Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ

 

Гариф Галиев (1903-1985)

1903 елнын 10 маенда хәзерге Татарстаннын Азнакай районы Урманай авылында туа.

Ул егерменче елларда беренче хикәяләрен яза Гомумән, сугышка кадәр үк анын хикәя, повестьлардан торган унлап китабы дөнья күрә

Гариф Галиев 1943 елнын гыйнварыннан фронтнын алгы сызыгында Мәскәү хәрби округы чыгарган татарча матбугат органы «Кызыл сугышчы» газетасында һәм анын дәвамы—Беренче Белоруссия фронты сәяси бүлеге карамагында чыккан «Кызыл Армия» газетасында җаваплы сәркатип булып хезмәт итә

Сугыштан сонгы елларда Гариф Галиев, нигездә, балалар әдибе буларак кин танылу ала.

Фәйзи Галиев

1925 елнын 2 июлендә Татарстаннын Әтнә районы Түбән Шашы авылында туа.

  1. елнын декабрендә ул армиягә алына, Сарапулдагы пехота училищесында тизләтелгән курсларны тәмамлаганнан сон. фронтка озатыла Смоленск шәһәре очен барган сугышларнын берсендә каты яраланып, дүрт ай Уфа госпиталендә дәвалана Аннары исә. гаскәри хезмәттән бөтенләй азат ителеп. 1944 ел башында туган авылына кайта.

Фәйзи Галиев озак еллар дәвамында туган ягында колхоз рәисе булып эшли Ул укучыларга документаль повестьлары белән танылды.

Макс Гатау (1913 1941)

1913 елда хәзерге Курган олкәсенен Әлмән районы Тозау авылында туа.

Утызынчы елларда «Колхозчылар танышы» дигән төбәк «Коммунист» һәм «Социализм юлы» дигән Чиләбе һәм Свердловск шәһәре газеталарында беренче шигырьләре дөнья күрә

1939 елда анын Казанда беренче китабы -«Урал мәхәббәте» басылып чыга Шагыйрь икенче җыентыгын ла басмага әзерли, зәкин сугыш башлану сәбәпле, китап чыкмый кала.

Макс Гатау 1941 елнын июлендә фронтка китә һәм шул ук елнын 20 ноябрендә Калинин (хәхрге Тверь) өлкәсендәге Гаврилово авылы янында барган сугышларнын берсендә һәлак бу ла

  1. Мансур Гаяз (1917-1943)

     
       

    була.

    елның 5 октябрендә хәзерге Мари Элнен Бәрәнге районы Бәрәңге авылында туа.

Мансур Гаяз—сугыш алды елларында әдәбият мәйданына чыгып, кыска гына вакыт эчендә исемнәрен танытып өлгергән, ләкин, иҗади талантларын ахыргача ача алмыйча, Ватан сугышы фронтларында халыклар азатлыгы өчен гомерләрен биргән зур бер төркем татар әдипләренең берсе. Ул 1936 елда яза башлый. Шигырьләре һәм поэмалары күмәк җыентыкларда һәм альманахларда дөнья күрә.

Мансур Гаяз сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 1943 елның 19 ноябрендә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Усково

авылы өчен барган бәрелешләрнең берсендә шагыйрь дошман пулясыннан һәлак

 

 
   


Шамил Гәрәй (1916—1946)

 

1916 елның 31 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Ул бик яшьли әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1932 елда анын беренче шигырьләр китабы (16 яшендә!) дөнья күрә. Шуннан сон, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (1932-1941) анын янә дүрт китабы басылып чыга. Балалар шагыйре булып танылган Шамил Гәрәй әдәби тәржемә белән дә шөгыльләнә: А. Чехов хикәяләрен, М. Лермонтов һәм А. Барто шигырьләрен татарчага аудара.

Сугышның беренче көннәреннән үк Шамил Гәрәй—фронтта. Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә ул сугышчан иптәшләре белән чолганышта калып, әсир төшә. 1946 елның 22 мартында Польшанын Гливице шәһәрендә әсир тоткыннарны тикшерү лагеренда вафат була.

Хатип Госман (1908-1992)

1908 елның 21 маенда хәзерге Пермь краенын Чернушка районы Сулмаш авылында туа. Бик яшьли шигырьләр яза башлый. Утызынчы елларда төрле татар газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, укытучылык һәм гыйльми эш белән шөгыльләнә башлый. Чәчмә әсәрләрдән торган ике китабын бастырып чыгара.

Сугыш башлангач, күпчелек татар зыялылары кебек, сугышның беренче көннәреннән үк фронтка озатыла, фронт газеталарының

хәрби корреспонденты, саперлар бригадасы офицеры сыйфатында алгы сызыкта булып, сугышны Алманиянен Гюстроф шәһәрендә тәмамлый.

Сугыштан сон күренекле әдәбият галименә әверелә.

 
   


Таһир Госман-Сулмаш (1900-1983)

 

1900 елның 16 мартында хәзерге Пермь краенын Чернушка районы Сулмаш авылында туа. Ул—Хатип Госманның бертуган абыйсы.

Таһир Госман-Сулмаш, язучы-прозаик буларак. 1928-1935 елларда «Атака», «Яңалиф», «Совет әдәбияты» (һәммәсе дә—«Казан учлары» журналының әүвәлге исемнәре) битләрендә басылган хикәяләре белән билгеле. Аерым китап рәвешендә анын роман, повестьлары да 1931, 1934 елларда дөнья күрә.

Таһир Госман-Сулмаш. сугыш башлангач, армиягә алынып, фронтның алгы сызыгыңда «Катюша»лар расчетында хезмәт игә. 1942 елда
авыр яра.танып, госпитальгә эләгә Анда озак кына дәваланганнан сон. гаскәри хезмәттән азат ителеп, туган авылына кайта һәм гомеренен сонгы елларын шунда яшәп уздыра.

Гыйз-әл-Габид (1918—1955)

  1. елнын 7 гыйнварында хәзерге Оренбург өлкәсенең Свердловск районы Хөсәен (Саиновка) авылында туа.

Сугышта әүвәл гади солдат була Соңыннан исә фронт газетасы хәбәрчесе—офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза. фашистлар җиңелгәч. Ерак Көнчыгышка җибәрелеп. Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Манчъжурия һәм Төньяк Корея җирләренә кадәр барып җитә

Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак зур әһәмияткә ия

 
   


Гыйз-әл-Габилнын зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигырь)

 

Бәян Гыйззәт (1918—1991)

1918 елнын 16 июлендә хәзерге Башкортстаннын Кушнаренко (Кушнарат) районы Толбазы авылында туа

Казан дәүләт педагогия институтының аспирантурасында укыганда сугыш башлана һәм ул 1941 елнын декабрендә фронтка о «атыла. Көнбатыш. Өченче Белоруссия фронтларында барган катчы бәрелешләрдә катнаша, яралана, госпитальдән сон. хәрби мәктәпне тәмамлап. офицер буларак янә фронтка җибәрелә. Ул Курск дугасы дип аталган мәгьлум каикоешларны исән имин кичеп. Кенигсбергка кадәр сугышчан юл уза.

тулысынча диярлек татар театр сәнгате һәм драматургиясе белән бәйле

 
   


Бәян Гыйззәтнең сугыштан сонгы әдәби-гыйльми эшчәнлсгс

 

Сафа Гыйльфан (1902-1950)

1902 елда Уфадагы Балкар приискасы бистәсендә туа.

Утызынчы елларда ул шигырьләр яза. рус һәм чит ил язучыларынын аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Сугыш башлангач Сафа Гыйльфан фронтка китә, җиңү көннәренә кадәр хтгы сызыкта була. Сугышны ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый

(1915-1943)

Әхмәт Гыймадов

 

1915 елда Казанда туа. Утызынчы елларда әдәби ижат белән актив шөгыльләнә башлый, төрле басмаларда хикәя-повестьларын чыгара

  1. елнын башында Әхмәт Гыйматов фронтка җибәрелә һәм шул ук елның октябрь аенда сугыш кырында һәлак була

(1919-1968)

Әнвәр Давыдов

 

  1. елның 21 мартында Самара өлкәсенен Камышлы авылында туа.

Унике яшендә чагында ук Камышлыдагы төбәк газетасында анын беренче шигырьләре басылып чыга

1940 елны гаскәри хезмәткә алынып, сугышнын башыннан азагына кддәрәүнад гади солдат, аннары кече командир сыйфатында Волхов. Ленинград янында. Балтыйк буе республикалары территорияләрендә барган канты бәрелешләрдә катнаша

Сугыштан соң Әнвәр Давыдов фәлсәфи-лирик поэмалары белән таныла, күренекле шагыйрьгә әверелә.

Нәби Дәүли (1910—1989)

1910 елнын 1 июнендә Татарстанның хәзерге Әлки районы Иске Камка авылында туа.

Утызынчы елларда ул шагыйрь буларак таныла, 1937-1941 еллар арасында анын дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга.

Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елнын 25 июнендә. Нәби Дәүли фронтка китә. Шул ук елнын августында чолганышка эләгеп, әсир төшә. Бухенвальд. Баден-Баден. Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә.

Нәби Дәүли Казанга 1945 елнын декабрендә кайта, ижат эшенә чума. Үзенен шигъри әсәрләре, роман-повестьлары белән укучылар күнелен яулап ала, күренекле әдипкә әверелә.

Әмирхан Еники (1909-2000)

1909 елнын 17 февралендә хәзерге Башкортстаннын Благовар районы Яна Каргалы авылында туа.

Яшьтән үк әдәбият, ижат эше белән кызыксынган Ә. Еники 1925 елда Казанга килә һәм тиздән көндәлек матбугатта анын әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.

1941-1945 елларда ул—Ватан сугышы фронтында хәрәкәттәге армиянен хуҗалык һәм каравыл частьларында рядовой солдат булып хезмәт итә.

Сугыштан соң Әмирхан Еники, татар психологик прозасынын матур үрнәкләре булып саналырга хаклы хикәяләр, повесть-романнар язып, күренекле әдипкә әверелә.

Әхмәт Ерикәй (1902—1967)

1902 елнын 16 декабрендә хәзерге Башкортстаннын Дуван районы Өлкенде авылында туа.

Егерменче елларда шигырьләр яза башлый. Мәскәүнен татар телендә чыга торган «Эшче», аннары «Игенчеләр» газеталарында сәркәтип, мөхәррир урынбасары булып эшли

Ватан сугышы елларында Әхмәт Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә.

Сугыштан сон Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе була, күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесенә әверелә

Кәрим Җаманаклы (1905-1965)

1905 елның 21 гыйнварында хәзерге Украинаның Кырым ярымутравындагы Жаманак авылында туа.

Утызынчы елларда ул шагыйрь һәм фольклорчы галим буларак та таныла башлый.

1941-1942 елларда Кәрим Җаманаклы фронтта була.

Сугыштан соң галимлек һәм әдәби ижат эшен дәвам иттерә.

Муса Җәлил (1906—1944)

1906 елнын 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенен Шарлык районы Мостафа авылында туа. Бик яшьли шигырьләр яза башлый Утызынчы елларда ил күләмендә шагыйрь буларак танылу ала. сугыш алдыннан Татарстан Язучылар берлегенен җитәкчесе була.

Муса Жәлил сугышка, өлкән политрук булып. 1942 елнын декабрендә эләгә. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтта чыга торган русча «Отвага* («Батырлык») газетасының алгы сызыктагы хәрби мөхбире итеп билгеләнә 1942 елнын июнендә, Волхов юнәлешендә барган бәрелешләр вакытында ул, каты яраланган хәлендә, фашистлар кулына эләгә. Шул көннән анын тоткынлыктагы газаплы һәм каһарманнарча кыюлык белән узган кыска гомер этабы башлана.

  1. елнын февраль аенда Жәлилгә һәм анын көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем була. Шул елнын 25 августында Плетцензее төрмәсендә аларны җәзалап үтерәләр.

Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Муса Жәлилгә вафатыннан сон (1956) «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты—бөтен дөньяга мәгълум «Моабит дәфтәре» СССРнын ул вакыттагы иң зур бүләге—Ленин премиясенә лаек була (1955)

Исхак Закиров (1911-1944)

1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туа. Бик яшьли шигырьләр яза башлый. 1934-1941 елларда ул әүвәл Татарстан китап нәшриятында, соныннан Татарстан Язучылар берлегендә бухгалтер булып эшли.

барган бәрелешләрнең берсендә Исхак Закиров, ротаны һөҗүмгә күгәреп, дошман ныгытмаларын атакалаганда каһарманнарча һәлак була.

Шагыйрьнең Ватан сугышы чорында ижат иткән шигырь һәм очерклары шул елларда «Алга, дошман өстенә!» дигән фронт газетасында һәм «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы битләрендә басыла

 
   


Сугыш башлану белән. Исхак Закиров фронтка җибәрелә, бик күп канлы бәрелешләрнең шаһиты була, Белоруссия җирләрен азат итүдә катнаша, шәхси батырлыклары өчен -Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, шул сугыш шартларында партиягә алынып, үзе хезмәт иткән ротанын парторгы итеп сайлана 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Гордилово авылы янында

 

Шаһиморат Зәйни (1913-1980)

1913 елның 7 мартында хәзерге Оренбург өлкәсе Тоцк районы Кондызлытамак авылында туа

Сугыш башлану белән ул фронтка китә һәм отделение командиры, пулеметчылар взводы командиры ярдәмчесе, батальон парторгы сыйфатында Мәскәүне. Сталинградны саклауда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польша. Чехословакия. Румыния. Венгрия. Австрия һәм Германия җирләренә кадәр барып җитә

Сугыштан соң Шаһиморат Зәйни драматург һәм башка милләт драматургларының пьесаларын татарчага тәрҗемә итүче буларак танылу ала.

Якуб Зәнкиев (1917-2003)

1917 елнын 6 апрелендә Иркутск шәһәрендә дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышыннан кайткач, ул 40 елдан артык узе яшәгән Себер төбәгендә, Тубыл шәһәрендә балаларга татар әдәбияты укыта. Якуб Зәнкиев үзенең күләмле романнары белән укучыларга танылды.

\ЬЯС (1908—1943)

1908 елнын 15 мартында Татарстанның хәзерге Апае районы Карамасар авылында туа.

Утызынчы елларда ул газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, мөхәррир. Язучылар берлегендә әдәби консультант, аннары исә Главлит вәкиле булып эшли, повесть- хикәяләр. пьесалар ижат итә.

Ватан сугышы башлангач, үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры сыйфатында Украина жирләрендә барган канлы бәрелешләрдә катнаша. Харьков шәһәре тирәсендәге шундый бәрелешләрнең берсендә. 1943 елнын 23 августында. Рахман Ильяс батырларча һәлак була.

РӘМЗИ ИЛЯЛОВ (1923—2009)

1923 елнын 13 декабрендә Башкортстаннын Баймак районы Темәс бистәсендә туа.

1940 елның декабрендә Яңавыл урта мәктәбен тәмамлагач. Ташкенттагы укчы-бомбардировшик авиамәктәбенә укырга китә һәм 1942 елнын 22 апрелендә авиазвено составында самолет штурманы итеп Көнбатыш фронтка жибәрелә. 18 хәрби очыш ясаганнан соң. төнге бомбардировка вакытында Смоленск өлкәсендә бәреп төшерелә. Контузия алганнан сон. ул авиациядән мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елда автоматчылар төркеме составында һөжүм вакытында дошман уты астына эләгә һәм каты яралана. Егерме кешедән өч кенә кеше исән кала.

Сугыштан соң Рәмзи Илялов әдәби-документаль повестьлар авторы буларак таныла.

Ихмәт Исхак (1905-1991)

1905 елнын 1 мартында Казанда туа.

Беренче шигырьләре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Утызынчы елларда ул төрле газета-журнагларда бүлек мөхәррире һәм мөдире, җаваплы сәркатип кебек вазифаларны башкара.

Сугышка 1942 елнын язында алына. 1945 елнын августына кадәр Украина шәһәрләрендә хезмәт итә.

Сугыштан соң Әхмәт Исхак юмор-сатира остасы, мәсәлче һәм тәржемәче буларак танылу ала.

Длва.чы киләсе саннарда