Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ә йолдызлар дәшми
Ваемсыз җил килеп керде кырдан.
Туздыра ж.ил
Кибән түбәсен.
Иләс җилгә дәвер, күпмегәдер,
Тулы ирек биргән, күрәсең...
Кайда сон, сез
Шундый җилле төндә,
Кайларда сез, изге дусларым?..
Яңа яра сала йөрәкләргә
Илебезнең иске дошманы.
Дене түгел, көне өчен генә
Яшәп илнең кайбер кибәге
Дегетли дә, дөмгә сөйри бүген
Иң кадерле эре ирләрне...
Ил йөрәге матәм кичергәндә,
Бәйрәм итә кемдер типтереп.
Дозорлыкны—гадел изге эшне
Явызлыкка сугым иттереп.
Кояшка син, йөрәк, йолдызларга:
—Бу ни хәл?—дип сорау бирәсең.
Алар дәшми...
Гамьсезлекнең дәвер, күпмегәдер,
Бәйле кулын чишкән, күрәсең...
193?
Агыла да болыт агыла
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр,
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән...
Нәрсә әйтсен: берни белми ул.
Роман кебек күңелле син, юл)
Азмы синдә гомер уздырдым,
Ничә кием чабата синдә.
Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!
Ә син, яңгыр, искә төшермә
Итегемнең ничек икәнен...
Яланаяк килдем дөньяга.
Шулай гына, бәлки, китәрмен.
Ә син, яңгыр, искә төшермә!
Зират бит ул сабантуй түгел.
Нигә анда киенеп китәргә?
Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?
Зират бит ул сабантуй түгел.
Агыла да болыт агыла
Таулар аша Казан ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
..Агыла да болыт агыла
Кайсыгызның кулы җылы?
Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы?—
Бәйлисе бар
Йөрәкне.
Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
—Кайт]..—дип хатлар килделәр.
Юллар... озын иделәр...
Кайттым.
—Бусы алкалары,
Бусы—кабере...—диделәр.
Әгәр тагын килсәләр,
—Сау!—дип хәбәр бирсәләр.
Вулканнарга керер идем.
Шундадыр ул... дисәләр.
Бирде дөнья кирәкне.
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?—
Бәйлисе бар йөрәкне...
1956