ШИГЫРЬЛӘР

Сафлану

Тормыш шау-шуыннан җан талкынып, Эшем төшкән чакта кулымнан, Җитәкләшеп ялгызлыгым белән, Кереп киттем урман юлыннан.

Изге мәгарәгә иңгән кебек, Убылды уй серле упкынга. Бер мизгелдә дөнья мәуласыннан1 Әверелдем гүя тоткынга.

Сихерләнгән кебек түбән төштем Кемдер баскыч уйган сукмактан. Урман ияләре—агач сыннар— Кулын суза миңа як-яктан.

Кыңгыраулар каршы йөгереп чыга, Күбәләкләр, уйнап, очына. Каен җиләкләре, тәгәрәшеп, Үзе өзелеп төшә учыма.

Томырылып ята тау иркендә Куптарылган тамыр-гөрзиләр.

Тынычлыкны безнең бозмасмы дип, Шыпырт кына мине күзлиләр.

Аулак дөнья. Монда вәхшиләрчә Кул салмаган әле кыргыйлык. Бу сәйранга җирнең куеныннан Чишмә чыккан, әнә, ургылып.

Тау чишмәсе... саф уйларын уйлап, Кая ага болай атлыгып?

1 мәула — ия,хуҗа

Сания ӘХМӘТҖАНОВА — шагыйрә; «Оч иреккә, җырым!», «Пар алма» китаплары авторы; Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.

Сәҗдә китеп, тәкатьсезлек белән Тере суын эчтем йотлыгып.

И, Табигать, кыйпылчыгың итеп Тойдым шунда кабат үземне. Җиләс җилгә куйдым йөзләремне, Рәхәтлектән йомып күземне.

Туган йортка кайткан кебек булдым, Чын бәхеткә бүген тиендем.

Үз Җиремнең—үз өемнең мине Чит итмәвен аңлап сөендем.

Кайтып киләм кире чынбарлыкка, Яңа туган кебек, сафланып.

Яшь баладай ихлас хыялларым Янәшәмнән йөгерә шатланып.

Мин үзем!

Яхшы атлы булып, адым саен

Акыл бирүчегә шул сүзем: Сорап алган киңәш кенә кыйммәт— Борчылмагыз, зинһар... мин үзем...

Горурлыгым аяк чалды бүген, Тезләнмәскә, Раббым, бир түзем?! Егылганда ярдәм кирәк түгел— Булышмагыз, рәхмәт ... мин үзем...

Шатлык арты шатлык килде беркөн— Дус дигәннәр ачмый ник йөзен? Бәхетемне гафу италмыйсыз?— Гафу итәм сезне... мин үзем!

Кайтаваз

Ерак дәвер төпкеленнән Бага гүя Хәтер күзе... Кайтаваздай кабатланып, Җанны кага хәтәр сүзе:

—Синең кылган гамәлләрдән Убылмасмы Күкләр йөзе?! Асылыңа кайт син тизрәк, Татар кызы?!

Та-та ар кы-зы-ы ?!

       
     
   
 

 

 

 

Бар җиһанга аваз салды сабый, Кеше туды Җиргә—ир бала. Биләүләнеп ап ак өметләргә, Җан түрендә бәхет тирбәлә.

Күкләр гүя хәер дога укый,— Ишетелә азан савышы.

Кендек каны тамган шул мизгелдән Башланамы Кеше язмышы?

Бишек җыры итеп, көнгә салып. И зге теләк теләр әнкәсе. Җисеменә туры кичсен, диеп, Матур исем эзләр әткәсе.

Яшь ананың күңел бишегендә Якты уйлар гына тирбәлә. Киләчәкне сайчап тавыш бирде Нәсел дәвамчысы—ир бала

 

 

 

 

Калдырыгыз әле берүземне, һич югында бары бер көнгә. Ишетәсем килми берәүне дә. Сүз кушасым килми беркемгә.

Телефонны бүген өзеп торам— Шылтыратып җанга тимәгез. Күренеп кит, диеп чакырмагыз, Сагынылган, диеп килмәгез. Хаталардан авырайган җанны Күз яшенә иде манасы, Вөҗдан каршысында башны иеп, Үз-үземнән хисап аласы.

Калдырыгыз бүген ялгызымны, Бу халәтем минем вакытлы. Гамәл дәфтәремне барлар өчен, Мин туктатып торам вакытны.

 

Калдырыгыз бүген ялгызымны...

Кыргый алма

 

Алма аттың миңа—тоталмадым, Яннарымнан барды тәгәрәп.

Ник ымсындым, юкса дөньяларым Алмалардай иде түгәрәк?

Тукталды да калды серле алма, Адымнарым шул чак ялгышты... Иелеп алдым гүя учларыма Мин татырга тиеш язмышны.

Кыргый алма... Соң өлгергән алма...

Кирәк иде микән өзәргә?

Әче алма сутын сорый күңел Кереп барган мәлдә көзләргә.

Очрадыңмы көзге бакчаларда Мине үкенечкә салырга?

Тәкъдиремә язган, ахыры, миңа Кыргый алмаң булып калырга.

Алма аттың миңа... тоталмадым...

 

 

Көз учыннан төшкән гәрәбә мин, Яралтучым ләкин көз түгел. Йөзегемнән төшеп тәгәрәдем, Алтын кыса миңа төс түгел.

Көз учыннан төшкән гәрәбә мин, Яшькелт күзле серле гәрәбә. Тылсымыма әсир булмам димә, Бер чагылып китсәм әгәр дә.

Көз учыннан төшкән гәрәбә син. Яралгансың диңгез балыннан.

Марсель Галиев

Көз учыннан төшкән гәрәбә мин.

Диңгез балы—сары гәрәбә.

Үз бәямне үзем белим әле, Узмасын ла гомер әрәмгә.

Тик соңладым.- Бахкьш алмадым шул

Сөю таҗыңдагы каш булып.

Кайтам кире диңгез куенына Мин иясез асылташ булып.

 

Көз учыннан төшкән гәрәбә мин...

Чалма чәчәк

(Җыр)

Бәхет бүләк иттең миңа, гөлләргә төреп, Чалма чәчәк арасына адаштым кереп. Гүя җаннар кавыштылар чәчәк туенда. Мин гөл булып бөреләндем синең куйныңда.

Таҗ кидердең миңа шашкын хисләреңнән, Исердем мин чалма чәчәк исләреннән. Чалма чәчәк бөреләре алма-алма, Сөю таҗы ачылганны күрми калма.

 

ШИГЫРЬЛӘР

Керфекләре түбән төшә алсу гөлләрнең, Чалымнары чагылып китсә моңсу көзләрнең... Кер бакчама, миндә дөрли җәйләр челләсе— Безгә әле мең кат үлеп, мең тереләсе.

Өзмә миңа чалма чәчәк, сулмасын иртә, Гөл гомере бер вакытлык—үтә дә китә... Сөюемә сөю белән белсәм туләрең,— Назым белән сугарырмын күңелең гөлләрең.

Сәфәр

Һәркем эзли җирдә үз кыйбласын.

Иртәге көн тәкъдир кулында.

Язмыш кичеп йөр!ән юлаучы без. Мосафир без гомер юлында.

Ярты юл да әле үтелмәгән...

Тукталырга, дускай, бик иртә.

Биштәреңне ерак куймыйча тор: Сәфәр көтә безне, юл көтә.

Якты өметләрне кабызыйк та

Җылытыйк бер арган җаннарны, Бәхет яши торган тарафларга Юлны дәвам итик аннары...

Әле генә таң сызылган иде, Инде кояш байый офыкта. Таулар менеп, таулар төшәсе бар Гомер дигән кыска вакытта.

Хакыйкать

Гомер итеп булмый икән Җанны ике! ә ярып... Мин барыбер үткәннәргә Җитә алмадым барып.

Берексә дә куш игездәй

Ялганы чыны бергә,

Куш йөрәк белән тумаган

Әле берәү дә Җиргә.

Мин кайда—бәхет тә шунда: Яши-яши аңладым.

Төшкән җиремдә таш булыйм— Бүгенгемне сайладым.

Реклама