Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВТОНОМИЯЛЕ ТАТАРСТАН СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫ ТУРЫНДА

 

1920 елнын 27 нае

Бөтенроссня Үзәк Башкарма Комитеты һәм
Халык Комиссарлары Советы карар итәләр:

I

I Россия Социалистик Федератив Совет Республикасының бер өлеше буларак Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасын бар итәргә һәм аның составына кертергә

а)     Казан губернасыннан: Казан, Лаеш. Мамадыш, Свияжск. Чистай, Тәтеш һәм Спас өязләрен—Жидяев һәм Йорт-күл волостьларыннан башка. Алабуга өязенен Черкас һәм Салавыч волостьларын. Краснококшай өязенен Күлле Киме һәм Кышлау волостьларын:

б)     Уфа губернасыннан Минзалә өязен;

в)     Самара губернасыннан: Бөгелмә өязеннән Азнакай. Александровка. Әлки. Әлмәт, Баулы. Богоявленский. Варварино. Югары Карамалы. Каратай. Кузайкино, Ивановка. Мәсәгүт, Микулино. Мордовское Афонькино, Мордовская Ивановка. Мордовская Кармалка. Түбән Чыршылы. Яна Писмән. Салих. Спас. Спиридоновка. Стәрлетамак. Сумарохово, Тымытык, Урсалы һәм Чиканас волостьларын;

г)      Вятка губернасыннан Малмыж өязенен Кошкино. Носы. Арбор, Янгул, Сәрдекбаш. Нижне-Четаево һәм Шуда волостьларын,

д)     Сембер губернасыннан Сембер өязенен Сөендек. Олы Тархан һәм Б.Цильна волостьларын. Буа өязенен Старо-Студенец, Янтуган, Шыгырдан, Яңа Кәкерле. Чүпрәле. Мәчәле, Борындык. Рунга, Тимбай. Убей һәм Городище волостьларын.

Искәрмә: Татарстан Социалистик Совет Республикасы составына Уфа губернасының Бәләбәй һәм Бөре өязләрен кертү мәсьәләсен әлеге өяхләр хезмәт ияләре үз ихтыяҗларын белдергәнгә кадәр ачык калдырырга

  1. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасының дәүләт власте аппараты. РСФСР Конституциясендә каралганча, жирле депутатлар Советларыннан. Үзәк Башкарма комитетыннан һәм Татарстан Социалистик Совет Республикасының Халык Комиссарлары Советыннан хасил була
  2. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасынын эшләрен идарә итү өчен түбәндәге Халык комиссариатлары булдырыла 1) Эчке эшләр—почта һәм телеграф идарәсе белән. 2) юстиция. 3) мәгариф. 4) сәламәтлек саклау. 5) социаль тәэминат. 6) игенчелек. 7) азык-төлек.

8) финанс. 9) халык хуҗалыгы Советы—хезмәт һәм элемтә юллары бүлекләре

 

белән һәм 10) эшче-крестьян инспекциясе.

Искәрмә: Чит ил эшләре һәм тышкы сәүдә тулаем РСФСРнын Үзәк органнары карамагында кала бирә. Хәрби эшләр белән турыдан-туры якындагы Округ хәрби комиссариатына буйсынган Татарстан хәрби комиссариаты шөгыльләнә. Контрреволюция белән көрәш Бөтенроссия Гадәттән тыш Комиссиясе Татарстан Халык Комиссарлары Советы белән килештереп оештырган Бөтенроссия Гадәттән тыш Комиссиясе органнары карамагында кала.

  1. РСФСРнын финанс һәм хуҗалык сәясәтенен республиканың бөтен территориясендәге бербөтенлеген саклап калу максатында Татарстан Социалистик Совет Республикасының азык-төлек, финанс, халык комиссариатлары, халык хуҗалыгы Советы, хезмәт һәм элемтә юллары эшче-крестьян инспекциясе бүлекләре, эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы почта һәм телеграф идарәсе тиешле РСФСР Халык комиссариатларының турыдан-туры буйсынуында калалар, аларнын фәрманнарын һәм инструкцияләрен үтәргә тиеш булалар.
  2. Татарстан Социалистик Совет Республикасының эчке эшләр (почта һәм телеграф идарәсеннән башка), юстиция, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм игенчелек Халык комиссариатлары үз эш- гамәлләрендә мөстәкыйльләр һәм турыдан-туры ТССР Үзәк Башкарма комитеты алдында җаваплы.
  3. Казан Советы Рәисе Татарстан Халык Комиссарлары Советы составына хәлиткеч тавыш хокукы белән керә.
  4. Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы бөтен кирәкле финанслар һәм техник чаралар белән РСФСРдан тәэмин ителә.
  5. Татарстан Социалистик Совет Республикасының 1нче съезды чакырылганга кадәр Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасында хәзерге положениедә күрсәтелгән чикләрдә хакимият бөтен тулылыгында Татарстан Социалистик Совет Республикасының Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан бар ителгән Вакытлы революцион комитеты кулында була. Әлеге комитетның иң әүвәлге бурычы Татарстан Социалистик Совет Республикасының 1 нче Советлар съездын чакыру һәм революцион комитетның Татарстан Социалистик Совет Республикасының бу положениенең Знче пунктында күрсәтелгән бүлекләренә тәңгәл килгән бүлекләрен оештырудан гыйбарәт.
  6. Эчке эшләр Халык Комиссариатына һәм Милләтләр эшләре Халык Комиссариатына Татарстан Социалистик Совет Республикасының чикләрен җентекләп билгеләгәндә туарга мөмкин мәсьәләләрне хәл итү өчен катнаш комиссия оештыру йөкләнә.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.Калинин. Халык Комиссариатлары Советы рәисе В.Ульянов (Ленин) Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты секретаре А.Енукидзе