Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯҢА РОБИНЗОННАР

 

ХИКӘЯТ

Ул киңлекләрдә караңгы бик кинәт төшә, шуңа күрә алар утрауны әйләнеп чыгу белән үк якорь төшереп, төн үткәрергә булдылар. Диңгез тыныч булса да,көймәне шактый тирбәтә,гүя диңгез егетләрне йоклатырга тели. Ләкин дүрт дусның күзләренә йокы керми. Бу кадәр киеренке хәлләр,көтелмәгән вакыйгалар арытса да,якын киләчәкнең тагын да мәшәкатьлерәк булуын сизү аларны ярсыта, йөрәкләрен кыса,дулкынландыра иде.

Ерткыч оясы

Яктыра башлау белән экипаж утрауны әйләнеп чыгып, тарлавык янына килеп җитте. Көймәнең туктавы булды, аннан таныш катер чыгып, Минданао атавы ягына ыргылды.

Кыю диңгезчеләргә шунда ук аның артыннан куарга туры килде. Хәсән бераз баргач иптәшләренә:

—Боларны тотмыйча без берни дә кыра алмыйбыз,—диде.

—Син хаклы,—дип күнде Фәрит. Утрау тирәсендә күпме әйләнергә була? Ләкин алар кораллы. Автоматлары да бар шикелле. Ничек «алырга» тәкъдим итәсең?

Озак кына гәпләшкәч, көймәнең кайбер өстенлекләреннән файдаланырга булдылар. Хәер,бу очракта бүтән мөмкинлек юк та иде.

«Виктория» иң зур тизлегендә катер артыннан ыргылды. Су өстендә пуляларга бирешми торган калын органик пыяла капкач кына күренеп бара. Хәтта перископ та эчкә алынган.

Катерны куып җитәргә ярты кабельтов калгач кына андагы ике таныш кеше куучыларны күреп алдылар. Бинокль аша аларның чиктән тыш курыкканлыгы күренде. Коточкыч тизлектә якынаючы көймәнең пыяла калфагы астында утыручылар аларга ниндидер икенче дөньядан килгән затлар булып тоелдылар ахрысы. Башта алар калтыранган кулларындагы пистолетларыннан да ата алмый азапландылар. «Автоматларын утрауда калдырып йөриләр күрәсең»—дип куйды Расих.

Пуляларның күбесе читкә очалар,өч-дүрте генә капкачка тиеп рикошет ясап үтте. Бу хәл качып баручыларны тагын да куркыта төште. Менә аларның берсе рульне капыл унга борды. Кире иптәшләре янына китәргә телиләр иде ахрысы,ә моңа Һич тә юл куярга ярамый. Хәсән дә уңга борылды һәм көймәнең борынын катерның

Дәвамы. Башы 1 иче санда.

юлына аркылы җибәрде Ике судно бер-берсенә бик тиз якынлаштылар. Соңгы мизгелдә катер сулга борылырга тырышып караса да, соң иде инде: «Виктория» очып килгән уңайга,борыны белән катерның кабыргасына төрттерде. Мондый көчле бәрдерүдән көймәнең корпусы гөрселдәп куйды. Егетләрнең башлары кайсыныкы пультка.кайсыныкы утыргыч аркасына бәрелде Ләкин алар моңа әзер иделәр Көймә янтайган катерны акрын гына этеп бара,ә катерда бер кеше дә күренми иде

  • Фәрит! Тизрәк!дип, Хәсән өскә атылып чыкты. Аның артыннан Фәрит белән Идрис тә катерга ашыктылар.

Катерда, руль астында төшеп киткән пистолетын эзләп маташучы пиратны шундук кулын каерып кулга алдылар һәм икенчесен эзли башладылар, ләкин катерда башка кеше юк иде. Шунда гына ун-унбиш метр ераклыкта кайсы якка йөзәргә дә белми аптыраган икенче пират күренде. Анысының коралы юк иде шикелле. Күрәсең,көймә катерга бәрдергән чакта ул егылып төшкән һәм коралын да шунда югалткан.

Хәсән белән Фәрит аңына килгән флибустьерның чигәсенә үзеннән алган алтатарны терәп сорау алалар иде.

  • Сиңа бер минут!диде Хәсән пиратка инглиз телендә һәм аңа Алсуның фоторәсемен күрсәтте.—Кая илттегез бу кызны?

—Нинди кыз? Мин аны белмим!—дип башын чайкады бандит.

Бер ел элек сез аны Сингапур портыннан көчләп алып киттегез. Кайда ул?!

Минем Сингапурда бөтенләй булганым юк!—дип, гаебен инкарь итәргә тырышты җинаятьче.

  • Алай булса,сине акулаларга биреп калдырып,иптәшеңне чыгарабыз,диде Фәрит диңгез ягына ымлап.—Ул дөресен сөйләп бирер.

Ул кыз,—диде европалыга охшаган диңгез юлбасары,—әле без булган утрауда.

Фәритнең Һәм аның иптәшләренең үзләрен ничек хис итүләрен аңларга була, бу бит Алсу турындагы беренче чын хәбәр иде.

—Ни өчен ул анда? Барын да сөйләп бир! Тиз генә!

  • Утрауда,дип сөйләп китте пират, судагы иптәшенә күз сала-сала, Ченның базасы урнашкан. Сез аның турында бәлки ишеткәнсездер, нәселдән килгән кыю сугышчы.

—Ягъни пират,—диде Фәрит.

—Юк! Безнең максат—капкорсакларның кесәләрен юкарту,—дип пафоска бирелергә уйлаган иде диңгез юлбасары.ләкин егетләрнең күз карашы астында бу уеннан кире кайтты.—Кызларны һәм егетләрне эшләтер өчен алалар. Күбрәк чит илнекеләрне эләктерәләр, чөнки аларны сирәк эзләп маташалар Алар кача да алмыйлар. Кайвакытта алар өчен йолым алына. Кызларның ямьсезләрен алмыйлар: үзегез аңлыйсыздыр,алар анда төрлечә файдаланыла.

Иң төп эш—су төбеннән энҗе һәм мәрждн җыю, аларны эшкәртү

—Дәвам ит!—дип тешен кысты көчкә генә түзеп утырган Фәрит.

  • ...Безнең махсус көймәләр бар, катамараннар. Шулардан водолазлар (без тоткыннарны шулай дип атыйбыз) тирәнгә чумалар һәм 4-5 минут эчендә бернинди аквалангсыз-нисез меңәр долларлык нәрсәләр алып чыгалар. Башта аларны су төбендә озак йөрергә өйрәтәләр.

Утрауда утызлап кораллы сугышчы бар. Аларның кайсылары сакчылар, башкалары водолазлар белән эшли..

  • Ә кайсылары кораблар талыймы?дип мыгырдады Хәсән.—Аңлашыла. Нинди кораллар бар сездә?

—... Төрле системадагы автомат һәм пистолетлар. Ракеталар да бар: базукалар һәм «Стингерлар». Сугышчылар буйдаклар лил әйтергә була. Г аиләләре төрлесенең төрле җирдә. Ә монда алар үзләренә вакытлыча хатын-кыз табалар

__ ...Үлүчеләр дә еш була,чөнки авыруларны дәваламыйлар, шундук юк итәләр...

__ ...Бу кызның хәзерге вакытта андамы-юкмы икәнен белмим, чөнки без утрауда аз булабыз. Күбрәген курьер һәм разведка хезмәтләрендә йөрибез

—...Сакчылар алты-җиде кеше була. Шуларныңикесе яр буенда.ә калганнары базада төрле постларда.

 

Егетләрне кызыксындырган мәгълүматлар алынгач,Расих Фәриткә:

—Боларны юк итәргә кирәк. Юкса,алар безгә комачаулаячаклар,—диде.

  • Оныттыңмыни? Без кан коюга каршы,диде Фәрит,—Без бандитлар түгел. Ә җинаятьләре өчен тиешле урында хөкем ителерләр.

—Алайса,нишләтәбез соң?

—Хәзергә берәр кеше яшәми торган утрауга илтеп куйыйк,соңыннан полиция килеп алыр.

Ул арада судагы пират ярдәм сорый башлады.

—Йөзсен-йөзсен!—дип көлде Фәрит.—Башкаларны күп йөздергәннәр болар.

Бераз киңәшкәч, ике юлбасарны моннан утыз миль ераклыгында булган кешесез утрауга илтеп куярга, аннан соң катерда Хәсән Сингапурга полиция алып килергә китә,ә калганнар утраудагыларны күзәтә,дип килештеләр.

Юлбасарларның кулларын бәйләп катерга утырттылар да әлеге әйткән вулканик утрауга таба юл алдылар. Ике сәгатьләп баргач,утрау да күренде. Бу кечкенә җир кисәгендә җан иясе түгел,үсемлек тә юк иде.

Утрауга жңтмәс туктап,егетләр пиратлардан яңадан сорау ала башладылар.

  • Тиздән монда полиция булачак. Бандагызны алгач,монда килерләр. Әгәр аларны тотарга ярдәм итсәгез,Һичшиксез сезнең хәлегез җиңеләячәк. Әйтегез, аларны ничек юк итү уңайлырак?дип сорады Хәсән катгый тавыш белән.

Бу сорауга җавап булмады. Европалы бандит иптәше ягына ымлап куйды: ул белә янәсе. Шуннан соң аңа суга сикерергә куштылар Һәм бандит озак көттермәде: ярга кадәр артык ерак түгел иде.

Инде тегесен боргычлый башладылар:

—Ишеттеңме сорауны? Җавап бир, сезнең банданы ничек кулга төшерү җайлырак?

Бандит аңламаганга салышып башын чайкады. Хәсән аңа сорауны кытайча бирде,пират исә дәшмәде.

  • Егетләр,бу юлбасарның безнең белән сөйләшәсе килми,алып киттек диңгез уртасына,анда акулалар белән уртак тел табар,диде Хәсән көлемсерәп.

Куллары ныгытып катерга беркетелгән пират шундук аңлый да, җавап та бирә башлады:

  • Утрауга Һөҗүм була калса,иң элек анда эшләгән кешеләр юк ителергә тиеш,чөнки Чен шаһитлар калдырмаска күнеккән. Моның өчен алар яшәгән зур мәгарә шартлатыла.һәм анда булган бөтен кеше җир астында тереләй күмелеп кала. Бик көчле шартлаткыч зарядның детонаторы белән идарә итү пультын Чен үзендә йөртә.

Сугышчылар, җиңелә башласалар, үзләре генә белгән юл белән яр буена киләләр. Бик яшерен җирдә тизйөрешле зур катер әзер тора. Урынын мин белмим: бу—сер.

Утрау тирәсендә даими рәвештә махсус катер йөреп тора. Бу—тышкы сакчылар. Алар чит судноларны ерактан ук күреп алалар һәм батыралар.

—Әйт әле!—дип Хәсән бандитның күзенә карады.—Чен турында ни-нәрсә беләсең? Кем ул? Аны ничек танырга була?

  • Сезгә Ченны алу юк!-диде юлбасар.Ул—Юлбарыс кебек җанвар. Кеше үтерү аның өчен төкерү генә. Аны сары,җиңсез кыска курткадан танырга була. Чәче кара озын.
  • Тагын нәрсә әйтә аласың?дип сорады Хәсән.—Никадәр күбрәк сөйләсәң, шулкадәр тизрәк төрмәдән чыгарсың.

Пират башын чайкады.

—Алай булгач, сикер!—дип боерды Фәрит, тегенең кулын ычкындырып. Бандит озак көттермәде,башы белән суга чумды Һәм ярга таба йөзеп китте.

_■— Эш бетте монда,—диде Хәсән,—хәзер бензинны карыйбыз да, сөйләшенгәнчә, Сингапурга чабабыз. Бер тәүлектән полиция белән килеп тә җитәрмен. Нәрсә бу!—дип,Хәсән сызгырып куйды.

—Ни булды?

  • Бензин юк бит бакта. Менә нәрсә икән: бакка пуля тигән Һәм ягулык агып беткән. Инде нишлибез? Сингапурга ничек барабыз?

Мин уйлап торам,—дип куйды Фәрит,—анда барып эш чыгар микән? 176

Бу бит Индонезия җирләре. Ә анда барсак,рөхсәтсез чикне үтеп кергәнлектә гаепләрләр.

—Син хаклы—диде Хәсән.—Алай булгач,үзебезгә генә ышанырга кала.

—Шулай туры килә. Кем каршы? Юкмы?

—Димәк,—дип йомгак ясады Хәсән,—Алсуны үзебез коткарыйк та, Сингапур полициясенә пиратлар турында хәбәр итик. Алар бер төрле дә чара күрмәсә. Халыкара полициягә җиткерербез.

Моның белән барысы да килештеләр.

—Ә бу катерны нишләтәбез?

—Батырырга да,вәссәлам!

«Виктория» яңадан Алсу тоткынлыкта яткан утрауга якынлашты. Атауны ерактан гына урап чыктылар да,анда үтеп керү ысулын эзли башладылар. Текә ярның Һәр җирен тикшерделәр. Ниһаять,бер җирдә көймәне яшереп тотарлык уңайлырак урын таптылар,аннан соң текә кыяга якын килделәр. Бандитлар дөрес сөйләгән булып чыкты, кыя шундый биек һәм текә,хәтта альпинистлар да авырлык белән менә торган. Егетләрнең борыны салына башлады. Шулчакны Идриснең шатлыклы тавышы ишетелде:

—Гарпун!..

—Нинди гарпун? Кайда? Саташасыңмы әллә?

—Гарпун белән өскә ыргак ыргытабыз.ә аңа бау беркетәбез...

Ә ыргагың кайда?

Шул ук гарпуннан эшлибез.

Шунда ук эшкә тотындылар: гарпунны бөгеп, ыргак ясадылар Һәм аңа нык бау бәйләделәр,бер очын көймәгә беркеттеләр. Фәрит гарпунны өскә каратып атып җибәрде. Ыргак әйләнә-әйләнә кыя өстенә очты. Ләкин баудан тартып карагач, кире килеп төште. Шулай итеп биш-алты кабат аткач кына ыргак яр башында эләгеп калды.

Идрис! Өскә мен!—дип боерды Фәрит.—Синең беләкләрең ныграк. Тегесе, биленә бау бәйләп,биш-алты минуттан яр башына менеп җитте

—Нәрсә бар анда?

—Таш-кыялардан башка берни дә юк.

—Алай булгач,кире төш. Тик башта бауның очын ныгытып бәйләп куй.

Тагын уйлашып алдылар. Юлга чыгар алдыннан бәхәс тә булып алды: көймәдә кеше калдырыргамы.әллә барысына да китәргәме? Айнык акыл җиңеп чыкты: көймәне һәртөрле очраклылыктан сакларга кирәк иде. Расихны калдырырга булдылар.

Өч эзтабар утрауның уртасына таба кузгалдылар. Анарның өчесенә бер пистолет,радиотелефон аппараты.ике пычак,озын гына бау,бинокль иде. Азык та алдылар.

Адым саен тирә-юньне тикшереп,сакланып кына бардылар. Юлга чыгуларына өч сәгатьләп вакыт үтте,ләкин әйләнә-тирәдә бер үзгәреш тә сизелмәде Ниһаять, кич булып караңгы төшкәч,Идрис:

—Диңгез!—дип алга күрсәтте.—Кайдан килеп чыккан ул монда?

  • Кайдан булсын,дип аңлатты Фәрит,без утрауның икенче,капма-каршы ягына килеп чыкканбыз.

Соң,алай булгач,бандитларның базасы кайда калды?

  • Бер яктарак торып калган.диде Хәсән.—Яхшылабрак эзләргә кирәк булган. Инде кире кузгалып торудан мәгънә юк: караңгыда барыбер күрмәбез. Монда гына төн үткәрик

«Аучылар» уңайлырак урын табып,ял итәргә урнаштылар. Әлбәттә, үләнсез- нисез ташлы җирдә ятуны ял итү дип әйтүе кыен иде,ләкин егетләр бу турыда уйлап та карамадылар.

Шул вакытта диңгез ягыннан мотор тавышы ишетелде. Фәрит биноклен шул якка төбәде.

—Караңгы!—диде ул.—Әһә! Катер күренә. Тагын берәү. Икесендә егермеләп
кеше булыр. Уңнан сулга бара. Димәк,базага таба килә. Болар кемнәр булыр икән?

—Дозордагылар булмас,—дип фараз итте Хәсән,—чөнки артык күпләр. Мөгаен, энҗе җыючыларны алып кайталардыр.

Иртәнгә таба.тау-ташлар сорылана башлагач .егетләр тагын юлга кузгалдылар. Бу юлы тарлавыкка якынрак килергә булдылар. Озак кына баргач, уң яктан ниндидер тавышлар ишетелде. Эзтабарлар сакланып кына шул якка атладылар һәм ... исләре китеп, тукталып калдылар: аста җинаятьчеләр яшеренгән җир җәелеп ята иде.

Бу урын теге катерлар керә торган тарлавыкның киңәебрәк киткән җире иде булса кирәк. Чыннан да арырак өч таныш катер тора.

Фәрит бинокль аша җентекләп эшкә китүче тоткыннар арасыннан Алсуны эзләде,ләкин аңа охшаган хатын-кыз күренмәде.

Пиратларны эзәрлекләүчеләр,яр читенә ятып,сакланып кына күзәтергә тотындылар. Эшкә китүчеләрнең катер тавышы ерагайгач, лагерьда тынлык урнашты. Бераздан аста бер кеше күренде. Ул каршыдагы кыя төбенә якын ук килде дә юкка чыкты.

—Анда тау куышы бар бугай,—дип пышылдады Фәрит Хәсәнгә.

—Әйе!

Ята торгач,тагын ике мәгарә барлыгын белделәр. Табигый тау куышларымы алар,әллә кеше кулы белән эшләнгәнме,анысы билгесез иде.

Күзәтә торгач, үзләре өчен файдалы бик күп нәрсәләр мәгълүм булды: мәгарәнең берсендә җинаятьчеләр үзләре яши,икенчесендә коллар ябып тотыла. Шунда ук яшерен җирдә сакчы тора. Өченче мәгарә—су юлы иде ахрысы: чөнки анда бер кеше утырган моторлы көймә кереп киткәне күренде.

Кичкә кадәр күзәткәч, яшерен урыннарда торган тагын ике сакчы барлыгы беленде. Алар өчесе бөтен тирә-якны күзәтәләр,ләкин үзләре күренмиләр иде.

—Уйлап эшләнгән!—дип пиратларны мактап куйды Идрис.—Кайда качып ятуларын алдан белмәсәң,тиз генә табарлык та түгел. Вертолеттан да күрмисең.

Ул арада караңгы төшә башлады. Өч дус бер яккарак киттеләр дә, пышылдашып кына киңәшә башладылар. Ничек итеп Алсуны коткарырга?

Озак кына бәхәсләшкәч,шундый фикергә килделәр: бандага каршы ниндидер хәйләле,пиратлар Һич тә көтмәгән йөреш эшләргә кирәк. «Башларны эшләтик, дуслар!»—диде Фәрит.

  • Безгә Ченны кулга төшерергә кирәк,диде Хәсән.—Ул чакта бөтен проблемалар җиңелрәк хәл ителәчәк.
  • Ченны эләктергән хәлдә дә аңа ультиматум куяр өчен^өчле дәлил кирәк булачак. Ул, кулларын дистәләрчә кеше канына буяган җанвар, алай җиңеп генә бирешмәс. Безнең исә аңа катгый таләпләр куярлык козырьларыбыз юк,диде Фәрит.

Шулвакытны радиотелефон тавышын биреп куйды. Расих «Виктория» торган җирдән ерак та түгел тарлавык барлыгын һәм аның мәгарәгә кереп киткән урынында зур гына катер торганлыгын хәбәр итә иде.

—Мин ул якка музыка тавышы ишетеп барган идем,—диде ул.—Анда катерның сакчысы икән.

  • Ярый,бик шәп!диде Хәсән.—Шул тирәдәрәк бул,тик саклан,күрмәсеннәр. Үзгәрешләр булса, безгә белдер.—Аннан соң иптәшләренә борылды:—Менә ул,безгә кирәкле козырь.

—Иә-йә! Нинди план туды башыңда?

—Безгә аларның су юлларын ябарга кирәк. Банданы утрауда бикләргә.

—Ничек итеп?—дип аптырадылар егетләр.

—Элементар рәвештә. Минем шартлаткыч пакетлар, динамит бар. Бик куәтлесе.

—Кайда ул?

—Көймәдә. Болай итәбез...

Кәефләре күтәрелгән эзтабарлар Расихка хәбәр иттеләр дә көймә янына ашыктылар. Ул аларны элекке урында көтә иде.

Ахыры киләсе санда.