Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Матур кешеләр бар
Шундый матур кешеләр бар
Арабызда.
Күңел күзегезне ачып
Карагыз ла.
Нурлар балкып тора йөргән
Юлларында
Ут уйната алар гади
Кулларында.
Телләрендә бары күркәм
Сүзләр генә.
Күпне өмет итмәс алар
Үзләренә.
Вәгъдәләре иман булыр,
Ялган булмас.
Беркайчан да алар яман
Гамәл кылмас.
Дәрәҗәгә омтылмаслар,
Тыйнак алар.
Гаделлектә сине кат-кат
Сынар алар.
Туганнарга туганнарча
Мөнәсәбәт.
Күрешергә чыгып торыр
һәрчак сәбәп.
Шундый матур кешеләр бар,
Күрәсездер.
...Әле бергәләшеп гомер
Сөрәсездер.
«Татар» дисеннәр
Исемебез татар безнең,
Татарстан—туган җир.
«Туган тел» не җырлый-җырлый
Гомер итә торган җир.
«Татар барда хәтәр бар»,—дип.
Әйдә, әйтә бирсеннәр.
Хәтәрлек—яуда, тик бүген
Хәтерсез димәсеннәр.
Чакырылмаган кунакны
Тиңләсеннәр татарга.
Татарларча кунакчыл без
Дусларга һәм ятларга.
Татарга тылмач кирәкми,
Без барсыннан хәбәрдар.
Таңга калып карап тора
Тарихи хәрабәләр.
Татар булсак та болгарның
Каны безнең каннарда.
Сынган чакта егылмадык.
Янмадык ялкыннарда.
«Татар барда хәтәр бар»,—ди
Әйдә, әйтә бирсеннәр.
Дөнья тарихында, ләкин,
Хәтерсез димәсеннәр.
Илһам Шакировка
Бәхет касәм тулмас иде,
Илһам абый, син булмасаң.
Моңнарыңа сихерләнәм.
Җырларыңны мин тыңласам.
Актарыла бәгырьләрем.
Күзләремне яшьләр баса.
Югыйсә син гап-гади бер
Сарман егете ләбаса.
Ишетсеннәр иде сине
Дөньяда бар кыйтгалар да:
Җирдә татар барлыгына
Ышаныр иде алар да.
Нигә елап торырга?
Җизни дигән бер абый
Алып китте апаны.
Үзем ачып чыгардым
Үзебезнең капканы.
Апам бездән киткәндә,
Гармуннар уйнадылар.
Әнием дә, әбием дә,
Белмим, ни уйладылар,
Әзрәк еладылар...
Югыйсә җизни апаны
Күтәреп кенә йөртте.
Бөтен кеше алдында,
Оялмыйча, бер үпте.
Шулай булгач, ул апаны
Ярата бит. Ә нигә
Елап торырга ди инде
Әби белән әнигә?..
Бүген шигырь бәйрәме
Шушы залга җыелган күк
Табигатьнең бар яме.
Бүген хисләр чәчәк ата.
Бүген шигырь бәйрәме.
Чәчәкләрдән ява сыман
Сихри сүзләр бәйләме.
Нинди көн бу? Тукай көне!
Бүген шигырь бәйрәме!
Әллә язгы чәчкәләр дә
Безгә сәлам бирәме?
Алар да пышылдый кебек:
«Бүген шигырь бәйрәме!»
Редакциядән:
Яекабрьаендашта^дәшебез-Мөати^дәяшәүчебалшаршагьтре.педагог.Татарстанның
атказанган укытучысы. А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Мөҗәһит
Әхмәтҗановка 60 яшь тула. Аңа сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары тешбез.