Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘЛӘКӘЙ ТУФАН

 

Ярылган корсак

Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Жәй көне ермак кибә Ләкин бер чонгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуна сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә Анардан мыскыллап көләбез.

—Корсагын ярылмадымы?—дип корсагын караган булабыз. Бервакыт бездән өлкәнрәк Хәсән абый ярдан сикерде дә корсагы белән шапылдап суга килеп төште Без көләргә тотынган идек. Хәсән абыйнын кычкырып жылаганын ишетеп туктап калдык.

Хәсән абый бер кулы белән корсагын тотып, икенче кулы белән үлән тамырларына тотына-тотына яр өстенә менде. Үзе җылыи.

—Ни булды?—дибез.

Ул корсагыннан кулын алды. Анда кып-кызыл эз—корсагы ярылган Хәсән абый:

—Үләм!—дип җиргә егылды, без авылга йөгердек. Хәсән абыйларга барып фаҗигане хәбәр иткәч, Хәсән абыйнын кемедер (хәтерләмим) безнен белән бергә ермак буена чапты. Барып җитсәк, Хәсән абый чалкан яткан да шаркылдап көлә. Калганын сөйләп тормыйм Корсак ярылунын серен генә әйтәм Хәсән абый үзе белән кызыл җеп алып килгән икән. Судан чыкканда шул җепне юеш корсагына ябыштырып куйган.

Тамак ач, өс ялангач дип тормый идек, келәсен көлә, шаярасын шаяра идек шул. Балачак бит. нишләтәсең.

Ярыш

Өченчедә укый идек микән, дүртенчедәме, кыш көне мәктәптән кайтып килешли сүздән сүз чыгып бәхәсләшеп киттек. Кызлар инде әллә кайчан өйләрендәдер, без һаман этешәбез, төртешәбез. Жыен юк-барны оештырырга мин һәвәс идем.

—Әйдәгез, ярышабыз,—дидем. Минем тәкъдимне барысы да хупладылар Унбишләп малай юл кырыендагы кар көртенә карап тезелешеп бастык та сиптерергә тотындык. Ярышның кагыйдәсе гади—кем ераккарак сиптерә—шул жинә Берничәбез ярышта катнаша алмады. Теләкләре юк булып чыкты

Мавыгып киткәнбез, яныбызга Гыйльми бабай килеп басканны күрмәгәнбез. Хәер, күрсәк тә без анардан курыйкмыйбыз. бала-чаганы яратканын беләбез. Гыйльми бабай безне куәтләп тора Җиңүчене дә ул билгеләде

Күп вакыйгалар онытылган, бу ярыш истә. Чөнки Гыйльми бабайның сүзләре хәтердә.

 

—Сезнен хәзер дилбегә озынлыгын да уздырып пес итәр чагыгыз, чабата башына пес итәр көннәрегез алда әле,—дигән иде. Әй, көлгән идек. Көлгән идек шул. көлгән идек...

Абый

Малай чакта ин кызык, ин рәхәт нәрсә абыйга ияреп йөрү Абыйсыз малайлар нәүмиз булалар. Без абыйларга ияреп урманга барганны, анда ниләр күргәнне, абыйлар сыман жиннәре төенләп бәйләнгән күлмәк белән Ылгыма елуыннан маймычлар сөзгәнне мактанып сөйләгәндә абыйсызлар кызыгып тыңлыйлар.

Минем туганнан туганым Мөнир белән икебезгә бер абый иде. Безгә сигез-тугыз яшь, абыйга—унике. Унике генә булса да—абый. Анын тиннәре бар. Бергәләшеп урманга, су буена баралар. Төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Алар арасында кайнашу безгә зур бәхет. Алар белән бергә агач башына менеп, әле өлгереп тә житмәгән миләшне яки кыргый алманы өзеп төшеп, чырайны сыта-сыта шуны ашау бәхете кемгә тәти?

Тик шунысы начар—абый абыйлыгын итә. һәрвакытта да безне ияртми Чөнки безнен күз кирәкмәгәнне күрә, колак кирәкмәгәнне ишетә Аларнын Ылгыма ярына тезелешеп ятып тәмәке тартканын әниләр белмәскә тиеш. Ә без сер сакларга өйрәнеп житмәгән. Бер-ике тапкыр үзебез дә сизмәстән сатканыбыз бар. Мин әләкләргә ярамаганны китаплардан укып түгел, абыйга ияреп йөргәндә белдем. Абыйга ияреп йөрү бәхетенә ирешү өчен түләргә дә кирәк иде. Без Мөнир белән икәүләп «уфалла» дип аталган арбага утыртып абыйны тартып йөрергә тиеш идек. Ләкин бу эшне без интегеп түгел, яратып эшләдек. Арбаның тәртәсенә ике яклап ябышып кешни- кешни чаба идек. Абый. «На! На!» дип безне куалый иде. Кайвакыт тауга түбән безне утыртып үзе уйнаклап чаба иде. Әй, анын рәхәтлеге. Кайчакларда «чыгымлап» китеп абый юл кырыена чыга, чокыр-чакыр, түмгәкләр өстеннән тәгәрәгәндә арба үрле-кырлы сикерә. Безгә кызык, арба үрәчәсенә чытырдап ябышып, жебсгән малай түгеллегебезне раслыйбыз. Безгә абый кирәклеген без белә идек, абыйга да энекәш кирәклеген исә сонрак аңладык. Олыгаеп, инде әтиләр булгач, бервакыт Мөнир әйтә мина:

—Син бәхетле, Туфан, синең энекәшең бар,—ди,—ачуын килгәндә сүгү өчен дә. булмаган акылыңны өйрәтер өчен дә энекәш кирәк икән,—ди.

Хәзер уйлап-уйлап торам да абыйсыз һәм энекәшсез малайларны кызганам Нәүмизләр алар. Абыйлар мәктәбен үтмәгәнгә күбесенә ир-атлык га житеп бетми

Бабай

Әнинең әтисе иде ул. Заманында таза хәлле крәстиян булган Әнинен сөйләвенчә, үзе дә чабата кимәгән, балаларына да кидермәгән, чабаталы кешеләрдән мыскыллап көлгән Бөтен тапкан малы үз көче белән табылган Совет власте аны чабата кияргә һәм чабата ясарга өйрәткән Без сугыш елларында бабай ясаган чабата киеп үстек Шул чабаталы елларнын матур истәлеге күңелдә сакланып калган. Без, бабайның дүрт баласының оныклары, бабай өенә—төп йортка еш кына жыела идек Әминә. Мөнир, мин-бер яшьгәгеләр бабай чабата ясаганда анын янында бөтерелә идек Ул чабатага юкә телгәндә булыша идек, шөшлесе төшеп китсә, аны алып бирү өчен өчәүләп ызгыша идек Ә ин кынлы бабай чабата табанын тезгәндә анын ун кулы янында утыру иде Бабай юкә телемен уң улы белән тартканда терсәге белән безне этеп жибәрә дә без авып китәбез. Бабай көлә.

—И. син иденмени анда, күрмәгәнмен,—дигән була Безбабайнын ун кулы янына утырырга чират торабыз Бабайнын күнеле булсын өчен авып кына түгел, laiapon тә китәбез Каймакта бабайнын ун ягына тезелеп утырабыз Бабай үзе янынддтын терсәге белән эткән була да, өчебез бергә тәгәрәп китәбез Тәтәгә (әнинен йә әтинсн

 

әнисен бездә тәтә диләр) чыр-чу килүебез ошамый.

  • Комачау итмәгез бабагызга,—ди.

—Тимә аларга,—ди бабай коры тавыш белән. Бабайнын авылда коры, кырыс дигән даны булган. Без аны һич сизмәдек. Колхозда ул ат җигеп эшли иде. Еш кына безне буш арбага утыртып авыл башына хәтле алып бара иде. Дилбегәне безгә бирә иде. Без чиратлашып атның ян-якларын дилбегә белән каккалап, бабайча итебрәк:

  • На, әйдә, йоклама, атла аягынны,—дип атны куалыйбыз.

Бәки авылы янында Чабыр тавы бар. Жәйнен матур бер көнендә тирә-яктан шунда бәйрәмгә җыйналалар иде. Бәйрәмгә барганда ни өчендер атларны куып, чаптырып баралар иде Мина биш яшьләр чамасы булгандыр, мине дә Чабырга алып бардылар. Юлда ат кушаяклап чапканда мин арбадан атылып төшеп калдым Ниләр булганын, кайсы җирем авыртканны хәтерләмим. Үкереп жылаганым һәм бабайнын:

—Үкермә, син ир кеше,—дигәне генә хәтердә калган Шул сүздән сон жылаудан туктадым шикелле.

Замана балалары

Заман безне иртә өлгертте, 13-14 яшьләрдә без кызлар озата идек инде. Бөтен шартын китереп озатабыз. Клубтан чыккач бездән качып йөгер­гән кызларны капка төпләрендә куып тотабыз да кочаклап алып бит урталарыннан үбәбез. Куып тоттырырлык итеп кенә йөгергән кызлар «И. җүләр тәре» дигән була да капкадан кереп китә. Без Берлинны алган солдатлар шикелле түш кие­реп сызгырына-сызгырына өйгә кайтабыз. Икенче көнне җыелышып мактанышабыз, бер тапкыр ашык-пошык үпкәнне ун тапкыр кыз үзе үпте дип сөйлибез. Мин Вәли абый кызы Диләфрүзне озата идем. Чибәр иде мәрхүмә. Беркөн, каян күргән- белгән диген, Вәли абый урамда туктатты да:

— Нихәл, кияү, кайчан туй ясыйбыз9—диде. Вәли абыйнын болай мыскыллап көлүе мина оша­мады—кызын ташладым. Диләфрүз ташлавымны авыр кичергән икән, олыгайгач бер очрашканда:

  • Мин сине яраткан булганмын, ахры, гел исемә төшәсең,—диде.

Бер көнне Наил өлкән егетләрнең сөйләшкәнен тынлап торган. Антон авылында марҗа кызлары бик чибәр икән. Барысы да сары чәчлеләр икән (кара чәчле кызлардан туеп беткән бит инде) Безнен авыл кызлары кебек саран түгелләр икән. Рәхәтләнеп үптерәләр ди. Унлап малай киттек Антонга марҗа кызлары үбәргә. И барабыз хыялланып Белгән урысчабызны ничегрәк әйтергә дип кинәшәбез. «Яратам» дигән сүз «лүблү» икән, «әйдә, үбешәбез» дигәне «давай патсилуемся» икән Антон шактый ерак—бездән биш чакрымлап булыр Антонга кояш баеганда барып җиттек. Кызлар җыелган җирне эзлибез Урамда беркем юк. Кемдер әйтте:

—Алар чиркәү янына җыелалардыр,—диде Киттек шунда. Анда да беркем юк. Урам буйлап әрле-бирле йөренгәндә судан кайтып килүче бер кыз очрады. Каршысына төштек. Урысчаны шәп белүче буларак, мин алга чыктым.

  • Ыздырастуй!—дидем Бездән куркып калды, ахрысы, кыз дәшми карап тора. Алдан әзерләп куйган «давай патсилуемся»ны да әйткәч, кызыбыз чиләк-

көянтәләрен ыргытты да артка борылып чапты. Без аны куып маташмадык, кайтыр юлга таба йөгердек.

—Әтисе килеп чыкса, иманыбызны ала,—диде кемдер.

Динур:

 

Килеп кенә карасын.—дип әтәчләнергә тырышкан иде. тынлаучы булмады

Авылга кайткач, бармый калганнарга ниләр булганын сөйләдек Авызларын ачып, көнләшеп тыңладылар Сөйләвебез буенча, без маржа кызлары белән туйганчы үбешкәнбез икән Үбешеп кенә дә калмаган хәтта

Җылы мунча

Кичләрен авыл яшьләре клубка жыела: бииләр, түгәрәк уеннары уйныйлар Безне анда кертмиләр—ярамый, мәктәп балалары төнлә чыгып йөрмәскә тиеш Әмма кем тотып тора ала бала-чаганы, барыбер без урамда Урамда салкын булса, жылы мунчага җыелабыз Кемнәр мунчасыннан көндез төтен чыкканын белеп куябыз. Чиратлашып өйдән керәчин (керосин) урлыйбыз Лампабыз бар Эченә филтә тыгылган дару шешәсе Әй. мунчадагы күнеллелекне. рәхәтлекне берни дә алыштыра алмый Ләүкәгә, эскәмиягә, идәнгә—кемгә ничек җайлы, шулай урнашабыз да тотынабыз ялганлашырга. Ялган да түгел инде ул. фантазиянен уйнавы гына. Айга да менәбез, су төбенә лә төшәбез Беребез укыган әкиятенә үзеннән дә өстәп җен-пәриләр турында сөйли, кайсыбыздыр ул жсн-пәриләрнс күргән дә булып чыга. Кайчакларда бергәләшеп җыр чыгарабыз. Без аны җыр дип түгел, бәет дип атыйбыз Алар гадәттә авылыбызның берәр кызына аталып чы­гарыла Жанры буенча сатира белән юмор арасында Язганнарыбызны мәктәптә үзләре күрмәгәндә кызлар­ның дәфтәрләренә күчереп язабыз Кызлар укытучыга әләкләшә. Укытучы такта янына чыгарып бастыра Кем язганны язуыбыздан таный Ләкин такта янына бастыру укытучы файдасына булмый Без укытучыга күрсәтми генә маймылланабыз, телләребезне чыгара­быз. күзләребезне акайтабыз, колакларыбызны сел­кетәбез Класс дәрес тыңламый, безгә карап утыра Кайчак класстан куып чыгаралар Анысы безгә җәза түгел инде, бүләк Дәрестән котылунын рәхәтлеген котылган укучы гына белә Жәзанын ин катысы—тәр­тип бозуыбызны әнигә әйтү Әти куркыныч түгел, әни куркыныч Әтиләр чөнки вакланып тормый, ә әнинең кулында уклау Язган бәетләребезнен берничәсе хәтердә сакланган Бүген лә алар ярыйсы ук ишетеләләр Унике-унөч яшьлек малайлар чыгарган димәссең

Сездә бүген ничәсе9 Бездә бүген кичәсе Ярты чиләк чәй эчкән ди Айтуган Хәдичәсе И аузың зур. аузың зур Аузыңны нишләтергә9 Бер ягына киртә ясап. Кәнүшни эшләтергә Өегетец капкасы— Нарат икән тактасы Синнән иаппрырак әле Безнең мунча бакасы

Шушы бәетне чыгаргач тәгәрәп көлгәнебез истә Чөнки ул үэенен матурлыгына масаеп йөргән кызга атап чыгарылган иле Соңрак белдем, мунчала җыелып бәе. чыгару безнен авылда тына булмаган икән Шуңа күрә тагар халык иҗатында мунча фольклоры дигән аерым бүлек булырга тиештер Халык иҗатын өйрөнүчсирга бу идеяне сатам.

 

Аулак өйләр турында күп язылган, кабатланып тормыйм. Без дә аулак өйләрдә аунап үстек. Шуны гына әйтәм, аулак өйнен рәхәте—күзен төшкән кыз белән чоланга кәжә карарга чыгу. Чоланга алып чыккан кызына син үзен дә ошаган булсаң—жан рәхәте. Кышкы салкын чоланда иненә бишмәт салган, башына шәл бөркәнгән кызны кочаклап торуга ни җитә. Сөйләшмисен. Беренчедән, сөйләшергә рәтле-юньле сүз юк, икенчедән, кем әйтмешли, сүзсез дә аңлашыла. Бүтән чакта, әйтик, озатып куйгач, кызларны яңагыннан үбү әбәзәтелни йола саналса, кәжә караганда ни өчендер үбешү юк иде. Һәрхәлдә, үбештек дип әйткәнне ишеткәнем булмады, үзем дә андый «гөнаһ» кылмадым шикелле. Ин шәбе—бер-береннен җылысын тоеп кочаклашып тору Малай гына булсак та дәрт уяна башлаган бит инде. Унөч яшь, мин сиңа әйтим, бала-чага яше түгел. Ә кызлар инде ул яшьтә өлгерә башлыйлардыр, түшләрендә чыпчык йомыркасы чаклы гына ике төер дә беленә. Шулар ике күлмәк аша түшкә тиеп китә дә... Юк. артыгын язмыйм, карт кешегә килешми. Кәжә караганда озаграк торсаң, куып кертәләр Алып чыккан кызың сине ошатмаса, мәсьәлә тиз хәл ителә: кыз сине этеп жибәрә дә кереп китә. Син ничегрәк итеп үч алырга икән дип план корырга каласын Аулак өйдә анысы өчен уйлап табылган уеннар да бар. Унөч яшьтә үк аулак өйләргә йөргән дип гаҗәпләнәсе юк, яшүсмерләр өлкәннәр тәҗрибәсендә җитлегә.

Өлкәннәр дигәннән, бер вакыйга истә калган. Кайбер якларда аулак өйләрдә егетләр кунып кала, бездә кунып калу бәхете эләкми иде Күршеләренә чыгып торган өй хужалары кайтып, егетләрне куып тараталар иде. Кызларнын да кайберләре үз өйләренә кайтып китә иде.

Көннәрдән бер көнне Рушанияләрдә өлкән яшьтәгеләрнен аулак өе булачагын белгәч, без дә кагылып үтмәкче булдык. Без дигәнебез егермедән артык малай—угыз бишенче, утыз алтынчы елгылар бергә йөри идек. Безне инде, билгеле, аулак өйгә кертмәделәр. Тәрәзә каршында нишләргә инде дип таптанып торганда яныбызга Әкбәр абый чыкты.

—Малайлар,—ди бу,—безне чыга алмаслык итеп тыштан бикләп куегыз. Мәрфуга апа Разия апаларда, аларны да бикләп куегыз, чыга алмасын,—ди

Без, әлбәттә, ишектәге йозак элгеченә таяклар тыгып бикләдек. Ләкин моны гына азсындык, ишек-тәрәзәләрне кар өеп томаларга булдык Кар жепшек иде Кар тәгәрәтеп зур-зур кар туплары ясыйбыз да, ишек-тәрәзәләрне каплыйбыз. Өя торгач, башта Мәрфуга апаларның, аннан Разия апаларның өен кар белән тышлап куйдык. Үз гомеремдә алай тырышып эшләгәнем булмады Кырмыскалар кебек кайнаштык. Өлкән егетләр аулак өйдә кунып калды, без Әкбәр абыйдан -малатсый» дигән сүз ишеттек.