Логотип Казан Утлары
Парча

ПАРЧАЛАР

 

Бензин салдыңмы?

Казанның Карбышев урамындагы төбәгара клиник-диагностика үзәгендә ятканда күнедгә уелып кала торган хәлләр булгалады. Күршедәге палатага Дахау тоткыны кебек ябык, бик-бик өлкән яшьтәге урыс бабайны салдылар. Заманында халык «кукурузник» дип йөрткән самолетта очкан булса кирәк ул. Яшь вакытта чиксез күкләрне инләгән каһарманның йөрәгенә генә түгел, баш миенә дә зыян килгән, ахры.

Бабайны саклаучы әби картын, коляскага утыртып, коридорга да алып чыккалый. Гөрләшәләр пар күгәрченнәр! Мин колак салып торам.

—Ты самолет заправила?

—Да, да, дед.

—А где стоит самолет?

—На стоянке.

—Ты точно заправила?’

—Да, да.Точно.

—Если обманешь, смотри!..

Утны сүндереп чыгарсың

Галимулла ага Сафиуллин сугышның башыннан ахырына кадәр коточкыч газаплар күреп, туган авылы Эзмәгә сыңар аяк белән кайта. Фронт хатирәләрен бик тәфсилләп, тәэсирле итеп искә төшерә торган була ул. Сөйләрсең дә—миллионлаган кеше үлгәндә Ходай рәхмәте белән исән кал әле син. Агай күршеләре Нуретдиннәргә көн дә диярлек кич утырырга керә дә, истәлекләрен кат-кат яңартырга тотына икән. Берсендә, сәгать телләре төн уртасын күрсәтә башлагач, йорт хужасы йомшак түшәгенә чума да, болай ди:

—Галимулла абзый, сөйләп бетергәч, утны сүндерерсең дә, тышкы ишек белән капканы әйбәтләп ябып чыгарсың әле, яме!

Куштырнаклары булмагач

Шагыйрь һәм публицист, сатира-юмор остасы Нәжип Мадьяров белән булган хәлне якташы һәм хезмәттәше, озак еллар Балтач районының «Хезмәт» газетасы мөхәррире булып эшләп пенсиягә чыккан Әхәт абый Фазылжанов (2009 елда вафат) сөйләгән иде. Илленче елларда Әтнәгә бер төркем язучылар—Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Атилла Расих, Зәки
Нури кебек могиканнар килеп төшә.Аларга яшь шагыйрь Нәҗип Мадъяров та иярә.

Менә клубта кичке очрашу башлана. Әле генә чәйләп һәм бераз гына мәйләп килгән әдипләрнең кәефләре әйбәт икәне күренеп тора Берсен- берсе уздыра-уздыра сөйли болар Чират Нәҗипкә җитә Кечкенә генә буйлы яшь шагыйрь каушый-каушый сәхнәгә чыга да

— Мин сезгә үземнен бер шигыремне укыйм әле салган баштан,—ди

Халык дәррәү көлеп җибәрә. Баксан, шигырьнен исеме «Салган баштан» икән. Әйткән сүзгә куштырнаклар куеп булмый шул

Башка җитәчәк сөенеч

Жәүдәт Котдусов яшьтән үк шоферлыкка укыды һәм гомере буе үз һөнәренә тугры булды «Родина» колхозынын ин алдынгы шоферы иде ул Гадел хезмәте эзсез калмады, әлбәттә. «Хезмәт Даны» орденынын 111 һәм II дәрәҗәсенә лаек булды Коммунистлар үзен партиянен XVII съездына делегат итеп тә сайладылар Олы форумга китәр алдыннан башкалабыздагы үзәк универмагның махсус залында башыннан аягына кадәр үз акчасына киендерделәр, дефицит өс киемнәрен гаилә әгъзаларына да сатып алырга рөхсәт иттеләр. Кыскасы, бу көннәрдә башы түшәмгә тиярдәй булды Съезддан сонра эшен дәвам итте. Әмма партиянен бетүен, СССРнын таркалуын авыр кичерде.

Пенсиягә киткәндә бер «УАЗ» машинасы сатып бирделәр үзенә Ул вакытта да сөенгән иде Жәүдәт абый

Еллар уза торды. 2000 елга кергәндә, шул «УАЗ»ына җәмәгате Саимә апа белән утырып, Казан читендәге авылда яшәүче кызларына дигән тере бозауны артка салып, юлга кузгала болар Һәм. бәхетсездекләренә каршы, юл фаҗигасенә дучар булалар. Әби белән бабай үлә. ә бозау исән кала Аның гомере бетмәгән була

Аккан су юлны тапмаган

Совет заманында алдынгыларны туристлык путевкасы белән чит илгә алып чыккалый иделәр Шулай бер елны Болгариягә баргач, ике хатын- кызны бер бүлмәгә урнаштырганнар Аларнын берсе. «Октябрь» колхозный алдынгы савымчысы Маһиҗамал апа Гарипова, истәлекле җирләрне карап кайткач, изрәп йокыга китә Ә икенчесе, терлекчелек белгече, душ кереп чыгарга була, һәм Ходай биргән рәхәтлектән, бушка килгән җылы судан файдалана-файдалана сәгатьтән артык чистарына ул Йомшак халатын киеп, чәй эчәргә дип бүлмәләренә чыкса, ул күзенә үзе ышанмый бүлмә идәнен су баскан! Кирәген бирә инде шунда ел тәүлеге эшләп талчыккан Маһиҗамал апанын теге.

-Монда килеп йоклап ятмасан! Нәрсә карадың" Артына су керә язган бит!!!

Баксаң, душ керүче үзе гаепле икән Ул аяк астына салына торган резин белән су тишеген каплаган икән

Тигезлек белән яшәү

Озак еллар пар күгәрченнәр кебек яшәп, бер көнне үк бакыйлыкка күчкән парлар сирәк була Безнең Байлангар авылында (Кукмара районы) Сәмигулла абый белән анын җәмәгате Тарифа апа-берсе өйләгә кадәр, икенчесе төштән сон мәңгелеккә китә. Бер-берсенен вафатын белмиләр дә...

Дөнья кин, ул

Бу дөньяны бервакытта да тар дияргә ярамый. Киң ул. Бөтен кешегә дә җитә. Байтак еллар элек Караганда шәһәренә, төгәлрәге, анын янәшәсендәге Абайда яшәүче туганнарга кунакка бардык Ярар, кунак булып, кайтыр вакыт житте. Аэропортка килдек һәм шунда Саба авыл Советынын элеккеге рәисе Рафисә апа Рәхимованы очраттык. Ул да безнен рейс белән Казанга очарга тора икән.

Асыл затлар мәкере

Турысын әйткәндә, алар белән бәхәскә кермәү хәерлерәк. Чөнки барыбер үзенекен итә ул хатын-кыз. Менә шуңа бер мисал.

—Уеннан уймак диләрме әле? Юктан гына бәхәсләшеп, зур үпкәләшүгә барып җиттек,—дип сүзен башлады бер танышым —Шуннан сон хатыным бер атна эндәшми йөрде. Менә шул көннәрдә хәләлемнең туганнары кунакка чакырдылар. Бардык. Өстәл сый-нигьмәттән сыгылып тора. Гөр-гөр килеп утырабыз, мәзәкләр сөйлибез, шырык-шырык көлешәбез. Жәмәгатем миңа төрледән-төрле салатлар сала, башка тәм-том белән сыйлый, кабымлык алып бирә. Күңел сөенә инде, уртак туганнарга рәхмәт укыйм. Ярый әле чакырдылар, дим. Санаулы сәгатьләр тиз үтте, кайтыр минутлар житте. Хуҗалар озата чыкты. Саубуллашып, юлга кузгалдык. Һәм шул минуттан хатынымны алыштырып куйдылармыни? Яңадан эндәшмәс булды бу. Кыскасы, өйгә кайткач, тагын бер атна сөйләшмәдек әле.

 

Редакциядән:

Танылган сатирик-юморист һәм публицист, журналның күптәнге дусты Тәлгат Нәҗмиевкә 60 яшь тулды.

Кукмара районының Байлангар авылында туган Т Нәҗииев гомеренең төп өлешен журналистикага багышлады Сабада район радиотапшырулар үзәген җитәкләде, утыз еллап «Саба таңнары» газетасының баш мөхәррире булды. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Унлап китап авторы