Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ

 

Гамир Насрый (1916-1959)

1916 елнын 3 гыйнварында хәзерге Башкортстанның Кызыл Кама районы Иске Янжегет авылында туа. 1934-1937 елларда Казан театр техникумында укый, аны тәмамлагач. Кызыл Армия сафларында хезмәт итә (1937-1940), совет-фин сугышы кампаниясендә катнаша Армиядән кайткач, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында эшли.

1942 елны Гамир Насрый Ватан сугышы фронтына китә. Сталинград янындагы һәм бүтән фронтлардагы күп кенә канлы сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана Ватан сугышынын сон- гы чорында ул фронт газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. совет сугышчыларынын батырлыклары турында үзе эшләгән «Фронт хакыйкате» («Жинү байрагы») газетасы битләрендә йөхләрчә хәбәрләр, очерклар шигырьләр бастыра.

Сугыштан сон Гамир Насрый драматург буларак таныла

Мәгьсум Насыйбуллин (1925-2009)

1925 елнын 15 октябрендә Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында туа 1943 елнын сентябрендә гаскәри хезмәткә алына. Пермь өлкәсенең Куеда дигән тимер юл станциясе бистәсендә оештырылган кыска мөддәтле хәрби мәктәпне тәмамлагач, кече командир сыйфатында хәрәкәттәге армиягә озатыла Литва җирлә­рен азат итү, Көнчыгыш Пруссиядә Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда катнаша Яралангач, дәваланырга Уралга җибәрелә

Сугыштан сон Мәгьсум Насыйбуллин детектив әсәрләр язучы буларак киң танылу ала

Әхәт Нигьмәтуллин

1921 елнын 30 ноябрендә Оренбург өлкәсе Ивановка (хәзерге Красногвардейский) районының Үтәй авылында туа

Бөек Ватан сугышы башлангач. Брест крепостен, андагы совет яугирләрен немец фашистлары чолганышыннан азат итү өчен барган дәһшәтле атакаларда катнаша. Атакаларның берсендә ул катнашкан рота командиры каты яралангач. Әхәт ротаны җитәкли, яралана Госпитальдә дәваланганнан сон. икенче группа инвалидлык алып, туган авылына кайта Мәктәптә ел ярым татар теле һәм әдәбияты
укытканнан соң, 1944 елда Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, укуын СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспирантурасында дәвам итә.

Әхәт Нигьмәтуллин актив жәмәгать эшлеклесе, әдәбият галиме буларак мәгълум.

ЗӘКИ Нури (1921—1994)

1921 елның 24 декабрендә хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Татар Токесе авылында туа.

1941 елнын маенда армиягә алынып, ул гитлерчылар һөжүменен беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның августында полкташлары белән бергә чолганышта калып, партизаннар отрядына кушыла һәм 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр мәшһүр Константин Заслонов җитәкчелек иткән белорус партизаннары берләшмәсендә башта дошман объектларын шартлатучы-диверсант, соңыннан разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. Белорус җирләре фашистлардан азат ителгәннән сон, Зәки Нури ике елдан артык Орша шәһәр советынын башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли һәм шәһәрне төзекләндерү, аны сугыш хәрабәләреннән арындыру эшләрендә үзен оста оештыручы-житәкче итеп таныта.

Зәки Нури 1964-1971 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире була, тора-бара шагыйрь буларак киң танылу ала.

Атилла Расих (1915-1996)

Рәсми документлары һәм паспорты буенча 1916 елнын 16 сентябрендә хәзерге Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туган булып исәпләнә. Асылда, ул бер ел алдарак Төркиянен Истанбул шәһәрендә дөньяга килә.

1940 елнын гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла. Германия белән сугыш башланып. 1941 елнын көзендә фронтка озатыла. Ватан сугышы беткәнче хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында Мәскәү яныннан алып Эльба ярларына кадәр сугышчан юл уза.

Сугыштан сон Атилла Расих күренекле әдипкә әверелә.

Хәбра Рахман (1914-1942)

1914 елда хәзерге Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында туа. Сигез яшендә чагында әти-әнисез калып, ятим балалар йортында тәрбияләнә. 1930 елда Арча мәктәбенең жиде сыйныфын тәмамлап, авылда укытучы булып эшли башлый. Шушы елларда «Ялчы» газетасында аның беренче шигыре һәм хикәяләре басыла.

елда аның «Чәчәк ява» исемле бердәнбер мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Газета-журналларда кечкенә-кечкенә хикәяләре һәм Халхин-Гол

 
   

1931-1936 елларда Хәбра Рахман Казанда татрабфакта, аннары Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Институтны тәмамлаганнан соң, аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп Алабуга педагогия училищесына эшләргә җибәрәләр. 1937 вакыйгаларына багышланган «Сугышта» («Совет әдәбияты». 1940) исемле зур гына очеркы басылып чыга. Сугыш алдыннан ул шулай ук «Шомырт чәчәкләре» исемле повесть язарга керешә, ләкин әсәр тәмамланмый кала. 1938-1940 елларда Хәбра Рахман гаскәри хезмәттә була. Халхин-Голдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, яралана, шәхси каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

 

Мәҗит Рәфыйков (1925—1986)

 
   

Армиядән кайткач, Хәбра Рахман, Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр әүвәл Алабуга педагогия училищесында һәм китапханә техникумында тел-әдәбият укытучысы, аннары Алабуга район газетасынын мөхәррире булып эшли Сугыш башлануга, ул фронтка китә һәм, Мәскәү янындагы канлы бәрелешләрнең берсендә авыр яраланып, шул ярадан савыга алмыйча, 1942 елнын ноябрендә вафат була. Анын гәүдәсе хәзерге Тверь өлкәсенен Максатиха дигән тимер юл станциясе каберлегенә җирләнә.

 

инвалидлыкка чыга

Сугыштан соң Мәҗит Рәфыйков прозаик һәм тәрҗемәче буларак таныла

 
   

1925 елнын 17 апрелендә Башкортстаннын Күгәрчен районы Күгәрчен (Жидеболак Күгәрчене) авылында туа 1943 елнын мартында ул армиягә алынып, Эстәрлетамак шәһәрендә урнашкан Рига хәрби-пехота училишесына укырга җибәрелә Анда дүрт айлык әзерлек курсы үткәннән сон, ул шул ук елнын августында фронтка китә һәм рота санинструкторы сыйфатында Украина җирләрен азат итү сугышларында катнаша Ләкин фронтта ана озак булырга туры килми 1943 елнын сентябрендә Запорожье шәһәре өчен барган сугышларның берсендә каты яраланып, ул госпитальгә эләгә һәм соңыннан, хәрби хезмәткә яраксыз табылып,

 

Бари Рәхмәт (1897-1957)

1897 елнын 29 маенда хәзерге Казакъстан Республикасының Жилая Коса авылында туа

1918 елда исеме таныла башлаган яшь шагыйрь гаскәри хезмәткә алынып, әүвәл Казандагы аерым татар батальонында укчы солдат, аннары мәркәз мөселман хәрби басмасы «Кызыл Армия» газетасында әдәби бүлек мөдире булып хезмәт итә Шул газета битләрендә һәм Казанда чыккан башка көндәлек матбугат басмаларында («Эш». •Эшче», «Кызыл Шәрекъ») солдат шагыйрьнен лирик, публицистик һәм сатирик шигырьләре дөнья күрә

Болгария, Венгрия җирләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша, яралана Фронт шартларында да ул шигырьләр язуын дәвам иттерә

Сугыштан соң Бари Рәхмәт күренекле балалар шагыйренә әверелә

 
   

1942-1945 елларда Бари Рәхмәт фронтта була, Украина. Молдова,

 

Халикъ Садри (1890-1955)

Халикъ Садри (Габделхаликъ Садретдинов) 1890 елның 4 августында хәзерге Самара өлкәсенен Кляүлин районы Иске Ярмәк авылында туа. Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый 1918 елнын маенда Самарада татар телендә чыга башлаган «Кинәш» исемле газетада эшли, аннан сон, 1919-1922 елларда—партиянең Самара губерна комитетында татар-башкорт секциясе рәисе хезмәтендә 1920 елда ул. татар халкы вәкилләренең берсе буларак. Мәскәүдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи Закон проектына кул кую тантанасында катнаша

Ватан сугышы елларында Халикъ Садри. полк хәрби комиссары буларак, фронтнын алгы сызыгында сугыша, яралана, сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз. II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә

Сугыштан сон Халикъ Садри прозаик буларак таныла

Мөхәммәт Садри (1913—1999)

1913 елның 31 маенда Казанның Яңа бистәсендә туа

Мөхәммәт Садри үзенең беренче шигырьләрен «Кызыл яшьләр» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы һәм татар пролетар язучыларынын «Атака» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә бастыра. 1932 елнын язында унтугыз яшьлек шагыйрьнең •Жыр башлана» исемле беренче китабы дөнья күрә.

минометлары («катюшалар») дивизионында корал тәэминаты башлыгы була. Смоленск өлкәсендәге Мәскәүле саклау сугышларында катнаша,

 
   

1941 елның июлендә Мөхәммәт Садри Ватан сугышына китә. Алгы сызыкта тупчы-артиллерист, аннары кыр складында сугыш кораллары бүлеге башлыгы, транспорт башлыгы, гвардия каты контузия ала. 1943 елның көзендә алты ай госпитальдә дәваланып чыккач, Александр Фадеев юлламасы белән, М. Садрины Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» газетасы редакциясенә оештыручы итеп җибәрәләр. Ул шушы фронт газетасы коллективы, анда эшләүче Риза Ишморат, Гали Хужи, Госман Бакировлар белән берлектә Украина җирләрен, Польшаны азат итүдә, Германиядәге сугышларда, Берлинны алуда, Праганы азат итүдә катнаша.

 

Сугыштан соң Мөхәммәт Садри күренекле шагыйрьгә әверелә.

Рәхим Саттар (1912-1943)

1912 елның 15 августында Башкортстаннын Чишмә районы Түбән Хажәт авылында туа. Ул балачактан ук әдәбиятка гашыйк булып үсә, дүртенче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Урта мәктәпне Р. Саттар Уфа шәһәрендә тәмамлый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ана Нәкый Исәнбәт укыта.

1941 елнын җәендә Рәхим Саттар үзе теләп фронтка китә. Де­сантчы сыйфатында ул фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елнын маенда булган шундый операцияләрнең берсендә чолганышта калып, фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда газап чиккәннән сон, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Жалил һәм анын иптәшләре тарафыннан оештырылган антифашистик оешманың ин ышанычлы әгъзаларыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында антифашистик листовкалар язып таратуда актив катнаша. 1943 елнын август аенда яшерен оешма фаш ителеп, жәлилчеләрне кулга алганда, Р Саттар да шул исемлектә була, әмма ул 1943 елнын июнь аенда ук лагерьдан качып китә. Аның шуннан сонгы язмышы әлегәчә билгесез.

Рәхим Саттар 1942-1943 елларда Смоленск, Борисов, Вустрау, Радом һәм Берлиндагы хәрби әсирләр лагеренда чагында да шигырьләр яза. Алар кулъязма җыентык рәвешендә туган илгә кайтып ирешә һәм берничә тапкыр матбугатта басылып чыга.

Үзбәк Саттаров (1922-1982)

1922 елның 8 мартында Татарстанның Әлмәт авылында (хәзерге Әлмәт шәһәре) туа. 1939 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлый.

1941 елнын августында аны армия хезмәтенә чакыралар. Бер ел хәрби училищеда укып, техник-инженер белгечлеге алганнан сон, ул сугыш беткәнче фронтның алгы сызыгында була, Курск, Воронеж, Белгород өлкәләрен, Украинаны азат итү сугышларында катнаша.

Сугыштан соң Үзбәк Саттаров балалар язучысы буларак таныла.

Сирин (1896-1969)

 
   

Сирин Хәниф улы Батыршин 1896 елнын 14 декабрендә Татарстаннын Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туа 1918 елда Бөгелмәдә чыга торган «Юксыл» газетасында ул беренче шигырьләрен бастыра. 1929 елда шагыйрьнең балаларга атап язган «Яз», «Жәй», «Көз», «Кыш» дигән шигырьләре, рәсемнәр белән бизәлеп, һәрберсе биш-алты битле аерым китап булып басылып чыга, ә 1931 елда «Тамчылар» исемле күләмле генә җыентыгы дөнья күрә.

 

Ләкин Сирингә шигърияттәге унышлары һәм яна ижади хыяллары белән озак юанырга туры килми: 1935 елнын 22 августында ул кулга алына. Биш елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Лагерьдан Сирин 1941 елда, сугыш башланыр алдыннан гына азат ителә Төрмәдән ул рухи яктан сындырылып, ижади яктан тәмам сүнеп чыга Озакламый аны Ватан сугышы фронтына җибәрәләр Ул алгы сызыкта сугыша, яралана Сугыштан сон туган авылына кайткач, әдәбият дөньясыннан бөтенләй читләшеп, колхозда гади умартачы булып эшли башлый.

Максуд Сөндекле (1904-1981)

1904 елнын 16 сентябрендә Татарстаннын Тәтеш районы Сөндек (Сөендек) авылында туа

1931-1935 елларда Донбасстагы татар телендә чыга торган •Пролетар» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр була. 1935 елдан алып, Ватан сугышы башланганчы, Башкортстан радиокомитетында эшли, 1941-1943 елларда фронтта була.

Сугыштан сон Максуд Сөндекле шагыйрь һәм прозаик буларак таныла.

Гурий Тавлин

1925 елнын 25 декабрендә Татарстаннын Зәй районы Урта Баграж авылында туа. 1942 елда Югары Баграж урта мәктәбен тәмамлаганнан сон, ул Түбән Бәеш җидееллык мәктәбендә балалар укыта. 1943 елнын февралендә Гурий Тавлин армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек үткәч, фронтка китә Днепрны кичүдә, Украинаны. Белоруссияне. Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша.

Сугыштан сон Гурий Тавлин прозаик буларак таныла.

Рафаил Төхфәтуллин (1924-1994)

1924 елнын I гыйнварында Татарстанның Арча районы Яна Иябаш авылында туа. 1942 елнын августында Рафаил Төхфәтуллин армиягә алына һәм. алты ай чамасы хәрби училищеда әзерлек курсы үткәннән соң, фронтка җибәрелә Башта—пулеметчылар, соңыннан элемтәчеләр отделениссе командиры сыйфатында ул Брянск. Орша һәм Рига шәһәрләре янындагы каты сугышларда катнаша, ике тапкыр авыр яралана һәм бер тапкыр контузия ала.

Сугыштан сон Рафаил Төхфәтуллин танылган прозаикка әверелә

Ахыры киласв санда