Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИСЕМНӘРЕ ИСКӘНДӘР...

 

 

Көзнен көннәре төрле була. Каймакта пыскак яңгыр сибәли дә сибәли. Бу мәлдә гүя тамчылар булып хатирәләр коела. Салкын, караңгы һәм дә дымсу көндә адәм баласы ниндидер яктылык эзли... Таба да. Бу—гомернең мәнге кояшлы ягында калган балачак хатирәләре. Без жәй буена бергә уйнап, көзен мәктәпкә акбур, акшар, тузан исен һәм дә бер-беребезне сагынышып килгән балалар, инде күптән төрле якларга таралышканбыз Очрашканыбыз да юк диярлек. Нишләмәк кирәк, иртәләр арасында киртәләр бар...

Ачык ишектән:

—Сезне телефонга чакыралар.— дигән тавыш ишетелде

—Кая. кем чакыра?—дип эш бүлмәсеннән атылып чыктым мин Авылда карт әнкәй япа-ялгызы, ул-бу булмагае, дигән шик йөрәгемне көйдереп үтте.

—Кем икәнен кем белгән, классташыгыз ди. бизнесмендыр мөгаен, тавышы көр күренә...— диде хезмәттәшем.— Хәкимова ди... Кара. Хәкимова иленме сон син кыз чакта?..

Мин Искәндәрнен тавышын таный алмыйча шактый азапландым.

—Көне шундый бугай, күкләре дә әллә ничек, балачакны искә төшерә. Кырда бәрәнге алган көзләрне...— диде ул миннән нидер көтеп.

—Иләп кенә тора шул...—дип кушылдым мин дә.

—Әйдә. Ләйлә, килим әле мин сиңа. Берәр жирдә сөйләшеп утырырбыз...

Мин киенеп тә тормыйча беренче катка төшеп киттем Ул арада кара джип без эшли торган бинаның ишеге каршына килеп туктаган иде инде Әлбәттә затлы машинаны күрми калу һич мөмкин түгел. Дөнья бае ул хәзер, дип сөйләшкәннәрен ишеткәләгән булсам да. бер дә әһәмият бирмәгәнмен икән.

Читенсенеп булса да кочаклашып күрештек.

—Кеше күз алдында әллә ничек, читен. Ләйлә, әйдә берәр ресторанга барып утырыйк.— диде Искәндәр.

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА-язучы; «Утлы җил». «Яшен кузләре», «Толымлы ай» исемле китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.

Укып бетергәннән бирле күрешкәнебез юк икән шул безнен. Авылга кайткач, әниләр аша сәлам тапшырышудан ары уза алмыйбыз.

—Алайса пальтоны эләктерә төшим.— дидем мин бу тәкъдимгә каршы килмичә

—Кирәкмәс, машинада жылы,— диде Искәндәр,— мин сине шушында ук кайтарып куярмын.

—Хәтерлисенме, без бала чакта Сәкинә апа бер хикәят сөйләгән иде:

Ике мосафир туннель аша чыгып баралар ди. Шуларнын берсе сукыр икән. Юлнын нәкъ урта бер җиренә житкәч ут сүнгән ди. Кинәт икесе дә туктап калганнар

—Нигә туктадык без?—дип сораган сукыр мосафир.

—Ут сүнде,— дигән тегесе.

—Хәзер нишлибез инде?

—Хәзер ут кабынганны көтәбез,— дигән күхтесе.

  • Юк, ди икән сукыр мосафир,— хәзер сине мин алып чыгам инде.

Шулай алар туннель аша чыгып ары киткәннәр ди. Ә ут янганны көтүчеләр әле һаман туннельдә басып торалар ди

Рульгә тотынган көе башын артка ташлап көлде Искәндәр.

—Кайсыбыз сукыр була инде безнең?

  • Кем белгән инде аны?—дип көлеп җибәрдем мин дә

Аннан ул:

—Кара, синең әллә ниләр хәтерендә, минем балачакны искә төшерергә һич вакыт юк,— дип тын калды.

Без мәктәптән авыл башына җиткәнче очар кошларны күздән ычкындырмыйча, аларга кызыга-кызыга карап кайта торган идек Тизлекләре зур. үзләре ирекле, бик тиз күздән югала иде алар

Инде машина очар коштай җилдерә. Без әллә нинди таш урамнар аша үтәбез. Болар берсе дә балачагыбызны хәтерләтмиләр генә түгел, безне ул дөньядан аерырга телиләр иде.

—Моннан да затлырак ресторан юк бу шәһәрдә,— диде Искәндәр машина ишеген ачып мине төшергәндә —Монда шәһәрнең элитасы йөри.

Әлбәттә Искәндәр ресторанга кем белән килгәнен бик яхшы белә иде.

—Жанын теләгәнен сайла Кара икра белән бутербродлар да бар анда. Кыйммәтле ризыкнын сыйфат һәм тәм бәһасе чагыштыргысыз...— диде ул кара күзлек астыннан серле карап. Безнең янда кыска итәкле яшь һәм чибәр официант кыз басып тора икән, йокыдан яна уянгандай сискәнеп куйдым. Ана күтәрелеп карадым.

  • Мина берәр төрле салат белән кайнар чәй бик җиткән,— дидем өстәлдәге меню язылган кенәгәгә карамыйча да.

Кыз мыскыллы елмайды. Нинди авыл мокытын ияртеп килгәннәр янәсе...

Мин аңа үпкәләмәдем. Чөнки мона язмыш гаепле иде. Язмыш безне— кояш чыгышы белән кояш баешын, байлык белән хәерчелекне бер өстәл артында чәкештерде.

Әмма бу табында мине гаҗәпләндерерлек берни дә юк иде. Бәрәңге боткасы белән гөмбәле бифштексны үзем дә тәмле пешерәм. Гөбәдия дә табыным өчен ят түгел. Бәйрәмнәрдә булса ла кара икраны да авыз итештерәбез..

Бюджег карамагында эшләү ул даими мул яшәтмәсә дә ачка үләргә ирек куймый Чонки дәүләт дигән сүз бит инде ул Безгә карап дәүләткә бәя бирелә.

Түшәмнән чекрәеп карарга тырышучы тонык күхле лампалар да минем рухымны яктыртмый Гомумән, мондый йортлар һич тә минем өчен түгел икән Монда яшьлекне искә төшерәсе дә килмәс Мин шуны аңладым Уйларым белән әллә кая. авыл тарафларына очтым

____________________________________________ фирүзә җлмллвтдинова

***

Сыйныф ишеге сыкрап ачылды. Укытучы апа исәнләшергә дә онытып күзләре белән Искәндәрне эзләп тапты.

—Сине өегездән эзләп килгәннәр. Искәндәр. Атлы агай көтеп тора анда...

Укытучы сүзсез калды. Җавап көтеп малайга карады. «Әнине ераккарак дәваланырга жибәрмәкчеләрдер мөгаен»,—дип уйлады бугай Искәндәр сумкасына китап-дәфтәрләрен тутырганда. Күрше авыл интернатында ул әле беренче елын гына укый, шуңа күнеле күп очракта әнисе янында. Анын авырганын да белә, әмма «тиздән тереләм, менә күрерсез. » дип юатканын да өйгә кайткан саен ишетә иде. Уйларына бирелеп, борынын тарта-тарта, пәлтәсенең муен төбендәге бер төймәсен эләктергән көе Искәндәр класстан чыгып китте. Ишек сулкылдап ябылды.

—Искәндәрнең әнисе үлгән, балалар,— диде укытучы парлы тәрәзә аша сыйныфташыбызны озата баруыбызны күреп. Тәрәзәләр буйлап буй-буй тамчылар тәгәрәп төште. Тамчы эзләреннән карангы күк йөзе ачыграк та күренә: соргылт болыт адашкан коштай куркынып катып калган иде.

—Дәресне башлыйбыз, балалар,— дип йомшак кына эндәште укытучы. Күзләр сыйныфка күчте. Тик класска әллә ни булган: мизгел эчендә ул котсыз, карангы һәм шыксызга әверелгән түгелме? Һәркем үз уена чумган, без үзебезне Искәндәр урынына куеп караган бер мәлдә, әнигә әжәлне түгел, җилне дә якын китерәсебез килми иде. Үлем белән яшәү чиге якынайганда, әнидән дә кадерлерәк затның дөньяда була алмавын беренче мәртәбә аңлаган әрнүле мизгел иде бу.

—Балалар,—диде Сәкинә апа безне авыр уйлардан бүлеп,— Искәндәр хәзер ятим, аның әнисе кайтмас инде, сезнен әниләрегез, Аллага шөкер, исән-саулар. Тәмле әйберләр пешерәләрдер. . Кабартма, коймак алып килсәгез, Искәндәрне дә өлешсез итмәссез.

Мәктәпкә Искәндәр әнисенен өчесен уздырганнан сон килде. Әллә нишләгән иде ул. Күзләре төссезләнеп калган, бармаклары Шүрәле бармакларыдай уйнап тора. Апа такта янына чакырганда алар ешрак та хәрәкәтләнәләр сыман. Искәндәр тартмадагы озын акбурны кулына алып, тактага яза башлый. Акбур шарт сына да икегә бүленеп идәнгә тәгәри. Такта каршысына—идәнгә гүя энжс бөртекләре чәчелә. Безнен кот оча; хәзер орышачак инде апа аны Нигә зурына тотынырга инде, жә? Алдан әзерләп, бүлеп-бүлеп куйган акбурлар да әллә ничәү бит югыйсә. Әмма, әлсгәчә бу хәлне кичерә алмаган Сәкинә апа күзлеге өстеннән карап, кетер- кетер көлә. Ана без дә кушылабыз. Иллә дә күңелле була.

Әнисе үлеп бер атна үткәч, Искәндәрнең туган көне булды. Без аны уртага алып:

«Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Искәндәр.

Бәхеткә илтәсе җилләр

Сезнен яктан искәннәр»,—дип җыр җырладык. Карандаш белән сызыклы дәфтәр бүләк иттек. Беренче кат шунда елмайды ул.

Искәндәр минем арттагы партада утыра. Дәрес вакытында анын сары толымнарым очындагы ап-ак тасмаларымны учларына алып кысканын сизеп торам. Тик Искәндәрнең бер кат та минем чәчләремнән тартканы юк. Ул берәү генә шундый. Кызларны рәнжетми Югыйсә, безнен класста кызлар башын май чүлмәгенә дә санамаган малайлар әз түгел. Каймакта «Русская литература» китабы башка килеп төшкәч, күзгә Пушкин күренә башлый..

Ә безнен кышлар турында үзе бер кыйсса язарлык...

—Искәндәр, син капка төбегездәге тауны хәтерлисенме?

—Хәтерләмичә...

Ул күзлеген салып сынар колагыннан эләктерде дә пиджагынын күкрәк кесәсенә элеп куйды Күзләре шундый якты иде анын Түшәмдәге лампочкалар түгел, гүя бу залны Искәндәр күзләрендәге нур яктырта иде

—Теге зур чананы беләсеңме кем ясап бирде9 Әхмәдулла бабай Ясап бир инде дип аптыратып бетердем мин аны Таудан кем кызын утыртып төшмәкче буласын, ди. Ә мин тоттым да әйттем: Ләйләне дидем «Ләйлә утырмаса нишләрсен?»—ди картлач Ул утырмаса. Раиләне утыртырмын дидем Кстати. Раиләне чирли дип ишеткән идем Мин ана ярдәм итә алам. — диде Искәндәр кулын калын кесәсе ягына хәрәкәтләндереп, һәм авыр сулады

—Их, яратмадыгыз, кызлар, сез мине. Яратмадыгыз

Раиләнең чирләгәнен авылда өч-дүрт кеше генә белә Шуларнын берсе— мин. Очраклы рәвештә ишеттем. Авылдан киле шли күмер ала чыгыйм дип, аптекага кагылдым. Әнкәй янында сый-хөрмәтнен иге-чиге юк. Безнен өчен пешергәч, әнинен күңелен без ашап күрәбез. Үрдәк, каз бәлешләре артыннан күмер кабып жибәрсән, ашказанына хәл кергәндәй була..

Аптекада Раиләнен кызы нәкъ әнисенең яшь чагы булып каршыма килә. Туктап калдым. Әллә ничек, яшьлегем белән очрашкандай булдым Әнисенә кирәкле даруны таба алмаганга кәефе кырылып чыгып бара икән ул.

—Ләйлә апа, сезме бу? Абау менә кайда күрешергә язган,— диде кыз елмаерга тырышып

—Берәр хәл юктыр бит. Лилия сеңелем?—дип сорадым мин анын борчулы кыяфәтен күреп

  • Юк та... Дару эзләп килгән идем Булмады...

—Нинди дару кирәк соң? Бәлки мин булыша аламдыр Апаның эше аптекалар белән бәйле... Хәер, беләсең инде.

Лилия дару исемен атауга бар гәүдәмә каз тәне күтәрелде.

—Кемгә кирәк ул?

—Әнигә,—диде Лилия — Тик беркемгә дә әйтмәгез инде, Ләйлә апа

Әлбәттә без әле моннан сон да Лилия аша авылга дарулар җибәреп тордык. Әлбәттә бездән сүз чыкмады.

Ә Лилия бездән башка да ул даруларны таба алыр иде. Анын әнисен әллә ничә кат санаторийга урнаштырып ял иггерүен бөтен авыл бетә. Больницага ятса да санаторийда дип уйлыйлар. Лилиянен машинасы кулында. Андый иномарка белән безнен авылга ике генә кеше кайта. Берсе—Искәндәр, икенчесе—Раиләнен кызы Утырта да, ала да китә ул әнисен, ала да китә Лилиянен Казанда ике фатиры барлыгын да беләләр авылда Тагын да бардыр... Тырыш һәм ушлы бала шул ул.

Нигәдер безнен ярдәмгә Лилия каршы төшмәде. Әнисенен күнелен күрер өчен ахирәтеннән дә берәр яхшылык эшләтәсе килде бугай Без даруларны ихлас күнелдән шифасы булсын дип юлладык Шифа табуын Раиләнен үз авызыннан ишетү безгә олы сөенеч булды

  • Раиләгә берәр ярдәм кирәк булса, мин булыша алам.— дип кабатлады Искәндәр - Һәм бер якка кәкрәеп кесәсеннән кирпеч калынлыгы акча төргәген тартып ук чыгарды

—Белмим шул дидем мин битараф кына

Искәндәр мина гаҗәпләнеп карап торды, әйтер сүз тапмады Төргәкне шактый интегеп янә үз урынына урнаштырды

Бер тынга икебез дә сүзсез калдык Ул ни уйлагандыр, белмим. Ә мин бу МӘЛДӘ Аллаһынын колрәгенә шаккаткан <кр lain сын идем Йә күр ин 16 син. Раиләгә ул чирен биргән, әмма аны байлар каршында иелерлек итмәгән

 

—Беләсеңме, Ләйлә,— диде Искәндәр,— тугызынчы класста укыган кышта, Раиләне озата баргач, ул оч малайлары мине эт итеп кыйнап жибәргәннәр иде. Борыннан кан ага да ага. һич туктамый гына... Битне кар белән юдым да өйгә йөгердем Әти белән әни мине күрмәделәр дә имеш. Минем малайга сугып карасыннар шулай! Бармак очлары белән кагылып карасыннар әле! Күрсәтер идем мин аларга! .

Безнен заман малайлары жегет иде шул һәммәсе дә,— дип сүзне ялгап киттем мин.—Сиңа шул бер генә эләккәндер инде. Анысы да ялгыш кына дигәндәй...

—Әйе шул.. Шулайдыр да шул...—дип елмайды Искәндәр

Көзнен көннәре төрле була. Еш кына берөзлексез пыскак яңгыр сибәли Ул тамчылар да безнең кебек төрлеләр. Кайсыдыр минем керфек очына куна, кайсыдыр Искәндәрнең битенә сырыша, кайсыдыр туп-туры жир куенына чума. Без күп, һәм төрле булсак та, күрше авылга укырга йөрсәк тә. туган авылыбыз бөтенебез өчен берәү генә. Жәй буена без анын урманында мәмрәп торган җиләкле аланнарыннан чыга алмыйбыз, күз ачык көе зәңгәр күккә карасаң—зәңгәрлектә җиләкләр биешә; чиләкләр тула, әмма күз туймый. Киң болыннарында көтү көтәбез. Көз көне анын иркен кырларын инләп-буйлап уныш җыябыз.

—Бу кадәре хөрмәткә дәүләт ничек чыдар, сез безне дә уздырмакчы. парин,—дип көлеп калды минем бабай кырга озатканда... Искәндәрне ул көнне ят бер апа озатты. Урамга ук чыгып, туңмыйча, исән-сау эшләп кайтуыбызны теләп, капка баганасына сөялде... «-Әтисе яна әни алып кайткан»—дип пышылдады Сәвия күршем.

Йөрәгем кинәт кысылып куйды. Искәндәр бик тә, бик тә кызгыныч булып китте. Без ул көнне дәрестә «Үги ана» әкиятен үткән идек шул.

Пыскак яңгыр сибәли дә сибәли. Без кыр ягына җыелдык. Курткалар юка. һәммәбез яланкул. Юк. юк... һәммәбез дә түгел. Искәндәрнең кулында ап-ак пирчәткәләр... Пирчәткә эчендә анын бармакларының тагын да җитезрәк, газаплы хәрәкәтләнгәне сизелеп тора. Кыр капкасына якынлашканда мин артка борылып карадым. Томан эчендә авыл җәйрәп ята. Томан эчендәге капка төбендә Искәндәрнең яна әнисе ак шәүлә кебек кенә күренә иде.

Ул арада машина килеп туктады. Әрҗәсенә төялешеп, көйсез машинаны тигезсез тавыш белән үкертеп, көч-хәлгә кыр ягына чыктык. Пыскак яңгыр гына туктарга җыенмады.

-Ай-Һай, ни эш кыра алырсыз икән? Яңгыры да салкын — диде шофер Фәргать абый.

—Әллә кермиктәме соң инде бу басуга?—дип уйга калды укытучы апа.— Әйдә, кермибез.—диде ул үз соравына үзе җавап биреп. Без өшеп кызарган юеш кулларыбызны уа-уа шаярыштык, юктан да кызык табып көлештек. Ап-ак пирчәткәләрен киеп Искәндәр бер кырыйда һич хәрәкәтсез басып торды.

—Әйдәгез, балалар, кайтыйк булмаса. — диде Сәкинә апа үкенечле тавыш белән. Без яңадан әрҗәгә төялештек. Машина кырыенда үзе ап-ак. үзе йомшак куян балаларын тоткандай, учларына карап, Искәндәр генә басып калды.

—Туктагызчы, әти хатынының пирчәткәләрен буяп алыйм әле мин,— диде ул һәм иелеп ике кулын дегеттәй сазга батырды...

Минем күз алларым карангыланды. Хәтта апа да бер сүз дә әйтә алмады. Искәндәрнең әнисен бик тә-бик тә яратканын белә идек шул без.. Шуңа аны кызганып, кон саен кем дә булса беребез кабартма, йә коймак алып килә идек. Тик нигәдер алмый иде ул аларны Хәер, чит әниләр пешергән кабартманы кем яратып ашасын инде9! Үз әниең булмаганда бигрәк тә...

 

Аннан энже чәчәк кебек читтәрәк. тынрак, күләгәдәрәк калырга яратса да, ялгызлыкны өнәми иде ул. Яна әни килеп кергән йортта үзен япа-ялгыз хис иткән күрәсең. Күрше апанын әнигә сөйләгән сүзләре минем дә колакка чалынды Искәндәр мендәре астына ипи кисәге яшергән. Ашамаган ул аны. шул көе йоклап та киткән. Иртән торып мәктәпкә йөгергән. Яшь ана урын җыя башлаган. Искәндәрнең мендәрен күтәрсә, ни күрсен—каткан ипи телеме тәгәрәп ята икән..

Үги әни моны елый-елый сөйләгән ди Авылда да кешеләр төрле: кемдер жәлли, эчкерлерәкләре сөенә. Әмма Нурхәят апа. ни авырлык күрсәм дә. Ходай каршындагы олы вазифадан качарга җыенмыйм: үземнеке дип кабул иттем инде мин Искәндәрне, дигән имеш

Чынлап та Нурхәят апа хакындагы һәр гайбәт әйбәт иде. Хәер, аларны гыйбрәт итеп кенә сөйләгәннәрдер Авыл ул күрү белән чит кешегә бәя бирми Бәһане безнең авылга килен булып төшүчеләр кылган гамәлләре белән яулап алалар.

Кышын, ял көннәрендә, без капка буена өелгән таудан чана шуабыз. Искәндәрләрнын капкасы безнекеннән тәбәнәгрәк, таулары биегрәк булганга чаналарыбызны өстерәп шунда җыелабыз Бераздан саф һавага коймак исе тарала Һәм йорт яктан тавыш ишетелә.

—Кер инде балакаем, туңгансыңдыр, коймагым да әзер Җылынгач тагын чыгарсың

Бу Нурхәят апа була инде.

Ә калганын исә күреп беләбез: мәктәпкә без кабартма алып килгәндә. Искәндәр—өчпочмак, без коймак ашаганда ул сумкасыннан кыстыбый тартып чыгара торган булды Еш кына анын тәм-томнарын минем белән бүлешәсе килә.

—Ләйлә, борыл әле,—ди ул тасмамнан йомшак кына тартып. Үзе тиз-тиз кыстыбыйны икегә аера.

—Мә, аша, тәмле ул...

Мин кыстыбыйга үрелмим дә. Чөнки минем үз әнием бар.

Ресторанный чекрәйгән күзле лампалары мина торган саен ятрак итеп карыйлар Вакыт-вакыт бөтенләй ерагаялар кебек тоела. Үзем дә аларга теләр-теләмәс кенә күз төшереп алам

—Мин ел саен Сабантуйга кайтам. Спонсор буларак Неужели син мине бер дә күрмисең?—дип сорады Искәндәр уйларымнан бүлеп

Бездә сабантуйлар табигатьнең оҗмах бакчасында үтә Авылнын иңкү, бер җилсез, үтә тыныч урыны ул. Тирә-якга урман, сакка таулар тезелеп баскан

—Кайтсам да минем анда төшкәнем юк шул. Рухташлар юк бит инде анда хәзер,— дидем мин Әлбәттә Искәндәргә җавабым ошамады

Ошамаса да сүз әйтмәде, чөнки ул үзе дә яхшы белә, безнең якта сабантуйларга ике төркем халык йөри: спонсорлар һәм алардан нидер өмет итүчеләр

Спонсор сүзе чыгуга авылыбызның горур манаралы мәчете күз алдыма килде Искәндәр төзеткән мәчет ул Хатыны Гөлкәй кайтып өлкәннәрне дин сабакларына да өйрәтә икән әле

  • Мәчет салдыруыңны авылдашлар бик игелекле гамәл дип саный, барысы да рәхмәт укый,- дип дәвам иттем күрше-күләннең сөйләшкәнен ишеткәнем булганга.

—Шулаймы9 Авылдашлар шулай диме?'

Искәндәрнең күзләре очкынланып китте

  • Шулай диләр шул Әйдә берәр журналисттан язып чыгуын сорыйк Бөтен республика күрсен үзеңне.— дидем янә үз-үземә ихлас ышанып —

Игелек игелек аша кайтырга тиеш бит инде... Хак түгелме?

Искәндәр башын артка ташлап бөтен залны янгыратып көлде. Аннан, миңа иелеп, шыпырт кына:

—Зинһар, Ләйлә, язып мине харап итә күрмә,кирпеченә кадәр тикшерерләр...— дип куйды. Ни әйтергә дә белмәдем. Мин мәчетләрнең барысы да хәләл кирпечтән салына дип уйлаган идем. Әйткән сүземә чиксез уңайсызландым.

—Авылга бәлки юл салырга кирәктер,—диде Искәндәр сөйләшүне дәвам итеп.— Күрше Ихти агай да кайткан саен шулай ди. Үзе дә сизмичә ул калын кесәсен янә сыйпап алды.— Чишмәне дә авылга борып җибәрсәң була...

Ихти агай турында сүз чыккач мин көлеп җибәрдем. Безнең авылның мәзәгрәк бер җан иясе инде ул. Мина да ел саен бер үк төрле итеп: «Искәндәрдән юл салдырам быел»,—ди.Аннан өсти: «Замана бозык булыр, юллары төзек булыр...» Искәндәргә бу хакта авыз да ачмадым.

—Зиратка юл юклыктан да бик интегәләр инде авылда. Анда минем әтием дә, синең әти-әниең дә ята. Әби-бабайлар шунда. Бөтен авыл шунда... Барып карасан берүзен адашып кына җир өстендә йөрисен күк тоела,—дидем мин авылыбыздан күпкә киңрәк мәйданны биләгән каберстанны күз алдыма китереп.

—Шулай...— Уйлар хәтерне тирәнәйткән бер мәлдә аның да тавышы калтыранып куйды.

Ресторанның заманча чирәбендә тамчылар биеште. Тышта яңгыр бурап- бурап, сеңдереп ява башлаган иде.

—Озакка бозылдымыни инде көн?—дип сораулы төбәлде Искәндәр.

—Көзнең көннәре төрле була,— дидем мин.

—Шулай...

Әниләр әйтмешли, без дә буй җиттек. Сигезенче сыйныфка күчтек. Чәчләрдәге тасмалар сүтелде. Класстагы кызлардан калышмаска тырышып мин дә толымнарымны кисеп ташладым, шулай итеп Искәндәр белән бер­беребезне тоташтырган бердәнбер җеп өзелде...

Тик безне һаман басу-кырларыбыздан аермадылар. Көзнен көннәре төрле була. Еш кына пыскак янгыр сибәли. Һаман шулай машина әрҗәсендә барабыз. Янгырга җил өстәп машина кузгалып китә. Бөрешеп, иннәрне күтәрә төшәбез. Искәндәр әкрен генә мина елыша.

—Ләйлә,— ди ул,— өшисен бит... Кил әле, минем күкрәк җылысын тоеп барсын әле аркан...

Мин оялудан нишләргә белмим. Ярый анын сүзләрен әни ишетми. Сигезенчегә күчкәч, безгә сыйныф җитәкчесе итеп әнине билгеләделәр. Мәктәп бусагасыннан безне әни озатты. Миннән кала ул һәрбер укучысына һөнәр сайларга ярдәм итте. Гел бишкә укыган, химия, биологияне су кебек эчкән кызын—мине ул һичшиксез врач булыр дип күзаллый иде. Ә мин башка якка китеп бардым.. Рухи байлыкны сайладым. Уңдыммы сон?..

—Мина юл күрсәтүче синең әниең, Ләйлә. Безнең апа бит инде ул. «Син, Искәндәр, мөгаен, инженер булырсың. Математикаң шәп. Кыяфәтен дә килгән»,—ди берчакны,—Ә мин инженерның ни эш башкарганын һич күз алдыма китерә алмыйм. Төзүчеләр институтына документларымны тапшырганда әйттем: минем инженер буласым килә, апа шулай кушты, дидем... Алдылар... Эшкә дә өйрәтеп чыгардылар...

Әйт әле, Ләйлә, апага ни кирәк?—дип кинәт сорап куйды Искәндәр

 

ИСЕМНӘРЕ ИСКӘНДӘР

янә кесәсенә үрелеп, һәм шунда ук кулын кире үз халәтенә кайтарды Ул акчалардан үзе дә арыган иде бугай Йскәндәр. Күпкә китсә, чүпкә китә, диләр бит... Хактыр

—Апага ни кирәк?—дип кабатлап сорады ул.

  • Мин моны каян белим? Ни кирәк дисә, шуны без үзебез кайтарып торабыз ана,—дидем мин — Һаман шунда. Ак Йорт авылының Үзәк дигән урамында яши ул минем әни

«Үзеннән сора син анын» дияргә теләвемне Искәндәр аңламаганга салышты. Мона сөендем генә әлбәттә. Әнинен укучылары күп. Хәлен белүчеләр дә әз түгел.

—Мин үзем дә шәһәр читендә яшим. Урман өйгә терәлеп тора.— диде Искәндәр кулын кесәсеннән алып. Этемне дә бәйдә тотканым юк. йорт буйлап, рәхәтләнеп йөгереп йөри.

—Ничек курыкмыйсын? Берәрсен таласа нишләрсең...— дип куйдым мин Искәндәр көлде генә. Оялуымны сиздермәскә тырышып, үзем дә кушылдым Мин Нурхәят апалар йортын күз алдына китерәм икән бит. Ьсз тормышка икебез ике күзлектән карыйбыз икән Шул матдә Нурхәят аланын соиләгәне искә төште: «Искәндәрем минем хан сараенда яши. Йорты өч камы Янәшәсендә урман. Бер якта борынгы авыл жиргә сыенган.. Икенче якта—«Кинәт байлар урамы» күккә ашкан, анысы—Искәндәрләр ягы була инде».—дигән иде ул. Мин ул чакта да рәхәтләнеп бер кычкырып көлгән идем

«Кинәт байлар урамы» дидегезме?—дип сорадым кабатлап Берәр авазны ялгыш ишеттем мәллә, дип уйладым

—Авыл халкы шундый исем кушкан,—диде Нурхәят апа һич гаҗәпләнмичә — Әле дә шушы балам бар. кон дими, төн дими, атна уртасы дими, кайта да җитә, әлһамделиллаһи шөкер Көзнең коннәре гөрле була.. Тормыш булгач, ипи-тозы да кирәк... Ходай рәхмәтеннән ташламасын аны

Көзнең көннәре төрле була. Затлы чирәпкә салкын тамчылар бәрелә. Кайсы йомшаграк төшә, кайсы чирәпне сызып үтә. Алар да төрле.

—Ичмасам, бер виноград га өзеп капмадың. Әйдә мин сина өстәгеләрдән берәү яраткан тортны китертим әле,— диде ул бик таныш хөкүмәт кешесенең исемен атап Минем күңелне күрергә теләве ихластан иде кебек анын

—Кирәк түгел.— дип карышсам да өстәл зурлыгы шау чәчкәдән торган тортны безнең каршыга чыгарып куйдылар.

  • Юк. юк. кисмәгез,—дидем мин һаман үз дигәнемдә торып

—Ярар, өендә гаиләң белән бергәләп чәй эчәрсез алайса,—дип сүзне йомгаклады Искәндәр

—Карале. Ләйлә, син мине бер дә яшьлектән чыгармадың бүген Минем егерме биш ел буена бу дөньяга кереп тә караганым юк икән бит Гаҗәп күнелле һәм рәхәт икән бит анда! Рәхмәт сиңа. Ләйлә!

Искәндәр тынып калды. Аннан:

  • Беләсеңме. Ләйлә, мин егерме биш ел буена бер тамчы да үзгәрмәгән бер генә кешене күрдем Ничек шулай була ала икән ул, ә?—дип өстәде
  • Мәктәптән кайтканда, хәтерлисеңме, «җәен соры, кышын—ак» куяннарны

—Ана шулай яхшырак.— дип кушылды Искәндәр — Чынлап та безнең юлга йөгереп чыгуны чүпкә дә санамыйлар иде ул озын колаклар Урман хәрәкәтләнә Агач башлары шаулый Шунда кыр якка йомры йомгак тәгәри

Ул янә уйлары эчендә адашты

—Теге туннель аша чыгучылар турындагы хикәятне дә хәтерләдем мин

 

Апа сөйләгәне искә төште... Булган икән безнен бәхетле чаклар!

Яшьлек чынлап та, бик рәхәт бит ул. Дөньяда бер тәртипсезлек күрмисең, чөнки анда мәхәббәт бар, хыял бар. Мәхәббәт дөньяны яктырта, хыял аны җимерелүдән саклый.

Машина түбәсенә янгыр җилләп-жилләп бәрә дә бәрә. Парлы тәрәзәләрдән буй-буй тезелешеп тамчылар йөгерә. Тамчы эзләреннән караңгы күк йөзе ачыграк та күренә: соргылт болытлар безнен авыл ягына агыла...

Мин үзебезне озата йөргән шундый ук джипны килгәндә үк күрсәм дә, моңа һич әһәмият бирмәгәнмен. Ул кинәт безнен машинаны узып алга чыкты.

Ачы һәм явыз итеп сүгенде Искәндәр. Анын ни рәвешле күзләре зураеп киткәне каршыдагы көзгедә чагылып алды.

—Туктат, төшеп калам мин,— дидем нишләргә белмичә.

—Гафу ит, Ләйлә, әле пәлтәнне кереп алабыз да, мин сине өенә илтеп куям...—дип сөйләнде ул.—Гафу ит. мин бит Искәндәр... Син мине беләсең ич. Ләйлә...

Их мине' Әнием авылга кайткан саен «Көзге юлга кием ал. язгы юлга азык ал» дип тукып кына тора бит югыйсә.

Мин бу гамәлне ни дип тә анлый алмадым. Теге машинаны барганда ук күрүем кирәк булган күрәсең...

Күңел һич ышанмый: яман сүзләр әйтеп сүгенүче Искәндәрме9 Улмы? Әллә байлыкка мөкиббән китмәвем өченме бу? Әллә минем тырнак астыннан кер эзләвем генәме? Һай яшьлектән ераклашу харап итә лә кешене. Акыл керү харап итә лә,— дип мин аны акламакчы булып та маташтым...

—Менә туннельдән чыгып та җиттек,— диде Искәндәр, безнен өй каршына килеп туктагач. Мин уйга калдым

Йә, әйт кайсыбыз сукыр инде безнен?—дип сорадым

—Тормышта һәркем үзенчә юл эзли инде, нишләмәк кирәк.— диде Искәндәр.

—Әни, син нигә розаларыңны суга утыртмадың,—дигән тавышка уянып киттем — Әти дә утыртмаган. Абый да күрмәгән..

Безнен ирем белән бер-беребездән яшерен серләребез юк. Искәндәр мине бер кочак кызыл розалар һәм бизәкләп бәйләнгән зур торт белән фатир ишеге төбенәчә озатып куйды. Аны ире.м дә яхшы белә. Илдә социалистик җәмгыятьне бергә төзегән чорда без барыбыз да вокзалда очрашып, авылга бер автобуста кайта идек... Капитализм баш төрткәч Искәндәр үзенә җәмгыять төзеде. Аннан шәхси машинага күчте. Хәзер рульгә дә сирәк утыра икән ул. Аны башкалар йөртә. Ә без бар күнелебезне салып хезмәт иткән, үзебез ышанган дәүләткә тугрылыклы калдык.

Ирем белән әлеге очрашу турында сөйләшә-сөйләшә йоклап ук киткәнбез. Шыбыр-шыбыр, туктаусыз тәрәзәгә көзге янгыр бәрде. Йокы аралаш булса да мин аны гел ишетеп тордым Мондый төндә безнен балачак үзе дә гаҗәеп тәмле бер төш иде .

Урынымнан торып көзге каршындагы тумбага күз төшереп җибәрсәм, шаккаттым: бер кочак кып—кызыл розалар башларын салындырып кибеп ята...

Көзнең көннәре төрле була. Ә бүген минем вакыт-вакыт, пыскак яңгыр сибәләгәндә караңгы күренгән өем шулкадәр дә якты, тәрәзәләремә һәр өлгесе саен нур тулган иде...