БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ

 

Риза Ишморат /1903-1995/

1903 елнын 1 ноябрендә хәзерге Башкортстаннын Янавыл районы Бәдрәш авылында туа.

Егерменче елларда беренче сатирик комедияләрен яза.

Сугыш башлангач, ул фронтка китә Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта—хәрби мохбире, соныннан ждваплы мөхәррире сыйфатында Воронеждан Берлинга кадәр авыр сугыш юлы уза, Берлиндагы урам сугышлары вакытында каты яралана.

Сугыштан сон Риза Ишморат тулысынча әдәби ижат эшенә күчә, танылган драматургка әверелә.

Хәмит Кави

1906 елны хәзерге Чуашстаннын Козлов районы Әлмән авылында туа.

Утызынчы елларда ул фәнни-популяр характердагы очерклар, мажаралы хикәя-повестьлар яза, бер-бер артлы унлап китап бастырып чыгара

  1. елнын сентябрендә Хәмит Кави фронтка китә һәм Совет Армиясе командиры сыйфатында Идел буеннан илнен көнбатыш чикләренә кадәр сугышчан юл уза 1944 елнын 15 июлендә Украинанын Волынск өлкәсендәге Друженополь авылы тирәсендә барган сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була

Сәет Кальметов

1918 елның 20 апрелендә хәзерге Башкортстаннын Янавыл эшчеләр бистәсендә туа.

1943 елнын жәендә үзс теләп фронтка китә һәм Беренче Украина фронты гаскәрләре составында Берлинга кадәр сугышчан юл уза.

(1906—1944)

(1918—1992)

Сугыштан сон Сәет Кальметов драматург буларак киң танылу ала

 

Әгъзам Камал (1918-1943)

  1. елның 21 гыйнварында Татарстанның Апае районы Үтәмеш авылында туа.

Утызынчы елларда ул «Чаян» журналы һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, бер-бер артлы шигырь китапларын бастырып чыгара.

Ватан сугышынын беренче көннәреннән үк Әгъзам Камал алгы сызыкта сугыша. Канлы бәрелешләрнең берсендә авыр яраланып, шактый вакыт госпитальдә дәвалана, аннары Саратов шәһәрендәге хәрби училищены офицер дәрәжәсе алып тәмамлаганнан сон. ул кабат үз гаскәри берәмлегенә—Сталинград фронтына кайта һәм. андагы хәлиткеч сугыш операцияләрендә күп мәртәбәләр катнашып. 1943 елнын 16 маенда дошман пулясыннан һәлак була.

Хисам Камал

  1. елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама- Исмәгыйль авылында туа.

чикләренә кадәр сугышчан юл уза. 1945 елнын 26 февралендә Хисам Камал кабат яралана һәм янәдән госпитальгә озатыла. Бу юлы жәрәхәт бик житди булып, ана ел ярым төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә, ахырда бер аягын төптән кистереп. 1946 елны өенә кайта.

Сугыштан соң Хисам Камал шагыйрь һәм прозаик буларак танылды, роман-

повестьлар язып күренекле әдипкә әверелде.

 
   

1943 елнын ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алып, 1944 елнын апреленә кадәр мәгълүм Суслонгер хәрби лагерьларында әзерлек курслары үткәннән сон. май башында фронтка озатыла. Ул икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша. 1944 елнын жәендә яраланып, өч ай чамасы госпитальдә ятып чыга, аннары янадан фронтның алгы сызыгына җибәрелә, артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында Латвия җирләре аша Польша

 

Әнәс Кари (1920—1954)

1920 елда Татарстанның Азнакай районы Уразай авылында туа.

  1. елнын көзендә Әнәс Кари фронтка китә, Орлов тирәсендә барган канлы сугышларда катнаша һәм. каты яраланып, ахырда армия хезмәтеннән бөтенләй азат ителә.

Әнәс Кари үзенен кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлый, алар өчен язган шигырь, поэмалары белән таныла.

Фатих Кәрим (1909—1945)

1909 елның 9 гыйнварында хәзерге Башкортстаннын Бишбүләк районы Ает авылында туа. 1925-1929 елларда ул Казан жир төзелеше техникумында укый. Әдәби ижат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәр анын ун китабы басылып чыга (икесе-проза. сигезе—шигъри җыентыклар) Шагыйрьне 1938 елнын 3 гыйнварында кинәт кулга алалар Ф Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә, шуна өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын чыгаралар һәм сәяси
тоткыннар лагерена (совет концлагерена) озаталар. 1941 елнын 1 декабрендә, канлы сугышлар барган көннәрдә. Ф Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән ул «уз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була.

1942 елнын февраленнән 1945 елнын февраленә кадәр, ягъни өч ел буена. Фатих Кәрим фронтнын алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза. Украинаны. Белоруссияне. Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда. 1945 елнын 19 февралендә. Көнчыгыш Пруссиядәге сонгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә

1941-1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь ижат итә.

(1925—2000)

Әбрар Кәримуллин

 

1925 елнын 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чурчи авылында туа.

  1. елдан Ә. Кәримуллин солдат-автоматчы. разведчик һәм сиксән ике миллиметрлы миномет наводчигы сыйфатында Ватан сугышы фронтлары буйлап сугышчан юл уза. Украина. Румыния. Венгрия. Чехословакияне азат итүдә. Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, өч тапкыр яралана, контузия ала. шәхси батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә

Сугыштан сон Әбрар Кәримуллин күренекле әдәбият галименә әверелә.

Гадел Кутуй (1903-1945)

1903 елнын 28 ноябрендә хәзерге Пенза өлкәсендәге Татар Кынадысы авылында туа

1920 елда унжиде яшьлек Г Кутуй белем алуын дәвам иттерү, татар әдәбиятына якынрак булу өчен Казанга килә. Шушы чорда анын әдәби ижат эшчәнлеге дә активлашып китә 1923 елгы «Безнсн юл» (хәзерге «Казан утлары») журналының дүртенче, бишенче саннарында «Яшь футурист шагыйрь» дигән баш белән Г Кутуйнын бер бәйләм шигырьләре басылып чыга 1924 елда исә «Көннәр йөгергәндә» исемле беренче жыентыгы дөнья күрә, тора- бара пьесалары сәхнәгә чыга.

1935 елда исә «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының тугыз- уникенче саннарында атаклы «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыккач, әдип бөтен илгә таныла

1942 елнын июнендә Гадел Кутуй фронтка китә, әүвәл Сталинградны саклаучы Дон фронтынын авыр гвардия миномет бригадасы сәяси бүлегендә хезмәт итә Аннары шул ук бртада составында Волхов. Курск. Брянск. Великие Луки һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итү сугышларында катнаша 1944 елнын көзендә Беренче Белоруссия фронтындагы татар телендә чыга торган «Кызыл Армия» газетасы редакциясенә күчерелә, ижат эшен дә дәвам иттерә фронт газеталарында хәбәрләр, мәкаләләр бастыра, әдәби монтажлар төзи. 1944 елда Казанга вакытлыча иҗади ялга кайткач, балалар өчен «Рөстәм маҗаралары» исемле хыялый романын яза Шул ук чорда анын «Без—Сталин тралчылар» (1944) һәм «Сагыну» (1945) исемле солдат хисләрен сәнгатьчә югарылыкта сурәтләгән атаклы нәсерләре ижат ителә.

Сугыш бетәр алдыннан. 1945 елнын язында. Г Кутуй. сәламәтлеге начараеп, хәрби госпитальгә эләгә һәм 1945 елнын 15 июнендә Польшадагы Згеж шәһәрендә вафат була Кабере Згеж шәһәре зиратында

Кави Латыйп (1927-2008)

  1. елнын 1 маенда хәзерге Чуашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында дөньяга килә. 1941 елны туган авылы мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, ул район үзәге Батыр авылында урнашкан педагогия училишесынын татар бүлегенә укырга керә. 1944 елнын көзендә аны армиягә алалар, фронтка озаталар. Ул махсус гаскәри берәмлек сафларында хезмәт итә, фронтнын алгы сызыгындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Сугыштан соң Кави Латыйп шагыйрь һәм прозаик буларак таныла.

Мөнир Мазунов (1918-1987)

хәрәкәтләрендә катнаша.

Сугыштан сон Мөнир Мазунов балалар шагыйре һәм халык яратып кабул иткән җырлар авторы буларак таныла.

 
   

1918 елнын 1 апрелендә хәзерге Пенза өлкәсенен Лопатин районы Иске Карлыган авылында туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач. 1935-1938 елларда Әстерхан педагогия техникумында белем ала, аннан бер ел Ижевск шәһәрендә! е урта мәктәпләрнең берсендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда Совет Армиясенә алынып. Ватан сугышы елларында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 1945 елның җәендә. «Тревога» исемле фронт газетасынын алгы сы­зыктагы корреспонденты буларак, япон гаскәрләренә каршы сугыш

 

Махмуд Максуд (1900-1962)

1900 елның 15 гыйнварында хәзерге Татарстанның Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1909-1914 елларда Кышкар мәдрәсәсендә укый, аннары Арчадагы ике сыйныфлы рус-татар мәктәбендә һәм 1916-1918 елларда Малмыж шәһәрендәге Югары- башлангыч училище дип йөртелгән уку йортында гомуми урта белем ала. Мәктәптә уку елларында татар һәм рус язучыларының әсәрләре белән якыннан таныша, үзе дә каләм тибрәтә. 1918 елның җәендә ул Мәскәүгә китә һәм Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган «Чулпан» газетасында тәрҗемәче булып эшли башлый Шунда анын «Бәйрәм җитә» исемле беренче хикәясе басылып чыга.

1941 елнын җәендә М Максуд, гаскәри хезмәткә алынып, батальон комиссары, сәяси бүлек агитаторы, татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» исемле фронт газетасының баш мөхәррир урынбасары сыйфатында сугыш беткәнчегә кадәр алгы сызыкта була 1944 елны Казанда әдипнең «Үч һәм нәләт җыры» исеме белән фронт шартларында иҗат иткән лирик-публинистик шигырьләре тупланган җыентыгы басылып чыга.

Сугыштан сон Мәхмүд Максуд, нигездә, публицистика, әдәби тәнкыйть, очерк һәм тәрҗемә жанрларында актив эшли

Әдип Маликов (1921-2009)

1921 елнын 16 августында Башкортстаннын Янавыл районы Югары Чат авылында туа. Пермь шәһәрендәге Татар педагогия училищесында укыган чорда Татарстан һәм Башкортстан татар көндәлек матбугатында беренче шигырьләре басылып чыга

Ватан сугышында Әдип Маликов Сахалин утравының көньяк өлешен японнардан азат итүдә катнаша Бу операциядә үзенә йөкләнгән хәрби бурычны җиренә җиткереп үтәгәне өчен аны

 

векк ВАТАН сугышында катнашкан татар әдипләре

«Батырлык өчен* медале белән бүләклиләр. Сугыштан сон Әдип Маликов күпсанлы поэмалары һәм шигырьләре белән таныла.

Мөхәммәтша Мамин (1905-1943)

1905 елда хәзерге Мордва Республикасы Зубов Аланы районы Горинка авылында туа. 1930 елда ул Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә Студент елларында көндәлек матбугатта әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре белән катнаша башлый. 1936 елда Казан педагогия институтының аспирантурасын тәмамлаганнан сон. шунда әдәбият укыта.

Мөхәммәтша Мамин татар әдәбияты тарихында, нигездә үзенен «Һади Такташ поэзиясе» исемле хезмәте белән билгеле Бу хезмәт 1941 елда аерым китап булып басылып чыга һәм. Һади Такташ ижатын тулаем алып тикшергән беренче житди монография буларак, әдәби жәмәгатьчелектә югары бәя ала Ватан сугышы башлану белән ул фронтка китә һәм ике ел буе алгы сызыкта фашистларга каршы сугыша 1943 елнын августында Воронеж шәһәре тирәсендә барган сугышларның берсендә өлкән лейтенант Мөхәммәтша Мамин каты яралана һәм. шул ярадан савыга алмыйча, госпитальдә вафат була. Ул Воронеж өлкәсендәге район үзәге Воробьевка авылы зиратына күмелә.

Шәйхи Маннур (1905—1980)

1905 елнын 15 гыйнварында Татарстанның Мамадыш районы Тулбай авылында туа.

Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә һәм күрше Шәмәк авылы мәдрәсәсендә ала.

  1. елда аның Казанда «Тайга төбеннән» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.

1941 елда фашизмга каршы сугыш башлану белән, Шәйхи Маннур үзе теләп фронтка китә һәм сугышнын ахырына чаклы «Сугышчан чакыру» (61 нче армия. 1942). «Алга, дошман өстенә» (Калинин фронты. 1942 1943), «Ватан бәхете өчен» (3 нчс Белоруссия фронты. 1944-1945) исемле татарча фронт газеталарының алгы сызыктагы хәрби корреспонденты булып хезмәт итә Фронт газетасы өчен язылган күпсанлы хәрби язмаларыннан тыш. ул шушы кыен шартларда да патриотик шигырьләр ижат итә һәм 1943 елда «Гайжан бабай» поэмасының икенче кисәген язып тәмамлый.

Шагыйрь буларак бик яшьли танылу алган Шәйхи Маннур сугыштан сон аеруча актив ижат итә башлый һәм күренекле әдипкә әверелә

Зыя Мансур (1916-1965)

1916 елның 17 декабрендә хәзерге Башкортстаннын Дүртөйле районы Житембәк авылында туа 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый Дүртөйле район газетасында башта—корректор, сонга таба әдәби хезмәткәр булып эшли 1939 елда гаскәри хезмәткә алына һәм. Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрби-пехота мәктәбенә җибәрелеп. 1941 елнын ахырында аны тәмамлап чыга, аннары 1942 елнын башыннан сугыш беткәнчегә кадәр хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә. авыр сугышларда катнаша, яраланз

Сугыштан сон Зыя Мансур лирик шагыйрь буларак танылу ала.

 

 

 

Габдрахман Минский (1906-1983)

1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә туа. Әстерханның Тияк бистәсендәге мәдрәсәдә башлангыч белем ала, 1927 елдан «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы битләрендә «Г.Минский» имзасы белән хикәяләре басыла башлый 1928 елда берьюлы кечкенә-кечкенә өч китабы—«Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле көлке хикәяләр җыентыклары һәм «Яна яшьләр» дигән комедиясе дөнья күрә.

1941 елнын көзендә Г.Минский фронтка жибәрелә, Керчь ярымутравында барган тарихи сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, контузия ала. Госпитальдә дәваланып чыккач, 1946 елнын маена кадәр совет чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

Сугыштан соң Габдрахман Минский прозаик һәм драматург буларак кин танылу ала.

Вәдүт Мифтахов (1915-1942)

җирлиләр.

 

Ватан сугышы башлануга, Вәдүт фронтка китә, Мәскәү тирәсендәге канкойгыч сугышларда катнаша. Тула өлкәсендәге каты сугышлар вакы­тында, 1942 елнын 30 мартында, ул батырларча һәлак була. Сугышчан иптәшләре В.Мифтаховның гәүдәсен Тула өлкәсенең Рыдань авылындагы туганнар каберлегенә

 
   


1915 елның 20 ноябрендә Татарстанның Сарман районы Яхшы Каран авылында туа. Сарманда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1931 — 1934 елларда— Лубъян урманчылык техникумында, аннан Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1939 елда институтта белем алып чыккач, Ватан сугышына хәтле Татарстанның Питрәч районы Шәле авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1939 елда «Шигырьләр» исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга, аннан соң балалар өчен язган күләмле поэмасы—«Ятим малай турында әкият»е (1940) дөнья күрә.

 

Мөсәгыйт Мостафин (1909-1941)

1909 елнын 25 сентябрендә хәзерге Татарстанның Баулы районы Бәйрәкә авылында туа. 1927 елда Бәйрәкә җидееллык мәктәбен тәмамлап, Казанга килә һәм рабфакка укырга керә. Шушы елларда ул әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, очерклар, хикәяләр яза һәм аларны Ютазы район газетасында бастыра. 1931 елда яшь әдипнен Казанда биш хикәясен үз эченә алган «Очрашу» исемле китабы һәм үсмер балалар өчен «Үсү» исемле озын хикәясе басылып чыга.

Мөсәгыйт Мостафин 1941 елнын август аенда үзе теләп фронтка китә һәм шул ук елнын 6 декабрендә сугыш кырында батырларча һәлак була.

Шәрәф Мөдәррис (1919—1963)

  1. елнын 1 ноябрендә хәзерге Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында туа. 1933 елдан ук анын шигырьләре матбугатта күренә башлый, 1937 елда унсигез яшьлек студент егетнең «Үскәндә» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Яшь шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы К. Ивановнын атаклы «Нарспи» поэмасы дөнья күрә.

1941 елнын язында Шәрәф Мөдәррис гаскәри хезмәткә алына
Һәм Боек Ватан сугышынын беренче көннәреннән үк алгы сызыкта була, әүвәл минометчы, ахырга таба татарча фронт газеталарының хәрби мөхбире сыйфатында сугыш юлын уза, яралана, контузияләр ала.

Сугыштан сон Шәрәф Мөдәррис күренекле шагыйрь һәм тәрҗемәчегә әверелә.

Хәйретдин Мөҗәй (1901—1944)

1901 елнын 26 мартында хәзерге Башкортстаннын Туймазы районы Төрекмән (1946 елдан Октябрьский шәһәре составына керә) авылында туа.

Унсигез яшендә аны Кызыл Армиягә алалар, һәм шул вакыттан сон анын бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза

1932 елда Казанда «Мылтыклылар» исеме белән шигырь, хикәя һәм очерклары тупланган аерым җыентыгы дөнья күрә

өстенлек иткән гаскәри көчләренә каршы оборона һәм һөҗүм операцияләрен башкаруда күп тапкырлар кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә Ләкин 1942 елнын җәендә, Харьков юнәлешендә һөжүм хәрәкәтләре барышында ул командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм айдан артык сузылган авыр

бәрелешләрдән сон, полктан исән калган авыр яралылар, шул җөмләдән полковник Хәйретдин Мөжәй, фашистлар кулына әсир төшә Аны башка әсирләр белән бергә Германиягә озаталар Ул хәрби әсирләр лагеренда интернациональ антифашистик

 
   


Хәйретдин Мөжәй Ватан сугышынын беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса, гвардияче полк командиры буларак, үзенә йөкләнгән сугышчан бурычларны үтәүдә, гитлерчыларның сугыш башында яшерен оешма төзүдә катнаша.

 

Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманын эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм. газаплаулардан сон, үлем җәзасына хөкем итеп. 1944 елнын 4 сентябрендә үлем карарын гамәлгә ашыра. Алар арасында полковник Хәйретдин Мөжәй дә була.

Анын Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан «Сугыш көндәлеге» исемле язмалары сакланып кала.

Сөләйман Мөлекев (1920-1941)

  1. елның 5 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Пыжмара авылында туа. Жидесллык мәктәпне һәм Алабуга китапханә техникумындагы курсларны тәмамлаганнан сон. 1940 елга кадәр Татарстан авылларында китапханәче һәм укытучы булып эшли 1940 елнын февралендә гаскәри хезмәткә алына һәм Ватан сугышын Көнбатыш Украинада чик сакчысы булып каршылый Сугышның беренче сәгатьләреннән үк ул алгы сызыкта була һәм 1941 елнын сентябрендә Киев өчен барган сугышларның берсендә батырларча һәлак була

Сөләйман Мифтах улы Мөлекев—сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда әдәби әсәрләре белән күренә башлаган, әмма сугыш фаҗигасе аркасында үз тавышларын ныклап ишеттерә алмыйча, гомерләре бик иртә киселгән яшь каләм тибрәтүчеләрнең берсе

Дәвамы киләсе саннарда

Реклама