ҖӘЯҮЛЕ СӘЙРАН

 

Дөресен әйткәндә, комиссия нәтиҗәләре белән аны бюро алдыннан таныштырганнар иде. Нәтижә буталчык, төгәлсезлеге күзгә бәрелеп тора. Белгечләр керамика тупланмасын томанлы бәяләгәннәр Ике тапкыр «Сотби» Лондон аукционын дәлил итеп китергәннәр, сонгы елларда анда төрле илләрдән китерелгән шәхси керамика җыелмалары сатулар ешайды Мисалга Әнкарадан Кемаль әфәнденең сиксән дүрт мен фунт стерлингка сатылган коллекциясен китергәннәр; генерал Чарлз Грейныкы да телгә алынган, анысының гасыр башында Мисырдан алып чыккан коллекциясен «Сотби» аукционында йөз менгә бәяләгәннәр Белгечләр тагын шунысын да онытмаганнар көнбатыш журналистлары Турганова күргәзмәләренә карата язылган рецензияләрендә экспонатларның бик кыйммәтле булуын искәрткәннәр, ә газетадагылар исә, тупланманың сатылуга куелмасын белеп, аны бик юмарт бәяләгәннәр Менә шуна журналистлар тарафыннан китерелгән бәя «Сотби» аукционында Әнкара һәм Порт-Саид коллекцияләре өчен куелган хактан күпкә югары килеп чыккан Хезмәт хакына яшәүче теләсә кайсы совет кешесен гипнохзаган шушы сан бюро башланганчы өлкә комитеты бүлмәләрен кат-кат урады һәм булачак утырышка тон бирде Имеш-мимеш, кеше сүзләре, кар йомарламын хәтерләтеп, яңа төсмерләр белән баетыла-баетыла таралгы буенча, могаен. яктылык гихтеген дә уздырадыр, күп тә үтмәде, инде белгечләр керамика җыелмасын якынча йөз илле мен дип бәяләгәннәр дигәнне онытып, өлкә прокуроры шул күләмдәге акча җыйган икән дигәне таралды, сонрак бу коточкыч сумманы анын фамилиясе белән янәшә куеп, кем ничек тели, шулай төрләндерергә кереште Тик бу адәм ышанмаслык сүзләр өлкә прокурорының язмышын хәл иткән бюродан сон таралды һәм җәелгәннән-жәелә барды

Билгеле, бюро әгъзалары полковник Иргашев комиссиясенен дә. Ташкенттан килгән тикшерүчеләрнең дә эш нәтиҗәләре турында хәбәрдар иделәр Өстәвенә, Ташкентныкылар, йорт яны бакчасындагы ачык һава музее—кайсы яклап карасан да. кычкырып торган тыйнаксызлык дип гам га салдылар.

.'(.ншчы Нашы уз/ан пның 12 нчг санында

Ләкин йортның һәр почмагын капшап чыккан комиссия прокурорның бик гади көн күрүе турында, ичмасам, ник бер сүз кыстырсын! Югыйсә, аның өендә зиннәтле дип әйтерлек бер генә әйбер дә юк иде бит.

Сөен Бикхуҗаевның башка фамилия йөрткән кече энеләреннән берсе бюро әгъзасы икән. Ул беренче булып чыгыш ясарга уйламаган, әмма җыелганнарның ике комиссия чыгарган нәтиҗәләр белән тулысынча килешеп бетмәүләрен чамалап, сүз алырга мәҗбүр булды.

—Мине дөрес аңлавыгызны телим. Янарак кына зур югалту кичергән, сәламәтлеге какшаган кешенен йөзенә бәреп дәресчекне әйтү мина да ансат түгел, тик коммунистлык бурычым мине шуна этәрә. Азларханов иптәшнең бәхетсезлеге читләтеп кенә минада килеп кагылды, хокук органнары тарафыннан тиз арада тотылып хөкем ителгән үтерүче-маньяк минем туганым—студент, безнен прокурорның булачак коллегасы гомеренә янады. Ышаныгыз, физик яктан зарар күрмәсә дә, яхшы беләм—ул гомере буена психик травма алды. Шуңа башка кешеләргә караганда, мин иптәш Азлархановнын кайгысын күпкә яхшырак аңлыйм. Бәла артыннан бәла иярә дигәндәй, менә көтмәгәндә икенчесе дә күренде, тик мин бу фаҗига булмаган очракта да. шәхси коллекция белән туган хәл иртәме-сонгы өскә калкып чыкмый калмас иде дип саныйм. Менә шунда эшнең асылына якынлашабыз. Мин комсызлык, анын нинди битлекләр астына яшеренә алуы турында әйтергә телим. Элегрәк бюрода гадел булмаган юл белән йорт, машина, дача, ковер, бәллүр җыючыларны тикшерсәк, хәзер исә байлык туплауның тагын да үткенрәк формаларын очратабыз. Мине башкалабыздан килгән хөрмәтле һәм абруйлы белгечләрнең бәясе шаккатырды— йөз илле мең! Безнең крайдан прокурор гаиләсе тарафыннан җыелган сирәк керамика астрономик сан белән исәпләнә! Әле бездә бер генә ришвәтченең дә моның кадәр суммага җиткергәне юк иде.

Коллекция нинди юллар белән туплангандыр—белмим һәм белергә дә теләмим: пычракка керәсем килми, әмма дин тарафдары булмасам да. Балан мәчетеннән мөселманнарның изге саналган әйберләренә кул сузуны хупламыйм. Бу факт Азларханов иптәшнең коммунист буларак та. урындагы кеше буларак та дәрәҗәсенә суга. Бу—зур сәяси мәсьәлә һәм мин бюро моңа карата үзенен гадел бәясен бирер дип уйлыйм.

Комсызлыкка әйләнеп кайтсак... Файда, табыш алу белән иптәш Азларханов хатынының акылга сыймаслык мин-минлеге, дан-шөһрәт сөюе бергә кушылган, һәм минем белүемчә, шушы дан тирәсендә иптәш прокурор үзе дә купшыланып йөрүне бик ошатты. Ике тапкыр хатынын чит илгә озата баруын да мин партиядәге кеше өчен тыйнаксыътык дип саныйм. Менә бүген йөз илле мең дигән санны ишеткәч, ниһаять, бу ханымның суфый булып кылануына төшендем. Һәм ышанып шуны әйтә алам: анын бөтен максаты—данга омтылу, табыш артыннан куу булган, менә шушылар аны һәлакәткә алып килгән дә инде...

Чыгыш ясаучыларны моңарчы тыныч кына тыңлап утырган прокурор кинәт урыныннан сикереп торды.

—Тузга язмаган ялалар ягуыгызны туктатыгыз, иптәш Бикхуҗаев, һәм шакшы кулларыгыз белән хатыным исеменә үрелмәгез, юкса мин...— Ул, өстәл артыннан чыгып, үз-үзенә хисап бирмичә янаулы кыяфәттә Бикхужаевка таба атлады.

Өлкә комитетында мондый хәлне беренче тапкыр күргәнгә, Әнвәр Бикхуҗаевнын абыйсы үзе дә сизмәстән чинап җибәрде. Әмирхан Даутовичны бүлмәдән култыклап алып чыктылар, һәм утырыш аңардан башка гына тәмамланды.

Бюро төштән соң башланды, ә ул кабул итү бүлмәсеннән чыкканда, эш көне күптән тәмамланган иде инде. Бушап калган коридорлар буйлап
баскычка юнәлгәндә юлында адәм заты очрамады Паласлар җәелгән баскычлардан тәшеп килгәндә, прокурорны кабат йөрәге тотты, ул баскыч басмасына утырып, авызына нитроглицерин капты Утырышның тәмамланып килгәнен чамалап, үзендә көч табып аягына басты: дусларына да, дошманнарына да мондый мескен хәлдә күренәсе килмәде. Сак кына, мәрмәр баскычнын култыксаларына ябыша-тотына. әкрен генә аска төште.

Инде язгы энгер куерган, һава сизелерлек салкынайткан, прокурор хәтта бөрешеп куйды, тик анын калтыравы тунудан булды микән? Ул ашыкмый гына бина каршындагы мәйдан аша үтеп, хезмәт транспорты тукталышына таба атлады Сон булуга карамастан, машиналар шактый. Гадәттә. Әмирхан Даутович мәйданда күренүгә, анын машинасы кузгалып, каршысына килә торган иле. тик бу юлы «Волга»сы кабынырга ашыкмады Ул эченнән генә «Шофер да коллегалары белән бер сүздә, ахрысы».—дип уйлап куйды Якынрак килгәч, күзләре белән айкап чыкса да. ул үзенен машинасын тапмады, башка машина тәрәзәләреннән үзен күзәтүләрен тоеп, каушап калды Борылып китәм дигәндә, ин кырыйда торган «Волга»дан өлкән яшьтәге шофер төште дә анын янына якынлашты Ул моннан берничә еллар элек үзен йөрткән Усман аганы танып алды Усман ага анын белән исәнләште дә ымлап үзенен машинасына чакырды һәм. унаисызлануын яшермичә:

— Батып барган корабтан качкан күсе шикелле юкка чыкты. Сезнен авыр хәлдә калуыгыз, бүтән өлкә прокуроры булмасыгызны кайдандыр иснәнгән ахры, бюрога кереп китүегез|ә артыгыздан ук шылды Хәзерге яшьләр исәпле, ә институтка кергәндә сезнен имзагыз куелган характеристика кирәк булды үзенә, читтән торып укый, имеш —Усман ага ачуыннан төкереп куйды

Прокурор карт шоферга рәхмәт әйтеп, ярдәменнән баш тартты һәм җәяүләп кайтырга булды—тәпиләү анарга файдага <ына иде

Апрельнен соңгы шимбәсе. Зур шәһәрнен иркен урамнарында тормыш кайный: кемнәрдер кинога, паркка бара, кайсыларыдыр саф һава тансыклаган. Каршыга килүчеләрнең күлчеле аны белә, баш иеп исәнләшеп үтәләр һәм борылып артыннан карап калалар: Лариса Павловнанын үлеменнән сон шәһәрдә анын тарихын ишетмәгән берәрсе калды микән ? Бары тик бюроның бү1ен чыгарачак карары турында гына белмиләр, ә үте нинди нәтиҗәгә киләчәкләренә утырыш алдыннан ук төшенгән иде инде Республика прокурорының төнге шылтыратуыннан сон. ул үзен салып таптыйсыларын чамалады, шуна күрә артыгына өметләнмәде Андый гаепләүләрдән сон кемне генә шундый җаваплы урында калдырырлар иде микән?

Бюрода үзен тыеп кала алмавына үкенмәде, чөнки Бикхуҗаевны башкача туктатып булмаячагын аңлады. Күрәсең, ул мона алдан әзерләнеп килгән һәм прокурорны чыгырыннан чыгару өчен зәһәрен анын ин авырткан җиренә—яраткан хатынының истәлеген пычратуга юнәлткән иде Озакка, бәлки бөтенләйгәдер югалткан хезмәт урынына да әллә ни исе китмәле, гик көрәштә бернинди каршылыксыз оттыру җанына тиде Авызын ачып сүз әйтергә дә ирек бирмәделәр, малай-шалай кебек күреп, аяк аегына салып таптадылар. Шушы уе юлда да. өендә дә һич уеннан китмәде.

•Әгәр Бнкхужаевлар «прокурор буларак абруен төшердек, хезмәт урыныннан колак кактырдык, хәзер ул безнең өчен бар ни. юк ни» дип уйлыйлар икән—бик нык ялгышалар,—дип фикер йөртте ул —Бәлки мина дәрәҗәмне югалткан хәлдә намусымны аклавы җинелгәрәк туры килер Һәм
аларның бу эшкә нокта куярга маташулары барып чыкмас».

Ут алынмаган буш, ятим өендә байтак кына ишекле-түрле йөргәннән сон, ул бакчасына чыкты. Бер-берсе белән узышып үскән агачларны караңгылык үз канаты астына алган. Прокурор, ялгызлыгын искәртеп торган өенә керәсе килмичә, бик озак ачык верандада басып торды; анын башында бары тик бер уй бөтерелде: бирелде. Көрәшсез-нисез бирелде.

Кинәт күз алдына паспортта Садыйков фамилиясен йөрткән Бикхуҗаевнын бюродан өенә кайтуын, анда Сөен Бикхужаевтан башлап күпсанлы туганнарының аны зарыгып көтеп алуларын, карарны ишеткәч, өстәл тирәли утырышып, үзләренең өстен чыгуларыннан хозурланып бәйрәм итүләре килде; соң, үтерүчене яклап калу һәм өстәвенә прокурорның көлен күккә очыру уен-муен эш түгел бит. Бу аларның кланынын җиңелмәс көчен күрсәтә түгелме?

Үз-үзләреннән канәгать Бикхуҗаевларнын тантана итүләре шулкадәр ачык күренде ки, прокурор түзмәде, алдан ук башланган бәйрәмнәренә корт булып төшәргә уйлады.

Ул кабинетына керде дә телефон трубкасын күтәрде. Өй телефоннарына шылтыратса, башкалар алыр дип, юри өлкә комитетына тоташтырылганын җыйды. Ул уйлаганча килеп чыкты, чыбыкның теге очында Садыйковнын үз-үзеннән канәгать тавышы ишетелде. Ашыга-ашыга чәйнәвеннән, прокурор анын өстәл яныннан кузгалып килүен, һәм, түземсезләнеп, үзенен бюрода компромиссыз чыгышы уңаеннан тәбрикләүләр көтүен аңлады.

—Бу—Азларханов,—дигән тавышны ишетүгә, әле генә үзен күкнен җиденче катында тойган Садыйковнын шатлыгы бер мизгелдә юкка чыгып, очкылык тота башлады.

—Иптәш Бикхуҗаев,—ул Садыйковка нык итеп үз фамилиясе белән дәште, тегесе исә каршы килеп маташмады.—Мина калса, сез бәйрәмне иртәрәк башлагансыз. Бүген мин эш урынымны югалтканмын икән, ул әле суд карары белән килештем дигән сүз түгел. Мин хатынымны кем үтергәнен бик яхшы беләм һәм моны расларга ярдәм итәр кешеләрем дә бар. Әгәр мин монда, республикада дөреслекне таба алмасам, илебезнең Генераль прокурорына кадәр барып җитәчәкмен. Һәм колагыгызга киртләгез: яраланган ерткыч сәламәтеннән куркынычрак. Мине ансат кына тезләндерә алмассыз, сонгы сулышыма кадәр көрәшәчәкмен —Прокурор чыбыкның теге очындагы кешенең зур игътибар белән тыңлавын сизенде, һәм. мөгаен, йорт хуҗасының йөзе кинәт үзгәреп китүен күреп, барысы да аның янына җыелгандыр.

Күрәсең, ул дөрес фаразлады, Садыйков кинәт үзгәреп киткән тавышы белән:

—Ике генә минут сабыр итегез, трубкагызны куймагыз,—диде..— Микрофонны кулы белән каплап, үзен сырып алган туганнары белән киңәшләшеп алды ахры.

Берничә минуттан тәкъдиме әзер иде:

—Ике сәгатьтән мин сездә булам, безгә, һичшиксез, күзгә-күз очрашып сөйләшергә кирәк.

Прокурор сәгатенә күз төшерде: сәгать ун, димәк, үтерүченең туганы Әкрам Садыйков нәкъ төн уртасында Лахутидагы йортка килеп туктаячак.

Хуҗа кеше кухняга кереп, плитәгә чәйнек утыртты, бу ыгы-зыгылы шимбә көнендә бер касә чәй эчмәгәне исенә төште.

«Ярты ел җитмәгән, тагын ике сәгать кирәк булган аларга»,—дип уйлады ачулы прокурор. Нәрсә-нәрсә, әмма өстәл артындагыларнын аппетитлары кимүенә ул шикләнмәде.

«Бу ике сәгать аларга ник кирәк булды икән’»—дип, төрлечә уйлап караса да, анык кына бер фикергә килә алмады. Шулай да бар адымнарын үлчәп, тикшереп атларга күнеккән бу кланга ике сәгать чынлап та кирәгенә ышана иде.

«Әкрам Садыйков үзе генә килер микән, әллә энесен дә ияртерме.ә бәлки ырунын бар ирләре җыелып килер9*—прокурор фикерләвен дәвам итте. Боларнын нәрсә эшләячәген алдан әйтеп булмый, шуңа баш ватып торунын кирәге юк. Үзе генәме, әллә барысы бергәме, прокурор барысына да әзер, сабырлыгы тулып ташыды Билгеле, бердәнбер шаһит капитан Чураев хәзерге минутта анын янында булса бик шәп булыр иде Менә кемнен ярдәменә ышана ул! Анын уйларын укыйлармыни, нәкъ шушы вакытта Садыйковлар өендә дә сүз капитан Чураев турында бара, бар нәрсәгә кулы җиткән Сөен Бикхужаевнын улын кулга алырга курыкмаган бу киребеткән кеше Азлархановнын бердәнбер терәге булуын барысы да анлыйлар иде

Бернинди файдасызга ике сәгать үтеп тә китте .

7

Шәһәр курантлары төн уртасы җитүен хәбәр иткәндә, йокыга талган Лахути буйлап уты сүндерелгән кара «Волга» тавыш-тынсыз гына шуышып килде дә прокурор капка төбендә туктады Машина ишеге ачылып ябылды һәм тонык кына ут шәүләсе төшкән бакча юлынан берәү өйгә таба атлады Үзе генә...

Капкадан верандага кадәр җәелгән бетон плитәләрдә ышанычлы адымнар тавышы ишетелде. Прокурор жинел генә атлап килгән бу кешенен Әкрам Садыйков булмавын чамалады. Сөен Бикхужаев та түгел, алар икесе дә гәүдәгә тазалар, центнердан артыкка тарталар, йөргәндә сулышларын гыжлатып алалар

Өй хуҗасы төнге сәфәр белән килүченен каршына атлады Көчле итеп яктыртылган алгы бүлмәдә утыз биш-утыз җиде яшьләрендәге купшы киемле яшь ир-ат басып тора, ун кулында кодлы өр-яна күн «дипломат* Әгәр прокурор төнге кунакны кичен урамда бәйрәмчә киенгән халык арасында очраткан булса, аны Мәскәүнеке дип уйлаган булыр иле

—Хәерле кич,—диде таныш булмаган кеше һәм кискен хәрәкәт белән үзенең тыңлаусыз чәчләрен артка таба сыпырды, шул чакта анын нык беләзегендә Швейцариядә эшләнгән кыйммәтле, сирәк очрый торган әллә «Картье», әллә «Роллекс»дигән алтын сәгать җемелдәп алды

Хуҗа кеше сүзсез генә ойгә керергә ишарәләде Ят кеше өйгә таба атлады да,туктап, ишектән башта хужаны үткәрде «Сак кеше*.—дип бәя бирде Әмирхан Даутович.

Кабинетка үтүгә, чакыруны да котеп тормыйча, ишеккә якын кәнәфигә урнашты, прокурор исә язу өстәле артына барып утырды

Люстра төнге кунак утырган кресло өстенә туры килгәнгә, прокурор аны бик ачык күрде Кунак моны чамалап алса да. кәнәфине күчереп тормады Тыштан ул тыныч, тотнаклы, сабыр күренсә дә. Ахзарханов анын көтелмәгән һәрнәрсәгә әзер булуын тоймый калмады

— Мине Әкрам Садыйков дипме, яисә Сөен Бикхужаев дип саныйсызмы— барыбер, үзегезгә ничек уңайлы, шулай кабул итегез, мин Гаилә исеменнән килдем,—дип башлады ул сүзен, аннары креслога җайлабрак утырды да тартырга рохсәт сорады — Безнең сөйләшү, иптәш прокурор, шактый озынга сузылыр,—дип өстәде һәм шунда ук тәмәкесен сүндерде дә көтмәгәндә — Зинһар, минем кызыксынуымны кичерегез, тик әңгәмәне башлаганчы сынар күз белән булса да коллекциягезне карыймчы. анын турында бик күп ишеттем,—дип үтенде —Кабат өлкә прокурорында кунак булу, гомумән
Урта Азиягә килеп чыгу мөмкинлеге булырмы, юкмы? Дөресен әйтим, мин Көнчыгышны яратмыйм, монда кешеләр бик астыртын, аларнын кайбер эш-гамәлләрен бөтенләй аңлап булмый.—Кунак урыныннан торды...

Прокурор аның үтенечен болай бәяләде: димәк, кунак икенче бүлмәдән куркыныч янамавына ышанырга тели. Ул. берни сизмәгәндәй кыланып, аны залга чакырды һәм бүгенге очрашудан бу теле телгә йокмас кешедән күпне сыга алуына өмет итте.

Керамика белән кызыксынуы шул кадәрле генә булды күрәсен. бүлмәләрдә ул ике-өч минуттан артык тоткарланмады. Кабинетка әйләнеп кергәндә, тынычланган иде инде.

—Шушы чүлмәкләрне йөз илле мен дип бәяләделәрме?—диде ул. күңеле кайтып.—Ярый әле шул суммада тукталганнар, анын өчен соңгы елларда Лондон аукционында берничә танылган керамика коллекциясе Әнкара белән Порт-Сәетнеке белән чагыштырганда шактый кыйммәткә сатылган. Беләсезме, менә шушы коллекцияләрне хатыныгызның тупланмалары белән, аеруча соңгысы—Цюрихта күрсәтелгәне белән чагыштыралар һәм кайбер сәнгать белгечләре сезнекенә өстенлек бирәләр. Сүз дә юк. Мәскәүдәге кешеләр тырышканнар, тау кадәрле газеталарны актарып чыкканнар, чит ил газета-журналларында басылган мәкаләләрнең күчермәләрен алганнар. Аннары. Лондон аукционнары бәяләре буенча эш итәргә дигән идеяне дә алар бирде бит. Япон машиналары ярдәмендә коллекция йә аерым экспонатның якынча шактый түгәрәк бәяләре күрсәтелгән барлык мәкаләләрнең югары сыйфатлы күчермәләре алынган һәм шунда, янәшәсендә үк, русча тәржемәсе дә бирелгән. Бу документлар шактый җыелды һәм алар сезнен өстән язылган шикаятьләрнең һәрберсенә беркетеп барылды. Бичара белгечләр нишләсеннәр инде, без күрсәткән юл буенча китми чаралары булмады, югыйсә, аларны сезне яклауда, объектив булмауда гаепләрләр иде. Тагын шунысын әйтә алам: безнен берәр музей чүлмәкләрегезне алырга уйласа, меннән артыкка риза булмас иде. Нәрсә ул мен. аннан нинди яңгыраш—җәмәгатьчелек фикере өчен ул нуль, шуңа мен безне канәгатьләндермәде. Ә йөз илле мең—менә бу ришвәт ичмасам, анын өчен теләсә кемне карага манарга була...

Прокурор анын бер сүзен читкә очырмый игътибар белән тыңлады, тегесе үзен шушы пычрак эшне башлап йөрүчеләрнең берсе итеп танытырга теләде.

Тукта. Азлархановнын бу адәмне кайдадыр очратканы бар бит. әйе-әйе, нык ихтыярлы тупасрак чырай, салкынлыгы бәрелеп торган кысынкы күзләр, сизелер-сизелмәс ак юллар сузылган чәч. текә маңгай—болар бар да таныш, тик кайда күрде сон ул аны: аеруча куркыныч җинаятьчеләр тупланган картотекадамы, әллә өлкәдәге колонияләрнең берсендә шәхси эшләр караганда берәр документтагы фотодамы? Һәм аның тәкәбберлеген киметә төшү өченме, әллә инде уйлаганын тикшерү максатыннанмы, соравын турыдан ярып бирде:

—Прокуратурадагы сейфны сез ачтыгызмы?

Әмма чакырылмаган кунак өчен бу сорау көтелмәгән булмады, ахры, ул кимсетелгән кыяфәт чыгарды:

—Юк. бу минем өлкә түгел, шеф. Югарырак алдырыгыз, мин ачкычлар белән түгел, баш белән эшлим —Ул тагын тыңлаусыз чәчләрен артка таба сыпырып куйды.—Сейфыгызга килгәндә, аны җәза срогын монда тутыручы ачып бирде. Тик ул сезнең эш турында берни белми. Анарга кабинет хуҗасы ачкычын югалткан, булышырга кирәк, дип әйтелде. Ә безне сейфтагы һәр район буенча алып барган амбар кенәгәләре кызыксындырды. Шулардан алынган мәгълүматлар бәрабәренә җаваплы кешеләр безгә сезне батыруда ярдәм иттеләр. Күрәсез, план барып чыкты. Районда суд шоп-шома гына
үтеп китте, Балан мәчете урнашкан Сардоба районындагылар да нык булыштылар. Ә инде альбомны бозган өчен гафу сорыйм, безнен башка чарабыз булмады. Сезнен ул куышыгызда төсле күчермә алырлык машина табылмады. Дини идарәне исә бары тик фотографиянең төп нөсхәсе белән генә ышандырып була.

—Сез ни өчен боларнын барысын да мина сөйлисез-’ Үзегезгә үзегез чокыр казыйсыз түгелме? Оешкан җинаятьчелек бездә каты җәзага тартыла, беләсездер.

Таныш түгел адәм мыскыллы көлде генә

—Курыкмыим. иптәш прокурор, курыкмыим. Мин бит шунын өчен акча алам. «Оешкан җинаятьчелек*, имеш Бу сүзне ычкындырырга, ай- һай, ничек куркасыз. Хәтта халыкка җинаятьчеләр турында авыз ачарга да кыймыйсыз, үзегезне төрле уйдырмалар белән юатасыз: бездә юк. булырга мөмкин түгел, янәсе. Инде мина бәлага дучар булган прокурорның үзе белән очрашырга язган икән, шунысын да әйтим: җинаятьчелек бездә гадәттә оешкан була, ул шундый шәп оештырыла, сез аны күз алдыгызга да китерә алмыйсыз, югыйсә, яхшырак көрәшер идегез. Сез менә акыллы кеше, үзегезгә каршы аякланган төркемнән бер дә курыкмыйсызмыни-’ Оештыручылары кемнәр бит: Сөен Бикхуҗаев—Хезмәт Батыры. Югары Совет депутаты, колхоз рәисе. Әкрам Садыиков—өлкә комитеты бюросы члены, бик зур урындагы кеше, шулай ук депутат; өлкә милициясе башлыгы Иргашев, прокурор Исмәгыилев һәм менә мин—профессиональ җинаятьче.

Сез намусын сатучылардан түгел, кем-кем. әмма без моны яхшы беләбез. Сезнен хөрмәткә лаеклы кеше икәнегезне, мөгаен, югары урындагылар да беләдер, ә шулай да ин кирәк чакта сезне ялгыз калдырдылар Республика прокуроры да яклап сүз әйтмәде, хәтта бюрога да килмәде бит. Дөресен әйткәндә, планнар корганда, шундый шикле анонимкалар һәм демагогик чыгышлар белән генә өлкә комитеты прокурорын салып таптап булырына ышанмаган идем. Садыйков дөрес булган, ул. билгеле, сезнен мохитне яхшырак белә, ә безнен җинаятьчеләр дөньясында кешегә ансат кына яла ягу барып чыкмас иде. Сәер, сезнен монда әхлак турындагы төшенчәләр тәмам үзгәреп беткән.

—Әхлагыбызның нинди икәнен ачыклауны үзебезгә калдырыгыз, сездән башка да ерып чыгарбыз. Барысы да сез уйлаганча начар димәс идем, яшь кеше. Ә сезнең берлек озакка бармас, безнен арада Иргашев. Ьикхуҗаенлар кебекләр күп түгел, югыйсә, сез хәзер срок тутырмас идегез,—дип бүлдерде ул фәлсәфәгә бирелгән кунакны һәм. йөзе үзгәргәнне күреп, сонгы җөмләсенең ана нык тәэсир иткәнен анлады. Димәк, дөрес чамалаган булган..

—Азмы, күпме, ә шулай да тормышыгызны боздылар, карьерагызны җимерделәр. Җырыгыз җырланган, прокурор, сез оттырдыгыз Менә нәрсә, әйдәгез сүз көрәштермик, чөнки без—капма-каршы фикер кешеләре, ярты сәгатьләп сөйләшәбез инде, ә эшкә керешкәнебез юк

Прокурор исә кәнәфигә җайлы урнашкан адәмгә карап, республика прокуратурасында уза торган ябык киңәшмәләрне күнеленнән кичерде. Бу киңәшмәләрдә коллегалары үз крайларында һәм илдә оешкан җинаятьчелек белән хокук саклау органнарынын бергә кушылуы турында ничә мәртәбәләр сүз кузгатып карадылар, тик аларны шунда ук туктаттылар иә китерелгән мисалларны уен-көлкегә алдылар. Каршында үзен бик иркен тоткан төнге сәфәр ясаучыны да Ростов йә Г ротныйдан. Мәскәү иә Тбилисидан килгән «кунак* дип кистереп әйтә алмас иде. Ул әлеге хәлләр тәмамланганчы полковник Иргашев тарафыннан үзләренен өлкәсендә урнашкан
төрмәләрнең берсеннән вакытлыча чыгарылганга охшаган..

Шушы чакырылмаган кунакны тоткарлый алса иде ул! Тик прокурор монын буш хыял гына икәнен белә, әлбәттә. Беренчедән, аны. мөгаен, саклыйлардыр, иярчене ин кирәк мизгелдә янында булу өчен җәйге веранда күләгәсенә ышыкланып торырга мөмкин; икенчедән, җинаятьче, әлбәттә, коралланган. Әмирхан Даутович алгы бүлмәдә үк анын юка модалы кәчтүме астында сизелер-сизелмәс төртеп торган пистолетын чамалап алды. Ә ин мөһиме—ике инфаркт кичереп яна тернәкләнеп килгән кеше типсә тимер өзәрлек, өстәвенә кансыз җинаятьчегә каршы тора аламыни? Пулядан йә булмаса каратэ, кунфу алымнарыннан—һичшиксез, ул аларны яхшы белә, нәкъ менә башкалардан үзен өстен сизү аны җинаять юлына этәргәндер—дөнья белән хушлашу ахмаклык булыр иде. Ин аянычы: бу фаҗига була калса, белмим, кайчан да бер ачылыр идеме; иртәнгә җинаятьче төрмәгә әйләнеп кайта һәм вәссәлам—кайсы акыллы башы үтерүчене төрмә рәшәткәсе артыннан эзләп йөрсен?

Кунак озынча пачкадан яна сигарет чыгарып, кыйммәтле чакмадан ут элдерде.

—Башымны ташка орыйм, сезнен янга килүемнен сәбәбен барыбер белә алмыйсыз...

Телен ачарга мөмкинлек биреп, прокурор аны бүлдермәде.

—Кыска гына әйткәндә болай: сезгә менә шушы француз «дипломат»ын тапшырам, сүз унаенда, хәзерге вакытта бу әйбер бик модалы санала. Тик үземә тапшырылган тыйнак кына йөкләмәне ачып салганчы Бикхуҗаевларнын зур гаиләсе, хатыныгыз вафат булу сәбәпле, зур кайгыгызны уртаклашуын хәбәр итәргә тиешмен.

Йорт хуҗасының гаҗәпләнгән йөзен күреп, кунак тагын бер кат кабатлады:

—Әйе, әйе, ихлас күңелләреннән. Сез бит хатыныгызны махсус үтерделәр дип санамыйсыз, шулаймы?.. Бу фаҗигале дип санала торган очрак. Сезнен өчен дә, алар өчен дә... Язмыштан узмышлар юк. Сезнең зур югалтуыгызны да, Сөен Бикхужаев хәлен дә аңлыйм. Ул менә нәрсә ди: улын хөкем итсәләр дә, итмәсәләр дә прокурорның хатынын кире кайтарып булмый, шулай булгач тагын бер язмышны харап итү кирәк микән? Әхлаксызлык билгеле, тик монын житди сәбәпләре бар. Бу якларда Сөен Бикхужаев билгеле бер хакимлеккә ия, күпләр югары урыннарга күтәрелүләре белән анарга бурычлы. Ахыр чиктә Гаилә үзенең гаебен кире какмый бит. киресенчә, җаваплылык алырга әзер, әйтик, матди яктан. Шәхсән сезгә карата алар тискәре мөнәсәбәттә түгел, әгәр эшне янадан карауны кузгатмаган булсагыз, әле дә үз урыныгызда утырыр идегез. Шулай итеп, урындыгыгыздан үз аркагызда колак кактыгыз булып чыга; нишлисен, уеннын шарты шундый кискен: йә сез аларны. йә без сезне. Башкача булмый. Әгәр сез үз дигәнегезгә ирешкән булсагыз, полковник Иргашев белән прокурор Исмәгыйлевка жәзанын катысы эләккән булыр иде. уен бик тирәнгә китте, артка юл юк Аннары, эчкерсезлегем өчен кичерегез, ике инфаркттан сон аякка басарсыз дип, берәүнен дә башына килмәде. Тагын бер тапкыр кабатлыйм, беркем дә сезне хезмәт урыныгыздан мәхрүм итәргә теләмәде, менә бу—шуның дәлиле. Таныш булмаган кеше идәндә торган куе кызыл «дипломат»ны алып тезенә куйды да тиз генә шифр җыйды. Жинелчә генә чертләгән аваз чыгарып, капкачы үзлегеннән күтәрелә башлады һәм кунак ачык «дипломат»ны хуҗага таба борды.

— Монда төп-төгәл йөз мен. бу сезгә безнең аркада югалткан эш урыныгыз, хезмәт машинагыз, бушлай юлламалар, буфет һ.б. өчен түләү. Хезмәт хакында булачак үзгәрешләр дә, искиткеч бакчалы йортыгызны
югалту да— могаен. аны сездән алырлар—исәпкә алынды, күрдегезме инде үзсүзлелегегез нәрсәгә китереп җиткерде

Ул «дипломат»нын капкачын «шап»итеп япты да идәнгә куйды һәм аягы белән жинелчә генә прокурорга таба этәрде

Прокурор сүзсез генә ботинкасынын очы белән «дипломат»ны кире төртеп жибәрде.

Йөз менгә риза түгелме? Азсынасы змы? Анлыйм. андый урынны югалтсам мин лимон таләп итәр идем

Прокурор лимоннын жаргонда миллион аңлатканын белә һәм үз якларында яшерен миллионерлар барлыгыннан хәбәрдар иде.

  • Миндә ачылык дәрәжәсе югары, шуна лимон ашарга ярамый, зиннәтле «дипломатчыгыз белән йөз менегез дә кирәкми. Сезнен кебек, үземнен хезмәт урынымны беркайчан да акчалата бәяләгәнем булмады, юкка прокурор урынын югалтканга күз яшьләрен агыза дип уйлыйсыз. Хәер, дөресен әйтим, күп нәрсәгә күзем ачылган вакытта китүем кызганыч, хәзер мин башкачарак эш йөртер идем Шәхси фаҗигам аркасында дөньяга күзем ачылды. Ахыр чиктә төркемләшләрегез белән шуны акларга тырышыгыз: тормыштагы югалтуларның барысын да акчага әйләндереп булмый

Таныш булмаган кеше ерткычларча елмайды да кулларын чәбәкләде

—Афәрин, прокурор, афәрин'

  • Шамакайланмагыз!дип кырт кисте прокурор

—Ә мин кыланмыйм. Ни өчен үземне алкышламаска—мин яна гына бәхәстә егерме мең оттым Аңлатыйммы'.’ «Дипломат» идеясе миннән чыкмады, аларга башта ук әйттем: акча алмаячак, кешесе ул түгел, дидем Аның белән, ягъни сезнен белән була инде, башкачарак сөйләшергә кирәк, дидем, ачыктан-ачык әйтүем өчен кичерегез. Ә тегеләр көләләр, кем инде йөз меннән баш тартсын диләр Менә шунда мин алар белән бәхәсләштем Сезнен намуслы булуыгыз аркасынды егерме мен эшләдем.

Прокурор. Бикхужасвлар илчесен бүлдереп

—Икмәкне авырдан табасыз,—диде — Мин кисәтеп куям әгәр юлларыбыз кисешсә, ә аларнын иргәме-сонгы кисешүенә иманым камил, сезне кешеләр арасында яшәтмәс өчен бар көчемне куячакмын, чөнки сез—куркыныч кеше, шунын кадәрле куркыныч, сезнен кебекләргә бездә хәтта маддә дә юк.

Тонгс кунак галстугын төзәтеп куйды да. елмая төшеп, җавап кайтарды:

—Сезнең рәхим-шәфкатегезгә беркайчан ла өмет багланым булмады һәм анлыйм без дошманнар, сезненчә әйткәндә, дошманнар лагереның капма- каршы ягында торабыз. Әмма сәер тоелса да әйтимүз-үзегезгә ышанычыгыз ошый мина Беләсезме, хәзерге вакытта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә Дөресен әйткәндә, чын дошманнар да калмады, могаен. сез лә мин 1енәлер, иптәш прокурор, дөресрәге элеккеге, шуна күрә, әйдәгез, бер­беребезгә хөрмәтле булыйк. Әңгәмәбез ахырында мина «Хатынымны үтерү эшен башка кузгатмам».дигән вәгъдә бирсәгез иде

  • Монысы да сезнен идеяме'’дип сорады прокурор, чәнчеп

—Әйе, минеке, үз сүзен сүз итүчеләрнекенә—аларны «радикаллар» дип атыйк—караганда акылга сыешлырак.

—«Радикаллар»ыгызнын планнары ниндирәк инде?

—Ә менә монысын мин сезгә әйтә алмыйм, чит кешеләр сере Тик шуны белегез, планнары коточкыч, хәтта үземә дә куркыныч булып китә Башыгызны эшләтегез, прокурор, минем шартларны кабул итегез. Тартышта өстен чыга алмыйсыз—көчләрегез тигез түгел рули яктан да. матди яктан да. Вакыт Бикхуҗаенпар ягында Өстәвенә һәр ясачаяк адымыгы > бе ггә билгеле, әнә. ярты ел элек уйланганнар бар да юу    ы  111 _Ц ү     алегә
кадәр бер мәртәбәдә ялгышканыбыз булмады. Без кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Кенәгәләрегезнен дә ярдәме искиткеч, хәзерге вакыгга бик күп хөрмәтле кешеләр өчен сезне урыныгыздан алып ташлау кулай.

Аннары, нәрсәгә иреш мәкче буласыз? Сезнен бердәнбер мөмкинлегегез, дөресрәге, ярдәменә өметләнерлек һәм шаһит буларак таянырлык бердәнбер кешегез бар. Менә монысында аз гына борынга чиерттегез, Ташкентка күчереп өлгердегез, кызганыч, ә полковник Иргашевнын Чураевка карата планы шәп иде—тормышка гына ашыра алмады. Югыйсә, бу мөмкинлектән дә колак кага идегез. Яшереп тормыйм, без тау кадәрле эшне майтарып ташласак ташладык, әмма үтерүчеләрне шулай тиз тотарга Чураевка кем ярдәм иткәнен барыбер ачыкладык. Судтан сон капитаннын кем белән очрашуын да тәгаенләдек. Аларга өметләнмәсәгез дә була, үз вакытында фаш ителми калган кайбер гөнаһларын исләренә төшереп, аларны азрак куркытып алу җитте—авызлары томаланды. Тик менә Чураев белән генә кыенрак, аны куркытып та, сатып алып та булмый. Сезгә дә билгеледер, мөгаен, бервакыт ул качып йөргән берәүне эләктергән, ә тегенен янында акчасы менә бу «дипломат»тагыдан да күбрәк булган. Тоткын шул акчалар бәрабәренә үзен җибәрүен үтенгән, тик Чураев кире каккан.

Прокурор, әлбәттә, бу вакыйганы хәтерли, Чураев намусында өч үлем теркәлгән аеруча куркыныч рецидивистны тоткарлаган иде.

— Менә шулай . Чураев Шымчы эше—куркыныч, анын белән көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин, сез моны яхшы беләсез, прокурор, шулай бит? Милиция бигрәк тә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге кешеләрен күбрәк югалта. Анын машинасындагы рациянен радиочакыруы белән эш ешлыгы безгә мәгълүм. Әйтик, капитан кич сон гына өенә кайтып барганда бер йорт яныннан үтеп бара, ди. Ә анда фотографияләре капитанның түш кесәсендә йөргәннәр җыела, ди. Кыю һәм намуслы кеше буларак, ул алар белән очрашасы килү коткысын җиңә алмый. Күптән эзләүдә саналган кешеләрне эләктерәсе килеп, саклык чараларын да оныта.

—Бәхет кемгә елмая, шул исән кала дисенме?

—Юк,—дип, кунак башын чайкады.—Капитан исән калмаячак, чөнки тегеләрнең очрашу вакытында сакта торучысы, ыгы-зыгыдан файдаланып, аны атып үтерәчәк. Атышу кара-каршы барачак, шулай итеп, ул хәрби постында намус белән һәлак булачак һәм анын үлеме берәүдә дә шик тудырмаячак. Ничек, прокурор, эзлекле фикер йөртәмме? Әле бу планнын берничә варианты да бар Чураев кебек башсыз кешене берәр карангы почмакта йә подъездда пуля яки пычак белән каршы алырга да була, һәм сонгысы. Сез: Азат Ходайкулов бар бит әле, намусы уяныр да дөресен сөйләп бирер, дип әйтерсез. Сөйләмәячәк. Ни өченме? Чөнки судның мәрхәмәтлелегенә өмете кечкенә, прокурорга кирәк булган дөреслек аны дулкынландырмый, аны бары тик бер нәрсә: иреккә чыккач тормышы ничек дәвам итәр—шул борчый. Үзенеке дә, авыру әнисенеке дә Бикхужаевларга бәйле.

Аннан соң ул капитан Чураев түгел бит, анардан гаиләгә курку-шом янамый. Тулы гарантия өчен бөтенләйгә дәшмәве кирәк була икән— ышаныгыз, дәшмәячәк. Ул күп катлы йорт төзелешендә өченче сменада эшли, йоклар-йокламас йөргән бер мәлендә—карыйсын—бичара монтаж чокырына очып төшкән була.

Сөйләшү бирелгән вакытыннан чыктымы, кунак нервланып, әледән-әле сәгатенә карый башлады.

—Хәзер, ышанам, сезнең вәгъдә дигән сүзегезнең ни бәрабәренә торуы башыгызга барып җиткәндер, ниһаять.

Прокурор башын игән хәлдә утыруын дәвам итте. Ул кланның хәйләкәр планына берсүзсез ышанды, алар аның дәшмәвен ике гомергә

 

Я@ЯП-IK I-1ЙРЛ11

алыштырмакчы булалар. Ә үзләренекен итү өчен аларнын теләсә нәрсәгә әзер булуларына Азлархановнын шиге юк

Чураевнын гаиләсен, анын ике кечкенә баласын күз алдына китерде Эркиннен үзе турында да уйланды ышанычлы, турылыклы иптәш Юк. ул алдына нинди генә максаг куйса да. үз куллары белән аны һәм яна гына унсигезен гутырган Азат Ходайкуловны үлемгә дучар итә алмас иде. юк

Прокурор уе белән әле анда, әле монда ябышты, әмма ул билгесезлектә. аны селкенә алмаслык итеп китереп кысканнар иде

«Бу адәм актыгына вәгъдә бирү—тегеләр алдында тезләнү, аларнын дөреслеген тану .»—кунакнын ашыгу-кабалануын сизмичә, прокурор ачынып фикер йөртте

Шунда кинәт Бикхужаевлар илчесе, анын уйларын укыгандай

— Мин сезне ирексезләп, бераз тотнаксызлык күрсәттем, ахры, кичерегез Әйдәгез, болай итик Мин ялгызыгызны гына калдырам, безнен тәкъдим белән үзегезнен мөмкинлекләрегезне әйбәтләп тагын бер кат үлчәгез Әгәр шартка күнәсез икән, нәкъ ярты сәгатьтән зал угын кабызырсыз Юк икән инде. Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын, алга таба эш «радикаллар» кулына күчә.

—Ә сез үзегезне «либерал» дип саныйсызмы9

—Әйе. Бәхетегез, сезгә үзләре белән сөйләшергә туры килмәде.—дип. тиз генә «дипломат»ны эләктерде дә кабинеттан чыгып юк булды

Төнге кунак жәйге верандадан капкага сузылган бетон сукмактан атлаганда, анар тагын ике кешенен аяк тавышы өстәлгәнен хужа ачык ишетте.

Прокурор, башын иеп. шактый озак утырды Кинәт анык бер уйга килеп, телефонга ташланды Берсснен трубкасын күтәрде, икенчесен—телефоннар эшләми иде

Бу төндә беренче мәртәбә аны курку биләп алды Сон аларнын кыскарак һәм ышанычлырак башка вариантлары да булырга мөмкин, ләбаса

Төнге кунак белән ике арадагы сөйләшүне хәтер иләге аша тагын бер кат үткәрде, вакыт-вакыт аңа әле булган хәлләр детективтан, чит илнекеннән өземтәләр кебек тоела, әгәр берәрсенә сөйләсән—чынга алмаслар иде. билләһи Тик бар да чынбарлык—шунысы өркетә Шушы коточкыч кешеләрнең баш булып йөрүләрендә анын да гаебе бар

Урамнан әкрен кенә машина кычкыртканы ишетелде. Бу—ана бирелгән вакытның чыгуын анлата иде.

Прокурор авыр гына күтәрелде дә. чайкала-чайкала. залга үтте һәм бер генә секундка утны яндырып-сүндереп алды.

Ике машина берьюлы тавыш бирде дә. татлы йокыга чумган Лахутины сискәндереп, карангыга кереп югалды

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Айсберг

1

Беренче майга каршы шушы төннән сон. прокурорның тормышы кинәт үзгәрде Урынын югалтты, партия линиясе буенча каты шелтә алды. Әмма аны җәзаның кырыслыгы, гаделсезлеге түгел, ә Бикхужаевлар юллаган гонге илченең яшермичә, турыдан-туры сөйләп бирүе аягыннан екты Ул бу елларда ниндидер үзе күзаллаган аерым, уйдырма дөньяда яшәгән булып чыга, ә шул арада катламнар барлыкка килгән, чәчәк аткан, прокурор исә аларны чамаламаган да икән Моңарчы үзен жирдә нык басып торган кешегә саный иде. тик чынбарлык ул күз алдына китергәнгә караганда

                                       рлуль мирхайдэров

икенчерәк, күпкә караңгырак икән. Ларисанын үлеменә кадәр прокурордан: үз өлкәндәге тормышны яхшы беләсенме. тәртиптә тотасынмы? дип сорасалар, ул. мөгаен, бик нык үпкәләгән булыр иде. Ә хәзер белә: кәгазьләр, телефон, газеталар, җинү рапортлары—менә тормышы шуннан гыйбарәт булган. Элеккеге урынында калган булса да. анын рухы төшәр иде намуслы кешеләр өчен ышаныч сызыгыннан атлап чыгу эзсез калмый.

Аны прокуратурада калдырдылар, кайчандыр бу бинада ин беренче башлаган эш урынына күчерделәр. Көзен исә ул, нервлары таушалып, хастаханәгә эләкте һәм ике айлап ятып чыкты.

—Сез тормышыгыз өчен әһәмиятле ниндидер юнәлешләрне югалткансыз...—диде ана дәвалаучы табибы.

Өлкән яшьтәге табиб анын нервысы какшавын шәхси фаҗигасе нигезендә генә дип санаса да. диагнозны төгәл куйды. Әмма прокурор анарга барыбер ахыргача ачылып бетә алмады.

Прокуратурада һәркем аңа аяк чалырга тырыша, монда ике яклы тормыш алып барыла кебек тоелды, авыруы да шуннан башланды, ахры. Серле катлам элеккечә яшерен кала бирде, ә калганнарына исә ышанычын югалтты. Утырышларда да коллегаларын элеккечә тыныч, ышанып тыңлый алмады: һәр чыгышның төбенә төшәргә, аларнын сүзләре артында табыш-файдамы, яшерен исәп-хисапмы йә гаделлекме—нәрсә торганын аңларга тырышты. Ә элек почмакларда чыш-пыш килгәннәренә игътибар ителмәгән—кешеләрнең шәхси мәшәкатьләре беткәнмени, янәсе. Прокуратурага кем килә, кем белән аралашалар—анысына да исе китмәгән. Менә хәзер, авызы пешкәч кенә, элеккеге кул астындагыларнын бар эше ниндидер серле очрашулардан, ябык ишек артында пышылдашулардан торгандыр сыман тоелды ана. Әле бер ел элек кенә ул коллегаларынын дус-ишләренә күз дә салмаган булган. Ә хәзер күреп тора: аларнын күбесе кибет мөдирләре, директорлар белән авызга-авыз кешеләр. Анын уенча, прокуратура бинасын чакрым ераклыкта урап узарга тиешле бу адәмнәр, яшеренеп-нитеп тормый, үз машиналарында килеп тегеләрне алып китәләр йә ачыктан-ачык коридорда сөйләшеп торалар. Ничектер, прокуратурадагы ин яшь хезмәткәрләрнең дә «Жигули»ларда җилдерүләренә дә әһәмият ителмәгән. Аларга караганда хезмәт хакын өч мәртәбә артык алса да, алар Лариса белән очын очка ялгап яшиләр иде. Дөрес, беразын коллекциягә, альбом һәм китапларга тоттылар. Машина Ларисанын эшеңдә унайлыклар тудырса да. «Жигули- алу турында телгә дә керткәннәре булмады..

Ә туйларга һәм башка шундый тантаналарга чакырулар? Кемнәргә? Бу бәйләнешләрне яшереп тә маташмадылар, киресенчә, иртәгесен бик горурланып кемнәрдә булулары, биш йөз кешелек итеп әзерләнгән бай өстәл артында утырулары, кемнәр нинди зиннәтле бүләкләр алып килүләре турында һәр почмак саен авыз суын корытып сөйләп йөрделәр. Коллегаларынын исен китәргән кунакчыл хуҗа, баксан-күрсән. йөз егерме тәңкә хезмәт хакына эшләүче гади бер склад мөдире булып чыга.

Суд оешмасы хезмәткәрләренең һөнәри этикалары турында сүз кузгаткалап караган чаклары булды, кая ул—шунда ук колкегә алдылар:

—Менә, кабинетыгызны алыштыргач, ничек сайрый башладыгыз? Ә бер кат өстәрәк утырганда нигә тавышыгыз чыкмады?..

Күнеле белән коллегаларыннан шикләнмәскә тырышты ул. әмма шуларнын кайсыдыр Иргашсвка сейфны ачарга, кәгазьләрендә актарынырга булышкан бит. кемдер Сардоба районында булган командировка вакытларының тогәл датасын эзләп табышкан. Кем белә: берәр коллегасы Бикхуҗаевлар эшендә очны очка ялгау өчен юрист буларак киңәшләрен биреп, судны тизләтергә ярдәм иткәндер. Боларны уйлап, күрәсең, анын

ҖӘЯҮЛЕ СӘЙРАН, нервлары кыл кебек тартылган булгандыр, коллегалары белән бер сөйләшүдә ул ычкынып китте һәм нәтижәдә психоневрологик хастаханәгә эләкте. Кайчандыр хәрби госпиталь булган бу хастаханә партия өлкә комитеты бинасы белән бергә торгызылган булган, шунлыктан монда да бик матур паркка нигез салынган. Палаталарның тәрәзәләре имәннәр утыртылган аллеяга карап тора. Меньяшәр имәннәрдән асфальт сукмакка тып та тып чикләвекләр коела. Ул бер кешелек биек түшәмле, якты палатада ята. Бу бүлмә тынычландыру көченә ия. ахрысы Элеккеге осталар биналарны гасырлар буе саклансыннар дип кенә түгел, ә сараймы ул, театрмы йә госпитальме—серен, жаен белеп төзегәннәр.

—Мина калса, мондагы диварлардан да шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек бөркелеп тора,—диде ул хастаханәнең баш табибына. Сонгы елларда еш дәваланырга туры килде ана. шуна сүзләрен уйлап әйтте

Аларда элегрәк булгалаган баш табиб Зоя Алексеевна Ковалева ихлас күңеленнән аның хәленә керде. Хастаханәдә кырыс режим куелган, әмма ике атна үптеме икән, прокурорның үз көн тәртибе барлыкка килде. Быелгы көз җылы килде, явым-төшемнәр юк. шуна ул озаклап бакчада йөрде, имән чикләвекләре коелган сукмактан атлаганда күнеленә тынычлык иңүен сизде. Һәр конне бакчаның әле бер. әле икенче ягына килеп чыга, яшерен почмакларның матурлыгына карап соклана, аннары берәр беседкага кереп утыра да жәен Монтенинын «Литературные памятники» сериясендә чыккан өчтомлык «Опытов» китабын кулына ала.

Прокурор хастаханәдә, мөгаен, өч-дүрт атнадан артык тоткарланмаган булыр иде, тик баш табиб, Әмирхан Даутовичнын Лахутидагы йортын алырга дигән карар чыгарганнарын ишетте. Тормышында тагын бер көтелмәгән текә үзгәреш авыруның психикасына ничек тәэсир итәсен белмәгәнгә. Ковалева прокурорны хастаханәдә булдыра алганча озаккарак калдырырга тырышты. Иорт мәсьәләсенең тәмам хәл ителгәнен белгәннән сон, табибә акрын-акрын гына аны әзерли башлады жае чыккан саен, кечерәк, унайлы фатирда үзеңне ышанычлырак хис итәчәксең, дип әйтә килде. Тамчы тама-тама ташны тишкәндәй, прокурор да бу фикер белән килеште, чыннан да, Ларисасын хәтерләтеп торган Лахутидагы йорттан баш тартырга кирәктер.

Пациентын жәлләп, аның сәламәтлеген һәм психикасын кайгыртып, баш табиб анарга үзе теләп йорттан баш тартуы турында гариза язарга киңәш итте, һәм ул дәваланган арада шәһәр башкарма комитеты аша торак мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдә бирде; ул прокурорга бер бүлмәле фатир бүлгәннәрен белә иде инде Лахутидагы Йортыннан баш тартып гариза язганда, Әмирхан Даутовичнын алдына үзеннән-үзе. Лариса Павловнанын коллекциясен нишләтергә? дигән сорау килеп басты

Альбом һәм каталогларны гына калдырып, коллекциянең үзен урыштагы крайны өйрәнү музеена бушлай бирергә әзер иде Азларханов

Тик тупланманы музейга тапшырганда тоткарлык килеп чыкты Нотариуста расланган бүләк язуында коллекциянең йөз илле мен торганлыгын күрсәтмәвен үтенделәр, янәсе музей балансына шундый зур сумманы алырга туры киләчәк

Прокурор исә. белгечләрнең нәтижәсенә таянып, сумманы күрсәтүне таләп итте, шулай итеп эш вакытлыча тукталып калды. Музей директоры коллекциягә бәя куюны җирле сәнгать белгечләренә тапшырырга тәкъдим ясады. Озакламый хастаханәгә яна белешмә китерделәр, анда коллекция бер мен ундүрт сум да алтмыш ике тиенгә бәяләнгән иде

Прокурор сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, ул бик озак кәгазьгә текәлеп утырды. Бәлки ул бюроны, анда яңгыраган коточкыч зур сумманы исенә

 

төшергәндер, ә бәлки тиененә кадәр төгәл әйтеп биргән төнге кунакны хәтереннән үткәргәндер...Башын күтәреп, музей директоры белән янәшә торган баш табибка күз төшереп алгач, шушы бәя белән килешәм дип, имзасын сырлады.

Музей коллекцияне үз саклау урынына күчерүгә. Зоя Алексеевна прокурорга торак алыштыру мәсьәләсенең хәл ителүен һәм тиз арада шунда күчәргә кирәклеген әйтте. Яңа урынга күчү мәшәкатьләрен коллегалары үз өстенә алуларын җиткерде. гәрчә эшләр башкача тора иде. Иргашев Лахутига милиция взводы алып килде, ут чәчеп торган яшь егетләр ике сәгать үттеме-юкмы. өй эчендәге кирәк-яракларны прокурорнын яна микрорайондагы квартирасына күчереп тә куйдылар. Милиционерларны хуҗа йортынын гадилеге, ярлылыгы тан калдырды: шушы ук егетләр язын полковник Иргашевка өлкә үзәгенә күчәргә ярдәм иткәннәр иде. ай-һай. бик авырга туры килгән иде ул чакта!

Фатир алыштыру буенча авыруда шик тумасын дип. Зоя Алексеевна аны хастаханәдә тагын ике атналап яткырды. Шушы вакыт эчендә прокурорны ераккарак жибәрү өчен, неврологик санаторийга юллама юнәтү максаты белән кайларда гына булмады. Үзәктән алу уе барып чыкмады, янәсе прокурор хәзер номенклатур хезмәткәр саналмый икән: тырыша торгач. Тажикстан тауларында урнашкан җирле Оби-Гарм санаториена юллама эләктерә алды. Табибә буларак, ул нәкъ менә хәзер Әмирхан Даутовичка урын алмаштыруның кирәклеген аңлый иде. Әле шәһәрдә, прокурорнын йортын һәм коллекциясен тартып алганнар икән, дигән имеш-мимешләр дәвам итә. һәркем бу хәбәрләрне булдыра алганча төрләндерә, ишеткән очракта. Азлархановның авыру йөрәге моны ничек кабул итә—билгесез, шуна аның хәзергә ерактарак булуы хәерле. Яна фатирында бер төн кунганнан сон. прокурор санаторийга китеп барды...

2

Ничектер шулай килеп чыкты: прокурорның үз гомерендә бер тапкыр ни тауларны, ни диңгезне күргәне булмады. Ә монда менә сиңа мә! дигәндәй, бер ел эчендә язмыш җилләре аны язын Ялта якларына илтеп ташласа, көз ахырында Тажикстан тауларына алып менде. Һәм берсе дә үз теләге белән түгел—тормыш кушуы буенча. Бервакыт үзәге бик өзелгән чагында: «•Югалтулар елы,—дип сыкранган иде.—Хатынымны югалттым, өйсез калдым. Бакчамнан колак кактым. Эшемне, намуслы исемемне югалттым... Коллекцияне, ачык һавада урнашкан музейны ... Сәламәтлегемне...»

Тик кеше бервакытта да өметен өзми, аны тормышта ниндидер ышаныч тота. . Ул елгы көз. гаҗәпкә, озын, җылы килде. Гиссар сыртындагы текә тау битләрендә куе булып үскән агачлар әле яфракларын коярга өлгермәгән, алар көз-рәссамнын пумаласы ярдәмендә сарылы-кызыллы төсләргә манылып, тирә-юньгә нур чәчеп утыралар. Жиләк-жимеш агачлары да уңышлардан сыгылып тора, өлгергән алма, груша, айва, хөрмә исләреннән баш әйләнә. Кичләрен тауларда сизелерлек суыта, шуна пионер вакытларны хәтерләтеп, учаклар тергезәләр. Прокурор, чапанга төренеп, сәгатьләр буе ялкын телләре биешкәнен карап утырырга ярата.

Көндезен озаклап санаторий тирәсендә йөри, хәтта кайбер көннәрдә тошке ашны да үткәреп җибәрә, тик үкенми, соңлап булса да. табигать белән аралашудан җанына шифа ала. Кайвакытта башына төрле уйлар килеп китә: әгәр шәһәрне, прокуратураны ташлап, бөтенләйгә монда калса? Берәр эш табылмый калмас иде әле.

Тик сонгы елда югалтулары күп булды шул, никадәр генә күңеленнән куарга тырышса да. тоз эләккән яра сыман, җанында сулкылдап тора. Бик

 

җаяулв еэйрли _____________________________________________________

әрнегән көннәрнен берсендә, көндәлек сәйраны вакытында башына: ник әле үзе. гаиләсе белән булган хәлләр турында республика прокурорына язмаска, дигән уй килде. Тауларда анын яратып өлгергән почмагы бар иде—еллар һәм җилләр тау токымын шулкадәр эшкәрткән, менә дигән язу өстәле белән кәнәфи ясап куйган. Ул сонгы вакытларда менә шушында китаплар укырга йә уйларына чумып, тын гына утырырга ияләшеп китте Уйлаган ниятен ахырына җиткерергә теләп, ул атна буе таш өстәл артында башыннан кичкәннәрне калын дәфтәргә теркәде Хатынынын шау-шу куптарган коллекциясен янарак кына мен сумга бәяләүләре, аны үз теләге белән музейга тапшыруы турында язарга да онытмады Дәфтәргә бер-бер артлы йөз мен салынган «дипломат», төнге кунак, анын дуслары—полковник Иргашев, прокурор Исмәгыйлев. депутат Бикхуҗаевлар турындагы юллар тезелде. Анардан капитан Чураев белән тоткын Азат Ходайкуловнын гомерен хәвеф-хәтәрдән саклавын үтенде.

Калын дәфтәрне Ташкентка кыйммәтле бандероль итеп җибәргәннән сон. анын җаны бушанып калды, күңеле күтәрелде. Теге вакытта. Беренче май алдыннан. Бикхуҗаевлар кланынын кырыс шартларына күнеп, ул килешергә мәҗбүр булды һәм шул адымы әлегә кадәр анарга тынычлык бирмәде, җанын көйдерде. Менә, ниһаять, ярты еллап узганнан сон, ул үзендә кабат көрәш башларлык көч таба алды

Прокурорның чын күнелдән ачынып язылган язмасы күрше республикадан исән-имин Ташкентка барып җитеп, республика прокурорының канцеляриясенә килеп иреште. Бәхетенә, дәфтәр аны яхшы белгән һәм хөрмәт иткән кеше кулына эләкте, тегесе укый башлагач, тыела алмыйча ахырына кадәр танышып чыкты Сонгы битне ябып куюга, шунда ук өлкә прокуратурасына шалтыратты. Трубканы кайчандыр полковник Иргашевка Әмирхан Даутовичнын сейфын ачарга ярдәм иткән кеше күтәрде

—Мин прокурор белән элемтәгә керә аламмы’’ Анардан кеше әйтеп кеше ышанмаслык гаҗәеп сәер хат алдым

Тегесе җавабында аптырап калмады.

— Ничек, сәер дисезме? Сон. психушкадан тагын нинди хат килсен инде...

Элемтәнен теге очындагы тавыш өзелеп торды.

—Ничек психушкадан?

—Әйе, кызганыч, чып-чын психушкадан. Анын ялгызын гына авыр хәлдәгеләр палатасында өч ай тирәсе яткырдылар, ә хәзер ераккарак— тауларга җибәрделәр.

Әнгәмә тормышта очрый торган үзгәрешләр, әлерәк кенә бу якларда данлыклы булган прокурорның кайгылы язмышы хакында дәвам итте

Канцелярия башлыгы сөйләшү тәмамланганнан сон бик озак аптырашта утырды. «Язмыш, бер карасаң, гаҗәеп сәер һәм куркыныч, нәрсә күрәсеңне алдан белеп булмый—бер ел эчендә менә дигән кешене сындырып, тормышын пыран-заран китерделәр» Шулай да һөнәри гадәте алдан чыкты ышану бер нәрсә, ә менә тикшерү, һичшиксез, кирәк. Озакка сузмыйча неврологик диспансер белән элемтәгә керде. Кызганыч. Әмирхан Даутовичнын хастаханәдән чыгып, дәвалануын тауларда дәвам итүе расланды Дәфтәрне нишләтергә дигәндәй, бер тын уйланып торды да. вакытлыча өстәленең аскы тартмасына салып куйды. Ике айлап үткәчме, исенә төшеп, дәфтәрне архивка тапшырыйм дисә, анын юкка чыгуы беленде.

Ә өлкә шәһәрендәге Иргашев кешесе исә канцелярия башлыгын шулай ансат кына төп башына утыртуыннан канәгать иде Аннары, уңышыннан канатланып, коридорга атылып чыкты да. сагышлы кыяфәт чыгарып, беренче очраган хезмәткәргә: янәсе, әле генә Ташкенттан шалтыратып.

 

ни өчен психик авыруларны прокуратурада тотасыз, дип искәрттеләр, диде. Һәм прокуратура буйлап имеш-мимеш, гаибәтләрнен яна дулкыны китте...

3

Оби-Гармнан прокурор Яна ел алдыннан кайтып төште. Инде икенче Яңа елны Ларисадан башка каршы ала: узганында реанимация палатасында аунаса, монысында яңа буш фатирда. Ике вакыйга бергә туры килсә дә, ханында бәйрәмгә урын юк иде. Күз алдында бәхетле көннәре калыкты: бу вакытта Ларисасы белән бакчаларында, тирә-яктагы балаларны куандырып, зәнгәр чыршыларын бизиләр иде. Башында бер генә секундка:«Лахутидагы яна хуҗалар чыршыны бизәделәр микән?»—дигән уй чагылып узды һәм шунда ук онытылды да—борчу-мәшәкатьләр баштан ашкан иде. Әле әйбер-каралары Лахутидан килгән килеш таралып ята. Яна өенә телефон кертелмәгән. Бәлки кемдер анын сәламәтлеге белән кызыксынган, унышлы ел теләп тәбрикләгәндер. Күршеләре кемдер—аларны да белми. Житмәсә. телевизоры да күрсәтми, монда көчле антенна кирәк икән. Ә анын хәтта бүлмә антеннасы да юк—барысы да Лахутида калды Бердәнбер юанычы шул булды: төн уртасына әйбер-караны урнаштырып, фатирын ипкә салды. Жирле курантлар төнге уникене сукканда, ул кухнясында әзерләгән тыйнак кына өстәл янында утыра һәм күңеленнән: <-1980 нче ел сонгы ике елга караганда унышлырак һәм бәхетлерәк булсын»,—дип тели иде.

Тик теләкләре чынга ашмады: янасы да. аннан сон килгәннәре дә шәфкатьле, мәрхәмәтле булмады... Ул Оби-Гармнан кайтканда, Ташкент прокурорны эшеннән азат итәргә кушкан, дигән имеш-мимеш шәһәрне аркылысын буйга гизгән вакытлар иде. Хәтта хастаханәдән Әмирхан Даутовичка хокук саклау органнарында эшләү тыела дигән кәгазь алырга да маташып карадылар. Тик Зоя Алексеевна каты торды: кадрлар бүлегенең елдам башлыгына, андый нерв какшаулар, кайгы-хәсрәтләр кичергән прокурорда гына түгел, теләсә кемдә булырга мөмкин икәнен бик тиз аңлатты.

Прокуратурада ул җәйгә кадәр эшләде, әмма тирә-юнендәге киеренке шартларга түзә алмады—китәргә карар кылды. Өстәвенә, теләсә кайсы әллә кайчангы үпкәләрен искә алып элеккеге таләпчән прокурорның җелегенә төштеләр. Бәлки шулай җанын ашаулары яна җитәкчелеккә кирәк булгандыр.

Ул заводка эшкә урнашты. Кечерәк кенә заводта юристконсультант эше анын өчен кулай күренде. Тик бер ел уздымы-юкмы. күнелсезлекләр башланды: чөнки җитештерү технологияләре, сату, үзкыймммәт һәм продукциягә планлы сарыф итүләргә төшенеп җиткән иде.

Җитештерү бик гади—әйберләр ассортименты дистә еллар үзгәрми, бары тик үз эшенә битараф кеше генә эшнең асылын сизми калыр иде. мөгаен. Анлап алгач, ул хәтта югалып калды: яна эшендә анардан бары тик бер нәрсә—предприятие мәнфәгатьләрен яклау гына таләп ителде. Прокурор фикерләвенчә, ул мәнфәгатьләр дәүләт һәм кулланучы ихтыяҗларына каршы килеп кенә калмый, дөресен әйткәндә, еш кына зыян китерә иделәр. Үзенең яна җитәкчелегенә шуларны аңлатырга теләде ул. предприятие, дәүләт һәм кулланучыга файдалы булсын өчен үзгәртеп кору кирәклеген дәлилләп күрсәтте. Тик аны тыңларга да, аңларга да теләүче табылмады, әле алай гына да түгел, анын артыннан ишек ябылуга, бармакларын чигә тирәсендә әйләндерделәр: менә акылдан язган, үз-үзен премиядән колак кактыра, янәсе. Чираттагы зур гаугадан соң. ул китәргә мәҗбүр булды : гамәлдән чыгару актына кул куярга теләмәде.

 

ҖӘЯҮЛЕ СӘЙРАН_______________________________________________________________________

Яна эш тиз генә табылмады. Газапланды, өзгәләнде, шунлыктан еш кына хастаханәгә Зоя Алексеевна янына кереп чыкты Табибә үзенен танышлары аша аны шәһәр читендәге кирпеч заводына урнаштырды. Бу эш ана тагын да авыргарак туры килде завод җитәкчелеге белән шул ук мәшәкатьләр, шул ук фикер каршылыклары, әле яңалары да өстәлде...

Заводта эшчеләрнен яртысыннан артыгы—вакытыннан алда азат ителгән элекке хөкем ителүчеләр Алар калган срокны заводнын кайнар цехларында эшләп тутырырга ризалык биргәннәр һәм юрист буларак, ул монда ачыктан-ачык закон бозу очракларын күреп алды.Хөкем ителүчеләр төрмәне сөргенгә алыштыру өчен барысына да риза, тик кайнар һәм куркыныч цехларда эшләргә ни теләкләре, ни осталыклары юк иде Бу социалистик предприятиедә эш сәер куелган: мәсәлән, анарга еш кына йә мастерны, йә технологны, йә учетчик, кладовшикны алмаштырырга туры килә—эшкә килүчеләргә караганда китүчеләр күбрәк, шуна җитешмәгән хезмәткәрләрне срогыннан алда иреккә чыгарылганнар белән тутырырга туры килә... Берәр маҗарага тармаган йә бәхетсезлек очрагы булмый калган берәр тыныч атна булды микән? Эшкә урнашуынын икенче көнендә үк анын элекке олкә прокуроры булуы беркемгә дә сер түгел иде инде, бу исә хәлне катлауландырды гына: тормышка, язмышка ачулы, йончыган кешеләрнен бу һөнәр кешеләренә карата үз фикерләре шул

Зоя Алексеевна Азлархановка яна эш урыны эзләргә кереште. Тик кая гына мөрәҗәгать итмәсен, һәркайла йә ягымлы, йә салкын гына кире бордылар, югыйсә, тәҗрибәле юристлар кирәклеге мәгълүм иде

—Яшерен сүз куешканнар,—диде ул. ачынып

Бервакыт шулай эштән сон калырга туры килде—яндыру миче сафтан чыкты һәм җитәкчелек тулысы белән ремонт эшләрендә катнашты Эшчеләрне ни хезмәт хакы, ни җитештерүчәнлек, ни сыйфат—берсе дә кызыксындырмый, аларга тизрәк кон үтсен, әнә. түрәләрнең башы авыртсын, янәсе. Заводта эшләр туктаса да. алар өчен барыбер—уртача эш хакы килеп тора. Шулай итеп, эштән сонлап чыгу өстенә тукталышта та хәйран озак тоткарланырга туры килде хәрәкәт графигында билгеләнгәнчә һәр ун минуттан килеп җитәсе автобуслар никтер күренмәде Прокурор булып эшләгәндә, кирпеч заводы кебек предприятиеләр тукталышына автобуслар сәгатькә бер килә дисәләр, ул. мөгаен, ышанмаган булыр иле очраклы хәлдер, буяуларны куерталардыр, дип уйлар иле

Теге апрель төненнән сон. Бикхуҗаевлар илчесе артыннан ук сыкрарга тотынган жан борчуына завод мәшәкатьләре, эшчеләрнен күз күтәртеп сәгатьләр буе автобус көтүләре дә өстәлде Болар бит барысы да прокуратура күзәтүе астында булырга тиешле нәрсәләр нәкъ менә үзе—прокурор—халык ихтыяҗларын якларга тиешле кеше иде бит

Шуналыр. хокук өлкәсендә башла!ан теоретик хезмәтен дәвам итү теләге беренче тапкыр кирпеч заводында эшләгәндә уянгандыр Юк. хәзер анын докторлык, йә булмаса башка фәнни дәрәҗәгә исе китмәде, ул бары тик соңгы оч еллык тәҗрибәсен гомумиләштерергә генә теләде

Почта тартмасыннан газеталарга ияреп хат чыкты Берәүдән дә хат көтмәгәнгә гаҗәпләнеп калды Коннергга кире адрес га күрсәтелмәгән Башына килгән беренче уе—Бикхуҗаевлар тагын ни белән куандырган икән'*—әмма ялгышты Хат анонимка булса да. прокурорга яхшылык теләүче кешедән булып чыкты Ул мона бер яктан куанса. икенче яктан кәефе төште Конверт эчендә газетадан кисен алынган кисемгә белән машинкада басылган кыска гына язу иде. Кайчандыр үзе еш басканга, прокуратура машинкасын шунда ук танып алды «Ф» хәрефенең бер түгәрәге җитешми иде Хат җибәрүче прокурорның авыр хәлдә калуын белә Тик алкәдә анарга үзенә яраклы эш
табу мөмкинлеге юк, чөнки күралмаучылары, Азларханов нерв авырулы дип. тирә-якка гайбәт таратканнар. Шуна аны бер җиргә дә алырга теләмиләр икән. Һәм соныннан газетадан алынган кисемтәдәге белдерүгә күз салырга кушкан. «Консерв заводына тиз арада тәҗрибәле юристконсульт кирәк. Түләү эш башыннан, торак мәйдан бирелә». Хат язучы аны шунда тәкъдим итүләре, заводта прокурорны көтеп торулары турында хәбәр иткән.

Ул, кулындагы хатны йомарлап, озак утырды, чыннан да, ике инфаркт кичереп, үпкәсе кабарганнан сон, кызу цехларда тузан эчендә эшләрлек сәламәтлек калмаган; кайчакларда хәле китә һәм менә-.менә кайнар кирпеч төялгән вагонеткага авар да башка аягына күтәрелә алмас төсле тоелган көннәре аз булмады. Әзер продукцияләр склады территориясен көненә өчәр ураганда, ничек туры килде шулай өелгән кирпеч өеме өстенә ишелер кебек, ә андый очраклар булмый тормый—бәхетсезлек очрагы диләр дә вәссәлам Аннан соң, бар, гаеплене эзләп кара: әгәр кемдер синен башына авыррак әйбер белән кундырырга уйласа, вакыты да, җайлы урыны да табыла, тузан болыты эченнән берни күренми, иске вагонеткаларның ыңгырашуы һәм чиелдавы астында тавышың үзеңнән ерак китми.

Аның монда эләгүенә сөенеп туялмаган Бикхужаевларнын тегермәненә су коеп, шушы эшкә ябышып ятудан ни мәгънә?

Иртән завод идарәсеннән күрше өлкәгә шалтыратты. Сөйләшү тоныннан, чынлап та, аны монда көткәннәрен аңлады. Димәк, кемдер аның өчен тырышкан. Күчү белән бәйле мәшәкатьләр дә тиз хәл ителде: көнен генә әйтсен, консерв заводы машинасы юл уңаенда үз продукциясен төяп килә һәм прокурорны әйбер-карасы белән алып китә. Шулай килештеләр дә.

Әмирхан Даутович китү турында гаризасын язарга ашыкты, бер көн үтүгә, исәп-хисап ясады, дүшәмбегә инде завод машинасын көтәсе генә калды.

Ял көне китапларын барлап, кирәк-яракларын тутырды да зиратка Ларисасы белән хушлашырга китте.

Ана бертуган Григоряннар ясаган һәйкәл-таш ошады. Вәгъдәләрендә тордылар: кабер ташы гына димәссең, чын скульпторлар кулы сизелеп тора—тот та берәр күргәзмәгә куй, ихластан башкарылган хезмәт. Бронзадан коелган чардуганы алар эскизы буенча эшләнде. Зират туфрагында агачлар әйбәт тамырлана. Күр, әнә чардуган тирәли утыртылган тупыллар һәм имәннәр ничек күтәрелеп киткәннәр, ә роза куаклары исә янәшәдәге каберләргә кадәр үрелгәннәр. Прокурор бирегә еш. һәр ял саен диярлек килде, кабер өстен тәртиптә тотты. Ә бүген менә хушлаша

Зират тавыннан төшеп килгәндә, энгер-менгер куерды. Шулай булса да, юл уңаенда Лариса белән бергәләп иң бәхетле ун елын уздырган йорты, күз карасыдай саклап үстергән бакчасы белән хушлашыр өчен Лахутига сугылырга булды. Сонгы елларда Зоя «Алексеевна киңәше белән өе турында сүз кату түгел, хәтта уйлау теләге дә булмады.

Кем яши икән анда хәзер?

Лахутига борылуга, баскан урынында катып калды куаклар—тере стена юкка чыккан. Аларны төбе-тамыры белән йолкып атканнар да тимер-бетон койма бастырып куйганнар.

«Биш катлы йортны панельсез калдырырлык булгач, күрәсең, зур түрә яшидер»,—дигән уй телеп үтте анын башын.

Элеккеге хуҗа, ишегалдына күз саласы килеп, йорт тирәсен әллә ничә кат ураса да теләгенә ирешә алмады. Һәрвакыт ачык торган яшел капканы кара төскә буялган алагаем зур тимер капкага алмаштырганнар. Ни коймада, ни капкада бер ярык тапмассың—ышанычлы, нык. гасырлар буе торырлык иткәннәр. Күрше йорт янында торган буш мичкәне тәгәрәтеп койма буена алып килде. Ишегалды утларын бетермәгәннәр, сукмак

җэях те ■ -.пран

кырыйлатып тезелгән яктырткычларның кайберләре сүрән генә яктырта Прокурор үз ишегалдын танымады тәбәнәк агачлардан жилләр искән. Ә бит аларны Лариса белән икәүләшеп каилардан гына соратмадылар, алар бик авырдан тамыр жәйделәр Зәнгәр кафель белән каплатылган бассейн да. чирәмлекләр лә юкка чыккан Хәтта ишегалды почмагындагы жәйге челләләрдә кин ябалдашлары белән чәчәкләргә күләгә ясаган мәгърур имәнне дә кискәннәр. Кайсы якка күз салма: түтәлләр дә түтәлләр, яна хужа үз тәртибен урнаштырган

Өйнең бар жирендә ут балкый, төбенә кадәр ачылган тәрәзәләр аша көй ургыла.

Ул: «Мөгаен, телевизор карыйлардыр,—дип фаразлады да сонгы тапкыр ишегалдына күзләрен йөртеп чыкты —Якты дөньядан тимер-бетон койма артына кереп яшеренгән бу адәм кем икән, сорыйсы булыр»

Әмма нәкъ шул вакытта всранланын гөлт итеп кабынган уты яктысында буйлы-буйлы пижама кигән таныш сын күренде Прокурор башта үз күзләренә үзе ышанмады булмас, ялгыш күрәмдер. дип уйлады, тик тегенен боерулы тавыш белән өйдәгсләрнен берсенә самовар чыгарырга кушуын ишетүгә, шиге калмады Әйе. бу ул—полковник Иргашев иле

4

Әгәр теге кичтә *Лидо»да элеккеге коллегалары белән очрашкан булса, сөйләшү озакка сузылган булыр иде

Прокурор үз язмышыннан зарланырга яратмады, әмма. Лариса турында сөйли башласа, теләсә кемдә кызгану, хәленә керү хисләре уянмый калмас иле. Хәер, читкә кагылганнар, җиңелгәннәр башка төрле хисләр уятмый дадыр, нишлисен кеше психологиясе шулай корылган инде, шуна ул элеккеге танышлары белән очрашмау җаен каралы Тонге кунак дөрес әйткән хәзер Бикхужаевлар чоры һәм ул күпме генә талпынмасын—гаделлеккә ирешә алмаячак. Илдәге вазгыятьне үзгәртеп кенә, гаделлеккә өмет итеп була

Кичләрен Будённый урамы буйлап йоргәндә. ул башка рестораннарга кермәскә булды—берәү белән лә очрашасы килмәде Үз тормышын яңабаштан күзаллап чыгуы анын күнелен тынычландырып җибәрде, юридик тикшерүләре буенча хезмәтенен кешеләргә кирәклеген тагын бер кат тойды

Ашыгырга кирәклеген дә аңлады—әледән-але йөрәге үзен симереп тора Ашыгуның тагын бер сәбәбе бар Ул прокурор постын калдырып, башка бик күпләр шикелле яшәү рәвешенә күчкәч, шуны сизде илдә Бикхужаевлар кебекләр шактый үрчегән икән—рестораннар көн-төн тулы, котырынкы эчү мәҗлесләре гөрли, зурдан купкан кәрт уеннары, әдәп-әхлакны читләтеп үтү—гомумән, ата улны, ана кызны белми лиләрме әле0

Атна үтте, икенчесе, ул эшенә йотылды «Лидо* ресторанына барыр юлны онытса да—Буденный урамы буйлап кичке сәйранын дәвам изге

Тик салмак кына аккан тормышын үзгәртеп жибәргән кон килде

Кичен өенә кайтып керүгә, артыннан ук диярлек ишектә кынгырау чынлады Вакыт шактый сон. котәр кешесе юк—бу шәһәрдә беркем белән аралашмады, шуна аптырап калды Шулай да барып, ишекне ачты Баскыч мәйданчыгында икәү басып тора, ярым караңгылыкта ул аларнын күптән түгел «Лидо»да утырганда, янәшә өстәл артыннан баш селкеп сәлам бирүчеләр икәнен абайлады

— Хәерле кич. Әмирхан Даутович.—лиле төнге кунаклар —Турыгыздан үтеп бара илек, утыгызны күрдек тә кереп чыгарга булдык Каршы килмисезме'’

Кырык тирәсендәге бу ир-атлар белән йөзгә-йөз очрашкач төшенде—ул

 

аларны белми иде. Элекке прокурор төнге кунакларга сөенмәде дә, куркып, каушап та калмады. Югалтасын ул югалтты инде, шуна кунакларга өйгә үтәргә ымлады.

Бүлмәгә кергәч, алар үзләре белән таныштырдылар. Зәнгәр күзле, озынрак буйлысы Артур Александрович Шубарин. ә карарак кыбырсыгы Икрам Мәхмүтович Фәйзиев икән. Прокурор тәкъдим итсә дә, тегеләр нигәдер утырырга ашыкмадылар. Артур Александрович бүлмәне күзләре белән айкап чыкты да:

—Бик тыйнак яшисез икән, прокурор...—диде сүз башларга теләгәндәй, тик Азларханов дәшмәде.—Йөз меннән баш тартуыгызга үкенмисезме?

Ул, мөгаен, турыдан бәреп хужаны аптырашта калдырмакчы булгандыр, әмма прокурорны хәзер берни белән дә гаҗәпләндереп булмый иде инде, шуна ул салкын гына:

—Юк, үкенмим, —дип жавап кайтарды һәм, көлемсерәп:—Минем тормышым турында тагын ниләр беләсез?—дип сорады.

Кунак хужаны кызыксындыра алуына канәгать иде.

—Күпне. Ни мәктәптә, ни институтта берәүнен дә биографиясен сезнеке кадәр өйрәнгәнем булмагандыр, чын әгәр...

Өй хужасы сөйләшүгә кушылып китте:

—Нинди хөрмәт белән ?

—Сабыр итегез, вакыты житкәч, барысын да белерсез. Бер генә нәрсәне әйтә алам, прокурор.. Сезгә шулай дип мөрәжәгать итсәм, каршы килмисезме?Тормыш юлыгызны үз ихтыярым белән өйрәндем һәм яшермим...тирән хөрмәт белән. Сезнен белән дуслашырбыз дип ышанам, һәрхәлдә безнен теләгебез шундый.

Прокурор анын тел төбен анлап җиткермәде, тик кунакнын баштан ук үз ягына аударырга тырышуы шикләндерде. Юк, болар анын элеккеге коллегалары да, партия йә совет аппараты хезмәткәрләре түгел. Әмма кемнәр—һич башына китерә алмады.

Шубарин тизрәк эшкә күчәргә теләде, ахры:

—Без хатыныгызның башына җиткән кешене беләбез. Сезгә Әнвәр Бикхужаевнын җинаять эшләнгән районда узган елдан прокурор булып эшләвен дә җиткерәбез. Сезнен турыда барысын да беләбез дигәнгә ышандыру өчен сүзне Икрамга бирәм.

Күзе уйнаклап торган кара тутлы хәрәкәтчән Фәйзиев күн папканы ачып кәгазьләр алды.

—Шулай итеп... Азларханов Әмирхан Даугович. 1933 нче елда Себердә туган. Балалар йортында тәрбияләнгән, әти-әтиләре юристлар. 1937 нче елда репрессиягә эләккәннәр. Дүрт ел Тын океанда хәрби-дингез флотында хезмәт иткән. Туган шәһәрендә кызыл дипломга университетны. Мәскәүдә аспирантураны тәмамлаган. Өйләнгән. Хатыны—Лариса Павловна Турганова, сәнгать белгече. Шәрык керамикасыннан шәхси коллекция туплаган, күргәзмәсе берничә тапкыр чит илдә күрсәтелгән. 1978 нче елда...

Прокурор кара тутлыны кул ишарәсе белән туктатты—укыйсы күп иде әле. Үзе турында инәсеннән җебенә кадәр белүләренә шиге калмады.

—Нәрсәгә бу сезгә,—диде ул арыган тавыш белән —Бу хәлемдә минем белән кызыксынучы бардыр дип уйламыйм,коткы таратуның мәгънәсен күрмим...

Шубарин ашыкмый гына бүлдерде:

— Без коткы таратучылар түгел. Һәм дөрес әйтәсез, хәзер сезнен турыда уйлаган кеше юктыр, чөнки кәнәфи ияләре генә игътибар үзәгендә' Тик, зинһар, безне филантроплар дип кабул итмәгез, безнен максат—башка, тормышыгыз яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Ә биографиягезне жентекле өйрәнүгә килгәндә, моның үз сәбәпләре бар. соңрак төшенерсез һәм дәгъва

 

җэяүлЕсайРлн_____________________________________________________

белдермәссез дип ышанам Без үз дөньябызнын бер читен ачарга уйлыйбыз, шуна үзебезне куркыныч астына куймабызмы дип шикләнәбез

Прокурор чакырылмаган кунакны бүлдерде

—Ачыграк әйткәндә?

  • Юк, әлегә ярамый. Анысы сездән хезмәттәшлек итүгә ризалык алгач.

—Анламыйм, миннән сезгә ни кирәк'’

—Каударланмагыз, прокурор, эш бик жятди. Мин җирле сәнәгатьтән Кыскасы, безгә юристконсультант кирәк

—Юристконсультант?—Элекке прокурор гаҗәпләнде —Хәзер безнен агай-эне белән буа буарлык ләбаса Шулмы проблемагыз?

—Әле ниндие!—Кунак авыр сулап куйды, прокурорның төшенә алмавына шаккатып аңлатырга булды —Безгә бит юристнын теләсә кайсы кирәкми Юридик яктан да. тормышта да зур тәжрибәсе булганы кирәк Өстәвенә кануннарны белеп, анлап эш иткәне, хакимият коридорларын. Мәскәүгә юлны яхшы белгәне Тирән белемле, ихтирам һәм ышаныч казанырлык яшьтә булуы шарт Гомумән, башы һәм характеры булган кеше кирәк Сезнең досьегыз, прокурор, менә шуна бик жентекле өйрәнелде Дөресен әйтик, сезнең белән бәйләнү безне куркыныч астына куя Әмма уртак фикергә килә алсак—һичшиксез отачакбыз сезнен юридик тәҗрибәгез, элемтәләрегез безнен өчен бәяләп бетергесез файдалы булачак

—Шулай да әйтсәгез иде үзегезне куркыныч астына куярга нәрсә мәҗбүр итте?—Прокурор гонге кунакларның ни теләвенә һаман төшенә алмады

Кунак, әйтерсен бу сорауны көтеп торган, уйлап-нитеп тормый жавап кайтарды

—Логика, хөрмәтле прокурор, логика һәм тормышыгызда килеп туган хәлләр.

—Логикагызга төшенмәдем, төгәлрәк булмыймы ’

—Яхшы, әгәр бик теләсәгсз. Мин сезнең прокурорга хас сыйфатларыгызны югалтмавыгызга бик шат. Без юкка гына сезнен анкета мәгълүматларыгыз белән танышмадык. Ә логикага килгәндә. Безгә калса, дәүләт идеягезгә дип әйтикме, бурычыгызга дипме—сездә ничек әйтеләдер.—тугрылыклы булуыгызны беркайчан да бәяләмәде Әйтик, әти-әниегезне дә Алар эзсез- нисез юкка чыктылар, үзегез исә ятим үстегез. Хатыныгызны үтерделәр, өегезне тартып алдылар, эшсез калдырдылар, намуслы исемегезне салып таптадылар, сәламәтлегегезне бетерделәр Үтерүне һәм анын яклаучылары иректә, алай гына да түгел, җылы урыннарда рәхәг чигәләр Сезнен дәүләткә карата үз карашларыгыз булырга тиештер инде Бикхуҗаевлар тәкъдим иткән йөз меннән баш тартуыгыз да бездә хөрмәт уятты

Бу әдәпсез нотыктан сон. прокурор ишеккә күрсәтергә омтылды, тик сонгы мизгелдә аны нәрсәдер тотып калды Бәлки язмыш ана сонга калып булса да җәмгыять алдында гаебен юарга соңгы мөмкинлекне бирәдер’ Кем белә . Чакырылмаган кунакларны куалап чыгарырга өлгерер, анын өчен баш ватасы юк

Урынлыдырмы, әллә урынсызмы, хәтеренә бер акыллы хуҗалыкчының ун еллап башы бурычтан чыкмый таркалып барган бер предприятиене аякка бастыруы килеп гоштс Бернинди документсыз, дәүләт төзү оеш мазары инан башка гына ремонт базасы һәм автохуҗалык өчен җылытылган гаражлар төзегәне өчен җавапка тартылды у з I әрчә астыртын максатлар куймаса да. канун бозылган. Шул хуҗалыкчы бервакыт анарга, ачынып

  • Бездә эшләмәгән өчен түгел, киресенчә, эшләгән өчен хөкем итәләр.- дигән иде

Бу очракта да шулай кунакларга ишеккә төртеп күрсәтү дөрес булыр

 

иде, әмма тыелып ахырына кадәр тынлап бетерергә кирәк: ул бит әле эшнен асылын, үзенә нинди роль бирелгәнен белми. Логика мәсьәләсенә килгәндә, икесе дә, мөгаен, үз фикерләрендә калырлар. Төнге кунакларга: Бикхужаевлар, Иргашевларны шәхсән үзем Совет хакимияте, партия, дәүләт белән бервакытта да янәшә куймадым дисә, барыбер аңламаслар иде. Ә әти-әниләренә килгәндә... Аларнын фажигасе гомуми фаҗиганең бер чаткысы гына, менә хәзерге кебек, аның белән булган хәлне шәхси бәла дип санап булмый, бу заманда ул үзен зыян күрүчеләрнең берсе генә дип саный. Ниһаять, башына барып җитте—аны ниндидер зур масштабтагы предприятиегә китереп тыкмакчы булалар, һәм бу эш, анын анлавынча, айсбергка тиң: өске һәм аскы өлешләрдән тора, төп өлеше, су астындагысы, океан төбендәге кебек карангы. һәм аерым юридик түбә таләп итә. Димәк, бу Шубарин яшерен икътисад белән эш итүче совет миллионерлары дигән яна дулкынның вәкиле булырга да мөмкин. Үз теләген белән андый синдикат кочагына килеп керү, ай-һай,—куркыныч, җитмәсә алардагы кырыс кануннар... Ул болардан хәбәрдар иде Ул да түгел, башында икенче уй калыкты: «Яшь чагымда ук гомеремне гаделлек өчен көрәшкә багышлыйм дип ант иттем, тик бердәнбер көнне канунга да, хокук саклау органнарына да кирәгем калмады. Бәлки гомеремне куркыныч астына кую бәрабәренә соңгы кабат үз антыма тугрылыклы калыргадыр?»

Шушы уе ярсыган күңелен урынына утыртты. Эченнән генә төнге кунак белән килеште, шуна берәр сүзен ишетми калмыйм дигәндәй, бар игътибарын җигеп, тыңларга кереште.

Ул хәтта сорауда бирде—Шубарин анда килешүме, әллә шик яшеренгәнме икәнен аера алмады:

—Мәскәүгә барулар...хакимият коридорлары,—дидегез. Сезнеңчә, мин андый авырлыкларны күтәрә аламмы? Ике инфарктым белән авырту үпкәләрем үзләрен гел сиздереп торалар. Минем мөмкинлекләремә артык югары бәя куймыйсызмы?

Кунак, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, шаркылдап көлеп җибәрде.

—Бу ике оятсыз килеп керделәр дә бар мәшәкатьләрен минем өскә аударырга маташалар дип, әлегә кадәр безне куып чыгармавыгызга аптырыйм. Борчылмагыз, сәламәтлегегез турында белештек, сак булырбыз дип ышандырам. Эшегезгә килгәндә, рәсми төстә булыр, сезгә беркайчан да, беркайда да сәламәтлегегезгә зыян китерерлек итмәбез. Сезнең бурыч—аеруча әһәмиятле йөкләмәләрдә илче һәм юридик киңәшче булу. Бөтен вак-төяге турында бүген сөйләшмәбез дип уйлыйм, иң мөһиме— ризалык бирүегез кирәк. Ә Мәскәү һәм башка шәһәрләргә сәфәрләр, билгеле, булачак. Анда да проблемалар тумас дип саныйм, безнең кешеләр кулыгызга чемоданыгызны да тоттырмаслар. Бүгенгә эшлекле сөйләшүләрне тәмамлыйк та безнең берләшүне юып алыйк, шулаймы9

Прокурор югалып калды.

—Минем чәем генә бар. анысы да әзербаиҗанныкы. икенче сортлы.

Шуны гына көткәндәй, әңгәмәгә кара тутлы кушылды:

— Борчылмагыз, прокурор, сезнең спартаннарча яшәвегезне һәм мөмкинлекләрегезне белеп, анысын да күз алдында тоттык...—Ул ишегалдына караган тәрәзәне ачты да кемгәдер ым какты.

Бер-ике минут уздымы—юкмы, ишектә кыңгырау шалтырады. Теге вакытта «Лидо»да күргән официант икән. Ике кулында ашъяулык белән капланган ике кәрзин. Җитез Икрам бер кәрзинне эләктерергә дә өлгерде. Официант хуҗаны тыенкы гына сәламләде дә бүлмәгә үтте, күрәсең, мондый күчмә хезмәт күрсәтүе беренче тапкыр гына түгелдер Алар Икрам белән тиз генә өстәлне уртага күчереп куйдылар, официант кәрзиннән

крахмалланган чытыр ак эскәтер алып жәйде дә рестораннан алып килгән тәлинкә, чәркәләрне тезеп чыкты. Аннан сон. кәрзиннәрен тотып, хужа рөхсәте белән кухняга кереп югалды

Озак та үтмәде, кухнядан тәмле исләр бөркелде. Табаларда нәрсәдер чыжлаган, жылынган арада официант тавыш-тынсыз гына өстәлгә кабымлыклар, яшеллек. • Боржоми «ларны урнаштырды. Прокурор «Боржоми»ны сонгы тапкыр биш ел элек өлкә комитеты буфетында эчкәнен хәтерләде. Шубарин өстәл тирәсендәге ыгы-зыгыга игътибар итми Лариса Павловнанын стенага эленгән фотографиясе каршында басып торуында булды.

—Күркәм хатын иде. Талантлы. Миндә анын альбомнары саклана.

Артур Александровичның үзеннән сораулар көткәнен аңласа да. прокурор дәшмәде. Шулвакыт кыздырылган бүдәнәләр белән гөмбәләр салынган, өсте яшел үләннәр белән бизәлгән зур коштабак күтәреп официант килеп керде Ул аны өстәл уртасына куйды да сораулы карашын Шубаринга төбәде Тегесенен уе башкада идеме, уйлап-нитеп тормый гына

—Рәхмәт. Алик, китә аласын. Ашот өенә кайтарып куяр.—диде

Официант шунда ук саубуллашып чыгып китте Анын артыннан ишек ябылуга. Артур Александрович өстәл янына чакырды Ул кайда да үзен хуҗаларча тотарга күнеккән иде. күрәсен.

Прокурорның каршы килүенә карамастан, анын чәркәсенә дә коньяк агызды

—Үзара анлаша алуыбыз һәм унышлар өчен,—төнге кунакнын беренче тосты әнә шундый булды. Прокурор да аларга кушылып уртлап куйды Шулай да «Дипломат» дигән чех сырасыннан баш тартмады, бик рәхәтләнеп, мактый-мактый. бер бокалны бушатты

Кара тутлыга житә калды:

Бер-ике тартма «Хольстена» кертеп чыгармын, эсседә аннан да шәбрәк эчемлек юк,—дип әйтеп куйды.

Озак утырдылар, әмма эш турында башка сүз кузгатмадылар, дөрес. Икрам берничә тапкыр ниндидер эшкә кагылышлы консультация алмакчы булып авызын ачкан иде. Артур Александрович әнгәмәне ипләп кенә икенче якка борып җибәрде.

Шубарин чит илләрдә, шул исәптән Япониядә дә булган икән, прокурор белән андагы тормыш һәм гадәтләр турында фикерләрен уртаклаштылар

Иртәгесен төш вакытында «Лидо»да очрашырга сүз куешып саубуллашканда, төн уртасы авышкан иде инде.

Прокурор, кунаклар киткәннән сон. бик озак иртәгедән яна этабы башланырга охшаган тормышы турында уйланып утырды Артур Александрович белән әнгәмәсен. Икрамнын сирәк-мирәк репликаларын янәдән бер тапкыр башыннан кичерде.

«Сезне үз эшләребезгә катнаштырып, үзебезне куркыныч астына куюыбызны аңлыйбыз».—дигәннәре нәрсә аңлата икән’’

Бары бер нәрсә ачык ул иртәгә тотынасы эш зур масштаблы, җитди, шуна тәвәккәлләгәннәр, күрәсен. Бу эшкә ныклап кереп киткәнче, үзенә күз-колак булачакларын да чамалады. Билгеле, хужа кеше үз эшенә артык кешене катнаштырмаска тырыша, әмма телиме-теләмиме. юрист белән киңәшләшмичә кала алмый Никадәр генә куркыныч тоелмасын, анын каршы килмәскә кыюлыгы җитте, нишлисен, башкача хәле юк. язмыш аны юрист буларак га. кеше буларак та тагын бер кат сынарга уйлады, ахры

Шубарин алегә ана нинди таләпләр куелачагы турында ым какмаса да. прокурор үзе эшләп киткән заводларныкыннан аермасы юктыр дип саный Яшерен трест хуҗалары да. предприятие директорлары да бары бер
нәрсәне—үз фирмасының ихтыяҗларын яклауны таләп итә.

Прокурор, ниһаять, тынычланды һәм йокларга ятты—анын өчен иртәгәге көн дә җиңелләрдән булырга охшамаган.

5

Прокурор «Лидо» ресторанына нәкъ билгеләнгән вакытка килеп житге. Ишек төбендә кичәге официант каршы алып, аны өстәл янына озатып куйды. Шубарин көтмәгәндә икенче бер ишектән килеп керде. Кичә төнлә утырунын эзе дә күренми: җыйнак, пөхтә, үзен кулда тота белүчеләргә охшаган. Зал инде тулып килә, прокурор бик күпләрнең карашы анын табындашына төбәлгәнен сизеп, тоеп утырды, тик тегесе генә аларны күрмәмешкә салышты.

—Ничек, кичәге карар үз көчендә каламы? Бернинди ирексезләү юк, мин эшкә үз теләкләре белән алынганнарын хуплыйм,—диде һәм инициативаны үз кулына алу гадәтенә тугры калып, бокалларны «Боржоми» белән тутырып куйды.

—Юк, кире уйламадым,—дип жавап бирде прокурор уйчан гына.—Сез дөрес әйтәсез, картлык әллә кайда, таулар артында түгел, тик мин әлегә аны каршыларга әзер түгел икәнмен. Фәкать бер сорау—сездә мин Кырымда, мәсәлән, Ялтада бәләкәй генә өйлек эшли аламмы? Бу—мина табиблар тәкъдим иткән урын.

—Кечкенәгә генә түгел, хәзер анда ялга киткән генераллар яши торганына өмет итә аласыз,—дип ышандырды Шубарин.—Үзем дә Кырымга. Ялтага гашыйк кеше буларак, рәхәтләнеп булышырга әзермен. киләчәктә кунакка барыр урын булыр. Бәлки, кайчан да булса бу эшләрдән туеп, үзем дә күрше- тирәгездән берәр нәрсә юнәтермен. Барысы да үзегездән тора, кабатлап булса да әйтим: безгә тәҗрибәгез, белемегез, элеккеге элемтәләрегез бик тә кирәк. Әйдәгез, тынычлап кына тамак ялгап алыйк та. аннары мина— номерга менәрбез, эш турында шунда сөйләшербез.

Өстәл яныннан кузгалганда, прокурор сак кына:

—Ишек янында утырган кызыл күлмәкле егеткә игътибар итегез әле. зинһар. Мина калса, ул махсус безнен өстәлне күзәтерлек урын сайлаган, күзе сездә генә,—диде.

Артур Александрович ул күрсәткән якка борылып карамады, көлемсерәп жавап кайтарды:

—Мин ялгышмаганмын, прокурор, ничек, дары савытында дары бар әле, диләрме? Сез хаклы, ул миннән күз дә алмый. Шулай булырга тиеш тә—ул бит минем тән сакчысы.

Азлархановнын аптырап калуын күреп, шеф буласы кеше көлеп җибәрде:

—Әйе,әйе, тән сакчысы, нигә гаҗәпләндегез? Сезнеке дә булачак, бер шәп кешене күз уңында тотабыз, бер-ике атнадан килеп чыгар. Ә Ашотка килгәндә, дуслашырсыз дип уйлыйм, ышанычы егет, ана таянырга була.

Анын номеры өченче катның коридор башында икән. Бүлмәгә кергәндә, прокурор авыр имән ишектәге ике яшерен биккә игътибар итте, өлкә прокуратурасындагы анын кабинетына да шундый йозаклар куелган иде

Ике бүлмәле «люкс» карап торышка әллә ни тәэсир калдырмый: гарнитур тыгызлап торган кечкенә генә йокы бүлмәсе дә артык зур булмаган зал. соңгысы, мөгаен, хужасы өчен кабинет һәм кабул итү бүлмәсе ролен үтидер. Тавыш-тынсыз җилләткеч эшләп тора, шуңадыр бүлмәдә рәхәт, салкынча һава. Өй мохите сизелеп тора, димәк, монда күптәннән яши.

Прокурор як-ягына карангалады. күзенә «Шарп» телевизоры белән анын янына куелган видеоприставка чалынды. Номер хужасы. прокурорнын сораулы карашын тотып:

—Әйе, өй киносы.—дип раслады —Шәп фильмнар күп, мәсәлән. Копполанын «Крестный отец» ы кебекләр, кызганыч, карарга вакыт кына юк. Ә вакыт ягыннан сез тыныч булыгыз, рәхәтләнеп карый аласыз, теләсәгез, системаны үз номерыгызга күчерерләр, әйтермен

Прокурор ана сораулы караш ташлады.

—Әйе, дөрес ишеттегез, үз номерыгызга. Сүз унаенда аз гына алга сикердем. Без болай хәл иттек: сезнен торагыгыз ни безгә, ни үзегезгә туры килми. Башка шәһәрләрдәге кебек монда да бер бүлмәлеләргә ихтыяҗ зур икән, шуна гостиницадан ерак түгел, күрше кварталдан гына ике бүлмәлене белештек Үзем барып күрдем, сезгә дә ошар дип уйлыйм Фатир ремонтка мохтаж булмаса да, шәһәрдә осталар барлыгыннан файдаланып, аз-маз яңартуны кирәк таптык. Бер-ике сәгатьтән Икрам белән барып карап кайтырсыз, әлегә кайбер эшләрне хәл итеп бетерик. Ике айлап сез мина көн дә кирәк булачаксыз: хәл итәсе мәсьәләләр күп җыелды. Черемушкадагы фатирыгызны бушатырбыз, ә Красиндагысында әлегә ремонт дәвам итәр, шуңа күрә әлегә бер кат югары нәкъ минеке кебек үк номерда яшәп торырсы з. Бүген иә булмаса иртәгә үк кунакханәгә күчәргә кирәк булыр

Үзенә бирелгән күрсәтмәләрне ишетеп, прокурор ирексездән көлемсерәп куйды Номер хужасы моңа шунда ук игътибар итте

—Мин нәрсәнедер дорес әйтмәдем мәллә?

  • Ремонт, дүртенче катта «люкс •> Сез минем финанс мөмкинлекләрен артык югары бәялисез түгелме, Артур Александрович?

Шубарин көлеп җибәрде:

—Рәхәт сезнен белән, прокурор. Беләбез, мөмкинлекләрегезне беләбез Без элеккеге җитәкчеләрегез кебек түгел: кешене эшкә дәшеп, аннан файда көткәндә, башта анын үзе турында кайгыртабыз. Девизыбыз да—кайгырту нинди, эше шундый. Шунаргалыр. тәвәккәллек сораганын белә торып, безгә бик теләп киләләр...

Ул. үрелеп, язу өстәленең ачык тартмасыннан бер төргәк акча алды да прокурорга сузды.

-Менә сезгә тота торырга Җитмәсә, тартынмагыз, сорагыз. Кабатлап әйтәм, мин филантроп түгел, һәрбер эшлекле кеше сыман, мин лә акча саный беләм. Тик шуны белегез: сезнен хезмәтегез бик югары бәяләнәчәк, шуңа күпме телисез, шуның кадәрне алдан алаласыз. Классикадан исегездә калгандыр: элек Россиядә хезмәт хакын берәр ел алдан алып булган, бездә дә шундый ук система—тик бар кеше өчен дә түгел, билгеле

Прокурор бер төргәк иллелекне кесәсенә салып куйды Пиджак җиннәренен кыршылуын күреп, номер хужасы нәрсәнедер исенә төшерде:

  • Һәм соңгысы, төзүчеләр белән очрашканнан сон. Фәизиев белән күрше өлкәнен сәүдә базасына китәрсез, төшке аш алдыннан шылтыраттылар бик күп товар килгән, сезне анда көтәләр. Кием-салымнарны инәсеннән җебенә кадәр янасына алмаштырыгыз. Ничек әле, киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар диләрме'.’ Бу—мин уйлап чыгарган нәрсә түгел

Ул тагын нәрсәдер әйтмәкче булып авызын ачкан иде. шәһәрара телефон шылтырады. Чыбыкның теге очындагы кеше озаклап нидер сөйләде. Шубарин да ара-тирә прокурорга анлаешсыз репликалар кыстыргалады, тик бу сөйләшүне ошатмавы йөзендә ярылып ята иде Ниһаять, түземлеге төкәндеме:

—Көтегез, бүген килермен.—диде дә трубканы оясына ыргытты

Аргур Александрович бүлмә буйлап әйләнеп килде, йокы бүлмәсенә сугылды һәм аннан чыкканда үзен кулга алып, элеккечә тынычланып, сабырланып калган иде.

—Планнарны өзгәннәрен яратмыйм. Менә бүген сезнен белән эш турында сөйләшмәкче идем—булмады, берсекөнгә кала инде, ашыгу- кабалануны җенем сөйми Мин хәзер үк Ташкентка китәм. Ә сез әйбәтләп урнаша, шәхси эшләрегезне рәткә сала торыгыз.—Өстәлдән ачкыч алып бирде,—Дүртенче катта, карагыз да күченегез.—Ул тынып торды,— Саубуллашканчы тагын бер генә нәрсәне әйтим... Кичә монысы турында сүз кузгатасым килмәде, эшкә үз теләгегез белән килүегезне көттем.—Ул туп-туры прокурорның күзләренә карады.—Безнен белән хезмәттәшлек итү өчен сездә тагын бер сәбәп бар, уйлавымча, анысы акчадан да мөһимрәк. Менә шул, хәзер сездә кем беләндер исәп-хисапны өзү мөмкинлеге бар... Бикхужаевларга да кулыбыз җитәр, тик аз гына вакыт бирегез. Ә хәзергә хуш иттек.

Ул номердан чыкканда, коридор тәрәзәсе янында, теге кызыл күлмәкле егет тәмәке тартып тора иде. Прокурорны күрүгә, төпчеген ташлады да, елмаеп, анын каршына атлады. Тик Азларханов, аны күрмәмешкә салышып, дүртенче кат баскычына юнәлде.

Фәйзиев белән күрше өлкәдән төн канатын жәйгәч кенә әйләнеп кайттылар. Авыр, тыгыз көн булганга, көндәлек сәйраны да казага калды. Аруы чигенә җиткән, хәтта сатып алып кайткан әйбер-карасына күз дә саласы итмәде, тартма, төргәк, пакетлар шунда, алгы бүлмәдә таралып калды—иртәгә барыбер кунакханәгә күченәсе.

Икрам тәкъдименнән дә баш тартты: бердән, «Лидо»га барырлык хәле калмаган, икенчедән, ялгызы гына калып, тагын бер мәртәбә барысын да башыннан үткәзәсе килде. Димәк, яна хуҗалары анын ярдәменә, элемтәләренә исәп тота, юмартлыклары да, торак мәсьәләсен тиз хәл итүләре дә тизрәк үз эшләренә тартып кертү максатыннан.

Артур Александрович исәп-хисап ясау мөмкинлеге булыр дип нәрсәдән чыгып әйтте икән? Кызыксындыру өчен генәме? Ә бәлки үзенен дә кайчандыр Бикхуҗаевлар кланы белән юлы кисешкән булгандыр да прокурорны бергәләп үч алырга чакыруыдыр? Гажәп, әле генә кайтам да урынга авам дигән кешенең төн йокысы качты. Аптырагач, торды да плитәгә чәйнеген утыртты, аннары төнге кунактан калган яхшы чәйне пешерде. Чәй янында уйлавы да рәхәт. Юк, хәзер ул үткәнендә казынмады, уйлары киләчәккә төбәлгән иде. Хәзер ул тормышны өлкә прокуроры булып эшләгәндәгегә караганда әйбәтрәк беләм. дип саный. Бүген ул яшерен синдикат белән хезмәттәшлек итәргә ризалык бирде. Ни өченме? Чөнки күптән инде артельчылар, цехчылар, яшерен икътисад хуҗаларының көч туплавы, аларнын йогынтысы турында сигналлар алынса да. югарыдагылар оешкан җинаятьчелек, наркомания, фахишәлек, канунның криминал белән кушылуы турында сүз чыгуга кул селтәгән шикелле, ул да бу хәбәрләргә ышанмады.

«Бездә моның булуы мөмкин түгел», «Бездә андый җинаятьләр өчен сәбәпләр юк,»—дигән демагогик фразаларга алданып, тормышның асылына төшенеп җитмәвен менә хәзер генә анлады.

Ничек анламаска, әле эшенә тотынмаган, аз-маз таныш Артур Александровичның нинди көчле йогынтылы кеше икәнен бер күрүдә сизеп алды. Әнә бит, тәрәзәчек каршында дүртенче каттагы номер турында тел тибрәтүгә, кизүнең йөзе май кояшына охшап калды.

Фатирын алмаштыру хакында ЖЭКка бер шылтырату җитте, читтән торып тиз генә хәл итеп тә куйдылар.

Сәүдә базасында исә тылсымлы «ачкыч»—Шубарин фамилиясен ишетүгә, директор үзе складтан складка йөртеп, ин яшерен почмакларындагы дефицит әйберләрне чыгарып салды. Җәмгыятьнең хокукларын, иминлеген.
тынычлыгын саклыйсы кеше үз вакытында шундыйларны күрә белмәгәч, тормышны аңлыйм дип әйтә аламы, йә?

Менә хәзер нәрсә эшләсен белә, жәмгыятькә ябышкан шушы яман шешләрне кубарып атарга. Бикхужаевлар кланынын элемтәләрен өзгәләп бетерергә һәм яшертен икътисадның серле дөньясын ачып, анын башындагыларны чиста суга чыгарырга тиеш. Билгеле, прокурорны Шубарин синдикатына Бикхуждевлардан үч алу теләге генә этәрде дисәк, ялгыш булыр, алар өстеннән тагын да көчлерәк клан идарә иткәнен аңлаган иде инде. Тәжрибәсе һәм интуициясенә таянып, ул Шубарин кулы белән тагын да ераккарак һәм биеккәрәк сузылырга мөмкин булуына төшенде

Дөрес, Әмирхан Даутович бу ниятенен куркыныч якларын күрми-сизми түгел Бикхужаевлар бер нәрсә алдында туктап калмаганны, күләдәгеләр турында уйлыйсы да юк. Шунда ук күз алдына самбо буенча иянең элеккеге чемпионы Ашот килеп басты боерсыннар гына—хәзер жиренә җиткерәчәк...

«Бүреләр белән яшәсән—бүре кебек уларсын». Әлегә кадәр борчыган сорауларына жавап кебек, бу мәкаль нәкъ вакытында исенә төште: ышанычка кереп, синдикатның алыштыргысыз кешесенә әйләнергә, әйе, шулай эшләргә!

Бу карар прокурорның кәефен күтәреп жибәрде. Ул төргәк һәм тартмаларны таратып ташлады һәм ун минутлар үттеме, гардеробның шадраланган көзгесендә озын буйлы, зәвык белән киенгән ир-ат сурәте пәйда булды. Аның остендә ачык соры тройка костюм, көмеш төсендәге күлмәгенә күк төсендәге галстугы килешеп тора, ә аякларында—модалы саналган итальян ботинкалары «Әйе, бу тип, мөгаен. «күләдәгеләргә» якынрактыр, аны үт кешеләре кебек кабул итәрләр»,—дип, үз кыяфәтеннән ри за калды һәм йокларга җыенды

Икенче көнне беренче тапкыр чәйханә юлын читләтеп, «Лидо»га юл тотты. Ул залга килеп кергәндә, Фәйзиев анда иде инде. Адикнын чакыруын көтеп тә тормыйча, ышанычлы адымнар белән өстәл янына юнәлде

Аның:»Хәерле иргә»,—диюенә, Икрам югалып калды, иртүк килер дип уйламаган иде. күрәсең.

—Ай-яй, киенеп тә куйгансыз, әллә шәһәр башкарма комитетына юл тотасызмы?—дип кызыксынгандай итте.

—Юк, шеф үзешчәнлеккә рөхсәт бирмәде

—Әйе. ул аны яратмый,—дип раслады Икрам

Иртәнге аш вакытында да тынычлык килмәде, башында бөтерелгән уйларыннан арына алмады прокурор Фәизиев белән ике арада булган сөйләшү, кыска-кыска репликалардан шуны аңлады: Икрам бу эштә икенче кеше булса да. барлык мөһим карарларны Шубарин берүзе кабул итә һәм үзенең ярдәмчесенә планнарнын барысын да ачып салмый шикелле. Димәк, урынбасарын кысрыклап, дәрәжәле урынга омтыла диюләреннән курыкмыйча, ана. һичшиксез, хәбәрләр чыганагына елышырга кирәк Мондый даирәдә үзеңне никадәр комсыз, тупас- дорфа тотасын, шулкадәр гиз ышаныч казанасың—монысын ул тәгаен белә Шуңа күрә, иртәнге аштан сон, үзенең бары тик Шубаринга гына буйсынуын аңлаткандай

— Зинһар, телевизор белән видеомагнитофонны минем бүлмәгә менгертгерегеэ әле Шеф мина берничә фильм тәкъдим иткән rue, үзе кайткач, аларны карарга вакытым калмас дип уйлыйм. Ә хәзергә яна фатирыма—төзүчеләр янына сугылам Мин шулай да алгы бүлмәмне агач белән тышлатуны кулайрак күрәм,— диде дә сүзнен тәмамланганын белдереп, урыныннан торды

Фәйзиев үзен ничек тотарга белми югалып калды:

—Ничек телисез, шулай эшләгез. Фатир сезнеке. Ә видик мәсьәләсендә хәзер үк әмер бирермен. Дөрес әйтәсез, хужа кайткач, кино турында уйларга вакыт калмас, җилкәгезгә бик күп эшләр өелде.

Рестораннан чыкканда, прокурорнын кәефе күтәренке иде. Шулай булмыйча—кечкенә генә булса да җиңү яулады бит! Димәк, сайлаган юлы дөрес. Кинәт «Лидо»нын фикуслар һәм пальмалар белән бизәлгән иркен холлынын көзгеле стенасында Факир сурәтен күреп алды. Сурик Мирзоян кемнедер көтә иде ахры, прокурорга күзе төшсә дә, тиз генә абайламады, ә аннары инде тегесе ишеккә җиткәндә, ук кебек залга атылды: мөгаен, Икрамны кисәтергә теләгәндер инде.

Ул килеп кергәндә фатирында эш кайный иде. бүлмәнен берсендә такта идән өстенә паркет җәяләр, ә ванна һәм кухняда слесарьлар мәш килеп сантехниканы алмаштыра.

Прокурор әле кичә генә шеф кулыннан бер төргәк акча алгач: »Мина нәрсәгә анын кадәр акча, нишләтермен аларны?»—дип уйлаган иде. Тик сәүдә базасыннан әйләнеп чыкканда, төргәкнен яртысыннан артыгы бушаганын күрде. Үзенә көчләп диярлек таккан бер күн плащ кына мен тәнкә торсын әле. Тик хәзер кичәге туздыруыннан канәгать тә калды бугай: акчаны унга-сулга таратуын сиздереп, араны якынайтмагае. Хәер, плащы да үзенә үлчәп теккәннәр диярсен, өстендә тап-таман утыра.

Яңа ниятләр аны көтелмәгән уйларга этәрде, һәм ул ашыкмыйча, җәяүләп кенә мебель кибетенә юл тотты.

Соңгы елларда төзелгән кибетләр кебек монысы да өлкә потребкоопераниясенә карый. Шаккатмалы: бик кыска гына арада биниһая зур кибетләр, берсеннән- берсе баерак ресторан-кафеларны ничек төзеп бетерәләр икән? Менә шул кооператорлардан сәламәтлек саклау органнары һәм мәгариф белән тәҗрибә уртаклашуларын сорарга иде, югыйсә, яна төзелгән биналары сәүдә, гомумтуклану предприятиеләренеке белән чагыштырганда ташка үлчим.

Кибетнең эче дә тышына туры килеп тора. Дөресен әйткәндә, җиһаз кибетенә соңгы тапкыр моннан унбиш еллар элек кергән иде бугай. Анда да Лариса Лахутидагы яна йортларына Германиядән кайткан йокы гарнитуры карарга ирексезләп диярлек алып барды. Хәер, ул җыелманы бик ошатсалар да, барыбер алырга туры килмәде. Җиһазга дигән акчалары музейга кереп киткәнен сизми дә калдылар. Ике карават алдылар да шунын белән вәссәлам: башка бу темага әйләнеп кайтмадылар...

Кибеттәге агач материалының муллыгына, төрлелегенә шаккатып: «Бүген җырлар гына түгел, җиһазлар да үзгә икән»,—дип уйлап куйды ирексездән. Кибет бик иркен, һәртөрле гарнитурлар, кухня җиһазы, көзгеләр, коверлар—интерьерга ярашлы итеп тезеп куелганнар, күнеленә хуш килгәнен сат та ал. әйе, дизайнерлар кулы тигәне сизелеп тора. Әмма анын исен китәргәне—бәяләр булды. Теге вакытта Лариса белән кызыгып калган гарнитур, әле дә бик яхшы хәтерли, җиде йөз сум тора иде. Хәзер ул бәягә язу өстәле генә, йә булмаса ике кәнәфи алырга мөмкин икән, әле алары да төрле бәядә: мәсәлән кәнәфинең биш йөзлеге дә. җиде йөзлеге дә бар.Башка бәяләргә дә күз төшерәсе итте. әһә. йокы гарнитуры ике меңнән уналты меңгә кадәр, кухняныкы алты йөз—ике мен. ә бүлмәнеке биш меңнән башлана. «Бу бәяләр кемнәр өчен икән сон?дип уйлап куйды прокурор.—Бар кеше дә Шубаринда хезмәттә түгел, зур-зур акчаларны берәр ел алдан алып куя алмый».

Әйтерең юк, җиһаз да, бәяләре дә тан калдырырлык, әле шунысына да игътибар итте: аның күзе төшкән әйберләрнең барысы да чит илнекеләр. Иркен залны айкап йөргәндә башында бер генә уй иде: ничек булса да
күбрәк
акча туздырырга. Шулай да ундүрт мендек венгр йокы гарнитуры— «Чаба» ны да. унике мендек «Сибилла»дигән бүлмәнекен дә. кухня өчен биш мендек швед гарнитуры «Викинг»ны да аласы килмәде Куен дәфтәренә ниндидер билгеләр ясаганнан сон. ул чыгу юлына борылды

Икенче көнне төшке аштан сон. Феллининын «Репетиция оркестра»сын карап утырганда, кемдер ишек шакыды

Прокурор «пауза»га басып, теләр-теләмәс кенә ишекне ачты һәм Шубаринны күреп алды.

—Комачауладым, ахры.—диде кунак, экранда катып калган сурәтне күреп.

  • Юк-юк. сез нәрсә, узыгыз, зинһар Өи киносынын рәхәте дә шунда, теләсә кайсы вакытта туктатып һәм карап була

—Сез яна мохиткә мин уйлаганнан да тизрәк ияләшәсез.—Шубарин елмайды —Төзүчеләрне дә кызулаткансыз, җиһазларны да кайгырта башлагансыз.

Ул дөрес чамалаган, анын һәр адымын күзәтеп торалар Мөгаен. Фәйзиев та прокурорнын кәефе күтәренке булуы турында сүз катмый калмагандыр Шубариннын сүзләрен раслагандай, куен дәфтәрен чыгарды да кибеттә тутырылган битен ертып кунакка сузды

Шубарин кызыксынып укый башлады

I «Лувр» (Югославия) бүлмә гарнитуры—5400 сум

  1. Йокы гарнитуры «Рижане» (Румыния)—2900.
  2. Кухняныкы. «Комфорт (Югославия)—1700

Барысы—10 мен сум.

Шубарин. Йөзендәге елмаюын сүндермичә:

Шә-әп, аппетитыгызны әйтәм,—дип куйды.

  • Шуна күрә бүген үк үз вазифаларыма тотынырга әзермен,—дип шаяртуга борды прокурор

—Бүген үк булмас, атна ахыры булгач, сейфтан документларны алып тормаган идем Өстәвенә бер-ике сәгатьтән Икрам белән күрше өлкәгә туйга китәбез. Теге сез барган сәүдә базасы директоры кызын кияүгә бирә, булачак кияве—крайда билгеле кешенен улы.

—Сез үзегез Шәрык туйларына мөкиббән кешеме, әллә бару мәҗбүриме? Яна гына юлдан кайттыгыз ләбаса.—диде прокурор, анын хәленә кереп

—Әйе. нәкъ өстенә бастыгыз, мин туйларны, бигрәк тә шау*шулы мәҗлесләрне яратмыйм. Бүгенге кичемне рәхәтләнеп сезнен белән үз номерымда гына үткәрер идем. Адик га өстәлне туйныкыннан ким әзерләмәс иде. тик мин. һичшиксез, анда булырга тиешмен. Урга Азиядә шактый еллар яшәгән кеше буларак, аңлыйсы шыр дип беләм: андый чараларда өлешчә эшләр һәм язмышлар да хәл ителә. Әмма бу юлысы эшләрем күп түгел, янгынга әверелмәсен дип. нәни генә учакка су сибәсем бар. шуна Ташкенттан эт сыман арып-талып кайтсам да бармый кала алмыйм Ә сезгә Феллини белән вакытыгызны күнелле генә үткәрүегезне телим Ул ишеккә борылды

Бусагада тукталып, нәрсәнедер исенә төшергәндәй итенде дә

—Сез бүген үк эшкә керешергә әзер, дидегез бугай9—дип сорады

—Әйе. «Репетиция оркестра»ны башка вакытка калдырырга әзер

Шубарин уйланган кыяфәт чыгарып торды да. ниндидер карар кабул иткәндәй, кулын селтәде:

—Үзебезнең оркестрның репетициясен башларга вакыт Жыеныр өчен икс сәгать вакыт сезгә Искиткеч шәп костюм да алгансыз икән. Икрам әйтте. Туйга өчәү бергә барабыз Прокурорнын аптыравы йөзенә чыкканын күреп кабатлады —Әйе. әйе. туйга, эшкә түгел -Язгы кон елны туйдыра», онытмагыз.Безнең эшлекле телгә әйләндергәндә бу мәкаль
ничек яңгырыйдыр, анысын тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма хәлебез якынча шулай... Нәкъ ике сәгатьтән мина—көтәм.

Прокурорга җыенудан башка чара калмады.

— Менә бит. тышкы кыяфәтегезгә карап, ай-яй. эшләре унышлы бара икән бу кешенен диярлек булган.—дип каршылады аны Артур Александрович билгеләнгән сәгатьтә.—Үзегезне ышанычлы итеп тотарга киңәш итәм. Тормышыгызда, әйтерсен. коточкыч вакыйгалар булмаган, сез сынмагансыз, янадан үз биеклегегездә дип белсеннәр. Әгәр инде кемдер сез безнең тирәдә түгел, киресенчә, без сезнен янда дип уйлый икән, анысы тагын да яхшырак. Аңлашылдымы?

Бу комбинаторның тагын нинди мөгез чыгарырга җыенуына төшенмәсә дә, ул:

—Тырышырмын,—дип вәгъдә бирде.

Урамда машина көтеп тора иде. Шәһәрдән шоссега чыгуга. Ашот магнитофон кабызырга теләде, әмма янәшәсендә утырган шефы аны туктатты. Шунда магнитофон янындагы телефон трубкасына күзе төшкән прокурор, гаҗәпләнеп:

—Телефон, машинагызда телефон?—дип сорады.

—Әйе. японныкы, йөз километр радиусында тота. Өегездә ремонтлар төгәлләнеп, чит-ят кешеләр китеп беткәч, сезгә дә куярлар, теләсә кайсы вакытта—машинада бараммы мин, номердамы—ялгарлар. Тик белегез: мондый элемтә турында бик азлар гына хәбәрдар.

Юлда әллә ни сөйләшмәделәр, ара-тирә алышкан репликалар, кыска фразаларны прокурор бик үк анлап җиткермәсә дә кабатлап сорамады. Туйда үзенә нинди роль бирелгән икән—бар уе шуны ачыкларга тырышу булды.

Шубарин. бәлки, ашыгыч кабул кылган бу ниятенә инде үкенәдер, дигән уй башына килеп китте дә Азларханов янәдән үз дөньясына чумды: аткә прокуроры булганда туйларга, күңел ачу чараларына бик сирәк йөрде ул. Шуңадыр, баштарак чакырулар еш булса да. соңыннан дәшүдән бөтенләй туктадылар. Менә хәзер машинада барганда гына анын башына барып җитте: сәүдә базасы директоры туйга сайланган кешеләр даирәсе генә җыела дигән иде бит. «Бу туйда Шубариннын мине кемгә күрсәтәсе килә икән сон? Әллә кемнедер шаккатырырга уйлыймы, янәсе мин урынымны югалтсам да. акчалы булып яңадан аякка басканмын». Ул сүзсез баруларына бер яктан куанды да. чөнки шунысына төшенде: монда нәрсәдер бар. шуна башында чуалган уйларны тәртипкә саласы, ниндидер вариантлар уйлап куясы бар.

Ә бәлки ул Бикхуҗаевларны куркытырга телидер? Күрәсезме, янәсе, мин кем белән! Юлыгыздан алып ташланган прокурор элеккеге хатенә кайтты һәм көрәшергә әзер икәнен белдерү өчен үзе сезнең өнегезгә килде.

Аның фикерләрен укыгандай. Шубарин сорап куйды:

—Сез андагы өлкә прокуроры Халитов белән танышмы?

—Әйе.

—Үзара мөнәсәбәтләрегез ни тирәдә иде. хәзер ничек, сезнен белән исәпләшәме?

—Кайчандыр анарга минем ярдәмем тигаләде. Кыен хәлдә калганда да кинәшкә минем янга килде. Исәпләшә дип уйлыйм.

Анысы яхшы, юкка гына Феллинидан аермаганмын икән.

«Халитов. Халитов...Гадел Шәрипович .»—күпме генә тырышмасын, бу фамилия белән бәйләнешле гауга-фәләнне исенә төшерә алмады. Башкалар шикелле аңарга да өстән гел басым ясап торуга карамастан. Халитов теләсә кем кубызына бии торганнардан түгел иде. Хәер, хәзергесен кем
белә, аларнын соңгы жиде елда очрашканнары булмалы, ә жиде елда жиде төрлегә үзгәрергә мөмкин

«Гадел Шәрипович, Гадел Шәрипович »—дип кабатлады ул эченнән генә. Шубарин нигә анын турында сүз кузгатты икән9 Нинди планнары бар. Халитовтан ни тели соң ул? Үз-үзенә күпме генә сораулар яудырма, дөрес жавабын табып булмас—әлегә яна хужасынын уй-ниятләре анын өчен кара урман кебек. Шулай да болайрак түгел микән бу уенда катнашырга ана әле иртәрәк, димәк, кырыйда әзер булып торачак. Нишләмәк кирәк—артка юл юк.

Еракта өлкә үзәге тирәсендәге бистәләр шәйләнде. Уен башланырга ярты сәгатьләп калып бара. Ул. фикерләрен бер ноктага туплау өчен, күхләрен йомды да башын урындык аркасына терәде.

Тик уйлары белән ялгыз калырга язмаган икән, тынлыкны Шубариннын тавышы өзде.

—Ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз Безне бу якларда бик яхшы беләләр, бигрәк тә сонгы елларда. Шуңа безнен компаниядә булуыгызны искәрми калмаслар. Хәер, ялгыз килеп керсәгез дә. шәйләми калмаслар иде Сезнең бурыч: аягыгызда нык басып торуыгызны күрсәтәсез, элеккеге танышларыгыз җәмгыятьтәге урыныгызны кайтарырга әзер дип уйласын Кайда эшләвегез белән кызыксынсалар, артык детальләренә кагылмый, җирле сәнәгать идарәсендә, дип жавап бирегез. Аннары, әгәр Халитов сезнең белән очрашудан качмаса. минем белән таныштырырсыз Күптәннән очрашу жаен эзләп йөрим, минемчә, бүген ин кулай вакыт Ә калганнарын—кем белән очрашырга, мөнәсәбәтләрне янартырга икәнен туй барышында әйтермен. Борчылмагыз, рәхәтләнеп күнел ачыгыз Шунысын да искәртим: дошманнарыгыз да булуы ихтимал, шуна мин сезне ике-өч кеше белән таныштырырмын, алар сезнең элек күз күргән кешеләрегездә булырга мөмкин—аптырап калмагыз. Болар Бикхужаевлар белән пычакка- пычак кешеләр, нәрсәнедер бүлешә алмыйлар. Сезнең бу кешеләр белән элемтәгез сизелми калмас, монысын ышандырып әйтәм

Бераз уйланып торганнан соң өстәде

—Хәер, мина калса. Бикхужаевлар белән исәп-хисап ясарга үзегезнең дә мөмкинлегегез булачак.Тик. минем уйлавымча, сез дан-шөһрәт сөючеләрдән түгел, Бикхужаевларнын башына прокурор житте дип шаулауларын теләмисездер Жиңүне башкаларга калдырыйк, минем өчен, мәсәлән, һәрвакыт нәтижә беренче урында,—дип. сөйләшүне томанлы фраза белән тәмамлады.

Килеп життек!

Машина яшеллеккә күмелеп утырган шәхси йортлар урнашкан тыкрыкка борылды. Бакчалар буена, кысылышып, машиналар тезелеп киткән, номерларына караганда кунаклар төрле өлкәләрдән жыелган булырга охшаган Ашот машинасын капка төбенә үк китереп туктатты Жирле гадәт буенча тимер капка төбендә агачлар күләгәсе астына өстәлләр тезгәннәр Килүчеләрне йорт хуҗасы Жаббаров каршы алып тора Шубариннын «Волга*сын күрүгә, база директоры кунакларын калдырып, машина янына ашыкты.

Кунак кәләшнең әтисе белән кочаклашып күреште һәм компания исеменнән дип. калын гына конверт тапшырды Аннары анын калагына нидер пышылдады да прокурор белән таныштырды

Шубаринны ярты сүздән аңларга күнеккән Жаббаров прокурорны култыклап ишегалдына—жыелып торган кунаклар янына алып керде Компаньоннары исә, дәрәҗәле зур кунакны озата барган кебек, анын янәшәсеннән атладылар.

Ишегалды берьюлы алты йөз-җиде йөз кунакны кабул итәрлек иркен иде. Шәһәрнен бик сирәк скверы гына Жаббаров ишегалды белән ярыша алырлык: мондагы пөхтәлек, тәртип, мөгаен, бер бакчачы гына монын кадәр эшне майтара алмас.

Ишегалдының урта бер җирендә зур фонтан балкып тора—мәрмәренә караганда, ул туйга янартылган, ахры. Фонтан яныннан төрле тарафка кызыл ком сибелгән сукмаклар киткән. Түрдәрәк. бөтерелеп үскән үсемлекләр ышыгында җәйге кухня урнашкан: анын каршында ике урында тимер чыбыкларда бәрән түшкәләре кыздыралар, алардан чыккан тәмле ис бакчадагы башка исләрне күмеп киткән. Берничә урында корылган чәчәкле чатырдарлар астында өстәлләр әзерләгәннәр. Хуҗа кунакларны үзләре өчен билгеләнгән урынга кадәр озатты да кабат капкага ашыкты. Бар да үз эшендә: колакчалар элгән яшь егетләр сонгы кат микрофон һәм көчәйткечләрне тикшерәләр, шароварлар киеп алган көяз яшь кызлар кунакларга минераль су белән пепси-кола тәкъдим итәләр. Бу йортта мондый сандагы кунакларны беренче генә каршылаулары түгел икәне сизелеп тора. Фонтан янындагы кызыл ковер капланган калкулыкта музыкантлар уен коралларын көйлиләр. Кай тарафка бакма—бәйрәм рухы: тегеннән дә, моннан да көлү тавышлары, күптән күрешмәгән дус. танышларның аһ-уһ килүләре ишетелә.

Прокурор тыныч кына әйләнә-тирәдәге ыгы-зыгыны күзәтте: тәҗрибәле кеше буларак. Жаббаровнын аларга аеруча дустанә мөнәсәбәт күрсәтүе күпләрне бу якка борылып карарга мәҗбүр иткәнен күңеле белән тойды. Шубарин һәм Фәйзиевне күпчелеге белә, таный, әмма күрше өлкә прокурорына шулкадәрле игътибар күрсәтелүенә төшенә алмый аптырап калулары сизелеп тора. Яннарыннан үткәндә, ул колак чите белән генә: «Азларханов...Азларханов...Азларханов. •> дип пышылдашуларын да ишетеп калды.

Инде аны бар да таныды һәм—ничек күтәрелә алган, монда, иләк аша сайлап җыелган кунаклар янына ничек килеп эләккән—хәзер шул турыда баш ваталар. Аннарына килүгә, бу очәү туктаган чатыр янына килә башладылар. Дөрес, башта Шубарин һәм Фәйзиевнен таныш-белеш, дуслары килеп күреште, ә тегеләре исә һәрберсен прокурор белән таныштыра бардылар. Озакламый аны белгәннәр дә табылды. Тик ул аларнын кайберләрең йөзгә күреп белсә дә. кем икәннәрен хәтерли алмады, чөнки күбесе—күрше өлкәләрдән иде. «Димәк. Бикхуҗаевлар да килеп чыгарга мөмкин».—дип уйлады ул, әмма әлегә алар гаиләсеннән берәү дә күзгә чалынмады.

Артур Александровичның йөзе канәгать күренә, мөгаен, эченнән генә, прокурорны туйга алып килүенә куана, ахры.

Прокурор үзенә куелган бурычны онытмады—Халитов белән күрешергә. Анын бу уңышыннан күп нәрсә торырга мөмкин, шефынын ышанычын казану, мәсәлән. Әлегә эшләр Шубарин теләгәнчә бара. Ә нәтиҗәсе менә бүген күренергә тиеш.

Кинәт аның башына гади генә бер чагыштыру килде: әгәр ул Халитов урынында булса, чәчәкләргә күмелеп утырган бу бай йортка, туйга килер идеме .’ Прокурор булмаган кешенен күзенә дә мондый муллыкның кайдан килүе мәгълүм ләбаса. Жавабын да үзе тапты: әгәр Гадел Шәрипович элеккечә канун сагында торучы булса, монда ике аягынын берсен дә атларга тиеш түгел. Әмма шефы Халитовны монда очратырга исәпләде, кем-кем. Шубарин вакытын суга салучылардан түгел, йөз егерме километр җирдән пылау ашап, ярым-ялангач биюче кызларны күзәтер өчен генә килеп йөрмәс иде. Димәк, ул Халитовнын буласын төгәл белә. Озак баш ватарга туры килмәде, кунакларны өстәл янына чакырдылар. Нәкъ шул вакыт Шубарин янына бер кеше килеп, нидер пышылдады.

 

эдэяүлв сәйран___________________________

Шеф тавышын күтәрми генә:

—Менә көткән кешебез дә килеп җитте,—диде, вакыйгага ачыклык кертергә теләде:—Халитов нишләр икән?

Әгәр прокурор Халитовны махсус көтеп тормаса, мөгаен, аны танымаган булыр иде: күрешми торган җиде елда ул тазарган, чал чәчләре арткан. Ишек алдына ул хужа белән бергә туйга килгән дуслары янәшәсендә килеп керде.

Әмирхан Даутович алар аралашкан чактагыдан шактый үзгәргән булса да. Халитов аны таныды. Тегесе күзенә кереп тормаса да, ул шунда ук төркем эчендәге элекке коллегасын шәйләп алды. Прокурорнын карашы жете, әле дә үзенә тарта торган иде шул. Халитовны тирә-юньдәгеләр үз өстәлләренә чакырып торсалар да. ул прокурор янына ашыкты.

—Кемне күрәм мин!—диде дә кочаклап алды.—Нинди җилләр белән. Әмирхан Даутович? Хәер, ахырдан сөйләрсез Сезне исән-имин, сау-сатамәт күрүемә...—арткарак чигенеп, беркавым баштан-аяк күз йөртеп чыкты да елмаеп өстәде һәм уңышлы алга таба баруыгызга шатмын Шунда ук шәйләп алдым, туктале. минәйтәм. безнен ерак почмакларга мондый көяз кешене нинди җилләр ташлады икән дим Карыйм—сез! Менә сина могҗиза, чынлап әйтәм! Жаббаров: бүләк ясыйм, туйда элекке дустын белән күрешгсрәм. дигән иде. тик кем киләсен әйтмәде.—Хуҗага борылып: — Ялгышмагансың. Әмирхан Даутович мина бик күп яхшылыклар эшләгән кеше, чын дус. Сөендергәнен өчен рәхмәт Күптән очрашканыбыз юк. әйдә, син безне бер өстәл артына утырт инде. —Һәм үзе белән килгәннәргә күз дә салмыйча, коллегасын кочаклап, кызыл чатыр янына юнәлде.

Артур Александрович очрашуны читтән генә күзәтсә дә, барысын да күреп, ишетеп торды. Өстәл артында да Халитовнын янәшәсендә утырып, теләсә кайсы минугта сөйләшүгә кушылып китәргә әзер торса да, артыгын кылан мады.

Өстәл тирәли урнашуга, фонган янындагы калкулыкта музыка уйнап җибәрде—шулай итеп, туй башланды Әнгәмә белән һәвәсләнеп, ике прокурор, дөрес, берсе—элеккеге, әиләнә-тирәдә барган вакыйгаларга исләре китмәде, үзләрен дә бүлдерергә кыймадылар—Шубарин мөмкинлек бирмәде Каршыларында утырган Икрам бокалларны күзәгге. кабымлыклар тәкъдим итте. Тәлинкәләргә яшеллекләр өстәде. Прокурор терелеп җитмәвен сылтау итеп, коньяклы рюмкага иренен генә тидереп куйды, ә коллегасы, эчтән нидер яндыргандай, бер тостны да калдырмады. Салган берсен бушата барды

Яшьләрне котларга дип. микрофон янына Гадел Шәриповичны да чакырдылар. Яшьләрне тәбрикләгәннән сон. ул бүген үзенең икеләтә бәхетле булуы, туйда күптәнге дусты Азларханов Әмирхан Даутовичны очратуы турында әйтте, аны дуслары арасында сәламәт һәм шат күрүенә куанычын белдерде Кунаклар баштагы котлау сүзләрен колак яныннан гына үткәрсәләр, сонгы җөмләләренә күчкәндә барысының ла игътибарлы карашы анарга төбәлгән иде

Озак та үтмәде, республикада танылган биюченен чыгышын тәкъдим иттеләр һәм табын яны бердән тынып калды. Биюче өчен махсус бик зур ковер җәйделәр, микрофоннан анын кемдер туйга салган бүләк икәнен җиткерергә дә онытмадылар. Шәрык туйларында биюченен роле нинди икәнен Урга Азиядә яшәүчеләр генә белә, кой яңгырауга күбесе, бигрәк тә ир-атлар, бию мәйданчыгына ашыктылар Шубарин Икрамны озакка югалмаска дин кисәтер өчен авызын ачканда, тегесеннән җилләр искән иде инде. Фәйзиев театрал иә футбол җанатарлары кебек туйларга мөкиббән китүчеләрдән, шуңа да гирә-яктагы бер генә туйны калдырмый иде

 

Гадәттә бар нәрсәне хиде кат үлчәп, бер кат кисәргә яраткан Фәйзиев, туй турында сүз чыкса, маньякка әйләнә дә кала; улынын әле булмаган туена кунаклар санын меннән ким итмәскә дигән хыял белән янып, исемнәре билгеле кешеләрнен туйларына йөрү белән бергә аларга шактый бүселгән конверт тоттыра һәм кайчан да булса үзен дә шулай зурларлар дип ышана.

Өстәвенә Икрам дан-шөһрәт яратучылардан, үз исеме атаклы биюче, җырчылар исеме янәшәсендә искә алынсын өчен ниләр генә эшләми. Гадәттә шәрык туйларына чакырылган хырчы-биючеләргә хуха кеше түли, әмма кунаклар арасыннан да бүләк бирүчеләр табыла. Кавказлылар туенда соңыннан ул акчалар яна өйләнешүче парларга тапшырылса, монда исә башкаручының үзендә кала. Шунарга бу якларда халыкка танылган хырчы-биючеләр шактый мал-мөлкәтле саналалар. Туйларда акча «марафон»ында Фәйзиевтән өстен чыгучылар булмый диярлек, шунлыктан мәхлес хакында сүз кузгалганда анын исеме ишетелми калмый.

Шубарин баштарак анын бу гадәте белән көрәшеп карады, әмма барып чыкмаслыгын аңлагач—кулын селтәде. Урынбасарының шик астына алынган рекламасы кайчакларда файда да китергәли.

Икрам исә шефын Шәрыкны аңламауда битәрли, киләчәге өчен акча салуын аңлатып карый, тик Шубарин европалыларга хас гадәтенчә төпле хавап кайтара:

—Әгәр чыгарып салганыңны хыеп алган көненә кадәр яши алсам— миннән сиңа ун мен!..

6

Хәзерге һәм элеккеге прокурорны, шулай ук Артур Александровичны туйга үз «мерседес»ында килеп төшкән данлыклы биюче Санобар да кызыксындыра алмады—үзләренеке үзәктә иде. Алар иркен ишегалдын урап килергә булдылар. Гадел Шәриповичнын беренче килүе икән, ә Шубаринның монда элек тә булгалаганы бар. Ул аларга арык буена барырга тәкъдим итте. Прокурор коллегасын култыклап алды да, әкрен генә сөйләшә-сөйләшә, сукмак буйлап киттеләр.

Өстәл артында утырганда Шубарин Гадел Шәриповичнын артык күп эчүенә игътибар итте, шуна Азлархановка кузгалыр алдыннан:

—Исереп беткәнче сөйләшүне минем тарафка күчерсәгез иде,—дип пышылдарга өлгерде.

Прокурор унайлы вакытны эзләгән арада. Халитов үзе турыдан-туры:

—Дустым, сезгә кем ярдәм кулы сузды? Ишетүемчә, сезнен хәлләр бик мөшкел иде шикелле?—дип сорады.

Шушыннан да ипле чак булмасын чамалап, прокурор туктады һәм:

—Менә ул кеше—Артур Александрович...—дип. шефына ишарәләде.

Аларнын артларында торган Шубарин, шуны гына көткәндәй, ялт итеп яннарына килеп басты. Тик Халитов Шубаринны искәрмичә кайтарып сорады:

—Шушы гангстермы? Акула? Хәер, мин сезнең башка юлыгыз, башка тәкъдимнәр булмавын аңлыйм. Ә менә мине һәм анын ятьмәсенә эләккән башкаларны берәр вакыт кем дә булса аңлармы икән? Хәзер ана тартым йә булмаса сезнен Бикхухаевлар шикеллеләр, ай-һай. күп үрчеделәр, безнен якларда гына түгел, ил буенча шулай... Шубарин булышты дисез инде?

Юк, Халитов алар уйлаганча исерек түгел иде.

Әйе, ул. Таныш булыгыз, Гадел Шәрипович. Хәзер минем юллар аныкы белән кушылды.

Артур Александрович Халитовнын сонгы сүзләрен ишетмәгәндәй, үзен тиешенчә тотып, кулын сузды. Әкрен, әмма төпле итеп:

  • Минем уйлавымча, элеккеге дустыгызның безгә карата дәгъвасы юк, җирле сәнәгатьтә анын киләчәге өметле дип ышанам. Бәлки әле. аны безнен тармакнын министры буларак күрербез. Әгәр бу эшегезне калдырырга уйласагыз белеп торыгыз: бездә сезнсн өчен кайчан теләсәгез, шунда кызыклы эш табылачак.

—Ай-яй, жинел генә каптырмакчы, кабахәт!—Халитовнын йөзе каралып чыкты —Барысын да үз кубызына биетмәкче Сигезаяк диярсен, капшавычларын бар якка таратып салган. Мин анын нәрсә теләвен бик яхшы анлыйм—Әхрәров өчен тырыша. Башта үтенә, кире каксам, янарга тотыначак, ниндидер чаралар күрергә... Шулай бит. Шубарин? Минем өстән хәйран материал жыигансындыр инде?—Прокурор исе китмәгән кыяфәт чыгарса да. Азларханов анын эчке киеренкелеген сизми калмады.

—Ялгышасыз,—дип каршы төште Шубарин.—Сез хисле кеше, шуна буяуларны куертасыз. Гангстер . Акула Сигезаяк Җитди кеше сүзләре түгел. Чыннан да. мин сезнең белән Әхрәров хакында сойләшмәкче идем Әгәр иртәгә ярты сәгать вакытыгызны кызганмасагыз. минем турында да. коллегаларым турында—менә аларнын берсе хөрмәтле Әмирхан Даутович яныгызда—фикерегез үзгәрәчәк.

Халитов кулы белән чикләвек агачы астындагы урындыкка күрсәтте дә:

—Утырыйк әле, бүген нишләптер арып торам, диде —Кабул итәргә дисез инде. Яхшы, иртәгә кичкырын килеп карагыз Сезнен яклаучыларыгыз, дөресрәге әрәмтамакларыгыз авыз ачарга да ирек бирми башладылар, тәмам камап алдылар.

Тик тыныч кына утырырга язмаган икән, аны прокуратура кизүе эзләп табып, бик тиз арада Ташкент белән элемтәгә керүен сорады Халитов коллегасын кочаклап саубуллашты да Шубаринга иртәгә булачак очрашу турында искәртеп, тиз генә китеп барды

Шубарин башын урындыкның аркасына терәп уйга чумды, хәтта берара янында утырган прокурорны да онытып җибәрде. Исенә килсә, әлегә кадәр аңарга карата яхшы мөнәсәбәттә булган юристның икеләнеп казуын сизде.

Дөрестәйдә, элеккеге прокурор сагаеп калды. Ул үзен киск-җәнлекләрнең игътибарын тарту өчен куелган алдавыч хәлендә сизде һәм эче поша башлады. Шубарин исә, анын уйларын укыгандай

  • Башыгызга нинди кайгы төште?—дип сорады.—Ходай хакы өчен, дустыгызны шикле эшләргә тартам дип уйлый күрмәгез Ул үз юлын күптән—өч ел элек сайлады инде, сезнең алда кәмит уйнап маташкан була Һәрвакыггагыча: бурыч, намус һәм акчалы мул тормыш—кайсын сайларга? Аңардан миңа нәрсә кирәклеген кайтканда әйтермен, искә төшерерсез әле Ә хәзергә без үз бурычыбызны җиренә җиткереп үтәдек дисәк тә була, рәхәтләнеп күңел ачыйк.

Кызып алган кунаклар Санобар биегән мәйданчыкны сырып алганнар. Прокурорның колагына берничә тапкыр көчле музыка астында кычкырган, сызгырган тавышлар арасыннан Фәйзиевнең ярсулы көлгәне чалынып китте.

Санобар. мөгаен, бик яхшы биидер, чөнки сокланудан аһ-ваһ килүчеләр кулыннан акчаларын эләктерергә өлгерми хәтта. Билгеле, ул бигрәк тә шәмәхә һәм яшел акчалы куллар янында, тегеләрнең һушын алырлык хәрәкәтләр ясап, тоткарланырга тырыша

Алар үзе биегәндәй очынган-канатланган Икрамны күзәттеләр. Санобар ике тапкыр аңа да ягымлы елмаюын бүләк итеп, үзенен ин унышлы. ин матур хәрәкәтен башкарды. Икрамнын кулындагы иллелекләр төргәге сизелерлек юкарган иде инде. Бу исә Санобардан сон чыгыш ясаячак башка биюче, җырчыларның йөзенә күләгә салган, чөнки алары да урынбасарның юмартлыгына өмет итәләр иде.

Артур Александрович Икрамга ишарә ясарга тырышса да. тегесен кадаклап куйганнармыни, Санобардан күхтәрен аера алмый.

—Фәйзиев бүген безнен өчен юк,—диде ул. елмаеп, һәм көтмәгәндә:— Әйдәгез, хөрмәтле прокурор, булмаса. кузгалыйк әле без,—дип тәкъдим итте —Үз эшебезне эшләдек, калганы безгә кирәкми.

Ул җавап бирергә ашыкмады. Бәлки Бикхужаевлар килеп чыгар? Шәрык туйлары иртәнгә кадәр сузылганын яхшы белә, әнә бит кунаклар әле дә килә, тагын да соңарганнарын сыгылып торган өстәлләре көтеп тора.

Шубарин, янә анын уен сизгәндәй:

Сезнен Сөен Бикхуҗаев йә ир туганы Әкрам Садыйков белән очрашасы килгәнегезне күреп торам. Тик. кызганыч, кәефегезне кырырга туры килә : алар бүген күренмәсләр дип беләм,— дип куйды.

Сүзен расларга теләп, кәчтүм кесәсеннән пөхтә итеп бөкләнгән дәфтәр бите чыгарды да прокурорга сузды. Анда нечкә фломастер белән ашык- пошык: <■ Бикхужаевлар булмаячак», дип язылган иде.

—Әйе-әйе, бу чынлап та шулай,—дип раслады Шубарин.

—Яхшы, ә урынбасарыгызны нишләтәбез?

—Анын таныш-белешләре буа буарлык, иртәгә берәрсе китереп китәр әле. Ашыга төшик.—Ул күзләре белән шоферны эзләде.

Аларнын сөйләшүен тынлап торган диярсең. Ашот ялт итеп килеп тә чыкты, әкрен генә:

—Мин монда, шеф,—диде.

—Сиздермичә генә машинаны икенче урамга алып чык та безне көтеп тор.

Шубарин үзенен тән сакчысы белән сөйләшкән арада, прокурор эченнән генә Фәйзиевнен монда калуына сөенде, бәлки юлда нәрсәнедер ачыклый алыр. Томаннан арынырга вакыт.

Ахыры киләсе санда

Реклама