәннән сон —Кайсы яктан була инде кияү буласы кеше9

—Уруссудан диме Бик ерак була түгелме сон ул, атасы?

—Соң, Уруссуда туган гынадыр инде, яшәвен Казанда яшәрләрдер,—диде Мәгъсум, үзе дә шулай булуын теләп

Уруссу белән ике арала урык-сурык килеп йөри алмаслар, әти-әниләре белән дә кайткач, никахын да укытып җибәрәсе булыр. Шәмсетдингә әйтеп куй, ялга лесник малае янына урманга киткәли ул, өйдә торсын

—Тукта әле, син бигрәк, кайтсыннар, күрик, сөйләшик.

И. атасы, алар үзләре сөйләшәсен сөйләшкән инде, Дулкыния «Әнвәр Рәшитович» дип кенә тора. Әнә. малаен, армиядә хезмәт иткән җирендә өйләнде дә куйды, нишли алдык, балалары бакчага барыр яшькә җиткәндә генә кайтып күренделәр.

—Ул Шәмсетдиннең муллалыгын әйтер идем инде, үз хатынын да кыйнап үтерде бит ул,—диде Мәгъсум, Шәмсетдинне өнәмәгәнен белдереп

—Сон, башка авылга мулла эзләп китмәссең бит инде, туганда да. үлгәндә дә бөтен кеше ана әйтә,—Сәвия бераз туктап торганнан сон сүзен дәвам итте,—әле Дулкыния «Әнвәр Рәшитович» дип сөйләгәндә сөенеп тә куйдым, укыган, түрә кешегә чыга икән дип Укуын бетереп авылга кайтса кем бар монда9 Берәр шофердан артыгы булмас иде

—Әй, гомерен үтте инде шул түрә хатыннарына кызыгып,—Мәгъсум кызып китеп, узган атнада печән өйгәндә сынган сәнәк сабына барып ябышты

—Үтте шул,—Сәвия дә башлаган сүзен ярты юлда калдыра торганнардан түгел иде,—син артынны кыздырып көне буе чөгендер басуында ятканда мәктәптә синнән күчереп утырган кыз яныңнан пред машинасында узып китсен ате

 

—Соң, Җиһанша ана өйләнгәндә пред түгел иде ләбаса, укыганда да гел әйтә иде, миңа укыган хатын кирәк түгел, миннән акыллы булып мине өйрәтеп яшәмәсен, чиста-пөхтә булсын, тәмле пешерсен, дип..

—Ул пешергәнне, ул юганны без дә кимен куймыйбыз!

—И карчык, нәчәльство хатыннарының төнлә түккән күз яшьләрен син күрмисен шул, үз ирентөннен кайсы вакытында уянып киткәндә дә янында булгач... Мин бит син сыер сауганда да кырыеннан китмим, типмәсен дип муенын кашып торам...

Балан башлы-күзле булырга җыенганда үткәннәргә сәяхәт ясап алу табигый хәл. «Акыллы егет булырга охшап тора дип, шуннан ары әби- бабалар гореф-гадәтен саклап, әти-әнисе белән кыз сорарга кайтуын хуплап, үзләренен хәрби хезмәттә вакытта беркемгә әйтми-нитми, кинәшләшми өйләнеп куйган улларын искә төшерә-төшерә, алай да аласын алып, җыештырасын җыештырып, әзерләнеп торырга кирәк,» дигән нәтижәгә килә алды ата белән ана.

Икенче атнада авылда хәбәр таралган иде инде.

—Дулкыния кияүгә чыга икән...

—Бу атнада сорый кайтасылар ди...

Әйтәм аны Мәгьсум Шәмсетдиннәргә кереп бара иде .

Атна юып-пешеренеп үтте. Җомга көн тан алдыннан чатырдап яшен яшьнәгәнгә Дулкыния урыныннан сикереп торды. Күк йөзен кара болыт каплаган, янгыр коепмы-коя гына. «Йә, Аллам, Әнвәрләр ничек кайтыр?» Алгы бүлмәдә әтисе белән әнисенең дә сөйләшүе янгыр, кайтасы кунаклар хакында иде.

—Әйтер идем шушы Җиһаншаны, ярты чакрым арага асфальт салдыра алмыйлар бит...

—Әллә берәр трактор сөйләшеп куясыңмы соң, әтисе, төштән сон тау башына менеп торыр идегез?

—Сон, Дулкыния йә жомга, йә шимбә кайталар диде бит. Тәгаен генә билгеле булмагач... Бәлки, озак та яумас әле, жәйге янгыр тиз туктый ул.

—Ай-Һай, бер дә туктарга охшамаган, көтүне дә чыгармый торалар, һай. Аллам, хәерлегә генә булсын, чит-ят җирләрдә адашып кына йөрмәсәләр ярар иде,—Сәвия чын-чынлап хафага төшкән иде

Ин нык борчылучы, билгеле, Дулкыния иде. Ишек алдында да аяк атлап йөрерлек түгел. Көтү чыкмады, кырда эшләүчеләр эшкә бармады, кемдер мунча ягып җибәргән. Авыл кешесенә мунча кереп, ял итеп алу өчен ин кулай көн. «Киләсе атналарга дөньяны су басса да сүзем булмас иде, Раббым, бүгенгә генә туктат бу яңгырыңны, һич югы тау башында яудырма, мәрхәмәтле бул юлдагы бәндәләренә...»—Дулкыния белгән һәм белмәгән догаларын укып көне-төне Ходайга ялварды. .

Тәүлек тулганда янгыр туктады, һәммәсенең дә күңеле бераз күтәрелеп китте. «Төшкә кадәр юл да төшәр,»—дип бер-берсен юата-юата янәдән кунакларны каршы алырга әзерләнә башладылар.

—Тау башыннан машиналар тавышы ишетелгәли башлады, кызым, юл әйбәтләнгәндер, кайтып җитәрләр. Аллаһы боерса,—төштән сон Мәгьсумнен әйткән бу сүзе бүгеннен ин кадерле сүзе иде.

Ялтырап кояш чыкты, инде җитәрлек дәрәҗәдә кыздырырга ук тотынды. Урамда ишетелгән һәрбер машина тавышына Дулкыниянең йөрәге дертләп куйды: «Кайттылар!» Ишек алдына мен чыкты, мен керде. Дусты Ләйсәннен әнисе Мәрзия апасы килеп кергәч, Дулкыния аның сораштыра башлавыннан куркып бакчада утырыбрак торуны кулайрак күрде. Тик йөрәк
дөп-дөп килә, бер урында озак утыртып тормый Кинәт Дулкыниянең башына бер уй килде: «Тау башына менеп каршы алырга кирәк!» Шундук уеннан кире дә кайтты: «Килешмәс, әтисе дә өнәмәс. Кайтмасалар. ни йөзен белән урам буйлап үтәрсең?»

Сәгать теле күзгә күренеп кичке якка авыша башлады Ул арада капкада култык астына Коръән китабы кыстырган Шәмсетдин күренде. Гарәпчә укый белмәсә дә. рәвешен китереп. Шәмсетдин чакырылган жиргә китабын да калдырмас иде

—Әллә кодалар кайтып җитмәделәрме, машина-фәлән күренми?— Шәмсетдиннен керә-керешкә башлаган сүзенә Мәгьсумнен акланган сыман әйтелгән җавабы ишетелде.

—Күренмиләр шул. Янгыры да явып та күрсәтте бит. бөтен Татарстанны тигезләгәндер, шәт. Ватылып, батып ятмыйлар микән инде0 — Бу— Мәгьсумнен ни әйтергә белмәгәннән генә әйткән сүзе иде.

Ярсып, бакча капкасыннан атылып килеп чыккан Дулкыния Шәмсетдин кулыннан Коръәнне тартып алды

—Мин аны... Мин аны мәңге кичермим.—кыз күз яшьләренә буылып, отыры ярсый төште,—менә Коръән, ант итәм

Ишек алдындагы сөйләшкән тавышларга кунаклар кайтты дип уйлап килеп чыккан Сәвия кызының соңгы сүзләрен ишетеп кулыңдагы Китапны тартып алды.

—Ни сөйлисен син, балакаем, рәнҗеш ни гадел булса да уртак төшәр ди. Ил бетмәсә—ир бетмәс. Йә Раббым, хәерлегә генә булса иде.

Дулкыния каршысына очраган Мәрзия апасын да күрмичә атыла-бәрелә өйгә кереп китте..

Әнвәрләр икенче көнне дә килмәде, өченче көнне дә... Авылда бу турыда бераз сөйләп алдылар да тындылар. Беркемнең дә бурасы буш түгел, бүген бер өйдә ниндидер вакыйга булып аны сөйләсәләр, артыннан ук башка берәүнеке килеп чыгар иде. Тик кыз баланын абруе кыл өстендә, кылдан төшсә ил өстендә, Дулкыния атна-ун көнләп урамга чыкмады, каникулы бетәр-бетмәс ук группадашлары килеп җиткәнче, укулар башланганчы дип китеп тә барды.

Авылда чакта иңде бер тапкыр хурлык хисе кичергән кыз, группадашлары белән очрашкач, янә ул халәтнең янарасын белгәнгә күрә, анык кына бер карарга килеп өлгергән иде: башка институтка, яки читтән торып уку бүлегенә күчәргә.

...Соңгы курста укыган бүлмәдәше Ирина әллә инде каникулга кайтып та тормаган, әллә Дулкыния кебек ниндидер сәбәп килеп чыгып иртәрәк килгәнме—бүлмәдә берничә егет-кыз кәеф-сафа корып утыралар иде.

—О-о! Новоиспеченная невеста,—дип каршы алды ул Дулкынияне —А где жених?

—Ул аста калды, машинада—диде Дулкыния үз ялганына үзе ышанасы килеп.

—Нельзя же так. безнең котлауларны кабул итәсе килмимени ’

—Ә мин ана тапшырырмын,—ул үзенә кирәк кайбер әйберләрен алып тизрәк чыгып китү ягын каралы

Барсы да аяк өсте басып, Дулкыниягә котлаулар яудыра башладылар —Чтоб жили долго и счастливо, и умерли в один день.

Урамга чыккач та Дулкыния Әнвәр белән очрашкан урыннарына барып күңеленә бер төрле дәва алып кайтырга теләгән иде. шундук кире уйлады кирәкмәс—үткәннәрне искә төшерү, үткәннәр белән яшәү-үз-үзенне җәзалау гына булачак, вакытны әрәм итмичә эш эзли тору хәерлерәк

Кы з Казаңда ике ел яшәү дәверендә кайда нинди оешма урнашканлыгын
да, ихтыяҗ булмагач, әллә ни белми иде. Укырга бара, авылына кайта, буш вакытларда Әнвәр белән сөйләшенеп куйган җиргә очрашуга йөри. Ун класс, ике коридор белем белән нинди генә эш таба алыр икән... Тирә-ягына карана-карана урам буйлап атлавында булды. Китапханә, мәктәп, балалар бакчасы.. Шуларнын берәрсендә нинди дә булса эш табылмый калмас бит инде? Ходай Тәгалә авырлыктан сон җиңеллек бирермен, дигән, дип әйтә иде бит әнисе.

Ишегенә «Казан микробиология фәнни-тикшеренү институты» дип язылган бинаны күреп туктап калды. Ул да булачак биолог бит. Ишеген ачып, эчкә үтеп карыйсы итте. Анык кына кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгәнлектән, коридор буйлап атлавында булды, кулына чынаяк-чәшкә тоткан яшь кенә кызны күргәч, эченә җылы йөгерде.

—Мин эш эзли идем,—диде Дулкыния каушый төшеп,—читтән торып укыйм, сезнен белгечлек буенча, биолог...

—Бөтен кеше үз белгечлеге буенча эшләсә, кешелек дөньясы әллә кайчан шундый да үсеш дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде инде,—дип көлде чынаяклы кыз,—минем, мәсәлән, бер белгечлегем дә юк. Карандаш, блокнот биреп утырыр өчен белгеч булу кирәкми, канцеляриядә эшлим, исемем Света.—Шулай юк-барны сөйләшеп бераз торгач, кинәт кызнын йөзе балкып китте.

—Слушай, синең очравың миңа идея бирде бит әле,—диде ул ашыга- ашыга,—күрәсеңме, мин бит авырлы,—кыз түбәтәй хәтле генә авырын сыйпаштырып, масаеп Дулкыния каршында бөтерелеп алды.—бүген эштән китәр идем, әле декрет ялына кадәр күпме көтәсе, шундый матур җәйдә кабинетта сөрсеп утырырга, фу, туңдым, ирем хәрби кеше, ялга чыккач кайтып алам диде, баланы монда табасым килгән иде, ә эштән бүген үк китәм, әниләре ашатсын, аларнын внуклары ич ул,—диде кыз чытлыкланып.

—Ә мине алырлармы икән сон?

—Безнең директор бер-ике елдан ялга китә. Начальство бит ул эшли башлаганда һәм эштән киткәндә әйбәтләнеп ала. Әйдә, керәбез үзенә Урыныма кеше тапкач, мине дә җибәрми тормас.

Бер көн эчендә эшле булды да куйды Дулкыния. Өстәвенә институтның тулай торагы да бар икән. Света ярдәме белән анда да урнаша алды. Менә бит дөнья, якын кешең төртеп екса, бөтенләй белмәгән, юлында очраклы гына очраган берәү торып басарга ярдәм итте.

Акчасы әллә ни күп булмаса да, биредә эшләү ярады үзе. Укуын да тәмамлап чыга алды, шимбә-ялларны авылга кайтып йөрергә дә жайлы булды. Сессия вакытында ара-тирә очраган группадашлары анын инде кияүгә чыгуына ышанганнар иде. Алар гына түгел, хәтта үзе дә ирен каядыр ерак сәфәргәме, хезмәткәме озатып тугры көтәргә тиешле җан ияседәй хис итә иде. Уйлый-уйлый да, уелыплар китә Дулкыния: Нигә Әнвәр анын белән шаярды икән9 Җитди, акыллы кеше иде бит югыйсә... Әллә Дулкыния артык нык яратуы, яшьлеге белән Әнвәрнең холык-фигылен. кимчелекле якларын күреп бетермәдеме? «Яраткан кешенең күзе сукыр, колагы чукрак була», диләр бит.

Ә менә күршеләре Мәрзия апаларының әнисенә әйткән сүзләрен аерымачык ишетте ул. Беркөнне бакчада керләр элеп маташканда аларга ниндидер йомыш белән кергән Мәрзия әллә Дулкыния ишетсен дип:

—Дулкынияне әйтәм. һаман кияүгә чыкмый, укуын да тәмамлады югыйсә, атна саен авыл белән ике арада йөрмәс иде, кешесе юктыр
инде,—дип бер урынсызга гына әйтте дә куйды. Сәвиягә кызып китәргә җитә калды

—Үзе чыкмый. Әнә, иптәш кызларының да кайсы инде аерылып бетте, кайсы исерек ире белән интегә.—Ахырда, үрдәгенә каз куям әле мин синен дигәндәй, өстәп куйды,—Ләйсәннен ире дә кайткан саен исерек, ничек түзәдер, бичара.

—Ә-ә, ул монда гына шулай. Чаллыда эчеп йөри алмый ул. Ләйсән әйтә: «Анын эше бик җаваплы, кешеләр юл буенда таяк болгап тора дип юкка көләләр,» ди. Ничек ди әле, раслабляться итә ул, әни. монда кайткач,—ди.

Әйе, шәһәрләрендә шунда хет талашсыннар-сугышсыннар, ата-анага баласының кеше каршында гаиләләре белән кунакка кайтып, кода-кодагый белән йорешеп яшәве күнелле. Дөнья шулай яралган. Машинасыннан төшеп кияүнен: «Нихәл, бабай?»,—дип килеп күрешүе, кызнын күчтәнәчләр салынган сумкаларны чак күтәргән сымак итеп кереп китүе, машинадан чыр-чу килеп онык-онычкаларнын коелуы—озатулар, каршы алулар—дөнья шунын белән күнелле. Ә Дулкыния нәрсә? Тыныч кына кайтып керер дә, тыныч кына китеп барыр.

Беркөнне әнисе алай да, ничә еллар туплап килгән, бирнәгә дип җыйган чүпрәк-чапракларны җилләтергә чыгарып элде дә, ахырда өстәп куйды

—Яткан таш астына су үтми, жилләткәләп, кузгалткалап торырга кирәк.

Быелгы жәйге ялында Дулкыния абыйларына—Анапага барырга уйлады. Дөресрәге, әтисе белән әнисе шулай теләде. Бигрәк тә әнисе инде

—Хатыны марҗа булса да, абыен үзебезнеке, сез яшьләр, тел беләсез.

Киткәндә идән астында үскән бәрәнге үрентесе кебек аксыл чырайлы кыз кайткан чакта кояшта янып, диңгез суы, дингез җиле белән йөзләре шомарып, чәчен заманча килешле итеп кистереп, күзгә күренердәй үзгәреп кайткан иде. Сыланып торган ак чалбарлы, үтә күренмәле кофточка кигән бөтенләй башка кыяфәтле кыз килеп кергәч, хезмәттәше Наҗия бермәлгә аптырап та калды.

Слушай-ай,—диде ул Дулкынияне әйләндерә-әйләндерә,—әллә анда башка төрле итеп ясап кайтаралармы? Бир адресларын, мин дә шунда барам,—диде ул көлеп-шаярып.

—Көзгегә карагач, үзем дә аптырап калам. Мин дә кебек, мин түгел дә. Ярар, чәч үсә ул, баш исән булсын

—Мин бүгеннән ялда, дустым. Көзгегә карап утырырга вакытын бик булмас. Син ялда чакта Әдип Маликович пенсиягә китте, яна директор килде. Әле теге әйбер кирәк, әле бу әйбер дип көн саен исемлек тоттырып чыгара Мә, боларын син алырсын инде

Дулкыния Әдип Маликовичны ялга озатканда була алмавына чын мәгьнәсендә уфтанып куйды Бик рәхмәтле иде ул ана.Тормышнын ин авыр вакытында, җиде юл чатында басып торганда ярдәм кулы сузганына киткән чагында үзенә үк рәхмәтләрен җиткерәсе килгән иде

Яна директор кушкан әйберләрне алып бетереп кире эшкә кайтканда инде төшке аш вакыты якынлашып килә иде. Кабул итү бүлмәсендәге сәркәтип кыз ашханәгәме киткән. Дулкыния тартмаларын күгәреп, директор бүлмәсенең беренче кат ишеген ачып, шакырга үрелим дигәндә генә икенче кат ишек ачылып китте

—Сез сораган әйберләрне —Дулкыния сүзен әйтеп бетерә алмыйча ярты юлда бүленеп калды Анын каршында, тар гына ике ишек арасында йөзгә-
йөз диярлек бәрелеп Әнвәр, дөресрәге, яна директор Әнвәр Рәшитович басып тора иде.

* * *

—Кайчан да булса бер очрашырбыз кебек тоелса да, биредә үк булыр дип уйламаган идем,—диде ул кызнын кулыннан әйберләрен алып —Күптәнме монда эшлисен?

«Син ташлап качкан көннән бирле»,—дип әйтәсе килгән иде Дулкыниянең, әллә каушаудан, әллә чарасызлыктан ни әйтергә дә белмәде, тизрәк чыгып китү ягын карады.

Үзенен бүлмәсенә атылып килеп керү белән Дулкыния тизрәк ишекне бикләп куйды. Әнвәр әйтерсен лә аны куа төшәчәк! Утырып бераз тын алганнан сон башына килгән беренче уе шул булды: Нишләргә? Китәргәме эштән, калыргамы? Әгәр дә Әнвәр китүен үзе сораса?

Йә. Ходам! Бу дөньяга гел сынар өчен генә тудырдыңмы әллә син мине?! Дулкыния йөрәгенен ярсуына түзә алмыйча ачык тәрәзә янына барып басты Ә анда, аста үзенен кара машинасына утырып Әнвәр төшке ашка китеп бара иде. Дулкыниягә ул өске катка, анын тәрәзәсенә күтәрелеп караган сымак булды.

Сонгы вакытларда Дулкыния эшкә барлык кешеләрдән дә алданрак килә башлады. Әнвәр белән коридорда кара-каршы очрашмас өчен. Үзе шулай дип уйласа да. бүлмәсенә килеп керүгә аяклары тәрәзә каршына алып килер. Менә хәзер Әнвәр килеп туктар, өскә, анын тәрәзәсенә күтәрелеп карар—карамаса да караган кебек тоелыр, шалтыратыр, кирәкмәсә дә, теге яки бу әйберне сорар, анын белән очрашырга, анлашырга теләр—кыз янәдән хисләр дулкынында кайный башлады.

Ә беркөнне чынлап та шулай булды. Төшке аш вакытлары узып китеп барганда бүлмәдә телефон чылтырады.

—Дулкыния, мина узган кварталда алган әйберләрнең исемлеген кертә алмассынмы икән?—Әнвәрнең тавышын ишетүгә үк Дулкыния коелып төште, көткән иде бит ул бу шалтыратуны, бөтен жаны-тәне белән сизеп көтте.

—Уз әле, Дулкыния, утыр—диде Әнвәр һәм анын кулындагы кәгазьләрне алып, карап та тормыйча өстәлнен бер почмагына куйды —Болай аңлашмыйча эшләп булмас...

Кыз коелып төште. «Эштән китәргә кирәк булыр сина. дип әйтәчәк, ул әйткәнче әллә үзем беренче әйтим микән, тагын хурлыкка калганчы.»—дип уйлап бетермәде. Әнвәр сүзен дәвам итте,—анлашырга кирәк безгә — Аннары өстәл артына, кәнәфиенә барып утырды да тартмадан папкалар тартып чыгарды.—Мин монда синен анкеталарын белән танышып чыктым, әллә-ни озак эшләмисең икән әле. тулай торакта да вакытлыча прописка белән генә яшисен. . Эш менә нәрсәдә: институтта кыскартулар булырга тиеш, кыскартулар беренче чиратта, билгеле, яна эшли башлаучыларга һәм пенсионерларга кагыла. Гомумән, фәнни-тикшеренү институтларының күбесе ябылу алдында тора,—егет урыныннан торып бүлмә буйлап йөренеп алды да, Дулкыния каршысына килеп утырды,—мин биредә бераз эшләп киткән идем, шуна эчке кухняны бик яхшы беләм,—ул сүзен бүлеп сәгатенә карап алды,—монда стеналарның да колагы бар. көн матур, әллә табигатькә чыгып сөйләшеп бетерәбезме?

Дулкыния теге вакытта—имтихан биргәндәге кебек сизелер-сизелмәс кенә баш какты.

—Син тукталышка бара тор, мин бераздан чыгып җитәрмен,—диде Әнвәр елмаеп.

Дулкыния кешеләрдән аерылыбрак, кырыйгарак барып басты. Кая бара ул? Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме? Тик ул бу сорауларга җавап таба алырлык хәлдә түгел иде. Каршысына кара машина килеп туктагач, бераз анышмыйча да торды, анын бит әле Әнвәрне машина руле артында беренче күрүе иде, егет үрелеп ишекне ачты.

Машина, шәһәрне калдырып, «Аккош күле» ягына бара торган юлга чыкты. Гадәттә мондый вакытта киеренкелекне бераз йомшартыр өчен гомуми сүзләр—көн матурлыгы, табигать гүзәллеге турында сөйләнелә Ләкин Дулкыниядә бүген табигать кайгысы түгел иде, ничә еллар күнелне бимазалап, төннәрен күз яшьләре түктереп, авыл халкы алдында оятка калдырган, инде «оныттым» дигәндә янадан очраган Әнвәрнен сүзе ни турыда булыр—акланырмы, яратмаганымны анладым диярме—Дулкыния көтте.

—Беләм, Дулкыния, син мина үпкәлесен,—диде Әнвәр дәшмичә алга гына карап барган кыз ягына күз ташлап —Ләкин бу дөньяда бездән генә тормаган әйберләр дә бар шул.—Ана. күрәсен, әле яндагы тәрәзәгә карап-карап алып, әле тизлек рычагын тарткалап, эш арасында дигәндәй сөйләшү җайлырак иде,—Теге вакытта синең белән сөйләшеп, авылга кайтып төшсәм, безнекеләр инде минем өйләнергә кайтасымны белеп, әзерләнеп диярлек торалар. Әтинен бик тә үзебезнең якларга кайтарып, өйләндереп, туган якларда төпләндерәсе килә иде...—Әнвәр әтисе турындагы сүзне юри алдан рак әйтеп куйды, гаеп анарда гына түгел, янәсе,—тиздән кайтам, өйләнергә дә исәп, дип хат юллаган идем алданрак, ну, ялларда кайтканда азрак озаткалап, сөйләшеп йөргән кыз бар иде, күрәсен, шуна дип уйлаганнардыр Өстәвенә гаилә дусларыбыз да. Ике якның да әти-әниләребез бик тели иде туганлашуны. Әтигә Мөүлидәгә түгел, Казанда башка кызым барлыгын, сина өйләнергә теләгәнемне анлата башладым Ишетергә дә теләмәде. Әллә кайдан, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яктан кыз алалармени, кода-кодагыен белән бәйрәмнәрдә очрашып, кунак-кунак йөрешмичә яшәгәч нинди тормыш була ул,—дип кызып ук китте. Кемдә калмаган ул кызлар дип үзенен яшьлеген искә төшерә-төшерә, укыйсын-укыйсын, һаман акыл керми, дип сәгатьләр буе вәгазь укыды. Ул арада минем кайтуны ишетеп сенелкәш белән Мәүлидә килеп керде. Әтигә шул җитә калды. «Әйдә, килен, төкле аягың белән,»—дип әйтеп тә куйды. Йә, бу очракта мин нишли ала идем? Өйдән ду кубып, әти- әниләр—һәммәсе белән кычкырышып-талашып, мәнгелек бәддога алып чыгып китәргәме, яки килеп чыккан хәл белән килешергәме'.’ Мәүлидә дә күземә карап тора. Өйләнешеп, районда әйбәт кенә эшкә урнашып, яшәп киттек. Ике як та канәгать. Әдип Маликович, пенсиягә китәр вакыты җиткәч, министрлыкта минем кандидатураны тәкъдим иткән, институтны да, фәнне дә яхшы белә, алга җибәрә торган, перспективалы иптәш дип Менә шулай итеп мин янадан Казанда.

Дулкыния Әнвәр сөйләгәннәрне тынлап барып, искәрмәгән дә, машина ул арада халык телендә «Тирән күл» дип атала торган җиргә килеп туктаган иде инде Юл буена бер сүз дә дәшмәгән кыз машинада утыруында булды Әнвәр төшеп, ишекне ачкач кына җиргә басты, ике янагы буйлап ага башлаган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен акрын гына сукмак буйлап атлады —Сандугач,—диде Дулкыния янында гына сайраган кош тавышына игътибар итеп,—аллә һаман да шул сандугач инде?!

—Син үзең һаман да шул сандугач,—диде ир, кызны кочагына алып, иреннәре белән кызның яшьле күмереннән үбеп,—сандугачым син минем, былбылым

 

Бу минутларда Дулкыния өчен арада булган хыянәтле елларга үпкә саклауга караганда бүгенге көн, бүгенге андашу, сандугачлы жәй өстенрәк, кадерлерәк иде...

* *

...Илдә барган үзгәртеп корулар жәмгыятьнен байтак тармакларына кагылган кебек, аларнын институтын да читләтеп үтмәде Ябылуга ук барып җитмәсәләр дә, берничә бүлек берләштерелеп, хезмәткәрләрне кыскартырга, кемнәрнедер ялга жибәрергә туры килде Әнвәргә

—Өстән катырак куйсалар мәсьәләне, мин генә дә саклап кала алмам,— диде Әнвәр бер очрашуларында,—анарчы кайбер эшләрне эшләп калырга кирәк, Дулкыния. Минем берничә планым бар Беренчесе сине фатирлы итү. Яна эшкә күчәргә туры килсә, фатир бирергә бик ашкынып тормаслар үзенә. Кемнәрнеңдер ачуын китермәс өчен, моны берничә кешегә фатир бирү юлы белән эшләргә кирәк. Әйтик, ике бүлмәле фатирда торучыга өчлене бирәсен дә аныкы кемгәдер кала, тегенеке сина була. Өйрәнеп чыктым, андый мөмкинлекләр бар.

Шулай итеп, Дулкыния өч-дүрт ай эчендә бер бүлмәле фатирлы да булып куйды. Билгеле, бу эшләрнен башында Әнвәр тора иде Авыр вакытта институтны саклап кала алу, берничә гаиләнен торак хәлләрен яхшырту бәрабәренә Әнвәрнен үзенен дә директор буларак дәрәжәсе күзгә күренеп үсте. Дулкыниянең фатирлы булуына үзеннән дә бигрәк әти-әнисе сөенде. «Ирсез яшәп була, өйсез яшәп булмый, фатиры булса, кешесе дә табылыр иде әле,»—дип кызларына әйтмичә генә кооператив фатирга акча да жыя башлаганнар иде дә. алышынып куеп, ул да янды. Үзләре исән-сау вакытта бик тә урнаштырып, башлы-күзле итеп калдырасылары килә иде шул әниләренең. Кайткан саен эш арасында, артык басым ясамыйча, әнисе әйтеп куяр иде: «Ирле хатын Идел кичкән, кызым» Мондый чакларда Дулкыния мәктәптә укыганда язгы ташу Мишә елгасы аша салынган басманы алып киткәч, классташ малайларның күз салып йөргән кызларын аркаларына кочып, күтәреп алып чыгуларын, Дулкыния исә язгы бохлы суны ерып чыгарга резин итеген сала башлагач кына кайсыныңдыр килеп ярдәм кулы сузуын күз алдына китерер иде Бозлы суга ялан тәпи керәсе килмәгәнгә генә ризалашыр иде...

Әнвәр белән очраша башлагач, фатирлы да булгач, Дулкыния авылга чын-чынлап та сирәгрәк кайта башлады. Тик әнисенә Әнвәрне янәдән очратуын да, аның кул астында эшләвен дә әйтмәде. Үзе әнисенә Әнвәр турында сөйләмәгән кебек, Әнвәрдән дә гаиләсе турында сорашмады, монда алып килгәнме, туган якларында калып торамы, баласы бармы—икесе генә тудырган дөньяда чит-ятларнын исеме яңгыравын, кемнәрнеңдер шәүлә сыман аларны күзәтеп торган күз карашларын тоясы килмәү хисе икесендә дә бар иде, күрәсең. Кайбер шимбә-ялларны Әнвәр: «Әти-әни янына кайтып киләм, мине югалтма,»—гына дияр иде.

Тиздән Яна ел. Гадәттә гаиләле ирләр Яна елны гаиләләре белән каршы алалар. Яна елда нидер ачыкланыр, Дулкыния беләсе килеп тә сорый алмаган, сорыйсы да килмәгән хәлләргә ачыклык керер сыман. Ул түземсезлек белән Яна елны көтте.

—Үзем чакырып кертмәсәм, кереп хәлне дә белмисен, бер дә сагынмыйсыңмени сон?—дип каршы алды Әнвәр кызны кочагына алып.

—Фатир алганнан бирле болай да кырын караучылар, шикләнүчеләр күп,—диде Дулкыния акланган сыман

—Мин исән вакытта беркемнән дә курыкма.—диде Әнвәр, кызны юаткан сыман бераз һаваланып—Эшләренне төгәллә дә, тизрәк кайтып китәргә тырыш. Сөйләшәсе мөһим сүзләр бар.

Өенә кайткач дулкынланудан кыз әллә ни әзерли дә алмады Әнвәр дә озак көттермәде, өстәлгә салат, гөмбә ише әзер әйберләр генә куелды.

  • Мин Казанга зур планнар белән килдем,—дип сүз башлады ул бераздан — Күрәсен, илдә ниләр булып ята.' Үсәргә, югарыга менәргә теләгән ир-ат өчен бик әйбәт бер мөмкинлек бар—ул карьера ясау. Тиздән сайлаулар булачак һәм ул бик күп кешегә монарчы төшләренә дә кереп карамаган мөмкинлекләр бирәчәк. Мин дә үзебезнен институттан кандидатурамны тәкъдим итмәкче булам —Әнвәр сүзеннән бүленеп шкафка ымлады —Берәр чәркә алып бир әле.—Аннан портфеленнән коньяк алып тулыр-тулмас кына итеп эчеп куйды, кабымлык капты —Синен дә ярдәмен кирәк булыр. Дулкыния. Бу безнен штаб-квартирага әйләнәчәк, телефон кертербез, листовкалар, өндәмәләр әзерлисе, ышанычлы кешеләрдән команда туплыйсы... Сайлау алды программам инде әзер.

Дулкыниянең тамагына төер утырды. Сайлаулар, штаб-квартира Яраткан кешесеннән башка сүз ишетергә өметләнеп утырган кыз өчен никадәр күнелсез иде бу сөйләшү!

Ул тышына оч йолдыз төшергән коньяк шешәсен кулына алды. «Монда да өчәү,»—дип уйлады кыз кулы белән шешәне сыйпаштырып.—әллә тутырып берәрне салырга да башка киткәнгә сылтап Әнвәргә барсын да—монарчы сөйләмәгәннәрне чыгарыргамы? Ничек итеп бөтен гаиләләре белән аны көткәннәрен, авыл кешеләре каршында оятка калганын, анын аркасында ил теленә менгәнен.. Әллә Яна елдан сон ук эштән китәргә дә, барсына да нокта куяргамы? Тик Әнвәр бит сайлауда анын ярдәменә өметләнә, эше. мәшәкате, агитация эшләре белән йөрисе күп. ди. Ә бит Әнвәр өйләнгәнен яшермәде, аерылам, сина әйләнәм, дип тә ышандырмады. Хатынын, шәхси тормышын гел сөйләп торып Дулкыниянең йөрәген генә яралыйсы килмәгәндер, бәлки?

Әнвәрнен сайлау, илдәге сәясәт, зур үзгәрешләр турында сөйли башлавына инде сәгатьтән артты. Күрәсен. ул шушы тормыш белән яши. калганы Әнвәр өчен кечкенә, гадәти, үзеннән-үзе бара торган вак әйберләр, ахрысы.

Кыз урыныннан торып балконга чыкты Әнвәр каршында үзенен көчсезлегснә, акылсызлыгына ачуы килде. Күңелен. «Их. башта ук. аның директор икәнлеген белгән көнне үк эштән киткән булсам!—дигән үкенечле уй биләп алды. Үз тине очраган булыр иде әле.

—Дулкыния!

Кыз Әнвәрнен гадәти булмаган эндәшүенә атылып кухняга керде Әнвәрнең бөтен йөзе кып-кызыл. әллә-нинди аксыл таплар чыккан, үзе туктаусыз укшый, коса иде —Үләм. «Скорый» чакыр, бөтен эчем яна.

Кыз пальтосын гына элде дә урамга чыгып чапты.Үзе курыкты, кире әйләнеп кергәнче. «Скорый» килгәнче Әнвәр үлсә?! Һәм—анын фатирында үлсә? Йә. Аллам! Нигә һәрчак рәхимсез син мина'.’!

Дулкыния йөгереп кире өенә кайтканда Әнвәр хәлсезләнеп, ярым анында килеш идәндә ята иде. Пульсы күпкә түбәнәйгән, битеннән борчак-борчак тир ага...

Артыннан ук диярлек килеп кергән докторның сорауларына Дулкыния ничек жавап биргәнен дә хәтерләми Өлкән яшьтәге врачнын «Ирегезме'.’» дигән соравын ишеткәч кенә бераз айнып киткән сыман булды

  • Нәрсә эчтегез?—доктор өстәлдәге шешәгә ымлады
  • Белмим, коньяк бугай Мин эчмәдем

—Үзен ник эчмәдең?

—Мин эчмим,—диде кыз акланган сымак.

—Бер дә эчмисенме, бүген генәме?—Дулкыниянен жавабын көтеп тормастан янындагы ярдәмчесенә эндәште.—Агулану булырга охшап тора, тизрәк, бернинди светофорларга да туктап тормаска.—Аннан Дулкыния ягына борылды.—Милициягә хәбәр итәргә тиешмен.

Калганы детектив фильмнардагы кебек булды. Сорау алу, беркетмә.. Коньяк шешәсе, рюмкалар, өстәлдәге ризыклар экспертизага алынды, бармак эзләре төшерелде, повестка көтәргә, беркая чыгып китмәскә кушылды.

...Яна елны өчесе өч җирдә—Уруссудагы фатирларында Мәүлидә һәр шылт иткән тавышка «кайтты бугай,»—дип шатланып ишеккә ташланып, Дулкыния аз гына аяк тавышлары килсә дә, урыныннан селкенергә дә куркып, Әнвәр исә реанимациянең акшарланган түшәменә карап каршы алдылар.

...Ләкин Әнвәргә Мәүлидәнен һич кенә дә Казанга ирен эзләп килеп йөрүе кирәкми иде.Дулкыниягә нинди куркыныч янаганын ир чамалый, кайчакта үзенең дә күңеленә: «Әллә Дулкыния үткәннәр өчен үч алырга теләде микән? —дигән шикле уй килсә дә, исән калганына сөенеп, алда торган сайлауларны да күздә тотып, тизрәк биредән чыгып мәсьәләне тавыш-тынсыз гына хәл итәргә уйлый иде. Тик анарчы тикшерү эше ачып Дулкынияне генә тинтерәтә башламасыннар

Билгесезлек—мөгаен ин авыр жәзадыр. Дулкыния Әнвәрнен хәлен— исәнме, юкмы икәнлеген дә белә алмыйча интекте. Бераздан анын башына: «Әгәр дә аны Әнвәрне агулап үтерергә теләүдә гаепләсәләр? Доктор агулануга охшаган диде бит.» дигән уй килде. Көннәрен-төннәрен елый-елый Әнвәрнен исән калуын Ходайдан сорап йокламыйча уздырса, күзенә ничек күренермен, аны, тикшерүчеләрне, әти-әнисен ничек ышандырырмын дигән уйдан кызнын башы чатнады. Ник үзе дә ашамады икән ичмасам шунда, икесе бергә агуланырлар, икесе бергә үләрләр, беркем алдында жавап тотасы булмас иде.

Дулкыниянен үтереп ашыйсы килеп китте. Шунда гына менә ничәнче көн инде авызына бер тәгам ризык капмавы исенә төште. Бәрәнге кыздырырга уйлады, тик ана өйдәге бар әйбер дә—май да. бәрәнге-суган да агулы сымак тоелды. Ичмасам дуслары да юк икән бит. Әнвәрнен килеп-китеп йөргәнен күрмәсеннәр дип таныш-белешләре белән дә артык якынаймады Бар яшәве, бөтен тормышы Әнвәр иде. Бераздан башына бер уй килде: хат язарга! Әниләренә, Әнвәргә. Анын белән нәрсә булса да—хәзер ачтан үлеп китсә дә, иртәгә сорау алырга чакырып бикләп куйсалар да, өендә үз кулы белән дөресен әйтеп язган язуы калсын.

Дулкыния кәгазь-каләм эзләп тартмаларда актарына башлады. Дәфтәр табып, өстәл артына утырыйм дигәндә, эченнән дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь килеп төште.

Кайчандыр, әле Әнвәр белән очраша башлаганчы ук: «Безнең әбинен әкәмәт кызык бер китабы бар. Ул аңа әнисеннән калган, әнисенә әбисеннән. Мин берәр нәрсәгә борчылсам, егетем белән ачуланышсам да әбидән гел шуны ачтырам. Әби орыша «язмыш китабы бу. балам, фал китабы, аны гел ачарга ярамый, тормышыңның ин авыр чагында, жавап таба алмаганда, чыгу юлын эзләгәндә генә карарга кирәк,»—ди. «Сина да каратыйммы?»—диде Нажия бервакытны авылга кайтырга җыенганда Ишеткән, күргән әйбере булмагач, Дулкыния берни дә әйтмәде, «белмим шул», дигән сымак иннәрен
генә жыерып куйды Авылдан
килгәч. Нажия әлеге бер бит кәгазьне Дулкыния алдына китереп салды да:

—Менә, дустым, язмышын үз кулында хәзер.—диде

—Нәрсә сон бу. андамыйм,— диде Дулкыния, кәгазьдә язылганнарны укып, чынлап та берни аңламыйча.

—Башына төшкәч аңларсың әле.—диде Нажия, әллә үзе дә берни аңламыйча, әллә әбисе аңлатып биргән булса да, Дулкынияне борчыйсы килмичәме.

...Дулкыния кәгазьне ачты. Акрын гына, янәдән һәрбер сүзенә тукталып, аңларга тырышып укый башлады

«Синен күнелен Юныс пәйгамбәр күңеле кебидер. ул кайгыны күп чикте, сонга яхшы була, сина да шулай күренер, бер җирдә кулыннан чыккан нәрсән бар икән, кулына керә Ничә кешеләр сине күздә тоталар, ярамаслыгынны теләрләр. Вә Хак Тәгалә һәр эшеңне хәерле итә. сина яхшылык бирә, морадына ирсшерсен. иншалла.»

Кыз язуны кат-кат укыды, укыган саен күнеле бераз тынычлана төште Язмадагы «сонга яхшы була» дигән җирендә туктап-туктап торды.

Әнисенә дигән хатында ул ничек итеп Әнвәр белән янадан очраша башлауларын. Әнвәрне анын фатирлы итүен жайлап кына әйтеп куйды. «Хәтерлисенме, әни.—дип өстәде ул ахырдан,—сабый чакта тәкыя узыштырып уйнаганда мин суга баткан идем Менә хәзер дә тормыш тәкыясе язмыш чытырманлыкларына эләгеп яр буенда туктап калгач, мин аны урыныннан кузгатып жибәрмәкче генә булган идем, югыйсә

Хәтерлисеңме, әни. Әнвәр кайтмагач, мин аны мәнге кичермим.—дип Коръән тотып ант иттем. Син курыктың. «Рәнҗеш ни гадел булса да уртак төшәр»,—дидең. Бу минутларда Әнвәр, минем гомер буе яраткан Әнвәрем, үлем белән тартышып реанимациядә ята. мин исә төрмәгә килеп алып киткәннәрен көтеп утырам.

Икенче көнне Дулкынияне ике оперативник егет килеп сорау алырга алып киттеләр.

—Урамда суык, җылырак киен,—диде анын яшендәге егет, ниндидер җәлләүле караш ташлап. Бу Дулкыниягә: «Әллә кайтасын, әллә юк.»—дигән сымак тоелды.

Тикшерүче өлкән яшьтәге абзый үзен Әндижан Кәримжанович дип таныштырды. Әнвәр Рәшитовичның агулануы буенча тикшерү эше ачылганын. Дулкыниягә берни дә яшермичә—аны кайчаннан белә, институт директорының ни сәбәпле анын фатирында булуын, агулы гөмбәнсн кайдан килеп чыгуын—барсын-барсын дөрес сөйләп бирергә тиеш булгаңтыгын аңлатты.

Дулкыния бергә эшләүләрен, директорның депутатлыкка чыгарга җыенуын, киңәшергә, ярдәм кирәк булырга мөмкинлеген әйтергә кергәнлеген сөйли башлаган иде. Әндижан Кәримжанович усал карап аны сүзеннән бүлде:

Мин сезгә яшьлегегездән үк башларга кинәш итәр идем Сезне укытканын, өйләнешергә җыенуыгызны, кайтмавын, башкага өйләнүен

—Әти-жаным...— дулкынланудан кызнын теле буталды,—минем гаебем юк,—кыз өстәлгә сыгылып төште

—Тынычланыгыз,—диде тикшерүче су биреп,—сезне бит гаепләргә җыенган кеше юк Агулы гомбә сезнең өйгә кайдан килде, ник үзегез ашамадыгыз? Безнең бары тик шушы сорауларга гына җавап аласыбыз килә.

Дулкыния алар ягында кешеләрнең капка төбенә чиләк белән чыгарып куеп җиләктер, алма-бәрәнгедер. тозламаган да. тозлаган да гөмбәләр
сатуын, шунда бер карчыктан алып китүен, Яна елга дип махсус саклавын сөйләп бирде. Инде хәзер Әнвәр белән арадагы мөнәсәбәтләрне яшереп торуның кирәкмәгәнлеген аңлап—аны яратуын, һаман да яратуын әйтте.

—Ул исәнме?—диде яшьле күзләрен тикшерүчегә төбәп.

—Исән. Бу сезнен хәлне күпкә җиңеләйтә, ләкин җавап тотудан азат итми.

Әндижан Кәримҗанович уйга калды. Нишләргә? «Шәһәрдән чыгу тыела» дигән кәгазь биреп янә сорау алырга чакырганчыга кадәр өенә кайтарып торыргамы? Кыз нык борчыла, бәлки ул гөмбәнең нинди булганлыгын, чынлап та, белмәгәндер дә, очраклылык аркасында хәзер ул җинаятьчегә дә әйләнергә мөмкин. Кайбер фактлар шулай ук шик тә тудыра. Ә фактлар кире кәжә кебек—син бер якка тартасың, ул үз урынына китә. Кыз ялгыз яши. Ә ялгыз башка нинди уй килмәс? Тикшерү барышында үз-үзенә кул салу очракларын да күрмәде түгел бит, күрде Әндижан. Изоляторга ябып тору исә законга каршы килми.

Тикшерү изоляторының ишеген ачкандагы көлешкән тавышларны ишеткәч. Дулкыниянең күңеленнән яшен тизлегендә бер генә уй сызылып үтте: «Мондый җирдә дә шулай гамьсез көлеп була микәнни?»

—Нәрсә, әллә биредә елап кына утыралар дип уйлаган идеңме9—Бу сүзләр, аның уйларын белгән сыман, кайдандыр түрдәнрәк ишетелде.

—Монда әле туалар да, үләләр дә...

Кулындагы кечкенә генә пакетын кочаклап, Дулкыния ишек төбендәге топчан кырыена чүмәште.

—Син дә мәхәббәт корбанымы?—Яшь кенә кыз анын янына килеп утырды. Дулкыния эндәшмәде.—Бераздан үзең үк сөйләшә башларсың азе, иначе монда акылдан язасын.

Шалтырап тәрәзә ачылды.

—Кузьмина! Передача.

Кузьмина дигән озын буйлы, таза гына гәүдәле кыз пакетын бераз караштырганнан соң өстәлгә китереп бушатты. Барысы да өстәл янына җыелдылар, Дулкынияне дә төрткәләп китереп утырттылар.

—Атабыз Адәм белән анабыз Хәва җәннәттә хилафлык кылмаган булсалар, бәлки, җир йөзендә дә ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә җәбер- золым күрсәтми яшәрләр иде . —диде кемдер.

Дулкыния кулына алган пирогын ничек ашап бетергәнен сизмәде дә. Бәлки ул аны кемгәдер сындырып бирергә тиеш булгандыр, ләкин ул аңын югалтып егылырлык дәрәҗәдә ач иде. Үзе ашады, үзе курыкты— хәзер шунын өчен кыйный башласалар? Киноларда шулай күрсәтәләр бит...

—Төрмәдә ирләр камерасында : «Ирләрнен башына хатын-кыз белән аракы җитә,»—дип язып куелган диләр, ә хатын-кызларныкында ни дип язганнар икән?—диде әлеге яшь кыз.

—Барып җиткәч күрерсең инде. Бәлки, берәр оригиналь нәрсә уйлап табарсың?

— Кечкенәдән үк ирләргә нәфрәт белән үстем,—Кузьмина, күрәсең, Дулкыния килеп кергәндә нәрсәдер сөйләгән булган, хәзер дәвам итә иде,—хәтта әтине дә яратмадым Әни—картаеп бара торган кыз. гаиләсен ташлап киткән берәүне йортка керткән. Последний шанс. Егет кеше көтеп утырса, минем тумый калуым бар. Әти әнине гел көйләтеп, куркытып яшәде. Үтүкләнмәгән носки кимәде, тәлинкәсе янына кашыгын куярга онытса да, бу өйдә мина хөрмәт юк, китәм,—дип
тавыш чыгара иде Шуларны күреп үскәнгәме, кияүгә дә чыкмадым
Ләкин барыбер ир-атнын корбаны булып бирегә килеп эләктем,—Ул сигаретын тирән итеп суырды, беравык тын торды —Кешеләр яртышар ел акча алалмыйлар. ә без оборотта акча әйләндерәбез, процент эшлибез. Өч баласы булган берәү кергән, кычкырып елый Ә мин ана акырам, каян алыйк, янәсе, хөкүмәт бирми Чат саен банк ачалар, халыкка акча юк. диләр. Директор үзе эшләгән шухыр-мухырларыннан котылды, мине монда китереп тыкты... Әнә хәзер, гаебен юмак булып передача җибәреп ята. сволочь'

Дулкыния башын өстәлгә куеп йокыга киткән иде. Йокылы-уяулы хәлдә топчанга илтеп яткырдылар

—Бичара.—диде Кузьмина,—нинди җинаятьче булсын инде бу!

Икенче көнне тагы әллә ничә сорау биреп җанын талкыганнан сон Дулкынияне ялган детекторына утырттылар Башына нидер урап, бармакларына резин шнурлар кидерткән оперативниктан килгән тир исеннән анын күнеле болганды Ш нурлары-н ил әре белән сикереп торып кырыендагы чүп чиләгенә иелде Аппаратный күрсәткеч уклары сикергати башлады.

—Өйрәтеп тә өлгергәннәр. Тәжрибәлеләр бар шул анда,—диде әлеге оперативник мыскыллы елмаеп

—һава юк бит монда. Тынчу.—диде кыз сабыр гына.

...Кире изоляторга кайткач, бүген инде ул андагыларга үзенен бирегә ничек килеп эләккәнен сөйләп бирә алды.

—Әйттем бит. мәхәббәт корбаны дип,—диде кичәге кыз Дулкыния сөйләп бетергәннән сон. Үзе исә ялган товар сатып бирегә эләккән икән

—Да-а,—дип сузды Кузьмина,—сине моннан коткарса, янадан шул кеше генә коткара ала. Тик белмим, алынырмы ул мона—бер саткан кеше гагы сата. Өстәвенә хатыны да бар. Ирләр сөяркәләре белән янгач, хатыннары җырын җырлый башлыйлар

Кичкә таба Дулкыниянең тәне ут кебек кызыша башлады Үзе саташулы-йокылы хәлдә, янындагыларнын сөйләшкәннәрен дә ишетә, бөтен топчаны, кешеләре белән изолятор йөзеп йөргән кебек. Тонык кына янган ут зур кызыл шар сыман. Ул яткан топчан ниндидер зур сәхнә, имеш, төрле яктан прожекторлар яктырталар, сәхнәнен бер почмагында оркестр уйный, анын белән Әндиҗан Кәримҗанович дирижерлык итә. имеш Менә берзаман дирижер таякчыкларын анын кулыннан Әнвәр алды. Залда алар институты кешеләре утыра, имеш. Дулкыния җырларга чыгарга тиеш икән. Әнвәрнен күзе анарда Дулкыния оркестрга кушылып, монарчы беркем дә җырламаган да. беркем дә ишетмәгән яна җыр җырлый, имеш Кое дә оркестр уйнаган көй түгел, кайчандыр әбисеннән ишеткән көй сымаграк

Ап-ак идем, кара төстән йөзем җуйдым.

Гаепсездән гаеплегә булдым-куйдым.

Һәр чат саен дошманыма азык куйдым.

Чын дөресен бары Ходай белер нмди

Акылсызы. әй. сөенер, сөенеп туймас. Акыллысы бары әйтер булмас-булмас Бу баланы рәнҗетүдән мәгънә тумас. Чын дөресен бары Ходай белер, имди

Хөкеменә син ашыкма, әй, кардәшем.

Минем хәлем үз башына, әй, төшмәсен. Дөнья шулай каралта да, агарта да, Жәзасын да Ходай белеп бирер, имди.

—Саташа, бичара,—диде янында кемдер,—врач чакырырга кирәк.

—Килделәр ди, бар, төн уртасында...

—Әллә башына суга башлаган инде?!

—Зинһар, уятмагыз, тагын җырламас микән, бигрәкләр дә мина туры килә,—дип өзгәләнде күз яшьләрен сөртә-сөртә өлкән яшьтәге татар апасы.—Мине моннан чын төрмәгә озатачаклар, шунда җырлап юаныр идем, сүзләрен язып бирмәс микән?

—Төрмәдә күп кеше шагыйрьгә әйләнә, бик хисчән күренәсен, үзен язарсын,—диде Кузьмина ана каршы.

Әлеге апаның да хәле мөшкел иде. Ире үлгәннән сон, тормышы бераз җиңеләймәсме дип башка берәүгә кияүгә чыга. Салырга яратканын да белгән югыйсә. «Син мина чыксаң, авызыма да алмыйм, хатынымны яратмыйм, өйгә кайткач аны күрмәс, тизрәк ятып йоклар өчен эчеп кайтам,» дип Нисаны ышандыра . Кая ул, Нисага килгәч, син тормышымны боздын, сине күрмәс өчен эчәм дип тенкәсенә тия икән. Күрәчәктер инде, чираттагы бер ачуланышканда Ниса аны этеп җибәрә, аягында көчкә басып торган ир ишек яңагына барып бәрелә, жан-тәслим кыла. Өстәвенә шаһитлар да бар, күршесе кергән була. Кызларына шул җитә кала, фатирны үз кызына калдырыр өчен әтине юри үтерде дип, суд юлында йөри башлыйлар.

Төннәре Дулкыния белән матавыкланып үтте. Уятып кайнар чәй эчерделәр, салкын су белән чылатылган чүпрәкне туктаусыз мангаена, тәненә куйдылар.

Икенче көнне шалтыр-шолтыр килеп ишек ачылганда да Дулкыния әле ятагыннан тормаган иде.

—Давыдова! На выход!

Ул акрын гына урыныннан торды. Башы әйләнеп , әллә кичә чәйне күп эчергәнгә күнеле болганып куйды. Кизү торучы ачкычлары белән ишеккә кага башлады.

—Тизрәк!

Дулкыния баскан урыныннан кымшанмыйча да торуында булды. Юк, кагу ишектә генә түгел, кайдадыр түрдәрәк—бәгырь түрендәрәк, касык турындарак иде.

—Әйберләреңне алырга да онытма!—Кизү хатын тагы бер әмер биреп алды.

—О, әйберләр белән булгач, өмет бар монда,—Кузьмина анын янына килеп басты.

Эчтәге талпыну янә кабатланды. Дулкыния бирегә килеп кергәч тә кемнеңдер: «монда әле туалар да...» дигән сүзен исенә төшереп, елмаеп куйды.