БЕР КӨЛӘЧӘК ӘЛЕ КОЯШ ТА...


(Габдулла Тукай яшәгән «Болгар»
кунакханәсенә мәрсия )
Хуш, исән бул, Тукаемның
Җанын саклаган бина.
Ятимне—бөек шагыйрьне
Кире какмаган бина.
Йөрәктәге тирән ярам
Бәлкем, бер төзәлер дә...
Тик кем генә җөрьәт итте
Сиңа кул күтәрергә!?
Кем уйлаган шагыйрь хакы
Булыр бары чүп диеп:
Тукай өчен—изге бина
Артык диеп, күп диеп?!
Ятим җанын дәваларга
Ул сиңа ишек каккан.
Тукайның әнисе бит син.
Ул синдә оя тапкан!
Якты бүлмәләр эчендә
Күпме шигырь тугандыр...
Акшарланган диварларны
Илаһи моң югандыр.
Хуш, исән бул, Тукаемны
Үз иткән изге бина.
Дога кылырга теләсәм.
Мин килә алмыйм сиңа...
Ленар ШӘЕХ (1982) шагыйрь, публицист; «Авылдан килгән чендар*, *Дцртенче
кат Бишенче кат >. «Керле ничек энеле булган?* исемле китаплар авторы.
Казанда яши.
Син юк инде, изге «Болгар»...—
Милләтем, бу нишләвен,?..
Сине уятырга теләп,
Иренемне тешләвем...
Ага-базар
Ага-базар, ага базар,
Гуя утлы таба-базар...
Әби-карчык куп йон язар,
Оек бәйләр, ак шәл бәйләр,
Үтәр язлар, үтәр җәйләр...
Ә хатыннар ак май язар.
Сөт өстедән әйрән сыгар—
Ли dK икмәк, кымыз чыгар!..
Карт бабайлар тәнен язар.
Арба ясар, чана ясар.
Итек тегәр, ката басар—
Ә ир-атлар канын язар,
Тимер чүкер, кылыч ясар—
Мичен ябар, мичен ачар...
Япь-яшь кызлар сөю язар.
Мендәр эшләр, чигү чигәр—
Аһ, уңганнар!.. Нинди чибәр!..
Яшь егетләр сөяк язар,
Ат чаптырыр, колын карар,
Ары чабар, бире чабар...
Сәүдәгәргә бәхет язар,
Бәрхет, ситса, ефәк кенә.
Гүя йомшак түшәк кенә—
Пешкән җимеш, кипкән җимеш,
Аша юып, шушы килеш.
Яңа күлмәк, яңа ыштан—
Кисәң, яза күрмә һуштан.
Ага-Базар, ага базар...
Иске базар, яңа базар.
Алыш биреш, сату алу,
Учка алтын, көмеш салу.
—Бер алтынга...
—Унбиш көмеш...
—Ярый, алам шушы килеш...—
Ыгы зыгы, сатулашу.
Шау шу гына, татулашу...
һәр көн саен ага базар...
Тарихчылар тарих язар...
Киләчәккә соң ни язар?..
Ага-Базар, ага базар...
Борылам да карыйм үткәннәргә
Нәрсә камап двсяц, варса калган!
Кемдер анда мине талбишемән
Җылы, назлы кулларына алган
s:t
Борылам да карыйм үткәннәргә—
Нәни малай уй-йокыга талган.
Яфрак кадәр генә учларына
Йолдыз нурын, ай яктысын салган.
Борылам да карыйм үткәннәргә—
Үсмер малай чаба урамнардан.
Әле генә җәйгән ташлы комнан.
Әле генә яуган ап-ак кардан...
Борылам да карыйм үткәннәргә—
Егет бара серле томаннардан...
Аңа карап, юлның чатларында
Җылы куллар яулык болгап калган.
Борылам да карыйм үткәннәргә—
Ә үткәннәр уй-йокыга талган.
Чабып барам яңа яуган кардан...—
Нидер калган анда, кемдер калган...
Мин ышанам: бер киләчәк әле,
Бер көләчәк әле кояш та.
Шат нурларын бөркиячәк әле
Бар дөньяга, җиргә ул башта.
Кайгыларны бер юачак әле,
Бер туачак алсу таңы да.
Болытларны ул куачак әле
Ак офыкның чиксез ярына.
Мин ышанам: бер киләчәк әле,
Бер көләчәк әле безнең көн.
Җанга җылы бөркеләчәк әле.
Барлык җаннар булып бербөтен.
Әйе, шулай, өметләнәм әле,
Көн бетмәгән әле безгә дә.
Кояш нурын киметмәгән әле,
Болытларны кире эзләмә!
Мин ышанам: бер киләчәк әле,
Бер көләчәк әле язмыш та.
Бөтенесе бер күрәчәк әле,
Изрәп-оеп татлы сагышта
Эх, бер мәл рәхәтләндереп
Шигырь язасы килә!
Кәгазь буйлап каләмемне
Шыгырдатасы килә!
Эссе көнне сискәндереп,
Яңгырын яудырасы.
Йә булмаса, кар көртләрен
Челләгә аударасы!
Нәни генә күлләвекне.
Эх, дулкынландырасы...
Эсседән туң йөрәкләрне
Ялкында яндырасы!..
Барлык кайгы-борчуларны
Иделдә агызасы,
Моңсу көннең уртасына
Шаян нур тамызасы!..
...Эх, бер мәл талгын вакытны
Бер тизләтәсе килә,
Бар дөньясын, каләм белән.
Мең үзгәртәсе килә!
Мең үзгәртәсе килә!..
Урам тулы бомж этләр, бомж кошлар.
Алар ничек төн үткәрер, ничек кышлар?
Хәер эстәп утыралар тукталышта.
Каурыйлары һәм йоннары лычма, лычма!
БЕР көлачак ӘЛЕ КОЯШ ТА
Кем ни бирә, риза булып йөри алар,
Әкрен генә койрыкларын сөйри алар.
Күпләр бүген күңелләрен бикләгәндер.
Мәрхәмәтле җаннар әле бетмәгәндер...
Зур йөрәкләр, к и ң күңелләр кая калды?..
Яшәешне салкын тынлык камап алды,
Боз катырды тәрәзләргә, кояш үтми,
Игелек йомгагын никтер беркем сүтми...
Урам тулы бомж кошлар, бомж этләр...
Кемнәргәдер якын алар, кемгә—читләр...
һәрнәрсәгә була ахыр, була чикләр.
Болай барса. Ходай үзе Җирне бикләр!..
Яз бавының очы югалган,
Эзләп карыйм микән Уралдан?..
Йолдызларның нуры кимегән,
Эзләп карыйм микән Иделдән?..
Карурманның шомы сүрелгән,
Сорап карыйм микән бүредән?..-
Җидегән чишмә ага тамчылап,
Ал шәфәкътан яңа т а ң сорап...
Безгә кадәр яшәгәннәр,
Бездән с о ң да яшәрләр.
Дөнья туктаусыз картая,
Дөнья һаман яшәрә.
Пушкинны күргән наратлар
Иелгән җиргә таба—
Ике йөз ел уен зшме?—
Вакыт чаба да чаба...
Урал тавы авыр сулый—
Ул да иңеп барамы?..
Алда билгесезлек ята,
Киләчәк кап-караңгы.
Иаввмюев ялмшп—яца.
Картлыкка—яшьлек <п \ын
Кояш кына бу галәмдә
Никтер буын яңартмый.
Үткәннәрне себерәбез
һәм чүплеккә түгәбез.
Җан асрарлык акчабыз бар.
Нәни генә түбәбез.
Җимерәбез... Киләчәктән
Нәрсә диеп дәшәрләр?—
Безгә кадәр •вигмпяр,
Бездән соң да яшәрләр!..

Реклама