Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР КЫЗЫНА


Син - минем язларым
Зур авыл урынында
Кабер дә көл кала.
Күтәреп баланы
Кешеләр кузгала.
Кешеләр кузгала
Киләчәк каршына,
Карамый янгынга,
Үлемгә—барсына,
Кешеләр яшәүне
Коткарып калалар.
Авыллар урынына
Шәһәрләр салалар...
Капмасын янгыннар
Киләчәк таңына,
Аналар, басыгыз
Тынычлык сагына!
Балалар беркайчан
Күрмәсен сугышны,
Белмәсен сугышның
Кайгысын, сагышын.
Булмасын сугышлар!
Япь яшь кызлар китте ут эченә...
Оныта алмам, мәңге оныта алмам
Йөрәгемнең әрнеп сызлавын
Озатканда утлы яу кырына
Назлы гөлдәй татар кызларын.
Кызлар китте җырлар җырлый-җырлый.
Ак каеннар сыгылып тыңлады.
Япь- яшь кызлар китте ут зченә,
Йөрәкләрдә калды моңнары.
Гөлләр кебек гүзәл апам китте
Гүләп төргән сугыш кырына.
Каерылган пар канатлар кебек
Толымнары калды кллымд.1.
Киткән икән, бәгърем, мәңгелеккә.
Ут эчендә гомерен җуярга.
Язган икән салкын толымнарын
Кайнар яшьләр белән юарга...
Еллар үтә, сагыш китә, диләр,
Ник әрнетә Һаман ул моңнар?
Күз алдымнан китми, пар канаттай,
Сыгылып төшкән шушы толымнар...
Кырларыңа мәхәббәтем җырлап киләм...
Туган җирем, чыксам иркен кырларыңа.
Хәйран калам тургайларың моңнарына.
Гашыйк булып зәңгәр күзле гөлләреңә,
Йөзем куям талгын-йомшак җилләреңә.
Аяк астым—хәтфә кебек яшел чирәм,
һаваларың татлы синең, хуш ис кенә.
Бәхетемнән сайрар коштай канатланып,
Кырларыңа мәхәббәтем җырлап киләм.
Җырлап киләм мәхәббәтем-җырларымны,
Күңелемә сарган шатлык-моңнарымны.
Бүләк булсын сиңа сулмас йөрәк җырым,
Әй кадерле, әй сөекле Туган җирем!

Үпкәлисез миңа, якташларым...
Үпкәлисез миңа, якташларым.
Кайтмыйсың, дип, туган якларга,
Мәхәббәтең бер дә юкмыни, дип,
Бергә үткәргән сабый чакларга?..
Туган ягым минем, туганнарым,
Мин сагынып сезне, җан атам,
Урал тавын, ямьле Әй буйларын
Әүвәлгечә үк өзелеп яратам.
Искә төшкән саен күк Уралым,
Хыялларым дөрләп кабына.
Алтын дәрья кебек кырларының
Нурларыннан күзем чагыла...
Бер тыңласам Үзән буйларында
Язын сандугачлар сайравын.
ТАТАР КЫЗЫНА
Моңнарының кыя ташларында
Кайтавазлар булып яңравын,
Бер күрә алсам зәңгәр таңнарының
Атуларын матур сызылып.
Балачагым кире кайтыр кебек,
Алсу йөзле чая кыз булып...
Туган җирем минем—Татарстан
Туган җирем минем—Татарстан,
Нигезендә алтын яткан жир,
Иңнәреннән горур Идел аккан,
Мусаларны сөеп баккан җир.
Туган җирем минем—Татарстан,
Әкиятләрем чынга ашкан җир.
Газиз халкым, үз иреген яклап,
Көрәш мәйданына баскан җир.
Туган җирем минем—Татарстан,
Болгарларым нигез салган җир.
Егетләре, батыр исемен аклап,
Дан-шөһрәтен саклап калган җир.