Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ

 

ШИШКИННАР. Бик тә рус фамилиясе. 1586 елдан дворяннар (ОГДР III. 43). Ләкин Шишкиннар XVI йөздә төрки дөнья белән эш иткән актив фамилия, ягъни төрки телләрне әле яхшы белгәннәр: Шишкин Иван Васильевич. 1549—1550 елларда Казанда яшәгән һәм 1550 елда Мәскәүгә җибәрелгән (ПСРЛ 29. 62) Шишкин Русин Никитич 1566 елда Нугайга Урус морзага илче (ПСРЛ 29. 350). Н.А.Баскаков (1979, 123-124) фамилияне төрки шиш + ка сүзенә—ин рус кушымчасы ялганган дип уйлый.

ЮСУПОВЛАР. ОГДРда (III,. 2) Россия графларының Х1Ү гасырнын 70 иче елларыннан соңламыйча рус хезмәтенә чыккан нугай Муса улы нугай морзасы Йосыфтан башлануы язылган, чөнки 1580 елда Ил-морза Йосыпов Борис Годунов белән бергә Россия гаскәренең алдынгы полкы белән җитәкчелек иткән була (ПСРЛ 34, 233). Мәшһүр Казан патша бикәсе Сөембикә— Йосып-Йосыфнын кызы.

ЯКУБОВСКИЙЛАР. Поляк-Литва татарлары арасыннан. XIX гасыр башында алар арасыннан бигрәк тә генерал Йосыф Якубовский аерылып торган (В D. 1986. 135). Нәселләрендә танылган галимнәр—А. Ю Якубовский һәм хәрбиләр—И. М Якубовский.