ЯЗМЫШЛАР ЯРДА КАВЫША...


Рәхмәт, сөю!
Бүтән өзеп капмам дидем
Әче алмаларыңны:
Ялгыштым, инде әчесе
Көйдерә җаннарымны.
Йоклыйсы гына идем дә
Тыныч башым мендәрдә.
Йокысыз уза төннәрем,
Газаплыйсын, ниләргә?
И, син. Сою! Бар икәнсең
Көзендә дә гомернең:
Рәхәтләнеп янам, янып
Кышларыма керермен.
Ялгыш кына капкан идем
Әче алмаларыңны...—
Рәхмәт, Сөю, миңа рәхәт,
Гел яндыр җаннарымны!
Кайгы күле ут кына
Кайгы күле тозлы түгел,
Кайгы күле—ут кына...
Эче ялкын, тышы салкын,
Йота алсаң, йот кына.
Кайгы савыты бушамас,
Сөялеп каеннарга.
Мнцанфя ӘХМӘТШИНА чииыйра бврнича кыят авторы Олмилш яши.

^ МИҢЗИФА эхмәтшинд
Җырласам елый башлыймын,
Түзәлмәс кайгым барга.
Яраларга кагылучы
Булмады түгел, булды.
Гаҗәбе шул: аларнын, да
Кайгы күлләре тулды.
Агач башларыннан түгел.
Адәм башыннан үтә:
Бар да җитеш, дигәч кенә,
Җаннарны кисеп китә.
Китсәң, КИТ икән...
Китсәң, кит икән илеңнән.
Яшь чакта, җүләр чакта...
Киттем дә гомер көзендә—
Күңел гел туган якта.
Яз җитсә, кырда күңелем.
Буразна чәчә... сыза.
Йөгерә-йөгерә орлык сибәм
Өй яны бакчасына.
Җәйләрен җиләк җыямын
Урманнар, кырларымнан.
Сихерләнеп ләззәт алам
Сандугач моңнарыннан.
Көзләрен күңелем белән
Бодай ташыйм амбарга.
..Кулда көрәк, ярсый йөрәк,
Калмасын яңгырларга.
Китсәң кит икән илеңнән
Яшь чакта, җүләр чакта...
Гомер көзе—күңел нечкә.
Ашкына туган якка.
Бәхет—сөйгән яр барда
Ялгыз, ялгыз, диеп, каз кычкыра
Су буйлары куе камышта.
Сагынуга түзәлса да йөрәк,
Түзә алмый икән сагышка.
Язмыш юлларында аймыл булдык,
Әллә еллар микән аерды?
Ике якта ике сыңар кош без.
Канатларны кемнәр каерды?
Бәхеткә, дип юрыйм төшләремне.
Өзелеп сөйгән ярлар кавыша.
«Язмышлар бит ярда кавышалар....»—
Иярәмен шушы тавышка.
ЯЗМЫШЛАР ЯРДА КАВЫША
Без—шул еллар кызлары
И, безме ул?! Тәрбияле үстек,
Итәк-чабу иде җыюлы .
Юк, әйтмәгез, өй кошлары, диеп,
Гөрләп торыр иде су юлы.
Кичен, ашыктырып, көтә идек
Әнкәйләрнең сыер сауганын:
Маллар ашатабыз, дип булса да
Матурлыгын күрдек таңнарның...
Мал кайгысы онытыла иде,
Күзләр таба иде күзләрне...
И, ул чаклар!
Егетенең дә бит
Назлы иде әйтер сүзләре.
Гөрләп торыр иде су юлы
Итәк-чабу иде җыюлы.
И, ОЯЛДЫМ...
Ир-ат дигән штның куенында
КЫЛЫЧ ""/" 9 ди I
А\ шнда коч к\ ң* •
шряэгөн ат 1~>\ 1Ыр
Алып гәүдәң, атлауларың
Яндыра, көлләр итә.
Карашларың салкын кышны
Эретеп, гөлләр итә.
Әйтер сүзең—сөт өстенә
Күтәрелгән каймактыр?
Караңгы төн, күзең күрәм.
Болыт ерып ай бакты.
Учың куйсаң, учларымны
Беләм өтәреңне дә.
И, оялдым!
Койды яңгыр,
Болыт күтәрелде дә...

Реклама