АЧЫШЛАР ҺӘМ ЯБЫШЛАР

 

Каләм белән планета табу

1781 елда инглиз астрономы Уильям Гершель озак еллар, гасыр буена диярлек йолдыз дип исәпләнгән бер күк жисеменен чынбарлыкта Кояш тирәсендә йөрүне планета икәнен ачыклый Аны Уран дип атыйлар Яна планетанын орбитасын өйрәнгәндә астрономнар ана үзенен тартуы белән тәэсир итүче тагын да ераграк билгесез бер планета барлыгын ачыклыйлар. Астрономнар алдына бик кыен мәсьәләләр килеп баса: Ураннын теоретик орбитасыннан аз гына булган тайпылышларын тикшереп, әнә шул тайпылышларның «провокаторын фаш итү ”, X тамгалы планетанын орбитасын өйрәнү, орбитаның рәвешен һәм киңлекләрдә торышын белеп, күк йөзендәге күренмәле траекториясен, ягъни эфемерида дип атала торган «юлын»билгеләү. Оныкларның холкын өйрәнеп, аларнын әби-бабаларының психикасын тасвирлауга охшатам мин андый катлаулы тикшеренүләрне Шундый кыен математик мәсьәләне бер үк вакытта ике галим, француз У Леверрье һәм инглиз Дж Адамс чишеп бирә Хәер. Адамс ул чакта студент кына була әле Гринвич һәм Кембридж астрономнары студент галимнең нәтиҗәләренә ышанмыйлар, ул тәкъдим иткән эфемериданы файдаланып яна планетаны эзләү турында уйлап та карамыйлар. Студентның мәкаләсе фәнни журналда бастырылмый да Шул арада Адамснын эше турында берни белмәгән Леверрье үз тикшеренүләренең нәтижәсен матбугатта да бастыра, хат язып. Берлин обсерваториясенең астрономы И Галлега да җиткерә. Галле 1846 елның 23 сентябрендә хат алгач га күк йөзенен Леверрье атаган өлкәсендәге эфемерида нокталарын күзәтә башлый һәм шул кичтә үк яна планетаны таба Аны Нептун дип атыйлар Ф Энгельс яна планетаны «каләм очында»ачу фактын Ньютон раслаган бөтендөнья тартылыш законына ин көчле дәлил дигән иде

Ике Академия. Париж Фәннәр академиясе һәм Анлия Король җәмгыяте арасында бу хакта, ягъни «ин башта кем: Адамсмы, әллә Леверрьемы «әһә!«дип кычкырды?»темасына бик ямьсез бәхәсләр башлана. Адамс белән Леверрье гомерлек дуслар булып китәләр Кызык бит: «фән фанатлары»арасында ызгыш бара, ә «фән локомотивлары»хезмәттәшлек һәм дуслыкка омтыла

XX гасыр башында америкалы астроном П Ловелл. Леверрье һәм Адамснын алымнарын кулланып. Нептуннан да ераграк тагын бер планета барлыгын раслый Әмма аны йолдызлар арасыннан эхтәп габу очен озак еллар буена фоторәсемнәрне өйрәнергә, йөзләрчә меңләгән йолды парный торышын тикшереп. «яшеренсп«йөргән планетаны «фаш итү»кирәк була Бу тикшеренүләр 1930 елла «Плутон«дип аталган яна. тугызынчы планетаны ачу белән тәмамлана.

Ачылганны ябу мисалы

Шундый зур хезмәт нәтиҗәсендә табылган Плутон сиксән ел чамасы Кояш системасының «абруйлы»әгьзалары. ягъни планеталар исәбендә йөрде Әмма берничә ел элек галим халкы Плутон белән анын табигый иярчене Хароннын үзара охшашлыгына игътибар иткән иле Ин мөһиме алар массалары белән бертуган шикелле Әгәр үз планетабыз Җирнең массасы ин якын космик күршебез Айныкыннан 81 мәртәбә зуррак булса. Харон үзәк планетасы Плутоннан ике генә тапкыр жинелрәк Шуңа күрә Халыкара Астрономия Союзы Плутонны планета дип түгел, ә шактый зур. массасы Җир массасының 1/500 өлешен тәшкил иткән астероид дип исәпләү хакында карар кабул итте Ягъни сиксән ел элек башкарылган ачыш хәзер инде «ябылган»лип исәпләнә

Реклама