ИЛАҺИ ӘМЕР БЕЛӘН ДӨНЬЯГА КИЛГӘН ТАЛАНТ

Егерменче гасырның алтмышынчы елларында Казакъстанда һәм Алма- Ата каласында «Татар әдәбияте һәм сәнгате көннәре- үтте Бу көннәрдә татар артистларының бик күп концертлары булды

Кытайдан Алма-Атага күченеп килгән татар бу концертларның берсен дә калдырмыйча йөрделәр. Илһам Шакиров җырлавы аларга бомба шартлагандай тәэссир итте—җырчы тавышының гүзәллеге.көче.моны иксез-чиксез иде.Без бүген дә шул тәэссирләр әсирлегендә яшибез әле.

Соңрак Илһам без табынган илаһи зат кына түгел, ә минем һәм минем бик күп танышларымның дусты да булып китте. Без үзара очраша, хатлар языша башладык Аның Алма-Атага һәр гастроле безнең өчен бәйрәмгә әверелде.

1965 елның сентябрендә Илһам Шакиров мина. Казакъстанннын атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Бәхтияр Табита һәм фәннәр кандидаты, профессор Шамил Хәкимовка Казанга чакыру җибәрде. Чакыруга Казанга килеп китү өчен тимер юл билетлары да теркәлгән иде.

Илһам безне Казан тимер юл вокзалыннан туп-туры татар зиратына атып китте Зират капкасы төбендә 5-6 әби белән бабай утырып торатар иде Илһам атарнын һәрберсенә хәер өләште. Акча биргәндә ул һәр әби һәм бабайга хөрмәт белән җинелчә башын иеп алды, яшеребрәк торган кәгазь акчаны кулларын сузып торучыларның учына сала барды. Без шунда гына ул акчаларның кызыл унлыклар икәнен күреп калдык. Шунда минем күңелгә Г. Тукайның

Ихтыяҗын еарз итеп килсә теләнче капкаңа.

Каты сүнәр белән син инсаниятен таптана. -

дигән шигырь юллары

кнлде! Без боек татар шагыйре Габдулла Тукайның.

 

 

 

Мәржанинен һәм башка тарихи шәхесләрнен каберләрен зыярәт кылдык.

Шул ук көнне төштән сон Илһам безне Казан фәннәр академиясенә атып килде Анда ул безне күренекле музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтжанов. архитектор Һәм тарих­чы Фуат Вәлиев белән таныштырды. Без бик кызыксынып һәм эчке бер дулкынлану белән аларнын туган халкыбызның музыка мәдәнияте, архитектура истәлекләре турында сөйләгәннәрен тыңладык. Туган халкыбызның дәүләтчелеге бетү аркасында нинди зур югалтулар кичергәнебезне анлал борчылдык. Илһам М Нигъмәтжановка без Кытайдан ук алып килгән, бөек шагыйребез Дәрдмәнд сүзләренә җырланучы «Кораб» дигән халык җырын башкарды Соңыннан бу җырны радио­дан һәм сәхнәдән ишеткәч безнен шатлыгыбызнын иге-чиге булмады'

Без шунда Фоат Вәлиевнын «Татар орнамен­ты» дигән гаять тирән эчтәлекле фәнни китабы­ның кулъязмасы, республиканың кайбер җитәк­челәренең. милли ядкарьләребезгә шикләнеп кара­улары сәбәпле, дөньяга чыга ал­мыйча тоткарла­нып ятуы турын­да белеп гаҗәпкә калдык. Мәскәүгә кайткач, без бу китапны алырга теләүчеләр арасында язылу (подписка) оештырдык. Алма-Ата һәм Ташкенттагы дусларыбызга хәбәр итеп, алардан Ф Вәлиев китабына язылу оештыруларын со­радык.

1972 елда без Илһам Шакиров үтенече буенча үзебезнең Танышларыбызга «Казан утлары». «Азат хатын» һәм башка татарча журналларга яздырдык.

Казанга әлеге 7-8 көнлек сәяхәтебездә без Матбугат йортындагы Язучылар берлегендә, музейларда, татарның бөек рәссамы Бакый Урманче остаханәсендә. Аккош күлендә булдык, шәһәрнең истәлекле урыннарын карап йөрдек.

Бу безнен туган халкыбызның башкаласында беренче булуыбыз иде Безгә бик күп кызыклы мәгълүматлар белән танышу насыйп булды.

Боларнын барысы өчен дә без якын дустыбыз Илһам Шакпровка рәхмәтле. Мәскәүдә укуымны тәмамлагач, мин янадан Алма-Атага кайттым. Илһам Шакиров белән хатлар язышуны дәвам иттек. 1969 елда мин Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендәге бер завод белән фәнни тикшеренү эшләре алып бару турында өч еллык килешү төзедем. Бу өч елда инде мина Казанда еш булырга, андагы милли мохит белән якыннан аралашырга туры килде.

Мин инде 1967 ел башында ук Казанда басыла торган бөтен газета-журналларны ала башладым. Аларнын барысын да миңа Илһам Шакиров яздырып җибәргән икән. Мин инде алдагы елдан башлап. Казакъстанда Россия матбугатына язылу тукталганчыга кадәр, аларны алдырып тордым.

Узган гасырның сиксәненче елларында Кытай чиге ачылгач безнең анда калган
туганнар һәм дуслар белән аралашу мөмкинлеге туды. Бүгенге көнгәчә Кытайда яшәүче татарлар өчен жыр һәм музыка язмалары, туган телдәге китаплар һәм журналлар ин зур бүләкләр булып санала.

Кытайдан Советлар Союзына күченеп киткән күпчелек татарлар Урта Азиянен эре шәһәрләренә—Алма-Ата. Ташкент. Фрунзе калаларына килеп төпләнде. Без бу шәһәрләрдә яшәүче татарларнын тупланыбрак, берләшебрәк көн итүчеләре идек.

Бу чорда безне рухи яктан Илһам Шакиров ижаты нык берләштерә иде Без алдан ук Илһам Шакиров һәм анын концерт бригадасының Казакьстанга һәм Урта Азиягә булачак гастроль маршрутларын белеп ала идек тә. аны каршылау, концертларга тамашачы оештыру, артистларыбызны лаеклы рәвештә каршылау һәм озатып жибәрү мәшәкатьләрен хәстәрләп куя идек.

һәр концерттан сон яшьләр төркем-төркем булып шәһәр урамнарыннан жәяүләп. татарча жырлар жырлап кайталар, шунда ук Илһам концертында ишеткән яна җырларны өйрәнә дә башлыйлар иде Монда ул чакта бик сирәк кешедә була торган магнитофоннар ярдәм итә иде.

Илһам Шакировнын табигатьне яратуын белгәнгә күрә, без һәр гастроль вакытында артистларыбызны Алма-Ата тирәсендәге тауларга сәяхәткә атып чыга идек

Кытайда яшәүче татарлар Илһам Шакиров язмаларын беренче тыңлауда ук гашыйк булдылар. Хәзер Кытай татарларының һәр гаиләсендә Илһам Шакиров баш каруындагы бөтен жыр да диярлек бар Илһам Шакиров шул елларда мина җибәргән китаплардан Тукайның ике томлыгы. Такташның сайланма әсәрләре Кыгайнын Голжа каласындагы югары уку йортында бүгенге көндә дә әдәбият дәреслекләре итеп файдаланыла

Бибигөл ТЕЛӘГӘНОВА,

СССРның һә.и Казакьстанныц халык артисткасы

Реклама