Татар энциклопедиясе» битләреннән

 

КАШАПОВ Газиз (Газизжан) Салих улы (псевд. Газиз Кашшаф-Үзиле) (21 8 1942, Аксубай р-ны Яна Үзи ав—30 8 1991, Яр Чаллы шәһ. вафат була, туган авылында җирләнгән), язучы, Благовещенье хәрби уч-шесын, Казан ун-тын (1979) тәмамлый 1974-82 елларда Татар кит. нәшр -нда кадрлар бүлеге инспекторы, «Хезмәт байрагы» (Әлмәт шәһ ), «Социалистик Татарстан» газеталары хәбәрчесе вазифаларын башкара. 1987-89 да ТАССР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җаваплы секретаре Беренче әсәрләре 1974 елда «Ялкын» ж-лында басылып чыга. «Сәмум җиле» (1978) автобиографик повесте чик сакчыларына багышланган, ә «Жир җылысы» (1983) повесте һәм «Язмышына ышан» (1987) романы зур промышленность объектларын һәм яна шәһәрләр төзүчеләр турында К шулай ук «Еллар тыныч иде» (1983), «Вөҗдан хәтере» (1989) кебек замана яшьләре проблемаларын күтәргән повестьлары, шагыйрь X.Туфан турында «Киек каз юлы» (1992) дигән документаль роман; публицистик мәкаләләр, популяр жыр текстлары авторы да. 1992 елда К.нын туган авылында бюст куелды һәм музей ачылды

Әд Нәжмиев Т Үзи авылынын Газизҗаны // Казан утлары. 2002 №8.

КАШ ГАРИ Мәхмүд, к. Мәхмүд Каш- гари.

КАШТАНОВ Нәкыйп Фәсхетдин улы (8 I 1942, Чуваш Республикасының Батыр р-ны Кыр-Бикшик ав туа), табиб, язучы Казан медицина ин- тын тәмамлагач (1971) Чистай үзәк район хастананәсендә эшли. 1974-80 дә—Казанын медицина оешмаларында 1981 дән Республика клиник хастаханәсе табибы «Гангрена лёгких Эмболия лёгких Тромбоз Инфаркт легких» (2001) монографиясе авторы Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1970 еллар азагында басыла башлый Балалар өчен «Төлке» операциясе» (1995), «АЙГӨлнен туган көне» (1997), «Тылсымлы курай» (2001), «Канатлы чәчәкләр» (2004) китаплары фантазиягә бай, юмор белән сугарылган Шигырьләре «Язмыш орчыгы» (2002), «Күкләргә юнмый тузан» (2004), «Кыйссаи Йосыфка»ка сәяхәт» (2005) җыентыкларына тупланган

КАШШАФ (Кашшафетдинев) Гази (Миргази) Солтан улы (15.4 1907. Уфа губ . Бәләбәй өязе. Яна Арсланбәк а — 9 12.1975, Казан), әдәбият тәнкыйтьчесе (әдәби тәнкыйтьче), әдәбият галиме, филол фән кандидаты (I960) Көн­чыгыш пед. ин-тын тәмамлаганнан сон (1929), укытучылык итә 1937-42 дә Татар­стан китап нәшриятында (Татгосиздат), 1942-45 тә «Совет әдәбияты» ж-лында, 1945-47 дә ТАССР Язучылар берлегендә референт-консультант, 1947-50 дә СССР ФАКФ Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында, 1950-58 «Казан утлары» ж-лында баш мөхәррир булып эшли 1961 дән Казан ун-тында Милли театр мәсьәләләренә, татар язучылары Тукай Г Камал, М Гали, Ш Камал. Ә.Фәйзи. К Нәҗми, М Галәү һ.б ) иждтына караган мәкаләләр б-н чыгышлар ясый, урта мәктәп өчен хрестоматияләр төзүдә катнаша М Жалил ижатын һәм тормышын өйрәнә «Моабит дәфгәре»нә фәнни комментарий яза. анын әсәрләрен басмага әзерләгәндә текстоло­гик яктан эшкәртә, шагыйрьнең фотогра­фия альбомын төзи, замандашларының истәлек җыентыгын әзерли (М.Җәлил исем Татарстан комсомалы бүләге иясе) Повестьлар һәм хикәяләр авторы Хезмәт Кызыл Байрагы. «Почет билгесе» орден­нары, медальләр б-н бүләкләнә

Әсәр Күнел көзгесе К . 1975, Муса Джалиль К . 1961. По завещанию Мусы Джалиля К . 1984

Әд Ахунжднов И Остаз // Худож­ник һәм анын сүзе К., 1978. Юзиев Н Фидакарьлек // Әдәбият хәзинәләре К . 1978

КАЮМОВ Гафур Шәкүр улы (2.3 1959, Арча р-ны Яна Сәрдә ав туа), актёр, драматург Казан театр уч-щесын гэмамлый (1983) 1983-90 да (өзеклек белән) Татар

 

Дмочы. 2004 елның 4нче саныннан басылып ки.и.

в. .к у • з* з

161

 

 

драма һәм комедия т-ры актёры, 1990­97 дэ—Татар академия т-рында 1997-99 да ТР Мәдәният министрлыгында театр сәнгате белгече. 1999 дан Татар академия т-рында сәхнәгә куючы режиссёр. 2000 нэн «Татарстан» ДТРК нда әдәби тапшырулар мөхәррире 2005 тән Әлмәт татар драма т-рынын режиссёры. Аеруча әһәмиятле рольләре: театр сәхнәләрендә— Исмәгыйль (М Фәйзинен «Галиябану» спектакле, 1991), месье Таккарель (ЭЛабишнын «Тол ханымда тукталыш» спектакле, 1995), Сәйяр Ш Хөсәеннең «Әни килде» спектакле, 2001). телевизион спектакльләрдә—Хәлил (М Фәйзинен «Галиябану»ында, 1995). Сәлимҗан (Г Исхакыйның «Зөләйха» сында, 2004). К.ның «Мирас» (1990), «Һинд кызы» (1993), «Әрнү» (1999). «Юбилей» (1992), «Соң инде...» (1998). «Сарык Арыслан» (1997) пьесалары буенча куелган спектакльләре Татар академия т-ры, Татар драма һәм комедия т-ры, Яр Чаллы, Минзәлә, Әлмәт татар драма т-рлары, «Нур» татар драма т-ры (Уфа шәһ.) сәхнәләрендә зур уныш белән барды. «Упкын өстендә» (2003) пьесалар җыентыгы авторы.

КӘЛИЛӘ ВӘ ДИМНӘ, урта гасыр­лар фарсы һәм гарәп әдәбияты ядкәре 6 гасырда фарсы теленә «К. вә Д.» исеме б-н (беренче 2 бүлек персонажлары—2 шакал исеме) тәржемә ителгән борынгы һинд фольклор китабы «Панчатантра»га нисбәтле. Әсәрнең бердәм тоташ сюжеты юк, ул аерым бүлек—гыйбрәтле хикәяләр­дән (притча) тора. Әсәрнең үзәген Дабша- лим патша б-н акыл иясе Бәйдаба арасын­да барган әнгәмә тәшкил итә Башта һәр бүлек башында анын темасы билгеләнә, аннары патша үтенече б-н анын асылы анлатыла. һәр бүлек ахырында куелган мәсьәләләр буенча нәтиҗәләр ясала Шу­лай итеп җыентыкның структурасын төгәл система тәшкил итә.

«К. вә Д.»дәге вакыйгалар һәм хәлләр төрле урыннарда бара: җирдә, су астын­да, һавада Хикәяләрдә катнашучылар арасында: игенчеләр һәм һөнәрчеләр, акыл ияләре һәм руханиләр, ирләр һәм хатын-кызлар, балалар һәм олы яшьтәге кешеләр Алар б-н беррәтгән әсәрдә төр­ле җәнлекләр, кошлар, мифик затлар да очрый Алар, кешеләр кебек, сөйләшәләр, уйланалар, эшлиләр, яраталар, канәгать­сезләнәләр. Алар язмышында кеше таби­гатенә хас булган сыйфатлар, кешеләр ара­сындагы катлаулы мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Ул тереклек ияләре еш кына үзләрен кеше дип исәплиләр.

8 йөз уртасында Ибне әл-Мукаффа (723/724 тә туган) тарафыннан гарәп теле нә тәржемә ителгән бу әсәр төрле версия һәм вариантларда мөселман Көнчыгышы дөньясына кин тарала 13 йөздә гарәп версиясе испан һәм борынгы Европа телләренә, аннары латин (14 йөз), немец (1470), төрек (16 йөз), соңыннан француз, инглиз һәм рус телләренә тәржемә ителә Әсәрнен төрки-татар теленә тәржемә ителгән 10 га якын тәрҗемәсе билгеле, ин борынгылары 15-16 йөзләргә карый Татарлар арасында Г Фаезханов тарафын­нан тәржемә ителгән (Казанда 1889—91 дә басылып чыга) вариант аеруча кин таралган була. «К. вә Д.»нен мотив һәм сюжетлары татар әдәбиятында берничә тапкыр файдаланыла (Кол Гали. Мөхәм­мәдьяр һ.б әсәрләрендә).

Чыг Ибн аль-Мукаффа Калила и Димна / Пер с араб. Б.Шидфар. М , 1986, Кәлилә вә Димнә: Хикәятләр / Төз Ж.Зәйнуллин. К., 1996.

Әд Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и Восточная классика Воп­росы взаимосвязей и поэтики. К., 1993, Зэйнуллин Ж Ибне Фазлан сәяхәтнамәсе һәм «Кәлилә вә Димнә» турында // Казан утлары. 1986. 11.

ГГЗәйну.гчин

КӘРАМИ (Кәрамиев) Рәфкать Кәрами улы (18.2.1942, Сарман р-ны Рангазар ав. туа), язучы. ТАССРнын. РФнын атказ. мәдәният хезмәткәре (1989, 2005). Казан ун-тын (1970) һәм Әдәбият ин­ты каршындагы Югары әдәби курслар тәмамлый (Мәскәү. 1979). 1979-93 елларда ТР Язучылар берлегенен матур әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби консультант, уполномоченный, директор вазифаларын башкара 1994-2001 дә Татар интеллектуаль милек агентлыгы (ТАИС) директоры. 1967 елда үзенен «Дүрт кешелек каюта» исемле беренче детектив повестен яза, бераз соңрак байлык артыннан гына куучы тар каратлы кешеләрне тәнкыйть объекты итеп алган «Кичке уйлар» (1970) дигән повестен бастыра «Капитан Хәкимов» (1974). «Сагышлы кояш» (1983). «Йөрәгемне ут алган» (1987), «Ь1ндыр тулы кибән» (1992) повестьларында һәм «Өзелгән чәчәк» (2002) исемле хикәя җыентыкларында тормыштагы рухи һәм әхлакый проблемаларны үзәккә алып замандашларының тулы образларын чагылдыра Өч кисәктән торган «Очар кошлар белән янәшә» (1999) романы яшь төзүчеләргә. «Каргышлы этаплар» (1995) романы репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән якташлары истәлегенә багышланган «Яратуын чынмы’» пьесасын Минзәлә татар драма т-ры 1982 елда сәхнәләштерде Күп әсәрләре рус. әзерб . кыргыз, мари телләренә тәржемә ителгән ТР Язучылар берлегенен Г Исхакый исем, премия лауреаты (1999)

Әд: Бәдигый X. Ындыр тулы кибән
и Мирас. 2002 №2; Вәлиен М Чынлык көче // Казан
утлары. 2002 №2

КӘРИМ (Кәримев) Мостай (Мос­тафа) Сафа улы (20.10 1919. Уфа губ . Уфа өязе. Келәш а.—21.9.2005. Уфа ш ). язучы. Башкорт АССРнын халык ша­гыйре (1963), Сон. Хезмәт Герое (1979). РСФСРның атказ сәнгать эшлеклесе (1982), Башкортстан ФАнен хакыйкый әгъзасы (1992). Башкорт телендә яза. Башкорт пед. ин-тын тәмамлый (1941) Беренче шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә 1935 тә күренә башлый -От­ряд кузгалды» (1938, автордаш). «Язгы тауыштар» (Уфа. 1941) җыентыкларына кергән шигырьләр тормышка гимн бу­лып яңгырый. «Таныш булмаган кунак» (1940) поэмасында Гражданнар сугышы фажигалс вакыйгалары тасвирлана К. Бөек Ваган сугышында катнаша Фронтка киткәндә язылган «Мин һутышка китәм. иптәштәр!» исемле шигыре ватанны як­лаучы сугышчы анты булып янгырады •Минен атым» (Уфа. 1943). «Шигырь- зар» (Уфа. 1945) җыентыкларына кер­гән шигырьләрендә. «Декабрь иыры» (1942), «Үлмәсбай» (1943) поэмаларында шагыйрь сугышнын фаҗигалеген, сов. солдатынын батырлыгын, аларнын Гит- лерга каршы алып барылган сугышта гуманлык миссиясен үтәвен курсәтә. Яраланганнан соң (1942). «За честь Роди­ны», «Советский воин» фронт газеталары хәбәрчесе булып эшли «Каитыу» (Уфа. 1947) җыентыгына кергән шигырьләрдә кичә сугыштан тыныч тормышка әй­ләнеп кайткан солдатларнын хисләрен һәм өметләрен чагылдыра Сугыштан сон үзен иҗади һәм иҗтимагый эш- чәнлеккә багышлый: 1951—62 ләрдә Башкортстан АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе. РСФСР Язучылар берле­ге идарәсе сәркатибе. Суi ыштан соңгы поэзиясе яна төсмер ала: тематикасы киңәя, аналитиклыгы көчәя, тормыш турындагы фәлсәфи уйланулары тирәнәя; оптимизм б—н сугарылган пафос өстене халыклар язмышы турында кайгырту өстәлә: «Европа—Азия» (1953). «Вьетнам язмалары» (1957), «Каштан сәскә аткан ерзә» (1959). «Болгар дәфтәре» (1960). «Кабардин-Балкар дәфтәреннән» (1962) цикллары; «Язгы ер» (Уфа. 1951). «Иыл- галар һойләшә» (Уфа. 1961). «Торналар кайтканда» (Уфа. 1964). «Мәхәббәттен дүрт мизгеле* (Уфа. 1978). «Заманалар» (Уфа, 1982) һ.б. җыентыклар. 1950 нче еллардан К. үткән сугыш темасына кабат әйләнеп кайта. Анын фажигалелегенә. сов. кешеләренең бөек ватанпәрвәр- лылыгы чагылышына төшенә. «Өс көн тоташ кар яуа» (1955) шигыре. «Кара һыузар» (1961) поэмасы һ.б Драматургия өлкәсендә актив эшли, сугыш башланып өзелгән тыныч тормыш турындагы «Туй дәуам итә» (1947). сугыштан сонгы авыл колхозы турындагы «Янгыз кайын» (1950) пьесаларын яза. «Кыз урлау» (1958) лирик комедиядә. «Айгөл иле» (1968) романтик драмада авыл тормышының көлкеле һәм кайгылы яклары тасвирланган «Йырлан- маган иыр» (1961). «Йәйәүле Мәхмүт» (1986). «Киске табын» (1993) пьесалары кешенен халык һәм җәмгыять алдында­гы җаваплылыгы турындагы фәлсәфи уйланулар б-н сугарылган. Риваятьләргә, тарихи фактларга нигезләнеп язган «Ай тотолган төндә» (1963). «Салауат» (1971). •Таптама утты, Прометей!» (1975) траге­дияләре ирекле кешенен бөеклеге, идея хакына корбан булырга әзерлеге тема­ларын күгәрәләр «Озон-озон бала сак» (Уфа. 1976) повестенда кеше яшәү рәве­шен фәлсәфи яктан яктыртырга тырыша. Әсәрнен логик дәвамы булып «Ауыл адвокаттары- (Уфа, 1989) һәм «Тормош мизгелләре» (Уфа. 1997) китаплары язы­ла. Сугышнын кешелексез законнары турында «Ярлыкау» (Уфа. 1986) повестен­да яза (языла). Балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган «Беззең өйзен йәмс» (Уфа, 1951), «Өс таган» (Уфа. 1962) әсәрләрендә авыр сугыш һәм сугыштан сонгы елларда башкорт авылының тормышы балалар күзлегеннән чыгып яктыртыла, кешелек­лелек. кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, яхшылык кылуга омтылыш раслана К. китаплары Россия һәм дөнья халыклары­ның телләренә тәрҗемә ителде. 1955—90 да РСФСР ЮС депутаты. Башкортстан АССРы Салават Юлаев исем (1967), РСФСР Дәү 1.Н К С Станиславский исем (1967), СССР Дәүләт (1972). Ленин (1984) бүләкләре лауреаты Ике Ленин ордены. 1 нче һәм 2 нче дәрәҗате Ватан сугышы орденнары. Хезмәт Кызыл Байрагы. Кы­зыл Йолдыз. Халыклар дуслыгы. «Почет билгесе» орденнары б-н бүләкләнә

Әсәр.: Әсәрзәр 5 томда Өфө, 1971 73. Әсәрзәр 4 томда Өфө. 1987—88, Собрание сочинений В 3 г М ., 1983.

Әд Кильмухаметов Т Драматургия Мустая Карима Уфа. 1979. Хосәйснов Г. Мостай Кәрим Өфө. 1994

С.ГСлфуанов

Реклама