Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТТӘ—ЯҢАЛЫК

 

Все эти стихотворения очень коротки, а между тем ни к одному из них решительно нечего прибавить

Н .Некрасов.

Рус шагыйренең әлеге билгеләмәсе Ф Тютчев шигырьләренә карата әйтелә Тютчевның, үткен сүз остасы булып, тирән фәлсәфи фикерле шигырьләр язуы мәгълүм. Әдәбият белемендә хәтта «Тютчев сере» дигән тәкъбир дә яшәп килә Тютчев поэзиясе ул—фикер поэзиясе. Анын шигырьләре үз заманы китереп чыгарган реаль фәлсәфи һәм сәяси сорауларга җавап булып яңгыраган Анын шигырьләренә «искиткеч уйдырма» дип караганнар Иван Аксаков Тютчев фикри шигыренә операция ясарга кирәкми, анын шигырьләрен «уйлы шигърият» дип билгеләргә түгел, бәлки «шигъри фикер»нен үзе дип кабул итәргә кирәклеген яклап чыккан Тютчев шигырьләренең сәнгати формасына «фикер кулга киергелгән перчатка кебек киертеп куелмаган», бәлки тән белән тире кебек бер булган, ягъни бу шигъри форма түгел, ә шигъри фикернең үзе дигән билгеләмә яши. Фәлсәфи фикер б\ очракта тема буларак аңлашыла.

Тема белән стиль, сүз юнәлеше берләшкәнче, билгеле бер вакыт аралыгы сорала. Ә аннан сон форма, жанр үзенчәлегенә күчеп, таныла Фәлсәфи лирикада форма, жанр турындагы бәхәсләр тынып тормаган Яна материал, метафизика билгеләре булган яңа тел дигән терминнар фәлсәфи лирика өчен гадәти төшенчәләр Жанр шигъри сүз белән тема берләшкән очракта гына туа ала.

Сүз сөрешеннән аңлашылганча, безнен сөйләшү кыска шигырь турында булачак. Ачыклабрак әйткәндә, хәзерге шигърияттә актив ижат итү белән бергә, ачыктан- ачык үз сукмагын салган (Р Фәйзуллиннан сон бу бер дә җиңел эш түгел!) татар шагыйре Мөхәммәт Мирза иҗатын тикшерергә алынабыз.

Безгә кадәр дә ул тәнкыйтьче һәм шагыйрьләр игътибарыннан читтә калмады Анын шигырьләренә Р. Мингалим, Л. Шагыирьҗан. М Әгъләм. Р Мостафин. Г. Гыйльман. М Вәли-Баржылы, А. Юнысова, Н Акмал, Р Зәйдулла. Р Шәрипов һ.б. үз фикерләрен аерым язмаларда белдерсә. Р Батулла, Ә. Рәшит. 3. Мансуров язучыларнын ел йомгакларында телгә алып үтте. Әлеге язмаларда шагыйрьнең үзенчәлеге, аз сүз белән күп мәгънә бирә алуы, лирикасының кешегә тәэсире мәсьәләләренә басым ясала, М. Мирза шигырьләренең татар әдәбиятын баетуы ачыклана.

Галим Хәнәфи Бәдигый Мирза шигырьләрен «хикмәтле бишьюллыклар» дип атый һәм мәкаль-әйтемнәр белән табышмаклар арасында торган яна бер жанр дип таный, әлеге жанр формасына «М Мирза нәсыйхәтләре» дигән исем дә тәкъдим итеп, шигырьләрнең тематик ягына басым ясый. X. Бәдигый Мирза бишьюллыкларын «үзгә яңалык, поэтик табыш, ачыш», дип билгели. Безнеңчә.
галим, эчтәлек белән мавыгып (ә ул. дөрестән дә. онытылып укылырлык), форма ягын күздән ычкындыра. Дөрес, нәсыйхәтнен төгәл генә билгеләнгән формасы юк. шулай булгач, ул биш юлдан да төзелергә мөмкин дип фараз итәргә була. Әмма Мирза шигырьләре үгет-нәсихәт китабы да. дидактик туплам гына да түгел Бәет рәвешендә дә язылмаган. Шулай булгач, бу жанрны нәсыйхәт дип атау өчен тулы җирлек юк, дигән нәтижә килеп чыга. Галимнен азеге яна жанр формасын «яшәеш интернеты- метафорасы белән атавын заманча уңышлы килеп чыккан дип танырга гына кала. Ә менә шагыйрь Рәниф Шәрипов «Адәм баласы »н «фирменный стиль» дип исемләгән.

Әмма, безненчә. шагыйрь ижатына фәнни яктан бәя бирү, монографик планда тикшерү күләгәдәрәк калып бара Болар өстенә әле яна гына дөнья күргән •Адәм баласы» дүрттелле шигырь җыентыгы, бигрәк тә андагы яна форма, жанр күренешләре, фәнни яктан (бигрәк тә поэтика өлкәсендә) тикшерелеп, гадел бәя бирүне сорап тора Ә «Адәм баласы»ндагы шигырьләрнен үзенчәлекле фикер формасы буларак, хәтта яна жанр буларак тәкъдим ителүе, безнен шул әдәби новаторлык күренешен фәнни яктан исбатларга алынуыбыз атеге эшебезнен фәнни яналыгын тәэмин итәр дип фаразларга мөмкинлек бирә Билгеле, перспективада М Мирзаның кыска формалы (һәм кыска булмаган да!) шигырьләрен өйрәнүне Көнчыгыш әдәбияты контекстында дәвам итү сорала.

Татар әдәбиятында кыска шигырь формасы турында бәхәс узган гасырның 60 елларыннан бирле дәвам итә. 3 Мансуров фикеренчә. Р Фәйзуллиннын беренче кыска шигырьләре тәнкыйтьчеләр тарафыннан «Нәрсә бу9» дип кабул ителгән «Сүзне олылау» дип исемләнгән хезмәтендә шагыйрь 3. Мансуров кыска шигырьнен татар әдәбиятындагы тамырларын барлый, традицияләрен күрсәтә А. Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, •тормышта һәр нәрсәнең уз эчтәлеге һәм формасы бар* Әдәби әсәр эчтәлеккә ия булырга һәм шул эчтәлекне яшәтүче форманы табарга тиеш •Әдәби әсәрнеи кыйммәте форма яки эчтәлекмен камиллеге белән түгел. бәлки эчтәлек һәм форма берлеге хасил иткән әдәби дөньянын үзенчәлеге аша аңлатыла* Сәнгатьтә эчтәлекнең беренчеллеге, форманың икенчеллеге хакимлек итүен дә онытмыйк.

Сурәтләнә торган уй-фикернен, тойгы-кичерешнен характерын, табигатен искә алып, лириканы |ражданлык. күңел (мәхәббәт, интим), сәяси, пейзаж, фәлсәфи төрләренә аерып төркемләү бар. Лириканың шәхси хис һәм тойгыларга нигезләнүе мәгълүм Әмма шигърияттә «фикер поэзиясе» дигән атама да яшәп килә Шигырьдә хисләрдән бигрәк, фикер әйтү, мөнәсәбәт белдерү өстен чыккан очракта фәлсәфи лирика килеп чыга Шулай да шигырьнен нигезендә хис. кичереш урын алырга тиешлеген кире кагып булмый Фикер поэзиясендә дә хис бар. әмма ул хис кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе хакындагы уйланулардан туган хис-кичерешкә әверелеп бирелә Шигырьне аңлау, кабул итү өчен анда яшеренгән фәлсәфи фикерне ачыклау сорала Без шул яшерелгән фикергә форма аша килеп карыйк Менә М Мирза шит ырьләреннән бер мисал

«Мин мин микән?'»—диеп.

Өнендә саташкан

Адәм баласының

Күзен ачтырыгыз

Әувәзе иң баштан.

Прозаизм сизелгәнлектән, шигырьне чәчмә формага китереп карыйк *Мнн мин микән?!»—диеп. өнендә саташкан Адәм баласының күзен ачтырыгыз әүвәле нң баштан* Синтаксик яктан дөрес формалы татар җөмләсе килеп чыкмады, соңгы ике юлдагы инверсия «комачаулый» Ә инверсия күренеше шигырьгә хас үзенчәлек Шигырь шигырь булсын өчен формаль яктан ритм һәм рифма таләп ителә Карыйбыз бишьюллык строфалы тәмамланган шигырьдә икенче һәм бишенче юлларда рифма бар (абвтб) Шунысын да әйтеп үтик, әлеге җыентыктагы һәр шигырьдә алда күрсәтелгән рифма формасы төгаз саклана, кайбер шигырьләрдә
өчәр юл рифмалашу да күзәтелә. Һәр шигырь юлынын. алтышар ижекле ритмик буыннардан төзелүе үзе үк ачык ритмны күрсәтеп тора. Менә тагын бер мисал:

Чиксез мәңгелектә Тыгыз янәшәлек... Адәм баласының Куышы—газиз җир. Оҗмахтай яшәрлек.

Мирза шигырьләрендә фикерне әйтеп бетермәү күзәтелә. Бер шигырьдә генә дә күп нокталарның ике-өч урында килүе шул турыда сөйли. Әйтеп бетермәү кебек синтаксик алым шигырьдә сурәтлелекне көчәйтү максатында кулланыла. Сурәтлелек дигәндә, подтекст формасында бирелгән киная күз алдында тотыла. Төгәл аерылып торган ике синтаксик бөтеннән төзелгән әлеге шигырьләрне бишьюллык формалы шигъри фикер буларак тану кирәклеге соралып тора. Мисал өчен:

Кылган бар гамәле

Эшендә, ашында..

Адәм баласының Иң соңгы хәбәре Кабере ташында

Сүздә юк. әлеге шигырьдә киная бар. Ул шигырьнең икенче өлешенә салынган. Әмма шагыйрьнең кинаясе сатирик юнәлеш алмый. Сонгы өч юлдагы фикергә, беренчедән, киная, икенчедән, мәсәлдәге кебек әхлакый вазифа үтәү йөкләнә. Шулай да. Мирза бишьюллыкларынын. гәрчә кинаясе булса да. мәсәл жанры белән уртаклыгы шул бер «әхлак» өлешендә генә. Тагын да өстәп шуны әйтергә мөмкин «Адәм баласы» шигырьләрендә аллегория юк.

Ә менә Равил Фәйзуллин бишьюллык шигыренә аллегорияне дә «сыйдыра алган». Мисал өчен 1978 елда ук язылган бер шигырь:

Корт чебене белән бергәләп

Гөлгә кунып йорде кубәләк.

Бер уйласаң бары шул гына!..

...Ак эшләргә хаклы тик гали җан.

Керсез вөҗдан, чиста кул гына.

Ә менә Әхмәт Исхак Р Фәйзуллинны да «уздыра» дүртьюллык мәсәл иҗат итә.

Бер әтәч уйлаган.

Карап таңга

Ата. дип. кон дә таң Мин кычкырганга.

Күренеп тора: образ, аллегория бар. фикер ачык. Шул рәвешле тикшеренүне дәвам итеп. Якын һәм Урга Көнчыгыш шигъриятендә, кайбер Кавказ халыкларында, аерым алганда әрмән халкында, -мөхәммәс» исемле бишьюллык шигырь строфасына юлыгыла. Әмма мөхәммәс бер генә строфалы шигырь түгел. Анын беренче строфасында бер гомуми рифма яки рәдиф күренеше күзәтелә. Икенче строфаларның инде рифма төре бөтенләй башка була. Мәсәлән, төрекмән шагыйре Молланепеснын «Зөһрә һәм Таһир» дастаны шулай төзелгән. Тагын бишьюллык строфа формасы, испан лирик шигъриятендә «квинтилла» дип исемләнеп, абааб рәвешендә рифмалаша. Күренгәнчә, китерелгән мисаллар бишьюллык шигырьнен дөнья әдәбиятында очравын раслый Әмма әлеге бишьюллыкларнын поэтик үзенчәлекләре М. Мирза шигырьләре белән тәнгәл килми

Җыентыкка туплап бирелгән шигырьләрне композиция, эчтәлек, күләм ягыннан миниатюралар дип исемләү дөрес булыр. Миниатюра дип аталган кече күләмле әсәр үзендә зур гомумиләштерүче яки ачык характерлы фикер яки образ йөртә Поэтик сүзлектә: «Миниатюра, лириканын ин катлаулы тирән эчтәлекле һәм тел тидермәслек дәрәжәдә чарланган кыен формасы саналып, олы мастерларның гына кулыннан килә торган эш»,—дип языла. Миниатюраларга Гомәр Хәйямнен дүртьюллык фәлсәфи шигырьләрен, япон танкаларын кертатәр. шулай ук руслармын частушкалары. фольклорда анекдот-мәзәкләр дәатеге төркем кысаларында карала Шулай да М. Мирзаны укуны дәвам итик:

Хәерле сәгатыпә

Хәвеф-хәтәр чигәр

Адәм баласына

Савапчы гамәлдә

Иман нуры иңәр

Әдәбиятта хискә эчтәлек ягыннан якын китеп карый торган «медитатив лирика* дип исемләнгән уйлану, уйга бирелү, кеше тормышындагы проблемалар, дуслык, мәхәббәт, табигать һ.б.лар турында тирән уйга чуму характерындагы фәлсәфи шигырьләр күзәтелә. Әмма әлеге эчтәлекнен төгәл формасы билгеләнмәгән Бу унайдан М Мирзанын медитатив эчтәлекле шигырьләре үзләренен төгәл формасын тапкан дип уйларга мөмкинлек бар

•Адәм баласы*нда тупланган шигырьләрне нәкъ менә шул яктан карау үзен аклар кебек Беренчедән, шигырьләрдәге психологик киеренкелекне сизми калу мөмкин түгел. Икенчедән, медитатив подтекст булу киеренкелекне тагын да арттыра Өченчедән, медитация термины фикергә нигезләнгән жанр төрен билгеләү өчен кулланыла. А. Пушкин. М Лермонтов. Ф Тютчевнын да медитацияләре барлыгы мәгълүм Тукай. Дәрдемәнд. С. Рәмиев. Ш. Бабич. С. Сүнчаләйләрнен кайбер шигырьләре нәкъ менә шул жанрга карый

Сүз унаеннан Шамил Анакнын (1928-2007) «Көзге сары яфраклар* исемле медитацияләре бар икәнлеген искәртеп китик Анын әлеге төргә караган шигырьләре бер юлдан башлап биш юлгача формага салынган шигъриятле прозаны хәтерләтә Анак медитацияләре белән Мирза шигырьләре арасында бердәнбер уртаклык, ул да булса, шагыйрьмен бер мизгелне тотып алуы гына. Форма башка. Мирзада эчтәлек тыгыз, кыска, ә Ш Анак фикерне әйтергә теләгәндә «сүзне экономияләми* генә яза. Менә Ш Анактан бср-икс мисал

Үлем түшәгендә ятканнар белән башлар гына

Дөреслекне әйтергә курыкмый-

Үткәннәрнең үз сүзләре булган. бүгенге

Көннең дә р сүзләре бар

Мин исә киләчәкнең сүзләрен плим

М. Мирза шигырьләрен япон ганкасындагы кебек төгәл ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин Ә өлешләрне «Адәм баласы» шигъри юлы бәйләп тора Биредә ул образ, символ мәгънәләренә дәгъва итәала. Шигырьнең беренче икс юлына карага бу образ субъект вазифасында килсә, икенче өлешкә карага объект буларак карала ала Башта Адәм баласын ын халәте, эше. гамәле күзәтелә, аннан сон ана кинәш бирелә, нәрсәдер тәкъдим ителә Шул рәвешле. М Мирза -Адәм баласы*нда. беренчедән, эчтәлекне «эшләтә торган* үзгә форма габа азган Икенчедән, монын белән генә чикләнмичә, тышкы форманы «эчке форма* белән дә «ныгытуга» ирешкән

Беренче карашка ук сизелеп гора мисалга китерелгән шигырьләр моңарчы әдәбиятта күзәтелмәгән үзгә формалы шигырьләр Беренчедән, ни өчен биш юл? Дөрес, гатарда Хафиз строфасы дин аталган бншьюглык биш строфалы шигырь яшәп килә. Ләкин бе гнен очракта бер генә строфа күзәтелә Шигърият өчен башта

 

мәкаль-әйтемнәрдә күзәтелгән, татар шигъриятенә Р Фәйзуллин тарафыннан кертеп җибәрелгән берьюллык шигырь дә ят түгел. М. Мирза ижатында да берыоллыклар бар, дөрес, шагыйрь «кош теле» дип исемләгән кыска шигырьләрен официаль рәвештә икеюллыктан башлап кына «аера башлый»

Шагыйрьнен бишьюллык шигырьгә килү юлын күзәтеп карасак, анда «гыйбарәләр» исемендәге берьюллык шигырьгә юлыгыла. Менә берсе: •Ризыктан разый булу фарыз». Билгеле, мәкальне хәтерләткән әлеге гыйбарә |ри—ра—фа| иҗекләрендәге сузык авазларны озайтыбрак укуны сорый. Әмма татар теле фонетикасы законнары буенча бу иҗекләрдәге сузык авазларга басым төшә алмый Шигъри янгырашны (зык—зый—рыз] иҗекләре тәэмин итә. ә |Р| һәм [з( тартык авазлары аны көчәйтеп җибәрә Шул рәвешле әлеге берьюллык гыйбарә шигырьгә куелган классик таләпләргә җавап бирә дип нәтиҗә ясау мөмкинлеге туа Менә тагын бер шигырь: «Шагыйрь энәсе һәрчак сайлаулы».

Вакыт-вакыт Мирза үзенең бишьюллыкларына халык әйтем-мәкальләрен үзгәртмичә үк «кертеп куйган» кебек тоела. Шуңа анын кайбер шигырьләре пародияне хәтерләтә башлый. Тик пародия терминына бу очракта әдәби жанр буларак түгел, бәлки стилистик чара итеп карау сорала. Менә берничә мисал:

Сөяксез тез һәрчак Артыгын сөйләгән Адәм базасының Кәкре каенга Аркасын сөягән

Баш игән—биз бөгәр. Бил бөккән—тез чүгәр. Адәм баласының Баш имәгәненнән Тез чүккән йөз чөяр

 

Дөрестән дә, алдагы шигырьләрнең беренче өлеше—мәкаль Биредә цезуралар да идеаль урнашкан: ул алты иҗеклек юлларны өч иҗектән сон кисеп үтә «Баш— и—гән—/ бил—бө—гәр. // бил бө- кән—/ тез чү—гөр... //» Ә икенче мисалдагы «сөяксез тел ни сөйләмәс» гыйбарәсе, рифма таләпләреннән чыгып, шигырьгә трансформацияләнеп кертелгән.

Мирза шигырьләренең, гәрчә һәрберсендә булмаса да, цезуранын төгәл билгеләнгән урыны саклана. Менә мисал өчен берсе болай янгырый

Тапканыннан артык һични югалтмаган Адәм базасының Кү-рә-сен / кү-рә-чәк / Пәр-дә-се / кап-ла-ган. //

Поэтика фәне буенча танылган белгеч Хәлиф Курбатов алты иҗекле шигырь юлларында цезуранын нәкъ менә өчәр иҗектән соң килүен катгый таләп итә иде Күренеп тора: әлеге таләп үтәлгән очракта, шигырьнең эвфония ягы күзгә күренеп яхшыра, яңгырашы колакка ятышлырак була бара.

Ә икеюллык фәрд татарга «ана сөте» белән үк кергән форма, руслар аны «вирша» дип атый Әдхәт Синугыл—Куганаклы бу жанрны үз итә иде Ә М. Мирза иҗатында икеюллык шигырь «Киек каз юлында». «Тере су» җыентыкларында ук күзәтелде Мисал өчен бер-ике шигырь:

Камганыннан көлә сәхнәдә

Тәһарәтсез татар баласы

Гомер буе язган кызыл шигырь

Ак шигырьгә ничек күчсен хәзер9

дип шагыйрь, сүз уйнату аша. кинаяләп, ирония хисен белдереп кенә калмый, бәлки сатирага ук «дәгъва итә». Шагыйрьнен ирония-сатира тулы шигырьләре аеруча «Киек каз юлында» җыентыгында күп. «Адәм баласы» шигырьләре дә ирония белән

 

сугарылган. Ләкин, башка җыентыклардагы шигырьләрдән аермалы буларак, алар «усал» иронияле түгел, һәрхәлдә алда мисалга китерелгән ике шигырьдәге кебек «тешләми» Нигездә шагыйрьнен ирониясе лексик чаралар белән белдерелә, яисә антитеза кулланыла.

Мирзанын ирониясе тупас түгел, бәлки «нәзәкатьте ирония» Бигрәк тә әлеге үзенчәлек газәлләрдә чагыла. Дөрес. Мирза газәлнен традицион кабул ителгән темасыннан—мәхәббәттән читләшә, фәлсәфи якны көчәйтә төшә Сонгы вакытта язылган газәлләренә Адәм баласы исемле гомумиләштерелгән образны да кертеп җибәрә •Бездәй атсыз яучабар бармы тагы9 Без бер валчыгы зыялы затларның дип. әдәбиятта әлегә кадәр очрамаган өр-яна метафора—оксюморон куллана Мирзанын шигырьгә булган карашы да борынгы Көнчыгыш шагыйрьләрен хәтерләтә. «Кичер, газәл, рөхсәтсез килеп керсәм. Син гүзәлне тупасланып •эрәнжетсәм .».—ди ул.

Чыннан да. М Мирза шигырьләре укучыдан киеренке акыл эшчәнлеген таләп итә. Шигырьнен ике юлын укуга, тизрәк фикерне шәрехләү теләге туа башлый. Чын фикер поэзиясе шулай булырга тиеш тә Шагыйрь үзе дә юкка гына:

Бу—минем шигырь бакчамда

Өлгергән тәү .җ-имешләрем

Өзеп алыгыз, кабыгыз

Үрелеп буегыз җиткәнен, —димидер

Өчьюллык терцет—шигырь. XIII йөздә Көнбатышта барлыкка килеп, татарда Дәрлемәнд иҗатында үсеш ала. Менә бер мисал:

Болыт үтте / Го.мберли күк/ еракларда // Сил шаулый, / сулар горли болакларда / Тау-у-шы—/ колакларда / озакларда .//

Дәрдемәнд дүртәр иҗекле өч ритмик буын кулланган, әмма шигырьнен өченче юлында формаль рәвештә бер иҗеккә ким чыга Шагыйрь әлеге «җитмәүчәнлек»не озын пауза белән «тутыра» М Мирзанын үзендә төгәл алтыиҗекле өчьюллык болай яңгырый

Мин бар кыйммәтләрне Шигырь бизмәненә Салып үлчим хәзер

Күренеп тора: шигырь чәчмә формага тартыла Әмма бөтенләй үк «чәчелеп тә китми» алтыиҗекле калып саклап тора Шулай да Мирза шигырьләрендә цезуралар тәртибенең еш кына бозылуын да билгеләп үтү дөрес булыр

Ә дүртьюллык тәмамланган робагый формалы шигырь сонгы елларда нык актиыаппы Тагарнын «үз Гомәр Хәйямнәре» бар хәзер Көнчыгыш шигъриятенең камил үрнәкләрен татарда шагыйрь Р Гаташта очратырга була Бу турыла галим ХМ инне гулов «Робагый жанры һәм Гаташ» исемле хезмәтеңдә язып чыкты Р Гагангган бер мисал

Ярый әле калды миндә стрәтең

Шуңа карыйм, килсә сине күрәсем Сөйлим аңа. шигырь укыйм, баш илм

Дәшми рәсем ачл ың пр күрәсең

Робагыйның матур үрнәкләрен шулай ук Т Миннуллин. Д Гарифуллин. Г Мөхәммәтшин. Ә Саттар иҗатларында очратырга була Башка күренекле шагыйрьләребез дә робагый жанрына еш мөрәҗәгать итә башладылар Р Харис үзенең робагыйларын туплап. «Шигырь язган каләм белән» җыентыгында өч телдә басып чыгарды М Мирзанын робагыйларыннан бер мисал

 

Бу дөньяның бердәнбер «Минпнәре күп. һәрберсенең бәхетле «Миң»нәре куп «Миңме «Минянәр арасында тагы да Мин-минлеге азынган тиңнәре күп...

Дүртьюллык шигырь татарда еш очрый, юкка гына Р. Фәйзуллин әле 1977 елда ук «Мәгънә—робагыйларда.'..* дип язмагандыр. Әмма аларнын барысы да робагый жанрына куелган классик таләпләргә жавап бирми Робагыйның рифмасы аааа. ааба. кайвакыт абаб рәвешеңдә килә Бүген язылган робагыйларның һәрберсе дә робагый интонациясен биреп бетерә алмый, ярлырак килеп чыга. Бүгенге татар робагыйларына еш кына иҗтимагый яңгыраш «артыгы белән» килеп керә. Бары тик Р Гаташ кына фәлсәфи һәм гыйшкый яңгырашны төгәл саклап яза Анын робагыйларда фәнни һәм фәлсәфи эчтәлекне югары дәрәҗәдә саклавы турында галимә Р.Ганиева бик тәфсилләп язып та чыкты.

Робагыйлар М.Мирза иҗатында да шактый зур урын алып тора. Анын робагыйлары гыйшкый эчтәлеккә ярлырак, әмма фәлсәфи як көчлерәк, урыны- урыны белән иҗтимагый тенденцияне калкытып куюга нигезләнә.

Гомумән. М Мирзага, гәрчә берничә поэмасы булса да. баштан ук кыска язу хас булды. Язу манерасында чичән шагыйрь Акмулла, Дәрдемәнд традицияләре ачык сизелә. Ә бишьюллыкларга килгәндә, бу үзенчәлекле иҗатта әлеге строфа формалы шигырь бүген генә килеп чыкмады Шагыйрьнен алдарак чыккан җыентыкларында алар зур гына урын алып тора. Әмма алар «Адәм баласы» белән чагыштырганда бишьюллык строфа формасы буларак кына карала.

Ә менә Р. Фәйзуллиннын махсус рәвештә формасын билгеләгән һәм һәрберсе исемле булган бишьюллыклары 1963 елдан бирле яшәп килә. Менә шуларнын берсе:

Һәр зат җирдә тигез булса— кыя-таулар бөгелеп килеп, үзәнгә тулыр иде'

Каргалар шигырь укыса— күгәрчен булыр иде '

Р Фәйзуллин шигырен нигездә өч һәм икеюллыклардан торган ике мөстәкыйль шигырьгә аерырга була (киресенчә булган очраклар да бар). Биредә шигырь юллары төрле үлчәмдә, ритмик буын тәртибе нигездә саклана, рифма бар. әмма ул төрле Шигъри фикер туу барышы күзәтү һәм нәтиҗә чыгару өлешен аерып алырга мөмкинлек бирә. Ике шагыйрьдә охшаш яклар күренә Шулай да образлылыкнын Р. Фәйзуллинда көчлерәк булуын танырга кирәк (образлылык—төп сыйфат'). Тик ул бишьюллыкларын максатчан рәвештә билгеле бер системага салып дәвам итүне кирәк тапмаган, әйтик, япон поэзиясендәге «дэнтоси» традицияләренә нигезләнмәгән.

Ә менә М. Мирзада күпсанлы шигырьләрне билгеле бер системага кертү төгәл оештырылган. Анын шигырен уртада «Адәм баласы» образын кертү, мәкаль, халык әйтемнәрен күп куллану, шигъри үлчәмнең төгәллеге, метрсызлык. рифманың төгәл билгеләнгән урыны булу, инверсия алымы Р Фәйзуллин бишьюллыкларыннан аерып тора. Шулай ук М. Мирзада кыскалыкка омтылу, афористик яңгыраш көчлерәк килеп чыккан. Ә Р Фәйзуллин бишьюллыклары ирекле шигырьгә тартым, табигый сүз тәртибен инверсия формасында биреп, «шигырьгә куу» юк. шул сәбәпле бер төркем шигырьләрен җиңел генә чәчмә формага китерергә дә була (мәсәлән. «Кайчак күбрәк ошый төшә мина...»). строфадагы юллар саныннан тыш. фикерне төгәл генә билгеләнгән башка формага салырга тырышу да сизелми. Шуның өстенә ул әйтергә теләгән фәлсәфәнен бер өлешен шигырьнен исеменә чыгара, ә Мирзада шигырь—исемсез, ягъни гомуми бер «Адәм баласы» исемле.

Сүз дә юк. «Адәм баласы» аерым игътибарга лаек. Бу шигырьләр шагыйрьнен яңалыгын күрсәтә, һәр шигырьдә фикерне поэтик сурәт аша бирергә омтылу күзәтелеп, алар форма гына түгел, бәлки шигъри фикернең туу һәм яшәү рәвешенә дәгъва итә Мисал өчен тагын бер шигырьгә игътибар итик:

 

Узе таңнан эштә.

Акылы тештән соң Адәм баласының Кайчан, кайда, ничек Авызы пешкән соң?

Интонациясе буенча бу шигырь дә ак шигырьне хәтерләтеп куя. Ул төгәл ике атешкә бүленә ала. Беренче ике юлда күренеш тасвирлана, ул картинаны, сурәтне хәтерләтә Калган өч юл, шул халәткә карап, нәтиҗә чыгаруга яки бәя бирүгә юнаттелә.

Әлеге яна шигырь формасын япон танкасы поэтикасына «куып кертеп карыйк» Танкага татар шагыйрьләре һәрвакыт сокланып караган, юкка гына 3 Мансуровка •Ганка язып ятчы сау рухта//-.—дигән фикер килмәгәндер

Танканын борынгы формаларында уртадагы өченче юл аерыбрак куела, ул бер үк вакытта шигырьне ике өлешкә бүлә дә, шул ук вакытта алар арасын тоташтыручы хезмәтен дә үти. Ә менә XIX гасыр танкаларында әлеге үзенчәлек күзгә бәрелеп тормый Нәкъ менә әлеге «өченче юл* феномены М М ирзаны н «Адәм баласы*ндада күзәтелә. Танкада шигырь юлларындагы ижек саннары биштән җидегә кадәр, барысы 31 ижек була. М Мирзада барысы 30 ижек килеп чыга Аерма зур түгел. Танкада төп фикер беренче өч юлга салына. Безнен шигырьдә—беренче ике юлга, ләкин өченче юл һәр ике өлеш өчен дә уртак. Нәтижә ахырдагы юлларда чыгарыла Фикерне оештыру ягыннан М. Мирза шигыре япон танкасына форма һәм эчтәлек ягыннан өлешчә туры килә. Шунысын да искәртеп үтик, япон танкалары бөтен дөньяда поэтик осталыкның, форма кыскалыгы һәм ачыклыкның кабатланмас үрнә/е буларак кабул ителгән Ә кыскалык, ачыклык, үткен фикер—болар барысы да мәкальгә хас сыйфатлар -Адәм баласы*нда алар, дөрестән дә, җитәрлек. Менә берничәсе

Яман сүз—өшетер.

Мактау сүз— эретер

Адәм базасының

Тел төбендә йөрер

Бер кашык дегете

Күренеп тора, монда мәкаль генә түгел, канатлы гыйбарә дә бар Тагын бер шигырьгә мөрәҗәгать итик

Юрганына карап

Аягын сузмаган

Адәм базасының

Юраган тормышы

Хыялдан узмаган

Мәкаль, белем, фәлсәфә мәгънәләрен аңлата торган кече күләмле дидактик жанр Көнчыгыш поэзиясендә хикмәт дип атала. Анын асылында үтемле афористик формалы I ыйбрәтлс сүз әйтү ята. Хикмәт жанрында ин нәтиҗәле эшләгән шатыйрь у i Мәүлә Колый, Акмулла һәм Дәрдемәнднен дә хикмәтләре булганчы! ы билгеле Әмма формасы буенча әлеге шагыйрьләрнең хикмәт жанрлы әсәрләре М Мирзаныкына туры китми Ә менә ши1ъри фикернең туу һәм яшәү рәвеше буенча Мирза шигырыәре хикмәт жанрына куелган таләпләргә җавап бирә Беренчедән, хикмәт кечкенә күләмле, үткен, кинаяле сүзгә корылган дидактик характердагы жанр Бу сыйфат хикмәт белән Мирза шигырьләре арасында уртаклык булуын күрсәтә Икенчедән, кыскалык, афористик формада гыйбрәтле, акыллы фикер һәм мәгънә җиткерү ягыннан тагын бер уртаклык китеп чыга Өченчедән, афоризм, халык әйтемнәренә нигеътәнгән үтемле гыйбарәләр һәр икс шигырьгә дә хас Ләкин хикмәтләр шигырь белән .тә. проза катыш шигырь белән дә иҗат ителгән Төрки-татар шигъриятендә беренче хикмәтләр Әхмәл Ясәви. Сөләйман Бакырглныйлар иҗатында күренә XIII-XIV һөнәрдә Сәйф Сараинын •Гөлстан бит-торки* әсәренең 8 нче бүлеге хикмәт жанрынта языла

Димәк, Мирза бишьюллыклары эчтәлек һәм фикерне кую ягыннан хикмәткә якынайса да, форма күренеше буларак бөтенләй башка «исем сорый».

Шәрык поэзиясендә фәлсәфи яисә дидактик фикерне гәүдәләндергән кыска лирик шигырь кыйтга дигән исем белән йөртелә. Әмма аның формасы гаруз белән язылган икедән алып унгача булган икеюллык бәет строфасыннан гыйбарәт Дөрес, азсүзлелек. фикер тыгызлыгы, ачыклык, афористик янгыраш ягыннан Мирза шигырьләре күпмедер дәрәҗәдә кыйтганы хәтерләтә, ләкин форма бөтенләй башка.

Әдәбият тарихында грекларның антик трагедияләрендә күзәтелгән монологны тәмамлап куя торган, оригиналь уй. хикмәтле фикер әйтүгә корылган ике яки дүртьюллыклар күзәтелгән. Аларны гнома термины белән атыйлар. Гнома белән кешеләрнең үз-үзен тотышларына карата кыска анекдотлар чыгарылган. Әлеге афористик жанр Көнчыгыш әдәбиятында үсеш ала. Гнома чарланган формада оригиналь фәлсәфи фикер белдерү ягыннан Мирза бишьюллыкларына туры килә Әмма шул фикерне формага салу ягыннан зур аерма килеп чыга. Димәк. Мирза шигырьләре «гнома» түгел дигән нәтижә чыга.

Димәк, татар әдәбиятында яна медитатив лирика үрнәге булган, яна миниатюр формалы хикмәт жанры традицияләрен янарткан «татар танкасы» барлыкка килүен танырга гына кала.

Билгеле, жанр ул—тарихи категория. Әдәбият белеме жанрларны кануни һәм кануни булмаганга аера. Мәгълүм бер үрнәккә таянып иҗат ителгән жанрлар кануни санала, аларда жанр билгеләре тотрыклы була, һәр әсәрдә янадан тергезелә, кабатлана. Ә кануни булмаган жанр үрнәкне кабатламый Бу очракта кануни жанр билгеләре ачык сизелә. Шунысын да искәртеп үтик, кайбер жанрлар тарихи барышта үз позицияләрен югалтырга да мөмкин.

Дөнья әдәбият тарихында шагыйрьләрнең үзләре уйлап чыгарган шигырь формаларына исем бирүләре мәгълүм күренеш. Мәсәлән, борынгы грек шагыйре Анакреон, тормыш матурлыгын җырлый торган шигырьгә үз исемен биреп, тарихка кереп калган, антик шигырьнең спондей, дактиль, хорей стопаларын тезеп, яна форма уйлап чыгарган грек шагыйре Ферекрат исеме белән аталган шигырьдә яшәп килә. Әдәбиятта Хафиз яки Туфан строфасы. Онегин строфасы кебек атамалар яшәп килә. Ләкин биредә сүз мөстәкыйль шигъри форма турында бара.

Шагыйрь, шигырьнең үзгә төзелешен (форма һәм эчтәлеген) уйлап тапкач, исемен дә. дөресрәге, бу лирик жанрнын төрен (терминын) да билгеләр. Безнеңчә, бу очракта яңа жанр формасын шагыйрьнең псевдонимыннан чыгып билгеләү ихтималы бар. Бәлки, ул «Мирза»дан чыгып, «мираз» (miraz). яки «римаз» (rimaz) дип исемләнә алыр Русча аны «адамик» дип билгеләрләр кебек Поэтикада кайбер жанр исемнәрен шулай атау кабул ителгән. Мәсәлән, couleur locale (французча) Couleur locale бер үк вакытта әдәби әсәргә жирле халыкның көнкүрешен, табигатен, менталитетын күрсәтә торган элементлар кертелгән текстта стилистик алым да булып санала. Ничек кенә булмасын, яңа форма бар.

Димәк, әдәбият белеме сүзлегенә яңа жанр формасын мондый рәвештә кертергә була: Miraz—татар шигъриятендә М Мирза тарафыннан уйлап чыгарылган тәмамланган бишьюллык бер строфалы мөстәкыйль формалы шигырь жанры. Үзара тыгыз бәйләнгән ике күренешкә карата кулланыла. Мисрагьлары. ягъни шигырь юллары атгышар ижекле бердәй үлчәмле, ике һәм бишенче юллары үзара рифмалаша Шигырьнең өченче юлында, борынгы япон ланкасындагы кебек аерылып, гомумиләштерүче яки ачык характерлы Адәм баласы дип исемләнгән образ була. Баштагы ике юлда фараз итү урын алса, сонгы ике юлда киная, кинәш. тәкъдим йә булмаса нәтижә ясала. Композиция һәм тематикасы ягыннан зур картина шикелле була, ләкин Miraz аны кечерәйтеп сурәтләгән кебек тоела. Анын асылын акыллы, гыйбрәтле сүз әйтү, мәгънәле хәлне гәүдәләндерү тәшкил итә. Азсүзлелек, фикри тыгызлык, ачыклык, афористик яңгырашны таләп итә Текст эчендә әзер яки трансформацияләнгән мәкальләр кулланылырга мөмкин. Miraz әхлакый-фәлсәфи характерда була.