ЮКӘ ЧӘЧӘК АТКАН ЧАК ИДЕ

(НУРЗИФЛ)

РОМАН

Ләйсән

Атна үтмәде, мәдәният сарае янындагы игъланнар тактасында Ләйсән Вәлидинен исеме янә күзгә чалынды. Камал театрында өлкәннәр көненә багышлап шәһәркүләм кичә үткәрелә, анда ул да җырлаячак икән. Керәм дигән җиренә керми калганы юк, икеләнеп тормады Рашат: «Бәхетле» кибетенең гөлләр-чәчкәләр бүлегенә кереп, биш ак роза төрдереп алды да театр ишек төбендә билет тикшерүче апакай каршына барып басты. Бер—егетнең йөзенә карады апа. икенче—аның кулындагы чәчәк бәйләменә. Андыйны тоткарлап буламыни? Ә инде эчкә кергәнгә урын табылмый калмый.

Бу юлы Ләйсән сәхнәгә Ансар Гыймадиев белән бергә чыкты—алар «Травиата» операсыннан дуэт башкардылар..

Шул ук ак күлмәктән булса да, бүген ул бөтенләй янача. бүтәнчә күренде: чөнки бөтен рәвеше, торышы икенче иде. Элекке концертта сагыштан- моннан үзәге өзелгән, әмма күңелендә якты өмет балкыган кыз бала булса, бусында ул җан сөйгәне белән кавышу шатлыгыннан очына, бәхетеннән нурланып балкый иде....

Жыр тәмамланып, кул чабулар башлануга, Рашат атылып сәхнәгә менде, чәчәген кызнын кочагына салды. Иелде дә, анын тетрәнеп торган, сыгылмалы, нечкә бармакларын учына алып, кайнар иреннәренә тидерде.

Ул, кичә тәмамланмас борын ук залдан чыгып, гардеробтан курткасын алды да, ашыгып ишеккә юнәлде. Машинасын артистлар йөри торган арткы ишек янындарак калдырган иде, кереп утырды да көтә башлады. Кызнын озатучысы бармы? Булса—кем? Әгәр булмаса, Рашат андый мөмкинлекне ычкындырмаячак иде.

Дәвамы. Башы 3 санда.

Озак көттермәде, әнә, чыгып та килә кызыкай. Кичке энгер-менгердә тулган ай кебек: башында ак берет, өстендә аксыл пальто, кулында зур сумка. Янына елышкан кеше-кара күренми. Рашат ялт итеп машинасыннан чыкты да, ана таба юнәлде.

Кыз Карл Маркс урамындагы борынгы, затлы йортларның берсендә яши икән. Консерваториягә дә, театрларга да. концерт залларына да якын гына. Гомумән, гомер юлын якты урамнар буйлап, шома юллардан тек-тек басып узар өчен, сәхнә түрендә балкып, алкышларга, чәчкәләргә күмелеп яшәр өчен яратылган зат иде бу. Анын бөтен тормышы уч төбендәге көзге кебек ялтырап ята. яшәеш мәйданы гүяки көмеш җепләрдән үрелгән киртә белән уратып алынган иде. Бу киртәгә әлегә кадәр капка уелмаган иде. .

Ләйсән зыялы гаиләдә туып-үскән, әтисе—композитор, халык арасында таралган шактый җырларның авторы, әнисе—музыка белгече икән. Алар бердәнбер кызларын биш яшеннән музыка мәктәбенә биргәннәр Андый балаларның иненә сабый чактан икеләтә йөк төшә: гомуми белем дә аласы бар бит әле.

Дәресләрдән кайткач, һәркөнне берничә сәгать фортепиано артында утырырга, тавышны да чарларга кирәк.. Тышкы кыяфәтне дә кайгыртмыйча булмый—Ләйсән бассейнга йөрергә дә өлгерә икән.

Бер яктан караганда, үзен белә-белгәннән бирле ижтиһад итәргә күнеккән, нык ихтыярлы шәхес; икенче яктан караганда, урамга чыгып, халык арасында болганып йөрмәгәнлектән. тормышнын күп якларын күрмәгәнгә, яшәеш турында мәгълүматны китаплардан гына алганга күрә, яше егермедән узса да, күңеле белән үсмерлектә калган кыз бала иде бу Рашатка моңарчы очраган хатыннарның аркасына беренче карашка күзгә күренмәс сер биштәре асылынган булса, бу кыз анын ишедән азат булып, анын жаны да, тәне дә керсез икәнлеге күз карашыннан, һәр хәрәкәтеннән сизелеп тора иде.

Аңа карата мөгамәлә дә бөтенләй башкача, саф-чиста һәм бик сак булырга тиеш иде. Мөнәсәбәтләрне тиз арада якынайту мөмкин булмады, чөнки очрашулар кыска—жаен табып, консерваториядән яки берәр концерттан соң өенә озатып куйсаң гына.

Монда иң үтемлесе—татлы-баллы сүзләр дә. зиннәтле бүләкләр дә түгел, концерт саен сәхнәгә менеп чәчәк бирү иде

Кыз йөрәге таш түгел, йомшармый булдыра алмады Башта кулын үпкәнгә каршы килмәде, берәр атнадан бит очыннан пәп иткәч этеп жибәрмәде. Ә бер кичтә иреннәре бер-берсенә орынып киткәч тә ачуланмады

Ярата идеме Рашат аны?

Сафлыкны, матурлыкны кем яратмый'.’ Шуның өстенә кыз әле галантлы да булса Нечкә күңелле, әдәп-инсафлы булса..

Дөрес, Рашат кебек егетнең, дөресрәге яшь ирнең, тәкатьсез омтылышларын анлап. хәленә керә торганнардан түгел. Алай да анын да эчендә жаны бар. шулай булмаса җырлары үзәкләрне өзә. бәгырьләрне телә алмас иде. Ләкин тирән хисләр фәкать җырлаганда ялкын теле булып бәреп чыгып, тыңлаучыларның күңеленә үрли, гадәти тормышта исә сизелми кебек иде. Чакма таш сыман иде ул. эчендәге утны тиз генә тергезеп булмаячагын Рашат бик яхшы андый иде. Шунлыктан сабыр булырга тырышты

Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр, атналар-айлар үткән саен, хәлләр дә алга таба барды. Кызның әти-әнисе дә сәхнә артында, ишек төбендә болганган Рашатны күреп алган, читтән генә анын ниндирәк кеше, нинди гаиләдән икәнлеген ачыклаганнар һәм бик ошатканнар иде.

Яз башында Рашат әти-әнисен опера театрындагы зур концертка махсус
чакырып китерде. Соңыннан аларны сәхнә артына алып кереп, Ләйсән белән, аның әти-әнисе белән таныштырды. Чәчәк бәйләмнәре артыннан ак маңгае, кара күзләре генә елтырап күренгән кыз фәрештәгә тин, аның тирәсендә укмашкан төркем сокланудан, куанычтан нишләргә белми иде.

Мондый күңелле вакыйгалардан сон төп мәсьәләне кабыргасы белән куярга да мөмкинлек ачылды. Рашат, бөтен шартын туры китереп, Ләйсәнгә тәкъдим ясады. Кыз мин риза дип кочакка сенмәде сенүен, әмма бик дулкынланган иде. «Әтиләр укуыңны бетергәнче сабыр ит, диләр»,—диде ярым пышылдап.

Алдагы ял көнендә егет әти-әнисен куандырырга кайтып китте. Бер атнадан Тимерхан белән Суфия махсус әзерләнеп, Казанга кыз сорарга килделәр. Аларга инде аяк терәп каршы тору мөкин түгел иде.

Туйны, бөтен шартларын туры китереп, зурлап, июль башында ясарга дип килештеләр. Башта кыз ягында, аннары кияү йортында. Кемнең ялы, кемнең каникулы туры килә, туган-тумачаны җыярга бик җайлы вакыт иде бу.

...Ләкин ана кадәр яшисе бар иде әле.

Нәкъ шул айда Рашатның фатиры өлгерде. Тик Тимержан бу хакта Ләйсәнгә дә, булачак кода белән кодагыйга да белгертмәскә кушты.

—Алдан ук әйтеп куйгач, кадере бетә аның,— диде.—Алар сезне үзләрендә яшәтмәкчеме? Әйдә, шулай дип уйлый торсыннар. Ә безнен малай йортка кермәячәк. Башка чыгарабыз без аны! Туй бүләге итеп фатир бирәбез! Кода-кодагыйнын күзе тоз булсын!

Ярәшкән кияү-кәләш булгач, очрашулар ешайды, әлбәттә. Берничә тапкыр ял көннәрендә парлашып Тимержан белән Суфия янына да кайтып килделәр. Ашыкмыйча, төптән уйлап, туй хәстәрләрен күрә башладылар: ерактагы туганнарның кайсыларына алдан ук хәбәр итәргә, күпме кеше чакырырга, кайсы ресторан белән сөйләшеп куярга... Анын тамадасын да алдан билгеләү яхшы! Кияү белән кәләшкә күлмәк-костюм тектерү, балдаклар алу, ике якка бирешәсе бүләкләрне юнәтү—күнелле мәшәкатьләрнең очы-кырые юк сыман иде

Алай да гел мәшәкать артыннан гына чабып булмый, ял да кирәк. Бер көнне алар, күңелләренә тынгы эзләп, сәнгать музеена керделәр.

Менә шунда беренче тапкыр күрде дә инде Рашат «Казан гүзәле» дигән портретны. Ник тукталып калды ул анын каршында9 Әйе. күз салып кына үтә алмады, чөнки портреттагы кыз күз карашы белән туктатты аны, керфекләреннән сирпелгән тылсым белән аякларын идән паркетына беркетеп куйгандай иде. Жанның төбенә үтеп керә торган сизгерлек бар иде бу карашта. Якын итү, соклану, шул ук вакытта, хәлгә керү дә бар иде анда. Һәм кызгану, гафу итәргә әзерлек тә. Иң талантлы рәссамнар тарафыннан язылган картиналардан Мәрьям ана шулай карый. Рашат күзен аннан ала алмыйча, бер адым читкә атлады—Казан кызы карашын анын күз төпкеленнән алмады. Икенче якка авышкач та шулай .. Гүяки ул егетне үз яныннан җибәрергә теләми иде...

—Ә бусын мин рәхәтләнеп үземнең бүлмәм түренә элеп куяр идем,—диде колак төбендә таныш тавыш.

Ләйсән янәшәдәге картинага төбәлеп баскан—анда аклы-кызыллы- шәмәхәле гладиолус чәчәкләре тасвирланган иде. «Ярый әле, «Казан кызы»на илтифат бирмәде,—дип уйлады Рашат.—Ярый, минем хәлне сизмәде...»

Июнь башында Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театры бер айга Голландиягә гастрольгә китте. Театр анда ел саен барып тора. Бу юлы.

 

юка чәчәк аткан чак иди_______________________________________________

яналык булсын дип тәдер, бәлки, «Травиата» операсында Ансар белән бергә җырларга Ләйсән Вәлидине алып барырга карар кылдылар. Яшь җырчы өчен монын нинди зур бәхет икәнлеген сөйләп тә торасы юк, билгеле.

Ул очып китте, ә Рашат, аэропорт мәйданын уратып алган рәшәткәнең кызган тимеренә ике кулы белән ябышып, ак болыт мендәрчекләре арасына юл алган көмеш очкычка монаеп карап калды.

Сабан туе гына гаепле

Алай да бу вакытлы аерылуның бер ягы яхшы булды: хәзер инде катәштән һәм аның ата-анасыннан яшерен фатирны иркенләп рәтләргә мөмкинлек туды. Шул мәшәкать артыннан чапканда тап булды да инде Рашат «Казан кызы»нын адәми рәвешлесенә—Нурзифага..

Әлбәттә инде, Нурзифа белән ниндидер якын мөнәсәбәтләр булдыру уе егетнен башына да кермәде. Фәкать күнеле тартканга, анын янында җанга ял алганга гына ул аны озаткалап йөрде.

Ә бит янда гына иске яр—Виолетта да уралып йөри иде әле. Нихәл итәсен, дөнья шулай корылган инде ул: бер килмәсә гел килми, бер килсә килә дә тора, килә дә тора.

Ярый әле, Виолетта—нык холыклы, горур хатын булып чыкты Өстәвенә үткен дә иде үзе: егетнен кем тарафына авышканын тиз анлады. Әмма җай чыккан саен килеп бәйләнмәде, ни булды дип сорашып тенкәгә тимәде, эчендәгесен тышка чыгармады, йотты. Рашат исә үзен анын каршында һич тә гаепле санамый, киресенчә, кеше хатынын тартып алмыйча дөрес эшләдем, дип исәпли иде.

Ләйсәнне озатуга, мәдәният йортында чын-чынлап урак өсте башланды: пыр тузып сабан туена әзерләнергә керештеләр

Ел башында гына биредә директор булып утызлар тирәсендәге ыспай гәүдәле, ак чырайлы, гадәттә тигез тешләрен җемелдәтеп, елмаеп сөйләшүче Рәдиф Сәрвәров эшли башлаган иде. Бик ошатты инде ул Виолегганы. һәр эштә гел ана таянды. Сабан туена әзерләнгәндә, Виолетта төп эшеннән ял алып, көне-төне дигәндәй мәдәният сараенда болганды. Мәктәп балаларыннан да, яшьләрдән дә чыгышлар әзерләде: һинд биюен, гарәп биюен, спорт биюләрен...

Менә кайда раслады кызый үзен, менә кайчан нык ихтыярын, уңганлыгын, хәтта талантын күрсәтте! Кин мәйданда ат уйнатты, дияргә була. Сәхнәдә бөтерелүче-боргаланучыларны гына түгел, башка һәммә хезмәткәрләрне дә—тегүчеләрне, электрикны, костюмерны, җыештыручыны—биетте генә! Хәтта Рашатны да! Әйе, аны да, чөнки һәр биюгә, чыгышка музыка сайларга кирәк иде бит Ә моны фәкать Рашат белән генә эшләп була.

Аларга сәгатьләр буе икәүдән-икәү генә калып музыкаль үзәк аша торле-төрле көйләр тынларга туры килде. Бик мавыгып киткән чакларда куллар кулга тиеп, иңнәр иңгә орынып алгалый. Башыннан кичкәннәр чамалый торгандыр: шактый четерекле хәл бу. Рашат өчен Ә менә Виолетта үзен бик иркен тота, ник бер ым, ник бер күз карашы белән элекке якынлыкны онытмаганын сиздерсен. Әйтерсең лә, алар арасында берни булмаган, әйтерсең, алар бер-берсенә бөтенләй чит-ят! Кайчакта гасабиланып, маңка малайны ачулангандай кычкырынгалап та ала хәтта.

Вакыт-вакыт анын бу кыланмышлары егетнең мин-минлегенә тими калмады, әлбәттә. «Кара син аны, кирәк чакта файдаланды да. кирәгем беткәч, тузган күлмәкне чыгарып аткандай итте бу мине»,—дигән уйлар

 

килде аның башына.

Сабан туенда Рашат музыка аппаратурасын болын уртасында корылган сәхнәләрнең ин аргысына, Казансуга якынына илтеп көйләде дә, ахырга кадәр шуннан китә алмады. Автобусны да шунда куйдылар, чыгыш ясаучыларга киемнәрен алыштыру өчен шулай жайлы иде

Виолетта җитәкләгән түгәрәкнең кызлары килгән халыкны бизәкле капка төбендә, чәкчәкләр тотып, иртәнге тугыздан ук каршы алып тордылар. Сәгать унда зур мәйданда, сабан туен ачып җибәрү тантанасында алар иң алгы рәттә биеде. Аннары биш сәхнәнең бишесендә чыгыш ясадылар.

Көн аяз, җилсез, артык эссе дә түгел, күкләргә алдан заказ биреп куйганнар диярсен. Халыкның бер өлеше зур мәйданда ярышларны күзәтсә, күбесе болында айкала, бәгъзеләре чирәмлектә табын корып, туган- тумача, дус-иш белән кәеф-сафа кора. Болын кырыенда тезелеп киткән палаткалардагы өстәлләр дә буш тормый. .

И-и, ул Яңа Савин районының сабан туйлары! Тагын кайда бар икән андый гүзәллек, иркенлек, хозурлык! Ул Казансу буендагы тубыктан яшел чирәм белән капланган кин болын, яр буендагы бөдрә таллы, көмеш яллы әрәмәлекләр... Төп мәйданның елгага караган ягы ачык калдырылган. Ә анда, су өстендә көймәләр узыша, фонтаннар ата, зур-зур аккошлар йөзә, очкычлар оча. Бу кин, күңелле манзара да. мәйдан уртасындагы уен-узыш. көрәш тә, багана башындагы әләмнәр дә, колга очындагы әтәч тә—һәммәсе үрне киртләп тезелгән эскәмияләрдәге халыкнын күз алдында.

Шунысы да кызык тагын: заманында завод эшчеләре өчен дип төзелгән, Квартал дип атала торган бу районда күпчелек халыкны урыс тәшкил итсә дә, сабан туйлары саф татарча уза. Монда якын-тирә авыллардан гына түгел, ерак-ерак районнардан да гаярь егетләр, чая кызлар килеп, ярыш-көрәшләрдә катнашып, зур-зур бүләкләр алып китәләр. Мәйданда ярыш-көрәшләрне атаклы журналист Атлас Гафиятов яисә мәшһүр әдип Рабит Батулла алып бара. Россиядә беренчелекне алган, осталыгын Европа илләрендә генә түгел, Африкада. Япониядә күрсәтеп кайткан, исеме бөтен илгә танылган, Россиянен халык артисткасы Лима Кустабаева җитәкчелегендәге жыр һәм бию ансамбле мәйданны да, сәхнәләрне дә гөрләтә.

Биш сәхнәдә бишәр сәгать буена өзлексез концерт бара Танылган артистлар, җырчылар арасында һәвәскәрләргә дә вакыт күп бирелә. Өлгер генә! Һәм болында истирәхәт кылып йөргән халыкны, тукталып калып, аерыла алмыйча карап торырлык итеп җырлый-бии бел!

Татарстан иленең гүзәл урыннары санап бетергесез. Казансу болынының чирәмен таптап, комлы ярында су коенып, шундук кыздырылган шашлык белән сыйланыр өчен генә әллә кайлардан килеп тормаслар иде Милләтнең сокланып туймаслык асыл балаларын, әгәр үз күңелләре тартмаса. тәкә яисә суыткыч белән кызыктырып та китерә алмассың. Бәйрәме матур аның, тамашасы кызык, шуңа киләләр.

Табигый инде, мондый бәйрәм һәрвакыт җитми кала. Тамашачыга гына түгел, күп кенә артистларга да җитми кала әле ул. Артист сәхнәдән туя димени! Бигрәк тә һәвәскәр артист Инде сәгать өч җитте, дүртенче китте. Зур мәйданда сабан туе батыры тана хәтле тәкәне җилкәсенә салып, сыгылмаска тырышып, халык алдыннан узды. Бәйрәм тәмамланды кебек. Әмма чирәмлектә тамагын туйдырган һәм бераз кызган кешеләр яңадан кызык эзли башлады, яшьләрнең дә дәрте кайный иде әле

Менә шунда Виолетта тагын бер тапкыр үзен күрсәтте. Аппаратурасын җыя башлаган Рашатка: «Ашыкма әле!»—диде дә. аэробика түгәрәге кызларын сәхнәгә чыгарып бастырды. Ул арада үзе автобуска кереп китте

Бу сәхнә мәйданда бердәнбер тамаша булып калганлыктан, халык күп

 

жыелган иде. Менә ана озын кара шарф белән битен күзләренә кадәр каплаган кыз күтәрелде. Билендә тоташ елтыравык тәнкәләр зен-зен итә. ачык кендеге өстендә асылташ җемелди. Рашат яңгыратып шәрык көен уйнатып җибәрде—кыз шарфына уралып, тәнен уйнаклата башлады. Шәрык кызлары мондый биюләрне кайчандыр еланнардан отып алдылар микән әллә? Ул жан ияләренең дә ачык таплар белән бизәлгәннәре, күз алмаслык матурлары бар бит. Хәер. юк. елан да бу рәвешле кылана алмас Мондый кайнарлык бөркелми аннан, ир затынын башын бу рәвешле әйләндерә алмый ул. Виолелтанын биюен әллә ничә мәртәбәләр күргән Рашатнын да маңгае тирләп чыкты Анын назларын онытам дип ант эчкән иде бит инде, бүтән искә алмам, дип үз-үзенә сүз биргән иде. ә менә хәзер кочакта ничек боргаланганын зиһене түгел, тәне хәтерләде шикелле

Төркемдәге ирләрнең аяклары ихтыярсыздан сәхнәгә якынрак атлады, күзләре тасрайды, иреннәре юешләнеп, авыхлары ерылды. Бу биюләрне мондый җирдә күрсәтергә ярамый, алар өчен бөтенләй башка, аулак урын кирәктер, мөгаен Чөнки бу кыланмышларның кеше-кара күзеннән читтә, икәүдән-икәү генә башкарыла торган дәвамы булырга тиеш Хатын-кыз тәненең боргаланулары, тетрәнүләре ир затын шуна әзерли

Әйе. халыкны, бигрәк та ир-ат затын әвәрә итәргә бик тә оста иде Виолетта...

Бу зур бәйрәмдә алкышларнын беренчесе дә. соңгысы да ана багышланды. Морадына иреште, һәммәсен уздырды ул бу көнне Казанга өмет баглавы юкка булмаган икән.

...Соңыннан аппаратураны җыештырып, автобуска төягәнче шактый вакыт узды. Ул арада балалар, яшьләр китеп барган иде инде Рашат «Лада»сын капканын теге ягында калдырган иде. шунда китте

Машинасын кузгатып, кайтыр юлга борылгач, ул автобус тукталышында Виолеттаны күреп алды Гадәтенчә, сыланып торган кыска чалбарын, билдән югары кофтасын киеп, кендегендәге алкасы елтыратып торса да. халык арасында артык күзгә ташланмый, чөнки арган-талчыкканлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, башы салынган иде Бу юлы инде берәүнең дә машинасын туктатып аннан: «Күпме?*—дип сорарга башына килмәс иде.

Рашатка да. анын тарафына керфек тә сирпемичә. выжт итеп үтеп кенә китәргә кирәк иде. Шулай итсә, илла да яхшы булыр иде лә! Эчендә җаны юк бәндә шулай итәр иде дә. Ә менә Рашат җансыз да. сансыз да егет түгел иде шул.

Инде узып киттем дигәч, ул тукталды, машинасын артка бирде Ачык тәрәзәдән башын сузмады, ишеген ачмады Виолетта үзе килде, үзе ишекне ачты һәм ничектер иелгәнен, бөгелгәнен сиздермичә генә, талгын искән җил кебек, кинәт бөркелгән нур кебек машинаның алгы утыргычына инде. Бик тә таныш, бик тә татлы ислемай исе борынны, битне иркәләде Кузгалып киттеләр Юл буе бер сүз дәшмәделәр, бер-берсенен йөзенә борылып карамадылар Восстание урамындагы «сталинка* дип аталган таныш йортның ишеге төбенә килеп туктадылар Виолетта машина ишеген ачты, еландай сыгылмалы, матур хәрәкәт белән тротуарга чыгып басты Аның йөзе каядыр югары, күренми иде. тавышы гына ишетелде

—Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Рашат ишекне ябарга кулын сузасы урында, башын сузып ана каралы —Бәйрәм үтте бит инде

—Ул бит башкалар өчен бәйрәм иде Ә син эшләден

—Синең кебек инде —Рашат киселеп калды —Сиңа җитеп булмый әлбәттә Син молодец! Булдырдың! Котлыйм'

Виолетта кулындагы чәчәкле-чуклы сумкасының озын бавын иненен
өстенәрәк шудырды да, йомры ияген чөя төшеп, тураебрак басты:

—Чын күңелдән котларга теләгән кеше юньләбрәк котлый ул!

Рашат машинаның ун ишеген шалт итеп япты да, сул ягын ачып, асфальтка чыгып басты.

Шуннан сон тиз генә кире кереп утыра алмады инде Ни дисән дә Виолетта ул сина урамда очраган әшнән түгел, кулын кысып кына котыла алмыйсың. Кочаклап үбим дисән, урыны ул түгел. Машина дигән тимер тартма кысасыннан чыгып , кыз белән янәшә баскач, көн бик эссе тоелды. Суларга һава җитми башлады, ми түнеп китте. Ә аяклар, батарейка куйган сәгать кебек, үз эшен эшләде: Виолетта артыннан ишеккә таба атлады. Баскычтан менде, фатир ишегеннән керде... Хәер, бусага аша ничек атлаганы Рашатның хәтерендә калмаган да. Ничек чишенелгән, бик тә таныш, бик тә үз ятакка ничек барып ирешелгән. . Ятагы да, кайнар еландай бөтерелгән хатын да бик сагынылган икән Ничә айлар буе ураза тотарга мәҗбүр ителгән сәламәт, дәртле, кайнар канлы егет тәне андый чакта акылны тынлап торамыни? Бигрәк тә шундый биюләрне карап торганнан сон! Ачнын авызыннан ипи кыерчыгын тартып алып кара син!

Әйе, жан тартмаса да тән тарта икән шул.

Төн уртасында фатирына кайтканда. Рашатнын тән зәвыгы басылган, әмма үзен гаепле итеп тоюдан күнеле бик тә сызлана иде. «Таза сәламәт ир бит мин, гарип-гораба түгел, әти әйткәндәй,—дип юатырга тырышты ул үзен —Ләйсән белән өйләнешмәгән әле... Туйга хәтле барыбер мине якын жибәрмәяәк. Анарчы мин ничек чыдарга тиеш икән сон?»

Гаепне йомып, үкенечләрне эчкә яшереп була, тик менә Виолетганын кендегендәге асылташ кыйпылчыгы корсакны артык каты сыдырып жибәргән иде. Элегрәк ин четерекле минутларда алып куя торган иде дә бит. бу юлы анын кайгысы булмады. «Туйга хәтле вакыт җитәрлек, төзәлер әле»,—дип юатты үзен Рашат, өенә кайтып, җәрәхәтенә йод сөрткәндә.

...Ялгышмаган, хаталанмаган, бер гөнаһ та кылмаган кешеләр Рашатны хөкем итсен дә таш бәрсен. Хәер, бу заманда андыйлар күп микән?

Без капчыкта ятмый

Сабан туеннан сон мәдәният сараенда каравылчы, электрик, җыештыручылардан башкаларга бер атналык ял бирелде. Моны ишеткәч, Рашат җиңел сулап куйды, анын өчен ял итүдән дә бигрәк Виолетганын күзеннән югалып тору әйбәт булды. Билгеле инде, ул анын янына бармаячак, шылтыратмаячак та. Бәхеткә, теге дә үзен искә төшерергә омтылыш ясамады. Тузгыган күнелне тынычландырырга кирәк—театрның гастрольдән кайтыр чагы җитеп килә иде.

...Ерак юлдан Ләйсән тагын да затлырак кыяфәткә кереп кайтты. Борынгы дворян кызларыын портретларында гына була торган зыялылык, үз дәрәҗәсен югары тоту сизелә иде аның һәр хәрәкәтендә, күз карашында. Әйтерсең лә, чит илдә бу асылташны тагын да шомартып, ялтыратканнар, шунын белән бәясен дә нык арттырганнар. Хатын-кыз затынын мондыйлары поезд вагоныннан чыгуга егет муенына килеп асылынмый. Сәламгә керфекләрен сирпеп. елмаеп кына җавап бирә Урысларнын:«Посмотрит—рублем одарит»,—дигән мәкале Ләйсән турында кебек Әйе, ул үзенә таба кулларын сузган Рашатка алтын тәнкә биргәндәй итеп елмайды да, нечкә бармагы белән ишарәләп, артыннан чыгып килгән Ансар Гыймадиев кулындагы зур-зур ике сумканы алырга кушты.

Рашат Ләйсәндәге үзгәрешне бер күз сирпүгә тотып алды, кыз исә анын йөзенә, күзләренә текәлеп карамады да шикелле. Аны анларга да була! Шундый илләрне гизеп, шундый жирләрдә булып, шундый уңышларга ирешеп кайт әле син! «Монсеррат Кабальены да алай каршы алмаслар иде».—дип сөйләде перронда Ансар көлеп Имеш. Ләйсән тамашачылар күңеленә бөтен дөньяга даны таралган испан җырчысыннан да ныграк үтеп кергән. Шулай булмый мөмкин дә түгел: чүмәләдәй Монсеррат тал чыбыгыдай сылу Ләйсән белән чагыша аламыни? Театрга җыелган халыкнын колагы гына түгел, күзе дә бар лабаса!

Әйе, Ләйсәннең тормышында бик зур вакыйга иде бу. Ә менә һаман үз Казанында гына пешеп-изелеп яткан Рашат белән бер ай эчендә берни дә булырга тиеш түгел иде. Кыз шулай уйлады.

Алар икесе өчен дә гомердә бер була торган күнелле. зур вакыйгага—туйга әзерләнүләрен дәвам иттеләр. Оста итекчеләр табып, икесенә дә туфлилар тегәргә заказ бирделәр. Шәһәрдә «Азалия» исемле иң яхшы саналган ательега барып, анын кара чәчле, горур кыяфәтле хуҗасы белән бергәләп кибеттән туй күлмәгенә тукыма алдылар, фасон сайладылар

Икесенең дә вакыты җитәрлек иде—Рашатның ак «Лада»сы шәһәрне күп тапкырлар урады.

Инде күлмәкне киеп карарга кирәк иде. Ләйсәннен консерваториядә йомышы бар икән, алар шунда, ишек төбендә очрашырга тиешләр иде. Әмма билгеләнгән минутта ул күренмәде. Бераз көтеп утырганнан сон. Рашат эчкә керде. Ишек төбендәге кысан куышта утыручы вахтер марҗадан:

  • Гафу итегез, сез күрмәдегезме. Ләйсән Вәлиди чыгып китмәде микән?—дип сорады.
  • Бүген күренмәде ул,—дип җавап бирде түтәй.

—Ничек күренмәде, иртән килгәндер бит?

—Килмәде шул.

—Сез, бәлки, күрми калгансыздыр?

—Инде Ләйсән Вәлидине күрмәскә тагын! Күзем чыкмаган ла минем!— диде апакай.

Рашат кире чыгып, телефонын кулына алды. Әмма трубкадан башта сузынкы чинаулар, аннары өзек-өзекләре генә ишетелде. Төймәләргә яңадан төрткәләгәч, ят ир тавышы: «Абонент белән тоташып булмый Соңрак шалтыратып карагыз»,—дип җавап бирде. Ничек соңрак? Кайчан соңрак? Ни булган бу Ләйсәнгә?! Ник җавап бирми9 Кем шылтыратканны белә бит!

Рашат машинасын Карл Маркс урамына таба борды.

Кыңгырау төймәсенә кат-кат басарга туры килде ишекне шактый вакыт ачмый тордылар Ниһаять, ул әкрен генә ачылды, ярыкта Ләйсәннен әнисе Ләйләнең борчулы чырае күренде. Тотканы кулыннан ычкындырмыйча гына:

-Исәнме, энем... Ләйсәннең кәефе юк әле,—диде ул.

  • Ни булды? Авырыймы әллә?

—Бар инде бераз

—Хәлен белеп чыгарга мөмкиндер бит?

—Син аны борчып йөрмә инде

—Нишләп?!

  • Нишләп икәнен үзе әйтер Соңрак .

—Нишләп соңрак? Хәзер түгел?

—Анысын аннан сорарсын,—диде сүзен бик серле йомгаклап Ләйлә ханым һәм ишекне егет кулыннан аерыр өчен көч белән тартып, йозагын чыртлатып бикләп куйды

Рашат тәмам аптырашта иде. Ни булган Ләйсәнгә? Ничек кенә булса да, сырхау сәбәп түгел иде монда.

Ике көн буе ул аңа сәгать саен шылтыратып торды. Ахыр чиктә, «Лада»сын тротуар кырыена куеп, Ләйсәннәрнең ишек төбенә каравылга басты. Һәм менә ни бәхет: кыз чыгып килә! Нечкә сынын кысып торган, тездән югары итәкле киң кофта, балак очлары сәйлән белән чигелгән джинсы чалбар кигән. Чәчен шома итеп тарап, баш артына җыеп куйган. Һәрвакытгагыча гөл кебек! Туфлиләренен биек, нечкә үкчәләре белән йөрәк очына баскандай тып-тып итеп атлап килә.

—Ләйсән!

Ә ул жавап бирмәде, егет тарафына керфеген дә сирпемичә, Ирек мәйданына таба атлап китте. Рашат машинасыннан төшеп, аның артыннан йөгерде, узып китеп, каршысына басты:

—Бу ни дигән сүз, Ләйсән?

—Отстань от меня!—диде Ләйсән урысчалатып. Һәм Рашатны әйләнеп үтмәкче булып, читкә атлады. Рашат анын юлына аркылы торуында булды:

—Анлатып бир, зинһар, ни булды сиңа?

—Миңа түгел, сиңа!

  • Минем хәлем җырларда җырланганча: җаным жәл түгел сина, Ләйсән!

—Бу жырны син башкаларга да җырлыйсынмы? Каян килгән сандугач!

—Ни сөйлисең син, Ләйсән? Кемне әйтәсен?

—Ә... Виолеттага нинди җырлар җырлыйсын?

Рашатның башына чүкеч белән китереп ордылармыни: күз аллары караңгыланып китте. Әмма сер бирергә ярамый иде.

—Кем әйтте?—дияргә мәҗбүр итте ул үзен.

—Үзе! Үзе сөйләде.

—Сез танышмыни?

—Ә телефон нәрсәгә?

—Ә... телефонын каян таптың?

—Синнән алдым!

—Миннән?! Кайчан? Кайда?..

—Мобильнигында бар ич!..

—Мобильникта?

Рашат ихтыярсыздан күкрәк кесәсен капшап куйды. Телефонын Ләйсәнгә биргәнен хәтерләми иде ул. Аның аптырап калганын күреп, кыз анлатуны кирәк тапты. Сүзнең дөресен, турысын гына сөйләргә өйрәнгән, беркайчан да, бер нәрсәне дә эчеңә яшереп яткырырга ярамый, дип чын күңелдән ышанган сабый күңелле зат иде шул ул.

  • Ике көн элек, хәтерлисеңме, ДПС туктаткан иде?

Әйе шул, чыннан да, алар Карл Маркс урамыннан үтеп барганда, күзне ерта торган яшькелт-сары курткасына эре итеп «ДПС» дип язылган кеше аклы-каралы таягын сузган иде. Ни булган, дисәң, кемдер «Девятка»сын тиешсез җиргә куеп калдырган икән. Шуны эвакуатор белән алып китәргә ниятләгәннәр, моның өчен исә акт төзергә, ә актка шаһитләрдан кул куйдырырга кирәк икән. Милиция сүзен тыңламый булмый, Рашатка берничә минут алар машинасы тирәсендә болганып, кәгазьләргә имзасын салырга туры килде. Шунда анын мобильнигы шылтыраган. Телефонны куртка кесәсеннән Ләйсән алган. Шылтыратучы хатын-кыз, ят тавыш ишеткәч, сөйләшеп тормаган. Шиккә калган Ләйсән телефон номерын үз мобильнигына күчереп алган. Кич белән өенә кайткач, иркенләп
Виолетгага шылтыраткан. Икесе дә ихлас, ялганлый белмиләр, ачыктан- ачык сөйләшкәннәр, күрәсең...

—Ышанмагыз егетләрнен яратам дигәненә, дип кенә җырларга калды мина хәзер,—диде Ләйсән, яшь аралаш елмаерга тырышып

—Ул бит сина хәтле... Мин сине белми идем әле...

—Ялганлама! Узган атнада да очрашкансыз!

—Тукта әле. Ләйсән,—диде Рашат кинәт карлыгып киткән тавыш белән —Зинһар, гафу ит Минем ана өйләнергә уйлаганым юк. Әтиләр белән дә таныштырмадым... Анын ише була инде ул...

—Ә аннары, өйләнешкәч, анын ишеләр булмас, дип кем әйтә9

—Мин әйтәм, Ләйсән, мин! Өйләнешкәч бетте инде Син мине кем дип белден?

Кем дипме? Өстерәлчек, дип беләм мин сине! Хыянәтче, дип' Өйләнешмәс борын хыянәт итә башлагач, кая китә ул... Күрәсем дә килми' Ненавижу!

Шул сүзләре белән егетнен битенә төкергәндәй итте дә китеп барды ул.

Иртәгесен дә. аннан ары да Рашат Ләйсәннен ишеген сәгатьләр буе сагалады. Кыз аны тәрәзәдән күргәндер, мөгаен, чыкмады Филармониянең концерт залында татар халык җырлары кичәсе буласын, анда Ләйсән Вәлидинен дә чыгыш ясаячагын белгәч, бәйләме белән генә түгел, кәрзине белән чәчәк сатып алды Әмма бу юлы кыз кулын үптермәде, кәрзинне күтәреп алды да. ул җырлаганда уйнап торган кыллы оркестрның дирижеры Анатолий Шутиковнын аяк очына илтеп куйды, шуның белән кара костюмлы, түгәрәк гәүдәле абзыкайны чиксез куандырды.

Әмма Рашат һаман бирешергә теләми иде Ул урам якта көтеп торды да. Ләйсән чыгуга каршысына барып басты, беләгеннән тотып, мәҗбүри диярлек, бина янындагы агачлыкка таба тартты.

—Кичер мине. Ләйсән...

—Хыянәтне кичерәләрмени?

—Монда мин генә дә түгел бит! Әтиләр туйга әзерләнә' Нишләргә инде мина? Синекеләр дә әзерләнә иде бит!

—Мин үземнекеләргә әйттем инде Ә сездә минем эшем юк Жибәр' —Ләйсән, кызган мине! Теләсә нишләт, тик ташлама гына!

Рашат аның каршында тезләнде Ләйсән китү ягына борылды, анын

—Кем белән яшәсәң, шуның каршында тезлән! Туеңны да анын белән уздыр!—дигәне генә колакка чалынып калды

Тротуарда берничә узгынчы тукталып, гаҗәпләнеп Рашатка текәлгәннәр иде. Ул ак чалбар балакларын каккалап, машинасына таба юнәлде Эчкә кереп утыргач, кыйнап ташлангандай хәлсезләнеп, шактый вакыт зиһенен туплый алмый утырды Моңарчы кызлар тарафыннан бу хәтле кимсетелгәне юк иде әле анын Ничек кенә үпкәләсәләр, тиргәсәләр дә. ике арада гына кала, әти-әнигә барып җитми иде. Инде нишләргә9 Әти кешегә ни әйтергә, аларнын күзенә ничек күренергә9

Рашат әтисенең кара бөдрә сакал-мыегы арасында беленмәслек булып кысылган иреннәрен, куе кашлары астыннан хәтәр елтыраган карашын күз алдына китерде дә. хәле китеп, машина утыргычының аркасына сеңде Бу минутта ул үзен бик кечкенә, мескен дип хис итә иде Ничек шушындый хәлгә төште сон әле ул!* Һәммәсенә Виолетта гына гаепле, фәкать ул гына Кара елан икән Хәер, елан телефон аша чага алмый бит' Явызлыкта хатын- кыз белән чагыша алырлык тагын берәр җанвар бар микән бу дөньяда’’ Кем уйлаган анын эчендә шулкадәр агу ята дип. Бер генә чакты. Рашатның күпме көч куеп, вакыт сарыф итеп, йөрәк хисләрен салып төзегән бәхет
сараен иште дә төшерде. Менә хәзер, гүзәл кәләш белән җитәкләшеп якты киләчәккә барасы урында, хәрабәләр арасында, күз яшьләренне янгыр урынына коеп утыр инде!..

Рашат кабаланып кесә телефонын алып, төймәләренә төртте.

—Исәнме, Рашат. Ничек мине искә аласы иттен әле?

Тавышы шундый тыныч, шундый гамьсез, жиде туганы белән сөйләшәмени!

—Ә син... Син ни сөйләп йөрисен анда?

Эшнең нидә икәнен Виолетта шундук анлап алды.

—Мин берни дә сөйләп йөрмим, сораганга жавап кына бирәм. Фәкать шул гына.

—Жавапны да төрлечә биреп була!

  • Нәрсә, ялганларга тиеш идеммени? Алайса, ялганла, дип алдан кисәтеп куярга иде. Минем телефонны ана биргәнче, дим.

—Мин бирмәдем аңа синен телефонны!

—Шулаймыни? Ә ул әйтә, синнән алдым, ди.

—Миннән түгел, кесә телефоныннан!..

—Ах, шулаймы-ыни! Рөхсәтсез алган дисен инде алайса...—диде Виолетта гаҗәпләнгәндәй итенеп. —Ул синең арттан шымчылык итәмени? Моннан ары кесәләреңне саклабрак йөри торган бул...

Моны әйткәндә, хатынның тавышында кинәнү чагылып узгандай булды. Сүзнең мондый борылышы Рашатны телсез калдыргандай итте.

Шактый тынып торгач, телефон янә телгә килде.

—Алло, ишетәсеңме?

—Әйе...

  • Башкаларда эшем юк, үзем турында әйтим әле,—диде Виолетта ничектер сызланулы тавыш белән.—Син минем бердәнберем бит, шуны беләсеңме? Бердәнберем!

—Ә ирең?!

—Мине ташлаган бердәнбер син. Андый бүтән булмады. булмас та. Хуш!

Менә шул рәвешле хатын-кызлар төп башына утыртты егетне.

Инде нишләргә?

Рашат үз борчуларына баткан, үзенен генә хәле хәл дип күз алдына китерде. Хәлбуки, анын аркасында тагын өчәү хәйран-вәйран булып, шуларнын берсе Нурзифа иде. Таныш булмаган ниндидер хатын-кыз телефоннан: «Рашат янында син беренче дә. икенче дә түгел, өченче!»— дип әйткәч, күз аллары томаланып зиһене таралып китте аның. Бераздан анын җыйса, куллары өстәлдәге кәгазьләрне актара икән. Менә Рашатнын шкафларына накладнойлар, менә Самаркин йортының сызымнары... Нидер эшләргә кирәк... Холкы шундый анын: борчылганда, эче пошканда оеп утыра белми, нидер эшләргә, кая да булса барырга омтыла. Тән хәрәкәте җанга хәл кертә, башны да эшләргә мәҗбүр итә «Хәнәфинең тәкъдименә җавап бирмәдем бит әле мин,—дип уйлады ул.—Булдыра алмыйм, эшем күп, дип шылтыратырга кирәк». Мозаффар турында да берәр нәрсә белеп булмасмы. Хәнәфигә тагын шылтыратмады микән? Сөйләшкәләп торалардыр, бәлки?

Бу уй тәвәккәллек бирде, Нурзифа телефонын алды.

—Тыңлыйм, Зифуш! Исәнме! Хәлләрең ничек?—Хәнәфинең тавышы бик көр иде. Мондый яңгырлы-җилле көнне дә күңеле күтәренке кешеләр булыр икән.

  • Исәнмесез... Мин теге, планнарны кире кайтармакчы идем.

—Әйтер сүзен дә бардыр бит? Заказ турында. Узганында бинаны карарга да өлгермәдек. Давай, кил әле син монда. Хәзер машина жибәрәм

—Юк. бераздан. Төшке аш вакытында.

—Ярый, сәгать бердә күксел «Нексия» ишек төбендә булыр

.Руль артында утырган карангы шадра чырайлы, ала-кола киемле адәмне күргәч. Нурзифа бер мәлгә икеләнеп калган иде. Әмма теге ничектер көчәнеп, ясалма елмайды да. унга авышып, ишекне ачты

  • Исәнмесез! Рәхим итегез!

Нурзифа. трамвай белән барса, янгыр астында ничек итеп үргә менәсен күз алдына китерде дә. тәвәккәлләп утырды.

Хәнәфи аны бу юлы да тышкы ишек бусагасына чыгып каршы алды Шул ук бүлмәгә алып керде. Өстәлдә шундый ук табын әзерләнгән иде

Һәммәсе элеккечә. Хәтта көннен болытлы булуы, тышта янгыр сибәләп торганы да сизелми: бормалы баскыч янындагы ясалма тәрәзәдән һәрвакыттагыча кояш елмая, алмагач чәчкәгә төрелгән ботагын сузган

Фәкать бер үзгәрешне сизеп алды Нурзифа жалюзи белән капланган тәрәзә каршындагы диварда өстенә киндер ябылган рам эленеп тора иде Узган килүендә ул юк иде Күнелдә нидер зенләп куйды, чөнки киндере таныш тоелды.

—Бу... сезнен языла торган картинагызмы әллә?

—Әйе. яна. Минем өчен өр-яна!

Нурзифа идәннен ялтырап торган, бер тапсыз бизәкле имән паркетына күз салды, як-ягына каранды: рәссам эшли торган жирдә. мольберт, буяулар куя торган берәр урын булырга тиеш иде. Биредә исә андый нәрсә күренмәде.

  • Монда шартлар юк бит. Ник остаханәдә генә эшләмисез?

Хәнәфи серле елмайды

—Хикмәте бар анын. Зифуш. Сере бар

—Карарга ярыймы?

—Вакыты житкәч. Зифуш. вакыты җиткәч. Ярты-йорты эшне күрсәтәсем килми. Мин аны сиңа жиренә җиткергәч кенә күрсәтермен Әйдә, утыр әле син! Төш вакыты бит Теге «Бейлис» әле дә сине көтеп тора.

һәм Нурзифаны беләгеннән тотып, элеккеге урындыкка утыртты да. ябыштырып куярга теләгәндәй, ике учы белән йомшак кына иннәренә каккалап алды.

Үзе анын янәшәсенә утырып, өстәлдәге сөтле кофе төсендәге йомры шешәне кулына алды.

—Ә бәлки, башта эш турында сөйләшеп алырбыз? Бинаны карарга, дигән идек...

—Эш качмас ул, Зифуш! Карын ачты әле монда

—Мин шуны сорамакчы идем: Мозаффар абый шылтыратмадымы9

Хәнәфинен йөзе тартышып куйгандай булды

—Нәрсә син, Зифуш. Мозаффар да Мозаффар дисен? Ул гел сине генә уйлап утыра микән әле? Кирәксенсә, үзе хәбәр бирер иде'

—Узган юлы. Монда шылтыратканда, бик борчылган кебек иде

—Холкы шундый ла анын! Буявы кипсә дә ярсый, пумаласы тузса да Әйдә, нервыларны талкымыйк әле Кабып куйыйк та. тамак ялгап алыйк.

Хәнәфи бокалга яртылаш итеп коньяк салды да. Нурзифанын кечкенә рюмкасына чын итеп бәреп алгач, төбенәчә эчеп җибәрде

—Аның ни кыланасын белеп буламыни!—диде ул киви телемен суырып — Әгәр дә ул бу минутларда бездән качып, берәр натуршинаны чишендереп.
этюд ясап ятса, мин бер дә гаҗәпләнмәс идем. Сина хәбәр бирмәве дә шундыйрак уйларга сала. Талантлы художник натуршипасын сөяркә итми калмый бит ул! Үзен дә беләсеңдер инде.

Анын бу сүзләре Нурзифанын бит очларын ялкын теле белән өтеп алгандай итте, күзләрдән яшь чыгарды Ярый әле, үзе төбәлеп карамады, урыныннан кузгалып, шкаф янына таба итте. Анда ябык киштәләрнең берсендә микродулкынлы мич тора икән. Борылып карамый гына:

—Антрекотларны кайнарлыйммы? —дип сорады.

Һәм жавап көтеп тормыйча, ит калҗалары тезелгән фарфор җамаякны мичкә куйды.

Аннары борылды да, якынрак килеп, мичнең гүләү тавышына кушылып, сүзен дәвам итте.

—Тормышны да, кешеләрне дә белергә вакыт инде сина, Зифуш Әниләр әйтмешли, күптән балигъ булгансың. Бу яшьтә кеше шактый тормыш тәҗрибәсе туплап өлгерә. Шуны анда: Мозаффар өчен син фәкать натурщица гына. Эшләгәнен өчен акча түлиме сон ул сина? Син инде үзеңне арзанга чутламыйсындыр, бәянне төшермисендер, шәт9

Шулай дип, ул, якын ук килеп, иелә төшеп, урындык аркасына авышкан Нурзифанын күзләренә текәлде. Ник болай күзләрен майландырып карый, нәрсәгә ишарәли?

Нурзифанын дымлы күзләрендәге аптырауны, гаҗизлекне күрү ана канәгатьлек бирә иде кебек—иркенәеп елмайды.

—Хәер, натурщица ялларлык чамасы бар микән?—диде сынын турайтып. Һәм, үз-үзен үстереп җибәрергә теләгәндәй, лак катырып тырпайтылган кыска көлсу чәчен ике чигәсеннән өскә таба сыпырып куйды Остаханә өчен дә ничә ел түли алганы юк...

—Мин аннан акчаны бирсә дә алмыйм!

— Һәм бер дә дөрес эшләмисен, Зифуш... Бушлай булганга гына һаман сине ясавы түгел микән?

Мич гүләүдән туктады, Хәнәфи җамаякны алып, өстәл янына килде дә, пар чыгып торган зур-зур ит калҗаларын пычак белән ике тәлинкәгә шудырды.

—Әйдә, кайнар чакта ашыйк әле. Ит астына тагын берне кабып куйыйк та. Мин бер тост тәкъдим итәм: рәхәт, мул яшәү өчен күтәрик әле берне! Фәкыйрьлек кешене бик кимсетә бит ул. Гомерен буе кимсенеп яшәргә теләмисендер, шәт?

—Юк, билгеле...

—Сон алайса күтәрик берне!

Эчеп куйгач, тәмләп ит чәйнәгәндә, янә сүзен дәвам итте ул:

—Кемгәдер бушка хезмәт итү—булдыксызлар эше ул. Безнен Рәсәйдә кешене бушка эшләтү закон буенча тыела, син шуны беләсеңме? Аяк терәп каршы торсан да бирелергә тиеш ул сиңа. Сәгатеннән санап. Училищедагы натуршиналар ставкасыннан гына булса да.. Син инде Мозаффарны бөек рәссам булып танылыр, дип өметләнәсеңдер. Гойя кебек. Анын музасы буларак, мин дә тарихка кереп калырмын, дип өмет итәсеңдер. Ә бәлки, үзеңне Гоиянын мәгъшукасы герцогиня Альба урынына ла куеп карыйсындыр әле?

Нурзифанын йөрәге тибүдән туктап калгандай булды. Әллә сон теге картинаны күргәнме бу? Мозаффар, беркемгә дә күрсәтмим, дигән иде дә бит Анын юкка чыгуыннан файдаланып, картинаны Хәнәфи алган булса9! Нурзифа ихтыярсыздан борылып, дивардагы каплаулы рамга карап алды. Аннары Хәнәфигә борылды. Ә ул исә чәнечкесе белән тәлинкәсен тырнаштыргалап, сүзен дәвам итте:

—Әйе, башта Гойя ул хатынны күз чагылырлык гүзәл итеп күрсәткән: «Киенгән Маха». «Чишенгән Маха» . Ә соныннан «Капричос» дигән карикатураларында нинди итеп ясаган ул аны? Анысын беләсенме сон9

—Мин романны укыдым.—дияргә мәжбүр итте үзен Нурзифа. —Димәк, мөнәсәбәтләренең ни белән тәмамланганын беләсен! Хәнәфи салмак хәрәкәт белән урыныннан торып, якынрак килеп басты Нурзифанын күзләренә өстән текәлеп карап:

—Син бәхетле булырга хаклы. Зифа,—диде —Иркен, ямьле йортта яшәргә! Дөнья гизәргә! Ин гүзәл дингез буйларында ял итәргә хаклы син! Ә Мозаффарның сина андый шартлар тудырырга мөмкинлеге юк Һәм булмаячак та! Бик теләсә дә! Азалия аны беркайчан да ычкындырмаячак, белеп тор! Ә гомер үтә! Син шул өч тиенлек кухня шкафлары сатып йөреп, мантырмын. дип уйлыйсынмы әллә?

Аннары иелә төшеп, йөзен йөзгә якын ук китереп, эченнән саркытып, пышылдап диярлек:

—Ә минем белән булсан. күп теләкләренә ирешә алыр иден,—дип дәвам итте —Ничек уйлыйсын, әгәр син үзеннен сәнгать салонынны ачып жибәрсән. ә? Шәһәрдә ин яхшыны... Синен зәвык белән әллә ниләр эшләп була! Ә мин матди ягын тәэмин итәр идем Күз алдына китер: бөтен рәссамнар безнен каршыга килеп басар иде Мозаффарны да яллап эшләтә алыр идек.

—Ул яллана торганнардан түгел!

Нурзифанын тавышында Мозаффар белән горурлану, үзен дә әнгәмәдәшеннән өстен кую чагылды. Моны тоеп алган Хәнәфинең күзләре хәтәр ялтырап алды. Ул тураеп басты да башын югары чөеп

—Ялланмый торган адәм дөньяда юк,—диде Эш кешесе кемгәдер ялланмый булдыра алмый, чөнки ул хезмәт жимешен сатарга тиеш Яллана, димәк сатыла, дигән сүз. Сәнгать мәктәбендә укыдын—тарихны бераз беләсеңдер. Дөньяның ин бөек рәссамнары ялланып ижат иткәннәр! Корольләрнең, императорларның портретларын, аларнын затлы сарайларын сурәтләп тамак туйдырганнар, шунын белән күпләре дан казанган. Ә үзебезгә карасак, ни күрәбез9 Син үзен дә ялланып эшлисең түгелме9 Тик кемгә ялландың9 Сөрсегән фатирларда шкаф куяр урыннарны үлчәп йөрү очен. ә буш вакытларында бер тиснсезгә башка берәүнең ире каршында ялангач ятып тору очен яратылмаган син. Зифуш! Безгә берләшергә кирәк. Бергә булсак, без бу шәһәрне кулга алачакбыз.

Нурзифа башын иеп. дәшми-тынмый утыруында иде

—Һәр картинаның сумнар, долларлар белән санала торган хакы бар Матурлык сатыла. Зифуш! Акча сәнгатьтән өстен!

  • Шулаймыни9 —Нурзифа башын күтәреп, анын күхтәренә текәлде — Акча өстенмени?

—Байлык булса бар да була. Ә хәерчегә нинди матурлык ди ул! Ач карынга сәнгать артыннан куа алмыйсын

Нурзифа салмак хәрәкәт белән урыныннан торып басты Алар Хәнәфи белән буйга бер чамадыр, әмма биек үкчәле туфли кигәнгә. Нурзифа калкурак тоела, өстәнрәк карый иде

—Ә ант9!

  • Нинди ант?

—Хәтерлисезме... Моннан нәкъ ун ел элек сез матурлыкка хезмәт итәргә, сары шайтан артыннан чапмаска дип ант биргән илегез Минем исемдә!

—Ә-ә. син аны әйтәсеңмени! Һаман шул бер сүз Гел исегездән чыгармыйсы), ә?

—Ә мин аны үз антым дип санадым. Әгәр дә язмыш мина олы талант бирсә...

— Картиналарыңны сатмас идеи, бушка өләшеп йөрер иденме9

—Монда картинаны сату турында түгел, тормышында нәрсәне өстен кую турында сүз бара. Байлык дип тырышасынмы, матурлык дипме Аңламамышка салышмагыз!.. Ул чакта сез ун ел узгач, очрашып нәтижә ясарга дип килешкән идегез.

—Очрашырбыз, билгеле. Җыела алсак!—Сонгысын әйткәндә Хәнәфинен күзләре сәер генә ялтырап куйды.

Нурзифа керфекләрен кыса төшеп, ана текәлде:

—Талантын акчага саткан кеше үлсен, дигән идегез әле!

—Анысы бөтенләй ахмак сүз инде. Яшәү-үлү ул бит язмыш кулында. Картинасын саткан бер рәссам үлә торган булса, кая китә ул! Үзен дә беләсең бит: гомернең бакыена матурлыкны байлар, акчалылар булдырган. Алар сатып алмаса, нинди рәссам гүзәл әсәрләр булдыра алыр иде икән? Ашарына ипиен әйтеп тә тормыйм инде, анын киндере, кылкаләме. буяулары да булмас иде! Ләкин мин сина турыдан-туры акча артыннан чабарга кушмыйм лабаса! Матурлыкка уралып та, акчага тиенеп тә яшәргә була бит!

Хәнәфи якын ук килеп анын иненә кулын куйды. Нурзифа артка тайпылды, йөзе агарынып китте, күзләрендә чиркану чагылды. Хәнәфи иренен тешләп, бер адым чигенде:

—Син миннән куркасынмы әллә, Зифа? Мин шулай куркынычмыни9

Нурзифа жавап бирмәде, сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнлеге ап-ачык иде Ни генә әйтсәң дә, Хәнәфинен үз туксаны туксан булып калачак. Китәргә кирәк моннан... Ул сырлап-бизәп ясалган авыр, биек имән ишеккә борылып карады. Бикле түгел микән9 Монысы йозаксыз булса да. тышкысы бикле дә бикле инде... Анын артында теге шадра чырайлы адәм торадыр. Йөгереп кенә чыгып китә торган түгел. Аннан сон тимер капка, анын янында этләр... Ник килде ул монда? Тимер капка аша ник керде, бу ишекләрнең бусагасын ник атлады? Узган юлы да күнеле нидер сизенгән иде бит! Әгәр Хәнәфи аны болай гына чыгарып җибәрергә теләмәсә? Ачуга китсә, ул аны теләсә нишләтә ала!

Хәнәфи аның уйларын укыгандай текәлеп басып тора иде. Анын чырае тимгелләнеп китте, иреннәре кысылды.

—Курыкма, мин сине ашыктырмыйм,—диде —Минем тәкъдимем көчендә кала, фәкать шул гына. Ә син уйла. Вакыт узар, кемнен кемлеген белерсен. Тормыш үзенекен итә ул...

—Мине эштә көтәләр...

—Мин сине бер нәрсәгә дә мәжбүр итмим. Һәммәсе син теләгәнчә булыр, ышан мина, Зифуш! Мин синен аяк астында туфрак булырга риза! Белмисен генә! Күрергә теләмисен генә!

Шулай дип ул, һич көтмәгәндә тезләнде дә, дымлы кулы белән Нурзифанын бармакларын тотып, үбәргә кереште.

—Ач күзенне, Зифуш! Кем сукырайтты сине? Мина таян син. мина! Мин сине күтәрә алам! Зур кешеләр арасына кертә алам!

Нурзифа көч белән кулын тартып алды.

—Әгәр минем сүзем сүз икән, саубуллашыйк!—диде каты итеп.

Хәнәфи аягына тураеп басты, паркетта бөртек тузан да булмауга карамастан, күксел чалбарының тез турларын каккалады.

—Хәзер әйтәм, илтеп куярлар.

Аннары, карашын аска төбәгән килеш ишеккә юнәлде. Аны кин ачып:

 

юкә чачак аткан чак иде

—Рәхим ит!—диде —Тиздән тагын очрашырбыз, дип ышанам

—Хушыгыз!

Ишегалдына чыгып, машинага утыргач та. Нурзифанын күнелендәге курку басылмаган иде әле. Ул болдырдан бераз читгәрәк кызгылтка буялган зур тимер ишек күреп алды—анысы, мөгаен, идән астына илтә иде. Анда ниләр бар икән? Узганында Хәнәфи аны күрсәтергә теләмәде, бу юлы ул хакта сүз чыкмады Кухняны җиһазлау сылтау гына, анын гамендә бөтенләй башка, билгеле. Нурзифа чыгу ягына карады капкасы бигрәк кин. бигрәк биек—завод капкасымыни! Анын янындагы будканы күр тагын—андыйларны элегрәк хәрби сер саклый торган урыннарда гына куя торганнар иде. Керәм дигән кеше рөхсәтсез үтә алмый да алмый инде, чыгам дигәнен дә тоткарлаулары бик ихтимал Ярый, бу юлы рөхсәт булды, күрәсен. капка әкрен генә кырыйга таба шуыша башлады. Нурзифа җиңел сулап куйды

Байның, йорты катлы-катлы

Будка эчендә утырган Кармак, өстәлендәге тимер тотканы кулы белән боргалап капканы ачканда, очлы күзе белән күксел машинага текәлде. «Бик тиз озатты әле безнең шеф бу Чибәркәйне.—дип уйлады ул. һәм үзалдына мәгънәле көлемсерәп:—Эше барып чыкмаган, ахрысы,—дип нәтиҗә ясап куйды Әгәр мин булсам, берничә сәгать талкымыйча җибәрер идемме сон!»

Моны күз алдына китерү ялгызлыктан, шөгыльсезлектән. пыскып яуган яңгырдан шактый эче пошкан Кармакның кәефен бераз күгәреп җибәргәндәй итте. Әгәр ана. ул кыз—дизайнер, эш белән килгән, дисәләр көлеп: «Андыйларнын «дизайнер» дип аталганын монарчы ишеткән юк иде әле!»—дияр иде

Ул өстәлдә әкрен генә сөйләп торган радиоалгычның тавышын көчәйтеп җибәрде. Аннан сүзләре анлаешсыз. көе исә хода бәндәсенең нәкъ менә аерым бер тамырларын кузгата торган җыр колакка бәрде.

Кырысның машинасы тиз әйләнеп кайтты. Кармак аны шундук будкага менәр дип көткән иде, әмма ул олы йортка кереп китте—шеф чакырды булса кирәк.

...Хәнәфи Кырысны үтә дә караңгы чырай белән каршы алды

—Йә, теге нишли анда?—дип аяк астына ымлады ул.

—Әле бер киндерне пычрата, әле икенчесен.

—Берсен дә эшләп бетерәм дип тырышмыймы һаман?

—Юк әлегә. Ара-тирә кәгазьгә хәшәрәтләр ясап куйгалый.

—Бер чара таба алмыйсын инде шуна! —дип. ияген чөеп, каршында биегәеп торган Кырысның шадра чыраена текәлде Хәнәфи —Син аңлыйсынмы, без аны хәзер чыгарып җибәрә алмыйбыз Эт куштымы сиңа аны урларга! Кем шапырынды, сындырам, аяк астында үрмәләтәм. дип, ә?

—Үзең кәнфитләнергә кушасың бит Югыйсә без аны әллә кайчан бөгә идек инде .. Элементарно!

—Сезнең шул булыр инде, дубасить да мочить! Жәзаларга Тәнен!.. Ә син җанны җәзалау юлын тап!

Кырысның яшел күзләре зураеп, бәбәкләре тагын да каралып киткәндәй булды. Хәнәфинең эченә шом йөгерде Бу адәмнең мин-минлегенә тию хәерлегә булмаячак иде

- Ничек тә булса бер чарасын табарга иде бит Аны монда мәнге тотып булмас! —диде ул карашын читкә алып

—Уйларбыз,—диде Кырыс һәм ишеккә борылды

 

Будкага менгәндә, анын чырае янгыр болыты кебек карангы иде.

—Шефка ни ярамаган тагын?—дип сорады Кармак.

—Белмәссең аны!—Кырыс сирәк, сары тешләре арасыннан ямьсез итеп сүгенеп куйды.—Үзе сындырырга куша теге пачкунны, үзе кагылма, ди. Кыз да булсын аңа, буаз да булсын.

—Нәрсәгә аңа карап торырга! Тотарга да кирәгенчә эшкәртергә! Соныннан үзе үк рәхмәт әйтәчәк!

Тоткынны ничек итеп «эшкәртергә* икәнен күз алдына китергәндә, Кармакның гадәттә күгәренке чырае алланып чыга, кечкенә соры күзләре яктыра иде. Ул икенче бөтендөнья сугышында гестапо кулланган алымнарны, СССР да шәхес культынын котырган чорында КГБ кулланылышында булган ысулларны тасвирлаган китапларны укырга ярата. Аны бәхетенә, сонгы елларда кибет киштәләрендә тезелеп торган «детектив» дигән әсәрләрдә адәм баласын газаплауның бик күп төрлеләре язылган, телевизордан да янадан- яңаларын күрсәтеп торалар. Әлбәттә, кинәнеп тукмасан. тырнакларын келәшчә белән йолкысаң яки түшенә кызган үтүк бассаң, эш тизрәк барыр иде Рөхсәт кенә юк.

—Прожекторлар куярга кирәк,—диде Кармак «яктылык белән жәзалау» ысулын исенә төшереп.

—Яктылык нормаль булырга тиеш, ди бит теге. Сурәт ясарга комачауламасын, ди.

—Ә тавыш? Тешкә тия торган музыка уйнатып торсан? Анын мине бораулый торганнары бар, диләр.

—Ана да бирешеп тормас инде...

—Музыканың кешене үтерә торганнары да була икән. Әле укыдым! —Нинди үтерү! Ижатына комачауламаска куша, дип әйттем бит инде! Кармакның сирәк керфекле кысык күхзәре түгәрәкләнеп киткәндәй булды:

—Алайса нишли алабыз соң без?

—Хәзерме? Хәзер без тамак ялгап кайта алабыз. Кәримнен лагманы суына торгандыр анда.

Алар төшкелекне гадәттә Язучылар ишегалдындагы «Сарман* кафесында ашыйлар, чөнки анда пешекче булып Кармакның әшнәсе Кәрим эшли, ул лагман белән пылауны теленне йотарлык итеп әзерли иде.

Будкадан төшкәч, Кырыс ишегалды түрендәге бәләкәй йорт бусагасында басып торган зәңгәр комбинезонлы ир-атка кычкырды.

—Эй, Абрек! Кил әле монда!

Теге якынлашкач:

—Бар әле, будкага менеп, безнен арттан капканы ябып кал.—диде.—Без әйләнеп килгәнче шунда утырып торырсың. Барыбер эшен юк. бу янгыр астында чүп утап булмый. Селектордан сораучы булса, бер сәгатьтән кайталар, диярсен.

Аннары Кармакка борылды:

—Ә син утыр рульгә!

—Нәрсә, мина бер кружка сыра эчәргә дә ярамыймы әллә0

—Монда кайткач эчәрсен.

Юлда барганда, кафеда бер-ике рюмка жибәреп сыйланасын күз алдына китереп булса кирәк. Кырысның чырае ачыла төшкән иде.

—Ә теге пачкун ятсын шунда,—диде ул.—Бик кире адәм кебек күренә, тиз генә бирешмәс. Ә шеф аны болай гына чыгарып җибәрә алмый Бер-бер чарасын күрергә туры киләчәк, барыбер безнен кулга керәчәк ул!

...Бу вакытта Мозаффар үзенең чарасыхтыгын бөтен аяусызлыгы белән анлый башлаган иде инде.

 

Ул вакытны сузарга теләгәннән генә Хәнәфинен тәкъдименә риза булгандай кыланган иде. Альбомнан сайлап Айвазовскийның диңгездәге давылны тасвирлаган бер картинасын ясый башлаган иде инде. Бу рәссамның диңгез күренешләре йөзләп санала, арада югалганнары да шактый. Исеме һәркемгә таныш, картиналарын белмәгән кеше юк Эшлә дә куй! Ләкин ул чакта бу—Хәнәфи өчен баш июгә тин, кешелегеңне җимерү, антыңны бозу дигән сүз булачак иде.

Аһ, әгәр дә без биргән антлар кайдадыр югарыда теркәлеп бара торган булса, күкләрдә ниндидер илаһи зат аларның үтәлешен күзәтеп торса һәм хыянәтчеләрне хөкем итсә икән лә... Шушы арада ант биргәннәренә ун ел тула. Нәкъ ун елдан сон очрашырга сүз бирешкәннәр иде Ә бәлки шуна да ярсып тотынгандыр бу гамәленә Хәнәфи9

Теге көнне Нурзифа белән телефоннан сөйләшкәндә турыдан-туры: «Мине Хәнәфи ябып тота»,—диясе калган Нурзифанын Самаркин йортында Хәнәфи янында утыруы йөрәккә артык каты бәрде шул. Зиһенне томалады, акылны чуалтты. Инде хәзер нишләргә9

Ул сикереп торып селекторный төймәсенә басты:

—Хәнәфине бирегез!

—Бер сәгатьтән шылтырат,—диде ят тавыш.

—Миңа хәзер кирәк! Хәзер үк!

— Бер сәгатьтән дидем бит! Кеше юк монда!

Мозаффар бүлмә буйлап әрле-бирле йөренергә кереште

Болайга киткәч, аны бөтенләй юк итүләре дә ихтимал бит . Телевизордан көн саен күпме кешенен юкка чыгуы турында хәбәр итеп торалар Аларнын бер өлеше генә табыла, һәммәсе дә түгел Калганнары кая китә? Һәркайсы үзенчә юкка чыга торгандыр Әмма шунысы бәхәссез: табылмаган нарның күпчелеге исән түгел .

Ә урлап китеп, кол ясап эшләтүләр турында телевизордан ниләр генә күрсәтмиләр тагын! Андый хәлләр хәтта полиция бик шәп эшли торган илләрдә дә була икән!

Бездә исә андыйны хәзер томана авыл агайлары да эшли, диләр. Әнә. бер бәндә дуңгыз абзары астында чокыр казып, тегү машиналары куйган да, берничә хатын-кызны урлап, шунда төшереп бикләгән, сатар өчен мендәр-юрган тышлары тектергән, теләге булганда, берәм-берәм тотып көчләгән Мозаффар ул тоткыннарга гаҗәпләнеп караган иде Шуннан котылуның бер-бер чарасын тапмаска! Акыллары чамалыдыр бу бичараларның!

Хәер, хак тәгаләнең зәгыйфь акыллы, көчсез бәндәләре дә бар бит алар, дүнгәләк кебек, тамырсызлар Көчлерәк җил чыкса, аларны куптарып теләсә кая тәгәрәтеп алып китә Андыйлар күздән югалды дип беркемнең дә күңелендә бер кыл да зеңгелдәми. Мозаффар исә үз җирлегенә мен тамыр белән береккән, аны бу тормышта мен кеше белән аерылгысыз бәйләгән җепләр бар. Берәве генә өзелсә дә кыңгыраулар зынлый

Шулай дип уйлаган иде ул теге тапшыруны караганда Әгәр дә берәрсе, үзен шундый хәлгә төшәрсең, дисә, саташтыңмы әллә дияр иле

Бу нинди урын9 Кая китереп тыктылар аны9 Эзлиләр микән9 «Азалия милициягә гариза язды микән9 Урамда юкка чыккан кешене ничек тапмак кирәк9 Әйтик, телевизордан сурәтен күрсәтеп, шушы кеше югалды, күрүчеләр булса, фәлән телефонга шылтыратыгыз, дисәләр

Мозаффар үзен ничек алып киткәннәрен аермачык исенә төшерергә тырышты Карангы урам буш иде. анын йөзен күреп капучы булмагандыр Ник шунда еллар буе телевизордан күрсәтеп тормыйлар

65

Милиция исә җинаятьне тикшерүне нидән башлый9 «Кем файдасына

 

3. «к. v . м &

 

бу?»—дигән сорауга жавап эзләүдән башлый ул үзенен эшен. Берәрсенә шиге төшсә, якасыннан эләктерә дә сорау алырга керешә: «Яле, гражданин, сөйләп бир әлс: мәрхүмгә ни үчен бар иде? Өченче көнне фәлән сәгатьтә кайда идеи? Шаһитларың бармы?» Тик менә Юлдашевнын юкка чыгуы Рәжәпов файдасына, дигән уй, ай-һай ла, берәрсенен башына килер микән.

Таш диварлардан да бигрәк шушындый уйлар Мозаффарның сулышын кыса иде.

Яшел учак янында

Язучылар йорты тирәсендә болытлар җиңелрәк, иркәрәк, көн яктырак сыман тоела. Үзенә бер гамьсезлек, күтәренке рух хөкем сөрә монда.

Күңелне күтәрә торган җылылык ишегалды уртасында, ике бик биек юкә ышыгына сыенган кечерәк кенә бинадан тарала булса кирәк. Тирән идән аслы бу бинаның ишеге өстенә кызыл хәрефләр белән «Сарман» дип язылган. Юкәләр алтын челтәргә төренгәндәй шау чәчәктә, тирә-юнь бал исенә туенган.

Кафены Татарстанның ерак көнчыгышыннан килгән атаклы эшкуар Илсур Хәйрушев ачып җибәргән, исемен җырдан алып кушкан, диләр. Казанның төрле тарафларында аның тагын өч рестораны бар, һәммәсе шәпләр, зурлар. Мондагы кечкенә кафе белән вакланмаса да булыр иде. Әмма кесә калынлыгын кайгыртып кына яшәп булмый, җанга да азык кирәк. Илсурның исә күңеле нечкә, үзе дә шигырьләр, җыр текстлары язгалый, композиторлар белән сөйләшеп, аларны көйга салдыра, аннары ин шәп җырчылардан җырлата. Иҗат әһелләре белән исә нәкъ менә шушындый җирдә очрашу кулай.

Урыны җайлы булгангамы, әллә ашы тәмлегәме, бер иш халык «Сарман»га бик яратып йөри. Көн уртасында ишегалдында төрле төстәге машиналар тезелеп тора.

Менә шар ачык бизәкле чуен капкадан күксел «Нексия» килеп керде дә. юкәләр артына узып, зәнгәр «Газель белән янәшә туктады. Аннан Кырыс белән Кармак төштеләр. Кафе бусагасын атлаганда, эчтән чыгып килгән ике кеше белән бәрелешә яздылар: болары шагыйрь Назиров белән җырчы Гыймадиев иде.

Бүген иртәнге якта алар телевидение тапшыруына язылдылар. Шул зур эштән соң тамакларын ялгап та, майлап та чыгып килешләре иде. Кафеның ишеге төбенә завхоз Хәлим бик иркен агач эскәмия дә ясап куйган, өстән явып тормаса, ашап чыккач, шунда утырып бераз гәп сатарга булыр иде. Килгән-киткән агай-эне белән сөйләшү өчен менә дигән урын. Әмма бүген эскәмия юеш иде. Шагыйрь белән җырчы ашыкмый гына олы бинанын капкага карап торган ягына—«парадный» дип аталган борынгы, авыр имән ишегенә юнәлделәр.

Бу йортны Казанның бер бае егерменче гасырның башында төзеткән булган. Ике катлы, көзгеле ишекләр иркен, бик биек вестибюльгә алып керә. Андагы киң мәрмәр баскыч икенче катка алып менә. Монда бию залы, биллиард бүлмәсе, туйлар үткәрерлек аш бүлмәсе, ял бүлмәләре, кабинетлар, будуарлар булган. Һәммәсе унтугызынчы гасырдагыча, Мәскәү. Петербург зыялыларының затлы сарайлары үрнәгендә эшләнгән. Баскыч култыксалары сырланган, түшәмнәргә үрмәле гөлләр, чәчәк бәйләмнәре ясалган. Хәзерге вакытта мондыйны музейларда гына күреп була. Һәм менә Язучылар йортында.

Хуҗа үзе бу затлы бинанын рәхәтен озак күрә алмаган. Октябрь
инкыйлабыннан сон аны тартып алганнар,
билгеле. Озак еллар анда балалар хастаханәсе булган, гасыр ахырында гына ул язучыларга тәтегән.

Зөфәр белән Ансар килеп кергәндә, завхоз Хәлим мәрмәр баскычнын култыксасына куелган буе бер метр чамасы бронза кыз сынына электр чыбыгы сузып азаплана иде

—Исәнме, Хәлим! Һаман эштә син, ә! Төшке ялын юкмы әллә?

Җыйнак, ыспай гәүдәле, спортчыларга хас төгәл хәрәкәтле Хәлимнен түгәрәк, мөлаем йөзе елмаюдан балкыды. Ул, гомумән, язучы-артист халкын ярата, алар белән аралашудан үзенә бер тәм таба иде.

—Үзебезнең элита өчен тырышам Сезнен өчен. Булгач-булгач булсын, дим. Менә монда лампочка куям әле.

Ул сыннын баш очына күтәрелгән кулына ымлады.

—Мондый борынгы сынга лампочка тоттыралармыни9 —диде Ансар Бөтен ямен качырасын. Шәмдәл куярга кирәк.

—Аңа шәмдәлне каян табасын инде...—диде Хәлим гаепле кеше сыман.

—Җиренә җиткереп, карап тота белмисез бинаны,—дип ризасыхтыгын белдереп куйды Ансар. Мондый биналарны опера театры үрнәгендә бизәү тиеш, дип саный иде ул.

Шагыйрь белән җырчы баскычка түгел, ун яктагы ишеккә—«каминлы бүлмә»гә юнәлделәр. Анда ак һәм яшел плитка белән тышланган бик затлы борынгы камин—учак бар иде Үзе матур булу бер хәл, киштәсенә төрле яклардан килгән язучыларның бүләкләре: атка атланган Салават Юлаев, бөркет, ак торна сыннары тезелгән иде анын.

Атаклы учак иде бу. Урыс телендә язучы татар малае Әхәт Мушинский телевидениедән «Яшел учак янында» дигән тапшырулар ясый, танылган язучыларны, артистларны, рәссамнарны чакырып, сәнгать турында бик хисле, эчтәлекле сөйләшүләр оештыра иде Бүген дә Зөфәр белән Ансарны нәкъ шушында утыртып әнгәмә корды.

Каминга каршы яктагы диварга зур рам—Гомәр Бәширов. Нәкый Исәнбәт, Нәби Дәүли. Нури Арслановнын күмәк портреты эленгән Рәссам Мозаффар Юлдашев аларны бакчада, өстәл янында тасвирлаган

Зөфәр картина каршына басып, авыр итеп көрсенеп куйды.

Их. бар иде егетләр, юк инде егетләр! Әле кайчан гына шушы йортны балкытып килеп керерләр, иде Һәрберсе үзенә аерым бер дөнья! Кабатланмас материк! Аларсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый иде Хәзер менә очрашкан чакларны сагынып сөйләргә генә калды. Бер мизгел кебек кенә тоела...

Ул башын иеп. гадәтенчә шигырьгә күчте

—Мәңгелек ул мизгелләрдән тора.

Гомер—ин татлысы шуларнын

Сыя ана һәммә бизәкләре.

Хикмәтләре якты дөньяның

Сыяр... сыйдыра алсаң,—диде Ансар уйчан гавыш белән.

—Ә бит сыйдырасы килә. Бөекләребездән үрнәк алып, канатны кин җәеп яшисе иде .

Алар дивар буена тезеп куелган йомшак кәнәфиләрнен икесен учак янынарак шудырдылар да, иркенәеп утырдылар. Нәкъ менә Мушинскийнын тапшыруындагы кебек Телевидение камерасы каршында баягы сөйләшү ярыйсы гына чыкты кебек үзе. әмма күнелдә ниндидер канәгатьсехпек хисе дә калган иде Мәсьәләнен асылына төшеп җитеп булмады, кеше
тормышында матурлыкның, сәнгатьнең урыны турындагы ин кирәк фикерләр әйтелми калды кебек.

—Әхәткә әйтермен әле, бүгенге белән генә чикләнмәсен,—диде Зөфәр уйланып —Сөйләшүне һичшиксез дәвам итәргә кирәк Тирәннәнрәк актарырга.. Әйтик, дүртебезне чакырып, бер бик эчтәлекле тапшыру оештырырга була.

  • Кемнәрне ул дүртегезне?

—Моннан ун ел элек ант иткән идек бит...

  • Барыбыз бергә җыела алырбыз, дисенме?

—Ә ник җыелмаска, исән-сау бит барыбыз да.

—Хәнәфи килмәячәк,—диде Ансар —Ни сөйләсен ул?

—Без анда мактанышырга җыелмаячакбыз бит,—диде Зөфәр уйланып.— Бик җитди бер мәсьәләне уртага салып, фикер алышачакбыз. Мин мондый тема тәкъдим иттем: бу дөнья нидән яралган?

Ансар сызгырып җибәрде:

—Тапкансын икән! Безнең эшме ул? Әнә фәйләсүф дигән адәмнәр бар. ул хакта шулар гәп сатсын. Яки әнә муллалар.

—Ялгышасын, туган. Сәнгать кешеләренен сүзе бик мөһим монда. Талмудта әйтелгән: ин элек сүз булган, диелгән. Ә мин, мәсәлән, монын белән килешмим.

  • Нишләп алай? Үзеннен иҗади коралын сүз бит!

—Әйе, төп коралым—сүз. Әмма сүз дигән коралга тотынганчы, минем күз алдымда образ туа. Аңлыйсынмы. Образ! Сурәт! Ап-ачык булып! Әгәр ул томанлы булса, аны сүз белән тасвирлап булмый. Минемчә, дөнья яратылыр алдыннан ин элек сурәт булган. Үзен уйлап кара: әгәр дә бу җиһан ниндидер Бөек Кодрәт Иясе, Илаһи Зат тарафыннан яратылган икән, башта ул анын ничек буласын уйлагандыр. Шунсыз мөмкин түгел.

—Планын төзегәндер, димәкчеме инде син?—диде көлемсерәп Ансар.

—Язып-сызып куймаса да, ап-ачык итеп сурәтен күз алдына китергәндер Һәрнәрсәне һәм һәр жан иясен.—Зөфәр кулларын күтәреп, карашын ике учына төбәде.—Менә шушы кулларны гына да бер плансыз ясап булмый бит. Адәм атабызны. Хәва анабызны башта күз алдына китермичә ничек ясамак кирәк...—Ул биек тәрәзә артында чәчәккә күмелеп утырган агачка карады —Яки менә бу юкәне... Анын яфрак ярганын, чәчәк атканын, көзен алтын яфрак койганын, һәммәсе башта сурәттә булган! Илаһи затнын күз алдындагы сурәттә! Ул сурәтләр төсле, гүзәл булганнар!

—Адайга китсә, мон, музыка да булгандыр,—диде Ансар анын фикеренә кушылып —Һәрнәрсә дә даими үзгәрештә, хәрәкәттә бит Ә хәрәкәт гармониясез, музыкасыз булмый. Дөнья яралганда илаһи көй яңгырап торгандыр. Ә беләсеңме, җиһанның илаһи гармониясен үзенә сыйдырган музыкаль әсәрләр бар. Аларны тыңлагач, үзең дә өр-янадан тугандай буласың, тирә-юнендәге һәрнәрсәне дә бөтенләй башкача күрә башлыйсын.

—Дөрес әйттең!—диде Зөфәр —Дөнья камил өлгеләр буенча, гүзәл көй яңгырап торганда яратылган. Бу караш дингә дә каршы килми. Инде материалистларны алсак... Алар әйтә, адәм баласын хезмәт кеше иткән, ди. Мин алар белән килешмим Адәм баласын кеше иткән нәрсә—ул сәнгать. Безнең бик ерак бабаларыбыз миллион еллар элек хайван дәрәҗәсендә булганнар. Алар табигать биргән белән тамак туйдыруны һәм үрчүне генә белгәннәр. Кыр кәҗәсе яисә бүре кебек. Менә берзаман кайсыдыр бер мизгелдә шундый бер жан иясенең кинәт кенә күңел күзе ачылып киткәндәй булган Ул—матурлыкны күргән! Әйтик, менә шушы юкә чәчәкләренең матурлыгын. Юк. мөгаен, болан баласының далада уйнаклап йөргәнен күргәндер ул.

—Ә нишләп болан баласын?

—Чөнки тау мәгарәләрендәге бик борынгыдан калган сурәтләрдә болан баласы еш тасвирлана.

—Үзен барып күрденме әллә?—дип шаяртып алды Ансар

—Тарихчыларның, археологларның китапларын укыдым. Алардагы рәсемнәрне күрдем. Ул борынгы бабабыз, башка ырудашлары кебек үк. анарчы боланны тере ит итеп, тотып ашарга ярый торган нәрсә дип кенә уйлагандыр Килгән бер мизгел, ул анын матурлыгын күргән Күргән дә тетрәнгән. Күнел күзе ачылган монын! Жанварнын талпынып очынган кыяфәтен хәтеренә сеңдереп калдырган ул. Һәм. мәгарәсенә кергәч, учак яктысында, аны күз алдына китергән. Шул матурлыкны башка кардәшләренә күрсәтәсе килгән анын. Бу теләге тыелгысыз омтылышка әверелгән

—Илһам килгән, димәк...

—Әйе. илһам килгән ана. һәм ул җирдән каты таш табып алган да. шунын белән диварга сурәт чокырга керешкән. Менә шуннан башланган анын адәм затына әверелүе! Иманым камил: кешелек матурлыкны тоя белүдән, тасвирлаудан башланган! Кайбер галимнәр, маймылны кеше иткән нәрсә—эш коралы ул. диләр. Имештер ки. маймыл кулына таяк алып, җирдән татлы тамыр чокый башлаган да. шуннан кеше булган. Хәзерге маймылларнын да кайберләре таяк белән эш итә. ләкин бер дә үзгәрми, маймыл булып кала бирә. Әгәр ул шул таягы белән болан сурәте ясый алса, ул чакта, мөгаен, безгә охшый башлар иде.. Адәм баласын кеше иткән нәрсә—матурлыкны күрү, анлау. аны тасвирлау! Матурлыкка күнел күзе сукыр калган бәндәләр—чын кеше түгел, кире хайванлыкка кайткан жан ияләре алар.

—Синенчә. адәми затны Кеше иткән нәрсәләр—рәсем сәнгате, мон. Шулай килеп чыга. Ә сүз сон. сүз! Син аны бөтенләй чуттан төшереп калдырасынмы әллә?

Зөфәр серле көлемсерәде

—Сүзнен атасы—сурәт, тасвирлау, анасы—мон. музыка —Шагыйрьнең йөзе балкыды, бөдрәләре алтын таҗны хәтерләткәндәй булды. «Пәйгамбәр менә шушындый буладыр».—дип уйлап куйды Ансар.

Шагыйрь кулларын күтәреп, карашын биек, бизәкле түшәмгә төбәде дә, шигырь укый башлады:

Булган шундый илаһи бер мизгел

Биекләргә, зәнгәр күкләргә.

Күтәрелгән җирдән Тасвир. Аһән.

Жир тетрәгән һәм күк күкрәгән

Зур туй булган йолдыз арасында—

Тасвир белән Аһән кушылган. Могҗизаи кодрәтле Сүз туган Гүзәл Тасвир, монлы Аһәннән

—Син бу хакта поэма язарга тиеш.—диде Ансар.

— Күптән язам инде Тик бик авыр бирелә

—Чын сәнгать әсәре җиңел генә тумый шул ул.

—Әйе. һәр сүздә яп-якты. ап-ачык сурәт һәм кабатланмас мон. музыка булырга тиеш Аны ишеткән яисә укыган кешенен күз алдында ор яна манзара барлыкка килсен һәм күнелендә дәртле яисә сагышлы кой чынласын Сүзләр шундый кодрәтле итеп яратылган бит. Ләкин менә хайванлыктан чыкмаган бәндәләр аларнын күбесен имгәткән, зәгыйфьләндер! ән Тасвирын бетергән, көен-монын бозган Шундый гарип сүзләр арасыннан
балкып, яңгырап торганнарын эзләп табу жинел түгел.

Ул башын иеп, бераз тынып торды.

—Кешенен гомере кыска,—диде ул уйланып —Ул бакый дөньяга күчә дә онытыла. Ә менә жирдә ул калдырган матурлык кала, яши. Уйлап карасан, исен китәрлек: бөек Мисыр дәүләтенен юкка чыкканына әллә ничә мең ел, ә без шул чорда ясалган Нефертити сынына сокланабыз. Леонардо да Винчи өч гасыр элек яшәгән, ә анын «Джоконда»сына хәзер дә миллионнарча кешеләр мөкиббән. Сөембикә манарасы каршында дүрт гасырдан сон да баш иябез... —Шагыйрь карашын яшел учакка төбәде — Менә моны да кемдер ясаган. Үзе. мөгаен, күптән юктыр инде, эшләгән матурлыгы хәзер дә күз алдында. Әйдә ягып карыйк әле шуны!—диде ул кинәт кенә.

—Ярый микән сон?

—Нишләп ярамасын! Мич бит ул! Ягар өчен ясалган!

—Мушинский якмый бит

—Иренә торгандыр. Хәзер, кәгазь-мәгазь булса да ягып җибәрәбез без ана!—диде Зөфәр рухланып.

һәм урыныннан сикереп торды да коридорга чыгып китте. Аннан бер кочак кәгазь, иске гәзитләр күтәреп кире керде. Иелеп учакнын чуен рәшәткәсе артына гәзитләр бөгәрләп тыкты, чалбар кесәсеннән зажигалка чыгарып, ут төртте. Мич эчендә бик матур булып кызгылт-сары ялкын телләре биешә башлады. Бер мәлгә чыннан да күнелле генә булып китте. Ләкин озакка түгел: мич авызыннан күксел төтен бөркелә башлады.

—Суырмый әле,—диде Зөфәр учакка кәгазь өстәп —Бераз җылынгач, үкереп суыра башлаячак. Каминның торбасы түбәдән турыга чыга бит аның.

Ләкин кәгазь өстәгән саен, бүлмәгә төтен ныграк чыга башлады. Ансар ишекне ачты, коридорда хатын-кызлар чырылдашты, чиләк күтәреп Хатим йөгереп керде дә, каминга су тондырды. Төтен парга уралды, идәнгә корымлы су жәелде.

—Ягарга кирәкмәс иде,—диде Хәлим —Сорамадыгыз да ичмасам.

—Ниен сорап торасын аның?—диде ачыткан күзләрен сөрткәләп Зөфәр —Мич ягарга да начальствоның рөхсәте кирәкме әллә?

—Торбасы томаланган бит анын,—диде Хәлим аклангандай.

—Ник томаладың син аны?

—Кыш көне түбәдән кар көрәгәндә калае тишкәләнгән. Язын яңгыр ява башлагач ямарга туры килде. Прсидәтел әйтте, тоташтан каплагыз да куегыз, диде.

—Күрдеңме,—диде Ансар Зөфәргә —Матурлык менә шушылай юкка чыга инде ул. Кадерен белмәгәннән, карамаганнан. Монда мич торбасын томалаганнар, анда,—ул вестибюльгә борылды,—борынгы сынга хәзерге заман лампочкасын тоттыралар

Сын янында ала-кола ярым-хәрби киемнән ике ир заты басып тора иде. Берсе ябык, озан муенлы, икенчесе базык гәүдәле, шадра чырайлы.

—Кемнәр бу?—дип пышылдап сорады аларнын кыяфәтеннән сәерсенгән Ансар.

—Яшь авторлардыр, күрәсең,—диде Зөфәр.

—Нинди яшь булсын алар?

—Автор буларак яшьтер. Син белмисенмени, бик күпләр пенсиягә чыккач кулына каләм ала. Аннары язганнарын күгәреп монда киләләр. Китап чыгарасылары, язучылар берлегенә керәселәре килә.

—Бар икән әле укыйсылар —дип көрсенде Ансар. Зөфәр исә һаман әле мич белән мавыккан иде.

 

юкэ чачас аткан чак идк

Ач син анын торбасын,—диде уд Хәлимгә.—Югыйсә, билләһи, идарәгә язып бирәм!

—Идарә төзәтми ич аны!—диде тегесе көлеп —Барыбер мина кала! Шушы әйткәнегез бик житкән. Эшләрбез, борчылмагыз!

Озын муенлы адәм аларга якынрак килеп:

—Исәнмесез,—диде.

—Саумысез. Ни йомыш?—диде Хәлим.

—Бер танышыбызны эзли идек.

—Нинди танышыгызны?

—Кәримне.

—Поварнымы? Кәрим монда керми ул. Кафедан сорагыз әнә.

—Бакырдан ясалганмы әллә бу?—дип кыз сынына ымлады озын муен.

—Бакырдан булса ни? Сина барыбер түгелмени?

Хәлбуки, Кармак өчен—озын муенлы бу адәм нәкъ менә ул иде—анын өчен сыннын бакыр булуы бик мөһим иде. Aiap, Кырыс белән икесе, әллә янгын чыкканмы дип, кызыксынып кергәннәр иде. Кире ишегалдына чыккач, ул теш арасыннан сызгырып:

—Нихәтле мал әрәм ята-а,—дип куйды.

—Кайсы мал?

—Теге сын сон! Күпме бакыр бит анда! Поттан артыктыр!

—Ташла! Күрмәдеңмени, почмакка: «Ведомстводан тыш каравыл саклый», дигән язу кагып куйганнар

—Син ул каравылны күрденме сон? Ишекнен эчке ягында куышы бар, шунда бикләнеп утыра бит ул. Тәрәзәсе ишегалдына чыга. Ә арткы якта ни барын күрми дә, ишетми дә. Әйдә, кереп карыйк әле,—дип шар ачык кече капкага таба тартты ул Кырысны Алар бакчага кереп, бинанын арткы ягына чыктылар. Монда чыннан да бик аулак иде. Бакчанын теге ягында ниндидер офис бар-барын. әмма төнлә ул буш каладыр, ишеге янында, эчтә бер каравылчы гына утырадыр Иркен бакчаны биек юкә, тупыллар ышыклый, ә арырак исә куак баскан.

—Шәп урын!—диде Кармак бик канәгать кыяфәт белән Аннары борылып бинанын өске тәрәзәләренә карады —Эче тулы компьютердыр инде боларнын. Иренмичә, иркенләп бер карап чыгарга кирәк әле

—Нәрсә, таламакчы буласынмы әллә?

—Кеше талау түгел лә бу! Общественный милек. Димәк, минеке дә дигән сүз. Әйдәле!

Ул юлдашын тагын да эчкәрәк әйдәкләде.

—Бик шәп куыш бар монда

Зур бина артында заманында бик шәпләп янкорма салып куйган булганнар. Соңгы вакытта аны язучыларның Тукай исемендәге клубына әйләндергәннәр иде. Клуб булгач, кино күрсәтергә дә кирәк дип. янына кызыл кирпечтән нык итеп кинобудка ясаганнар Узган гасыр ахырында кино күрсәтүләр бетте, будканың кирәге калмады Хәер, яхшы малга хужа табыла—бирегә йортсыз-жирсез сукбайлар ияләнде. Кереп кунгалыйлар, юл уңаеннан ихатада күзләренә чалынган әйбер-караны да чәлдереп чыгып китәләр иде. Ахыр чиктә Хәлим куышның ишеген кирпеч белән томалап куярга мәжбүр булды. Кармакнын мона кәефе кырылды

  • Кереп булмый икән шул монда,диде ул өр-яңа кирпечләрне капшаштырып
  • Нәрсәгә сон ул сина?дип сорады Кырыс

—Әйбер куеп торырга жайлы иде. Син анда теге зәңгәр «Газель»нс күрденме9 Әллә кайчаннан бирле тик тора. Өр-яна Карданын гына сүтеп алсаң да мал бит ул.

 

—Син тагын безнең ихатадан ташый күрмә!

—Кеше әйберенә тияргә кем дип белдең мине!

—Ә «Газель» үз малынмы әллә?

—Кешенеке түгел инде. Күрмәдеңмени, номеры хөкүмәтнеке бит, госномер. Уртак мал, дигән сүз.

—Эләктерергә генә торасын үзен.

...Алар машинага утырып, капкадан чыкканда, урамнын каршы ягына кара »Джип-Чероки» белән Хәнәфи килеп туктады.

—Нишләп йөрисез сез монда?—дип сорады ул машина тәрәзәсеннән башын сузып.

—Ашарга килгән идек.

—Хәзер үк кайтыгыз.

Шунда Хәнәфи капкадан чыгып килгән Зөфәр белән Ансарны күреп алды да, машинасыннан төште.

—Сәлам!—дип кул изәде.—Кая барасыз? Утырыгыз, илтеп куям.

Машинада хәл-әхвәл сорашу китте. Хәнәфи егетләрне кунакка чакыра башлады.

—Вакыт табып очрашыйк әле бер!—диде.—Әйдәгез, шушы арада утырып алабыз.

—Кайда?—дип сорады Ансар.

—Мин сезне Самаркин йортында сыйлый алам.

—Аның безне чакырганы юк бит әле.

—Чакырыр иде дә. өйдә юк шул ул. Мине хужа итеп калдырды. Иркен, аулак, тыныч. Һавасы саф. Менә дигән!

—Күреп кайтсаң начар булмас иде.—диде Зөфәр бармак белән бөдрәләрен аралап.—Хәзерге байлар ничек яши икән.

—Нәрсәсе бар инде аның!—диде Ансар. Зөфәрдән аермалы буларак, аны күп байлар үзләренең туйларына, юбилей бәйрәмнәренә чакыргалап торалар иде.

—Мин сине җырларга чакырмыйм бит. сыйларга чакырам,—диде Хәнәфи.—Олы кунак итеп!

—Шулай дисәң генә инде.

—Сезне кая илтергә сон?—дип сорады Хәнәфи Горький урамына чыккач.

—Мин эшкә кайтам, гәзит-журнал нәшриятына.—диде Зөфәр Ул «Чаян» журналында эшли иде.

—Ә мин опера театры янында төшеп калырмын.

—Телефоннарыгызны искә төшерегез әле,—диде Хәнәфи —Иртәгә мин сезгә шалтыратырмын да, кичкә таба килеп алырмын. Китештекме?

Ул шулкадәр ихластан чакыра иде ки. егетләрнең риза булудан башка чарасы калмады.

Ахыры киләсе санда

 

Реклама