Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәгъсум Хуҗинның тууына 80 ел

 

Минем өлкән яшьтәшем Узган гасырнын туксанынчы елларында язган бер мәкаләмдә Мәгъсум абый турында шулай дип әйткән идем Болай әйтергә хакым булгандыр, дип уйлыйм, чөнки, кем әйтмешли, серләребез сыеша, уйларыбыз килешә, очрашсак—сөйләшеп туялмыйбыз Көн саен диярлек телефон аша хәл-әхвәлләребезне белешкәләп торабыз дигәндәи. Ул үзе дә мине яшьтәше итеп саный «Ерактагы кыялар» китабына салган култамгасы да моңа бер дәлил «Ләбиб яшьтәшкә—Мәгъсум абыйдан» Бервакыт мин ана мондыйрак сүз әйттем: «Мәгъсум абый, син «олыгая» белмисен шикелле һаман яшьләргә тартыласын (әллә киресенчә, без—синамы?!). Яшьләр белән аралашудан нинди кызык-тәм табасын?» Анын җавабы болайрак яңгырады «Сезгә, яшьләргә тартылуым «кечкенә» хәйләгә бәйле. Сез. безнен буын кешеләренә караганда, күпкә гыйлемле. Сездән өйрәнергә телим мин. һәм язуда да шулай. Ихлас. Сез. яшьләр, һәм мин. бабай, төрле очракларда да бер даирә булып тора алабыз ич, тар урында да сыешабыз ягъни. Сезнен һәркайсыгыз бер-берегезнен (һәм минем дә) фикерен үстерергә сәләтле. Сезгә тартылуым үз ягымны каеруда, димәк...»

Әлеге җаваптан ук күренеп тора: яшьләрне ярата (иде. диясе килми) Мәгъсум абый. Алар белән гәпләшергә, бәхәсләшергә ярата. Ә анын андый гәптәш-каләмдәш «яшьтәшләре» бихисап— Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат. Ләис Зөлкарнәй. Камил Кәрим. Зиннур Хөснияр. Марат Закир. Вакыйф Нуриев. Талгат Нәжмиев. Ирек Нигьмәти...

Мәгъсум абый—һөнәрчеләр төбәге, осталар ягы булган Сабадан.төгәлрәк әйткәндә, затлыдан- затлы хәситәләр, беләзек-балдаклар, алкалар ясарга маһир мәшһүр көмешчеләре, атаклы күмәччеләре белән данлыклы Тенеки авылыннан. Сабадан биш кенә чакрым ераклыкта урнашкан шул атаклы авылны, шул төбәктәге Аждаһа купкан төшне. Шүрәле сазлыгын. Төпсез чишмәне.

Арыслан тавын, Алпамша-Пәһлеван чабатасын какканнан сон барлыкка килгән кибән-тауны (болар хакында Мәгъсум абыйнын бик тәмләп, тәфсилләп сөйләгәне әле дә исемдә) бик күрәсем килде Бергә кайтабыз, дип Мәгъсум абый белән берничә мәртәбә алгысындык та хәтта. Дөнья мәшәкатьләре белән матавыкланып, көн артыннан көн. аи артыннан айлар узды. Еллар акты дигәндәй Тенекигә барырга-кайтырга берничек тә жай чыкмады. «Бөтен барлыгым—атам-анам тәрбиясеннән, туган ягымнан. Һөнәрчеләр ягы—Саба төбәге мине табигатьне, тормышны аңларга өйрәтте, кешеләр язмышына якынайтты»,—дияргә яраткан Мәгъсум абый көтмәгәндә бакыйлыкка күчте

Бер сүз сөрешебез вакытында мин Мәгъсум абыйдан «Узган гомереннән, яшәвеннән канәгатьме син9»—дип сораган идем Жавап кыска булды: «О Генринын бер новелласында мондый фикер әйтелә: кеше тормышының тулылыгы өчен өч нәрсә кичерергә тиеш—ярлылык, мәхәббәт һәм сугыш Мин боларда сыналдым!»

Әйе. язмыш тарафыннан Мәгъсум абый каты сыналды. Әмма сынмады ул. сыгылмады Тормышындагы сагыш-әрнүләрен, ачы сөенечләрен, якты көенечләрен
могтәбәр әдип гамьле хикәяләр итеп ак кәгазь битләренә күчерде

Китапларын, аерым әсәрләрен кайта-кайта укый торгач, шуны искәрдем Мәгьсум Хужин хикәяләренең байтагы Олуг Мәхәббәт турында икән бит' «Калатауга бөркет кунган». «Айнын уты сүнгән». «Беренче боз». «Хыянәт». «Йолдызлар артында—йолдызлар». «Ике авыл арасы». «Исәнме. Раушания' ». «Мәхәббәт бит ул». «Ожмах агачы». Болар—М. Хужиннын Мәхәббәт-сөю хакындагы хикәяләренең кайберләре генә. Хикәяләрнең үзенчәлеге шунда: әсәрләрдәге каһарманнар ике-өч кешедән артмый. Бер-берсенә гашыйк булган егет һәм кыз. ир һәм хатын Фазыл- Раушания. Ләбиб-Мәйсәрә. Надир-Фәһи.мә. Баязит-Галия. Әкбәр-Сәгьдия

«Мин сине яратам-сөям, ә син нигә яратмыйсын? Сагындым үзенне. кил инде, синсез яши алмыйм...» кебегрәк тезмәләрдән торган шакмаклы такмакларны чын шагыйрьләр шигырьгә дә санамый. Шигырьдә Мәхәббәтне «Мин сине яратам» дип әйтмичә дә сурәтләп була. Шәп хикәя язу да чын шигырь язуга тин ул. Хикәядә дә Мәхәббәт турында язылган чын шигырьдәге кебек үк: шул ук эчке кичерешләр, күнел газабы, уй-хисләрнең галибанә яктылыгы, ләззәтле сагыш-мон, борчу.ты куанычнын ялгыз ай сыман бәргәләнүе

Әйе, Мәгьсум Хужин хикәяләре чын шигырьләргә бәрабәр. Әдипнең минем күнелемә аеруча хуш килгән «Ак колын» дигән хикәясендә Биюш исемле бер малай- карт образы бар. Биюш һәр нәрсәдән—ак колыннын тоякларын тыпырдатуыннан, идәнгә чәчрәп очкан чынаякның үзенә генә хас аһән чыгарып зенләвеннән. өй түбәсендә тыпырдап биегән янгыр тамчыларыннан, көзге ботакларның сыкрануыннан моң эзли. Көй эзли. Бала чагын, кечкенә Биюш чагын сагына •Сәер кеше инде мин,—дип уйлый Биюш —Һаман акыл кермәгән—колыннын тояк тавышлары ничек мон булып таралсын инде'.’ Әллә монны йөрәк тоямы0 Кем белгән... Әллә тау сөзәгендә жирнен мон телләре бармы сон° Туктале. ак колын, әнә шул телләргә басып, көй чыгара икән бит!..» Хикәяне укып чыгасын да уйлап куясың: «Биюш шикелле шигъри күнелле «сәер җаннар» күбрәк булса, дөнья никадәр сафланыр, яңа, матур төсмер алыр иде ..»

•Мәгьсум Хужин геройлары—табигатькә, җиргә. игенче хезмәтенә, авыл мохитына фанатикларча гашыйк кешеләр Атар, туган якнын инеш ташларына кадәр үз күреп, туган жирнен олы язмышын кайгыртып яши торган шигъри җанлы, гамьле кешеләр...».—дип язган иде үз вакытында Фаил Шәфигуллин аркадаш-каләмдәшенен ижатына югары бәя биреп. Мәшһүр шагыйребез Зөлфәт тә. Мәгьсум абыйнын әсәрләрен укып-сокланып. бер язмасында («Тыкрыктагы аулак сукмак»)болай дигән иде: «Чөй» повесте эчендә бер хикәят бар. Балта остасы үзенен эч серләрен сөйли. Аның бу дөньяны саф. төзек, гөнаһсыз игәсе килә «Бөтен хикмәт шунда—бездән дөнья гүзәл калсын!—ди ул. Кешелек шагыйрьләренең хыялы түгелме сон бу’»

Заманында үзе дә шигырьләр язган, шулардан өчесен матбугат битләрендә бастырган («Шөкер, мен шөкер, аларны беркем дә белмидер».—дип елмайганы истә Мәгьсум абыйнын) әдип Ill Маннур. Г.Хужи. С.Батгал. Н Арслан. Ф Хосни. М Максуд кебек бик күп олпат шагыйрь-язучылар белән дустанә аралашып яшәгән кеше Гомеренен сонгы елларында ул шул замандашлары хакында кечкенә нсталек-кыйссалар язды Минемчә, Мәгьсум абыйнын бу әсәрләре лә аерым игътибарга лаек

Язмам ахырында төрле һөнәр ияләре белән аралашкан, дус булган Мәгьсум абыйнын балачак хыялын искә төшерәсем килә «Сулар-җирләр гизәсе иде' Дөнья күрәсе иде! Сәяхәт итәсе иде! Тик жәяүле малаймын ерак сәфәре дә авыл каршындагы тау түбәсеннән, якындагы урманнан. Мишә болыннарыннан ары китми иде

Инде хәзер беләбез жәяүле малай көннәрдән беркөнне жәяүле олуг әдипкә әйләнде. Анын ерак сәфәре әле дә дәвам итә укучылар күнелсн яулаган тәэссоратлы әсәрләрендә, шигъри җанлы китапларында.