Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГӨМБӘЗЕННӘН ТӨШМИ СӨЮ АЙ

 

Якты Март

Килә дә җитә матур Март Ерак вакытлар урап. Килүен ел да көтәбез, Лк бәхетләргә юрап.

Зәңгәр вәгъдәләргә юмарт— Килсә дә җилләп, бурап... Шатлыклар сибә дөньяга «Нечкә билле җилле» Март.

Аяклары тими җиргәЕлмаеп, балкып килә. Кыш суынган күңелләргә Бәйрәмнәр алып килә.

Шаян җилләр белән уйнап, Бик мавыкма, иркә Март, Яшь килендәй уз түрләргә, Бәйрәмнәрне матурлап. Бик чибәрсең, күз тимәсен, Хуш киләсең, бик чибәрсең, Хуш киләсең, якты Март! Якты Март!

Урман кызы

Урман кы 1ы. күкләр аллангач. Су буена килде ялангач.

Күрделәр дә: «Аһ!»—дип шул чакта, Таң калдылар таллар як якта.

Әхсән БАЯН <1927) Татарстанның халык шазыйрс-. здип прозаик. драматур/. пуб сицист. купе ан сы китаплар (шу i исмим 5 тачлы я Сайланма .кзр ллр» > авторы Казанда яши

 

Кыз сөйләде серен талларга: Сөю—сагыш икән аңарга. Мәхәббәтен чибәр—шуңарга Агызмакчы икән суларда.

Шул уй белән йөзде, коенды, Ярга чыккач, бәйрәм тоелды, Кызны күргәннән дип бел моны: Чәчәк күмгән бөтен болынны.

Ә чәчәкләр шундый асыллар, Зәңгәр, көрән, сары, алсулар. Кочагыңда көннең эрегәч таң, Гүя төсләр иңгән кояштан.

һәм соклангач чишмә, челтердәп, Кыз да көлде чишмә төслерәк. Аны сөеп, урман сөенде;

Ул бакчага хәзер тиң инде.

Кыз киенде, яшел күлмәге,—
Зифа каен!—җилдә тибрәлде.

Кыз—яктыга өстәп татлы моң,
Кушты җырга сөю шатлыгын...

Урман-судан яңа көй алып, Ул авылга керде елмаеп.

Урман кызы булган яшь җырчы Күрше кызы иде ахрысы...

Шомыртлар

Бакча янындагы саз буенда Чәчәкләргә күмелә шомыртлар. Чәчәк аткан чакта өсләренә Төшә томан, төшә болытлар.

Утырткандыр нигә саз буена?— Белгән әткәм, бары ул белгән.

Сак, дип, әйләндергәч киртә белән, Күпсенгәннәр—киртә җимерелгән.

Кызгану юк!—чәчәк-ботакларны Сындырганнар кочак-кочаклап. Бүләк иткән кемдер сөйгәненә, Кем ак иткән көнен, туй ясап.

Сындырганнар кызык өчен кайчак, Шук малайлар, егет-җилкенчәк... Битләр буялганчы шомырт ашап, Узды кайсы, безне үчекләп.

«Ул—сезнеке түгел!»—диде кайсы, Җавап әзер: «Булсын сезнеке!». Әйтмәгәнбез: «Бүлешегез күкне, Җил кемнеке, һава кемнеке?»
Әле дә исән шомырт куаклары. Гасыр хәтле вакыт үтсә дә, Иренмәгән һәркем авыл күркен Кочакларга төяп китсә дә...

Рәнҗи белми шомырт куаклары, Сөенеп чәчәк ата шомыртлар... Яннарында куна ак томаннар, Онытмыйча төшә болытлар.

Көзге

Күрәм, чибәр, аласын, да Син кулыңа тулы ай, Үз йөзеңә, күк йөзенә, Сөрмә сөртәсең бугай.

Кемдер бәхет күрер синдә Очрашу кичләрендә. Кичләреңдә син мине дә Ал, дустым, исләреңә.

Болыт төсле чәчләреңнән Җил сыйпый, сөя назлап.

Көзгеңнән сибелгән ак нур Миңа да төшсен азрак.

Миңа дигән саф төсләрне Чит-ятларга күчермә.

Талмасын кулың, көзгеңне Җиргә ялгыш төшермә.

Ак бәхетең калсын бөтен.

Ташлама ташлы ярга: Язмасын безгә көзгеңнең Ярчыкларын җыярга— Төнге караңгыларда...

       
   
     
 

 

 

 

Хушлашканда мәхәббәтем Яшь коймады кайгырып, Үзенә тиеш җәзаны Китте миңа калдырып...

Әйләнеп йөри хатирә Гүяки әрсез черки, һич чара юк котылырга, Черки түгел ул чөнки.

Килми һич тә калдырасы Тынычлыкта, тынлыкта, «Сөям!»диеп, чәнчә килеп, Булмый үзен куып та.

Сөюнең кабат кайтуы Шулдыр төсле күренә. Үзе—чәнчә-чага торган Бәйләнчек фикер генә.

Хыянәт калган җәзасыз. Гөнаһсыз гамәл кебек... Күрсәткәч былтыр көчсезлек. Йөрим быел үкенеп.

Алдым киңәш, белмим кемнән: —Хыянәт аша килгән Бәйләнчек уйдан, фикердән Ерак булырга өйрән...

 

 

 

Кояш балкышында

Якты көнгә карый оялгандай

Гөмбәзеннән төшми калган ай

Үзеннән зур улын кочакларга Кыенсынып торган анадай.

Яшь чибәрләр, шигъри юлларымны Истәлеккә күчереп язгансыз. Рәхмәт, сезгә телим узмас бәхет, Чын мәхәббәт—чиксез, ялгансыз.
Моңардан зур бүләк бар дисәләр, Андый сүзгә һич тә кушылмам. Гомер юлларыгыз киләчәктә Шигырьдән дә матур булсыннар.

Сүз куешкан бәя куючылар Узсын, әйдә, безне гел урап. Иң чын терәк сез бит, сез барында, Җир ныклырак, күкләр—яктырак.

***

Кабатлап җырлый гашыйклар, Кабатлый кошлар тагы: «Мәхәбәт—ачы, сагышлы, Сөю—шатлыклы кайгы.»

Сизми калдым мәхәббәтнең Шатлыклары беткәнен. Шау чәчәкләр аткан чакта, Карлы җилләр искәнен.

Җырлар, никтер, әйтмәделәр Алда ниләр көткәнен, Мәхәбәтсез яшәүләрнең Газап кына икәнен...

Тормыш сездән кызганмасын Гомерләрнең татлысын. Сез күрмәгез, сез белмәгез Ярсыз калу ачысын.

Мәхәббәтнең, соңгы төне

(эстрада җыры)

Сәгатьләрдән төгәл күңел Әйтеп бирде дөресен, Сәгать сукты, инде бүген— Мәхәббәттә соңгы төн.

Яңа җырлар ялган түгел— Бүтән булмас мондый төн. Секундларын саклыйм истә, Сәгатьләрен оныттым.

Бөтен дөнья белсен, күрсен— Мәхәббәткә бетте көн.

Чәчте очкын, сипте төтен Соңгы кабат соңгы төн...

Килер әле диеп көттем Ике ай да ике көн.

Юраганым ашты чынга:

Килде гүзәл соңгы төн, Со о оң-гы ы ы тө-ө-ө-ө-н!

2005—09