Логотип Казан Утлары
Публицистика

«СҮЗДӘН ОЛЫ БЕРНИ ЮК!»

 

 

Бөек Шекспирның әлеге сүзләре Австриянең Линц шәһәрендә узган—Хазы кара ПЕН клубы оештырган—75 нче Бөтендөнья язучылары конгрессының девизы булды. Әлеге конгресста ПЕН клубының яңа президенты итеп Джон Рэлстон Сэйу.л сайланды. Форумның пленар (гаму.ми) утырышында халыкара әдәбиятчылар берлеген Татар ПЕН үзәгенең яңа президенты—язучы Разил Вәлиев белән таныштырдылар Халыкара ПЕН клубына яңа әгъзалар— Албан һәм Монгол ПЕН үзәкләре кабул ителде ПЕН клубы китапханәсенә татар авторларның инглиз телендәге китаплары тапшырылды

 

Вена

ЮНЕСКО тарафыннан 2009 елда Европа мәдәни башкаласы дип игълан ителгән Австриянең Линц шәһәрендә узган елның октябрь ахырында Бөтендөнья язучылары конгрессына 107 илдән зыялылары җыелган иде Татарстаннан Линцка язучылар Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм мин фәкыйрегез барды Мәскәүдә безгә Татар ПЕН үзәгенең башкаладагы юридик киңәшчесе Борис Пантелеев кушылды Рус ПЕН үзәге конгресска Андрей Битов белән Екатерина Турчанинованы җибәрде

Алар белән без элекке көчле империя башкаласы Венага бару хәстәренең •рәхәтлекләрен ■. ягъни визаларны рәсмиләштерүдә дөньядагы иң талымчан илчелек бимазаларын кичердек Австриягә карата тискәре мөнәсәбәт туа язды Тик ул Мәскәүдә генә шулай булды Юлга чыккач, әлеге тойгылар таралды. Без Австрия Республикасына поездда бардык. Битов белән Турчанинова самолетта очтылар

Бөтендөнья язучылары форумнары уза торган башкалаларда милләттәшләребезнең каршы алуына без инде күнегә башладык Хельсинкида. Берлинда шулай булган иде Венада да шулай ук булды Иртән иртүк башкала вокзалында безне Австриядәге татар җәмгыяте җитәкчесе Рива Рюдиссер көтеп тора иде Ул биредә күптән түгел генә яши әле. һәм. шәһәргә тамаша кылып йөргәндә, аңа еш кына кешеләрдән сораштырырга туры килде. Вена кешеләренең ихтирамлылыгы, теге яки бу тарихи урынга ничек барырга нечкәләп аңлатуы Мәскәүдән Көнчыгышка таба ераклаша барган саен, халык игелеклерәк.


дип инанган кагыйдәләр­дән шикләнергә мәҗбүр итә башлады Мәскәүдән көнбатышка ерагая барган саен да халык игелеклерәк икән бит,

Вена күп. мәгърур скульп­тура, архитектура мәдә- ни-тарихи һәйкәлләренең байлыгы белән таң калдыра Европаның элекке эре импе­рия башкаласы, сугышларга, күп санлы гео-сәяси үзгәре­шләргә карамастан үз йөзен саклап калган Күккә ашкан бихисап соборлы һәм сарай­лы борынгы шәһәрне үзә­гендә саклап, Вена, боҗра­ларын күбәйтә барган агач кебек тармакланып үскән Иркен мәйданнар һәм киң урамнар белән беррәттән, үзәктә упкындай тар урамнар да шактый Тик алтын белән бизәлгән ак мәрмәрмеңьяшәр шәһәргә җиңеллек, якты кояшлы төсмер бирә Хәер, без Үзәк Европада чакта, атна буе күк аяз булды Бер көннән гайре Анысы турында—соңрак

Венада без ике көнгә якын тордык—барып төшкән һәм китәсе көнне— поездларның расписаниесе безнең файдага булды Беренче көнне Милли китапханәдә һәм Австрия Парламенты бинасында булдык Европадагы иң борынгы китапханәләрнең берсе булган бу бина зиннәтлелеге һәм мәгърурлыгы белән таң калдыра Каһарманнар мәйданы һәм Йозефс-плацта (-Йозеф мәйданы-) Австриянең бөек улларының атка атланган рәвештәге сыннары китапханәнең ике ягына тезелгән, ишеге алдында алтын бөркетләр һәм бюстлар куелган, бинаның алгы ягында күз колачлый алмастай колонналар рәте Зиннәтле матур залга килеп керәсең Ул Борынгы Дөньяның иң зур китапханә залы буларак танылган анда ике миллионнан артык уникаль басма, кулъяз­малар җыентыгы, нота китаплары, географик карталар, глобуслар саклана—болар барысы да Китап Галиҗанәпләренә. әдәбиятка белем­гә никадәр зур ихтирам булу турында сөйли Шушы зур мәйданы, сыннары, зиннәтле залла­ры, музейлары (сугыш һәм музыка кораллары) булган китапханә биналары тезмәсен дәүләт ирләре алдан планлаштырып төзегәннәр

Австрия Республикасы Парламенты Ринг- штрассе («түгәрәк урам») боҗрасында уни­верситет, музейлар, театрлар белән беррәттән урнашкан Аның яңа грек стилендә төзелгән (Борынгы Греция—демократиянең анасы бит) бинасы турында сөйләгәндә, шул ук мәһа­бәт. мәгърур, гаҗәеп дигән эпитетлардан башканы сайлап та булмый Бары тик шуны өсти алам Үзәк Европаның бүтән башкалала­рындагы кебек үк Вена Парламенты да ачык һәм һәркем кереп йөри алырлык булуы белән гаҗәпләндерә Безнең күз алдында экскурсия өчен мәктәп укучыларыннан төркем җыелды Дүшәмбе көн иде Ак мәрмәрдән ясалган Зи­рәклек алиһәсе Афина Паллада Дәүләт закон­нар чыгару Җыенының имән ишекләреннән кереп килүче балалар чыр-чуына гаҗәпләнеп карап торды

Без китеп барышлый да Венада йөрдек Көн шулай ук кояшлы иде Җәяүләп урамнар һәм бакчалар аша император резиденциясенә—Австриядә легендар булган эрцгерцогиня Мария Тереза чорындагы Версаль үрнәгендә төзелгән Шенбрунн бакча-сарай ансамбленә киттек Император сараендагы эчке бүлмәләр һәркем өчен ел буена ачык. Биредә бүлмәләрдәге зиннәтләрне һәм уникаль сәнгать әсәрләрен карап хозурланырга һәм Моцарт, Штраус көйләрен тыңларга мөмкин Ә парктагы киң һәм буталчык аллеяләргә түләүсез генә кереп адашырга һәм, икесенә бергә исәпләгәндә, 160 яшьлек парларның каршыга җиңел генә йөгереп килүләрен күреп, мәңгелек турында уйланырга мөмкин.

Император сараеның төп бинасында Наполеон Бонапарт яшәп алган Шенбрунны Версаль белән чагыштырып карагандыр ул, мөгаен Ә без әлеге сарайны, аның парк һәм бакчаларын, сыннарын һәм фонтаннарын—чагыштырмача бер үк вакытта—18 гасыр башында Версаль үрнәгендә салынган Петергоф белән чагыштырдык Мин шунда фонтаннары, төрле биеклеккә урнаштырылган—арыслан авызын каеручы Самсоннары белән башланган—сыннары уч төбендәгедәй күз карашына сыешкан Петергоф Шенбруннан баерак һәм эчтәлеклерәк дип куйдым Татар әдәбияты аксакалы Туфан ага килешмәде Иксез-чиксез Шенбрунн Кама Тамагы киңлекләрендә туып үскән бу кешенең күңеленә ныграк хуш килә Шенбрунн Самсоны белән арысланы төп бина эченә урнаштырылган һәм алар алтын түгел, тоныклар Кабатлап әйтәм Шенбрунн ансамбле гаять зур гигант Ә ул бит шәһәр читендә дә түгел—үзәк вокзалдан 40 минут кына җәяү барасы. Юл уңаенда без тагын бер йөзьяшәр имәнле һәм киң колачлы каштаннар үсә торган парк аша уздык. Австриядә тере табигатьнең таш шәһәр белән «килешеп» яшәве гаҗәеп1

«Дизайн-конгресс»

Австрия шәһәрләрендә салкын таш белән яшел табигатьнең берләшеп яшәвен күрсәтә торган йортлар да бар Биналар өстеннән салынып төшкән бакчалар ул Хундертвассер-хауз—Венадагы әнә шундый йорт Рәссам Ф Хундертвассер проекты белән шәһәр үзидарәсе 1985 елда төзегән аны Гайре табигый бу күп катлы йортта 50 фатир, 13 асылма бакча, ресторан, кафе бар Ул бакчалар, билгеле, асылынып тормый, ә йортның яссы түбәсендә, дивар чыгынтыларында, террасаларында үсә, һәм аларның ботаклары иелеп-салынып тора Шундый ук бакчалы йортларны без Линцта да күрдек. Көн саен «Goldener Adler» («Алтын бөркет») кунакханәсеннән конгресс утырышларына җәяүләп барганда үтә торган Дунай аша салынган Нибелунглар күпере янындагы әкияти бакча төзелеше бигрәк тә күңелгә уелып калды.үзәгенең иске дус­ты Жан Бло белән кочаклаштык—Ха­лыкара ПЕН клу­бының генераль секретаре чагында Казанга килгән иде ул. Элизабет Норд- грен (Финляндия), Владимир Серги­енко (Украина-Гер- мания). Далмира Тиленбергенова (Кыргызстан), Ка­нат Кабдрахманов һәм бик күпләргә җылы сәлам бир­дек Бу конгрес­ста без күп мәр­тәбә чын күңелдән Уйгур ПЕН үзәге

президенты, иленнән куылып, Швециягә сыенган Кайсар Озгун һәм Төркиядән Тарик Гунерселем белән аралаштык Конгрессның беренче эш көнендә үк Туфан ага Миңнуллин, ике дә уйлап тормыйча, ике ел элеккеге кебек үк башына милли кәләпүш киеп куйды. Һәм шундук, пароль көтеп алгандай аның янына Кайсар Озгун килеп ж,итте һәм үз телендә сөйли башлады Бернинди тылмач кирәкми иде Татар һәм уйгур телләре бик якын, бу мәсьәләдә башкортлар белән генә «Кем якынрак» дигән бәхәс туарга мөмкин Кайсар—озын буйлы яшь, чибәр кеше берничә Европа телен бик яхшы белә, ул—алтай телләре, ягъни төрки монгол тунгус-маньчжур телләрендә яза торган әдипләрдән «Урал-Алтай» оешмасын төзүчеләрнең берсе Урал-Алтайлыларның беренче халыкара конференцияләре Линцка кадәр ике ай элек Истанбулда узган иде Аның исемлегендә төрек уйгур, татар, кыргыз, казакъ, фин ПЕН үзәкләре бар иде Линцта әлеге берләшмә үзенең эшен дәвам иттерде Татар ПЕН үзәге ж,итәкчесе Разил Вәлиев -Урал-Алтай» берләшмәсе эшчөнлегендө катнашуыбыз зур дәрөж,ө дип саный Аның икенче конференциясе Бишкөктә булыр дип билгеләнде

Әлеге конгресста безнең делегация ПЕН клубының ел саен уздырыла торган халыкара конгрессларында русча сөйләшүче әдипләр секциясе оештыру фикерен күтәреп чыкты. Конгресста күп еллар эшләү аңа ихтыяж,ны күрсәтте Русча сөйләшү—рус телле, ягъни русча язучы дигән сүз түгел Рус теле бу очракта—әдипләрнең совет чорыннан соң һәм элекке социалистик лагереның аралашу теле Утырышта катнашучылар киләчәктә дә халыкара әңгәмәләр алып барырга, рус. татар, кыргыз, казакъ, украин һәм башка телләрне саклау һәм үстерү турында сөйләшергә, сүз иреге мәсьәләләрен күтәрергә, әлифбабыз һәм телебез нинди булуга карамастан, үзебезне күрсәтергә дигән фикерне алга куйдылар Карарда шулай ук үзләренең ПЕН үзәкләре милли тел. мәгариф китап бастыру кыенлыкларын белдереп торырга карар кылынды

Быел яңа секциядә рус. татар, казакъ, кыргыз, украин, шулай ук чех һәм словак үзәкләре катнашты Бөтендөнья конгресслары арасында эш конференцияләрдә алып барылачак Андрей Битов конгрессның беренче пленар утырышында яңа секция һәм аның бурычлары турында киң мәгълүматлы чыгыш ясады

Конгресста әдипләр һәм журналистларның хокукы һәм сүз иреге чикләнгән— Кытай. Куба. Вьетнам. Венесуэла. Төркия. Венгрия. Грузия. Россия кебек илләр буенча карар кабул ителде. 2000 елдан башлап Россиядә 18 журналист үтерелде Төркиядө ж,иде дистәләп журналист ирегеннән мәхрүм ителде Венгриядә—этник кыенлыклар

ПЕН клубы китапханәсендә без үзебез алып килгән әсәрләрне күргәзмәгә куйдык Анда инглиз телендә басылган Г Тукайның -Шүрәле-се һәм «Татар халык әкиятләре». татар. рус .инглиз телендә басылган өч томлы -Татар акылы - (мәкальләр әйтемнәр, афоризмнар, әдәби миниатюралар), шулай ук Туфан Миңнуллинның өч телдә басылган «Әлдермештөн Әлмөндәр»е һәм башка китаплар бар иде

Линц

Австриядә саны буенча өченче шәһәр саналучы Линц Дунайның ике ярына ж,өелеп урнашкан Аны -Линц» дип тә. -Дунайдагы Линц» дип тә язалар йә австриялеләрчә кыска гына «Linz a d D » Линц—тарих ул һәм башкаланың борынгы өлешеннән аз гына читтәрәк урнашкан промышленность үзәге - Башкала - дип язуым ялгыш түгел—ЮНЕСКО тарафыннан Линц 2009 едда Европаның мәдәни башкаласы дип игълан ителгәнен әйткән идем инде Чыннан да Гете. Шиллер Кант, Моцарт исемнәрен йөртә торган урамнар буйлап барганда, Борынгы Дөньяның мәдәни башкаласында йөрүеңә шикләнмисең Борынгы таш түшәлгән урамнарның ике ягында мәһабәт готика стилендәге соборлары күккә үрелгән тарихи биналар, скульптура һәйкәлләре—борынгы һәйкәлләр арасында хәзерге заманда ясалганнары да очрый мәсәлән Музеум-штрасседагы бер сарай янында «поп-арт» стилендә металл ватыкларыннан ясалганы Бөтен ж,ирдә 2009 елда Европаның мәдәни башкаласы билгесе—нокталы өтер Нәрсә аңлата ул9 Бөр карасаң. 09 кыяфәтендә ул. икенче караганда Линц—Европаның мәдәни башкаласы дигән карарның катгый түгеллеген—эстафетаның дәвамчанлыгын аңлата кебек

Биредә. Линцта . бөтен Австриядәге кебек үк Моцарт, рәссам Гюстав Климт һәм реформатор-эрцгерцогиня Мария Терезага табыналар Сарайларда, бүлекләр

кибетләрендә, рәсемнәрдә, альбом тышларында, тәлинкәләрдә, кружкаларда, брелокларда—бөтен җирдә алар Моцарт, йә Мария Терезаны аңлап була әле Ә менә «сецессион» («модернының бер төре) стилендә иҗат иткән яраткан рәссамым Г Климтка табынуларына бик сөенеп гаҗәпләндем. Аның күренекле «Үбешү» рәсеме—адым саен Тагын бер яраткан рәссамым—Австриянең Саль­вадор Далиен—Э Фуксны искә алган кеше юк. Гаҗәп. күршедә генә. Венада, дө­ньяның иң эре рәсемнәр галереяләренең берсендә, Тициан Рафаэль, Веласкес белән рәттән Питер Брей­гель рәсемнәренең иң зур җыелмасы бар Хәзерге заман Леопольд сәнгать музеенда—Эгон Шиленың дөньядагы иң зур җыел­масы. Тик аларның берсе дә, күренекле экспресси­онист О Кокошка кебек үк, Австриянең көндәлек тор­мышында күренми Ярар инде, Линцта Г юстав Климт рәсемнәрен төрле сувенир рәвешләрендә күңелем булганчы сатып алдым. А менә Туфан ага Миңнуллин Линц базарында ташкабак, тагын ниндидер орлыклар сатып алды «Интере-есно,

Татарстан җирендә алар нинди уңыш бирер икән?»

«Интере-есно!»—Туфан Миңнуллинның яраткан сүзе Теге яки бу тарихи һәйкәлне һәм базарда таныш булмаган яшелчәне күреп алса «Интере-есно1— дип, русчалалап. сүз кыстырып куя ул Аның төкәнмәс кызыксынучанлыгы бик тә гаҗәпләндерә Бөтен нәрсә кызык аңа, бөтен әйберне әйләнеп йөреп карый мөмкин булса капшап йә кабып карый Безнең сәяхәтләрдә аның чыдамлыгына таң калдым. Хәтта элекке альпинист буларак, минем өчен дә күп булган чакрымнарны тәпиләргә туры килде бит Бөтен сәяхәтебез буена ул татар авылы халкы, шәһәр, язучылар, театр тормышыннан төрле вакыйгалар. Мәскәүдә укыган чорында тирәсендәге кешеләр турында, көлке хәлләр һәм мәзәкләр (җае чыккан саен) сөйләде Тормышында очраган һәм ишеткән мәзәк хәлләр турында китабын да чыгарырга җыена әле ул.

Линцта без көн саен киселгән штукатуркалы йорт яныннан үтеп йөрдек Ул. тере тире кебек, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында барлык мәхшәрне кичергән. Шул штукатур кисәкләре йортның беренче катындагы тәрәзә төбендә бик кадерләп саклана һәм XX гасырның акылсызлык фаҗигасен искәртүгә хезмәт итәләр

Адольф Гитлерның бөтен балачагы Линцта үткәнлеге турында да әйтми булмый Линц янындагы бер авылда аның әти-әнисе күмелгән Тик австриялеләр бу хакта сөйләргә яратмыйлар, ул темага сорау бирү дә әдәпсезлек санала

Австриялеләр

Австриялеләр туристлардан аерылып тора. Венага караганда Линцта бигрәк тә Аларга. аеруча олы яшьтәгеләргә. арткы өлешендә вензельле эшләпә кию хас Австриялеләр күбрәк баварлардан килеп чыккан Австриянең көнбатыш өлеше— Линц. Зальцбург. Бавария—элекке Бавария җирләре Австриялеләр телләре белән немецларга тугандаш, тик алар, баварлар кебек үк, аерым милләт үзләрен немецлар дип исәпләми Көнчыгыш якта славяннар яшәгән тик алар немецлар колониясе булган. Булачак Австрия җирендә бар да буталып беткән Австрия халыкларның Бөек күчеш чорын башка илләрдән ныграк кичергән Австрия иле 10 гасырда баварларның Көнчыгыш маркасыннан башланган һәм беренче тапкыр Австрия, ягъни Көнчыгыш өлкә дип аталган Нинди илнең Көнчыгышы булган соң ул—Бавариянеңме, Германиянекеме, Үзәк Европаныңмы9

Австрия 18 гасырда зур тизлек белән үсә башлый Венгрия. Трансильвания, 118

Хорватия. Көньяк Нидерландия Италиянең бер өлеше Словения Чехия. Босния Польша аның хакимлегенә күчә Шулай итеп Австрия Европада Россиядән кала зурлыгы белән икенче урында була һәм күп милләтле империягә әйләнә Ләкин, билгеле булганча, бөтен империяләр дә кайчан да булса җимерелә Австрия державасы белән дә шулай була 1918 елда ул республика була 1938-1945 елларда Австрия фашистлар Германиясе хакимлегендә кала. 1945 елда, каты җимергеч сугышлардан соң. Совет Армиясе Венаны ала Ил дүрт оккупация зонасына—Совет. Америка. Англия һәм Франция зоналарына бүленә 1955елның 25 октябрендә оккупация гаскәрләре Австриядән чыгарыла, һәм ул бәйсез республика була.

Венадан Линцка без электричкага утырып бардык Безнең күз алдыннан кыргый, хәтта әкияти матур урманнар, кырлар күлләр, җил тегермәннәре, дөресрәге—җил ярдәмендә хәрәкәтләнә торган двигательләр (аларның киң канатларын компьютерлар аша җилгә каршы борып куялар)—тезелгән калкулыклар йөгереп үтә Еракта Альп таулары өстендәге кар таулары күренә

Кызыл чирәп түбәле уенчыксыман өйләр тезелгән авыллар безгә каршы йөгерә Алар тирәсендәге һәр кишәрлек җир эшкәртелгән, тәртипкә салынган сыйпап- сыпырылган Туган җиргә шундый мөнәсәбәт ничек калыпланды икән бөтен дөнья каннары катнашмасы булган бу халык өйрәсендә9

Шәһәрдә дә шундый ук тәртип Шулай беркөнне Линц үзәгендә фонтан янындагы утыргычка урнаштык Австрияле килә Билгеле инде, башында вензельле эшләпә Фонтан бассейныннан иелеп пластик бокал алды. яныбыздан сыра киоскысы янына узды Бомж, шушы бокалга сыра салдырмакчы. дип уйлыйм. Юк шул. Киоск янында торган чүп савыты янына менде, фонтаннан алган теге бокалны чүплеккә салды да үз юлы белән китеп барды Безнең илдә мондый хәлне күрмәссең. Менә сиңа мә' Нигә аларда шулай да бездә болай соң ул?

Маутхаузен

Линцтан ерак түгел шәһәрчек шулай атала Аны аз кеше генә беләдер Әмма аннан ерак түгел урнашкан нацистлар концлагерен бөтен кеше белә Язмыш шаяруымы бу? Концлагерь 1938-45 елларда булган 1948 елда ул хәтер музее итеп үзгәртелгән

Конгресста катнашучы һәр кешенең анда экскурсиягә баруы планлаштыры- лган иде. Автобуслар кузгалып китәр сәгать җиткәч, кояш көзге соры болытлар артына кереп посты Безнең 10 көнлек сәяхәтебез дәвамына бу бердәнбер яңгырлы көн булды Күнегелгән гадәт буенча без зонтларны алмаган идек Кем ничек бул­гандыр, минем өстемдәге киемнәрдә коры җеп бөртеге калмады, һәм ул экскурсия тәэ­сирләрен көчәйтте генә.

Маутхаузен хәрби әсирләр өчен, соңрак «түбән» милләтләр өчен лагерь буларак калкулык өстендә төзелгән Тоташ стена, чәнечкеле ти­мер чыбык, күзәтү манаралары, бараклар, биек торбалы крематорий Күршесендә—ташлык Таш ваттыру өчен лагерьны менә шушында салганнар да инде Тоткыннар шунда иртән 6 дан караңгыга кадәр эшләгән Иртән аларга өйрә ашатканнар, төшкә шуңа ит кисәге салын­ган Кайчакта көрпә кушып ясалган сосиска бәйрәмнәрдә мармелад бирелгән Крематорий торбасы озак төтенләп тормаган Тирә-юньдә яшәүче халык сасы истән зарлана башлаган Тик аңа карап кына үлем фабрикасының эше кимемәгән Маутхаузенда 122 мең кеше җәзалап үтерелгән Алар арасында ммилләтгәшебез инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты Дмитрий Михайлович Карбышев та булган Ул лагерьларда дошманга каршы яшерен эш
алып барган. Маутхаузенда кышын, ©стена салкын су сиптереп, аны боз сынга әйләндерәләр.

Баракларның берсенә керәбез Ике катлы ятаклар тезелеп киткән Бер ябынгычлы бер ятакта ике кеше йоклаган Торак ягып җылытылмаган Икенче бүлектә цемент идәндә юыну өчен зур таш су мичкәсе Коридор буйлап арырак гомуми бәдрәф Бу барактан 75 совет офицеры качкан Тревога буенча эзәрлекләп, ау мылтыклары һәм балталар белән коралланган җирле халык аларны тотып бирә Икесе генә качып котыла. Аларны Көнчыгыш фронтта ике улы һәлак булган фрау яшереп кала.

Безнең делегация генерал Карбышев һәйкәленә чәчәкләр салды Лагерь уртасында митинг буллы, һәм шул урынга Маутхаузен корбаннары истәлегенә Халыкара ПЕН клубы исеменнән чәчәкләр куелды Митингта төрле илләрдән килгән төрле милләт әдипләре чыгыш ясады Алар шушындый музейларга финанс ярдәме булдыру турында фикер әйтте Кем төзесә, шулар төзеклеген сакларга тиеш, дип, кайбер урыннарда аларны тотудан баш тарталар Минемчә, аларны төзегән кешеләр күптән исән түгел инде Гыйбрәт өчен исәннәр сакларга тиеш Хәер, баракта чакта кайберәүләр шыпырт кына—андый музейлар неофашистларга хезмәт итмәгәе дигән шөбһә белдерде

Прага

Конгрессның соңгы көнендә—чех каләмдәшләр чакыруы буенча—без Прагага киттек Алар безне алырга җиңел машина җибәрде, һәм без Чехия башкаласына юл тоттык Рульдә бик кызыклы нәшир Зденек Варжечка иде Ул берничә ел Россиядә эшләгән, һәм без бик җиңел аңлаштык.

Гүзәл Прага безне туристлар төркемнәре һәм урамнарда урнаштырылган сыра табыннары белән каршы алды Бер өстәл янында халыкның һәм телевидение хезмәткәрләренең игътибарын төрек җырчысы Таркан җәлеп итте Старомест мәйданында бөркетләр (курантлар) суга иде Өстә, шәһәр ратушасы каланчасында курантлар көенә төрле персонажларны гәүдәләндерүче курчаклар хәрәкәтләнә Сәгать сугып бетерүгә, собор янында җәяүле рыцарьлар орышы башланды—кылычлар ялтырап китә, калканнар, тимер киемнәр чыңлый. Урта гасырга барып чыкканбызмыниәсәрләнеп басып тордык Әмма безне каршы алган якташыбыз—хәзер ул Прагада яшиЭдуард Трескин бүгенгегә кайтарды: кунакларны Россия фән һәм мәдәният үзәгендә зарыгып көтәләр икән.

Әлеге үзәк Праганың уңайлы, тыныч бер почмагына Россия илчелеге янәшәсенә урнашкан Россия фән һәм мәдәният үзәге директоры—Чехия Республикасындагы Россия Федерациясе илчелеге киңәшчесе Владимир Сбирунов, Чехиядә рус телендә иҗат итүче язучылар Союзы президенты шагыйрә Галина Свинцова, һәм билгеле инде, һәркайда өлгер якташларыбыз— «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре—редакция директоры Рим Гыйльфан, хәбәрчеләр Алсу Кормаш, Али Гыйльми, Дилбәр Исламова, Индира Биктимерова—ишек төбендә безне ачык йөз белән каршы алдылар

Беренче эш итеп безне үзәкнең китапханәсенә алып керделәр, һәм без дусларыбызга иң кадерле «йөгебезне»—китаплар журналлар һәм «Казанский альманах» саннарын тапшырдык

Билгеләнгән очрашу үзәкнең иркен бер залында узды, без анда язучыларның Линцта булып үткән 75 нче бөтендөнья конгрессы турында сөйләдек, күп санлы сорауларга җаваплар бирдек Рус телле публиканың татарлар өчен латин әлифбасының әһәмияте турындагы соравы гаҗәпләндерде «Гарәп язуына караганда латин язуы чыннан да татар теленә кулайракмы һәм тел үзенчәлекләрен яхшырак күрсәтәме?»—дигән сорау булды ул Залдагы ларны шулай ук татарча китап бастыру һәм милли мәгариф мәсьәләләре дә кызыксындыра иде Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев аларга тәфсилле җавап бирделәр Әлеге мәкалә авторына—Рус ПЕН үзәге Халыкара ПЕН клубыннан кайтышрак эшли, дигән дәгъване кире кагарга туры килде Сүз дә юк. Рус ПЕН клубы генераль директоры Александр Ткаченко вафат булгач, андагы хәл яхшырмады Әмма. 100 дән артык милләт ПЕНнарын берләштергән Халыкара ПЕН клубының хәл итәсе мәсьәләләре бик күп Россиядә хәзер ике ПЕН үзәге бар--русларныкы 120

Һәм татарларныкы

Татарстанда һәм Чехиядә танылган язучы Ярослав Гашек турында аерым сөйләшү булды Гашекның Татарстандагы тормышы турында Чехиядә яхшы беләләр 1918-19 елларда ул Бөгелмә шәһәре һәм өязенең хәрби коменданты ярдәмчесе булган Хәзерге көндә анда бөтен дөньяга билгеле әлеге язучының музее бар Күбрәк юмор жанрында иҗат иүче Сергей Левицкий «Елгыр солдат Швейкның дөнья сугышындагы маҗаралары»н ун тапкыр укыганын әйткән иде Мин—бер мәртәбә укыдым, аннары аерым бүлекләрен, бигрәк тә -елгыр алдакчы». Швейк җибәрелгән Австрия-Венгрия армиясе госпитальләрендәге алдакчылар белән көрәш чаралары турындагы бүлекләрен кат-кат укыдым, дидем Ә минем абыем, нәкъ менә Левицкий кебек «Швейк»ны ун мәртәбәдән ким укымагандыр Шушы китапны иң нык яратучы күбәүләрне беләм мин

Прагадагы Россия үзәгендә «Казанский альманах» һәм «Прага графоманы- редколлегияләре очрашуы булды дияргә кирәк Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев—«Казанский альманах»ның редколлегия әгъзалары Борис Пантелеев басманың юридик ягын саклый, ә Татарстанның халык артисты, хәзер Прага Операсы солисты Эдуард Трескин берьлы ике редколлегиянең дә әгъзасы Ике басма да, күп милләтле хәзерге заман әдәбиятын рус телендә тәкъдир итә. Мәсәлән, Разил Вәлиев очрашуда рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыды Баш мөхәррирләр Сергей Левицкий белән мин фәкыйрегезнең сәхифәләрнең мәкаләләр алмашып, Чехиядә һәм Татарстанда бергәләп әдәби чаралар уздыру рәвешендә хезмәттәшлеге турындагы меморандумга кул куюы ике басманың сөйләшүләре нәтиҗәсе булды Шулай ук басмаларыбызның мөхтәрәм язучы Ярослав Гашек истәлегенә игътибар итәчәге дә билгеләп үтелде

Очрашу якындагы рестораннарның берсендә кичке табында төгәлләнде Анда Европада берничә тапкыр кабатланганча, «татарча ит» тәкъдим иттеләр Тозланган яшелчәләр белән бирелә торган чи ит фаршы ул Татарларда мондый ризык юк. дип көлдек без һәм чех халык ашларыннан берәр ризык бирүләрен үтендек Миңа кыздырылган үрдәк итен бәрәңге һәм яшелчәләр белән китерделәр Тәмле дә соң!

Ул вакытта безне -Radio Liberty» татар-башкорт редакциясендә көтәләр иде инде.

«Азатлык» радиосы

Бу Прага үзәгендә күптән түгел генә төзелгән мәһабәт бина Аңа кадәр Чехия башкаласы үзәгендәге иске бер бинада урын биләп торган Ә элегрәк—күпләр хәтерли—«Азатлык» радиосы Мюнхенда урнашкан иде

Радиога керү өчен, без ике тикшерү пунктын уздык—ишегалдына һәм бинага көрү өчен Ишегалдына кергәндәге рөхсәт кәгазен, бинага кергәндә, яңасына алмаштыралар Катгый, берни дә әйтеп булмый'

Монысы ни тагын? Үтә күренмәле пыяла кырмыска күчен күзаллап карагыз Әбрәкәе генә үтә күренмәскә мөмкин Калган бар җире дә үтә күренә Бөтен җирдә тавышны баса торган келәм юллар салынган Коридорларда кайчандыр радиода кунак булып киткән Джон Кеннеди, Мартин Лютер Кинг Ангела Меркель һәм башкаларның портретлары Барысын да санап бөтерерлек түгел, фоторәсемнәр галереясе коридорлар буйлап үсә бара Прагадагы Россия үзәгендә каршы алган яңа танышларыбыз—татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре безне озатып йөри Кызу әңгәмә алып барабыз Алар татар, рус һәм башка Европа телләрендә сөйләшә Татарстан төбәкләрендә туып үскән япь- яшь, чибәр кызлар, егетләр, күбесе Казан дәүләт университетын тәмамлаган Туган илне сагынмыйсызмы соң, дип сорыйбыз Сагынабыз, диләр, тик эшләргә кирәк бит Туган якларга еш кайтасызмы, дигән сорауга, авыр сулап, елга бер мәртәбә, дигән җавап алдык.

Вакыт инде соң булуга карамастан, кайбер студияләр әле эшли Төрле редакцияләрнең хәбәрчеләре, кызыксынып, безгә карый, безнең нинди телдә сөйләшүебезне ишетергә теләгәндәй, колакчыннарын күчереп куялар Күрәсең, бу пыяла бинада экскурсияләр алай еш булмыйдыр

Безгә дә эшләргә вакыт җитте Рим Гыйльфан Туфан Миңнуллин белән Разил Вөлиевне һәр яктан үтә күренмәле тавыш яздыру студиясенә чакыра Төгәл-

рәк итеп бу бүлмәне мин радио техникасы тутырылган «радио- аквариум» дип атар идем.

—Тынлык! Микро­фон кабынган!..

Студиядәге поч­маклы өстәл тирәсен­дә «түгәрәк өстәл» гөрләп китте. Татар- башкорт редакциясе директорының Та­тарстандагы иҗти- магый-сәяси хәлне яхшы аңлавы сизелеп тора. Әмма респуб­ликадагы әдәбият, мәдәният тормышын­да үзенчәлекләр бар, мәгариф һәм фән

мәсьәләсе дә катлаулы Студия кунаклары сорауларга сабыр гына, тәфсилле җаваплар бирә. Туган җирдән еракта гына түгел, Туган Йортта да аңлашылып җитмәгән хәлләргә ачыклык кертәләр. Бәлки, чыннан да. ерактан яхшырак күренә торгандыр

Саубуллашканда. Туфан ага Рим Гыйльфанга үзенең кәләпүшен бүләк итте Рим үзенең шүрлеге янына йөгерде Аннан бейсболка алып, аксакалга тоттырды

Урамда инде караңгы. Прага өстендәге күктә көзге йолдызлар ап-ачык булып ялтырый. Безне җилдереп кенә Линцка илтеп куяр өчен, Зденек Варжечканың уңайлы «каретасы» көтеп тора иде

Казан—Вена—Линц—ПрагаКазан

Октябрь. 2009