Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ—ТАТАРЛАР!

 

Быел октябрьдә Россиядә үтәчәк халык исәбен алу—Башкортстан шартларында аеруча четерекле мәсьәлә. Республика татарлары 2002 eida 230 мең кешегә кимеп, халык саны буенча урыслардан кала икенче урыннан оченчегә тәгәрәгән иде Бу гаҗәп хәлне тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар I абдрафыйков та җентекләп өйрәнде һәм гыйльми тикшеренүләре йомгакларын төрле бәйсез мәгълүмат чараларында бастырып та чыгарды

Башкортстан шартларында әлеге мөһим кампаниягә аздан ук әзерләнә башлау зарур икәнлеген яхшы аңлап, узган ет азагында ук татар мигзи оешмазары махсус киңәшмәләрен үткәрделәр Андами/шихәрәкәт вәкилләре 2010елгы җанисәп/зевБез- татарлар'» шигаре астында альт барырга дип килештеләр. Баизкортсзпандагы этнология Ләм этнодемография фәне белән шөгыльләнүче татар галимнәре әлеге саннарны чып-чын хәрәмләшү нәтиҗәсе дип раслый. Илдар әфәнде җитәкчелегендә БР татар мигзи оешмалары җанш әп уңаеннан махсус программа әзерләгән иде «Бу программа өч өлештән тора җанисәпкә әзерлек чорындсзгы эшчәнлек. җанисәп барышындагы чаралар һәм җанисәптән соң башкарылырхэ тиешле эшләр», —диде Илдар Гэбдрафыйков

— Илдар әфәнде, бу прозраммага тәгаенрәк тукталганда, нәрсәләрне эченә ала ул?

—Анын тулы эчтәлеген бик ачыклыйсы да килми Ни өчен дигәндә. барлык серләрне дә әйтсәк, безгә аяк чалырга әзер торучылар ла артачак Шуны әйтә алам жднисәпкә әзерлек чорында тагар милли хәрәкәте, танылган галимнәребезне җәлеп итеп, берничә фәнни-гамәли конференция үткәрәчәк Шулай ук үзебезнең «Халык ихтыяры» исемле бәйсез гәзитнетергезәчәкбез Башка мәгълүмат чараларын, шул исәптән, бәйсез Интернет сәхифәләрен лә файдаланачакбыз үзебезнең хак мәгълүматларны җәмәгатьчелеккә җиткерүдә Милли хәрәкәт активистларының байтагы татар авылларында эш алып бара Алар анда яшәүчеләрнең исемлеген төзи һәм. парный милләтен сорап, имзаларын куйдыра Бу үзенчә аллан үткәрелгән альтернатив җанисәп рәвешен ала Билгеле инде, әлеге күрсәткечләр 2002 елдагы рәсми нәтиҗәләрдән бик нык аерыла Халык исәбен

' Кара Ьезнс танадылар Р Юнысның Дшчнр Исхаков белән әңгомасе «Ике икең биш баш корт?» дигән бүлек. 2005.№ 7

’ Кара. Еники Ә Тигезлек аша татулыкка 2009 . № 3

' Шнгар лозунг
алу башлангач, үзебезнең күзәтүчеләр төркемнәрен дә эшкә җигәчәкбез. Бу кампания тәмамлангач, хәрәмләшүләр ачыкланган очраклар буенча мәхкәмә (суд) аша эш башлау карала һәм тагын күп кенә башка чаралар күздә тотыла.

—Рәсми вакытлы матбугат басмаларындагы язмаларда һәм радио-телевидение тапшыруларында Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш төбәгендәге телләрен җуйган башкортлар үз асылына кайта башлады, алар үзләрен янә дә башкорт итеп күрсәтәчәк дигән фикер үткәрелә.

—Әйе, бу көтелгән хәл иде 2002 елдагы халык исәбен алуда да рәсми хакимият басымы, алар кулындагы мәгълүмат чаралары әрсез, агрессив рәвештә кулланылды. Шушы ук хәл әле дә кабатлана. Быелгы халык исәбен алуга әзерлектә дә, узганындагы кебек үк, Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары зур пропаганда эшен җәелдерә. Телевидениедә бу темага махсус тапшыруларның күпчелеге татар авылларыннан әзерләнә. Халык аңына анда яшәүче татарлар— телләрен җуйган башкортлар дигән фикер сеңдерелә. Башкорт телендә чыгучы гәзит-журналлар да бу темага күп урын бирә. Алай гына да түгел, бу гамәлгә республикадагы татар басмалары да җәлеп ителә. Башкортстанның саф татар районнарында татарлашкан башкортлар яши дигән фикерне үткәрүдә башкорт галимнәре Марат Колшәрипов. Фирдәвес Хисаметдинова, Нияз Мәҗитов, Әхмәт Соләйманов. Рәшит Шәкүр һәм башкалар бик актив катнаша. Быел Башкортстанда үтәчәк жанисәп барышында да мутлашулар булачагы шиксез Узган жанисәптә башкортлар 20 проценттан 30 процентка җитеп, татарларны да узды һәм икенче урынга менде. Ә бу юлы башкортлар санын 40 процентка җиткереп, урысларны да узу һәм беренче урынга чыгу максат ителә. Бу инде аларга Башкортстанда башкорт хакимиятенең үзләренә файдалы сәясәтен үткәрүне детальләштерүгә юл ачачак.

— Республикадагы тагар этнолог галимнәре һәм татар милли оешмалары җитәкчеләре 2002 елдагы халык исәбен алуда бик күп ялганлашулар булуы һәм бихисап татарларнын башкорт дип яздырылуы хакында һәрдаим әйтә килде. Бу хәлне хәтта сезнен Мәскәүдәге җитәкчегез В. Тишков та таныды. Ниндидер нәтиҗәләр ясалдымы?

—Тәгаен нәтиҗәләр ясалмады. Тәгаен нәтиҗә ясау—ул Башкортстандагы җанисәпне гамәлдән чыгару булыр иде. Әмма бу эшләнмәде. Мәскәүгә бу бик кирәкми дә. Шулай да В Тишков әфәнде бу хакта зур трибуналардан, хәтта РФ Дәүләт Думасында да, РФ Иҗтимагый Пулатында да әйтте. Бу халык исәбен алуда В. Тишков күзәтү катырак булачак дип ышандыра Әйе. узган халык исәбен алуда республиканың рәсми гәзитләре, радио һәм телевидениесе халык аңын бутау өчен һөҗүмчән пропаганда алып барды Башкортстанның татар районнарында күпчелек халыкны татарлар түгел, татарлашкан башкортлар тәшкил итә дигән фикерне халык анына көчләп сеңдерү юнәлешендә көне-төне үгет-нәсихәт һәм коткы тарату барды Ә инде тиешле кәгазьләрне тутыруда мутлашулар турында әйтәсе дә түгел Аларга мин шул чакта, районнарда йөргәндә, үзем шаһит булгаладым Халык исәбен алучыларга татарларны башкорт дип яздырту өчен алдан ук «файдалы» күрсәтмәләр бирелгән булган. Моны жанисәп алучылар үзләре дә таныды

Алдан ук фаразлаулар буенча, шундый хәрәмләшүләр аркасында Башкортстанда татарлар халык исәбе буенча монарчы булган икенче урыннан өченчегә тәгәрәгән, ә башкортлар, киресенчә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә артып, икенче урынга менгән дип күренә иде. 2002 елгы халык санын алу йомгакларына караганда. Башкортстанда шул чорга жәмгысе 4 млн 104 мен 336 кеше теркәлгән. Шуларнын 1 млн. 490 мен 715е—урыслар (36,3 %). Икенче урынга 1 млн. 221 мең 302 кеше белән башкортлар чыккан. Бу—29,8 процент дигән сүз. Ә татарлар саны 990 мен 702 кешегә генә торып калган (нибары 24,1 процент). Шулай итеп, ике халык исәбен алу арасында Башкортстан татарлары 230 меңгә кимегән, башкортлар саны исә. киресенчә. 260 менгә арткан булып чыга. Әлбәттә, мондый хәл республика татар җәмәгатьчелегендә зур канәгатьсезлек тудырды. Шуңа да, татар милли хәрәкәте лидерлары раславынча, жанисәпнен милли составка караган өлеше турындагы материалларны республика хакимияте ярты ел яшереп тоткан да инде Әмма безне капчыкта озак саклый атмыйсын Бу юлы да шулай булды. Мәскәүгә бер баруымда мин Русия Дәүләт статистика
комитетыннан жанисәпнен милләтләргә кагылышлы өлеше мәгълүматларын алып кайттым Ул саннарны «Коточкыч ялганлаумы, әллә халыкларны кырумы '» дип аталган зур күләмле мәкаләмдә җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттем Менә шуннан сон гына Башкортстан хакимиятенен дә жанисәп мәгълүматларын игълан итүдән башка чарасы калмады Халык исәбенен милләтләргә караган өлеше башта урыс телле гаипләрдә чыкса, аннан бу саннарны башкорт гәзитләрендә дә бастыра башладылар Мисал өчен, башкорт телендә чыгучы «Йәшлек» үзенен бер санында шул мәгълүматларны игълан игеп кенә калмыйча, гәзитнен барлык битләрен дә диярлек шушы темага багышлады Гәзитнен беренче бите зур хәрефләр белән җыелган. «Башкортларым, арттык, тагы да арту кирәк!» дигән сүзләр белән ачылган иде Гәзиттәге «Яшәүгә ихтыяр көче бездә тан калырлык» дип аталган язма Башкортстанда төрле елларда халык исәбен алу нәтижәләрен бәян итә. Башкорт галимнәре Р Шәкүр. Ә. Сөләйманов. Н Мәжитов. Р Янугужин, Ә. Юлдашбаен, үз татарыбыз Ә. Гаязов һәм башкалар үз мәкалазәрен төрле гәзит-журналларда бастырып, республикадагы башкорт халкынын элекке жанисәпләрдә кимүе татарларга бәйле дигән фикерне халык анына сеңдерергә тырышты

Гади халык арасында үзләрен татармы, башкортмы итеп язуга алләни әһәмият бирмәүчеләр дә күп. Менә шул хәлдән башкорт милли оешмалары, рәсми хакимият булышлыгында, бик оста файдаланды Халыклар нисбәтен кискен үзгәртеп башкортлар санын ясалма рәвештә арттыруга ирешә алды. Бу юлы да шуна өметләнә башкорт туганнарыбыз. Әлеге икътисад төшенкелеге чорында да гади халык көнкүреш, дөнья көтмсш турында күбрәк уйлый. Ана татармы, башкортмы булу әлләни мөһим түгел кебек Менә шушы хәлдә татар зыялылары һәм милли оешмалары да үз эшчәнлеген җәелдерә

  • Илдар әфәнде, башкорт галимнәре көнбатыш районнарда XIX гасырда ук бик күпләр башкорт булган дип раслый ич.
  • Бу билгеле фактны алар үз файдасына юнәлтә Күп кенә татарлар чынлап та башкорт булып язылган, чөнки башкорт булып язылу байтак ташламалар, өстенлекләр биргән Ләкин башкорт сословиесенә карау ул әле башкорт булу дигән сүз түгел. Халык санын үзгәртүдәге «уйнаулар»ны бу мәсьәләне яхшы белгән галимнәрдән яшереп булмый Этнодемографик үзгәрешләрне өйрәнүче белгеч буларак, мин 1989 елдан алып ел саен Башкортстан Дәүләт статистика комитетыннан төрле мәгълүматлар, шул исәптән милләтләргә кагылышлы саннарны да сорап алам Менә шул вакыттан 2002 елга кадәр, ягъни ике жанисәп арасында, һәр елны милләтләр нисбәтенә кагылышлы дөрес мәгълүматлар бирелеп килгән иле Ләкин. БР Дәүләт статистика комитеты саннарына карасан. ниндидер могҗиза белән нәкъ менә 2002 елда Башкортстан татарлары арасында туучылар саны ышанмаслык дәрәҗәдә кимегән һәм. киресенчә, үлүчеләр саны кискен арткан булып чыга Шул елны республика татарларының табигый кимүе 34 процентка житкән имеш

Шул ук елны тагарларнын республикага миграция хәрәкәтендә дә кеше ышанмастай хәлләр бул! ан 1989 елдан башлап һәр елны республикага ин күп кайтучылар татарлар иле. Бетен кайтучыларның 40 проценттан артыграгын тәшкил итте бу сан Хәтта мона кайбер тар күнелле башкорт милли оешмалары вәкилләре ризасызлык белдереп тә ЧЫ1ЫШ яч.ш килде «) менә җаниеәи үжән 2(Н>2 е iiii.i pecnw ihk.ii.i кайткан тагар lap саны 3 тапкыр кимегән итеп күрсәтелә Шул ук вакытта башкортлар бик күп кайткан дигән саннар бирелә Бу да чеп-чи ялганга корылган нәтижә. Батар барысы да хакимият кушуы буенча эшләнгән хөсетлек иде

Хәрәмләшүләрнең ачык бер мисалын бер генә башкорт авылы да булмаган Дүргөйле районы мисалында ла китерергә мөмкин Анда без жентекле тикшерү оештырган идек Дүртөйле шәһәрен алыйк, анда ике халык санын алу арасында— 1989-2002 елларда татарлар саны 28 процентка, ә башкортлар 8 процентка арткан булып күренә Шул ук вакытта район авылларында шушы ике жанисәп арасында имештер капма-каршы күренеш күзәтелә Янәсе татарлар 29 процентка кимегән, ә башкорт лар, киресенчә, оч тапкыр (') арткан Күрәсең, шәһәр җирендә татарларны башкорт дип яздыру ансат түгелдер, ә авыл халкынын башын бутау жинелдер Мондый хәлләр бер Дүртойлегә генә хас түгел. Барлык татар районнарында да һәм

алардагы шәһәрләрдә башкортлар шул рәвешле «арткан».

—Башкорт галимнәре моны хәрәмләшү дип түгел, ә бәлки башкортларны», ниһаять, үз асылына кайта башлавы дип раслый.

—Әйе, алар моны һәр адымда тәкрарлый. Башкорт тел галимнәре һәм тарихчылары 2002 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләреннән бик тә бәхетле. «Татарлар арасында эреп югала баручы башкортларның үзаңы уяна башлады һәм алар сонгы жанисәптә үзләрен «башкорт» буларак күрсәтте дип белдерергә ашыкты алар. Ләкин Башкортстанның көнбатыш районнарында гомер-гомергә татарча сөйләшкән халыкның яшәгәнен танылган галимебез профессор Радик Сибәгатов та. башкалар да кире каккысыз дәлиләр белән раслаган иде. Ул хакыйкатькә күз йомып булмый. Элгәредәй үк килгән чын башкортлар, татар төбәгендә яшәсәләр дә, телен дә, үзаңын да җуймый ул. Мона ачык мисал итеп Бүздәк районындагы данлыклы башкорт авылы Каңны-Төркәйне китерергә мөмкин. 500 еллык тарихы булган бу авыл халкы. Бүздәк төбәгендә саф татарлар «камалышында» гомер кичерсә дә, башкорт булып калган.

Американың күренекле язучысы Марк Твен язганча, ялганның өч төре бар— ялган, оятсыз ялган һәм статистика. Ләкин әгәр дә хакимият өчен ялганлашу көндәлек тормышның аерылгысыз бер өлеше булса, бу инде аларнын тәмаман чыгырдан чыгуын күрсәтә.

Республика җитәкчеләре татар халкының рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү буенча элегрәк биргән вәгъдәләрен үтәми. Мәгълүм ки. 2003 елның 4 июлеңдә президент Мортаза Рәхимов «Башкортстан татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә өстәмә чаралар» дип исемләнгән фәрманын имзалаган иде. Ул документта Башкортстанда татарча укытучы урта гомум белем бирү мәктәпләре һәм татар классларының санын арттыру, татар телен укытуга кулай мөмкинлекләр булдыру бурычы куелган иде. Карарда шулай ук татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен дә кайбер тәгаен чаралар билгеләнгән. Әмма Башкортстан президенты күрсәтмәләре бөтенләй дә санга сугылмый һәм алар тормышка ашырылмый.

Башкортстан президенты 2003 елдагы сайлауда, беренче турда җиңә алмагач, икенче тур алдыннан, республикада татар теленә дә дәүләт теле статусы бирүне вәгъдә иткән иде Чөнки беренче турда татар районнары М. Рәхимовка аз тавыш бирде. Әмма бу вәгъдә дә сүздә генә калды. Хәтта, киресенчә, республикада элегрәк ирешелгәнне дә сызып ташлаучы эшләр кылынып ята.

—Узган ел азагында Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Уфада Мортаза Рәхимов белән очрашканда, Башкортстанда татар халкы файдасына яна гамәлләр тормышка ашырылачак, шул исәптән, «Татарстан-Яна гасыр» телевидениесе тапшырулары күрсәтелә башлаячак дип әйткән.

—Күп вәгъдәләр сүздә генә кала ич. Мисал өчен, шул ук татарча укытуны алыйк. Республика түрәләре татар балалары рәхәтләнеп үз ана телендә белем ала дип тәкрарларга ярата. Шул ук вакытта елдан-ел татар мәктәпләре һәм сыйныфлары саны кими бара. Районнардагы татар мәктәпләренә ел саен республика Мәгариф министрлыгының күрсәтмәсе килеп төшә. Шуңа ярашлы рәвештә, республикадагы татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә башкорт теле, дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытыла. Алай гына да түгел, моңарчы татар телен һәм әдәбиятын укыткан мөгаллимнәр хәзер башкортча укытуга күчте. Башкорт телен укытучылар төрле өстенлекләрдән файдалана. Аларга өстәмә түләү дә каралган һәм фатир да бушлай бирелә.

Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Борай, Балтач. Янавыл кебек саф татар районнарында, 2002 елдагы жанисәптән соң, 70-90 процентка кадәр халык (татарлар дип анда) башкорт санала. Ә инде алар «башкорт» икән, димәк, нигә әле алар үзләренең «ана телен» өйрәнергә тиеш түгел, дигән таләпне куя хәзер башкорт милләтчеләре һәм республика Мәгариф министрлыгы түрәләре. Ләкин шул ук вакытта бер гаделсезлек тагын өскә чыга. Республиканың татарлар яшәгән төньяк-көнбатыш районнары мәгарифе гел игътибардан читтә калдырыла. Мисал кирәкме? Бар андый мисаллар. Шуларнын берсе—мәгариф буенча республика август киңәшмәләренең ел саен көньяктагы башкорт районнарыңда гына оештырылуы. Моның ни гаебе бар инде дип каршы чыгучылар да булырга мөмкин.

Эш шунда ки, республика август киңәшмәләре уздырылучы районнар бер ел аздан ук билгеләнә һәм аларда яна мәктәпләр төзү искеләрен заманча итеп янартуга. юллар салуга һәм янартуга йөзләрчә миллион сум акча күчерелә Август кинәшмазәре зурлап оештырыла башлаганнан бирле атар фәкать саф башкорт районнарыңда гына үткәрелде Акча да шунда гына акты Мәктәпләр дә төзелде һәм алар ин заманча компьютерлар һәм башка техник жайланмхтар белән дә жиһазландырылды

—Башкорт галимнәре «Башкортстан—башкорт халкы өчен бердәнбер төп нигез, шуна күрә дә биредә аларга аерым игътибар бирелергә тиеш», дип белдерә. Бер караганда, дөрес тә кебек бу таләп.

—Бу таләп начар түгел, ләкин анын да чамасы-чиге булырга тиеш Башкорт милләтчеләре соңгы елларда Башкортстанны 130дан артык милләт яшәгән төбәк дип түгел, «башкорт иле» дип атый һәм шушы «төшенчәне» барлык халык анына дыңгычлап тутырырга тырыша. Бу республикага башкортлар төп хужа, алар гына биредә асаба халык, титуллы милләт булып чыга Атар гына һәр өлкәдә, һәр эштә башкаларның төшенә дә кермәгән өстенлекләргә ия. Ә калган халыклар килмешәк һәм алар башкорт туганыбызга биредә яшәткәне өчен рәхмәт укып, шөкер кылып кына торырга тиеш булып чыга. Барлык житәкчс вазифаларга башкорт милләтле туганнарыбыз тәгаенләнә, депутат урыннарына да алар гына «сайлатыла» Ә татарлар Башкортстан шартларында хакимияткә йә сайлау алдыннан тавыш өчен генә, йә халык исәбен алганда башкорт санын арттыру өчен генә кирәк. Әлбәттә, башкорт булу Башкортстанда советлар чорыннан ук отышлы иде Шуна күрә дә бихисап татар зыялылары, башкорт булып язылып, үз тормышларын шактый жайлады. Шул ук шагыйрьләрне, сәнгать әһелләрен генә алсак га. алар башкортча ижат итәргә мәҗбүр булды Әйе. Башкортстанда башкорт булып йорү электән лә мактаулы иде. Ләкин сонгы егерме елда башкорт булып язылу һәм башкортка хезмәт итү аеруча көчле хуплауга лаек була башлады Чөнки башкортлаштыру рәсми хакимият дәрәҗәсенә менгән зур сәясәткә әверелде

Әйе, башкорт хакимияте 2002 елдагы халык исәбен алуда үз максатына иреште 2010 елда үтәчәк жанисәптә дә аларнын, республикада башкортнын санын тагын да арттыру өчен, үзләре кулланган (сыналган) алымнарны кулланачагына шик юк Башкортстанда татарларның халык саны буенча өченче урынга тәгәрәвенә күз йомып, кул селтәп карарга ярамый Киләчәк буын татарларыбыз бу битарафлыкны гафу итмәс.

—Быелгы җаннсәв нәтиҗәсе нинди булыр дип уйлыйсыз?

—Әгәр рәсми хакимиятнең басымы булмаса, татарзар 1989 елгы дәрәҗәдән дә бераз артып, 30 процентка җитәргә тиеш. Әлбәггә, табигый арзу нәтиҗәсендә, башкортларның да артуы күзәтелә Чынлыкта алар 21 проценттан 22-23 процентка җиткәндер дип уйлыйбыз. Урыслар бераз кимеде—алар 36 процент чамасы булырга тиеш Әмма бу фаразлар жанисәп дөрес үткәрелсә генә тормышка аша Ә аның дөрес үткәрелүе бик шикле

  • Илдар әфәнде, милләтләрнең саклануы ха кын. ы киңрәк фикер йөрткәндә, тагын бер сорау килен туа, Руснядә 30-40 елдан сон гагар һәм башкорт телләре һәм томумән шушы ике гугандаш халыкның милләт буларак саклануы ни дәрәҗә i » булыр.’

Бу сорау татар һәм башкортны гына түгел, урысларны да борчый Ни өчен дигәндә. 2050 елларга Русиядә урысларның да саны шактый кимиячәк, шул ук вакытта читтән килүче башка милләтләр саны бермә-бер артачак Аеруча кытай милләте вәктитләре бик нык ишәергә момкин Аларнын гомум тормышка йогынтысы да көчле булачагы фаразлана. Хәзер. 1лобальләшгерү заманында хәл вакыйгалар көне-сәтате белән үзгәрә Тагар белән башкортнын да милләт буларак саклануы хәвеф астында Менә шул шартларда башкорт туганнарыбы тнын бүгенге белән генә яшәве, алдагы конне уйламыйча, татарлар исәбенә ишәергә тырышып ятуы һич кенә дә аңлашылмый Безгә, киресенчә, бер-беребезне кысмыйча, рәнҗетмичә, якын туганнарча яшәү хәерле Татар күңелендә бүгенге хәлләрдән юшкын калса, башкорт туганыбызга авыр чакта ярдәмгә килмәскә, таяныч булмаска да момкин бит ул