Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШКАН ТАТАР ӘДИПЛӘРЕ

 

(1908-1941)

Аитзәк Аитов

 

1908 елның декабрендә хәзерге Саратов өлкәсенең Дергач районы Алтата авылында туа. Шигырьләр, очерклар, мәкаләләр яза. Аларның күбесе 1930-1937 елларда Донбасста (ул чакта—Сталино шәһәрендә) татар шахтерлары өчен чыгып килгән «Пролетар» газетасында дөнья күргән

Сугышның беренче көннәреннән үк Аитзәк Аитов фронтның алгы сызыгында. 1941 елнын 23 октябрендә Смоленск өлкәсендәге Демидов шәһәре өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.

Әсгать Айдар (1906-1959)

1906 елнын 6 июнендә элекке Самара губернасының Иски Сорочи дигән татар авылында туа. Шигырьләр, хикәяләр, повестьлар яза. Сугышка кадәр «Кызыл Үзбәкстан» (Ташкент). «Кызыл Татарстан» (Казан) һәм «Коммунист» (Мәскәү) газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Казанда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Сугышнын башыннан ахырынача Әсгать Айдар хәрәкәттәге армиянең алгы сызыгында була, солдат-разведчик һәм гвардияче старшина сыйфатында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, сугышчан батырлыклары очен орден, медальләр белән бүләкләнә

Абдулла Алиш (1908-1944)

1908 елнын 15 сентябрендә элекке Казан губернасының Спас өязе Көек авылында туа.

Сугышка кадәр татарча чыга торган «Техника» журналында, • Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында эшли, аннары Татарстан радиокомитетында әдәби мөхәррир вазифасын башкара.

укучыларга таныткан чор

Ул 1941 елнын июль аенда армиягә алынып, фронтка озатыла һәм солдат-радист сыйфатында Орел өлкәсендә барган оборона сугышларында катнаша.

 
   


Утызынчы еллар—Абдулла Алишнын әдип буларак ин күп язган, әкиятләре, шигырьләре, хикәяләре һәм пьесалары белән үзен яшь
Шул елнын 12 октябрендә Брянск шәһәре тирәсендәге канлы бәрелешләр вакытында чолганышта калып, ул дошман кулына эләгә. Хәрби әсирләр лагерендә чагында татар әсирләреннән төзелгән «Идел-Урал легионы»нын антифашистик яшерен оешмасында катнаша. 1943 елнын августында яшерен оешманың эше ачылып. Муса Жәлил һәм анын көрәштәшләре кулга алына. 1944 елнын 25 августында алар җәзалап үтерелә.

 

Нури Арсланов (1912-1991)

1912 елнын 19 сентябрендә Казакъстаннын Кызылъяр каласында туа.

Сугышка кадәр «Пионер» журналы һәм «Яшь ленинчы» (хәзерге •Сабантуй») газетасында рәссам булып эшли.

  1. елнын август аенда армиягә алына Рота командиры сыйфатыңда Төньяк-көнбатыш фронтнын Ржев шәһәре юнәлешендәге канлы сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, авыр яралана. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен совет хөкүмәте аны «Кызыл йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкли.

Нури Арсланов әдәбиятка сугыш тәэсирләреннән туган «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә, тора-бара күренекле шагыйрьгә әверелә.

Мөхәммәт Әблиев (1900-1941)

1900 елнын 15 июлендә Татарстанның Кама Тамагы районы Даныш авылында туа.

Каләм иясе буларак ул егерменче елларда таныла башлый Повестьлар яза, драматургия өлкәсендә каләмен сыный, 1937 елда үзенең атаклы «Шәмсекамәр» драмасын яза.

Мөхәммәт Әблиев сугышның беренче көннәреннән үк укчы дивизиянең сәяси бүлеге комиссары сыйфатында фронтнын алгы сызыгында сугыша һәм. күп тә үтми, дошман пулясыннан һәлак була.

Әхтәм Әминев (1918-1942)

1918 елда Башкортстанның Илеш районы Әнәс (Әнәч) авылында туа. Үсмер чагында Свердловск өлкәсендә татар телендә чыгып килгән «Социализм юлы» газетасында шигырьләрен бастыра башлый. Аннары Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, сугыш башланган елны институтны тәмамлый. Шул ук елнын декабрендә ул фронтка китә һәм берничә айдан. 1942 елнын апрелендә. Калуга өлкәсендә барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланып, анына килә алмыйча вафат була.

Юныс Әминев (1921-1982)

1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерже районы Салагыш авылында туа.

Ул, 1940 елның ноябрендә гаскәри хезмәткә алынып. 1942 елнын мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә 1943 елның 6 мартында яралы һәм контузияле хәлендә дошман кулына әсир төшә һәм 1944 елнын августыңда совет гаскәрләре азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта яши Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендәге 240нчы совет лагеренда әсир төшү сәбәпләрен ачыклау буенча махсус хәрби тикшерүне
үткәннән сон. 1945 елнын гыйнварында янәдән фронтка җибәрелә. сугыш беткәнче алгы сызыкта була. Будапештны штурмлауда. Братиславаны азат итү сугышларында катнаша, тагын яралана. Сугышны ул Прага шәһәрендә тәмамлый

Юныс Әмине» сугыштан сонгы елларда чын-чынлап торып әдәби ижат эшенә керешә һәм, тора-бара, күренекле драматургка әверелә

Габдрахман Әпсәләмов (1911-1979)1911 елнын 28 декабрендә хәзерге Мордва республикасының Рыбкин районы Иске Аллагол авылында туа.

Әдәби ижат белән яшьтән үк кызыксына, шигырьләр, хикәяләр яза, мәсәлән. «Маһинур» исемле хикәясе «Совет әдәбияты» (хәзерге •Казан утлары») журналында 1937 елда дөнья күрә. 1940 елда ул читтән торып М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый.

1941 елнын августында Габдрахман Әпсәләмов сугышка китә Әүвәл Карелия фронтының диңгез бригадасы составында миномет расчеты командиры, аннары 1943 елнын жәеннән 1945 елнын маена кадәр шул ук фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» дигән татарча газетаның җаваплы сәркәтибе була.

Сугыштан соң Габдрахман Әпсәләмов, жин сызганып, әдәби иҗат эшенә чума, күп санлы романнар иҗат итеп, күренекле язучыга әверелә

Абдулла Әхмәт (1905-1976)

  1. елнын 25 мартында хәзерге Курган азкәсснен Притобольныи районы Звериный дигән татар авылында туа. Утызынчы елларда хикәяче буларак таныла. «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр булып та эшли

Абдулла Әхмәт сугышнын беренче көннәрендә үк фронтка китә, алгы сызыкта гали солдат була, яралана, госпитальдән сон—янадан алгы сызыкта. 1943 елдан башлап сугыш беткәнчегә кадәр ул «Алга, дошман өстенә!» исемле татарча фронт газетасында хәрби мөхбир булып хезмәт итә.

Сугыштан сон Абдулла Әхмәт проза һәм драматургия жанрларының һәр икесендә дә нәтиҗәле эшли

Мөхәммәт Әхмәтгалиен (1920-1943)

1920 елнын 21 февралендә Казан шәһәрендә гуа Беренче шигырьләре 1935 елда «Мехчы». «Яшь ленинчы» газеталарында. «Пионер» журналында, күмәк җыентыкларда һәм альманахларда донья күрә.

Мөхәммәт Әхмәтгалиев 1942 елнын 22 маенда фронтка җибәрелә һәм 1943 елның 27 августында Смоленск шәһәре тирәсендә барган авыр сугышлар вакытында дошман пулясыннан һәлак була.

Госман Бакиров (1896-1982)

1896 елнын 12 мартында хәзерге Татарстанның Арча районы Югары Курса авылында туа

Ул беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1916 елда дошман кулына әсирлеккә эләгә, аннан котылгач, туган якка кайтып укытучылык итә Егерменче елларда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасын оештыру эшләрендә якыннан катнаша, үзе дә биредә беренче хикәяләрен, очеркларын бастыра Утызынчы елларда балалар язучысы булып таныла

Кәшфи Басыйров (1906-1943)

 
   


Госман Бакиров 1942 елда үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры сыйфатында, аннары «Ватан намусы өчен» исемле татарча фронт газетасының хәбәрчесе буларак, сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Ул үз гомерендә икенче тапкыр (Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәм хәзер бу сугышта) Украинаның Тернополь шәһәрен азат итүдә катнашкан зат.

 

  1. елның 17 апрелендә хәзерге Башкортстаннын Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа.

Беренче хикәяләре 1925 елда дөнья күрә башлый 1934 елның көзеннән 1942 елга кадәр ул Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә корректор, техник редактор һәм тәрҗемәче булып эшли.

  1. Кәшфи Басыйров әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә шактый нәтиҗәле эшләп калырга өлгерә. Ю. Лебединскийның «Неделя» («Бер атна» 1936). М. Лермонтовның атаклы «Герой нашего времени» («Безнең заман герое» 1937), Н Гогольнең мәшһүр «Мертвые души» («Үле җаннар». 1947) романнары. В Короленко, А. Чехов һ. б. рус язучыларының әсәрләре татар укучысына анын

    тәрҗемәсендә барып ирешә.

     

     
       

    елның гыйнварында Кәшфи Басыйров армиягә алына һәм 1943 елның 16 гыйнварында фашистларга каршы сугышта батырларча һәлак була.

Салих Баттал (1905-1995)

1905 елның 5 августында Татарстанның хәзерге Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылында туа.

Шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак ул сугышка кадәрле үк таныла башлый.

Ватан сугышы чорында Салих Баттал Хәрби һава көчләренең Тын океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә (1941-1945). япон империалистларына каршы сугышларда катнаша, шәхси батырлыклары өчен сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Салих Баттал күләмле поэмалары, шигъри романнары белән киңкүләм танылу алды.

Нур Баян (1905-1945)

1905 елның 15 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туа.

Ул егерменче елларда, Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбендә укыганда ук әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, шигырь һәм поэмалардан торган берничә китап бастырып чыгара. 1932-1938 елларда Татарстан дәүләт нәшриятында мөхәррир һәм матур әдәбият бүлегенең мөдире вазифаларын башкара. Чын мәгънәсендә шагыйрь булып таныла.

әүвәл полк партия оешмасы сәркатибе, аннары дивизия газетасы редакторы һәм. ниһаять, полк командирының сәяси эшләр буенча урынбасары сыйфатында фронтның алгы сызыгында хезмәт итә. Җиңү көненә нибары унбиш көн кала. 1945 елның 23 апрелендә. Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә подполковник, шагыйрь Нур Баян дошман пулясыннан һәлак була.

 
   


Нур Баян сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә.

 

 

 

Ислам Беляев (1926-19861

1926 елнын 14 мартында Татарстаннын Тәтеш кантоны Уразды авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач та, ул армиягә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1954 елдан «яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасында эшли башлый, аннары исә Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор, редакция мөдире вазифаларын башкара Укучыларга шигырьләре һәм повестьлары белән таныла Ул—«Габдулла Тукай» исемле документаль фильмнын (1966) сценарий авторы.

Касыйм Вахит (1916-1942)

1916 елнын 16 мартында хәзерге Башкортстаннын Әлшәй районы Нигъмәтулла авылында туа.

Беренче шигырьләре 1932-1933 елларда Уфадагы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл Тан») газетасында басыла башлый Ул поэзиянен төрле жанрларында каләмен сынап карый Татарстандагы көндатек матбугатта «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасында, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Чаян», «Азат хатын* (хәзерге «Сөембикә») журналларында әсәрләрен еш бастыра

Сугыш башлануга, әле яна гына Казан педагогия институтынын татар филологиясе бүлеген тәмамлаган Касыйм Вахит үзе теләп фронтка китә һәм сугышнын беренче көннәреннән үк алгы сызыкта булып, 1942 елнын 4 октябрендә Сталинград өчен барган канлы бәрелешләрнең берсендә дошман пулясыннан һәлак була.

Сугышчан иптәшләре аны Шелсмка дигән авыл янындагы туганнар каберлегенә җирлиләр

Хәй Вахит (1918-1978)

1918 елнын 20 декабрендә Татарстаннын хәзерге Биектау районы Мәмдәл авылында туа.

Казан музыка училишесын тәмамлаганнан соң, ул армиягә алына, хәрби жыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан, сугыш башлангач, разведчик-артиллерист сыйфатында Беренче Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша. Польшага кадәр сугышчан юл уза.

Гәрчә сугышка кадәр үк яза башласа да. Хәй Вахит күренекле драматург дәрәҗәсенә сугыштан сон ирешә Ул татар драматургиясен һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә

Әзһәр Габиди (1926-2001)

1926 елнын 25 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Сарман урга мәктәбен тәмамлагач. 1943 елны фронтка китә Яраланып яу кырыннан кайткач. 1950 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый Утыз ел буена урта мәктәптә гагар теле һәм әдәбияты укыга

Әзһәр Габиди балалар өчен язган шигырьләре белән танылды

  1. елның 4 февралендә Татарстанның хәзерге Кама Тамагы районы Иске (Олы) Карамалы авылында туа.

Ул утызынчы елларда әдәби ижат белән шөгыльләнә башлый, Казанда чыга торган «Авыл яшьләре» журналында һәм «Кызыл яшьләр» газетасында мөхәррирлек вазифаларын башкара.

  1. елдан башлап жиңү көннәренә кадәр Ибраһим Гази хәрәкәттәге армия сафында фронтта татар телендә чыга торган «Сталин байрагы», «Кызыл Армия» газеталарында хәрби корреспондент булып хезмәт итә.

Сугыштан соң язган роман-повестьлары белән Ибраһим Гази

күренекле әдипләр сафына басты.

Нур Гайсин (1914-1995)

 
   

 

 

1914 елның 2 ноябрендә Башкортстаннын хәзерге Чакмагыш районы Әхмәт авылында туа.

Утызынчы елларда ук аның беренче шигъри мәҗмугалары дөнья күрә.

Сугыш башлангач, ул армиягә алына, әүвәл зенитчы артиллеристлар әзерли торган хәрби курсларда укый, ә 1942 елның апреленнән сугыш беткәнчегә кадәр һава оборонасы гаскәрләрендә взвод һәм зенит батареясы командиры була. Балалар шагыйре һәм прозаик буларак сугыштан соң таныла.

Әнәс Галиев (1920-1996)

1920 елның 3 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа.

1940 елда солдатка алына һәм сугышның беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1942 елның сентябрендә. Майкоп шәһәре тирәсендә барган канлы бәрелешләр вакытында, артиллерист Ә. Галиев чолганышта калып, контузияле хәлдә дошманга әсир төшә һәм 1945 елның апрелендә союздаш гаскәрләр тарафыннан азат ителә.

Әнәс Галиевнең беренче шигырьләре 1937 елда «Кызыл яшьләр» газетасында басыла, аннары исә ике шигырь китабы дөнья күрә (1938, 1940).

Сугыштан соң ул, нигездә, прозаик буларак танылу алды.

Габдулла Галиев (1920-1941)

1920 елның 20 июнендә Татарстанның Теләче районы Шәдке авылында туа.

Утызынчы елларда аның әдәби эшчәнлеге башлана. Бер-бер артлы яшь шагыйрьнең Татарстан дәүләт нәшриятында ике китабы—«Яшел бөреләр» (1939), «Үсәбез» (1940) дөнья күрә

Габдулла Галиев, 1939 елда гаскәри хезмәткә алынып. Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтның алгы сызыгында була. 1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подольский шәһәрен саклау өчен барган бәрелешләрнең берсендә ул дошман пулясыннан һәлак була.

Дәвамы киләсе саннарда