Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЯ БОЛАЙ ЯРСЫЙ ӘЛЕ КҮҢЕЛ?..

 

Тамырларым буйлап кан йөгерә— Җан-фәрманга чаба тилереп. Йөрәк капкаларын ачып-яба, Күзәнәкләр кала илереп.

Кая болай ярсый әле күңел, Япь-яшь йөрәк кая талпына? ...Бастым төсле менә, кулым җәеп, Яшәешнең сере алдына.

Нигә кирәк болай дөрләп яну Мең хисләрдән көеп, газапланып? Егыласым беләм. Әмма барыбер Очыйм әлеочыйм канатланып!

Кешеҗирдә атлап йөри торган Бер уенчык курчак.

Җанын саклап азапланмый, әмма Югалтудан курка.

Үләр өчен яши дөньясында, Мизгелләрне санап.

Үтә көне—ике юл чатында Үз язмышын сайлап.

Гөнаһ җыеп яшәгәнче, әллә Яхшыракмы үлем?

...Бу сүзләрдән кәефләнгән шайтан Читтән тора көлеп...

Рәмилә МАЙОРОВА яшь шагыйрә, КДУ студенты; «Сою хәбәре» исемле китап авторы. Казанда яши.

Матур бүләк биргән кебек, Төреп биргән җанны тәнгә Илаһи зат. Бәлки кемдер Сәерсенер мондый хәлгә.

Конфет кебек төреп биргән! Алганда да әрчеп алыр. ...Ялтыравык кәгазь-тәнең Бу фани дөньяда калыр.

Көчсез каләм

Фикерләр кайный йөрәктә, Белдерергә сүз тапмыйм. Уйларымны төзәтәм дә, Янәдән сөртеп ташлыйм, Яктылыкка чыгаралмыйм. Күңелдә ак хис саклыйм. ...Яраланган хыялымны Газраилләрдән яклыйм. Хыял үлсә, үлә теләк, Өметең сүнә элек...

Шуны аңлау ачысы да Йөрәкне ала телеп: Гаделсез тормыш каршында Чарасыз ялгыз адәм. ...Көчсез булуын белсә дә һаман да тынмый каләм.

Кемдер шакый

Йөрәгемә кемдер шакый... Нигә дип керми икән?

«Ишек бикле түгел» иде, Әллә ул белми микән?

Күңелем теләгән кеше Булса әгәр бу кунак, Чыгып та алыр идем лә Елмаеп, ике куллап!

...Йозаксыз, тын йөрәгемә Кемдер шакый да китә. Ә күңел шат. Ул үзенчә Нидер сизгәндәй итә...