Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫРЫК СИГЕЗ КИЛО

Төшкә таба көн сүрәнләнә төште. Озак та үтмәде, инде ничә көн буе кызып төссезләнгән һава дымсуланып китте. Әллә каян гына җыелган болытлар күк йөзен каплап алды һәм ... келтерәп янгыр ява башлады.

Сәрви карчык үтил складын бикләп, тиз генә өенә йөгерде. Кибәргә элгән керләре ишек алдында калган иде.

«Шактый каты явар, ахрысы, өлгерә алсам ярар иде»,—дип өзгәләнде ул һәм бер күккә, бер алдына карап, эре янгыр тамчылары астында турыга бәрде. Ике ара якын гына, адымлап чутласан, йөздән генә артыр. Менә инде ул капкага да килеп бәрелде, этеп, төртеп карады, бикле булып чыкты. Тик аны бикләгәнен хәтерләми. Әйе шул, иртәдән бирле склад ишегеннән капкасына карап утырды, килүче-китүче сизелмәде. Нишләргә инде? Астан керсен микән?

Ул капка астындагы аркылы тактаны суырып алырга маташты. Булмады.

Байтак кына җәфалангач, үзенең инде тирләп тә. чыланып та манма су икәнен абайлап алды.

«Ача алмам тиз генә, булмас,—дип кире складына йөгерде.—Кибәрләр әле. көн озын!»

Байтак утырырга туры килде ана ышыкта. Бер көчәеп, бер әкренәеп яуды да яуды. Җылы яңгыр, рәхәт янгыр...

Чыр-чу килеп, аяк киемнәрен кулларына тотып ялан тәпиле балалар йөгерешеп үтте. Әнә, куе яфраклы тал астыңда, яңгырдан ышыкланып, ап- ак күлмәкле ике кыз утыра. Ачык склад ишегеннән бөтенесе күренә Сәрви

Алмаз ХӘМЗИН (1947)-язучы, җырчы; кцпсанлы популяр җырлар, «Озак яшисегез килсә» исемле китап авторы. Казанда яши.
карчыкка. Анын да шулар кебек яшь чаклары бар иде. Сылу, чибәр, алма кебек иде бит. Бер кайгысыз, мәшәкатьсез көннәре кая сон анын'.’..

Чүәкләрен салып, яшел чирәм өсләреннән йөгереп үтәсе, кочакларын жәеп, онытылып су коенасы, су чәчрәтәсе, коеп яуган җылы янгыр астын ля калып чыланасы, йомшак тамчылардан назланасы килде. Беразга гына булса да мизгелгә генә яшьлеккә кайтып, тагын бер мәртәбә чәчәкләрне үртисе. Зөя суларына ятып чәчләр үрәсе иде.

«Ярый әле син бар, хыялым! Син—минем канатым, җилпим исә—кайтам туган якка, кунсам инде—утырам шушы карангы складта»,—дип чүпрәк өемнәре өстенә җайлабрак урнашты да. сырган бишмәт эчендә йокымсырап китте. Күз алдына әлеге ике кызнын ак күлмәге чалынды, әле су өстендә кояш нурлары уйнаган кебек булды һәм шул су кинәт кинәсп. шаулап аккан зур елгага әверелде. Еракта, нокта кадәр генә ак әйбер очына. Менә ул якыная. Күбәләк түгелме? Әйе, әйе. ап-ак күбәләк. Ул һаман килә, ул кеше кебек көлә-көлә канатларын җилпи. Менә инде узып та бара! Кинәт ул өермә ясады, эчендә бөтерелде-бөтерелде дә ак күлмәкле кызга әйләнде, комлы сөзәк ярдан алга йөгерде. Кем булды бу? Үзе түгелме сон? Әйе шул. җилбәзәк кыз—Сәрви!

Менә ул Зөя ярлары буйлап йөгерә, су эчәргә төшкән атларны, казларны өркетеп үтә. Өскә күтәрелә, әрәмәлек арасында югала. Ул юри егыла, куе үләндә ауный, кычкыра-кычкыра көлә. «Ачуыгыз киләме'’ Ачуыгыз киләме?.. Ул матур, ул авылда, юк. авылда гына түгел, бөтен Тау ягында ин чибәр кыз! И-ше-тә-сез-мс!.. Карагыз әле. карагыз, күпме чәчәк бу аланда! Нинди матурлар! Юк, араларында ин матуры мин! Мин. мин' Шулаймы, тал? Әйтегез, болытлар! Ин матур чәчәк бу аланда мин бит’!»

Зәңгәр күктә ак мендәрләр кебек салмак кына болытлар агыла. Алар ана: «С-и-и-н!»—дип җавап бирәләр кебек. Ул күкрәгенә чәчәкләр җыя. очып-очып аларны күккә чоя. «Мин! Мин—ин гүзәле! .»

Күңелендә туган рәхәт тойгылардан ул күзен ачты, складта гына утыруына төшенгәч, көрсенеп куйды

Кая сон ул рәхәт вакытлар, җәннәт көннәр? Әкияттәгсдәй яшьлегем кайда минем? дип күгәргән тупас иреннәре ярым пышылдап, дерелдәп куйды. Әй. ул вакытлар, бәгырьләрен телгәләгән заманнар

Авыл табигате ямьле дә инде, җанга якын Сукмак буйларын һаман да тигәнәк, читән кырыйларын кычыткан баса торгандыр Мәрьям тыкрыгыннан төшкәч. Зөя аркылы озын басма һаман бар микән'’ Ындыр артындагы алачыктан ишетелгән чүкеч тавышлары хәзер бер моң булып колагымда чыңлый Нигә элек яратмадым икән шунын чыңгылдавын? Йөрәгемне бертуктаусыз чүкеч белән кыйныйлар төсле иде Безнең әтинең таш амбары булган ул алачык. Шау-шулы вакытларда кулак дигән булып талап чыкканнар.

И әтием, кай җирләрдә ятып калган икән синен гәүдәләрен.’ Син исән булсаң, болай булыр идеме минем язмышым?!

Хәер, ул ни эшли алган булыр иде инде.’ Бөтен дөньясы каршы иде бит ул чакта безгә Ә кызыйның буш башында җилләр шаулый, күңелендә сәмруг кошлары очкан инде. Сөбханалла, хәйран гына яшәп ягам бит әле менә! дип карчыкларча тискәре уйлап куйды ул кисәк Йортым бар. Аллага шөкер, эшлим әле. пенсиясе килә, кеше кулына к.шаным юк. калырга язмасын! Йортым агач, иске булса да эчләре шәһәр фатирыннан калышмый. Стеналарын Вьетнам обое белән гигеиәп ябыштырган, шау чәчәк арасында утырам Кышын миченә бер ягып җибәрсәң, тәү ick буе май эчендә йөзеп йөргән кебек Урамга караган дүрт тәрәзәмнең пәрдәләрен генә күрсән дә. «аһ* итәрсең! Алагаем зур ике келәмне йә стенага әләм, йә

_______________________________________________________________________ АЛМАЗ ХӘМЗИВ

идәнгә җәеп рәхәтләнеп ауныйм. Зөя чирәмнәрен бер кырыйда торсын! Ике айга бер «Газым бетте, китереп ыргытсагызмы, җаным,»—дип автоматтан яки яшелчә кибетеннән шалтыратсам, шул житә. Газ баллонының самавыр кәмфәркәсе кебек капкачы эченә берлегеңне тыгып куясын да, шуның белән эш бетә. Газ таратучыларның йөзе акчаны күрү белән балкып китә, йөгереп кенә йөриләр» Апа, сина шыплап тутырганны калдырабыз, менә, сайлап алдык»,—дигән булалар. Шулай итмәсән, бер айга да җитми кайчагында, тыны чыгып бетә. Хәзерге вакытта акча бөтенесен эшли. Бигрәк тә аракы яшәсен! Бер яртыга гомерен бирергә торган кешеләр буа буарлык бит хәзер. Әнә Гаиф күрше: «Сәрви апа, утынынны турыйсы юкмы?» дип кенә тора. Нәрсә кирәген беләм инде мин ана. Электр пычкысы белән керә дә, үгилдән җыелган әржә, такта кисәкләрен турап та бирә. Менә сина бер яртылык эш. Шул коры-сарыны ягып жып-жылыда кыш үткәреп чыгам бит әле.

Кырын ятып телевизор карыйсын кем уйлаган аны ул вакытларда. Шушындый тормышка каршы торганбыз бит ә?! Театр, кино карап ятабыз бит диванда жәелеп! Никадәр гыйбрәтле хәлләр күрсәтәләр!

Ә менә «Зәнгәр шәл»дә муллалардан көлү артыграк. Алай дисән, безнен авыл мулласының да өч хатыны булган түгелме сон? Хәер, аларнын ул вакытта ни эшләп йөргәннәрен, ни кыланганнарын кем белгән? Менә яшьләрнен уен-җырлары дөрес. Шулай кич-кырын чишмә буена җыелырлар иде. Икешәр рәт тезелешеп, кулга-кул тотышып, түгәрәк ясап, җырларлар, гармунга типтереп биерләр иде.

Анын белән егетләр нигә йөрмәде икән? Хәер, ул—сәер кыз. ул—кулак калдыгы, аксөяк, эш сөймәс, кеше сөймәс булып үскән. Әйе, ул чәчәкләр үртәп үсте. Тузганаклар тузгытып, анын ак өермәсен куып йөрергә ярата иде. Анын яшьлеге тузганак кебек. Кулга алмас борын таралырга торган ак бүреген өреп, һава дулкынында очкан тузганак серкәседәй яшьлеге очты анын. Тау ягы кырларыннан, урманнардан, офыклардан узып, еракларга очты. Ак яшьлеге очты, чиксез киңлекләрдә агылып йөреп түбән төште, башка иңкүлекләргә кунды һәм анда үскән матур, утлы чәчәккә әверелде Ләкин ул чәчәк үзен чәнчеде, ул котылырга теләп чәбәләнде, өзгатәнде, ниһаять, ычкынды. Котылуына сөенеп бер ышыкта хат алды.

Көтмәгәндә коеп яңгыр яварга тотынды. Аның күп санлы тамчылары көчле ташкын ясап бу ышыкка да ургылып керде. Ул чыланды, тузганак серкәсенең ак күлмәге җебеп, пычранды, ул төпкә батты. Ә төптә, жирнен җылы сулышын сизеп, ана елышты, йомшак юрганына күмелеп ятты. Ташкын китте, ул аны югалтты. Офыктан биеккә күтәрелгән кояшнын ягымлы нурлары аны эзләп тапты, тәнен җылытты. Ул да кояшны, зәнгәр күкне күрергә теләгәндәй җирнең юрганын ачты, куллары, аяклары белән өскә үрмәләде, яктылыкка калыкты.

Хыялларына бирелеп байтак оеп утырган Сәрви җәһәт кенә сикереп торды. Ишек төбенә ургылып килгән һәм килеп җитәрәк склад астына юл ясап өлгергән янгыр ташкыны әллә кайларга алып киткән бит аны... Чыннан да, кысылып калган чыбыкка ниндидер мамык бөртеге ябышкан, аны янгыр тамчылары талый, аска таба төртеп төшермәкче була. Ул кычкыра, ярдәм сорый кебек. Сәрви карчык каткан буыннарын турайтып, калтыранган кулы белән мамыкны алды да, нәрсәнедер белергә, танырга теләгәндәй, җентекләп актарырга кереште. «Юк, бу тузганак түгел икән.»—дип уйлапмы, юеш мамыкны бер читкә, корырак почмакка ташлады.

Башы әйләнәме соң? Әйе шул, җинелчә генә башы шаулый икән. Әллә теше сызлыймы ? Әллә баш шуна чынлыймы икән'.’ Алдырып атасы бер-ике теш калды, шулар йөдәтә инде. Аларын да алдырсам, ясалма авыз гына куйдырасы кала. Бу алтын тешләре дә туйдырды. Ризыкның бер тәме юк.
билләһи, әллә чәйнәп
ашыйм, әллә болай гына йотам. Кан басымын да даими түгел диләр. Ничек бертөсле булсын инде ул. Тимердә күгәрә. Рәхәт кенә яшәп ята дип беләләр бугай, яшәрсең бу балалар белән'

Ул хәлсезләнеп, тагын да ныграк башы әйләнмәсен дип. складнын калай стенасына сөялеп торды. Күзләрен йомып бу шаукымның үткәнен көтте һәм бераздан чүпрәк капчыкларын, мендәрләрен як-ягына төрткәләп, кабарткан кебек йомшартып өстенә утырды

«Нәрсә эшләдем сон әле мин бу араларда? Картайдым бугай Болай бер дә булмый торган иде. Җитмешнең өске ягында шул инде хәзер. Әй. гомерләр...

Әнә үзем кебек йортым да, капкасы да... Ир кеше кулы тими шул аларга. ир кеше кулы. Үткән ел гына буяткан идем югыйсә, кыекларына кадәр Икесе ике төсле булмасын дидем, капкасы да яшел төстә. Каен агачлары арасында гөл кебек утыра иде бит әле үткән ел. Әле бер генә кыш чыктык, әйтерсең лә гомер буе кеше кулы тимәгән ул такталарга. Буяулары ярылып- яргаланып, купшакланып, төссезләнеп элеккеге иске хәленә кайткан

«Бик яхшы буяу. ал. Сәрви апа!»—дип үгетли-үгетли бирде бит әле шуны Таифә —Башкага түгел, үземә дип калдырганы»,—дия-дия кибетнен артына качырып чыгарып җибәргән булды.

Нәфсесен сузып килмәсме әле үзе минем янга, банка өсләре, чит ил порошоклары сорап. «Хозяйственный магазин»нын башлыгы дип тормам, суланып каткан порошоклар тыгып җибәрермен. Мин дә тәмле телләнә беләм. Сүз эзләп кешегә кергәнем юк. Бик кәефемә туры килмәсә. кире борып та җибәрергә күп сорамам. Анын белән бала чукындырасым юк Буяусыз да торырмын әле. Бүтән кибетләр дә бетмәгән. Әле бу тирәләрне сүтәләр икән дигән хәбәрләр дә йөри Ремонт ясап расходланасы юк Түбәсен дә буятмыйм, көтеп торсын. Ай. әйбәт тә булыр иде сүтсәләр Берүземә аерым бүлмә бирсәләр, котылыр идем

Анын күңеле тулды Калтыранып әйтелгән соңгы сүзләреннән сон йомшак күз яшьләре менә чыгам, менә тамам дип. салынып төшкән күз кабакларында бераз туктап, бүселеп торды да. коелып төште. Ул аларны тыймады Күрер кеше юк, ул үзе генә. Бер рәхәтләнеп елый алганы да юк

Сәрви бишмәтен ике кулы белән тәненә тыгызлабрак тартып куйды, алгарак иелде. Бәз халатына тамган күз яшьләренен ничек сенеп югалганнарын бик озак карап торды

Нигә соң әле болай җебеп утыра, кем аны мәҗбүр иткән балавыз сыгарга? Аның хәтәррәк вакытларда да күз яше чыгарганы булмады ләбаса Нишләде соң әле ул бүген?

«Сүтсеннәр иде тизрәк, бакчасын да кызганмыйм, пенсиям үземә җитеп барыр иде әле. Нәфеснең чиге юк! Тамак тук булсын, кеше төсле яшим дип үләргә вакыт җиткәнче көчәнергә димәгән, житәр! Начальник «Әллә пенсия акчасына гына яшәп ятарга уйлыйсынмы. Сәрвитги. ашыкма' Менә яңа склад салырга уйлап торабыз, рәхәтләнеп эшләрсең!»—дигән була. Миндәй карчыктан нинди эш инде? Хәер, минем кебекләр генә эшләмәсә. бу консервы калаенда утырырга, чүпрәк-чапрак, тимер-томыр, калдык- постык җыярга кем килсен. Янасын төзесәләр, кешесе бәлки табылыр

«Юк. юк, җаный, рәхмәт тәмле сүзен өчен, олылап сөйләшеп торуын өчен бик рәхмәт».—дигән иде ул ана.—Ял итәм. бик көтеп алган ялым, рәхмәт Нервыларымны рәтлисем бар. ату бернигә ярамый башлады Югыйсә бетерәләр мине болар. Вакытсыз гүргә илтеп тыгалар».—дип сонгы сүзләрен авыз эченнән генә мыгырдады

Син бигрәк бәгыремне ашыйсын. Зәйгүрә! Үзем сайлап кушкан исемен үзем яратмыйм. Әйтү түгел, искә дә аласым килми, билләһи. Киләсенне

 

белсәм, күңелем кителә башлый, гәүдәңне күрсәм, коелып төшәм, калтыранам. Гөнаһ шомлыгы бит. Күрәсем дә килми. Аждаһа, билләһи! Йә, шуна ни әйтерсең?

Янәмәсе, мин әтисен жәберләп, кимсетеп, изеп яшәгәнмен. Аны кол шикелле итеп тотканмын. Алтын-көмеш жыйганмын, өйгә хрусталь ташыганмын. Мин кешеләрне алдаганмын, имеш. Киемнәренең, тамагына кергән ризыгының каян килгәнен белми ул. «Ташыма, урлама!»—дип әйтүе җиңел. Тормыш син уйлаганча гына бармый. Төрле чаклар була. Алдагысын күрә белергә кирәк!

«Әнә, күрше-күлән сина бармак төртеп күрсәтә, имеш. Төртсен, аларныкын тартып алмыйм. Яши-яши анларсын әле. Колагында ялтыр- йолтыр алтын алкалар, бармагыңда төрле төстәге серле кашлы йөзекләр балкыгач, үзгәрерсең әле. Башка төрле сайрарсың! Күрербез! Алтын- көмешнен тылсымын белмисең әле син!»—шулай дигән иде ул, Зәйгүрәсе җиткән кыз булып үсеп килгәндә...

Чыннан да үзгәрде Зәйгүрә. Ләкин бу хәтле үк зәһәр булып үзгәрәсен Сәрви башына да китермәгән иде.

Үз балам бит, үз балам! Кемнең шулай булганы, мондый хәлгә төшкәне бар? Соңгы сулышым: «Менә хәзер жан бирәм», дисә дә авызыма бер тамчы су салмаячак бит ул. Врач инде, шул, дару сорасан «Дөмек!»—дияр. Миннән калмас, мин яшисен яшәгән, менә син ни кырырсың икән бу дөньяда? Синең дә балаң бар, үзеңнең дә рәхмәт ишетәсең килер. Әмма, көтмә! Ишетмәссең син аны! Алма агачыннан ерак төшми, бел! Синен рәхмәтен миңа шушы булса, анын рәхмәте сина тагы да ачырак булыр әле. Мина язмыш өч пот тоз ашатты. Ә сина күбрәк эләгер ул...

Сәрвинең тамагына тозлы төер килеп тыгылды. Борчулары, хәсрәтләре, барлык газаплары тулып укмашкан төер. Күңел төере. Ул зурайганнан зурая барып, алагаем шарга әверелде, авырттырды, тырнады. Әле генә үпкә катыш тиргәү, ачу тулы хәлдә кызышып утырган Сәрвинең тәненә салкын тир бөркелде. Атылып чыккан яшь бөртекләре җыерчыклы бит өстендәге тир тамчылары белән кушылып аска тәгәрәде, иреннәрен әчеттерде. Сәрви ашыгып-кабаланып төкереген йотты, йөзен чытып быгырдап куйды. Аннан калтыранган куллары белән күзен сөртергә кереште. Үзе һаман бертуктаусыз кабатлады: «Күрмәгәнеңне күрсәтер әле сиңа кызын. Андыйлар инде күптән эшләп ашый белә, бот күтәреп: «Ашарга пештеме?»—дип акырып кына ятмый.

Тузанлы тимер-томыр, чүпрәк-чапрак өемнәре арасында үзалдына сөйләнеп, чыгырыннан чыгып утырды да утырды ул. Ә инде авылыннан качып киткәндәге хәлне искә төшергәч, тагын да ныграк ярсыды: «Юк. юк, берегезне дә күрәсем килми, бе-ре-гез-не дә. Әнине дә, Зәйгүрәне дә. Газапламагыз мине! Менә моннан, муеннан, тәмам гарык булдым. Чәнчелеп китсен дөньягыз, йә Алла»...

Ул саташып, тыз-быз, үзен-үзе белештермичә склад буйлап йөрергә тотынды. Шифр түбәгә шаулап яуган яңгыр һәм әле генә исеп куйган жил ярым караңгы чүпрәк складын дөбердәтеп, тау куышында төрле җанварлар чинаганын, еланнар ысылдаганын хәтерләтте.

«Качам, китәм еракка, бөтенләйгә. Эшләмәячәкмен, үлсәм дә бүтән эшләмәячәкмен, мәңге»...

Ул яшьлеге белән буталды, саташты, әллә ниләр кыланды. «Атсалар да!» Кисәк аяк астында аунап яткан янчек сары самавырга абынып, иске паласлар өеменә барып төште. Тора алмый чүпрәкләр белән әүмәкләште, арага әнисеме килеп буталды, чәбәләнеп аннан арынды, аны куды. Ул китте. Ул томаннар арасына кереп югалды. Куллары сузылган, тузган
чәчләре белән йөзе капланган
иде. Үзе бертуктаусыз кабатлый: »Нишләвен бу. кызым, нишләвен?! Китмә, таш-ла-ма-а-а!»

Урамда, склад янында гына, сулы чокырга батып ниндидер машина көчәнә, алга-артка атынып, гүли. Идән астында чылтырап гөрләвек агышы ишетелә. Складнын ерагырак почмагында, карангыда. күселәр бугай— чыйныйлар. Ояларына су төшкән, күрәсен.

«Өнемме бу. төшемме?»—дип Сәрви карчык үзен үзе капшап каралы Сөйләнә-сөйләнә егылган урыныннан торды. Таптанып, әфсен-төфсенен укыды. Ачык ишеккә карады—янгыр һаман ява икән әле

Ул чагында да менә шулай янгыр яуды Төне буе яуды. Ләкин ямьсез янгыр иде ул. Көзге янгыр кебек жилләп. бер туктаган булып, бер коеп, алдап. Чыланып хәлсезләнгән тал ботакларынын тәрәзәгә кагуын бик озак күзәтеп ятты Сәрви ул төнне. Асылынып тал очларына хәтле төшкән сөйрәлеп баручы шыксыз болытларны үтеп, иртәнге яктылык нурлары беленүгә ул ишек алдына чыкты. Янгыр һаман сибәли. Өйдәгеләр йоклый иде. Көрәк алды да. бердәнбер тикшерелмәгән жирне—сарай базын актарырга кереште. «Кайда гына булырга мөмкин сон ул?»...

Бар бит ул, бар! Өйдә юк. түбәләрнең тикшерелмәгән жире калмады Мунчаны әйләндереп кенә ыргытмады Ындыр артларындагы, су буендагы агач, багана төпләрен жентекләп капшап узды «Кая күмелгән, кая?»

Башы чатный, бер ноктага бәреп, зенгелдәп тора Сорау саен мен билгесезлек. Ул ярсып базнын әле бер. әле икенче почмагына атылды Каян туры килде, шунда казынды. Казыды да казыды Бераздан көрәге нәрсәгәдер тиеп шыгырдады түгелме? Ул шыкырдау бөтен тәненә таралды, ниндидер бөжәк-кырмыскалар күлмәге эченнән йөгереп үтте Бите, бөтен тәне янды. Ул хәлсезләнеп янә сыгылып төште. Бераз хәл алды да. шашып, салкын үзле балчыкны кулы белән казырга кереште. «Менә ул. менә ул. җан көеге!»

Базнын караңгыланып китүен һәм өстенә кара шәүлә каплануын сизсә дә. ул ашыкты. Томырылып төшкән гәүдәгә шашкан, котырынган эт шикелле тешләрен шыгырдатып, тырнакларын киереп ябышты Ынгырашу. тарткалашу, дөм караңгыда әүмәкләшү күтәрелгән тузан белән буталды. Зиһен мидән генә түгел, баздан ук чыгып качты. Үткен тырнаклар белән сыдырылган ул шәүләнең бите коточкыч хәлдә. Туфракта әвәләнеп, инде бераз күнегеп килгән караңгылык арасында куллары белән битен каплап улый, юк, ул елый, нидер үтенә, ана таба кулларын сузып, ялвара «Нишләвен бу. кызым. нишләвен'.’»—дип бертуктаусыз, өнсез кабатлый иде Күпме еллар үтеп бер ташламады аны шушы караш, гел искә төште, гомере буе жанын телде, эзәрлекләде. Көн караңгылана башласа да. жил котырынып баганалар уласа да. дөбердәп янгыр килсә дә ул үтил складында утырып калырга курка иде. Тимер склад сәер капчыгына, карангы базга әверелгән кебек, төрле жиренә яшеренеп сөйләшкән тавышлар ишетелә башлый, әллә нинди шома кыллы кара жанварлар ялт итеп үтеп китә, түр почмагында куркыныч кыяфәттә утлы күзләр пәйда була. Кисәк аяк асты убылыр да ул карангы базга егылып төшәр, ә анда аны һаман әнисе шул соңгы сүзләрен кабатлый-кабатлый, кулларын сузып көтеп торадыр кебек.

Умырылган күлмәк итәгенә чүлмәген төреп чыгып качканнан бирле кайтканы булмады Сәрвинең. Көннәр, айлар, еллар—шулар белән гомер үтә торды. Кеше язмышында ясалган авыр жәрәхәтләр вакыт дигән нәрсә белән буталып тигезләнә, яки башка яна яралар белән каплана икән Гик ул онытылды дигәч тә яналары өстәлгәннән сон кабат уянып, өздереп сызлап куя. Эндәшмисен, ыңгырашмыйсын, түзәсең. Шулай яна авыртуларны
сыкранмыйча, күрсәтмичә эчтән үткәреп җибәрергә тырышасын. Ә ул һаман җыела, туплана икән.

Әнисенен сонгы көннәре хакында ул сенлесе Тәслимәдән белде. Акылдан шашкан икән, мәрхүмә.

«Урынын оҗмахта булсын, кайтып бер уч туган җир туфрагы да сала алмадым шул каберенә, әнием, бәгърем»,—дип елады Сәрви Тәслимә алдында. Килештереп елады, үксеп-үксеп, күз яшьләре белән. Ләкин аның авылына кайтыр юллары киселгән шул, ялганмаслык булып, мәңгегә өзелгән. Тәслимә исә әнисен җирләгәч Казанга килеп эшкә кергән. Бөтен дөньяны куптарып Сәрвине эзләткән. Тапкан. Анын да Казанда яшәвен белгәч, янәмәсе, бик сөенгән. Шуннан ары әниләре турында бер-берсенә һичкайчан да сүз кузгатмадылар, алар аны оныттылар..

«Янгыр ява да ява... Бүген туктамас, ахрысы,»—дигән унайдан монда килеп төпләнүләрен уйлап алды Сәрви карчык. Күпме ят-җир күрергә, юл йөрергә насыйп булды ана. Тормыш үзенекен итте, ничек кирәк шулай бөкте, сыкты. Сәрви мәхәббәт өләшеп йөрүдән туйды, яхшы чакта, үзе әйтмешли, артык сонга калганчы, кияүгә дә чыкты Паровоз йөртүче Ясәвине эләктермәсә, белмим, кайларга алып киткән булыр иде әле аны тормыш юллары?!.

Ясәви юаш кеше булып чыкты. Алар Казанда йорт салдылар. Һаман да шул йорт әле ул. Бераздан кызлары туды. Исемен «Зәйгүрә» дип куштылар. Ясәви гаиләдә анда-монда бер күренеп, песи кебек кенә йөри бирде, күп нәрсәгә катышмады. Сәрви эшләсә эшләде, эшләмәсә эшкә урнаш дип кыстамады. Сәрви алтын-көмеш юнәлтү белән шөгыльләнде, бәллүр савыт-саба белән кызыксынды, бөтенләй таралып бетә язган байлыгын гулыландыра башлады. Ире хезмәтенә байтак җыйды ул хәзинәләрне. Менә бу алагаем колак алкасы да шул вакытта алып калган әйбер Эшкә киеп йөри торган йөзеген тагын бер кат капшап, барлады. Суконный базарыннан ярты бәягә алган иде аны. Кашлы Кашы зәңгәрсу төстә. Күзе яхшырак күргән вакытта караштырып, хыялларга чумып утыра торган иде дә бит. картайгач ярылып тупасланган бармаклары белән әллә ни сизеп тә булмый шул.

Әй ул заманнар Бер генә дә вакытым юк иде. бер генә дә. Әле монда чабам, әле тегендә. Әле монысына керәм. әле тегесенә: килешәм, ызгышам, сатулашам. Дога ятлап утырырга вакыт булдымени мина?—дип үз-үзен аклап куйды —Юк. юк. мина рәхәт тәтемәде. Бала карасынмы9 . Сугыш еллары... Бер пот ипи—мен алтын дигәндәй, тик ята торган вакытлар идемени? Борчулар, хәсрәтләр белән сугыш үткәнне дә сизмәде. Юк. юк. рәхәт тәтемәде мина, юк. юк...

Ишек төбенә чүп тыгылып җыелган суга тамчылар төшә Алар куык ясап дулкыннар жәя, көлтә кебек өскә күтәрелә дә як-якка сибелә, вак- вак тамчылары өстән тәгәрәп бара, энҗе бөртекләре диярсен, аннан югалалар.

Сәрви калай чәй банкасына салып ышанычлы җиргә яшергән энже- мәржәннәрен кайтып карамакчы булыпмы, ишектән башын чыгарып өскә карады, сибәли икән дип чүпрәк үлчи торган шактый зур үлчәүгә күчеп утырды. Тагын алтыннары белән буталып, уйлары аны атлә канларга алып китте Зәйгүрәгә биргән алкаларын, йөзекләрен, муенсаларын янә бер кат күз алдыннан кичерде. Ялтырауларына кадәр хәтерендә. Ана биргән кебек алтыннарны табарсың хәзер бар! Бәяләре күтәрелеп кенә тора. Әгәр үткән ел Тәслимә кием шкафыннан челтәрле муенсаны һәм сүрәт төшерелгән бер балдакны урламаган булса, сигезенче классын тәмамлагач, шуларнын берәрсен Юзаннага бүләк итәрмен дигән иде. Һичбер нәрсәне яшереп калып булмый. Актарырга гына торалар. Бер сүз әйтергә ярамый Тәслимәсенә дә.

Юзаннасына да. Зәйгүрәсенә бигрәк тә. Акаеп кына карый, нурсыз күхтәре белән айкап кына ала Зәйгүрә. Имеш, аларнын да өлеше бар. Акыртып талыйлар, билләһи. Зәйгүрәсе беркөнне: «Минем Юзочкама бер алкаңны жәллисен, үзен бирмәсән. колагындагын өзеп алам»,—дип куркытып маташа. Булыр аннан. Колаксыз калырсың. Алла сакласын!

Укучы балага ниткән алка тагын, мәктәптә күрсәләр, ни әйтерләр? Инде болай да башыннан аягына кадәр мин алган кием Ана тегенди-мондыи гына, простой әйбер дә кирәк түгел бит әле. кыйбатлысы булсын, чит илнеке Гәүдәсе гәүдә түгел ичмасам, озын сыйрак. Бу яшьтән үк шундый озын кыз була ди мени?!. Кайларда гына буталып шундый колга ир кешене туры китерде икән Зәйгүрә? Хәер, жылы якларда төрлесе бардыр. Ярый әле кара төстәгесе туры килмәгән. Ел саен диңгезгә ял итәргә китә. имеш. Саф һава, тозлы су. имеш. Таулар, пальмалар, кызыклы очрашулар... Төрле кешеләр Имеш. «Син нәрсә анлыйсын сон!» Беләбез без аларны һәм кызыклы очрашуларны. Әниең инде бу эштә песи ялаган кеше, акыл өйрәтмә! Имеш, ел буе эшләп бик каты арый. Бездән туйган, бездән ял итеп кайта Бездән туйсаң—килмә! Берәү дә сине монда сөйрәп китерми, үзең акаеп килеп житәсен. Эшләп армыйсын син. җанкисәккәем—ялкау син! Кемнәрнен генә башын интектерәсеңдер, бер бәладер инде начальникларына

«Мине Дмитрий Федорович гел мактап кына тора».—дигән була. Дмитрий Федорович мактар ул. менә авыруларын бер дә мактамый, зарланалар ли шул, бәгырькәем.

Кайда торганыңны, кайда эшләгәнеңне әйтми йөрсән дә беләбез, барын да беләбез. Килеп йөрерләр дип куркасынмы әллә, килмәбез—курыкма! Монда килеп акаюларын да бик җиткән. Атна арасында өендә ни эшләп ятуың мине бердә кызыксындырмый, пычагыма да кирәк түгел алар мина. Базарга барсам да күреп кайтам мин ул мыеклыларны. Эшендә дә җаен тапкансыңдыр әле. Бардыр әле анда да берәрсе. Дмитрии Федоровичын юкка гына мактамас!

И. балалар, белмисез кадеремне, белмисез! Житмәсә, бу хәсрәте- Юзаннасы теңкәмне корта, эчем авырта ди дә укырга бармый Барма, соңыннан йөрерсең менә минем кебек җитмешне узгач та үтил складында чүпрәк җыеп. Бөтен дөньяга исемен таралыр, данлыклы будырсын. Хәзер мине «Үтил Сәрвие» дип кенә йөртәләр. Эте-бете белә. Син дә «Үтил Юзаннасы» булырсың. Кара син аны. ашамаган була. Акча бир аңа имеш кон саен. Тамагына капмыйча, әбисенең керер тишеген калдырмыйча сүгеп, пыр тузынып мәктәбенә китте Әллә нигә психы котыра шунын иртән укуга китәр алдыннан. Син—күсе, син—«Плюшкин.» дип (анысы кемдер тагын?) кыздырылган колбаса белән йомырканы өстәлгә каплады «Если на юг барырга акча бирмәсән. ашамыйм дип әйттем ич мин сина». ди. «Әбиең акча бирсә, мин сине на юг алып барам» дип зур апасы үрти икән. Зур апасы әйбәт... Син беләсеңме кем: «ты—вор. ты—паразитка общества!» дип тагын әллә ниләр тезеп китә. Әби кешегә килешеп бетми торган, теләсә кайда кунып йөрүче хатыннарга гына әйтелә торган сүхтәр Бөтенесен ишетеп бетермәде әле ул чагында, һәркем үз сүзен туглый торды. Сәрвине чыгырыннан бер чыгарсан. мәктәбенә барыр әле Укытучыларыннын барысына да әйтер кем икәнлегеңне Мондый укучы була димени. Эт баласы, хайваннан туган нәмәрсә Исемен дә кеше исеме түгел бит синең—елан токымы. Анаң гомер буе бәгыремне ашады, хәзер икәүләп тотындыгызмы? Тәслимә котырта моны, билләһи, шул гына котырта. Һаман үч саклый, онытмаган. Әкрен генә маташа, астыртын, ай- яй астыртын. Өлеш даулый. Ачуын баса Әйттем ич. югалттым мин аларны. югалттым Ышанмасан ышанма! Баланы котыртып ачуыңны алма! Кеше
баласына тыгылып, ялагайланып йөрисең. Имеш, ул да үстерә аны, ул да карый. Үзеннекен үстерәләр аны. Күбәләк кебек бер чәчәктән икенчесенә кунып йөреп, кысыр калдың. Пенсияңне ал да тик ят! Кара син аны, үз акчасын кассага салып бара, ә көньякка барырга дигәндә әбиеңнән сора имеш! Хәйләкәр! Үз бүлмәсе, үз көе, суы-ние үзендә, шунда гына яшәп ятасы. Талашасы-нитәсе юк. Юк, көн саен монда килә.

Менә шул шимбә якынлашса, кулыннан бөтен эше төшә Сәрвинең. Юзаннаның да коты чыга, ә Тәслимә бөтенләй кача. Чөнки Зәйгүрә килә ул көнне. Ул килгәндә өй чиста, һавасы саф, тәм-томы пешерелгән булырга тиеш. Килер дә кырын ятып китап укыр. Бер кул эше тотмас, ертык- тишекне түгел, төймәсен дә такмый, менә шул!

Кем торсын аның белән, кем тора алсын! Ел ярым түзеп торган ире дә квартиры-ние белән ташлап качты бит ул аждаһаны. Дөрес итте, бала чүпрәкләренә батканчы вакытында ычкынып өлгерде.

Миңгерәп йөрде Сәрви атналар буе. Менә тагын шимбә җитте.

Ана өендә кешеләр җыйнала башлагандыр кебек булып китте. Яшен яшьнәп, күк күкрәү колагына Зәйгүрәнен тавышы булып ишетелде. Сәрви чымырдап куйды. Ашыгып башын як-якка чайкады, исәрләнүеннән котылырга маташты, күз алдында әллә каян гына хасил булган томанлы кешеләрне куллары белән куды. Алар беркавымга югалып тордылар.

«Акылдан шашам, ахрысы, мин бу складта»...

Ул кибеткә кереп ипиләр, сөтләр алып кайтасы барын исенә төшерде. Туктый да белмәде яңгыры. Сонга калдыра, кибетләр төшке ялга ябылганчы туктаса ярар иде. Хәер, офыкта бер чите күренә бугай күренүен. Бөтен нәрсә, бөтен эш Сәрви өстендә ич. Ипи алып кайтучы да юк. Кая инде ул, утын, бакча дигән сүзләрне кузгатып та булмый. Барысын да үзен табасын, килеп корсак тутыра гына беләләр. Тапканны пешереп тә ашый белмиләр бит. Гел Сәрвигә салыналар. Ничек авыр табылганын белмиләр шул ризыкның, кирәк-яракның...

Дөньяның барлык мәшәкатьләрен берүзенә калдырып китте шул Ясәвие. Соңыннан гына аңлады аны Сәрви, соңыннан гына. Ин зур алтыны, ин кадерлесе ул булган икән. Күпме газап, күпме хәсрәт калдырган ул ана. Ә үзе, ничек аның юлына очраган булса, шулай эзсез генә китеп барды бу дөньядан. Буйга җиткән бәйсез, сансыз кызы белән утырып калды Сәрви. Күпме байлыгын салды шул кызына, күпме расход чыгарып укытты бит шуны. Кеше булсын диде. Бәясе кыйбат ул кызның, кыйбат, ай. кыйбат!

Ире исән вакытта юньләп эшләмәгән Сәрви чүпрәк җыя торган складка эшкә урнашты. Иллене узгач, хезмәт кенәгәсе ачтырды. Бик кимсенеп эшләде. Түзде, аннары—күнде. Эшеннән җай таба башлады. Чутлашканда оста кыланды. Китерелгән чүпрәк-чапрак, кәгазь, сөяк, тимер-томыр өчен әйберләтә чутлашу кертелгәч, дәрәҗәсе күтәрелде, дуслары артты. Ул бигрәк тә кибеттәге сатучылар белән ныграк аралашырга тырышты. Чит илнең кер уу порошоклары, банка капкачлары һәм башка кирәк-яраклар блатны арттырды.

Зәйгүрә өчле-тугызлыга институтны тәмамлап, диплом алды. Укыганда ук сылу гәүдәсе тупасланып, буянып-сөртенеп йөргән битләре төссезләнеп калды. Күзенең нуры бетте.

Өйгә кайтмыйча, әллә кайларда йөрү галәмәтләрең болар, дип ачулана торган иде аны Сәрви көзге каршында уфтанып утырганда. Эшен булмасын анда, кайчан ниләр кыланып йөрден дип синнән сораган кеше юк бит әле. Дөмексән дә бетәрлек түгел гөнаһларың. Элеккеләре дә, хәзергесе дә. Күбәйгәннән күбәя, өстәлә генә бара. Арткы яктан көне-төне капчык- капчык әйбер ташыйсын.

Ашасыннар, кеше арасында ким-хур яшәмәсеннәр өчен тырышам дип әйтеп кара Зәйгүрәгә...

Үз балан бит. үз балан. Кешедән нинди рәхәт көтәсен. Хәер, әнә күрше карчыгы ишетми дә. юньләп күрми дә. ә квартирантлары кадерләп кенә тоталар үзен. Утынын, суын ташып кына торалар. Бергә ашыйлар ди. Ә монда: алтышар, сигезәр чиләк су китерәсен, керләрен юасын Жәелеп ята да китап укудан арынмый. Нәрсә, бер дә язмыйлар микәнни шул китапларында үзе төслеләр турында9 Бигрәк культурный инде. Культурныйлыгы аркасында балага шундый исем кушкансын да инде син. Лүзия дә түгел бит. ичмасам—Юзанна.

Яраппый. бүген килмәсен иде. Ялын—ял. йокын—йокы, эшен—эш түгел ул килсә. Әллә Юзаннага акча бирергәме? Тәслимәсе белән китсеннәр шул диңгезләренә, укуы бетә ич инде. Зәйгүрәсе дә ычкыныр, ул каламы сон? Бергә йөрмәс ул алар белән, аерым китәр әле. менә күрерсен! Китсеннәр, рәхәтләнеп калыр идем.

Шул чакны капкадан зонтик тоткан Тәслимә килеп чыкты. Бер кулында теге зур сумкасы.

Ничек? Чыкмыйча шушы вакытка кадәр өйдә ятты микәнни9 Нигә сон әле ул капканы ача алмый маташканда тәрәзәне генә шакымаган9 Тәслимә өйдә булган бит! Керләрне жыеп алырга башына килде микән9 Юктыр Берәр нәрсә эзләп, актарып яткандыр әле. Тагын нәрсә чәлде икән9

Ул уйлап бетергәнче Тәслимә килеп тә җитте

—Лимонын белән бераз чүпрәнне алдым, кайткач утырып, иркенләп чәй эчәрмен. Камыр да куям. Зәйгүрә килгәнче китим

—Ярый, сау бул. Тәслимә! Икенче килгәндә үткән атнада урлап киткән заем кәгазьләрен алып кил әле!—дип авызын гына ачмакчы иде. урам чатында, борылыштан Зәйгүрә килеп чыкты

Кисәк чигәләре сулкылдап тибә башлады. Дерелдәгән керфекләре арасыннан чак кына күренеп калган дөнья атынып китте һәм ул әнисенең канлы бите, алтын-көмешләре. чүпрәк-чапраклары белән буталып, урыныннан кузгалган жир белән әйләнергә тотынды Ниндидер яктылыкта Зәйгүрә пәйда булды. Иреннәре кыймылдый, ул аны ачулана түгелме9 Ә. юк. ул кулын болгый, кемнәрнедер чакыра, ул кешеләр жыя. ул хәзер барысын да әйтәчәк. «Кешеләр, менә күрегез, менә ул әнисен •

Ул котылырга теләп, янәшәдә калкынып торган Тәслимә!ә кулларын сузарга теләде, ләкин тегесе «Кирәк түгел, кит. кит!»—дип дом караш ыга чумды. Ниндидер мизгелдән сон яктылык тагын барлыкка килде Зәйгүрә һаман аның турыда сөйлиме9... Ул ана төртеп күрсәтә, ә Тәслимә башын чайкап: «Әйе. әйе, шулай булды»,—дип Зәйгүрәнен сүзләрен жөпләп тора сыман. Сәрви акланырга ымсынды, ләкин нәрсәдер әйтергә теләгән мәрмәр төсле иреннәре очында соңгы сүзе, аңлашылмыйча, эленеп калды Хәлсез гәүдәсе чүпрәк-чапрак өелгән түгәрәк тәрәзәле үлчәүгә янтаеп төште

Үлчәү угы. ризасызлык белән бераз уйнаклап торды да. кырык сигез кило тирәсендә туктап калды.