ХАЛЫККА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

 

МАНСУР ХӘСӘНОВНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

Бу мәкаләне яза башлаганда Мансур Хәсән улы Хәсәнов әле исән иде Телефоннан сөйләшкәндә тавышы элеккечә нык, көчле булмаса да, шактый ышанычлы, әйткәннәре, анын кебек абруйлы фикер ияләренә хас булганча, эзлекле, тирән мәгънәле иде. Башка эшләр арага керде дә. мәкаләне язу бераз бүленеп торды, ул арада Мансур әфәнденең сәламәтлеге шактый какшап китүе турында хәбәрләр ишетелә башлады. 13 мартта эфир дулкыннары исә анын вафаты турындагы хәбәрне ирештерде. Бу хакта телефоннан шалтыратып җиткерүчеләр дә булды. Шуларнын берсе—күренекле әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов—болай дип куйды: «Мансур Хәсәнович үзе белән тулы бер чорны алып китеп бара» Казан милли-мәдәни үзәгендә уздырылган матәм җыенында ул вакыттагы Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев тә бу зур югалтуны шулайрак бәяләде. Анын сөйләгән сүзләрендә дә, үз-үзен тотышында да сизелеп тора, берничә дистә ел буена иңгә-иң торып хезмәттәшлек иткән шәхес белән мәңгегә хушлашу җөмһүрият җитәкчесенә дә жинел түгел иде Әйткәннәре ихлас, чын йөрәктән булулары белән тыңлаучыларның күңел түрендә уелып калды.

Мәңгелеккә килгәндәй яшәсәк тә. сулар һавабыз да,

эчәр суыбыз да билгеле бер микъдар белән чикләнгән Артыгына өмет итеп булмый. Кеше артыннан замандашлары күңелендә хатирәләр генә кала Игелекле гамәлләр хатирәләрнең матур булуын тәэмин итәләр Мансур Хәсән улына килгәндә, анын дөньялыкта яхшы эшләре бихисап күп булды Ул 1964 елда олы әдибебез Галимжан Ибраһимовнын тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган китабын мондый сүзләр белән башлап җибәрә: «Әдәбият тарихында исемнәре алтын белән язылган бөек шәхесләр бар. Гадәттә әйтелә торган «язучы» сүзе генә аларнын асылын ачып бирә алмый» Мансур Хәсәновнын үзен дә без. фән һәм әдәбият әһеле, әдәбият галиме дисәк тә, ул бу гаять тә киң төшенчә кысаларына һич кенә дә сыя алмый Аннары әлеге дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесенең хезмәт юнәлешләре шулкадәр төрле ки, аларны инләү, күз алдына китерү дә шактый кыен бер эш булып әверелә Әлеге шәхеснең җәмгыятьтәге урынын билгеләү, ана бирелгән бәя. әлбәттә, анын гаять олы хезмәтләренә бәрабәр булырга тиеш.

Сигез дистә ел гомердә туган Татарстаныбыз, газиз халкыбыз, фәнебез, әдәбиятыбыз өчен шулкадәр олы хезмәт күрсәтелгән ки. бу зур юлның кайбер штрихлары хакында сөйләп бирү өчен генә дә үзенә, киеренке акыл хезмәте белән мавыгып, шактый дәвамлы эш итәргә туры килә. Чөнки, уңае туры килгәндә, Мансур Хәсәновнын шәхесен, аның олы нәтиҗәле хезмәтен халкыбызга мөмкин кадәр тулы күрсәтәсе килә.

Бездә каймакта авыл балаларына кимсетеп, ничектер, артта калганрак итеп карах бар. Ә тормыш монын киресен раслап тора. Саф сулы, чиста һавалы, тургайлы болын-басулы. сандугачлы урманлы авыл мохите кешене җисми яктан гына түгел, акыл җәһәтеннән дә камил итеп үстерә һәм тәрбияли. Ин мөһиме, авыл баласы кече яшьтән үк хезмәткә күнегеп үсә. шуна күрә һәр нәрсәнен кадерен белергә өйрәнә Зәй районынын Бигеш исемле татар авылында туып-үскән Мансур Хәсән улы да моннан чыгарылма түгел. Ул да кечкенәдән үк өлкәннәрнең кул арасына керә башлый, тырмасын да тырмалый, печәнен дә чаба, колагында җил шаулатып атка да атланып чаба, кыскасы, нык үзәкле булып үсә. Ана нәкъ унбер яшь тулганда, ил өстенә афәт килә—сугыш башлана. Ф. Хөснинен «Без яшь идек».М Мәһдиевнен «Без кырык беренче ел балалары». В Нуруллиннын «Шинельсез солдатлар» әсәрләрендәге кебек хәл-әхвәлләр Мансурлар өчен дә типик иде. Тормышның бөтен авырлыгына әле ныгырга өлгермәгән җилкәләрен куйды алар Ул салам, печән тарттырулар дисеңме, төннәр буена ындыр табагында ашлык җилгәрүләрме. Чаллы элеваторына ашлык ташулармы—ниләр генә күрмәде аларнын яшь башлары Ин кыены җитәрлек йокы күрмәү иде. Басуда эшләп йөргәндә аяк сөрлегеп китә дә җиргә барып төшәсең. Әмма күтәрелеп китәргә көч юк Шушы егылган килеш, күзләрне йомып, ун-унбиш кенә минут черем итеп аласы килә. Ләкин, юк. торырга кирәк, кешедән аерылып йоклап ятар чак түгел. Ничек итсә итә. унбиш яше белән барган яшүсмер җинү көнен инде чыныккан ирләрчә җитлегеп каршы ала.

Шунын өстенә Мансур бик кызыксынучан малай була Кулына килеп эләккән бер китапны, гәзитне «йотып» барырга тырыша. Ләкин сугыш аны урта мәктәптә уку мөмкинлегеннән аера. Бигеш мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлагач, ныклап колхоз эшенә керешә ул. Жинү яуланган елнын көзендә Алабуга китапханә техникумына укырга керә Менә кайда ул белем хәзинәсе' Мансур йотлыгып, мавыгып укый. Алабугада тагын бер уку йорты бар. ул—укытучылар институты Биредә рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып кырым татары Кәрим Рәшидов (Кәрим Жаманаклы) эшли. Ул еш кына китапханә техникумына килә, анда укучы яшьләр белән очраша. Кайвакытта аларнын үзләрен институтка чакыра, рус. француз, инглиз, алман һәм башка әдәбиятлар, аларнын язучылары турында мавыгып сөйли Татарлардан исә анын ин яраткан шагыйре—Габдулла Тукай. Дөрес. Бигеш мәктәбендә укыганда да укытучылар бөек шагыйребез хакында бик күп мәгълүмат бирделәр Әмма Кәрим абыйлары дәреслекләрдә язылмаганнарны сөйли Бигрәк тә татар шагыйрен башка халыклар карашыннан чыгып бәяләүгә нык игътибар итә Мансур ул сөйләгәннәрне йотлыгып тынлыи Әмма Кәрим абыйлары шулай ла әллә ни артыгын сөйли алмый Ник дигәндә. 1944 елнын 18 маенда анын халкын туган җирләреннән—Кырымнан—сөрәләр 1945 елда анын Татарстанга килеп югары уку йортында укытучылык эшенә урнаша алуы үзе бер могҗиза Ул бирелә дә үзен күзәтеп торуларын яхшы белә Шуна күрә ана бик сак сөйләшергә һәм эш итәргә туры килә.

Мансур бу бик күпне белә торган һәм бик тә ягымлы абыйнын техникумга килүен көтеп ала (күрәсен. Кәрим Рәшид улы биредә дә дәресләр алып барган) Ул биргән яки тәкъдим иткән китапларны вакытында укып, аларда язылганнарны нык үзләштерә. Шуңадыр, үз яшенә караганда шактый җитди һәм мөстәкыйль фикерләргә яраткан унжиде-унсигез яшәр егеткә Кәрим абыйсы нык ышанып караган

Көннәрдән бер көнне алар Тойма елгасы буенда сөйләшеп йөриләр Кәрим абыйсы ана үзенең туган ягы Кырым. Кара диңгез турында сөйли Һәм кинәт күнеленен яшерен җирен ача.

—Хәтерлисенме.—ди ул.-син бер көнне иптәшләрен алдында авылында чакта укыган бер китап турында сүз чыгардын. Анда Закир исемле бер малайнын атка булган җылы хисләре язылган Ул атны ихлас ярата.

' —,)йе. әйе Ул китап мина бик ошады Аны мина авылдагы бер мазай биреп торды Аларда андый китаплар тагы да бар. Анын әтисе укытучы булган Китаплар шуннан калган Әниләре аларны утка яккан Берничә китапны минем дустым яшереп калдырган

 

—Шулай булгандыр дип уйлаган идем аны. Беләсеңме, мин ул китапны язган кеше белән менә синен белән кара-каршы сөйләшкән кебек сөйләшкәнем бар. Бик яхшы кеше иде, мәрхүм. Ул Казан университетында укырга теләгән, әмма революциягә кадәрге шартларда анда керү бәхете ана тәтемәгән. Мин аны 1937 елда Кырымда күрдем. Минем Симферополь педагогия институтында аспирантурада укыган вакытым иде. Диссертация якларга Казан университетына барырга ул тәкъдим итте. Сиңа бары тик Казанга барырга кирәк, башка бер жиргә дә түгел, диде Менә мин дә сиңа, Мансур энем, техникумны тәмамлагач, бары тик Казанга, андагы университетка барырга киңәш итәм, синең урының шунда!—ди ул.

Кәрим абыйлары әлеге язучынын исемен әйтми. «Онытылган инде, аннан сон күпме еллар үткән бит» дип кенә куя. Дөрес. Мансур, авылга кайткач, язучысын белер өчен, дустыннан ул китапны тагын биреп торуын сораган иде дә, әмма тегесе «әни аны мичкә ыргытты инде», дип кенә куя. Шуның белән ул тукталып кала Югыйсә, күңеле изге иде. Кәрим абыйга теге язучынын исемен исенә төшерергә иде нияте.

Техникумны тәмамлагач, 1949 елда үз районындагы Поповка авылында уку йорты мөдире булып эшли. Ел буе баш күтәрми дигәндәй китап укый, белемен арттыра. Мондый егет өчен ин табигый юл, әлбәттә, югары уку йорты. Егерме яшьлек егет икеләнеп тормый—бары тик Казан университетына керергә' Анын да тарих-филология факультетына. Болай карар кылганда, һичсүзсез, ул Кәрим абыйсы киңәшен дә истә тота. 1944 елда биредә татар теле һәм әдәбияты бүлегенең оештырылуы белемгә сусаган яшьләр өчен күк капусы ачылуы кебек була. Әле яңа гына фронттан кайткан Мәхмүт Хөсәен кебек утны-суны кичкән егетләр белән укый Мансур Ни дисәң дә, ул да җиңүне якынайту өчен тирне аз түкмәгән Сугыштан яраланып кайткан, инде укуын тәмамлап, аспирантурада фән нигезләрен тирәнәйткән Ибраһим Нуруллиннар янында ничек инде эленке-салынкы йөрисен? Укый, тырыша Мансур һәм кызыл диплом алуга ирешә. Факультетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге җитәкчеләре Рабига Афзалова, Хатип Госманнар мондый ачык фикерле һәм уңган егетне читкә җибәрәләрме сон?! Алар ана аспирантурада калырга тәкъдим итәләр һәм ялгышмыйлар. «Татар әдәбияты» белгечлеге буенча аспирантура да узып китә. Ләкин катлаулы тормышның эчендә кайнап яшәгән Мансур көчен төрле юнәлешләргә куярга мәҗбүр. Аны «Татарстан яшьләре» газетасына баш мөхәррир итеп тә билгелиләр. Ләкин ул университеттан аерыла алмый 1958 елдан кафедрада ассистент, бер үк вакытта декан ярдәмчесе вазифасын башкара.

Югары уку йортында укыткан кеше бер үк вакытта фәнни-тикшеренү эшләре дә алып барырга тиеш Шуннан башка ул үзенен вазифасын җиренә җиткереп башкара алмый, хезмәтендә яңа биеклекләр яулау өчен дә бу ин мөһим шартларнын берсе булып тора.Өйрәнү, тикшеренүләр өчен дә тема эзләп азапланасы юк, бу мәсьәлә анын өчен ачык. Ул университетны тәмамлаган вакытта, бигрәк тә шәхес культы фаш ителгән 1956 елда язучылар, галимнәр арасында гаепсезгә юк ителгән яки төрмәләрдә, сөргеннәрдә тотылган әдипләребез аклана икән, аларнын әсәрләре дә җәмәгатьчелеккә кире кайта икән дигән сүзләр ишетелә башлый.Яшереп куелган урыннардан ул әсәрләр әкренләп дөньяга чыга Алар кулдан-кулга йөртелеп укыла, кызып-кызып сөйләшү өчен нигез була. Әлбәттә инде, андый әсәрләр Мансур кулына да килеп керә тора. 1956 елда Галимҗан Ибраһимовнын өч томнан торган сайланма әсәрләре дә басылып чыга. Ул андагы әсәрләрне йотлыгып укый. Ни өчен дигәндә, университет елларында алар белән танышу мөмкинлеге юк иде бит Анын исе китә, без моңа кадәр никадәр байлыктан мәхрүм булып яшәгәнбез икән бит! Боларны халыктан яшереп тоту үзе бер җинаять дип саналырга тиеш. Әлеге томнарны укып барганда, ул «Алмачуар» повестена юлыга. Үсмер чакта иптәшеннән алып торып укыган, шуннан бирле ничә еллар күңелендә йөрткән әсәрнен Галимҗан Ибраһимовныкы икәнлеген белеп, анын исе китә. Менә кем турында сөйләгән икән бит теге Алабугадагы абый Кәрим Җаманаклы. Ул. әлбәттә, авторның кем икәнен белгән, тик ул вакытта олуг әдипнен исемен әйтергә ярамаган Шулай да ул аны «бик яхшы кеше иде» дип атарга җөрьәт иткән. Мансур өчен мәсьәлә ачык иде—ул. һич тә читкә тайпылмыйча, Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнәчәк! Башта ул
анын барлык әсәрләрен, фәнни хезмәтләрен, публицистикасын укуны максат итеп куя Аннан сон тормыш юлын нечкәләп күздән кичерәчәк. Сүздә юк. язучы яшәгән һәм ижат иткән заманны өйрәнмичә, нинди дә булса төпле сүз әйтермен димә Шулар турында белгәннәренә таянып кына хакыйкый фәнни карашлар уздырырга мөмкин булачак. Яшь галим муеныннан тикшеренү эшенә чума. Ниһаять.1961 елда ул «Галимҗан Ибраһимовнын Октябрьгә кадәрге иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, доцент була.

Утыз бер яшьлек фәннәр кандидаты, төпле сүзле, чын мәгънәсендә эшлекле яшь галим, әлбәттә, республика җитәкчеләре күзенә дә чалына Аны 1961 елда партия өлкә комитетынын лекторы итеп эшкә чакыралар. Шул ук елнын көзендә инде ул шушы югары органнын мәдәният бүлеге мөдире булып эшли башлый. Өч елдан аны исә фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире итеп билгелиләр Ул гаять күпкырлы һәм мөһим бу эштә 1971 елга кадәр, ягъни Татарстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары итеп билгеләнгәнче, эшли Инде 1984-1992 елларда без аны Хөкүмәт житәкчесенен беренче урынбасары дип беләбез Бу югары урыннарда эшләгәндә М. Хәсәнов мәгариф, фән. сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, социаль тәэминат тармакларына җитәкчелек итә. Ул республикабызда гомуми һәм урта махсус, югары белем системасын камилләштерүгә, сәнгать һәм мәдәният учреждениеләре эшен ныгытуга, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм район структураларының төгәл эшләвен тәэмин итүгә, халык хуҗалыгы һәм мәдәният өчен кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә

Хөкүмәт җитәкчеләренең берсе буларак. М Хәсәнов белем, мәдәният, сәламәтлек саклау, спортның матди-техник базасын ныгытуга бөтен көчен сала Бу тармакларга ул җитәкчелек иткән егерме ел вакыт эчендә республикада 500 мен укучыга исәпләнгән 1100 типовой мәктәп төзелә Әгәр дә барлык укучылар санының ул елларда ярты миллион булганлыгын искә алсак, шул ике дистә елда нигездә мәктәпләрнең укыту-материаль базасы яңартыл панлыгы аңлашыла. Һөнәр училищеларының да шушы чорда нык тармаклануын искә алыйк, һәр районла авыл хуҗалыгы, төзүче профессияләре буенча училише ачыла Кукмара кебек җитештерү челтәре аеруча үсеш алган кайбер районнарда алар хәтта икешәр дә була. Яна уку елына Татарстанда ел саен 20-22 мен укучыга исәпләнгән 55 яна мәктәп алгерә. шунысы мөһим, алар заманча таләп буенча салына, тиешле техник әсбаплар белән җиһазлана. Бер елны, мәсәлән, бу эштә Татарстан Мәскәүнен үзен дә артта калдыра Республикабыз Бөтенроссия ярышында еш кына беренчелекне яулый

Җитмешенче еллар башында мәктәпкәчә балалар учреждениеләре белән тәэмин ителү Татарстанда нибары 20-22 процент кына була. Бу хәлгә ин әүвал Мансур Хәсән улы борчыла. РСФСРнын күп регионнарында бу юнәлештәге эш күпкә яхшырак бара Эш анда гына да түгел, ин мөһиме—үзебездә ихтыяҗ гаять зур Өлкә комитеты бюросындамы, ин югары җитәкчелек белән аерым сөйләшүләрдә дисенме—РСФСР. СССР җитәкчеләренә үтенеч-гозер белән керүләр дисенме, берсе дә калмый Мансур Хәсән улы көн-төн чаба Болар нәтиҗәсез калмый Республикада балалар бакчалары төзү темпы бик нык тизләнә Алар үзәкләштерелгән капиталь чыгымнар исәбенә генә түгел, сәнәгать предприятиеләре, нефть, химия, машина төзелеше, колхоз-совхозлар исәбенә лә күтәрелә һәм жиһазландырыла Мансур Хәсәнов менә шундый күп кенә мәсьәләләрне күтәреп чыга, өлкә комитеты бюросы һәм Хөкүмәт карарлары проектларын әзерли, алар гамәлгә ашырыла башлагач, үзе үк җиң сызганын, шул эшләргә җитәкчелек итә Инде сиксәненче еллар ахырына таба республикада балалар бакчалары белән тәэмин ителеш 80 процентка җитә Моның исә балаларны мәктәпкә яхшырак әзерләүдә, ата-аналарнын тыныч күңел белән хезмәт итүләрендә, тормышларын алып баруда уңайлыклар тудырудагы әһәмияте әйтеп бетергесез зур була.

Җитмешенче-сиксәненче елларда Татарстанда хастаханәләр, поликлиникалар санэпидстанцнялөр һәм башка учреждениеләрне төзү лә бик күп алып барыла Бигрәк тә авыл кешеләренең сәламәтлеген саклауны яхшыртуга зур игътибар бирелә Күп кенә район хастаханаләрен һәм амбулаторияләрен төзү, һәр районда санэпидстанцияләр булдыру, табибләрне һәм кече медицина хезмәткәрләрен
торак белән тәэмин итү—кичектергесез бурыч буларак карала. Шулай ук мәдәният йортлары, авыл клублары һәм китапханәләр дә нәкъ менә шул унъеллыкларда күпләп калка.

Шундый мәһабәт төзелешләр арасында аеруча мөһимнәре бар. Алыйк, бөек шагыйребез Г. Тукайның туксан еллыгына багышлап Кырлай авылында ачылган мемориаль комплексны. Әллә ул җиңел генә калкып чыктымы9 Юк, әлбәттә! Каршылыклар зур булды. Бу мәсьәлә буенча Министрлар Советы биш тапкыр карар кабул итә. Аларны әзерләү, унай хәл ителүләренә ирешү М Хәсәновтан яхшы мәгънәсендә үҗәтлек сорый. Комплексный проектын рәсем сәнгатеңдәге бөек шәхесебез Бакый ага Урманче әзерли. Мансур Хәсәнович үтенүе буена ул үзе үк карап эшләтә дә.

Без ел саен Г. Тукай туган апрель аенда Кырлайда булырга тырышабыз Баруларыбызнын берсендә авыл агайлары төзелеш көннәрен искә алып болай сөйләшеп тордылар:

—Бакый ага бигрәк таләпчән булды инде, һәр бүрәнәне, агачны шәхсән үзе кабул итеп алды. Күбесен, яраксыз дип табып, читкә алып куйдырды Бу ниндидер каприз түгел иде. Мансур Хәсәнов аның сүзен сүз итте, бөтенесен Бакый ага теләгәнчә эшләтте. Кирәкле материалларны Татарстанның әллә кайсы почмакларыннан китертте.

Чыннан да, бу комплекс һәрвакыт татар халкы өчен ин кадерле урыннарнын берсе булып торыр. Аның алдындагы Г Тукай скульптурасы, хаклы рәвештә. Бакый ага Урманченын ижат көчен раслый. Болар, һичсүзсез, М. Хәсәновнын оештыру талантының да матур чагылышы.

Казанда мәдәният институтын (хәзерге мәдәният һәм сәнгать университеты). Чаллыдагы педагогия институтын, шулай ук физик культура һәм спорт институтын ачуда башлап йөрүче М X. Хәсәнов булды. Монын өчен ул ничә тапкырлар СССР Югары белем министрлыгына. СССР Дәүләт план комитетына. КПСС Үзәк Комитетына барды һәм аларны ачу буенча махсус карарлар кабул ителүгә иреште Татар халкынын дәүләтчелеген торгызу юлында корбан булган Мулланур Вахитовка Казаныбыз уртасында һәйкәл кую да Мансур Хәсән улы тырышлыгыннан башка булмады. М. Вахитовнын татар халкын ил күләмендә яклауда, анын таләпләренә колак салу кирәклеген катгый итеп куюда өлеше аз булмады. Шунын өчен, тарихыбызда мөһим роль уйнаган эшлеклебезне шул рәвешле мәңгеләштерү дөрес гамәл иде. Ә менә С. Сәйдәшев. Г. Ибраһимов. Һ. Такташ һәм башка хөрмәтлеләребезгә һәйкәлләр кую мәсьәләсе. М. Хәсәнов тарафыннан берничә тапкыр күтәрелүгә карамастан, тиз генә яклау тапмады. С. Сәйдәшевкә бюст куяргамы, әллә аны тулы гәүдәсендә сурәтләргәме дигән мәсьәлә Казанда түгел. Мәскәүдә хәл ителә торган заманнар иде ул.

Мансур Хәсәнов—республикабызда югары хакимият кәнәфиләрендә ин озак утырган, шуна да карамастан, халык арасында чын мәгънәсендәге кешелеклелек абруен саклап кала алган шәхесләребезнең берсе. Бу фикерне раслау өчен бер генә мисал китерәм Милләт мәнфәгатьләрен яклау ин кызган көннәрнен берсендә ТДАТ бинасында Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае җыелды. Республика җитәкчелегеннән вәкил булып анда М. Хәсәнов катнашты. Ул елларда корылтайлар да урам митингларыннан әллә ни аерылмый иде. Ораторлар, берсеннән-берсе уздыра-уздыра, кайнарланып сөйлиләр, сүзләрне дә артык сайлап тормыйлар, кем әйтмешли, турыдан гына бәрәләр. Театр бинасы кайнап тора, һәр кеше «радикаль» дулкынга көйләнгән, нервлар сонгы чиккә җитеп киерелгән. Кемдер «кирегә сукалый» торган сүз әйтсә, тегенең якасыннан алуга ук барып җитәргә мөмкин Шул рәвешле, корылтай көн буе кайнады, кызды һәм... иң югары ноктасына җиткәндә, сүз Мансур Хәсәновичка бирелде. Уйлап карасаң, әлеге мизгелләрдә никадәр җаваплылык иде бу кешенең җилкәсендә Бер яктан, корылтай рухын дәвам иттереп сөйләргә кирәк, икенче яктан, кайбер арттырып җибәргән кайнар башларны суыта төшү бурычы да тора. Акыллы һәм тәҗрибәле Мансур Хәсәнович биредә тиешле интонациясен дә, бу очракта гына әйтергә мөмкин булган сүзләрне дә тапты Кискен итеп куелган барлык сорауларга җавап бирде, алай гына да түгел.

алга таба хәрәкәтмен корылтай кабул итәрлек программасын да бирде Һәм бу чыгыш хәлиткеч булды Инде алга таба сөйләшү жайлы гына тиешле эздән китте Мансур Хәсәнович тормышыннан мондый мисалларны күп китерергә мөмкин булыр иде.

Әйе, кайда авыр, яна бурычларны хәл итәсе бар. М.Х. Хәсәновны шунда куйдылар. 1991 елнын азагында республикабызның Фәннәр академиясе оешты 1992 елнын февралендә академиянен гомуми җыелышында анын президенты итеп Мансур Хәсән улы Хәсәнов сайланды. Бу—галим, җитәкче. оештыручы буларак, анын зур хезмәтләрен тану, бәяләү иде.

Галимлек баскычлары шулай ук сикәлтәле, бормалы Ул үзеннен бөтен барлыгынны жигеп эшләүне таләп итә Бигрәк тә хөкүмәт, җәмәгать эше белән бергә үреп алып барганда шулай. Ассистенттан—профессорга, аспиранттан академикка кадәр күтәрелү өчен, ай-һай. нинди зур хезмәт куярга кирәк! Әгәр дә М. Хәсәновнын гыйльми эзләнүләрне һәрвакыт җитәкчелек һәм җәмәгать эшләре белән бергә үреп алып барганлыгын истә тотсак, анын үз-үзен «эшкә» җигә белү сәләтенә сокланырга гына кала!

М. Хәсәнов фәнни тикшеренүне берничә юнәлештә алып барды. Ин әүвәл ул татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур көч салды. Халкыбызнын тарихын оныттырырга теләгәннәре кебек, анын үткәндәге әдәби мирасын барлауда хупланмаган заманнар бар иде. Хәтта «Идегәй» кебек дастаннар да тыелган әсәрләр исәбендә йөртелде Кол Гали. Мөхәммәдьяр, Г. Тукай. Ф. Әмирхан. Г Камал. К. Тинчурин һәм башка классикларыбыз ижатларынын фәлсәфи нигезләрен ачу. эстетик кыйммәтләрен бәяләү юнәлешендә галим нәтиҗәле эшләде. Анын ин мавыккан һәм эзлекле тикшеренү объекты, инде әйтелгәнчә—XX гасыр татар әдәбияты классигы, олы әдип Галимҗан Ибраһимов. Әлбәттә. Г Ибраһимовнын бер үк вакытта аты әдип, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе булуы да кызыксындырды аны Шул ук вакытта бу шәхеснең фаҗигале язмышы да өйрәнүне, гадел бәя бирүне сорый иде Утызынчы еллардагы фаҗигале хәл-әхвәлләрне шундый затларыбызнын язмышлары аша ачуда мөһим бурычларнын берсе булып алга килеп басты Мәгълүм булганча. Г. Ибраһимовка да «халык дошманы» дигән кара мөһер сугылды. 1937 елдан алып 1956 елга кадәр исеме тыелды. Чөнки Сталиннын бөтен мәкерлеге шунда булды, ул, социализм идеяләренә тугры булган шәхесләрне юк итеп. Ленин юлы белән барган булып кыланып, чынлыкта исә илдә явызлык нигезләренә корылган система урнаштырды Бу юлда аңа уйлы-фикерле кешеләр кирәк түгел иде. Сталинга фанатикларча бирелгән, анын әйткәннәрен үзеннән дә арттырып үтәүче роботлар булса, шул җитә иде Г. Ибраһимов шуна күрә «артык» шәхесләрнең берсе булып чыкты һәм рәхимсез рәвештә юк ителде Әмма халыкта анын белән кызыксыну бик көчле иде Ник дигәндә, ул. теләсә кайсы әдәбиятның йөзек кашыдай әсәрләр я гып. укучыларның мәхәббәтен яулап өлгергән зур талант буларак танылган иле. Шуна күрә 1956 елда басылып чыккан томнарын халык ябырылып укыды Афәтле елларда шактый коргаксып калган әдәбиятыбызга Г Ибраһимов. М Жәлил. X. Туфан, К Тинчурин. Ф Бурнаш һәм башка олы исемнәрнен. аларнын әсәрләренең әйләнеп кайтуы әдәби үсешебезгә яна сулыш өрде, нжат биеклекләре үлчәмен югары күтәрде Әлеге исемнәрне белми үскән буыннарга гына түгел, гомумән, тулаем халкыбызга хакыйкатьне ачып салырга кирәк иде М Хәсәнов шушы эшкә алынды

Фән әһеле буларак. М Хәсәнов төп бер нәрсәгә тугрылыклы: ул һәрвакыт кире кагылгысыз дәлилләргә, чыганакларга таянып кына эш итә Ниндидер фаразларга, имеш-мимешләргә таяну ана хас түгел. 1964 елда чыккан «Галимҗан Ибраһимов тормыш һәм ижат юлы» дигән монографиясен язганда ул классик әдибебезнең 279 әсәрен һәм хезмәтен, анын турында бик күп авторлар тарафыннан язылган 432 хезмәтне җентекләп тикшергән, күңел күзе аша үткәргән Бу кадәр фәнни әдәбиятны барлап, системага салу үзе—тау кадәр эш Әмма бары тик шундый зур эзләнү нәтиҗәсе булган хезмәтләр генә җитди ачыш санала һәм озын гомерле була ала Алда телгә алынган татар һәм рус телләрендә алтмышынчы елларда чыккан моногр.гфияләр-бүгенге көнгә кадәр классик әдибебез Г. Ибраһимов турындагы төп фәннзг хезмәтләр Галим бу темага гомер буе тугры булып калды «Язучы. галим һәм революционер» (рус телендә) дигән монографиясе 1987 елда Мәскәүдә «Фән»

 

нәшриятында басылып чыгу татар әдәбиятының, анын фәненен абруе артуга тагын бер җитди нигез булды. «Татар әдәбияты тарихы»нын дүртенче томындагы (1989) Г Ибраһимов хакындагы күләмле мәкаләнен авторы да М. Хәсәнов. Яна шартларда, бөтен белгәннәренне хакыйкый нигезләргә таянып әйтү мөмкинлеге булган чорда, Г. Ибраһимов ижатына һәм шәхесенә карата булган фикерләрен ул даими бәян итә килде. 1971 елда Г. Ибраһимов иҗатының Октябрь инкыйлабыннан сонгы чорына багышланган докторлык диссертациясенең СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында яклануы да үз вакытында бик әһәмиятле вакыйга булган иде. Чөнки Г. Ибраһимов, чыгышы белән татар булса да, бер үк вакытта барлык Көнчыгыш халыклары әдәбиятлары өчен бер якты үрнәк булды. Галим М. Хәсәнов шуны тәфсилле итеп күрсәтә алды. Бүгенге көндә мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар өчен дә бу хезмәтләр бик файдалы чыганак булып хезмәт итә. Шулар өстенә М. Хәсәнов бөек язучыбыз Г. Ибраһимов әсәрләренең сигез томлыгын чыгаруны башлап йөрүче һәм шуны тормышка ашыручыларның да берсе булды (1974-1987). Дөрес, шактый соңрак тагын бер том пәйда булды. Ләкин әле хәзер дә Г. Ибраһимов әсәрләре китап хәлендә тулысынча укучыга ирештеләр дип әйтеп булмый. Инде бу эшне М. Хәсәновнын яшь коллегалары дәвам иттерерләр дип ышанырга кирәк.

М. Хәсәнов—татар әдәбиятының алты томлык тарихын әзерләүгә һәм бастырып чыгаруга да җитәкчелек иткән затларыбыздан. Шул ук вакытта ул урта мәктәпләр өчен дәреслекләр, кулланмалар язуга да житди өлеш кертә. Шәхсән минем үземә анын белән 1994 елда гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек язуда катнашырга туры килде. Тагын А. Әхмәдуллин һәм И. Нуруллиннар катнашында дөньяга килгән бу дәреслек укытучылар, укучылар, җәмәгатьчелек тарафыннан унай кабул ителде. Ул бүген дә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә хезмәт итә. Р. Харрасова аның турында болай дип язды: «Минем уйлавымча, сонгы елларда язылган дәреслекләр арасында бусы иң уңышлысы. Ул бүгенге унынчы класс укучысының фикерләү сәләтен үстерүне, әдәби әсәрне яраттыруны үзмаксат итеп куйган. Билгеле, укучы бу дәрәҗәдә әсәрне аңласын өчен анын алдагы елларда да төпле белем алуы шарт. Дәреслекләр ин түбән дәрәҗәдә фикер йөртүче, белемгә тәмам омтылышсыз укучылар өчен язылырга тиеш түгел. Алар, чынлап әйткәндә, әле безнең күп кенә укытучыларыбыз өчен дә бердәнбер таяну ноктасы. Нинди генә дәреслек язылса да, мәктәп укытучылары белән очрашканда «бала өчен түгел, минем өчен дә катлаулы* дигән сүзләрне ишетергә туры килгәли. Математик теоремаларны чишә ала торган укучыларны без әсәр өстендә дә эшләргә өйрәтә алырга тиеш. Бу юнәлештә зур эш башкарган дәреслек авторларына чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә»(Шәһри Казан 1994. 23 декабрь). М. Хәсәнов педколледжлар өчен дә татар әдәбияты программалары төзүгә җитәкчелек итте.

М. Хәсәновнын фәнни эшендәге тагын да мөһим юнәлешләрнең берсе—әдәбият белеменең методологик проблемаларын эшләү, халкыбызның иҗтимагый һәм фәлсәфи фикерен, милли мәгариф һәм педагогика тарихын өйрәнү. Бу мәүзугларга анын шактый мәкаләләре һәм фәнни конференцияләрдә укылган докладлары багышланган. Шул исәптән, сонгы елларда фәнни тикшеренүләрдә мөһим роль уйнаган бер мәкаләгә аерым игътибар итәсе килә. Ул «Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең кайбер методологик мәсьәләләре» дип атала. Автор әйткәнчә, «электән килгән караш-принциплар җимерелә, гасырларда яшәр сыман булып лозунгка әверелгән купшы вәгьдә-ышанулар сына, ватыла, ишелә» барган бер вакытта эстетиканың һәм мәдәният теориясенең бик мөһим, фундаменталь положениеләре, милли культураның, әдәбиятның һәм сәнгатьнең тормыштагы, кеше язмышындагы роле, миллилек һәм интернациональлек төшенчәләренең мәдәнияттә, сәнгатьтә, гомумән, рухи тормышта үзара мөнәсәбәте мәсьәләләре яңадан» каралырга тиеш. Һәм галим шушы гаять зур бурычларны хәл итүнең методологик нигезләрен билгели. Күренекле галимнәр Тәлгат Галиуллин, Азат Әхмәдуллин, Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Госманов. Нурмөхәммәт Хисамов, Флүн Мусин, Резидә Ганиева. Зөфәр Рәмиев. Флүн Мусин, Марсель Әхмәтжанов, Хатыйп Миңнегулов. Дания Заһидуллина. Ким Миннуллин, Назим Ханзафаров, Фәрит Бәширов. Рим Салихов.

Эльмира Галиева, Фәрит Хатипов, Әнвәр Шәрипов һәм башкаларнын гыйльми эзләнүләрендә болар чагылыш тапты. Кыска гына вакыт эчендә алар тарафыннан әдәбият фәненен күп төрле аспектлары әтрафлы тикшерелде, байтак фундаменталь характердагы хезмәтләр язылды. Бу юллар авторынын да 1998 елда «Мәгариф» нәшриятында «Эстетика һәм социологизм» дигән һәм егерменче, утызынчы еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәтен өйрәнүгә багышланган китабы басылып чыкты. Бу—докторлык диссертациясенең монографиясе иде. 1999 елнын 25 февралендә Казан дәүләт университетының күренекле галим Т. Н. Галиуллин рәислегендәге махсус советында әлеге диссертациямне яклаган чагында рәсми оппонетларымнын беренчесе М. X. Хәсәнов булды. Ул минем хезмәткә әтрафлы һәм тирән анализ ясады, алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләде һәм мина фән докторы булырга үзенен фатихасын бирде. Ул докторлык диссертациясе яклаган ике дистәгә якын кешегә оппонент булган икән Шуларнын берсе үзем булу белән бик тә горурланам

Мансур Хәсән улы олы фән юлына фатиха биргән галимнәр арасында без Р К. Ганиева. Ә Г. Мәхмүдов, М. X. Бакиров. Ә 3. Нигьмәтуллин. Н Г. Ханзафаров, X. Й. Миңнегулов, Э. Р Галиева. Р С. Мөхәммәдиев һәм башкаларны күрәбез. Анын җитәкчелегендә 6 докторлык. 12 кандидатлык диссертациясе язып якланган. Шунысы мөһим, ул юл күрсәткән галимнәр фәнни тикшеренүләрдә, укыту-педагогик эшчәнлектә. жәмәгать эшләрендә актив булып калалар, куанычлы нәтижәләргә ирешәләр Монда остаз үрнәгенен йогынтысы күренеп тора. Чөнки М Хәсәнов үзе дә Казанда һәм Мәскәүдә дистәгә якын монография. Казан. Мәскәү. Лондон һәм Анкарада татар, рус. инглиз, төрек һәм башка телләрдә йөзләрчә мәкаләләр бастырды Ул XIX йөздән алып XX йөзнең икенче яртысына кадәрге чорда татар һәм рус әдәбиятлары бәйләнешен дә өйрәнде. Бу циклдан булган хезмәтләрне язуда профессор Ф Мусин да катнашты, әлеге юнәлеш СССР Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты) белән хезмәттәшлектә башкарылды. Бу эзләнүлөрнен нәтижәсе 1988 елда Ленинграднын «Фән» нәшриятында «Взаимодействие и взаимообогашение» дигән махсус җыентыкта һәм журналларда басылды

Татар халкынын рухи мирасын торгызу проблемалары буенча алып барылган тикшеренүләр М. Хәсәновнын заман таләпләре белән бергә атлап баручы галим икәнлеген яна көч белән расладылар. XIX гасырның икенче яртысы һәм XX йөзнен башында яшәгән һәм иҗат иткән Ш Маржами. С. Максуди, Г Исхакый Р Фәхретдинов, М. Бигиев һәм башка фикер ияләренен мирасын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. Алар, бердән, танып-бслү әһәмияте ягыннан кыйммәтле булса, икенчедән, аларда мөһим методологик күрсәтмәләр дә бар. Бу мәсьәлатәргә багышлап галим монография дә яза башлаган иде. Ул аны төгәлли алмады булса кирәк. Төмән өлкәсендә яшәп. Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында Гаяз Исхакый ижатына багышлап докторлык диссертациясе язган Хәбибә Шаһбанованын фәнни тикшеренүенә җитәкчелек изүен дә М Хәсәновнын шушы юнәлештәге бер игелекле эше дип карарга кирәк. Шунысын да әйтергә кирәк, сиксәненче еллар ахырында һәм туксанынчы еллар башында әдәбиятыбыз классигы һәм зур жәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйнын исемен һәм мирасын ватаныбызга кайтаруда да М X. Хәсәновнын өлеше зур булды Ул фатиха бирмәгән очракта бу эшнен әле тагын беразга сузылу ихтималы бар иде Алай гына да түгел. Г Исхакый мирасынын унбиш томлыгын бастырып чыгару турында карар кабул итүнен дә башлап йөрүчесе ул булуын бүген канәгатьләнү хисе белән искә алабыз. Ул китапларның берничәсе анын җитәкчелегендәге редкаттегия тарафыннан әзерләп чыгарылды да инде Хәзерге көндә Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында чиразтагы томнарны бастыруга әзерләү буенча эш алып барыла

Безгә халкыбызның тарихын да чын мәгънәсендә тирән тикшереп, хакыйкый итеп аякка баегырырыга кирәк Чөнки моңа кадәр чит-ят авторларның махсус идеологиягә корылган хезмәтләре халкыбыз үткән юлны еш кына бозып күрсәтеп килделәр Ә менә Л. Гумилев, М Худяков кебек намуслы галимнәр мөмкин кадәр дөреслеккә тугры калып эш иттеләр. А. Хатиков. С Алишев. Р Фәхретдинов.
Ә Мөхәммәдиен. М Госманов. И Таһиров. Р Вәлиев кебек галимнәребез бу өлкәдә тикшеренүләрне нәтиҗәле дәвам иттерделәр. Әмма заман бу эшне тагын да кинрәк колачлы итеп оештыруны таләп итә. Менә ни өчен М. Хәсәнов. Татарстан Фәннәр академиясе президенты буларак, махсус Тарих институтын аерып чыгару бурычын куйды. Һәм шундый институт оешты да. Анын җитәкчесе итеп халкыбызның күренекле һәм абруйлы шәхесе Рафаэль Хәкимов билгеләнде (әле янарак кына анын рәсми рәвештә тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәжә алуы барыбызны да сөендерде). Галимнәребезнен көчен берләштерү үзенен нәтиҗәләрен дә бирде Әйтик, моннан берничә дистә ел элек галимнәр Казаннын төзелә башлавына ничә ел икәнлеге мәсьәләсендә уртак бер фикергә килә алмаганнар иде Башкалабызның тарихын өйрәнү буенча да методологик нигез кирәк булды. Татар халкы тарихында Казан элек-электән хәлиткеч роль уйнады, күп кенә мөһим вакыйгаларнын үзәге була килде. Казаннын тарихын дөрес билгеләү—халкыбызның үткәненә ачык караш булдыру дигән сүз. Бу эшкә әле генә искә алынган Тарих институты. Казан университеты, Мәскәү, С.-Петербург, чит илләрнең егермеләп фән үзәкләре тартылды, шәһәребезенен җитәкчелеге дә читтә калмады. Эш барышында өч тапкыр халыкара фәнни конференция җыелды. Аларда сонгы вакытларда тупланган археологик табылдыклар һәм башка тарихи чыганаклар файдаланылды, бик күп фәнни мәгълүматлар әйләнешкә кертелде. Боларнын нәтиҗәләре Татарстан Фәннәр академиясенең президиумында һәм Россия Фәннәр академиясенең тарих бүлегендә тикшерелде. Шуларга таянып. 2005 елда Казаннын 1000 еллыгын уздыру турында Татарстан һәм Россия Федерациясе президентларының фәрманнары барлыкка килде. М Хәсәнов шушы бәйрәмгә әзерләнү буенча Дәүләт комиссиясенә әгъза итеп кертелде. Мәгълүм булганча, әлеге комиссиянең утырышы уздырылды, әзерлек программасы тәгаенләнде, аны чынга ашыру буенча гаять кин колачлы һәм төрле юнәлешле эш алып барылды. Мен еллык—дөнья күләмендә янгырарлык олы бәйрәм булып әверелде. Иң мөһиме—җир шарының барлык кыйтгалары татар халкының борынгы кавем булуын, анын дәүләти тарихы бик бай икәнлеген белде һәм таныды, бу исә анын бүгенгесе белән кызыксынуны да арттырды.

М. X. Хәсәновнын җитәкчелек итү таланты Татар энциклопедиясе институты директоры вазифасын башкарганда тагын бер тапкыр расланды Ул күптомлы Татар энциклопедиясенең баш редакторы итеп тә билгеләнде Бу зур эшнен беренче нәтиҗәсе озак көттермәде. Энциклопедиянең сүзлеге 1999 елда Лондонда басылып та чыкты. Аны тәкъдир итү вакытында М. III. Шәймиев галимнәр коллективының бу эшенә югары бәя бирде Мин шушы сүзләр әйтелгән вакытта Мансур Хәсәновичнын йөзен күзәттем. Әлбәттә, анын күзләрендә җитәкчебезнең бу бәясен тыңлаудан канәгатьлеге чагылды, ләкин шул ук вакытта ул бөтен кыяфәте, торышы белән әле зур эшнен башы гына икәнлеген дә аңлата иде. Халкыбыз «башланган эш—беткән эш», ди. Менә бүгенге көндә әлеге зур хезмәтнең рус телендә—дүрт, татарча бер томы басылып, халкыбыз һәм дөньянын гыйльми җәмәгатьчелеге кулына килеп керде Хезмәт татар халкын танытуда гаять мөһим эш башкара. Мансур Хәсән улы аны алга таба инглиз телендә дә бастыру турында хыяллана иде. Олуг остазыбызның бу васыятен тормышка ашыру юнәлешендә бүгеннән үк хәрәкәт башларга кирәктер.

Әйе. чын галимнән һәрвакыт тау кадәр башкарылган һәм тормышка ашырыласы эшләр кала, диләр. Мансур Хәсән улының да хыяллары зур иде. Ул бөтен анлы гомерен туган халкына багышлады, яшәвенен бөтен мәгънәсен ана хезмәт итүдә күрде. Шуңа күрә халык хәтере анын өчен мәңгелек һәйкәл булыр.

Реклама