Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫР ЙӨРӘК ШИГЪРИЯТЕ

 

«МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫНДА Ф. КӘРИМНЕҢ ИКЕ ТОМЛЫК САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘРЕ БАСЫЛЫП ЧЫГУ УҢАЕННАН

Фатих Кәрим—күренекле патриот-шагыйрь һәм каһарман солдат. Ул 1945 елда, икенче бөтендөнья сугышы тәмамланырга санаулы атналар калганда, яу кырында һәлак булган. Фатих Кәримнең шигырь юллары, канатлы сүзләргә әверелеп, бик күпләрнең күңел түрендә яши.

Үлем турында уйлама. Илең турында уйла. Илең турында уйласаң, Гомерең озын була

Фашист илгә үлем генә китерә Фашизмның язы. таңы юк.

Синең өчен, шушы балам өчен.

Нәселем өчен. Туган ил өчен

Мылтык тотып баскан Заиремнән

Бер ады.м да артка чигенмәм!

«Ант», «Кынгыраулы яшел гармун», «Ватан өчен», «Пионерка Гөлчәчәккә хат» кебек әсәрләргә хас булган гаҗәеп кайнар, самими хисләр, ирләрчә кыю, туры әйтелгән ихлас фикерләр адәм баласын мәктәп елларыннан чал картлыкка кадәр озатып бара. Тукай, Такташ, Жәлил шигырьләре кебек үк, алар туган телне, әдәбиятны яратучы татар кешесенең күкрәгендә кайтаваз булып яңгырый

Фатих Кәримнең егерменче гасырның иң хәтәр елларында тудырган әсәрләре халкыбызның рухи елъязмасы булып тора Фатих Кәрим иҗатының татар әдәбиятында тоткан урынын, XXI гасыр кешеләренә ничек тәэсир итүен хәзерге шартларда билгеләү ин мөһим, актуаль мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Милләт яшәеше, анын киләчәге белән төрле чорларда иҗат ителгән мәдәни мирас арасында турыдан-туры элемтә бар. Сталин репрессияләре чорында да. фашизмга каршы алып барылган коточкыч каты сугыш елларында да милләт зыялылары, гомумән, татар халкы кичергән куанычлар һәм кайгы-хәсрәтләр, аларнын рухи-әхлакый тәҗрибәсе киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле.

Фатих Кәрим кичергән фаҗигале вакыйгалар, бигрәк тә тоткынлык, төрмә лирикасы чагыштырмача күптән түгел генә халыкка мәгълүм булды. Шагыйрьнен тууына 90 ел тулу унаеннан, бу турыда матбугатта тәфсилләп язылды Әмма, ни гажәп, шуннан сон үткән ун ел дәвамында әдәби җәмәгатьчелекнең фикер сөрешендә әллә ни зур борылыш сизелмәде. Фатих Кәрим турында 40—50 нче елларда формалашкан «патриот-шагыйрь» билгеләмәсе үтеп киткән дистә ел дәвамында сизелерлек киңәймәде, тирәнәймәде Шагыйрьнен иҗатын өйрәнүгә күп еллар багышлаган Зәет Мәҗитов арабыздан киткәч, бу темага фәнни хезмәтләр язу, шагыйрьнен әсәрләрен бастыру тукталып калды Яна заманда төзелгән мәктәп программаларында, дәреслекләрдә, хрестоматияләрдә Фатих Кәрим исеме сирәк күренә башлады

I : ФАТИХ

| КӘРИМ : КӘРИМ

i- I

A

Ж w ж

Чыннан да, кешелек XXI гасыр түренә ныклап кереп барганда, Фатих Кәрим кебек шәхесләр дә үзләренең чордашлары белән берьюлы тарихка күчә барырга мөмкин. Монын өчен җитди сә­бәпләр дә бар.

 

Беренчедән. Фатих Кәрим кайнар ка­нын агызып, фашизмнан саклап калган ил инде таралган.

Икенчедән, ул яшәгән җәмгыять, ижтимагый-сәяси система һәм идеология җимерелгән. «Патриот», «Ватан» сүзләре­нең төсмерләре дә шактый үзгәргән.

Хәзерге иҗтимагый тормышта ва- танпәрвәрлекне сәяси корал итеп куллану, анын асылына игътибар итмәү ешрак очрый

Белгәнебезчә, Фатих Кәримнең әтисе мулла булу аны хөкем итү өчен сылтау рәвешендә кулланылган. Бүгенге чорда дингә мөнәсәбәт унай якка үзгәрсә дә, диннәрнен төрлелеге, сәясәт һәм терроризм гамәлләре белән аерым диннәрне бәйләп күрсәтү шактый катлаулы хәлләр китереп чыгара. Ә дин белән бәйле фаҗигаләр, эзәрлекләүләр халык хәтереннән тиз генә җуелмый

Базар икътисады, шоу-бизнес, реклама һәм PR колач жәя барган хәзерге чор белән XX гасырнын 30 нчы елларындагы социализм төзү, яна рухият булдыру романтикасына, дошман эзләү һәм фаш итү шомына исергән заман арасында аерма бик зур. Узган гасырдагы күмәкләштерү, индустрияләштерү, «социализм төзелеше алга барган саен, сыйнфый көрәшнен көчәюе» яшь буынга аңлашылып бетми.

Хәзер инде башка идеаллар, бүтән әдәбият, үзгә аудитория, башка «йолдызлар» заманы килгән. Яна чор каһарманнары алай күтәренке рухлы, самими, беркатлы түгел, ә прагматик акыл, файда күрү максаты белән яшиләр «Илен турында уйла» дип өндәүчеләр хәзер сирәк очрый «Үзен турында уйласан, гомерен ямьле була» гыйбарәсе торган саен көчәя бара Глобальләшү. илләр, милләтләрнең ярышуы, ахырзаман һәм инкыйраз билгеләре белән берьюлы рухи терелү, тәрәккыят, милли үсеш тә күзгә ташлана

Мондый шартларда Фатих Кәрим совет әдәбияты вәкиле буларак тоныклана, хәтерләрдә сүнә башларга да мөмкин кебек иде Совет әдәбиятынын зур өлеше булган милли әдәбиятлар мөстәкыйль илләрнен мәдәни мохитенә аерылып китү татар әдәбиятына да тәэсир итә Алар Совет чоры тарихы буларак китап киштәләрендә, архив һәм музейларда гына калмасмы » Киләчәк буын галимнәре бу тарих битләрен һәм әдәби әсәрләрне өйрәнерләр, бәлки Әмма юбилейлар яки фәнни тикшерүләр унаеннан аерым даирәдәге кызыксынулар белән генә канәгатьләнергә туры килмәсме’

Кешелек XXI гасырга аяк баскач, элеккеге СССРнын дәвамчысы булган Россия Федерациясендә базар икътисады, XX гасырдагы сәяси идеалларга капма-каршы

_______________________________________________________________________ р и май л вали

булган төшенчәләр һәм максатлар, яңа каһарманнар һәм ориентирлар хөкем сөрә башлады. Матди дөнья гына түгел, халыкның яшәү рәвеше, фикерләве, өметләре һәм гадәтләре дә үзгәрә. Такташ, Жәлил, Фатих Кәрим чорындагы хыялый пафос һәм лозунглар чамадан тыш гади, беркатлы булып күренә башлады Глобальләшү шаукымы, милли әдәбият һәм мәдәниятнең, каушап калып, читкә этәрелә башлавы, дәүләт төзелешенең үзгәрүе совет әдәбияты мохитеннән, һавасыннан нык аерыла, әлбәттә. Ләкин әдәбиятка табынучылар, милләтне кадерләүчеләр, туган телне белүчеләр кимеп барган бу чорда Тукай. Такташ, Жәлил. Ф Кәрим кебек шагыйрьләрнең исемнәре, иҗатлары яңадан яшәрә, тагын да кинрәк тарала башладылар Аларның әсәрләренә ихтыяҗ, алар тудырган рухи кыйммәтләргә сусау, аларның идеаллары белән кызыксыну артты. Тукайның 120 еллык, Такташ һәм Жәлилнен 100 еллык юбилейлары шуны күрсәтте. Милләтнен һәм рухиятнен язмышы менә шундый бөек шәхесләрнең ижатына. аларның яна «сулышына» бәйле икәнлеге күзгә ташланды

Уникаль язмышлы, күпкырлы олы иҗатка ия, катлаулы шәхес булган Фатих Кәрим исеме меннәрчә, миллионнарча сугыш корбаннары арасында югалып кала алмый. Фатих Кәрим кебек талант ияләренең һәлакәте татар рухияте өчен никадәр зур югалту икәнлеген дә онытып булмый. Совет системасы белән бергә, шул системаның корбаны, туган халкы, Ватаны, әдәбият өчен кыйммәтле зат булган Фатих Кәримнен иҗатын да архив киштәләренә салып кую милли рухиятне шактый ярлыландырыр иде Мондый шәхесләрнең язмышы һәм иҗаты галимнәр тарафыннан тирәнтен тикшерелергә, аларнын иҗади казанышлары кин җәмәгатьчелеккә таратылырга, киләчәк буыннарга җиткерелергә лаеклы

Егерменче гасырның 30 нчы елларында, яшен ташы кебек, иҗат күгендә кабынган, шул чорның иҗтимагыи-әдәби тормышында кайнашкан Фатих Кәрим бүгенге рухияткә дә тәнгәл килә ләбаса! Бөек Ватан сугышы елларында иң көчле, ин үтемле әсәрләр иҗат итеп, фашизмны жинәргә санаулы атналар калганда һәлак булган яугир иҗатчы яна буыннарның да күңеленә үтеп керә. Дүрт ел төрмәдә, лагерьларда газапланып, тирән кичерешле гүзәл әсәрләр тудырган, Ватанына, халкына ышанычын югалтмаган, тагы дүрт ел дәвамында, сугыш уты эчендә кан түгеп, йөзләрчә шигырь-поэмалар иҗат иткән, шәхси каһарманлыгы белән күпләрне тан калдырган Фатих Кәрим белән янәшә куярлык шәхесләр бик аз. Төрмәдә, сөргендә озак еллар йөргән Хәсән Туфаннын лирик шигырьләре әдәбиятта кабатланмас урын алды Рус язучысы Александр Солженииыннын төрмә һәм лагерь тормышын тасвирлаган әсәрләре Нобель бүләгенә лаек булды.

Фатих Кәримнен тууына 100 тулу уңаеннан оештырылган чараларнын кин колачлы булуы шуны раслады халыкчан телле, кайнар хисле шагыйрьнең әсәрләре, бүгенге тормыштан аерылып, тарихи фактка әверелми икән!

Европа уртасында фашизм белән көрәшкән, башы гильотинага салынгач та. гүзәл шигырьләр иҗат иткән Муса Жәлил татар халкынын горурлыгы, каһарманлык үрнәге булып тора. Казан Кремле каршында Муса Жәлилгә куелган бронза сын анын кебек үк легендар шәхесләргә, батыр, талантлы татар иҗатчыларына уртак һәйкәл булып күренә. Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим, талантлы язучы Гадел Кутуй. танылган композитор Фәрит Яруллин кебек кадерле затларыбызнын истәлеге дә Муса Жәлилгә һәм аның көрәштәшләренә куелган һәйкәлдә чагыла. Алар барысы да—иреккә омтылган, иҗатлары белән тан калдырган, дәһшәтле яуда һәлак булган бөек шәхесләр.

Чорлар һәм шартлар һәрвакыт үзгәреп тора. Яңа заман кешеләре дә әдәби әсәрләрдә үзләре өчен мөһим фикерләр, яна төсмерләр эзли. Һәр кавем, һәр ил классик әдәбиятны, үз күзе белән карап, үз «иләгеннән» үткәрсә дә. бөек әсәрләр гомумкешелек байлыгы сандыгында саклана.

Фатих Кәрим иҗаты да шундыйлардан. Бигрәк тә анын фашизмга каршы барган авыр көрәшнен ин кайнар нокталарында язылган шигъри һәм чәчмә әсәрләре Россия халыклары әдәбиятында иң югары урыннар биләргә хаклы
Аларнын эчтәлеге, гуманистик идеяләре, халыкчанлыгы. форма ягыннан камиллеге теләсә кайсы зур әдәбиятның ин күркәм казанышлары дәрәжәсендә Сугыш хакыйкате, ватанпәрвәрлек. фидакарьлек, ихтыяр көче, күнел байлыгы аерым бер чорга гына түгел, гомумән, төрле заманнар, халыклар өчен рухи таяныч, үрнәк булырлык

Сугыш елларында ижат иткән билгеле рус шагыйрьләренең «Жди меня». «Я убит подо Ржевом», «Меня зарыли в шар земной» кебек тирән лирик шигырьләре миллионнар йөрәгендә саклана Фатих Кәримнең «Ант» шигыре дә шул ук дәрәжәдә халыкчан, ихлас ватанпәрвәрлек сыйфатына ия

Чорлар үзгәрү белән, мондый шигырьләрнең әһәмияте кимеми Халык азатлыгын, тарихын, рухи-мәдәни байлыкларын, туган телне саклап калу өчен мылтык тотып кына түгел, акыл, гыйлем, заманча технология, табигый сәләт, фидакарь хезмәт белән «коралланып», аяк терәп, бер адым да чигенмәү кирәклеге кимеми, киресенчә, торган саен көчәя генә бара.

Фатих Кәрим кебек әдипләр һәм аларнын ижаты әдәбиятта, мәгариф-тәрбия системасында тагын да зуррак урын алырга лаеклы Дөрес, яшь буынга бу хакыйкатьне аңлау, кабул итү жинел түгел. Чөнки, һәр ижатчы кебек үк. Фатих Кәрим дә—үз заманын чагылдыручы, үз чорында яшәгән шәхес Шагыйрьнен катлаулы 30 нчы елларда кичергәннәрен, анын «тормыш университетларын» белү генә Фатих Кәримнен фикерләү рәвешен, әсәрләрен анларга ярдәм итә ала.

Фатих Кәрим Башкортстан җирендә, хәзерге Бишбүләк районы Ает авылында яшьли сукырайган Әхмәгвәли мулла гаиләсендә туа. Балачактан ук гыйлемгә тартылу, әтисе, Габдулла абыйсы (Ярлы Кәрим) язган шигырьләрне, әнисе Гөлжамалнын мөнәжәтләрен тынлау Фатихка көчле тәэсир ясый

13 яшьлек Фатихны Габдулла абыйсы Бәләбәй педтехникумынын әзерлек курсларына урнаштыра. Ул. Гази Кашшаф. Кәшфи Басыйров кебек яшь әдәбиятчылар белән бергә, шигырьләр яза. кулъязма журнал чыгара, үзлектән белем тупларга өйрәнү, зур юлга аяк басу өчен, нигез шул чорда салына

Ф.Кәрим унбиш яшендә Казанга килә. Крупская исемендәге яшүсмерләр йортында бер ел гомер иткәннән сон. жир төзү техникумына укырга керә Көндәлек матбугатта эшләү, ижат белән ныклап шөгыльләнү, әдәбият түгәрәкләре оештыру шул чакта башлана Ф Кәримнен беренче шигыре 1927 елда. Мәскәүдә нәшир ителүче «Кечкенә иптәшләр» журналында басылып чыга.

Яшь шагыйрь яна тормышны анларга һәм аңлатырга тырышкан, үзләрснсн талантлары һәм хыяллары белән гаҗәпләндергән Һади Такташ. Хәсән Туфан. Кави Нәжми һ.б. тәэси-рендә үсә һәм шактый зур уңышларга ирешә Редакцияләрдә эшләү ана иҗтимагый һәм сәяси вакыйгаларны аңларга, тормышны тирәнрәк төшенергә ярдәм итә

Фатих Кәримнен 30 нчы еллардагы ижаты гажәеп унышлы була Ул. танылган әдипләр белән бергә. СССР һәм ТАССР Язучылар берлекләрен оештыруда катнаша Союзга беренче булып кабул ителгән ин олы язучылар арасында 25 яшьлек Фатих Кәрим лә була Татарстан китап нәшриятында балалар әдәбияты секциясен оештыргач, анын беренче мөдире Фатих Кәримгә бу юнәлешнен әйдәп баручысы вазифасы йөкләнә «Улак белән еракка» повесте. «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» поэмасы балалар һәм яшүсмерләр өчен ин кызыклы, ин мәгънәле әсәрләр буларак әдәбиятка кереп калалар «Җиденче мич». «Тавышлы тан». «Аникин» поэмаларында иҗтимагый һәм социаль-икъгисади тормыш вакыйгалары тасвирлана һәм бу әсәрләр актуальлек белән генә түгел, әдәби камиллек ягыннан да аерылып тора.

Дөньяда беренче тапкыр гадел пролетар җәмгыять төзү, изелгәннәрнең, богауларын чишеп, дөнья дилбегәсен кулга алырга омтылуы чорындагы әдәби процесс бик катлаулы булган Сәясәт белән рухиятне. агитация белән әдәбиятны бер төенгә төйнәгән гамәлләрнең уртасында кайнаган Фатих Кәрим ижади һәм сәяси элитамын ин югары катламына керә һәм 1937 елда, ин талантлы, ин күренекле

 

әдипләр белән бергә, сәяси репрессиягә эләгә. Ул вакыттагы язучылар, галимнәр, мәгърифәтчеләр арасындагы энтузиазмны да, дәүләт һәм партия органнарының юнәлтеп, төрткәләп торуын да, үзара иҗади көндәшлекне дә күз алдына китерү авыр түгел.

Шагыйрьнең фаҗигале язмышы, нахак гаепләнүе, 4 ел дәвамында кыйналулар, ач торулар газабына чыдап, рухын һәм иманын саклау тарихы әле дә күпләрнең зиһененә барып җитмәгән. Төрмәдә язылган үзәк өзгеч шигырьләр әлегә дәреслекләргә кертелмәгән, алар аерым даирәгә генә билгеле.

Бу инде—бөтенләй башка әдәбият Төрмә лирикасында хәрби-патриотик тәрбия, сәяси мобилизация максатлары күзгә ташланмый. Камераларда, лагерьларда язылган шигырьләрнең кемгә барып җитәчәге ул вакытта шагыйрьнең үзенә дә мәгълүм булмаган. Жәлил әйткәнчә, палач балтасы астында язылган бу шигырьләр һәркемне тетрәндерерлек.

Диңгез төбендәге кораб сыман.

Караңгыга чумган таш төрчә Таш төрчәнең цемент идәнендә Йоклап яткан ристан төш күрә.

Төрмә идәнендә аунаучы лирик геройның төшенә нинди манзаралар керә? Ни өчен Фатих Кәрим. Кави Нәҗми. Кәрим Тинчурин. Шамил Усманов, Хәсән Туфан кебек шәхесләр төрмәгә ябылган? Андый шәхесләрнең фаҗигасен аңлау өчен аларнын язмышын, иҗатын янадан өйрәнү ихтыяҗы бар.

1937—1938 елларда Ф Кәримнең иректә калу шансы булмаган. Бер терәге булмаган килеш, ул Казанда белем, тәжрибә туплаган. 5—6 ел эчендә Юлап китап чыгарган. Ул дәртләнеп эшләгән, кеше өстеннән донос язып, кемнедер «фаш» итеп абруй казанырга тырышмаган. Аның хакыйкатьне турыдан-туры ярып сала торган холкын да исәпкә алмый мөмкин түгел. Такташ, Туфан һ. б. зур талантлар арасында кайнашу да Фатихның репрессиягә эләгү котылгысызлыгын арттырган.

«Шәхес культы» тамгасы астында бер Сталин гына түгел, ә коллектив карьерист- палачлардан торган бюрократик административ машина һәм ул тудырган шомлы рухи мохит тә, кешеләрнең куркып-иомылып калу фажигасе дә ята Фатих Кәримнен шул вакыттагы система корбаны булуын, шул тәмугны үткәндә дә ихлас, чиста, самими һәм кыю шигырьләр язуын белмәүчеләр яки анлап бетермәүчеләр әле дә бардыр. Ничек инде ул. патриот-шагыйрь, иле турында уйлап, корбан булырга чакыручы Фатих Кәрим шул илнең дәүләт машинасында туралсын, ди? Әмма бу, чыннан да, нәкъ шулай булган Ихтимал, шагыирьнен шәхси һәм иҗади сыйфатлары, әдәби куәтенең зурлыгы анын башы өстендә балта күтәрелүгә сәбәп булгандыр.

Бөтен җаны-тәне белән туган илен яраткан, җәмгыятьтә барган яна төзелешне әсәрләрендә яктырткан, матбугатта үз эшен җиренә җиткереп башкарган, җәмәгать эшләрендә үзен булдыклы шәхес итеп күрсәткән язучыдан гаеп табу җинел булмаган 1937 елның 29 мартында «Яшь ленинчы» газетасының һәм «Пионер каләме» журналының баш мөхәррире язучы Ләбиб Гыйльми республика матбугатында Фатих Кәримне чит элемент, халык дошманы, советка каршы коткы таратучы дип «фаш итә». Имеш, ул мулла малае булуын яшергән, «троцкист» Павет Васильев белән очрашкан Язучы Рафаэль Мостафин. архивларда тикшереп, яшерен шымчыларның әләкләвең дә өйрәнгән. Якын дуслары белән сөйләшкәндә. Фатих Кәрим: «Бездә талант партбилетсыз үзенә юл яра алмый».—дип ычкындырган. Нәкъ шул вакытта тәнкыйтьче Гомәр Гали кулга алынгач, бер мәжлестә дустын кызганып елаган. Г Галинен тизрәк әйләнеп кайтуын теләгән Менә шундыйрак гөнаһлары өчен Фатих Кәрим 1937 елның маенда нәшрияттан куыла. Эшсез йөргәндә, нинди куркыныч янавын сиземләгән шагыйрь хатыны Кадрияне һәм кызлары Ада белән Ләйләне Уфага, туганнары янына җибәрә. Кулга алырга ордер 1937 елнын 29 декабрендә имзалана. Ул Якуб Чанышев, Кави Нәҗми, Газиз

 

Иделле һ б белән бергә хәрби контрреволюцион троцкийчы оешмада катнашуда гаепләнә Имештер, ул оборона темасына язылган әдәбиятны, тоткарлап, дөньяга чыгармаган

НК.ВД тарафыннан кулга алынган Кави Нәжмине. кыйнап, жәзалап. контрреволюцион оешмага Фатих Кәримне жәлеп итүен танырга мәжбүрләгәннәр Фатих Кәрим үзенен контрлык эшенен нидән гыйбарәт булуын сорагач. Кави Нәжми бер генә дә факт китерә алмый. Ул, Фатих Кәримне яшерен оешмага тартсам да. шагыйрь үзе бу турыда белмәде, дип анлаткан. Сонрак, үз гаепләре расланмыйча аклангач, Якуб Чанышев һәм Кави Нәжми Фатих Кәримне дә иреккә чыгару өчен көрәшәләр. 10 елга хөкем ителгән шагыйрьне Печора тайгаларыннан Казанга кайтару өчен тагын бер ел сарыф ителә.

Дүрт ел дәвамында төрмә камерасы, тимер юл вагоннары. Архангельск. Печора лагерьлары. Казан Кремле янындагы төрмәнен тынчу камерасы Фатих Кәрим өчен ижат һәм яшәү «лабораториясенә» әйләнә. 1941 елнын 3 декабрендә анын гаепсез икәнлеге танылып, тулысынча акланып иреккә чыкканнан сон. Фатих Кәримнен кичерешләрен. Совет дәүләтенә һәм Сталин режимына мөнәсәбәтен күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул Гитлер фашизмы белән сугышка, туган илне, нәселен, гаиләсен саклауга жаны-тәне белән бирелә. Димәк, барлык хәсрәтләр, рәнжүләр. нахакка гаепләнүләр каядыр таралып юкка чыга.

Шулай да төрмә һәм лагерь елларында ижат иткән шигырьләрдә аны жәзалаучыларга мөнәсәбәте сизелә

Җырым аша белсен халкым.

Айнытсын аңын

Дошманнар богаулап куйган

Улы мин аның

Төрмәдә утыручы шагыйрь, үз кулына богау салучыларны дошман дип атап, үзен үлем җәзасы куркынычы астына куя. Ләкин ул башкача яши. фикерли торган кеше түгел

Еллар үтә. ерагая бара

Кояш белән Җирнең арасы

Шуннан белом Җирдә тормыш бетеп,

Бер боз шары булып каласын

Фатих Кәримнен бу юлларыннан күренгәнчә, ул берничә миллиард елдан сон Жирнсн Кояштан ерагаячагын, ә Кояшнын сүнәчәген ниндидер фәнни чыганаклардан белгән. Хәзерге галимнәрнең ин кыю фаразларына узган гасырнын 38 нче елында ижат ителгән шигырьдәге фикернен тәнгәл килүе үзе бер сенсация

Шул ук шигырьдә Фатих Кәрим үзенен озак еллар төрмәләрдә, лагерьларда ятуын сөйгән хатыны күтәрә алмас, суыныр, читләшер дип өзгәләнә

Барсына да риза, мең кат риза

Утка яксын, әйдә, нибарсын

Йөрәгенә бер ясиңегзек бирсә.

Үземне дә салып яндырсын

Шагыйрь хәтта, якыннарының аяныч хәлен җиңеләйтү өчен \ ЯН онытуга да ризалашыр иле Шул ук вакытта ул барыбер сөйгәненең үзенә суынмаячагын, оныта алмаячагын да аилый Гап-гади. туры фикерле, илне зурлаучы патриот-шагыйрьнең тормә лирикасы һәм тоткынлыкта кичергәннәрен, аның фикер-хисләренен никадәр катлаулы, каршылыклы, аяныч булуын күз алдына китерергә мөмкин Фатих Кәрим кебек катлаулы, күпьяклы, тирән фикерле, нәзберек хисле шәхесләрнең сирәк очравы бары тик хәзер генә өлешчә ачыла бара

 

Чыннан да. мөстәкыйль фикерле, дөреслеккә табынучылар канлы тегермән ташына салынган утыз җиденче елларда Фатих Кәрим кебек шәхесләрнең иректә исән калу форсаты булмаган.

Шагыйрь үзенен яу кырында һәлак буласын алдан сизгән. Әмма бу сиземләү анын күңелен төшерми, шагыйрь юлбарыстай сугыша! Җинаять кодексының 58 нче маддәсе буенча 10 елга хөкем ителеп, соңыннан аюдан ы п иреккә чыккан татар кешесенең Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүе Советлар Союзы Герое исеменә лаек булудан да зуррак бүләк икәнлеген аңларга кирәк. 1945 елның 19 февралендә ике тапкыр яралангач та. карлы-канлы окопта калып, сонгы өченче ядрә йөрәген тишкәнгә кадәр сугышкан шагыйрьнең, гаиләсен кайтып күрү турында хыялланып, күрәләтә үлемгә керү фаҗигасен ничек аңларга сон?

Фатих Кәримнең яу кырыннан исән кайтырга шансы булмаганлыгын анын сугышка кадәрге яшәү рәвешеннән, хатларыннан һәм истәлекләрдән күрергә мөмкин. Дүрт ел дәвамында «халык дошманы», «контра» булып кыйналулар, йоклатмыйча сорау алулар, рухи изелүләр аша үткән шагыйрь, тулысымча акланып, өенә кайта, газиз балаларын, хатынын. Казанын күрә. Ул хәзер рухи яктан да. җисми яктан да халкы, иле белән бергә, анын гаиләсенә газап китерү куркынычы юкка чыккан. Унда-сулда үзебезнекеләр. алда дошман булган чакта, фашизмның бөтен халык, илләр алдындагы реаль явызлык, куркыныч афәт булуы кичәге ристан-шагыйрьне өр-яна вазгыятькә куйган. Ул. иреккә чыгуына сөенеп, ут эченә ыргылган, чыннан да, үлем турында куркып уйлаудан бигрәк, иле турында уйлаган. Сугыш алды чорынын никадәр катлаулы, фаҗигале булуы фронтта язылган җор телле шигырь-поэмалар, хикәя-повестьларда берничек тә чагылмый.

Фатих Кәримнен тәрҗемәи хәлен һәм яшәү рәвешен һәрберсе дүрт елдан торган биш дәвергә бүлеп карарга мөмкин.

1925—1929 еллар—техникумда уку. редакцияләр эшендә катнашу.

1929—1933 еллар—көндәлек матбугатта чыныгу. «Яшь ленинчы», «Крестьян гәзите». «Атака» басмаларында эшләү, сәяси тәҗрибә туплау, талантлы, кыю романтик шагыйрьләр арасында үсү. буынга утыру.

1933—1937 еллар—китап нәшриятының балалар һәм яшьләр әдәбияты секторында эшләү. Язучылар союзын оештыруда, әдәби процесста катнашу. Әлеге 8—10 ел дәвамында романтик шигырьләр, җәмгыятьтәге үзгәрешләр, төзелешләр турында шигырьләр, балладалар, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, мәкалаләр языла. Проза һәм шигъри әсәрләре 9—10 китап булып зур тиражлар белән чыга. 30 яшен дә тутырмаган Фатих Кәрим үз чорынын әдәби йолдызы булып шул чакта кабына. Андыйларга карата системаның һәм көндәшләренең рәхимсез булуы билгеле.

1937—1941 еллар—төрмәдә утыру. Печора лагерьларында эшләү, авыр кичерешләре, сагыну һәм хыяллары турында шигырьләр ижат итү

1942 елнын 3 гыйнварыннан 1945 елнын февраленә кадәр—фронт хәбәрчесе түгел, ә гади солдат, аннары лейтенант, взвод командиры буларак, окопта, сугыш уты эчендә көрәш алып бару, ике тапкыр җәрәхәт алып, госпитальләрдә дәвалану, ике орденга лаек булу, сонгы алышта бер көндә ике җәрәхәт алганнан сон да яу кырыннан китмичә, өченче ядрә йөрәгенә тиеп һәлак булу, һәм шул ук дүрт еллык чорда 150 шигырь. 8 поэма. 2 повесть һәм зур күләмле драма ижат итү Шигъри дүртьюллыкларны хәтерләткән дүрт еллык цикллардан торган бу гомернең төрле чорлары бер-берсенә охшамаган булса да. Фатих Кәрим кичергән язмышнын гомуми аһәне. бер сулыш белән үтүе һәркемне тан калдырырлык. Бу феномен әдәбият, мәгариф-тәрбия. тарих белгечләре тарафыннан тирәнтен өйрәнелергә тиештер.

Шагыйрьнең рухи тамырлары татар халкы язмышы, туган җире белән бәйле Фатих Кәрим яшүсмер чагында ук Ает авылыннан Бәләбәйгә. аннан соң Казанга чыгып китә. Туган ягы анын өчен иң газиз төбәк, илһам чыганагы булып торган. 80 чакрымда урнашкан Бәләбәйдә укыганда, ул еш кына җәяү Аетка кайтып йөргән. Туган авылында гомеренең 12—13 елын гына үткәрсә

 

влтыр йегек шигъриятж

дә, Фатих Кәрим һәрвакыт барлык вакыйгаларны, ел фасылларын шул ук Ает, Дим буйлары сурәтләре аша күзаллый. «Дим кызы Фатима», «Улак белән еракка» кебек чәчмә әсәрләре документаль нигездә, хәтта кеше исемнәре дә үзгәртелмичә язылган.

Фатих Кәрим. Дим буйлары турында төрле чорларда язса да, һәрвакыт туган жир-суына мәхәббәтен йөгәнләми

Мин сагындым'

Яз күңелемне

Алып кайтты туган Димемә

Түтәл буйларында йөргән кызлар

Мәк чәчәге булып күренә Ә Дим калды берьялгызы. Тик ай йөри аның төбендә

1938 елда Казан Кремле янындагы кысан бөркү төрмә камерасында да шагыйрь Дим буен искә төшерә. Кадриягә багышланган шигырендә дә ул болай яза

Тышта яз бит, бәгърем, яз бит тышта Күз алдыма килә Дим буе Дим буенда хәзер язгы ташкын Ярларына кире кайткандыр Балалыгым үткән болыннарда Инде шомырт чәчәк аткандыр

Фатих Кәрим замана техникасына, бигрәк тә күккә очуга мөкиббән булган Кечкенә чагында Дим буенда куаклыкта бозау эзләп йөргән малайны күктә очып баручы аэроплан тәэсирләндерә

Такта капка чаклы канатлары— Бер кош очып килә ләбаса.

Килә бу кош. әй вырылдый үзе. тәпиләре тәгәрмәч сыман Бу кош үтеп китте төньякка; Гөрелдәвеннән һава калтырады. Дерелдәшеп калды яфраклар

(«Исталск». 1934)

•Дулкынланып китте ак болыт» шигырендә дә Фатих Кәримне һавага очу романтикасы канатландыра Парашют белән очкычтан сикергән кыз турында ул болай яза:

Йомшак саклык белән самолетның Канатына чыгып бастың да Сикердең син киң бушлыкка Дулкынланып китте ак болыт.

Ниндидер көч һәммәбезнең Йөрәкләрен кысты шул вакыт

Шагыйрь бу гамәлне күзалларлык сурәт ясый

Зонтик чаклы ап-ак чәчәк тотып. Син һавада кинәт туктаздың

. Күп еллар үткәч. 2009 елнын 23 февралендә шагыйрьнен тууына 100 ел. һәлак

 

булуына 64 ел тулган көннәрдә аның туган ягында могжизави вакыйга булды. Берничә ел орбитада эшләгән космос корабы, алдан билгеләнгән урыннан 200 чакрымга читкәрәк китеп, нәкъ Бишбүләк районының Ает авылы каршындагы Дим буе тугаена, халык җырларында. Фатих Кәрим шигырьләрендә тасвирланган өянке-таллар. шомырт куаклары арасына килеп төшә. Печән кибәне кадәр тимер аппарат җиргә кагылганда, аның «койрыгындагы» тормоз җайланмалары ут сибеп, «шартлап», галәм очкычының йомшак кына утыруын шагыйранә тасвирлау өчен. Фатих Кәрим каләме кирәктер. Могҗизага ышанучан аетлылар космик корабның якташ шагыйрь Фатих Кәрим туып-үскән йорт янындагы куаклыкка килеп төшүен ниндидер язмыш ишарәсе буларак кабул иттеләр.

Башкортстаннын Бишбүләк районында якташларын һәрвакыт яратып, сагынып искә алалар. 1971 елда Аетта шагыйрьнең беренче музее ачылды. Аны оештыруга Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбендә озак еллар дәвамында татар телен һәм әдәбиятын укыткан Хатирә Гыйззәтуллина күп көч салган. (Заманында мин дә Фатих Кәрим рухы хөкем сөргән шул мәктәпне тәмамлавымны зур рәхмәт һәм горурлык хисләре белән искә алам.) Шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнү, экспонатлар табу өчен, журналист Лотфи Гадилов Уфа. Казан. Мәскәү архивларында эхтәнүләр алып барган. Музейның беренче мөдире булып 20 ел эшләгән Саимә Хәйруллина Фатих Әхмәтвәли улы Кәримгә мәхәббәтне авылдашларына гына түгел, бөтен тирә- юньгә тараткан. Шагыйрьнең тууына 90 ел тулу уңаеннан. Бишбүләк районынын ул вакыттагы администрация башлыгы, сонрак Башкортстан Республикасының дәүләт органнарында зур вазифалар башкарган Илдар Гыимаев тырышлыгы белән. Фатих Кәрим музеена яна бина салынган 2007 елда шагыйрьнең скульптор Х.Хәбибрахманов иҗат иткән бронза сыны музей алдына куелган. Соңгы елларда Фатих Кәрим музеенда эшләүче Рәйсә Хафизова, шагыйрь исемендәге Ает мәктәбе укытучылары һәм укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре Башкортстан һәм Татарстан районнары. Калининград өлкәсе һәм башка төбәкләр белән элемтәне җанландырып җибәрделәр. Бишбүләк районына баручылар. Аетка килеп. Фатих Кәрим бусагасына аяк басарга тырышалар. Шагыйрьнең катлаулы язмышы, ижаты белән кызыксыну арта.

Казанда Фатих Кәрим урамында, шагыйрь яшәгән ике иортнын диварында таш такталар куелган. Болар барысы да шагыйрь язмышынын беренче гасырында эшләнгән. Хәзер инде көн тәртибенә Фатих Кәримнең истәлеген мәнгеләштерү. анын әсәрләренең кыйммәтен яна заман үлчәмнәре белән билгеләү, аларнын рухын яшь буынга җиткерү мәсьәләсе яңадан килеп басты. Гомумән, классик шигърият. Дәрдемәнд, Тукай. Такташ. Жәлил. Фатих Кәримнәрнең рухы һәм ижаты хәзерге чорда милли җәмәгатьчелеккә янадан кайтырга, халык күңелендә сакланырга тиеш. Аларнын иҗатыннан әдәбият, мәдәният, милләт язмышын хәл иткәндә таяныч булырлык рухи көч. илһам чишмәсе агып чыга.

2009 елның 9 гыйнварында күренекле шагыйрь Фатих Кәримнен тууына 100 ел тулды. Әлеге вакыйгага кешеләрнең мөнәсәбәте. Фатих Кәримгә һәм анын иҗатына күрсәтелгән игътибар һәм мәхәббәт көтелгәннән дә көчлерәк булып чыкты. Б\ көнне шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым Кәримова. Татарстан халык шагыйре Ренат Харис һәм Язучылар берлеге җитәкчесе Илфак Ибраһимов Калининград өлкәсенә, шагыйрьнең сонгы тамчы каны тамган, жәсәде күмелгән урынга киттеләр Багратионовск шәһәрендә яшәүчеләр Фатих Кәрим каберенә мәһабәт һәйкәл куйганнар, анын юбилеена багышлап. 3000 данә шигырьле истәлек рәсемнәре чыгарганнар Шул ук көннәрдә шагыйрьнең туган авылында, ул укыган Бәләбәи педкөллиятендә. Казанда, Түбән Камада. Чаллыда. Буада. Татарстанның башка район-шә- һәрләрендә Фатих Кәримгә багышланган кичәләр, әдәби очрашулар башланып китте. Юбилеи елы дәвамында барган бу кичәләрдә мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар Фатих Кәрим шигырьләрен илһамланып укыдылар, анын тормышын, каһарманлыгын искә алдылар. «Мәгърифәт» газетасында оештырылган викторина сорауларына җавап бирүчеләрнең саны, җавапларның саллылыгы бигрәк тә күзгә ташланды. Фатих Кәрим белән кызыксыну, анын шигырьләрен уку. тынлау.

 

шагыйрьмен каһарманлыгына, фидакарьлегенә, эчкерсезлегенә гажәпләнү. татар шигъриятенә тартылу, ихлас, халыкчан әсәрләргә сусау күренешләре яна заманнын сенсациясе булып күренде.

Мәктәп программаларында Фатих Кәрим ижатын өйрәнү кыскартылуга карамастан, мәктәпләрдә шагыйрьнен әсәрләре буенча әдәби-музыкаль композицияләр күрсәтәләр. Өстән күрсәтмә бирелмәгән килеш тә. Уфадагы «Нур» театры Фатих Кәрим әсәрләре һәм язмышы нигезендә «Ясмин гөле* спектакле куйды

Татарстан Милли музеенда югары сәнгатьле әдәби-музыкаль кичә оештырып, анда катнашу һәм аны күрү зыялылар арасында зур дәрәжале гамәл буларак танылды. 30 нчы елларда Фатих Кәрим җаваплы сәркатип булып эшләгән «Сөембикә* (элеккеге «Азат хатын») журналы редакциясе шагыйрьнен ижаты һәм тормыш юлы турында бик күп язмалар әзерләде Журнал 2009 елны Фатих Кәрим елы дип игълан итте.

Татарстаннын халык шагыйре Ренат Харис 40 ел дәвамында шагыйрьнен тормыш юлын һәм ижатын үз әсәрләрендә чагылдыра Шагыйрьнен 100 еллыгы унаеннан ул әзерләгән «Сонгы дәфтәр» факсимиль тупланмасы «Идел-Пресс* нәшриятында басылып чыкты Ренат Харис шагыйрьнен мәхәббәтенә багышланган «Кадрия» поэмасы, бозлы дингез суында, үлем баржасында һазак булудан котылып калуын, нахак гаепләү һәм репрессияләр золымын чагылдырган пьеса ижат итте Мондый эшләр, фәнни-ижади планнар яки социаль заказ буенча түгел, ә йөрәк кушуы, шәхси әхлакый ихтыяж тәэсирендә башкарыла Омск өлкәсендә туып- үскән Гыйрфан Бәхтияров. Фатих Кәримнен Калининград өлкәсендәге жәсәден Багратионовск шәһәренә күчереп, анда истәлек ташы, аннары һәйкәл куюны да үзенең намус эше дип саный. Чисталык, фидакарьлек, рухи бөеклек һәм халыкчан әдәбият шул рәвешчә йөрәктән-йөрәккә, күңелдән-күнелгә менә шундый рухи жылылык тарата.

Фатих Кәрим мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре алырга өлгермәсә дә. чын халык шагыйре, татар халкынын каһарман улы буларак алыштыргысыз урын биләп тора. Фатих Кәримнен илкүләм тарихи шәхес булуын анын фронтташлары яхшы анлаган. Шагыйрь һәлак булган көнне полкташлары Фатих Кәримнен шинелен, итеген һәм шигырь язылган дәфтәрләрен, тартмага салып, Казанга җибәргәннәр Мондый кешенен халык күнелендә калачагы, шәхси әйберләренең музейда торырга тиешлеге аларга 1945 елнын 19 февралендә үк аңлашылган

Фатих Кәримнен тормышын һәм ижатын өйрәнүгә, хакыйкатьне табуга, анын әсәрләрен бастыруга гомерен багышлаган галим Зәет Мәжитовнын хезмәте бәяләп бетергесез. Шагыйрьнен кызы Ләйлә Кәримова. әтисенең тормыш юлын, шигырь­ләрен һәм поэмаларын, проза әсәрләрен һәм «Шакир Шигаев» пьесасын бастырып, халыкка житкерү өчен фәнни институт кадәр эш башкара. Әгәр дә шушы ике шәхес озак еллар дәвамында шагыйрьнен мирасын барлау, саклау, аңлату белән шөгыльләнмәсә. әдәбиятыбыз һәм рухи дөньябыз шактый зур югалтуларга дучар булыр иде

Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу унаеннан һәм сугыш тәмамлануга 65 ел якынлашканда, Фатих Кәрим ижатын. тормышын гыйльми яктан өйрәнү, бәяләү буенча эшчәнлек жанланды 2009 елнын маенда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге катнашлыгында «Фатих Кә- рим—шагыйрь һәм яугир* дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды Сонгы елларда каһарман шагыйрьнен ижатына багышланган фәнни хезмәтләр, анын сайланма әсәрләре басылмаса да. Фатих Кәримнең тормышы, ижат юлы кин жәмәгатьчелекнен игътибар үзәгеннән китмәгән булып чыкты Татарстаннын халык шагыйре Ренат Харис, күренекле язучы Рафаэль Мостафин, әдәбият галимнәре Фоат Галимуллин. Тәлгат Галиуллин. Азат Әхмәдуллин. мәгърифәт белгечләре шактый тирән, актуаль чыгышлар ясады Фатих Кәримнең гыйбрәтле язмышын һәм кызыклы ижатын югары бәяләүдән гайре, биредә актуаль
проблемаларга заманча фикерләр яңгырады Шагыйрьнең ин билгеле патриотик шигырьләрен мәктәп программасына кайтару тәкъдиме дә шунда әйтелде. Чыннан да, Фатих Кәрим кебек олы шәхесләргә мөнәсәбәт, аларнын әһәмияте һәрвакыт үзгәреп, бәхәсләр уятып тора.

Әдәбият галиме Равил Рахмани. мәсәлән, шагыйрь ижатынын тирәнлеген һәм тулылыгын анлауны кыенлаштыручы догмаларга игътибар итә. Фатих Кәрим турында фикерләрнең инерция буенча яшәп килү сәбәпләрен ул болай аңлата:

1 Ватан сугышының дәһшәте тәэсиреннән һаман әле айнып җитмәү, сугыш ветераннарына булган хөрмәтне механик төстә сугышның үзенә күчерү, кыскасы, сугыштан курку, аңа табыну һәм аны идеаллаштыру.

  1. Фатих Кәрим иҗатында нәниләр, балалар, үсмерләр һәм яшьләр шигърияте казанышларын бәяләп бетермәү
  2. Шагыйрьнең төрмә чоры шигырьләренә һәм аларнын кыйммәтенә күз йому.
  3. Сугышның үзенә дә фәлсәфи бәя биреп, аның дәүләт кулындагы идеология сәяси көрәш чарасы булуына игътибар итмәү
  4. Әдипнең сугыш чоры шигырьләре философиясен идеаллаштырып аңлау.

Алдагы сәбәпләрнең уртак нәтиҗәсе буларак, симфоник оркестр кебек күп авазлы, гармонияле бу шигъриятнең гомумсоциаль яңгырашлы бер ягына артык игътибар итеп, икенче, нечкәрәк, тирәндәрәк яткан милли психология, эстетик эшләнеш үзенчәлекләрен күз уңыннан ычкындыру, димәк, шагыйрь ижатын тулаем дөрес бәяләмәү. «Менә шушы сәбәпләр,—дип белдерә Равил Рахмани —аны (Фатих Кәримне) коеп куйган фронтовик шагыйрь ясый да инде. Әйтерсең лә шагыйрь, полководец кебек, дөньяга сугышыр өчен генә килә . Ни генә булмасын, бүген шагыйрь иҗаты бездән яна. обьектив бәя көтә»

Яна бәя бирү өчен, фәнни тикшеренүләр, чорга һәм әдәби әсәрләргә, язмышларга сәяси конъюнктурадан азат булган объектив караш кирәк. Хәзерге чорда Фатих Кәримнең балалар, яшьләр өчен әсәрләрен өйрәнергә комачалаучы сәбәпләр юк. Шигырьләрен, проза һәм публицистикасын, сәяси ихтыяҗдан аерып, сәнгать кануннары аша бәяләргә дә мөмкинлек бар.

Соңгы елларда кая барсаң да Фатих Кәримнең китапларын сорыйлар Китапханәләрдәге иске җыентыклар күптән тузган, әле генә чыккан кебек «Кыр казы» (2004). «Соңгы дәфтәр» (2009) китаплары да тиз арада таралып беткән Нәкъ шул чорда шагыйрьнең 100 еллык юбилее уңаеннан «Мәгариф» нәшриятында Фатих Кәримнең ике томлык сайланма әсәрләре басылып чыгу, татар әдәбияты һәм мәгарифе өчен бик зур вакыйга булып, үлем турында уйламаган чын халык шагыйренең яңадан халкына, иленә кайтуы аның гомеренең озын булуын раслый.

 

журналист, Ф Кәрим исемендәге премия зауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.