Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮБӘЛӘККӘ ТИМӘГЕЗ СЕЗ...

КҮБӘЛӘККӘ ТИМӘГЕЗ СЕЗ...

Салкын..

Ә син беләсеңме ялкын тулы салкын төннәрне?

Япа-ялгыз мендәр кочагында

Күз дә йоммый таңны көтүләрне?

Ялкын...

Сиңа таныш сүзләр

Бу мәгънәгә ияме икән?

Күзләреңдә тоташ бозлар,

Нигә минем ялкын сине ише иткән?—

Көтәм...

Синең карашыңнан бер назлы нур көтәм...

Елмаюың, сүзең шундый кирәк, иркәм...— Сөям...

Тын алырга куркып, шәмне кулда тотам...

Эреп, тып-тып учка тама—җанга яра сала.

Сине сөю генә үтми әле—кала...

Караш...

Синең күзләр миңа төбәлгән, Минекеләр—сиңа...

Араларда дивар, дивар, дивар...

Күреп шундый каршылыклар— Алып батыр елар.

Синең күздә ризасызлык, Миндә—сабыр җебе белән теккән түзем, Ике күзем яшьле, тик нигәдер Әйтер өчен җитми сүзем...

Елар өчен яшьне, әйтер өчен сүзне, Сөяр өчен хисне—сорап алмыйлар ла, Бар да үтә, тик моң-сагыш катыш Хисләр кала...

Алисә ЗАРИПОВА К ДУ студенты; вакытлы матбугатта даими басылган шигырьл.>/> авторы. Казанда яши.

Күзләреңне миннән яшерәсең, Елмаясың...

Сөюемне әллә тоясың...

Тоясың да, тыясың да—

Мәхәббәткә киртә куясың...

Кытай иле ак чәчәктә әле,
Ак сакура ап-ак яшь коя...

Мин әлегә яратмыйм да кебек, Тик жил генә эземне куа...

Күбәләккә тимәгез сез!

Күбәләккә тимәгез сез, очсын әле!

Үтсен очып бар диварны—караңгыны!—

Кояшына очсын әле томырылып,

Тимәгез соң, ул да бит ж,ан, Ул да бит кан!

Бер гомергә, бер очышка, мәхәббәткә,

Үз назына сусаган аң!..

Ирек биреп алдаганнар:

Кояш—лампа гына икән...

Һәм ул алдануга күнеп үлде.

Янып үлде...

Сынып үлде...

Беркемгә дә сиздермичә,

Канат очларында мәхәббәтен кочып.

Яшәвенә дәлил булып бер тап калды

Шул лампада...

Берәү килеп сөртеп алды аны да...

Гүя таплар калдырмаска тиеш Кеше.

Яңгыр ява, тәрәзәмне ачтым әле!

Әйдә керсен күкрәве дә, яшене дә!

Үткәндәге бөтен хаталарны

Юып кына алсын әле!

Яңгыр ява...

Шәһәр өстен шарлавыктай элпә каплый, Кем өчендер Алла бабай һаман әле Иман саклый...

Кар эри...

Быел язлар кабатланып (кабаланып!) килер төсле...

Ташулар да тиз-тиз генә үтәр төсле...

Бар төсләрне бер тамчыга туплап

Ләйсән ява!

Тәүге тамчы—гүя иренемә дәва!

Кыш салкыны яз башында кабатлана.

Көтмәдем лә хыянәтең...—

Җанда яра... Яра...