Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәрзия Фәйзуллинага 80 яшь

 

 

Мәрзия Файзуллина - үзенен әдәби иҗатын тулысынча диярлек балаларга багышлаган шагыйрәләрнең берсе Ул 1930 елнын II июнендә Арча районы Шушмабаш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач. Казанга килеп, торле оешмаларда: халык судында - сәркатип, милиция бүлегендә—инспектор. Татарстан китап нәшриятында бухгалтер булып эшли Илленче елларда яза башлый 1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Салават күпере» исемле беренче китабы басылып чыга.

1956-62 елларда ул балалар бакчасында тәрбияче, аннан Казан Укытучылар йортынын балалар тәрбиясе бүлеге мөдире булып эшли. Ул елларда шагыйрәнен нәниләр өчен бер-бер артлы «Чәчәкләр сәгате», «Ике көрәк». «Зур дулкыннар». «Гөлнар мәктәпкә бара» исемле җыентыклары

 
   


дөнья күрә.

 

1958-64 елларда М Фәйзуллина читтән торып Мәскәүдәге М Горький исемендәге Әдәбият институтында укый 1965 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә Шагыйрәнен ижаты белән Мәскәү балалар нәшриятлары да кызыксына башлый, нәтиҗәдә 1963-65 еллар арасында «Детгиз», «Малыш» нәшриятларында русча тәрҗемәдә «Цветочные часы», «Стихи». «Пропала кошка» исемле оч китабы басылып чыга. Тәнкыйтьче В Дементьев, балалар язучысы С Баруздин, күренекле балалар шагыйрәсе А. Бартоларнын мәкалә һәм чыгышларында бу китаплар авторнын иҗади унышы дип бәяләнә.

•Гаилә әлифбасы» исемле китабы өчен М Фәйзуллина 2004 елда Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге бүләгенә лаек була

Аның шигъри иҗаты балалар поэзиясе белән генә чикләнми Ул «Сугыш юлларының тузаны». «Чиккән яулык» җыентыклары. -Алмагачлар күләгәсендә» кебек поэмалар, шулай ук көндәлек матбугатта басылган публицистик мәкалаләр авторы буларак та билгеле