Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОЛГАР-ТАТАР ЧЫГЫШЛЫ 500 РУС ФАМИЛИЯСЕ

 

ТИМИРЯЗЕВЛАР. 1408 елда Урдадан китеп Боек кенәз Василий Дмитриевичка хезмәткә чыккан Ибраһим Тимиряздан (ОГДР VIII. 16» Бу князь башта Идегәйнең 1408 елда Мәскәүгә һөжүм иткән гаскәрендә торган (ПСРЛ 34. 157) Фамилиянен нигезендә төрки тимер язы «тимер сугышчы» атамасы ята (Баскаков 1979. 215) Бу нәселдән атаклы галимнәр, хәрбиләр чыккан.

ТУХАЧЕВСКИЙЛАР. Н А. Баскаков (1979. 201-203) фикеренчә. Тухачсвкийлар төркиләрдән чыккан кешеләр булырга охшый, моны аларнын фамилияләре нигезендә яткан тухачи «байрак йөртүче» сүзе дә раслый. Бу нәселдән совет полководецы Тухачевский мәгълүм

УВАРОВЛАР. XIV—XV йөзләрдә Урдадан Бөек кенәз Василий Дмитриевичка чыккан Минчак Касаев (Касаевич) улы Увардан ( ОГДР V. 33) Давыдовлар. Злобиннар. Оринкиннар (к.) белән туганлаш. Нәселләрендә— графлар, галимнәр, хәрбиләр

УЛАНОВЛАР. Төрки улан «егет, жайлак. булдыклы» сүзеннән ясалган, кин та­ралган фамилия (Веселовский 1974. 331) Араларыннан—Белоруссия Полесьссында җирләр алган. Польша-Литва татарларыннан булган Уланов 1791-1792 елларда полковник Александр Уланов рус хезмәтенә күчә. Улановлар шунардан (В D . 1986. 108)

УРУСОВЛАР (Урдадан чыкканнары) 1408 елда рус хезмәтенә чыккан кенәз Урустан Меньскийдан (Минскийдан) (ПСРЛ 25. 237) Анын нәселеннән Михаил һәм Григорий Евстафьевич Урусовлар 1540 елда Клшинда теркәлгәннәр, ахрысы (Веселовский 1974. 333).

УРУСОВЛАР (Нугайныкылар) Нугай кенәзе Едигейнен (к.) туруны, кенәз Исмәгыйльнең (Йосыфның ир кардәше. Казан ханбикәсе Сөембикәнең абзые) улы кенәз Урустан (Мәхмәг Айдаровичтан) Кенәз Урус XVI Йөзнен бОнчы елларында рус хезмәтенә чыккан (ОГДР VI. 1. ИРРД I. 216) Фамилиянен нигезендә урус •рус» яки «сугыш чукмары, сугышчан» дигән төрки сүзе ята (Баскаков 1979. 187­188; Гафуров 1987. 197)

УШАКОВЛАР. Нәсел башы төрки булган Касуй Урданын князе Редега.ин анын ике улы булып, чукынганда Юрий һәм Роман исемнәре алганнар һәм кнев-сланян хезмәтенә күчкәннәр Роман Редсгич турунының улы Григорий Слепойнын У шак исемле улы

Дәвачы. Башы г/пзкән ел/ы 5, 6. 8, 9. It. 12. быеиы 2 саннарда.

 

 

булган һәм аңардан Ушаковлар башланган (ОГДР VIII. 9). Ушаков фамилиясенең нигезендә төрки ушак «кечкенә, кечкенә буйлы» сүзе ята (Баскаков 1979. 71).

ХИТРОВЛАР. XV йөзнең башында ир кардәше Салахмир белән Бөек кенәз Ольг Ярославич Рязанскийга чыккан Алтын Урда морзасы Едуган Сильно-Хитрдан (ОГДР I. 57; БК II. 395). Апраксиннар. Измайловлар. Татишевлар. Ханыковлар (к.) белән тугандаш.

ХРУЩОВЛАР. Төрки-мөселманнар арасыннан чыккан йомышлылардан. күрәсең, чөнки гербларында аларга хас ярым ай һәм ук бар (ОГДР II. 11). Кайберләре төрки исемле булу (Адаш Хрушов). шулай ук. гадәттә төрки мохиттән чыгучыларның күпчелеге урнаша торган Россиянен көньяк чикләрендә, бу очракта Тула өязендә төпләнүләре шул турыда ук сөйли (Веселовский 1974).

ЧААДАЕВЛАР (ЧАГАДАЕВЛАР, ЧЕГОДАЕВЛАР). Чагатай «батыр» дигән төрки- монгол сүзеннән (Баскаков 1979. 223). Бу исем башка руслар арасында XV йөздә үк күренә, мәсәлән. Муром янындагы жирләре белән Василий Чегодай (Веселовский 1974. 348). Ихтимал, ата-бабалары Казан белән бәйле булганнардыр, чөнки анда 1568 елда стрелеилар башлыгы Чаадаев Суббота Григорьев теркәлгән (ПКК. 29. 38-41). Чаадаевар дворян итеп 1621 елда язылганнар (ОГДР IX. 42). Нәселләрендә танылган рус фикер иясе П.Я.Чаадаев мәгълүм.

ЧААДАЕВЛАР-СПЕШНЕВЛАР. ОГДРда (VII, 36) Россиягә XVI-XVII йөхтәрдән дә сонламыйча чыккан Чаадаевлар турында тагын бер язма бар: «Спешневларнын Чаадай фамилиясе.ә изге чукындыруда Васильев Спешневка. 7118 (1610) елда Мәскәүне яклап сугышканы өчен җирләр бирелгән һәм шул хакта шушы грамота» Чагыштырмача соң чыгулары, бабаларының фамилиясе шулай ук казанлылардан икәнлекләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә (РБС XIX. 268).

ШАДРИННАР. XV йөзнең икенче яртысында телгә алынган Иван Васильевич Шадра Вельяминовтан (к ). ХҮ-ХҮ1 йөзләр чигендә һәм XVI йөзнең икенче ярты­сында Шадриннарның Новгородта һәм Мәскәүдә яшәгәнлеге билгеле (Веселовский 1974, 359). Фамилиянең нигезе этимологиясе бәхәссез төрки—шадра сүзе.

ШАЛИМОВЛАР. 1568 елда Казанда яшәгән басурман Шалимов Истомнан (ПКК, 14), ләкин борынгырак та булуы ихтимал,чөнки Шалимовлар алпавытлар буларак Новгород белән Владимирда XV йөзнең икенче яртысыннан билгеле (Веселовский 1974. 360). 1741 елдан дворян булып расланганнар (ОГДР III. 117). Н.А.Баскаков (Баскаков 1979, 137) нәселнең төркиләрдән икәнлегенә шикләнми һәм фамилиянең нигезен Шах алим дигән төрки-фарсы кушаматы белән бәйли, ягъни «галимнәр патшасы»

ШЕРЕМЕТЕВЛАР. Россиядә бик мәшһүр фамилия, графлар, кенәзләр Шереметевларнын шәҗәрәсе белән махсус шөгыльләнгән А.А. Зимин (1980. 180) фикеренчә, сонгылары XIII йөздә Александр Невскийга чыккан Андрей Кобыла нәселеннән. Кобыланың бишенче буыны (турунының оныгы) Андрей Ширәмәт. ә анын ир кардәше Семен Епанча (XIV гасыр ахыры) булган Андрей Ширәмәтгән Шереметевлар башлана да инде, бигрәк тә Россия тарихында XVI (Казанны алу. ливон сугышлары). XVII—XVIII (Петр I нен дуслары) (РБС XXIII. 106-230). Н.А.Баскаков (1979, 82-84) фикеренчә. фамилиянең нигезендә шеремет «мескен» төрки-болгар (чуаш) сүзе яки «Шир Мөхәммәд» (батыр Мөхәммәд, намуслы) дигән төрки-фарсы сүзе (Гафуров 1987. 212) ята.

Дәвамы киләсе саннарда.