«ӘНИ...» КҮП ТЕАТРЛАРГА КИЛДЕ

 

 

 

(Мәшһүр драманың туу һәм СССР театрларын яулау тарихы!

СССРНЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ

ШӘҮКӘТ БИКТИМЕРОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

—Гадәттәгечә, бу юлы да мин сезнен янга, Шәүкәт абый, Галиәсгар Камал исемендәге атаклы театрыбыз һәм даны ерак-еракларга таралган анын бер спектакле хакында сөйләшү нияте белән килдем. Нәкъ кырык ел элек куелган, сез үзегез дә катнашкан «Әни килде» спектакле турында әйтүем.

—«Әни килде»гә хәтле дә Шәриф Хөсәенов язган пьеса персонажларын уйнаган артист буларак, мин бәләкәй генә чигенеш ясап алыйм әле. алайса. 1949 елда театр училищесын тәмамлап. Татар академия театрында эшли башлавымны, һәм шуннан армиягә алынуымны беләсез инде—бу турыда сезгә сөйләгәнем бар. 1953нен көзендә генә армиядән кайттым. Театрыбызның яна сезоны исә ул елда «Профессор кияве» дигән спектакль белән ачылды. Һәм спектакль мине хәйран калдырды.

—Шулай укмыни?! Шәриф Хөсәенов үзе исә 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясенә юллаган хатында бу пьесасы хакында бик примитив иде дип язган.

—Туксан беренче ел күзлегеннән караганда примитив булып тоелуы—бер дә гажәп түгел. Кырык ел үткән бит! Әсәр туган вакытында исә һәм яңалыгы, һәм актуальлеге белән бөтен шәһәрне тан калдырды. Татарстанның бөтен авылларын урады. Уйлап кына карагыз: Кәрим Тинчурин. Фәтхи Бурнаш. Галимжан Ибраһимов. Гаяз Исхакый, Мәхмүт Галәү әсәрләре тыелган, татар сәхнәсе тәржемә пьесалар белән чуарланган чор бу. Менә шул чакта туган, татар яшьләренең сугыштан соңгы тормышын сурәтләгән «Профессор кияве»нен әһәмияте һәм дәрәжәсе бәяләп бетергесез булды. Жәл. сезнен буын аны күрмичә калды. Әсәрнең төп героинясын уйнаучы Рауза Уральская вафатыннан соң спектакль яшәүдән туктады. Рауза, ана гыйшык тотучы егетне башкаручы Вәкил Закиров. Дэллюс Ильясов. Рәфкать Бикчәнтәевләрнен искиткеч уены әле бүген дә күз алдымда тора Шушы спектакльдән сон мине Рәфкатькә охшатып, сезнен кайсыгыз Бикчәнтәев тә. кайсыгыз Биктимеров сон дип. безне бик озак бутап та йөрделәр.

— Бу буталыш Хәй Вахит пьесасы буенча алтмышынчы елларда Рәфкать Бикчәнтәев куйган «Беренче мәхәббәт* спектакленнән сон тагын да көчәйгәндер әле. Чөнки Бикчәнтәев үзе анда Әпсәләмне, ә сез Тәлгатьне уйныйсыз бнт. Мин сезне тәүге тапкыр шушы спектакльдә күреп, образга бик табигый керә алуыгызга сокланган идем. Шушы ук чорда (1961) Шәриф Хөсәенов та остазы, режиссер Габдулла Юсупов үтенече белән яза башлаган «Зөбәйдәадәм баласы» дигән гажәеп пьесасын тәмамлый. Икенче тапкыр мин сезне шул спектакльдә күрдем.

 

—И-и, Рәйсә ханым, бу чакта инде мин Шәрифнен бер генә пәрдәле «Бирнәле кыз»ында студент егетне уйнап чирканчык алырга, байтак кына спектакльләрдә катнашырга өлгергән идем.

—«Бирнәле кыз*дан сон ук туган «Чулпан» пьесасынын язмышы хакында белмисезме? Шәриф абыйнын илле алтынчы елда сөйгәненә язган хатында: «...Менә үземнен соңгы эшем—бичара «Чулпанчымны да сина багышладым. Аһ, минем аны сиңа шундый укыйсым килә!..»—дигән юллар бар.

  • Безнен жәмгыятькә хас булмаган трагик вакыйгалар сурәтләнә дип. аны обком тыйды бугай, һәрхәлдә, минем хәтергә шулайрак сеңгән.

—Режиссер ашыктыра-ашыктыра яздырган «Зөбәйдә—адәм баласы»ның Академия театры сәхнәсендә дүрт елдан сон гына пәйда булуы да партия өлкә комитеты белән бәйлеме?

—Шәрифнең бу әсәренә карата түрәләрнең мөнәсәбәте мина мәгълүм түгел. Әмма театрыбызда барган хәлләрдә өлкә комитетының турыдан-туры катнашы булуын беләм. Шәрифтән үтенеп сорап, таләп итеп яздырган бу пьесаны театрыбызда кую Габдулла абый Юсуповның үзенә насыйп булмады шул. 1961 елда аның урынына режиссер итеп татарның жан-рухын аңламаган, гореф-гадәтен, телен белмәгән бер рус кешесен китерделәр.

—Рус кешесен? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрынамы?! Кем иде инде ул?

—Александр Михайлов. Өч спектакль куйды, әмма аларнын берсен дә татар тамашачысы кабул итмәде. Шуннан сон үзе үк китәргә мәжбүр булды, бахыр. Ул киткәч кенә Хөсәен абый Уразиков «Зөбәйдә—адәм баласы»н куярга алынды Ул вакытта без спектакльләребез белән Ульяновскида идек. «Зөбәйдә—адәм баласы»на репетицияләр башланды дип, гастрольләрне өзеп, безне чакырып алдылар.

—•Без...»—диюегез белән үк Наилә Гәрәева, Гәүһәр Камалова, Хәлим Җәләловлар уены күз алдыма килде. Аһ, Наилә Гәрәеванын ул Зөбәйдәсе! Ялгыша-ялгыша, бәргәләнә-бәргәләнә үз-үзен табуы! Зөбәйдәгә гашыйк Әсхәт-Хәлимнен күгәрченнәре белән мәш килүләре!.. Гәүһәр апа Камалованын уены, анын әле хәзер дә колакта сакланган «әйтеп, әйтеп, әйтеп әйтәм» кебек гыйбарәләре!.. Ә сез... сез бик тә шәп егет—самосвалнын шәп шоферы булып хәтергә уелгансыз... Фирдәвес Әхтәмованын озын чәчле Кәримәсе дә, Ирек Баһмановнын ялкау Фәрите дә истә. Хөсәен абый Уразиков үзе исә Вера апа Минкина башкарган Җәүһәриягә өйләнергә йөрүче хәйләкәр Сәмигулла картны уйнап, театр эчендә янә бер театр ясаган иде... Яшьлегебезгә тәңгәл килгән ошбу спектакльнең тууына һәм Казаныбызны шаулатуына без-студентлар— бик сөенгән идек.

-Шәрифнең әсәре әсәре нинди бит! Казан гына шауладымы сон9' Нәкъ шул вакытта Габдулла абый Юсупов га «Зөбәйдә—адәм баласы»н Әлмәт театрында куеп, нефтьчеләр каласын хәйран калдырды; аннары бу спектакль белән Татарстанның бөтен авылларын шаулатты.

  • 1968 елла Шәриф Хөсәенов «Әни килде» драмасын тәмамлый, һәм анын бу әсәре дә «Зөбәйдә—адәм баласы» язмышына дучар була. Ягъни Камал театры сәхнәсенә 1970 елда гына менә. Шәриф абый белән шул елларда аралашкан Гөлсем ханым Исәнгулова: «Башта «Әни килде»не Празат Исәнбәт куярга тиеш иде, нигәдер озакка сузылды. Менә шул чакны Шәриф борчылудан жнде килога ябыкты» дип искә ала. Театрнын эчке тормышы белән генә бәйле илеме бу? «Озакка сузылу»ны әйтүем.

Шәрифнен бу әсәренә кагылышлы вакыйгаларны яхшы хәтерлим Бер мәлне белдерүләр тактасына һәммәбезне сөендергән приказ эленде Анда театрның баш режиссеры Марсель Сәлимжановнын фәрманы-«Әни килде» спектаклен кую вазифасының Празат Исәнбәткә йөкләнүе. Ана роленә зур шөһрәткә ия атаклы актриса Фатыйма Ильскаянын билгеләнүе игълан ителгән иде

—Фатыйма апаның ул рольдән баш тартуын беләм. Бу турыда бер әңгәмәбездә Академия театрының директоры Шамил әфәнде Закиров болай дигән иде: «Режиссерларның Фатыйма Ильскаяны гел баш рольләрдә, гел яшь кызларны гына уйнатуы анын холкына да нык тәэсир иткән булса кирәк. Хатасымы, бәхетсезлегеме дигәндәй, өлкән яшьтәгеләр ролендә уйнарга теләми ул. «Әни килде» драмасындагы Ана ролен тәкъдим итәләр. Әмма Ильская: «Мин авыру карчыкларны уйнамыйм!— днп. бөек Ана роленнән баш тарта. Татар театры тарихында рольдән баш тарту кебек хәлнең бүтән булганы юк...»

— Бу хәлне баштарак мин дә Фатыйма апанын горур-кырыс холкы, тәкәбберлеге белән бәйли идем. Хәзер менә бүтәнчәрәк фаразлыйм: олыгаеп килүче, аяклары сызлау белән дә жәфа чигүче Ильская Ватан белән тиңләштерелгән бөек Ана ролен күтәрә алмам, уйный алмам дип курыккандыр, минемчә.

—Хуш, Празат абыйның спектакль чыгаруны сузуы әлеге хәлгә генә бәйле түгелдер бит.

— Празатка—затлы, зыялы, сирәк очрый торган интеллигент шәхескә—спектакль тудыру кебек җаваплы иҗат эшенең башында ук мондый хәлгә юлыгуның күпмедер дәрәҗәдә тәэсире булгандыр, мөгаен Ана роленә искиткеч талантлы Галимә апа Ибраһимова билгеләнгәч тә аның үзгәрмәвенең, һаман сүлпән булуынын сәбәбен мин соңрак—Шәриф әсәренең үзеннән таптым Врач әдип «Әни килде» драмасында дөньякүләм проблема—наркомания афәтенең илебезгә, гаиләләребезгә үтеп керүен күрсәтеп, беренче булып кешеләрне кисәтә, бу фаҗигагә каршы чан кага. «Совет чынбарлыгына яла ягучы» мондый спектакльне обкомның куйдыртмаячагын белә торып ижат итү җиңел булмагандыр, билгеле. Ел ярымнан соң. Празатны бу газаптан коткарып, спектакль әзерләү эшенә Марсель үзе тотынды, һәм әйбәт спектакль тудырды.

—Һай, ул спектакль! Берьюлы бер составта СССРның өч халык артисты уйнаган бүтән татар спектаклен белмим мин. Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимеров. Фуат Халитовлар исеме ул чакта телләрдән төшмәде. Ә илаһи нуры белән үк бөтен сәхнәне балкыткан Галимә апа Ибраһимова исә мәгърур Ана булып, тере легендага әйләнде. Язгы ташудай халык агылган бу спектакльне тыярга өлкә комитеты җөрьәт итмәгәндер, шулай бит?!

—Обком диюгә искә төште менә: спектакль чыккан көннәрдә—аның премьерасы 1970 нен 26 мартында булды—Марсельнең үзен генә дә. шул чактагы директорыбыз Рәшидә апа Жиһаншина белән икесен бергә дә ул оешмага еш чакырып алдылар. Күнелсездәнеп кайткан чакларын да хәтерлим. Югары оешмалар алдында «күндәмлек күрсәтеп», драма авторы Шәрифкә дә. спектакль режиссеры Марсельгә дә—әсәргә артык зыян китермәслек дәрәҗәдә барыбер ташлама ясарга туры килгәндер дип уйлыйм Спектакльдән «наркотик» эпизодының алынуы да. Ана дисбесенең күлмәк кесәсендә генә калуы да шуны раслый.

—•Наркотик» эпизодыннан башка да, актерларнын искиткеч уены әлеге афәтне гел искәртеп торды. Ринат Тажетдинов иҗат иткән Инсафның, мәсәлән, «морфий» сүзеннән үк сискәнүе, авыру Анага укол кадаучы шәфкать туташы тарафына нрексездән сузылган кулларын тыярга тырышкан газаплы халәте әле һаман күз алдымда. Сугыштан аяксыз кайткан ошбу нр-егетнен Ватан сугышы китергән афәт турындагы монологы да җаннарны тетрәткән иле... Ә сезнең үзегезгә—тискәрелеге белән тиңдәше булмаган образ иҗат итүегезгә бәйләнмәделәрме соң?

«Өстәгеләр*нең мактап та. хурлап та турыдан-туры үземә сүз әйткәннәре
булмады Ә менә Шәрифне чакырганнар икән. Бермәлне ул мине урамда очратып: «Спектакльдә үзләрен таныган туганнарым минем өстән жалоба белән обкомга барганнар. Мина каты гына эләкте. Син сакланып йөр! Син башкарган Исламнын прототипы—бертуган абыем: «Шәүкәтегезне үтерәм!» дип янады...» кебек сүхтәр әйтеп, үземне кисәтте, уяу булырга кинәш итте.. Мин башкарган бу персонажга тамашачы мөнәсәбәтен беләсездер инде. Миңа, театрга Марсель Сәлимжанов килгәнче гел социаль геройларны: кызыл галстуклы пионердан алып, комсомолын да, большевик-комиссарын да уйнап, гел алкышлар гына яулаган актерга—бу юлы ул каргыш яудырды. Татарстан гастрольләре вакытында алгы рәтләрдә тезелешеп утырган өлкән яшьтәге апаларнын ачулы карашын тоеп уйный идем. Баулы сәхнәсендә бермәлне, мәсәлән, үсмер малай ыргыткан таш бик әздән генә башыма тими калды... Андый чакларда мин. кешеләрнең үзәкләренә үтәрлек итеп уйнаганмын икән дигән канәгатьләнү хисе кичереп, халыкның әхлакый рухы таза булуына сөенә идем. Ананың мещанга әверелгән бу юньсез баласы Исламга карата булган тамашачы нәфрәтен тою миңа алкышлардан кадерлерәк иде.

 

—Аның каравы, сезнең уенны, сез башкарган ул тискәре персонажны театр сәнгате белгечләре югары бәяләде. 1970 елнын көз айларында «Театр» журналында И. Романович, О. Кайдаловаларнын «Әни килде» спектакленә багышланган мәкаләләрен укып, театрыбыз өчен, сез артистларыбыз өчен горурлануым истә.

—Әнә шул елның июлендә безнең театрны Мәскәүгә гастрольгә җибәргәннәр иде бит. Анда «Әни килде» спектакле зур уңыш казанды. Бу турыда шул вакытта Мәскәүдә чыккан бик күп газета-журналларда яздылар. Әнә. ул стенам буйлап төргәк-төргәк өемнәр ята. Зур бер өемдә—бөтен илгә таралучы «Правда». «Сельская жизнь», «Комсомольская правда» һәм төрле исемдәге Мәскәү газеталары. Аларның һәрберсендә безнең театрга, «Әни килде» спектакленә багышланган мәкаләләр бар. Шул рәвешле бу спектакльнең даны без Казанга кайтып житкәнче үк бөтен Союзга таралып өлгергән иде инде Гөрләп узган шул гастрольдән соң труппаны «Әни килде» спектакле белән СССРнын иң зур театрлары чакыра башлады.

—Әүвәл әнә шул өемнәр турында. Ничек жыя алгансыздыр, белмим; бу бит... бу бит—театр тарихы! Ярты гасырны сыйдырган мондый зур байлыкны ник өйдә асрыйсыз, нигә театрга, Луара Шакиржановага тапшырмыйсыз? Ул сезгә бик рәхмәтле булыр һәм аларны күз карасы кебек саклар иде. Кирәк булганда театр белгечләре дә, журналистлар да файдаланыр иде.

—Луаранын кысан музей бүлмәсендә кәгазь бите сыярлык та урын юк. Театрга тәгаенләнгән музей бинасына Ходай кушып, җитәкчеләр акча биреп, капиталь ремонт ясалса, шундук тапшырыр идем дә бит... Рухи байлыкларга күк капусы ачылганы әлегә бердә күренми шул. Әле шушы көннәрдә генә театрыбыз директоры Шамил Закиров, үзе белән музей хезмәткәре булачак бер кызны да алып килеп, бу өемнәрдәге байлыкның каталогын төзергә кушты. Иншалла. югалмаслар, киләчәктә театр музее киштәләрендә үз урыннарын алырлар дип өметләник.

—Инде гастрольләрегез хакында... Шушы көннәрдә генә Камал театрының әдәби бүлек мөхәррире Гөлнур ханым Гыиматова белән компьютер аша -Әни килде» спектакленең гастрольләр маршрутын барлап утырдык. Мәскәү (1970 ел), Уфа (1971 ел), Алма-Ата, Фрунзе, Ташкент (1972 ел), Чиләбе, Оренбург. Свердловск (1973 ел), Куйбышев, Ульяновск (1974 ел). Әстерхан, Баку (1977 ел) шәһәрләре!.. Әлеге шәһәрләрдәге тамашачы «Әни килде»не ничек кабул итте соң? Хәер, бик күп вакыт узды бит—онытылгандыр инде.

—И. халык рәхмәте—алкышларга уралган «браво», «яшә», «афәрин» сүзләре онытыла димени9! Театр яннары тулы халык! Билет табуга өметен өзмәгән кешеләр камалышында калган чакларыбыз булды. Спектакльне караганнан сон хужа-режиссерларнын «Әни килде» драмасын сорап Марсельне йөдәтүләренә чаклы истә... Кыскасы. «Әни килде» спектакле һәр җирдә ажиотаж тудырды

 

—Үзебезнең Казаныбыздагы кебек булган инде алайса. Камал театрының Горький урамындагы ул чагын хәтерлим. «Әни килде»гә ашыгучыларны һәрчак «артык билетыгыз юкмы?» диюче төркемнәр каршылый иде. Ьәм һәр спектакле саен шушындый хәл. Әмма бу спектакль, тамашачыны аптырашта калдырып, 1977—78 еллар сезоны репертуарына кертелмәде. Сез бу хәлне ничек кабул иттегез?

—Ялгышты Марсель, ялгышты. Галимә апаны пенсиягә җибәрүе дә. аншлаг белән барган «Әни килде» спектаклен туктатуы да—зур ялгышы булды Марсельнең. «Мәкер вә мәхәббәт»тә Луизаны. «Отелло»да Дездемонаны. «Король Лир»да Корделияне. «Тормыш җыры»нда Фатыйманы, «Татар хатыны ниләр күрми»дә Мәрхәбәне башкарып халык мәхәббәтен яулаган Галимә апа—«Әни килде»дәге мәгърур кыяфәтле Ана образын да милләт Анасы дәрәҗәсенә күтәреп. Ватан Анасы символында башкаруга ирешкән иде. Хәтта Фатыйма Ильская да бу дәрәҗәдә башкара алмаган булыр иде. Чөнки анарга Галимә ападагы мөлаемлылык, җылы йомшаклык, нәфис горурлык җитенкерәми иде

Ә нинди шәп партнер иде бит Галимә апа—йә Хода! Матурлыгы, эчке нуры белән үк тамашачыны хәйран калдыра иде. «Әни килде»дә—әниемне, «Ташкыннар» һәм «Хатынны ничек кулга алырга» спектакльләрендә хатыным рольләрендә уйнап, башкарган образларында самими яши белүе белән нык сокландырган иде.

Театрдан аерылуны ул бик авыр кичерде. Очкан җиреннән аерып, канатларын сындырып җиргә ыргытылган коштай бәргәләнде. Туганнар идек без Галимә апа белән. Минем әтинең бертуган апасының кызы иде ул. Аннары... «Дом обуви» йортында бер үк этажда күрше квартирларда яшәдек бит. Шунлыктан яхшы беләм: соңгы көненә кадәр театрга яңадан кайту турында хыялланды ул. Театр—аның яшәү рәвеше иде шул. Гаиләсендә дә ялгыз булды, аңлау тапмады. Ире—Муса Жәлил исемендәге опера һәм балет театрының балетмейстеры Гай Таһиров—кырыс холыклы кеше иде. Кызлары Флора да. атасына охшап, каты бәгырьле булды. Ә Галимә апа театрда да. гаиләсендә дә үз-үзен яклап ваклана белми торган, татар хатын-кызларына гына хас булган тыйнаклыкка, итәгатьлелеккә. сабырлыкка ия зыялы зат иде Ялгышты шул Марсель, ялгышты. Тинчуриннын «Зәнгәр шәл»е кебек үк. Шәрифнең «Әни килде» классик әсәре дә безнең сәхнәдән төшәргә тиеш түгел иде.

—«Зәңгәр шәл» дигәннән... Сез башкарган Ишан образы гына да—үзе бер спектакль! Анын янына шул вакытта сәхнәгә Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар»ы, Туфан Миңнуллинның бер-бер артлы «Әлдермештән Әлмәндәр», «Дуслар җыелган җирдә» пьесалары менә. Сезнең өчен янә зур-зур өч роль—өч образ! Әлмәндәр үзе генә дә ни тора! «Әни...»нең сәхнәдән алынуына болай ук борчылгансыздыр дип уйламый идем.

—Нишләп өч кенә роль булсын ди?! Ул чорда аена гына да 10—20 исемдәге спектакль куела иде. Ә минем һәр спектакльдә диярлек ролем булды. Әнә, теге биек өемне күрәсезме? Ул төргәктә үзем уйнаган 400 рольнең программалары саклана. 400 спектакльдә катканмын, димәк.

—Чынлапмы? Дүрт йөз спектакль, дүрт йөз роль дисезме?! Шәриф абыйның «Әни килде» драмасы гына да Камал сәхнәсендә 400 тапкыр уйнала. Димәк, сез андагы бер ролегез белән генә дә 400 тапкыр сәхнәгә менгәнсез. Тагын 399 роль... Төрле-төрле язмышлы 400 кешенең тормышы белән йөзләрчә, меңнәрчә һәм йөз меңнәрчә тапкыр сәхнәдә яшәү... Гади адәм баласы күтәрә ала торган хәлме бу?!

—Хәзрәтләр нәселеннән бит инде мин. Программаны кулыма алу белән әүвәл аның өстенә «Лә иләһә илләллаһ: Аллага тапшырдым» дип. үзем генә укырлык итеп язып куям Шуннан сон гына. Бисмилла әйтеп, ролемне өйрәнергә тотынам. Рольләремнең авыр бирелүен хәтерләмим мин.

—Шәйхи Маннурның «Муса» романы буенча Казан телевидениесе күп серияле фильм төшерде. Сез анда Мусаны уйнадыгыз. Ә бераздан Камал театры сәхнәсенә Туфан Миннуллинның «Моңлы бер җыр»ы менде. Биредә инде сез Мусаның

 

палачы—Җәллад образын иҗат иттегез. Шәп уеныгызны, «Минем хатын—акушерка, йөкле хатыннарның балаларын кабул итә, ә мин шул баланын башын чабар өчен үсеп җитүен көтәм* дип, тәмләп әйтүегезне хәтерлим.

—Палачнын аны палач иткән философиясе бит инде бу' Кешенен туу кебек тәүге мизгелендә хатыны катнашуына да. кешенен сонгы мизгеле—җанын кыю кебек эшнең үз кулында булуына да бердәй куанмаса—палач була да алмас иде ул. «Тәмләп әйтү», дисез. Палачнын бу халәтен аңларга һәм тамашачыга да аңлатырга тиеш бит инде актер. Ә менә «Ат карагы»ндагы Сибгатьнең прототипы Шәкүр каракның каршылыклы табигатен ныграк аңлау өчен ул туган авылга барырга туры килгән иде.

—Ягез әле, ягез, анда ни күрдегез, нәрсә аңладыгыз инде?

— Йорт үзе юк. ихата коймасы да таралып беткән, әмма капка ныклыгы сакланган капка—үз урынында. Ә йорт урынын кычыткан баскан. Нигез ташлары янәшәсендә калган бер шомырт агачы ап-ак чәчәккә күмелеп утыра. Күрше йортнын хуҗасы белән анын чоланында төне буе сөйләшеп чыктык. Милләт каһарманы булып легендага әйләнгән Шәкүр агай дин тоткан икән; биш вакыт намазын да калдырмаган, әмма дин буенча харам саналган урлашуны да хуп күргән. Үзе урлашу эшендә катнашмаган, яраннарын гына җибәргән, ә урланган малны ярлыларга өләшкән. Акылы белән дә ул дөнья күләмендә дан тоткан. Ана киңәшкә тирә-юньнән генә түгел, ерак-ерак илләрнең хөкүмәт башлыклары да. бай түрәләр дә. закон белән эш итүчеләр дә—кыскасы, төрле милләтләрнең төрле дәрәҗәдәге кешеләре килгән имеш Кемнең кем булуына карамастан, ул аларны якты чырай белән кабул иткән Шунысы кызык, бер яктан, ул аларның байлыкларын тартып алган (урлаган), ә икенче яктан, шул ук кешеләргә киңәшләре белән ярдәм дә иткән, һәм һәр очракта да ихлас булган, бу ике гамәлнең һәр икесен чын күңел белән башкарган. Ягъни ни кылса да үз-үзе белән килешеп, һәр гамәленең кирәклегенә инанып эшләгән

Гәрчә үзләре дә анын янына кинәшкә йөрсәләр дә. татар улы Шәкүрнең көннән-көн үскән дәрәҗәсе хөкүмәт кешеләрен куркыта башлый Һәм. билгеле инде, ул кулга алына. Ябык үткән суд вакыйгалары да. гаҗәп хәл. авылына кайтып ирешкән Легендар Шәкүр судта да үзен дәрәҗәле тоткан—бик тыныч булган Үлем җәзасына хөкем ителгәч, соңгы теләген белешкән судьялардан намаз уку өчен ун минуг вакыт сораган.

—Кешеләр гозерен үтәү, урланган малны үз файдасына тотмыйча ярлыларга өләшү кебек шөгыльләре белән генә түгел, үзенең яшәү рәвеше белән дә үрнәк булуын белеп кайтуыгызның иҗатыгызда һичшиксез файдасы тигәндер. Шәкүр-Сибгатегез шәп иле. Хәер, тамашачыны ышандырмаган ролегезне белмим мин. Тудырган образыгызнын тәэсир итү көчен нәфрәт ташы аша үзегезгә дә татырга туры килгән бит. әнә. Әйе. әйе. «Әни килде»дәге Исламыгыз турында искәртүем. Ә бу спектакльнең сәхнәдән алынуына килгәндә исә... мин үзем моны Марсель Сәлимҗановнын тынгы белмәс холкы белән бәйләп карыйм. Марсель әфәнде Шәриф абыйга: «Безнен «Әни...»гә
СССРнын
бөтен театрлары тотынды, ә мин үз әйберемнен үземнеке генә булуын яратам» дип, спектакльне Камал сәхнәсендә туктата да шул ук елда В. И. Качалов исемендәге Казан рус драма театрында куя. «Белое платье матери» исеме белән 1978 елнын маенда шаулап үткән премьералардан сон. Качалов театры ошбу спектакль белән гастрольләрен башлап җибәрә. «Белое платье матери» булган шәһәрләрне, еллап- анлап дигәндәй, театрнын музей мөдире Юрий Алексеевич Благов санап та күрсәтте: 1978нен июль-август айларында Оренбург, Нижний Тагил; 1979ның нюнь-июлендә Череповец, Вологда, Рязань; 1980нен июль-август айларында Белоруссия шәһәрләре; 1981нен май-июне—Ульяновск, июле—Уфа; 1982нен июль-август айларында Харьков, Запорожье, Севастополь; 1983 елда Волгоград...

 

— Шәрифнең әсәре... драма үзе нинди бит! Марсель әйткәнчә, нәкъ шул чорда илнең күп кенә режиссерлары «Әни...»не үз театрларында куя башлады бит инде.

—Әйе, «Әни килде»нен ун телгә тәржемә ителеп, СССРнын тагын кырыклап театрынын куюы хакында рәсми чыганакларда һәм Шәриф Хөсәеновнын үз язмаларында да мәгълүмат бар. Бу турыда Шәриф абыйнын Казан медицина институтында бергә укыган сабакташы, гомерлек жан дусты Суфия ханым Мнфтахова болай ди: «Әни килде* драмасы күп телләргә тәржемә ителде һәм СССРнын бик күп театрларында куелды. Күбесенен премьераларына Шәриф үзе дә барды. Ә бармаган очракта, спектакль куелган шәһәрләрнен театр директорларына яки «хезмәт күрсәтү» бюроларына акча җибәрә, һәм Ана ролен башкаручы актрисага чәчәк алып тапшыруларын үтенә иде».

—Чәчәк дигәч, искә төште менә: әсәренең Мурманскида куелуына. Ана ролен мәшһүр Мөслим Магомаевнын әнисе уйнавына Шәрифнең бик тә сөенеп, барырга әзерләнеп йөргәнен хәтерлим.

— Шул чактагы очрашу бу ике шәхесне гомерлеккә дуслаштырган булса кирәк. Шәриф абый архивында Ана ролен башкаручы Айшет Магомаеванын «Кадерле улым Шәриф» дип башлап, «Хөрмәт белән, әниең» дип тәмамланган гаҗәеп хатлары сакланган. Шуларнын берсендә— сиксән алтынын декабрендә язылганында—мондый юллар бар: «Белое платье»—Чимкент, Мурманск театрларыныц бер еллык планын ярты елда үтәгән иде. Гастрольләр вакытында да тамашачыны тетрәндергән спектакль һәрчак шушы булды. Хәзер менә Майкоп театрынын директоры мине үзләренә эшкә чакыра. Әлбәттә, «Белое платье» әсәре белән. Ә мина инде—64. Бәлки, ризалашыргадыр, ә?..»

— Безнең татар Анасы илдәге төрле милләтләрнең уртак Анасына әверелгән әлеге чорда «Әниемнен ак күлмәге» исеме астында Марсель «Әни...»не янадан куйды. Әмма үзебезнең Камалда түгел, бу юлы ул драманы Кәрим Тинчурин театры өчен сәхнәләштерде.

— 1988 елда дөнья күргән бу спектакль дә хәтергә сеңгән. Исламия Мәхмүтова уйнаган Ананы да тамашачы яраткан иде. Спектакль караган чакта үзенен кичергән халәтен Шамил әфәнде Закиров, мәсәлән, «Минем тетрәнүем шул хәтле көчле иде— йөрәк даруы кабуым да ярдәм итмәде; күз яшьләремне тыя алмагач, һавага чыгып үкси-үксн еладым», дип искә ала хәзер дә. Ә сезне... Сезне, Шәүкәт абый, «үзебезнен Камалда» диюегездән үк сизеп алдым, 1999 елда «Әни...»нен янадан кайтуы, ягъни Академия театрында өр-янадан куелуы сөендергәндер, билгеле. Спектакль сездә ниндирәк тәэсир калдырды?

 

—Драма авторы Шәриф авыру сәбәпле спектакль ашык-пошык әзерләнде. Авылдан килгән, тугыз бала әнисе—мәһабәт Ана роленә фактурасы белән үк туры килми торган Наилә Гәрәеваны куеп, Марсель зур ялгышлык эшләде. Шәриф әсәрендәге мәгърур Ананы күрергә теләгән тамашачы бу спектакльне кабул итә алмады. Житмәсә, бу куелышта сәхнә бизәлешенә дә фальш кушылган иде Мескен хезмәт хакына көн күрүче медсестра фатирын ике этажлыга әйләндерү нигә кирәк булгандыр, аңламадым. Каян килсен инде ул гади медсестрага ике этажлы фатир?!

—Моны мин үзем, мәсәлән, ике кысан бүлмәне берьюлы күрсәтү өчен алынган символик алым буларак кына кабул иткән идем.

—Шәриф әсәре бернинди символикаларга мохтаж түгел. Чынбарлыкка хилафлык итә торган мондый йогышсыз «ямаулык» спектакльне бизәми, киресенчә, ямен киметә. Шәриф әсәре—бөек әсәр, классик әсәр. Сирәк туа торган мондый әсәргә вакыт та, заман-гасырлар да тәэсир итә алмый; ничек бар—ул шулай яши Әдәбиятта да. сәхнәдә дә. Шекспир әсәрләре кебек Әгәр әсәрне тирәнтен аңлаган режиссер куйса, образларны әсәр үзе таләп иткән актерлар уйнаса!.. Мин, мәсәлән, спектакльнең ул куелышында Ана ролендә Дания Нуруллинаны күрергә теләгән идем.

—Шәриф абый үзе Алсу Гайнуллинанын уйнавын теләде... Кем эшләми—шул ялгышмый, диләр бит. Титаник хезмәт башкарган режиссер Марсель әфәнденен дә ялгышлары булуы—гажәп түгел. Әмма «Әни...» әсәренә ул, иманым камил, һәм тирәнтен анлап, һәм яратып тотынды. Әгәр шулай булмаса, анын беренче куелышы ук Мәскәүне хәйран калдырып, бөтен илне иңләр идемени?! Шулай булмаса—баш режиссер, мәшһүр Сәлимжанов шәхсән үзе аны дүрт тапкыр куяр идемени?! Мондый хәлнен бүтән бер әсәргә карата да булганы юк бит.

—Дөрес, Рәйсә ханым, килешәм Алай да күңелне бер сорау борчый: «Әни...»нен бу соңгы куелышын Шәриф үзе ничек кабул итте икән? Премьерадан сон, театрның икенче катында утырып торуын күреп, янына килдем.

Шәриф эндәшмәде Мин, нык авырый, хәле юктыр, дип уйладым Спектакльне ошатмаудандыр, бәлки, дигән уй да күнелгә килде

Премьерамын уңышлы үтүе турында ишетеп, котлап шалтыраткан Фәнис Яруллинга гәрчә: «Утыз ел элек язылган пьесаннын премьерасын карау—куян шулпасынын шулпасын эчү генә инде» дисә дә, Шәриф абый Марсель әфәндегә бу куелыш өчен дә бик рәхмәтле булгандыр дип уйлыйм. Премьерадан сон сәхнә артында: «Мин бәхетле, слушай, сәхнәдә, тамашачы каршында, чәчәкләргә күмелеп кнтәм бит... Шушылай минем кебек аяк өсте үлүче, йә, тагын кем бар?!»-дип үзенен дусты режиссер Сәлимжанов алдында шукланып алырлык көч табар идемени Ул. югыйсә. Рәхмәтле булуынын Шәрифчә әйтелүе бит инде бу! Әйе. әйе. шул ук төндә Суфия ханымны гажизанә калдырып: «Әсәремне тулы килеш, бөтен килеш күрү дә насыйп булды»,-дия-дия елавы да анын Марсель әфәндегә рәхмәтле булуын раслый. «Тулы килеш», «бөтен килеш!..» Сез дә сизгәнсездер, бу куелышта режиссер теге елларда обком тыйган эпизодларны да керткән нде бит.

—«Дусты Сәлимжанов алдында • диюгезгә. хәтердә бер вакыйга янарлы Бервакыт без Марсель белән Васильево урманына гөмбәгә бардык Ни хикмәттер, гөмбә юк, беләккә элгән кәрзиннәребе» һаман буш Тинтерәп йөри торгач. Марсель әйтә куйды: «Вакыт әрәм итеп йөрмик болай Ин яхшысы, кайтабыз да Шәрифкә керәбез Ул безне кайнар чәе белән дә. затлы шәрабы белән дә сыйлар, кунак итәр ичмасам...» Хуш. кайттык бит инде Шәриф янына сыйланырга. Бусаганы атлау
белән мина әйткән «сыйлану» кебек сүзләрен кабатлады Марсель. «Шәраб эчү урыны түгел бу: минем янга дусларым сәнгать, театр тормышы турында сөйләшү өчен килә; сыйланырга, әнә, ресторанга барыгыз» дип. әле ябылып бетәргә дә өлгермәгән ишекне киереп ачып. Шәриф безне куып чыгарды . Шәриф урынында берәү булса, икеиөхтеләнер. елмаеп маташыр, түренә утыртып кунак итәр иде Баш режиссер Марсель Хәким улын куып чыгарырга берәү дә. кабатлап әйтәм. беркем дә жөрьәт итә алмас иде. Мин шунда Шәрифнең нинди олы шәхес булуына хәйран калдым. Бу икәүнен бәйсез, горур холыклары да охшаш иде шул.

 

—Шул ук вакытта, дуслыклары да—чын дуслык—эчкерсез, ихлас, олы дуслык иде. 1998нең көзендә төн уртасында телефоным уятуы, һәм Шәриф абыйнын бик тә хәсрәтле тавышын ишетүем хәтердә. «Йокыннан уятканга ачуланма инде. Үз-үземә тынгы табалмаганга шалтыратам, слушай. Белгечләр кинәшс белән—Марсель хәзер Германия хастаханәсендә. Үзебезнен врачлар бик хәвефле диагноз куйдылар бит. Беркемгә дә әйтмә, яме?» диюе, үземнен исә: «Алай бик хафаланма әле. Хәвефле булса—җибәрмәсләр иде, дәвалау мөмкин, димәк. Күр дә тор, бер ай да үтмәс, Марсель әфәнде сау-сәламәт кайтып керер, Алла боерса» кебек сүзләр белән юатуым истә. Ә Шәриф абый авыргач... Марсель әфәнде күзендә чагылган кайгы-хәсрәтне яшерү өчен кара күзлек киде, гел кара күзлектән йөрде. Ул бу күзлекне театр бинасы эчендә дә салмый иде. Шамил әфәнде белән икәүләп Шәрнф абыйны больницага яткырдылар һәм алып чыктылар. Театры белән Марсель үзе җирләде дә. һәм гомеренен соңына хәтле Шәриф абыйны сагынып яшәде Марсель әфәнде. Мине күргән саен сүзен театрга килүем өчен рәхмәт әйтүдән башлап, «Шәриф җитми җанга, Шәриф җнтми», дип тәмамлый иде. Ярый әле янында сөйгән хатыны Гөлнар ханым, яраткан театры, дуслары, шәкертләре булды.

—Бу яктан караганда Марсель Шәрифтән бәхетлерәк икән Шәриф ялгыз яшәде шул. Әмма теге көнне утырып торган авыру Шәриф янында карарак кына, чибәр генә бер ханымны күрдем Кем булды икән ул?

—Премьера көнендә дә, аннан сон да Шәриф абый янында алмаш-тилмәш ике ханым булды, рәхмәт төшкере. Берсе—апасынын кызы Наза ханым, икенчесе— сабакташ дусты Суфия ханым. Наза ханымда абыйсынын—архивы, ә Суфия ханым хәтерендә дустынын серләре саклана. Бу ханымнар сезгә «Казан утлары» журналынын 2006, 2007 еллардагы Знче саннарында чыккан «Ак сагыш иясе». «Күкләрдән ингән мәхәббәт» дигән очерклар һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Шәриф Хөсәенов» исемле китап аша да—күпмедер дәрәҗәдә таныштыр дип беләм. Серләре дигәннән... «Әни...» әсәренен туу тарихына да Суфия ханым ачыклык кертте. Бу хакта ул: «Нечкә күнелле, миһербанлы-шәфкатьле. намуслы һәм горур Шәрнф гаделсезлекне кабул итә алмый иде, һәм гомере буе ул дөньяны, кешеләрне чистарту уе белән янды, шу ның өчен көрәште. Туганнарының кимчелекләрен дә гафу итә алмый иде ул. Әнисе авыргач ничек борчылуын белсәгез икән?! Больницага салды, аннан да үзе алып чыкты...» дип сөйләде.

Олыгаеп та чибәрлек чалымнарын җуймаган шул ханымнарнын берсен күргәнсез инде сез, алайса.

—Марсель белән Шәрифне әйтәм... икесе дә ноябрьнекеләр икән: берсе— 7сендә. ә икенчесе 26сында туган. Театр былтыр Марсельгә—75. Шәрифкә 80 ел тулу даталарын бик зурлап уздырды, шөкер. Яшьләр Шәрифнең «Зөбәйдә—адәм баласы» әсәрен яңадан сәхнәгә менгезде. Мин Шәрифне үземнән күпкә кече дип йөри идем. Баксан, бер яшькә генә кече икән. Шәриф—бик чибәр, яшь кыяфәтле иде бит ул.

—Шундый кыяфәте аркасында, гәрчә үземнән күп яшькә олы булса да, ана «абый» дип әйтергә ничектер кыймый идем. Менә сезнен белән сөйләшкәндә генә тәүге тапкыр аны абый дип атадым. Олылыгы, олпатлыгы еллар үткән саен ныграк сизеләдер, мәшһүр әдипләребез бәясе дә аны зурлап, абый дип әйтүгә этәрәдер, күрәсец. Шәриф абыйдан сон үзе дә озак яшәмәгән XX гасырның могтәбәр аксакалы
Әмирхан ага Еники, «Юбилей сабаклары- дигән сонгы мәкаләсендә болан дип язды: «Шәриф Хөсәен бик үткен фикерле чын талант иде... Минем өчен ул сугыштан соңгы драматурглар арасында иң көчлесе иде... Аның «Зөбәйдә—адәм баласы* һәм «Әни килде» драмалары иң беренче нәүбәттә Тукай бүләгенә лаек әсәрләр иде. Бу карашымны мин бервакытта да беркемнән лә яшермәдем... Бүләк алганнарның бик күбесе күптән инде онытылып бетте, ә Шәрифнең әнә шул әсәрләре чын мәгънәсендә үлемсез...»1 Бөек замандашыбыз әдип Фәнис Яруллин исә үзенең «Серле кеше» эссесын болай дип тәмамлый: «Мәңге искерми торган әсәрләр язып, СССР дигән гаять зур илнең бөтен сәхнәләрендә куелган «Әни килде-нен авторы тыйнак каләмдәшебез Шәриф Хөсәеновның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дә ия булмавы күңелне рәнжетә. Туктаусыз күкрәгенә бәрелеп торган гаделсезлек аны безнең арабыздан алып китте»2.

 

—Әдипләр хаклы. Торып-торып гаҗәпләндерә, рәнжетә торган хәл бит бу. Кабатлау булса булыр, бая сөйләшкәннәрне искәртим әле: татар драматургиясендә «Әни килде» кебек Камал театры сәхнәсендә генә дә 400 тапкыр уйналган, ун телгә тәржемә ителеп, СССРнын кырыклап театры куйган һәм бөтен Союзга танылган әсәр бүтән юк! Марсель Сәлимжановнын да «Әни.._»дән башка бүтән бер әсәрне дә дүрт тапкыр куйганы булмады. «Әни. » татар театры сәнгате тарихында феноменаль күренеш ул!

—Афәрин, Шәүкәт абый, әйбәт әйттегез! Сез үзегез дә театр сәнгатендә феномен шәхес бит... Егерменче гасыр башында бөек Тукай:

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр.

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр—яктылыкка, nypi а илтә, Кире юлга җибәрми, унга илтә,—

дип, театрга әнә нинди зур өметләр баглаган. Һәм, шөкер, узган гасыр—Марсель әфәнде, Шәриф абыйлар гасыры бу өметләрне аклады дип нык ышанып әйтә алам. Безнең бу сөйләшү дә шуны ачыклады, рәхмәт Сезгә! Атаклы Камал театрында иҗат иткән СССРның алты халык артистының берсе—соңгы могиканы буларак, егерме беренче гасыр театрының һәм бүгенге хәле, һәм киләчәге турындагы ун-фикерләрегез белән дә уртаклашсагыз иде.

—«Театр» дигән шул шигырендә Тукай:

Вә ул дарел-голүм, дарел-әдәптер.

Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер,—

дип, театрның белем йорты, әдәп йорты, тәрбия урыны булуын искәртә. Узган гасырның икенче яртысында Татар дәүләт академия театрының башында затлы, зыялы актерларыбыз Галия апа-Хәким абыйларның улы—театр ишек алдында сәхнә тузанында аунап үскән, әти-әнисе белән гастрольләрдән гастрольләргә йөреп, татар халкының рухи дөньясын, күңел байлыгын, җаны таләбен аңынатирәнтен сеңдергән Марсель Сәлимжанов иде һәм ошбу шәхес Тукаебыз әйткән әлеге хакыйкатьне, ягъни театрның төп вазифасын бер генә минутка да исеннән чыгармады. Теагрнын бүгенге хәленә килсәк... мин нык борчылам. Баш режиссер заман шаукымы белән артык мавыга сыман. Әлегә ул эзләнү процессы кичерә булса кирәк Әгәр заман шаукымына иярмичә, мәгънәсез көлкеле тамашаларга алланмыйча, татар халкының әхлакый традицияләреннән аерылмаган талантлы әсәрләргә таянып эш итсә— театрыбыз академик йөзен җуймас дигән өмет-ышаныч бар Ахыр килеп, Фәрит Бикчәнтәев—Марсель Сәлимжановнын үз шәкерте бит -сынатмас, иншалла

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Реклама