ЛОТФУЛЛА СОЛДАТ

 

Иртәнге сәгать җиде тирәсендә каравыл начальнигы поручик камерага кереп аны уятты:

—Йоклый, каналья! Азрак кайгыра да белми, йоклый! У-у. татар мордасы!

Лотфуллага карады да, ачулы итеп сорады:

—Нәрсәгә елмаясың син, ә?

—Мин дә синен турыда: «У-у, русская морда»,—дип уйладым. Шуңа елмаям.

Поручик йодрыкланган кулын күтәрә биреп, солдатка якынлашты:

—Русия армиясе офицеры турында син, татарин, ничек шулай уйлый аласын. Мин сине хәзер...

Лотфулла кабаланмый гына торып аягына басты.

Поручикның күзенә туп-туры карап әйтте:

Бармагын белән генә тисәң дә, мин синең хәзер башыңны өзеп ыргытам. Тиеп кенә кара миңа...

Поручик атлаган җиреннән шып туктады. Ул ачуын басарга тырыша иде.

—Атла! Сине полк командиры чакырды. Анда уйларсың кем башын өзәргә! Атла! Мамай калдыгы!

Командир кабинетына җиттеләр. Поручик бөгелгән бармагы белән ишек шакыды. Эчтән тавыш ишетелде:

—Әйе! Керегез!

Солдатны ишек төбендә калдырып, поручик алгарак үтте, доклад ясады:

—Ваше Благородие! Сезнен боерык буенча сакчы, арестованный рядовой Зәйнуллин китерелде. Каравыл башлыгы поручик Демин.

Полковник кулы белән өстәл яныннан урын күрсәтте.

—Узыгыз болайрак, Зәйнуллин. Менә шунда басыгыз.

Лотфулла полковник утырган өстәл янына килеп басты.

—Н-нусь!—диде полковник,—Нәрсә булды, төнлә син торган постта9

Ахыры. Башы узган санда.

 
   

Лотфулла полковник сүзләрендә бернинди ачу да, үч алу теләген дә сизмәде. Курыкмаса да, сакланып кына, башын күтәреп полковникның күзенә карады. Һәм... тетрәнеп китте. Полковникның күзендә көлү
чаткылары уйный иде.

 

Кыскача гына төнлә белән үзе торган постта нәрсә килеп чыкканын сөйләде. Полковник сорау бирде:

—Стой! Стрелять буду!—дип кычкырдыңмы9

—Так точно! Ике мәртәбә!

—Ә ни өчен ике мәртәбә, бер генә түгел. Устав бит кабатлауны таләп итми?

Лотфулла, аз гына уйлангандай итеп, үзенен төнге хәлен исенә төшерде дә, жавап бирде:

— Мин аны ишетмәде, ахрысы, бер кычкырганда дип уйладым. Аннан.

Туктады.

Полковник тыныч кына сорады:

—Нәрсә «аннан»

—Кем генә булса да, атып үтерәсем килмәде.

—Ала-ай!

Поручикка борылды.

—Сакчыны разводящий посттан алган һәм дөрес эшләгән. Аны атылган сыер янында калдырырга ярамый иде. Ә нигә дип аны гауптвахта камерасына яптыгыз? Нинди ярамаган эш өчен, яисә Уставный кайсы статьясын бозган өчен?

—Господин полковник! Ул бит сезнең сыерны аткан.

—Шуннан, атса ни булган?

—Ул бит сезнең сыер. Полк командирының сыеры

—Әйдә, болайрак уйлыйк поручик. Әйтик, ул полк командиры сыеры урынында шәхсән сезнен сыер булды ди? Поручик сыеры Һәм часовой Зәйнуллин сезнең, поручикның сыерын, төнлә, караңгыда пост чиген бозып кереп килгәндә атып үтерде ди. һәм мин сезне бүген, монда, ни өчен господин поручик сезнең сыер төнлә белән снарядлар складына керергә тырышкан дип. аңлатма бирергә дип чакырган булсам, сез мина нәрсә дип жавап бирәсез бу очракта9

Поручик нәрсә дип тә жавап бирергә белмичә басып тора иде:

—Ну, господин поручик?!

—Минем сыерым юк. господин полковник!

—Дөрес, сыерың юк. Һәм сез әле генә Зәйнуллинны барлык хәрби һәм тормыш уставларын, законнарын бозып гауптвахтага гаепсезгә утыртканыгызны аңламадыгыз.

Полковникның тавышы кискенләнде:

—Полк командирының шәхси сыерынын төнен каралмыйча, ябылмыйча иректә йөрүенә полк командиры һәм анын сыерын карарга тиешле деньшигы гаепле. Ә снаряд складына караңгыда керергә тырышкан пост бозучыны атып үтергән часовой Зәйнуллин түгел. Зәйнуллин тулысы белән дөрес эшләгән. Ә сез аны гауптвахтага утырткансыз! Полк командирының ачуыннан куркып шундый эш эшләп ташлагансыз сез төнлә белән

Лотфуллага якын килде полковник.

—Үз-үземне мин гауптвахтага утырта алмыйм. Зәйнуллин Ә деньшик кичә кичен лаякыл исерек булган. Асрау хатын сыерны саугач, деньшик япмаган. Сыер бәйләгән бавын өзгән дә. постны эзләп чыгып киткән Һәм тапкан! Поручикның курку күрсәтеп ясаган гамәле өчен мин. Зәйнуллин. синнән, полк командиры буларак, гафу үтенәм. Молодец син.

Кыска гына көлеп куйды:

—Бер пуля белән нәкъ маңгаена чәпәгәнсең бит сыерның. Илләмә шәп аткансың икән тавышка да! Синен, Зәйнуллин. бер гаебең дә юк. Бик шәп
сакчы икән син! Рәхмәт.

Ике көннән барлык полкны крепость плацында тезеп, полк командирының боерыгын укыдылар:

—Рядовой Зәйнуллин постта уяу торган, төнлә караңгыда адашып йөргән сыер постка керә башлагач, часовой Зәйнуллин караңгыда сыерны күрмичә, Устав кушканча командалар кычкырып, аны кертмәскә тырышкан. Сыер керүеннән туктамагач, бер пуля белән атып, аны үтергән. Яхшы хезмәт итеп, снаряд складында постта уяу торганы өчен рядовой Зәйнуллинны 5 сум акча белән бүләкләргә һәм рәхмәт белдерергә!

«Сыер атылганга» бөтен полк шаулашып фикер алышты. Үзенең сыерын аткан часовойга биш тәңкә бүләк биргән полк командирына күпчелек сокланды. Тик, исереп сыерны «карарга оныткан», унбиш тәүлеккә гауптвахтага утыртылган деньшик-солдат кына риза түгел иде:

—Унбиш тәүлек! Тәүлегенә ярты чиләк сөт бирмәгән сыерны ябарга онытканга, унбиш тәүлек гауптвахта миңа?! Өстәвенә, гауптвахтада көләләр миннән: «Сине, урыс солдатын, сыерны япмаган өчен генә полковник унбиш тәүлеккә утыртып куйды, ә татар солдатына, шул сыерны атып үтергән өчен биш сум бүләк бирде». Нигә ул шулай? Алтын Урда заманымыни инде бүген? Татарлык өстенлек итә башлады тагын!

Унбиш тәүлек узгач, гауптвахтадан чыккан хәмергә ихлас урыс солдатын, полк чучкаларын карарга тәгаенләделәр.

Батарея командиры капитан Бульонный наводчик рядовой Зәйнуллинга мөнәсәбәте көннән-көн әйбәтләнә барды. Ул Зәйнуллинга гына түгел, батареядагы башка солдатларга да сугудан туктады. Тик, табигатьтән килгән ялкаулыгы белән, солдатлар арасында «Пермяк соленые уши» дип кушамат алган солдатка һаман да «эләккәли» иде. Йодрык белән түгел, сүз белән, урыс маты белән. Атнага ике-өч тапкыр батареяның төрле урыннарында капитан Бульонный яңгыравыклы баритон тавышы ишетелә.

—... твою мать! Пермяк е..., соленые уши! Тагын итекләреңне тазартмагансың бит. Кырынмагансың!

Берничә көн узгач:

—Что за чорт?! Кая кереп йоклап ятасың син, ә? Тагын качып йоклап ята! Ну и ну! «Соленые уши!»

Укыту төркеме өчен капитан Ростунов атулар уздырды. Ул атулар беркем көтмәгән нәтижә бирде. Прицельдә ин тиз эшләгәне, тиз атканы һәм ун снәрәднең алтысын тидерүче яңа наводчик рядовой... Зәйнуллин булып чыкты. Һәм полк командиры исеменә бирелгән рапортка ату нәтижәләренә йомгак ясап, капитан Ростунов түбәндәге сүзләрне язды.

«... яна наводчик солдатлар арасында рядовой Зәйнуллин үзенең тиз исәпли белү сәләте белән яхшы якка аерылып тора. Артиллерия приборларын тиз үзләштерде һәм аларны анлап, төпле итеп эшли. Табигать тарафыннан бирелгән сәләте зурдан, шуның өстәвенә чыдамлыгы, эшли белүе, тырышлыгы бик тә нигезле һәм ныклы. Күнегүләрдә, атуларда, маневрларда аны ешрак куллансак, минем уемча, яна наводчик рядовой Зәйнуллин безнен крепостьның ин шәп белгечләреннән берсенә әйләнәчәк...»

Капитан Ростунов команда буенча тапшырган рапорттан сон икенче көнне рядовой Зәйнуллинны капитан Бульон полк командирына алып керде.

Рөхсәт сорап кабинетка керделәр. Капитан доклад ясады:

—Ваше Высокоблагородие! Сезнең боерык буенча капитан Бульон һәм рядовой Зәйнуллин килделәр. Доклад бирде капитан Бульон.

—Утырыгыз икегез дә!—дип өстәле алдында торган артлы урындыкларга күрсәтте полковник. Елмаеп икесенә дә жылы итеп карап алды.

—Сезнен тыныч, көләч йөхтәрегезне күрүгә мин бик тә шат. Бигрәк тә сезне, господин капитан Бульон. Сезнен исәнлек-саулык көннән- көн әйбәтләнә бара, бала-чагаларыгыз да әйбәт булып үсәләр. Тазалар Гимназистыгыз бик әйбәт укый икән

Капитан аптырабрак сорады:

—Ул турыда да беләсезмени?

—Беләм. Гимназиядә минем таныш, дус укытучылар бар. Инде рядовой Зәйнуллин синен турыда капитан Ростунов бик нык мактап, сине бик сәләтле наводчик булачак дип зур өмет белән рапорт язган. Капитан Бульон да сезне бик мактый, тырыш, тәртипле солдат, ди.

Алдында утырганнарга карашын ташлап, битен тоташ балкытып елмайды:

—Мин дә, полк командиры полковник Тимофеев, син сакчы Зәйнуллин. төнлә белән постка килеп кергән пост бозучыны (минем сыерны димәде) бер атуда тәгәрәткәч, синен бик тә яхшы солдат икәненне аңладым Эһем, эһһем!

Керчьтә, минем күршедә генә бик зур сәүдәгәр татарин яши. Мамедов фамилияле. Чын татарин. Мин анардан полк солдатларын ашатырга ризык сатып алам. Ашарга дунгыз итеннән башка ризык бар да бар. Кырым татарларыннан ала. Кавказдан китертә. Һәрвакыт гадел итеп акчаны исәпли белә, беркайчан да алдамый. Полктагы халыкны ашатырга безгә бит управлениедән акчалата бирәләр, азык белән түгел. Һәм без азык-төлекне сәүдәгәрләрдән үзебез сатып алабыз. Өч көннән минем ризык алырга сатулашырга барасым бар иде. «Сатулашырга ярдәм ит!»—дип Мамедовны чакырган идем Бара алмыйм, безнен мөселман бәйрәме, ди. Лотфуллага карады:

—Өч көннән сезнен, мөселманнарның. Корбан бәйрәмегез була икән. Дөресме ул?

Лотфулла тиз генә исәпләп алды.

—Әйе. дөрес. Һәр елны ул бәйрәм ун көнгә алданрак килә. Мин солдатка алынганда, узган ел диюем, Корбан бәйрәме сентябрь азагында булырга тиеш иде. Мин китеп өлгердем

Полковник өстәл тартмасын ачты

—Без. капитан Бульон белән киңәшләштек тә. сине Зәйнуллин Корбан бәйрәмендә биш көнлек ялга җибәрергә булдык. Керчь каласына. Анда мәчетләр күп. Татарлар гына яшәгән урамнарда икешәр, өчәр мәчет бар.

Елмайды:

—Сәүдәгәр Мамедов әйтә, һәр байнын үз мәчете бар Керчьтә, ди. Ә татар байлары Керчь каласында ун татарның берсе, ди. Булыр сездән! Бик тырыш бит сез!

Иртәгә иртән киен, киемнәреңне тазарт. Парад формаңны ки. и шагом марш в Керчь! Мамедов әйтә, үзенә ошаган мәчеткә керсен, намаз укысын шунда, ди Шул мәчеттәге картларның берсе алып кайтып китә аны үз өенә, ди. Кунак итеп үзендә тота ул аны. ди. Хужа эшләргә чыкса, синен солдатын да ана ияреп чыксын, эшләсен, ди.

—Сиңа язган кәгазь «Увольнительная» дип атала. Биш көнгә яздым мин сина увольнительнаяны. Әгәр инде, сине чакырып үзләрендә кунак итсәләр дә, алай-болай кырынрак караш сизсәң, крепостька кайтып кит. Әгәр инде яхшы каршы алсалар, тор биш көнен дә Казармадан, солдатлардан, без командирлардан азрак ял ит Казарма һавасыннан да. Анладынмы?

Лотфулла урыныннан тиз генә торып аякларына басты

—Так точно.

Командирлары ягыннан үзенә карага мондый җылылык һәм игътибар

 

________________________________ -___________________________________ ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН көтмәгән иде ул. Сигез яшеннән бирле төрле кешеләр тарафыннан кимсетелгән, изелгән ялчы бәндә бит ул. Ә монда мактыйлар, инде сәләтле дип, увольнениега җибәреп ял бирәләр.

Полковник Лотфулланың уйларын бүлде:

—Оныта язганмын. Минем урынбасарны—капитан Мироновны беләсеңме?

Беләм.

Шуны тап һәм ял итә торган биш көнеңә акча ал. Шул биш көн ашау хакын сиңа акчалата бирергә тиеш ул. Бар! Ял ит!

Икенче көнне иртәнге аштан сон, Лотфулла увольнительныйны капка саклаучы жандармга күрсәтеп, крепостьтан чыкты да, Керчь каласы тарафына сузылган юл белән, башта дингез яры буйлап калага юнәлде. «Солдат хезмәтендә булу, Гапкадыйр Мәгьзүмгә ялчылыкта йөрүдән әйбәтрәк тә икән әле. Полк командиры да әйбәт, капитан Бульон да әйбәт, инде сугышмый да соңгы айларда. . Яшәп була монда.»

Керчь каласы тоташы белән жиләк-жимеш, алма, армут, хөрмә, йөзем бакчаларына күмелеп утыра икән. Шул бакчаларга өстәп һавага ничегрәк кенә булса да биегрәк менәргә тырышып үскән күпсанлы озынча тупылдар һәм алар белән биеклеккә таба ярышып үскән кипарислар. Алар барлык урамнарны тутырып күпләп үскәннәр. Шул тупылдар, кипарислар яныннан үтә башласаң, аларнын үзенә генә хас исе сине уратып ала. Теләсәң—теләмәсән дә синен үпкәләреңне, һавага күпләп чыгарган кипарис, пирамида тупыллары исе белән тутыралар һәм синдә яшәү теләген тагын да ныграк арттыралар. Каланын читеннән, кояш чыгышы ягыннан килеп кереп, Лотфулла кабаланмый гына атлап Керчь урамнарын, өйләрен, кешеләрен карап бара башлады. Һәм бер матур урамны бетәр-бетмәс үтеп, нәтиҗә дә ясап алды: «Җир өстендәге оҗмах бит монда!»

Уралып-үрелеп, үрмәләп үскән йөзем агачлары, ямь-яшел яфраклы төз булып күкне тишеп күтәрелгән кипарис, тупылдар, урамнарда җыйнак, ыспай киенгән чибәр татар кешеләренең йөзләре! Солдат бер нәрсәгә игътибар итте: каршы килгән татар хатын-кызларының берсенең дә йөзе ябык түгел. Тик каршы килгән солдатны күрү белән ул хатын-кызлар урамның икенче ягына чыгып, башларын азрак читкәрәк борып үтеп китәләр. Хет берсе карасын солдатка! Инсафлык, тәртиплелек, эчке торышның, тәрбиянең асыллыгы ул хатын-кызның киеменнән дә, төсеннән дә, атлавыннан да күренеп тора. Татар хатын-кызларыннан нур сибелеп бара.

Лотфулла Кырым ташыннан салынган уртача зурлыктагы мәчет янында тукталды. Матур челтәрле итеп ясалган тимер капка, таш койма. Мәчет ишегалдында ике иярләнгән ат һәм кечкенә гәүдәле бер ишәк бәйләүдә тора. Лотфулла кабаланмый гына мәчет ишегалдына үтте дә, мәчеткә керергә дип анын ишегенә килде. Авыз эченнән генә «бисмилла»ны укып, мәчет ишеген ачты. Ишекне ачкан унайга аны мәчет эчендәге жылы. саф һава каршы алып кочаклады. Мөселман солдатынын эченә ниндидер кешеләргә сыенып утыру теләге тарала башлады. Ул, татар баласы—мөселман мәчете эчендә! Ишек төбендә итеген салды. Ике чолгавын да итекләре эченә тыкты да, итекләрен башка аяк киемнәре янына башларын тигезләп бастырып куйды. Белә ул: мәчет эчендә бар да тигезләп тезелгән булырга тиеш, тәртип вә пөхтәлек булырга тиеш! Ходай белән сөйләшү йорты бит бу һәм Ходайга Жир йөзендәге ин якын урын!

Алдан уйланылганча, ак чолгаулары эченнән соры төстәге ике оекбаш киеп куйган иде. Аларны салмады. Иртән бик җентекләп казарманың юыну бүлмәсендә, шешәгә су тутырып, тәһарәт алып килгән иде.

 

Мәчет эчендә идәнгә жәелгән калын, кул белән суккан йон паласлар өстендә утызлап кеше намазда утыра. Араларында җиде-сигез яшьлек һәм азрак зуррак берничә малай да бар. Ул түбәтәйле татар малайлары мәчеттә намазда утыручыларга ямь биреп, агачлар арасында үскән матур аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләтәләр иде.

Урыс казармасында бердәнбер мөселман булып яшәп. Лотфулланың йөрәге чит-ят мохиттән яхшы гына талчыгып, арыган икән. Ул мәчеттәге ислам диненен рухы белән сугарылган һавадан иркен итеп тын ала. күзенә ирексездән килгән яшьләрне көчкә генә тыеп тора. Борын тишекләре кинәеп китеп, үпкәләр иркен итеп сулыйлар. Күз аллары яктырып китте.җанында барлык вөҗүден үзенен мөселман булганлыгы шатлыгы биләп ала.

  • Кай яклардан килеп чыктын безнен мәхәлләгә солдат аркадаш?

—Керчь крепостеннан мин. Шунда артиллериядә хезмәт итәм.

Барысы да җанлана төштеләр.

-Ә-ә. Ак Борын кальгасыннан икән

Берсе сорады:

—Төрек кальгасыннанмы?.

—Үзең кайсы яктан?

—Урал тауларының көньягыннан. Ырымбур далалары башланган җирләрдән.

—Күптән мондамы?

—Ел тулып үтте инде.

Ин беренче булып кулларын биреп танышкан чалмалы ир тагын ике кулын сузды:

—Тагын бер күрешик әле Ибраһим минем атым Ибраһим булам Син кем?

—Минем исемем Лотфулла.

—Алай икән. Чын мөселман исеме икән. Сине кальгадан командир хуҗаларын җибәрдеме?

—Әйе. Ялга, биш көнгә.

—Ә-ә! Биш көнгә икән. Әйбәт, әйбәт.

Уратып алган мәхәллә халкына караштырып алды да, Лотфуллага мөрәҗәгать итте:

—Аркадаш Лотфулла! Әйдә, рәхим итеп минем йортыма кайтыйк Кунак булырсың биш кон. Бездә торырсың, яшәрсен, йокларсың, ашарсың, ял итәрсең.

Кыска гына көлде:

—Урыс казармасы исеннән арынып, мөселман булып яшәрсен биш көн булса да. Киттек, әйдә.

Лотфулла дәшмичә елмаеп, нәрсә әйтергә дә белмичә басып тора иде.

Тирә-яктагылар шаулаштылар:

  • Бар, бар! Ибраһим бик әйбәт, кунакчыл мөселман ул. Бар!

Ибраһим белән Лотфулла ашыкмый гына урам буйлап атлыйлар. Каршы очраганнар да, бакчаларында эшләгәннәр дә Ибраһимга елмаеп, ачык йөз белән дәшеп исәнләшәләр. Дәрәҗәсе зурдан Ибраһимның мәхәлләдә— күренеп тора.

Кайтып җиттеләр.

Ибраһимның йорты таштан, ике катлы итеп салынган зур бина икән Лотфулланың йортны кызыксынып караганын чамалап алды хуҗа.

  • Бабамнан калган йорт бу Борынгы дип тә әйтеп була. Анарга да бабасыннан калган булган.

Хуҗаны тынлап аңлады Урал татары:

—Ибраһим ага! «Әти»не Кырым татарлары «баба* диләрме9

—Шулай диләр, «баба»! Әйдә, өйгә керик. Мин сине карчыгыма күрсәтим.

Беренче катта зур гына аш пешерү бүлмәсе икән. Илле яшьләр чамасындагы чибәр вә дә бик мөлаем йөзле ханым елмаеп каршы алды аларны:

—И-и, Ибраһ-һим! Рәхмәтләр төшкере, кунак алып кайтып киләсен түгелме сон?

—Әйе. Менә Ак патша хезмәтчесе булган татар егете Лотфулланы алып кайттым. Берничә көн бездә торыр. Ашат безне, эчерт яхшылап. Савабы сина Ходайдан күп булыр. Бу апаннын исеме Хәсбиямал булыр. Ә бу кунак егетнең аты—Лотфулла.

—Әйдә, өске катка меник. Безнен анда иң зур бүлмә бар, диванлык дип атала. Дингез ягына һәм ишегалдына караган тәрәзәләре. Аста гына зур бакча. Агачлардан, гөлләрдән хуш ис агыла тәрәзә ачсан.

Көлде:

—Рәхәтләнеп иснәп йокла хуш исләрне. Кырым чәчәкләренең, кипарис - тупылларның исләрен...

Өйләдә өчәүләшеп ашарга утырдылар.

Кунак тартынып кына сорады:

—Балаларыгыз бармы?

Ибраһимның йөзе яктырды:

—Аллага шөкер! Биш балабыз бар. Өчесе малай, икесе—кечкенәләре—кыз балалар. Улларыбыз башка чыктылар, аерым яшиләр. Берсе монда—Керчьтә. Бодай белән сәүдә итә, Италиягә сата. Бер улым, олысы, Севастопольдә яши. Сәүдәгәр анысы да. Төркия белән мәшгуль. Өченчесе—кече улыбыз Ак Мәчеттә. Анысы Алла хезмәтчесе—мулла. Өчесенә сигез оныгыбыз бар...

Шатланып көлде:

—Малайлар шәпләр ул якка. Киленнәрдән малайлар гына таптыралар.

Хужабикә хатын-кыз буларак түзмәде, киленнәрен яклап үзенекен әйтеп куйды:

—Киленнәр шәп диген син. Алар таба бит сиңа малай оныкларны, синең улларың түгел. Аллага шөкер, өчесе дә бик инсафлы балалар. Безгә баба- ана дип үлепләр торалар. Ул оныклар асыллар—чын татар балалары инде. Тупырдап үсеп киләләр. Бисмилла алдан йөри барысының да.

Ибраһим ага күңелле итеп елмая иде:

—Менә, Лотфулла, күр инде син үзең. Бабайлар әйткәннәр: «Хатын- кызның чәче озын, акылы кыска»,—дип. Үзеңнең, ир-егетнең мәддәтен, ирлеген, көч-гайрәтен вә һәм дә малың булмаса, хатын-кыз гаиләдә хәз- зер өстенлекне алып, хужа була башлый. Чөнки син тапканнан пешереп- төшереп, сине ашатып-эчереп, ул уйлый башлый үзенең кыска акылы белән: «Мин ашатам иремне, мин эчерәм иремне. Һәм ул мине тыңлап яшәргә тиеш тә инде!», дип. Менә, мә! Киленнәр шәп, имеш. Берләштереп алды өч киленне—мине дә, малайларны да бөгеп, безне үз асларына тыгарга маташалар...

Хәсбиямал апа йөзен балкытып елмая иде:

—Ки-и-ит инде! Сөйләмә юкны! Кеше ышандырырсың! Сине бөгеп буламы да, мин шулай эшләргә тырышаммы? Берүк үзең баш бул үзең хужа бул, үзең генә хан бул. Сигез оныгым бар, шул җиткән миңа Аллага шөкер! Ике кызым житеп килә. Кияүгә биргәч, кыз оныкларым да булыр әле. Иншалла. Менә, Алла кушып, кыз оныклар бөгәчәкләр инде rwL a мин түгел! Хи-и син-не-е!               "

Кич бакчада, матур итеп ясалган кыек астында кичке ашка утырды дап Хужа өсте таш һәм жир белән ябылган, баскычы кыеклап җцр астына
төшерелеп ясалган урынга төшеп, кире чыкты. Кулында озын муенлы бер чирек чамалы, балчыктан ясалган кызыл чүлмәк. Өстәлдә пары чыгып торган кисәк-кисәк итеп туралган кабыргалы симез сарык ите. Зур табакта пилмәннән эрерәк, ясалышы белән шуңа охшаган, Лотфулла өчен таныш түгел ризык. Һәм тагын бер табак, нәкъ үзләре авылындагыча ясалган вак бәлешләр.

Хуҗа, азрак күзләрен мутлатып, елтыратып, «алачыктан» (теге подвалга охшаган жир астын хужа шулай дип атады) алып чыккан озын муенлы балчык чүлмәктән ап-ак фарфор матур, тирән чәшкеләргә кып-кызыл эчемлек сала башлады. Өстәл өстенә авыз суларын китереп тәмле ис таралды.

—Үзем ясаган шәраб бу. Авыз итик азрак.

Матур иреннәрен бөрештерә биреп, ризасызлыгын сиздермәскә тырышкан Хәсбиямалына елмайган күзләрен текәп әйтте:

—Коръән Шәриф мәй эчәргә рөхсәт итми дип. минем Хәсбиямалым һәрчак каршы төшә. Ә Коръәнне җентекләп аңлап укып, шуны Коръәндә язганны әйтүне аңларга теләми

—Шулайдыр, аңламыйдыр әллә кая! Син генә инде акыллы башлы.

Ибраһим абый, кабаланмый гына ике чәшкегә яртылаш итеп шәраб салды да, Лотфулладан сорады:

—Хәмер эчкәнен бармы синен?

—Койган ачы балны эчкәнем бар.

—Мин аны белмим. Нәрсә була ул?

—Умарта балыннан, кирәгенчә оеткы салып, мич башында җылыда тотып әчетәләр. Соры төстәге, ачыган бал—хәмер була.

—Сездә дә бездәге кебектер инде. Безнен муллалар да хәмер эчү Коръән буенча тыелган, диләр. Чын сүзме икән, белмим, тик мулла булсалар да, укымышлы булсалар да анлап бетермиләр. Коръән Хафизда хәмер эчү турында нәрсә диелгән? Анда: «Тамчысын да эчәргә ярамый»,—диелгән Нинди «тамчысын» диелгән анда? Беренче «тамчысын» диелгән! Бе-ер- ен-чене, диелгән. Шуңа күрә мөселман шәраб эчәргә ниятләсә, беренче тамчыны менә болай итеп чәшке эченнән алып, селкеп ташларга тиеш. Лотфулла, кара һәм өйрән!

Ибраһим абый «бисмилласын» әйтеп, уң кулының имән бармагын алдында утырган чәшке эчендәге шәрабка тыкты. Кулын аннан алды да, остәл өстенә селкеде. Бармагыннан бер зур тамчы шәраб шуып өстәл тактасына килеп төште.

—Менә булды. Эчәбез вә һәм дә гөнаһы да юк. Беренче тамчысы өстәл тактасында. Тык, әйдә, солдат, бармагыңны! Урыс хезмәтендә чакта сиңа шәраб эчүдә рөхсәт ителә. Тамчысын селкемичә дә. Чит кешеләр хозурында, аларга буйсынып яшисен бит син. Эч, әйдә!

Мин сиңа тагын бер «һөнәр» күрсәтермен әле бүген

Лотфулла тыңлады хужа абзыйны. Авызын ерып, бармагын шәрабка тыгып алды да. бармакка эләккән шәраб тамчысын өстәл тактасына селкеде. Ибраһим абзый кебек итәргә тырышып азлап-азлап кына йотып, таныш булмаган эчемлекне эчә башлады. Тәме, исе бик тә нәзакәтле иде. Мондый асыл исле тәмле эчемлекне моңа кадәр аның әле эчкәне юк иде.

—Үзем үстергән кызыл йөземнән ясалган шәраб бу. Миндә җитәрлек, күп ясалган Мичкә-мичкә алачыкта утыралар. Бабам мәрхүмнән калганы да бар Өч мичкә Бабамны искә алганда эчәм ул мичкәдән шәрабне. Аз­азлап кына инде

Кояш баеп караңгы төшкәч, йокларга яттылар Лотфуллага, хужа әйткәнчә, өйнен икенче катыннан иң зур бүлмәне бирделәр

Икенче көнне иртән капка төбендә кемнәрнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкәненә уянып китте кунак. Ишегалдына, тау ягына чыккан тәрәзәдән карады. Капка төбендә ике зур тәгәрмәчле арбага җигелгән таза гәүдәле алаша тора. Анда хуҗа белән таныш түгел тагын ике кеше баскан килеш сөйләшә. Берсенең кулында каеш чыбыркы. Лотфулла чалбарын, гимнастеркасын киде дә, аскы катта, ишек төбендәге итеген киеп, тегеләр янына капка төбенә чыкты. Якын барып сәлам бирде. Тегеләр сәламне алдылар. Әңгәмәдәшләренең сораулы күзләренә хуҗа җавап бирде:

—Кунагым минем. Лотфулла исемле егет. Керчь кальгасы солдаты. Сез бара торыгыз. Кисә башлагыз. Мин барып озын арба җигәм дә, хәзер барып җитәрмен.

Лотфулланы татарлар белән таныштырды.

—Монысы минем бертуган энекәш. Ә менә монысы апаның улы. Берсе—Әмәтулла, икенчесе—Саматулла. Без Әче Мөшкәгә таш кисеп алып кайтырга барабыз. Мин сарай салам бит.

Көлде берсенең аркасыннан сугып:

—Илләмә эшкә шәпләр инде. Женен өзәләр эшнең. Барыгыз, егетләр!

Өйгә керделәр.

—Син. Лотфулла, аша-эч тә, калага чыгып йөреп кер. Базар бик шәп безнең—анда йөр. Аннан кайтып ашагач, кичә кич утырган урынга чыгып йокла. Ял ит!

—Хуҗа эш майтарып йөргәндә, мин нишләп кала базарында, эт эчереп йөрим, ди. Аннан йоклап ятыйм, ди инде. Синең белән барам мин.

—Кызы-ык! Эт эчереп йөрим ди мин? Кызык. Сезнең якларда эшләмичә йөрүне шулай эт эчерү диләрмени?

—Шулай диләр. Син миңа, Ибраһим абзый, берәр иске чалбар бир, бер иске күлмәгеңне бир. Мин шуларны киим. Минем өстәге киемнәр парадный формалар бит. Алай-болай ертылса-нитсә эләгер миңа.

—Кунакны эшләтү ошап бетәрме икән? Күршеләрнең дә әйтүләре бар, мәчеттән Ибраһим үзенә солдат-ялчы алып кайткан дип.

—Кеше авызын томалап булмый инде ул. Әйтмәгәйләре лә! Сөйли бирсеннәр. Аннан, мин, синең ул Әче Мөшкәне дә күрәсем килә. Керчь кальгасын шул таштан салганнар бит. Син, хуҗа киткәч, мин ни эшләп монда хатын-кыз янында калыйм, ди?!

—Курыкма син алардан.

—Эш куркуда түгел. Мин дә барам синең белән Әче Мөшкәгә.

Хуҗа аз гына уйланып торды да:

—Синеке дөрестер, Лотфулла. Бар аша, чәй эч. Мин ат җигеп, озын арба алып кайтыйм әле. Чәй эчеп өлгерерсең мин кайтканчы.

—Миннән башка китмә.

 
   

—Юк инде, нинди китү ди тагын.

 

Ярты сәгать вакыт үтмәгәндер, икәүләшеп озын арбага утырып юлга чыктылар. Арбага җигелгән кып-кызыл төстәге, чем-кара койрыклы-яллы таза алаша, кабаланмый гына ырымлы адымнар белән салмак кына юырта Таш ташыр өчен махсус ясалган арбаның тәгәрмәчләре кин итеп тимерләп ясалган. Арба нык (таш төяргә бит!), атның дирбияләре барысы да каештан Һәм җиз тәңкәләр белән бизәкләп эшләнгән.

Керчь якларында урманнар бөтенләй юк диярлек. Җире белән балчык катыш икән.

лә соры туфрак

 
   

Ибраһим абый ашыкмый гына сөйли.

 

—Безнен җирдә үлән бик шәптән үсми. Шулай булса да һап “ 10—15 сарык, 2—3 сыер, 2—3 ат тотабыз. Елга буйларын, күл япп°РТГа чабабыз. Анда җәен мал кертмибез. Мал—далада. Яңгыолао                                                                                                                           арын

г- н wnis. сш яумаса
да. атнага бер йәисә ике мәртәбә коеп, тоташ дивар кебек явып китә. Барлык елгаларны чакрым саен ике-өч урыннан буабыз. Төн эчендә шуларга су җыела. Бодай басуларына да. жиләк-жимеш бакчаларына да. алма-хөрмә- армут агачлары төпләренә дә шул буалардан төн эчендә җыелган суны сибәбез. Иртән иртүк кояш кыздыра башлаганчы сипкән су җиргә сенсен! Кайда агызып, кайда чиләкләп ташып. Эше күп инде. Илләмә эшли белсән. нәтиҗәсе дә бик зур унышлы була. Урыслар Кырымны басып кергәч, күп җирдә безнен авылларга терәп урысларны утырттылар. Яхшы су буена утырган татарларны авылларыннан кудылар. Татарлар салган йортларга кереп тулдылар. Хуҗалар бит!

Эшләмиләр урыслар. Татарлардан калган йорт-куралар барысы да җимерелеп, череп ята. Эш вакыты—ә капка төбе саен исерек урыс утыра. Көз җитсә безнен яландагы бакчалардан алма, армут. йөзем урлыйлар Урлаган өчен аларны тотып кыйнасак, урыс үрәднигы килеп безгә арест ясап алып китә. Урыс хуҗа Кырымга бүген

Бераз дәшми барды да өстәде:

—Менә хәзер элекке татар авылы Кызыл Таш аша үтәчәкбез. Бүгенге исеме—Красная Каменка.

Авыл зур гына. Көн яна гына башланган булса да. чыннан да. салмыш урыслар капка төбе саен, чучка кебек юан марҗалары кычкырып сөйләшеп, кычкырып-көлешеп көнбагыш чиртеп утыра иде.

Авылны сөйләшмичә генә уздылар

Тугарып арбага бәйләнгән ат янына барып туктадылар. Үзләренен атын тугарып тормадылар. Башына солы салган капчык бәйләделәр дә. ике аркан алып җир астына төшеп киттеләр.

—Исемен Әче Мөшкә дисез. Нилектән кушканнар бу урынга шулай дип?

—Төшеп, ярты сәгать таш кисә торган пычкыны тарткач, үзен үк анларсын.

—Аңлармын ла ул. Шулай да, ни өчен, әйт инде?

Пычкы тартканда тир бик нык ага Күлмәкләрне салып ташлап тартабыз без аста пычкыны. Әче тир чыга тәннән, һава авыр, җитми, җир асты бит. Дымлы да. эшләгән кешегә һава җитми

Жир астында Әмәт белән Саматнын сөйләшкән тавышларына чамалап бардылар Бик ерак та. һәм тирән дә түгел икән. Кулына керосин белән яна торган куыклы фонарь тоткан Ибраһим абзый атлый, аның артыннан җилкәсе аша ике аркан салган Лотфулла килә. Барып җиттеләр. Алдан килгәннәр кырлары берәр метр чамасы булган ике ташны кисеп, читкә этеп куйганнар Пычкылары ике төрле икән Берсе сыңар саплы, икенче очы өскә таба каратып түгәрәкләнеп киселгән. Күбрәк шул пычкы белән эшләп кисәләр икән Икенчесе, агач кисә торган аркылы пычкы кебек, ике саплы икән. Үткер балта белән каты балчыкка чапкалап кисә торган якка азрак эз салып чыгалар да. шул эздән пычкы белән кисә башлыйлар Пычкы үткен, балчык күзгә күренеп киселә—эш шунлыктан бик күңелле бара Унлап ташны кисеп читкәрәк куйгач. Әмәт жир өстенә менеп геге ике тәгәрмәчле арбага алашаны җигеп алып төште. Жир астына казып төшә башлаганда ук шул ике тәгәрмәчле җигүле арба төшәрлек-менәрлек итеп, юл сала- сала төшәләр икән. Ибраһим абый йорты янында Лотфулла әһәмият бирмәгән икән—ике тәгәрмәчле арбага җигелгән атнын дирбиясенең дугасы бөтенләй юк икән. Чокырга төшеп-менеп йөри торган юлның биеклеген ат башы түшәмгә тимәслек итеп чокыйлар икән. Ат та бик акыллы хайван бит—жир астына төшә башлагач, ул башын иеп атларга
өйрәтелгән. Ат тоягы астындагы юлны яктыртып барырга, ун яктан тәртә башына янып торган фонарь эләләр икән.

Ике пычкы белән икешәр булып бүленеп эшләделәр. Туктамыйча 15—20 минут чамасы бер пычкычы кисә дә, ул гыжлап тын ала башлагач, аны икенче пычкычы алмаштыра. Ике сәгать чамасы алмашлап пычкы белән эшләгәч, Лотфулла ни өчен бу таш кискән урынны Әче Мөшкә дип атаганнарын аңлады. Жир астында һава житми, өстәвенә ул бик дымлы. Кисә башлаган уңайга ук тын кысыла, барлык тән буйлап тир бәреп чыга һәм арка, күкрәк буйлап култык астыннан, бот буйлап аска тир ага башлый. Бер сәгать, сәгать ярым тирәсе пычкы белән эшләп, ярымташны кискәннән соң, жир өстенә чыгып, яшел үләнгә утырып ял итәләр, «һава алмаштыралар». Эш каты, шунлыктан әллә ни сөйләшү дә юк. Әмәт кенә икенче чыгып утыруда Лотфулладан сорады:

—Сезнең якларда жир астында таш бармы?

—Бар таш бездә дә. Тау ташы. Аны бездә шихан таш диләр. Жир астында калын катлам булып ята. Өчәр-дүртәр метрга житкән урыннары бар. Кәйлә белән суксан, уч калынлыгы булып яссы ташка әйләнеп ярыла катлауланып. Шул ташны балчык белән бер-берсенә ябыштырып, келәт, сарайлар, хәтта өй дә салалар. Аннан таш коймалар бик күп безнең авылда. Ул таш койманы салганда ташлар арасына туфрак салып өяләр.

—Ә мондый, бездәге кебек жир астыннан кисеп ала торган, таш юкмыни?

—Бар. Бер урында гына. Яшерган исемле авыл янындагы тауда. Тик безнен бабайлар анардан кабер ташы гына ясарга рөхсәт итәләр. Бик маһир осталар бар, өтерге, пычак белән кисеп шул ташка язалар, бизәкләр төшерәләр. Ерак-ерак җирләрдән килеп, казып алып китәләр ул ташны.

—Алай икән. Бик күп булмаса да, сезнең якларда да бар икән мондый, бездәге кебек таш.

Егерме дүрт данә кисеп куйгач, ташларны теге ике тәгәрмәчле арба белән өскә ташый башладылар. Арбаның кырыйлары ачыла икән. Җигүле арбаны арты белән биреп, яткан ташларга терәтә язып туктаттылар. Арбаның артын ачып төшерделәр дә, аскы очын жиргә сөяп, арба артына өч калын исән такта сөяделәр. Аркан белән ташны уртасыннан уратып ике очын ат койрыгы ягына бирделәр. Арканнын бер очына Самат ябышты, икенче очын, авызын ерып, Әмәт Лотфуллага тоттырды:

—Кәжүнни ипи ашап тазаргансың, көчең ташып тора. Әйдә, тарт арканнан, без арттан этәрбез.

Ибраһим абзый белән Әмәт кулларындагы күсәкләрне рычаг итеп ташны арттан эттеләр. Аркан белән тартып, арттан рычаг белән этеп, артык нык көчәнмичә, әзер ташларны арбага төйи башладылар. Арбаны бик оста ясаганнар—арба идәненә түшәлгән такталар ике катлы итеп салынганнар. Һәм өске кат такталар арасына рычаг башы сыярлык ара калдырылган" Бер чыгаруда дүрт ташны төяп кузгалдылар. Атны алдан йөгәненнән тотып җитәкләп Әмәт атлый. Ат. бу эштә электә булганы күренеп тора, ашыкмый гына жир асты юлы белән тышкы, якты якка атлый. Пошкыргалап куя—аңа да жир астында һава житми, ахрысы

Сигез ташны арбаларга терәп куйган калын такталардан шудырып озын арбага төяделәр. Эшләнгән эшкә нәтижә ясагандай, Ибраһим абзый арба тирәли йөреп чыкты да, чирәмгә тезләнде: 

—Йәгез, бер тәмәке көйрәтик тә, ике кеше авылга ташый башларбыз ташны. Икебез монда калып кисә торыр.                  р

Башкаларга ияреп Лотфулла да жиргә чүгәләде. Ибраһим ага арбадан кәзәкиен алды да, аның кесәсеннән янчык белән тәмәке, дүрткеллә
бөкләнгән гәҗит кисәге һәм чакматаш чыгарды. Өчәүләшеп тәмәке төрә башладылар. Ибраһим ага Лотфуллага дәште:

—Син тәмәке тартмыйсынмы әллә?

—Юк. Тартмыйм.

—Сәбәп нәрсәдә?

—Безнен мәчет муллалары тәмәкене нәмәхарам диләр. Гөнаһ диләр.

—Дөрес түгел. Тәмәке ул Ходай тарафыннан кеше затына, авыр чакта шуны көйрәтеп-тартып, тынычланыр өчен бирелгән. Мөхәммәт Галиәссәлам, безнен бөек пәйгамбәребез, ислам динен Ходайдан алып безгә иңдергәндә, адәм затлары тәмәкенең ни өчен яратылганын әле белмәгәннәр. Тәмәкене Колумб исемле диңгез гизүче, Әмирикә жирен ачкач, шуннан алып кайткан Коръән Кәримдә тәмәке хакында бернәрсә дә юк һәм тәмәке тарту гөнаһ саналмый. Төрек солтаны кальян да суыра, тәмәке дә тарта. Төркестан илендә төрекләрнең күпчелеге тәмәке тарталар. Кырым татарлары да күпчелек тарта

Елмайды:

—Тартып кара син дә. Ошамаса, ташларсың.

Ибраһим ага сөйләгән чакта, Самат тәмәкене Лотфуллага дип урап та куйган. Чакмагыш таш сугып, көлле филтәгә ут кабыздылар да. шунардан тәмәкеләрен кабызып тарта башладылар.

Лотфулла Самат урап кабызып биргән тәмәкене ипләп кенә алып ике бармак арасына кыстырды да. ике ирен арасына утсыз очын кабып, акрын гына суырды. Тәмәке төтене тын алу юлы белән эчкә кереп китте. Азрак башына бәрде дә, аннары эчкә ниндидер тынычлану ләззәте таралды

Шул көннән башлап Лотфулла тәмәке тарта башлады. Һәм ул авылы Эстәрлегә, Түбән очта яшәүче Заһит таз дигән бәндәдән сон, солдаттан икенче тәмәке тартучы булып кайтты.

Кисеп, төяп ике кон эчендә 42 таш кисәге ташып куйдылар Ибраһим абзыйнын йорт эченә.

Лотфулла өчне кунгач. Керчь каласында яшәгән мөселманнар иртән Корбан бәйрәмен уздырдылар. Ибраһим ага, Әмәт белән Самат, өчесе бер булып, Корбанга диеп ике яшьлек симез тана чалды Ана кадәр—Корбан чалганчы, мәчеткә Корбан намазына киттеләр. Ир-егетләр һәм аталарына тотынган, ияргән төрле зурлыктагы малай-шалай мәчетләргә агылдылар Керчь каласында 30—40 йорт бер мәхәллә тәшкил итә икән Шунлыктан Керчь каласында мәчетләр бик күп, татарлар бик тә диниләр икән.

Мәчеттә. Ибраһим абзый эргәсендә оеп утырган Лотфулла жаны-тәне белән бирелеп, мулла укыган намазны тынлый. Елга якын казармада урыс, хохол арасында яшәп, шунда йоклап, алар белән бергә хәрби хезмәттә булып, Лотфулланың инсафлы, тәртип ярата торган мөселман рухы ярыйсы гына арыган икән Кырымдагы Керчь каласынын мөселман мәчетендә, ислам догасы сүзләре көйләп укыган мулла тавышы аша солдат Лотфулланың җанына, йөрәк турына, баш миенә барып җитәләр һәм рухи азык булып анын вөҗүденә, табигый яшәвенә көч булып, анына сеңәләр иде. Эстәрледә, анын мәчете эчендә намазда утырганда, мәчет идәнендә, аның келәмендә утырган авылдашлары, дус-ишләре, танышлары янында Лотфулла намазнын асыллыгын, нечкәлеген, кирәклеген аңлап та бетермәгән Чөнки ул үз авылында, үзләренен авыл мәчетендә, үзенен дус- ишләре арасында булган, утырган. Ә инде менә, жен-пәриләр иле булган Кафтавынында аръягындагы Кырым җирендә, япа-ялгызы казармада урыс арасында яшәгәч, ул үзенен татар теленен дә. татар гореф-гадәтләренен дә, ислам диненен дә магурлыгын, төпле-нигезле икәнен, гасырлар буена җыйналган тәҗрибәсен дә, акыллылыгын да һәм ныклы нигезле икәнен

 

_____________________________________________________________________ ЧӘЕИ ЗЭЙНУЛЛИН дә аңлады, һәм үзе өчен нәтижә ясады: без—татар телле, татар гореф- гадәтле, ислам динле, белемле татар халкы башка халыклардан анлы да, пакь та һәм ин эшчән халык та! Тик ... без урыс астында! һәм шунлыктан үзебезчә асыл итеп, матур итеп яши алмыйбыз. Урыс ирек бирми! Без эшләп тапканны тартып алып, бетерә тора һәм һаман да безне телебездән, динебездән мәхрүм итәргә омтыла...

Намаздан кайткач, Саматлар ишегалдында корбан чалдылар. Корбан итеннән әзерләгән кичке ашка туган-тумачаны, дус-ишне һәм күрше- күләнне чакырдылар. Корбан бәйрәме булганда мәй турында сүз дә кузгатмадылар. Гөрләшеп, гәп корып, думбрага охшаган музыка коралында уйнап җырладылар, парлашып биеделәр. Парлы биюләр арасында ин матуры сигез яшьлек чем-кара күзле бер малай белән алты яшьләр чамасындагы бик тә чибәр, шушы яшеннән үк зифа буйлы бер кыз баланын биюе булды...

Дүртне кунгач, кояш офыкка авыша башлагач, Лотфулла хуҗага казармага кайтасын белдерде.

—Алай итмә инде син, солдат!—диде хуҗа.—Бик күңелле егетсен. Бар яктан да ачык йөзлесең. Иртәгә китәрсен.

—Кунакның вакыты өч көн. Ә мин сездә дүртне кунып, озакладым. Булды, җитте. Кунакта рәхәт ул—күпме сузсан да туйдырмый да, китәсе дә килми. Рәхмәт сезгә, мине кунак итүегез өчен. Рәхмәт. Китим мин.

—Ярар, алайса, Лотфулла. Гаепләштән булмасын. Хуш иттек. Ярдәмең дә тиде, тимәде түгелL Бик уңган, эшчән егетсең. Тагын кил, чыгарсалар. Туп-туры үземә кил. Йортка. Ошадың син безгә.

Кул кысышып хушлаштылар. Хуҗа хатын да, алъяпкычына сөрткәннән соң, тартынып кына кулларын солдат-кунакка сузды:

—Исән-имин йөр, туганым. Ул солдат хезмәтендә юк-бар җирләргә тыгылма, йә шартлап куярсың бумбылары белән шунда, Ходай сакласын.

Корбан бәйрәменнән кайткач, Лотфулла ике көннән снарядлар саклый торган Цейхгаузны сакларга каравылга китте. Цейхгауз җир астында 6—7 метр тирәнлектә. Жир казып, таш кисеп, алты бүлектән торган аерым, эче таш белән диварлап алынган зур бүлмәләр. Алты ишек, алтысы да—икешәр. Түбәтәй кадәрле зур йозаклар белән бикләнеп, шуның өстенә һәр ишектә балавызга сугылган мөһерле такта кисәге асылынып тора. Һәр ишекне бергәләшеп ике унтер-офицер ача. Болар инде сверхсрочная службага калган, шушы ук крепостьта элегрәк елларда солдатлар булып хезмәт иткән бәндәләр.

Төнге икедә рядовой Зәйнуллин икенче мәртәбә сакка басты. Постны кабул итәр алдыннан ишектә асылынып торган алты мөһернең бозылмаганлыгын карап чыкты. Йозакларны тотып тарткалады. Тимер ишекләр алтысы да бөтен һәм биклеләр иде. Постны кабул иткәненә доклад ясагач, разводящий солдатлар белән чыгып китте. Лотфулла аларнын баскычтан күтәрелгәндәге аяк тавышларын тыңлап озатып калды да. ашыкмый гына атлап, коридорның аргы башына китте. Постта вакыт һәрчак озак үтә. Чөнки беркем дә юк, җай атласаң да, тизрәк атласаң да шул ук пост, шул ук йозак-мөһерләр, шул ук коридор дивары. ‘

Тыныч кына атлап барган уңайга Лотфулла шып туктады Чөнки идәндә, анын ике аягы арасында яшь бала үксеп-үксеп елый иде Иелеп аяк астына карады. Анда цемент таш идән һәм бернинди елаган сабый бала юк иде. Ә елаган тавыш килә. Эченә салкын булып курку йөгеоде Шинеле эчендәге тәненен аркасыннан, күкрәгеннән салкын тир бәоеп чыгып аска таба ага башлады. Ә бала елапмы елый һәм аның илеоеп илереп үксеп елавы көчәйгәннән-көчәя бара иде. Лотфулла туктат' икән. Сакланып кына аякларын кузгатты—елау көчәйде. Иелебрәк тагы”
карады—итекләре арасында бернәрсә дә юк иде Ә баланын елаган тавышы үзәкләргә үтеп бара. Куркуыннан калтырый ук башлаган аягынын сулын кузгатып артка шудырды. Анын артыннан унын өстерәде. Берничә адым артка биреп шудыргач, баланын елавы өзелә башлады һәм ул сулкылдауга күчте. Тагын ике адым аякларын артка шудыргач, елау туктады, башкача ишетелми башлады. Ике куллап карабинын кысып тоткан хәлдә, бала елаган урыннан курыккан күзләрен алмыйча, часовой солдат артка чигенә- чигенә, коридор очындагы диварга аркасы белән барып төртелде. Бала тавышы башкача ишетелмәде. Бик озак басып торды солдат аркасы белән диварга сөялеп. Шинель жине белән битен сөртте, түгәрәк баш киемен салып лычма су булган чәчләрен корытты Куркуы үтте, азрак тынычланды. Нәрсә булганын анларга тырышып, ни булса, шул булыр дип. Аллага тапшырды да, «бисмилла»сын укый-укый, аякларын тавыш чыгармаска тырышып шудыра-шудыра, теге бала елаган урынга тагын якынлаша башлады Колаклар үрә торган, ике куллап артиллерия карабинын кысып тоткан, йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып шашып тибә, ә Лотфулла, туктата алмаслык үжәтлек белән, әле генә бала елаган урынга аякларын шудыра-шудыра якынлаша башлады «Үзе курка, үзе йолка!»—дигәнрәк кебек булды. Жен-пәриләр, шүрәлеләр, диюләр барлыгына бала чактан ук ышанып үскән татар баласы, ниндидер борынгы төрек кальгасында, ниндидер сихер бар дөньяга килеп эләкте бит инде..

Бала елаган урынга житәрәк аз гына ара калгач туктады һәм белгән догаларын кычкырып укып (жен-пәриләр ишетсеннәр!) байтак басып торды Алга атларга теләге дә, мәддәте дә юк иде. Сонгысы итеп өченче мәртәбәгә «Әлхәм» догасын укыды да, аякларын шудырып алга китте Һәм ике итек арасында, ачыргаланып япь-яшь бала тагын елый башлады. Лотфулла коридор буйлап артка ташланды һәм алмаш килеп җиткәнче, аркасын диварга терәп коридор очында кузгалмыйча, басып торды

Баскычтан алмаштырырга төшеп килгәннәрнен аяк тавышлары ишетелгәч, тоныкланган, карлыккан тавыш белән уставча кычкырып дәшергә тырышты:

—Стой! Кто идет?!

—Алмаш белән разводящий.

Разводящий часовойга текәлеп карады да. шомлангандай сорады: —Нәрсә булды, Зәйнуллин? Йөзеннен нуры юк—ап-ак бит.

Тыныч булырга тырышып җавап бирде:

—Бернәрсә дә булмады. Порядок бар жирлә дә

«Пермяк соленые уши»ны постка куйдылар да. баскычтан өскә менеп киттеләр Баскычтан өскә менеп, һавага чыктылар Шулчак астан, сакчы калган посттан карабин атты Ике-өч секунд үтүгә, икенче ату ишетелде Разводящий, өч солдатны ияртеп, кирегә, пост ягына йөгерде. Аска төшә торган баскычнын яртысына да җитмәделәр, каршыларына. үзен-үзе белештермичә баскычтан йогереп менеп килгән «Пермяк соленые уши» очрады. Бачкычка абынып егылды да. торып каршы килгәннәр янында туктамастан акырып баскычтан сикереп-сикереп менеп китте «Пермяк .» тан бер генә аваз чыга иде

—А-а-а-а-а!!!

—Тотыгыз куып! Егыгыз!

«Пермяк »ны крепость астыннан чыккач кына жир өстендә тотып ектылар. Ул еккач та. акылын җуйган кеше кебек, күтәрелеп бәрелә һәм акыра иде. Разводящий карабинын Лотфуллага тоттырды да. куллары белән «чалт-чолт» китереп акырган «пермяк »нын ике янагын «чәбәкли» башлады Янагына сукканнан айныды ахрысы, акыруыннан туктап.

 

_____________________________________________________________________ ЗӘКИ ЗӘЙНУЛЛИН уратып алган иптәшләрен карап чыкты да... елый башлады. Тик башкача акырмады:

—Нәрсә булды, Пермяк? Ә. нәрсә булды?

Куркынган күзләре белән әле генә йөгереп чыккан ягына карады да, калтырап куйды, телгә килергә азаплана башлады:

—Ан... анда... постта...

—Нәрсә постта? Нәрсә?

—Анда... постта... яшь бала елый.

—Яшь бала? Елый?

—Әйе! Елый! Үзе күренми. Аяк астында, жир астында елый.

—Син нәрсә инде, Пермяк?! Нинди бала ди жир астында? Син аны күрдеңме?

—Юк! Юк ул үзе! Күренми. Илләмә елый инде, үксеп-үксеп елый.

—Һм! Бала елый?! Постта бит әле ул. Елый!

Разводящий, бераз уйланып торды да, урыныннан кузгалды: —Әйдәгез, төшик, карыйк, тыңлыйк. «Пермяк соленые уши» артка чигенде.

—Ю-уук! Мин төшмим анда. Минем башым ике түгел.

Лотфулла разводящийга карап әйтте:

—Ул бала мин постта чакта да елады. Нәкъ коридор уртасына җитсәң елый.

—Ә нигә постны тапшырганда доложить итмәдең?

—Кеше ышанмаслык бит: жир астында снаряд саклаган саклагычта бала елый! Мин әйтсәм, ышанмассыз дип уйладым.

—Ышанмассыз дип уйлаган? Ә постта ЧП—яшь бала елый. Әйдә, син Зәйнуллин алдан атла, ә без синен арттан төшик. Син постта торганда елаган бит инде. Һәм сиңа ул «елак» тимәгән. Атла! Бу—боерык сиңа!

—Тыңлыйм, господин унтер-офицер!

Карабинын ике куллап тотты да төшә торган баскыч янына кереп китте. Ана разводящий белән ике солдат иярделәр. «Пермяк соленые уши» урыныннан кузгалмады да.

—Мин төшмим!—диде ул курыккан тавыш белән.—Атыгыз шушы урында—төшмим мин. Атыгыз! Разводящийның йөзенә, кыйшаеп, елмаю чыкты. —Без төшеп киткәч, женнәр чыгып сине жир астына алып төшеп

китсәләр? Әйдә, төшик. Бетсәк, бергә бетәрбез!

—Юк!—диде «Пермяк Соленые Уши».—Юк! Барыбер төшмим. Бер ишеттем, шул җитте миңа. Юк!

Карабинын каешына тыгып аркасына асты да, кырт борылып, каравыл бинасы ягына, бөтен көченә йөгереп, караңгыга кереп югалды. —Юк! Барыбер төшмим!—дигән сүзләре генә ишетелеп калды. —М-да-а! Ни эшлибез инде?!—диде разводящий. Аның да склад коридорына төшәсе килми иде ахрысы.

—Төшик!—диде Зәйнуллин.—Без төшик. Кем генә тикшерергә килсә дә, алдан безне төшерәчәкләр. Мине һәм «Пермяк»ны. Без бит беренче бала елаганны ишеткән солдатлар. Без! Төшик, тикшерик. Без дүртәү бит

—Әйдә, син алдан алайса. Карабинын корулымы?

—Корулы.

—Ул елаган нәстә жен булса, ана атунын файдасы тими инде. Шулай да шул якка ат син.     у

—Ат!? «Пермяк» ике мәртәбә аткан бит инде.

—Син тагын ат! Бу сиңа боерык.

—Есть, атарга!

 

Диварга ясалган зур тишеккә атлады Анда керде. Тонык кына янган электр уты яктысында, бормалы баскычтан төшә башлады. Куркуыннан бөрешкән ике солдат белән разводящий Лотфуллага иярде. Төшеп җиттеләр. Коридорга керер урында туктап тыңлый башладылар «Шылт» иткән тавыш та юк.

—Атла!—диде разводящий Лотфуллага.—Атла коридор буйлап

Лотфулла карабинын кысып тоткан хәлдә, коридорга керде дә. сулга борылып коридор буйлап атлады. Лотфулланың 2—3 метрга киткәнен разводящий карап торды да. үзе дә коридорга кереп, акрын гына, алдан атлаган солдат артыннан китте. Ике солдат разводящийга иярде. Акрын гына атлаган Лотфулла, коридор уртасына, бала елаган урынга җитә башлады. Якынлашкан саен эчендәге курку, шомлану көчәйгәннән-көчәя иде. Атларга күтәргән аягын таш идәнгә куюы булды аяк астында яшь бала елаган тавыш янгырады:

—Уа-а! Уа-а-а! Уа-а-а!

Лотфулла артында күмәкләшеп йөгергән аяк тавышлары ишетелде. Ул борылып каралы: разводящий унтер-офицер белән ике солдат коридор буйлап чыгу ягына йөгерәләр, качалар иде. Куркуыннан Лотфулла коридорда япа-ялгызы басып калды. Ә анын ике аягы арасында, өзелеп- өзелеп сабый бала елый иде Лотфулла, аякларын шудырып, артка чигенде. Бала елаудан туктады. Борылды да чыга торган баскыч башланган урынга барып басты. Баш киемен салып, тирләгән башын, маңгаен, җилкәсен бәреп чыккан тирдән сөртте. Йөзе белән бала елаган якка карап көтә башлдады. Разводящий белән ике солдатнын кире борылып төшкәнен озак көтмәде Өстән разводяшийнын пышылдаган тавышы ишетелде

—Зәйнулли-ин!

—Мин!

—Син исәнме?

—Әйе! Исән!

—Кычкырыбрак җавап бир. Начар ишетелә. Куркудан колак тонган —Мин исән! Төшегез! Туктады елаудан.

Өчесе дә. гаепле кешеләр кебек, тавыш-тынсыз гына төштеләр

Разводящий, куркуыннан күзләре белән коридор буйлап, бала елаган якка карап алды да. Лотфуллага буйсынган тавыш белән сорады:

Рядовой Зәйнуллин. нәрсә эшлибез инде хәзер?

Лотфулланың җавабы озын булмады

—Син разводящий, син начальник! Син уйла нәрсә эшләргә икәнен.

—һм! Жаваплылыкны минем өскә ташларга чамалыйсың.

—Ташламыйм. Мин постны саклап алмашынган сакчы. Устав буенча мин хәзер ике сәгать ятып йоклап ял итәргә тиешмен. Ә пост белән нәрсә эшләргә дип уйлау синең һәм каравыл башлыгы вазифасы. Уйлагыз

Разводящий бераз уйлап торды да «юлын» тапты

—Менә син хәзерге моментта разводящий булсаң нәрсә эшләр идең, ә? —Минме?

—Син! Син!

—Ике солдатны пост сакларга часовой итеп калдырыр идем, каравыл башлыгына доклад ясар идем. Ул чишсен бу мәсьәләне. Поручик бит.

Баскыч ягыннан:

—Дорес. Зәйнуллин!—дигән тавыш ишетелде

Анда «Пермяк соленые уши»ны ияртеп килгән каравыл башлыгы Никонов басып тора иде Куркуыннан каравыл бинасына хәтле йөгергән «Пермяк соленые уши*дан снарядлар сакла) постында булган хәлне ул инде хәбәрдар икән.

Кабаланмый гына аска төште. Тыныч кына сорады.

—Кая елак балагыз? Миңа да тыңлатыгыз! Мин аны еламас инде дип уйлыйм.

Разводящий Лотфуллага боерык бирде:

—Рядовой Зәйнуллин! Алга! Күрсәт господин поручикка бала елаган урынны.

Рядовой Зәйнуллин алга атлады. Бала елый торган урынга җитте. Атлап ул урынны үтеп китте. Борылып тагын басты... Бала елаган тавыш ишетелмәде.

Коридор эче тып-тын. Бала елаудан туктаган иде. Поручик акрын гына сөйләп китте.

—Төрекләр бу крепостьны салганга ике йөз ел тулып килә. Төркия белән Асиянең 1768—74 елларда барган сугышлар вакытында бу Керчь крепостенда Төрек гарнизоны булган. Рус гаскәрләре дә төрекләрнең шушы крепосте өчен бик күп кан койган. Төрекләр крепостьны бирмичә сугышканнар, ә рус гаскәрләре бик каты штурмга йөргән. Солдатлар уйлап чыгарган легенда буенча менә шул сугышларда коелган рус һәм төрек каны яшь бала тавышы белән елый икән. Сез шул елауны ишеткәнсез инде.

Солдатларны җитди күзләре белән карап чыкты да, карашын «Пермяк соленые уши»да туктатты:

—Ну, господин часовой! Бас постка!

«Пермяк соленые уши» кулындагы карабинны саклап кына идәнгә куйды да, ике аягын да бергә бөгеп, поручик алдына идәнгә тезләнде:

—Господин поручи-ик! Ходай хакы өчен харап итмәгез мине. Сез мине монда калдырып китсәгез, минем йөрәгем шартлап ярылачак. Ходай хакы өчен!

«Пермяк» маңгаен таш идәнгә бәреп үкереп елый иде.

Нәрсәдер әйтергә җыенган офицерга рядовой Зәйнуллин мөрәҗәгать итте:

—Рөхсәт итегез миңа әйтергә, господин поручик.

—Тыңлыйм, Зәйнуллин.

—Господин поручик. Мине тан атканчы, яктырганчы постны сакларга куеп калдырыгыз. Миннән башка барысы да куркалар. Ә мин яхшы итеп саклармын.

—Тан атканчы байтак вакыт бар бит әле. Дүрт сәгатьтән артык.

Мин бит, господин поручик, татар егете. Кирәк чакта икешәр, өчәр тәүлек йокламыйча эшли алабыз—без бит татарлар. Рөхсәт булса, мина ике чәшке каты чәй китереп эчерсен разводящий. Йокы килмәскә.

Поручик аз гына уйланды:

—Яхшы. Рядовой Зәйнуллинны постка куябыз. Разводящий!

—Йә, господин поручик.

—Караулкада шәп итеп, куе итеп кайнар чәй әзерләт, монда алып килеп Зәйнуллинга эчер. Берүзен йөрмә, бер солдат иярт.

Лотфулланың кулбашына акрын гына зур кулы белән сукты

-Сине капитан Бульон һәрчак мактый. Дөрес мактый икән тәккә генә түгел. Син эшләгән бер бөтен подвиг бу. Мин иртән полк комавдирына бу турыда доклад ясармын. Бас постка!              7

Елмайды:

—Без киткәч, син теге баланы тагын елата башлый күрмә..

«Пермяк соленые уши»га тиз генә карап алды.

—Син татариннан башка, үзләрен бөек урыс милләтеннән дип санаганнап да, бу постка басачаклар бит әле.                     р

Берничә ай узгач, Кырым татары Ибраһим ага Лотфуллага Ке
кальгасыннан бер тарих сөйләде:

—Төркия белән Русия арасында 1768—74 елларда бик каты сугышлар барган. Урыслар басып алган Харьков. Хотмыжск, алар Белгород. Воронеж дип йорткән калаларга кадәр барысы да мөселман җирләре булган. Менә шул алты-җиде ел барган сугыш вакытында, безнен Кырым ханы урыслар түләгән алтынга алданып, урыс гаскәрен үзе теләп, урыслар белән солых төзеп Кырымга керткән. Ә Кырымда берничә кальга булган: Керчь. Феодосия. Яна Кала һәм Севастополь урынында. Исемен онытканмын анысының. Ак Кала бугай. Һәм шул кальгаларда төрек гаскәрләре торган. Дингезгә каратып ата торган пушкалары бик күп булган. Азык-төлек берничә елга җитәрлек итеп әзерләнеп, жир астында салкын урында сакланган. Һәр кальга эчендә жир астыннан агып чыккан, суы эчәргә яраклы берничә чишмә булган. Күп итеп ризык-фураж әзерләп, кальга эчендә, кирәк чакта суеп ашый торган сыер-сарык тотканнар

Урыслар Кырымга гаскәр белән кергәннәр Ә кальгаларда—төрек гаскәре. Кораллары җитәрлек, сан ягыннан да байтак. Дингез кораблары да төрекләрдә күбрәк. Диңгездән килеп кальгаларга ярдәм итеп торалар

Керчь кальгасы белән Салман Паша дигән солтаннын. бүгенгечә әйткәндә, бер генералы җитәкчелек иткән. Төрекләрдә, урыслардагы кебек генерал димиләр, паша диләр. Керчь кальгасы өчен сугышлар елдан артык барган—уңыш юк. Шуннан бер көнне Пашанын евнухы урыс лагерена чыккан. Һәм урыс генералының колагына гына пышылдаган:

—Менә Паша сина балчык чүлмәк җибәрде Шуңа эретеп алтын белән тутырсаң, кальга капкаларын ача сина

Һәм бер чиләк су сыешлы түгәрәк корсаклы чүлмәк күрсәткән. Урыс генералы чүлмәкне алып калган. Ә ул бик тә акыллы кеше булган Яхшы итеп уйлаган һәм шундый нәтижәгә килгән: «Әгәр дә падиша Екатерина Идән шул чүлмәкне тутырырга алтын сорасаң, ул бирер бирүен. Тик крепостьны сатып алдык дип мина дәрәжә дә. алтын-көмеш тә. орден да эләкмәячәк бит инде Нәрсә эшләргә?»

Генерал акыллы булган, уйлап тапкан. Сугышлар барган чакта ул һәрбер солдатта, офицерда сугышып йөргән урыннарда талап алынган алтын барлыгын яхшы белгән. Һәм үз гаскәрендә игълан итеп, бирмәгәннәргә тентү ясап байтак алтын җыйган. Тик чүлмәкне яртылаш та тутырырлык юк икән. Монда да хәйлә юлын тапканнар Чүлмәккә, яртысыннан күп итеп юеш кызыл балчык тутырганнар Авырлыгы алтынга туры килсен дип тутырганнар ул юеш балчыкны Чүлмәкнен яртысыннан күбесен юеш балчык белән тутыргач, шунын өстенә эретеп сыек алтын салганнар. Ул суынып каткан һәм чүлмәк Паша Салман теләгәнчә, алтын белән туп- тулы булган да куйган «Алтын белән тулы чүлмәкне» евнухка биреп. Паша тарафына җибәргәннәр. Икенче көнне Паша боерыгы белән Керчь кальгасынын дүрт капкасын да ачканнар Һәм кальгага урыс гаскәре кергән.

Сөйләшенгән буенча, төрек гаскәре карабларга төялеп. Төркиягә кайтып киткән

Тик Салман Паша үзенең комсыллыгы аркасында һәлак булган.

Евнухын урыс генералына җибәргәндә, әгәр дә аның белән сөйләшү уңай нәтижә биреп, чүлмәк алтын белән тулып кире кайтса, ул евнухка күп итеп алтынлата түләргә сүз биргән. Чүлмәк алтын белән тулып Паша кулына килеп кергән. Тик Паша евнухына сөйләшкән, килешкән алтынның яртысын гына түләгән. Евнух ризасызлыгын белдергәч. Паша алтын турында гүгел. башыңны сакла дип. аны бик тиз туктаткан. Паша үзенең гаремы, евнухлары, тән сакчылары белән Төркиягә кайтып, тагын кәеф-сафа корып
яши башлаган. Кальганы урыслар алуны Солтанга көч көчне сындыра дип аңлаткан. Тик евнух, үзенә сөйләшкәнне түләмәгән Паша Сәлманнан үч алу нияте белән Керчь кальгасын, Паша Салман бер чүлмәк алтын бәрабәренә урысларга сатканны Төрек солтанына жентекләп сөйләп биргән. Солтан боерыгын үтәп, Салман Пашада теге алтын тулы чүлмәкне тентеп тапканнар. Салманны Солтан алдына тезләндереп куеп, сугып чүлмәкне ватканнар: «Ах!» иткәннәр. Чүлмәкнең өсте генә, өчтән бер өлеше генә алтын белән тутырылган булган. Солтанның боерыгы кыска булган: «Салман Пашаны Керчь кальгасын урысларга алтынга саткан өчен, канын агызмыйча, җанын алырга!» Солтан боерыгы төгәл үтәлгән—Салман Пашаның тамчы да каны чыгарылмаган. Чүлмәкне ваткач чыккан алтынны эретеп Салман Пашаның авызына коеп, эченә тутырганнар, канын коймыйча үлемгә дучар иткәннәр. Алтын тутырылган Салман Паша гәүдәсен, Керчь крепосте янына диңгезгә ташларга боерган һәм Солтан боерыгы төгәл үтәлгән. Салман Паша гәүдәсе бүген дә, алтын тутырылган хәлдә Керчь кальгасына каршы дингез төбендә черегән хәлдә ята икән...

Төркия белән Русия арасында 1768—74 елларда барган сугышлар тәмамлангач, Төркия җиңелә. Рус гаскәрләре Суворов җитәкчелегендә Кара дингезнен көнбатыш ярларындагы Измаил. Очаков крепостьларын штурм белән ала.

Берничә гасыр буена хан биләмәләрендә яшәп, Кырым ханына буйсынып, аңа налог түләп яшәгән әрмәннәрне, грекларны—сез мөселман түгел, ә христиан динендәсез. дип татар-мөселманнарына каршы котырту башлана. Русия хакимияте экономик яктан Кырым ханын йомшарту өчен әрмән, грекларны Кырым ярымутравыннан төньякта урнашкан Таврия далаларына мәҗбүри рәвештә Кырымнан күчереп утыртырга тотына. Казан ханлыгының башкаласы булган Бакчасарайдан 7—8 чакрым көнчыгышка таба Мелитополь исемле, күпчелеге греклар һәм әрмәннәр яшәгән, христианнар каласы булган. Мөселман ханнары бервакытта да башка диннәрне кысрыклап, аларга басым ясау һәм тыю сәясәтен үткәрмәгәннәр, бер халыкны да көчләп мөселман итмәгәннәр. Башка дингә хөрмәт белән карау бөек Чыңгыз ханнан калган һәм киләчәк буын ханнарга мирас булып килгән. Кырым ханына ясак түләүче, Европа һәм Азия белән сәүдә итүче грек һәм әрмәннәрне Әби патша әмере белән көчләп Таврияга күчерәләр. Аларга яна кала салырга шунда урын күрсәтәләр. Һәм тарихта исеме югалмасын дип Тавриядагы шул яна калага. . Тагын Мелитополь дип исем кушалар. Кырымдагы Мелитополь утырган җирдә әле дә анын бик зур кала булганы сизелә, күренә. Күченеп киткән әрмәннәр, греклар арасында бала-чагасын төяп күченгән бик күп татарлар да була...

Хезмәт итүенә ел ярым тулып үтүгә, рядовой Лотфулла Зәйнуллин. капитан Ростунов оештырган курсларны үтте дә, сынау бирде.

Сынау бирү гади ату итеп оештырылган иде. Тәүге биш снарядны Кавказ ярында кырын яткан иске бер корабка аттылар. Ераклыкны, ун яктан искән җилнең тизлеген төзәүчегә хәбәр иттеләр. Ә Зәйнуллин кирәк цифрларны жентекләп прицельный тиешле урыннарын борып кертте дә, пушка шнурында торган «фейерверкерга» боерык бирде:

—Пли!

Керчь бугазы аша дүрт потлы снаряд очып барып теге як ярда шартлады. Азрак «недолет» булып, снаряд ярда яткан иске карабтан уңгарак төшкән иде. Калган дүрт снарядны Лотфулла «карабка салды».

—Ну, Зәйнуллин, молодец! Син бит «вилка» да алып тормадың.

—«Вилка»нын кирәге юк! Тәүге снаряд күрсәтте бит инде нинди
«төзәтмә» кертергә кирәкне.

«Вилка»ны бит махсус кулланалар. Тәүгесе «перелет булса», ераклыкны үзгәртәләр Икенче снаряд барып җитмәсә, «недолет» була бит инде. «Перелет»тан «недолет»ны алып ташлап, калдыкны урталай бүлеп, өченчесен аталар.

«Недолет»тан йәисә «перелет»тан мин прицельны күпмегә төзәтергә кирәк икәнлеген исәпли беләм

—Ничек итеп исәплисең, сөйлә!

—Атулар беткәч сөйләргә рөхсәт итегез, господин капитан. Бүген кич яисә иртәгә.

—Ну, ярар! Кичен тек кичен, иртәгә тек, иртәгә. Тик сереңне ачасын барыбер.

—Сер түгел инде ул. Уйлап чыгарган ысул гына.

—Яхшы! Килештек. Зәйнуллин!

Ике айдан Керчь каласы кальгасында Русиянең алты крепостеннан җыелган «яшь төзүчеләр» ярышы үткәрелде. Ул ярышта бер елдан кимрәк вакыт төзәүче булган солдатларны катнаштырдылар Һәр крепостьтан икешәр төзәүче иде.

Керчь крепостеннан ярышта наводчик рядовой Зәйнуллин да катнашты. Атарга ике көн кала, яшь төзәүчеләр полк командиры кабинетында, аның өстәле каршында «Во фронт» булып, үрә катып басып торалар иде. Командирның сүзе кыска булды:

—Әгәр атып беренче, яисә икенче, өченче урыннарны алсагыз, сезгә унбишәр сум акчалата бүләк бирәчәкмен. Һәм

Икесенә дә сынап карады.

—... һәм, барырга урыныгыз булса, Керчь каласына ун көнлек ялга җибәрәм. Аңладыгызмы?

—Так точно! Тырышачакбыз, господин полковник!

Ярышлар үтеп, бар да гарнизоннарына кайтып киткәч, кичкә таба гарнизон плацында полкны тезделәр. Штаб начальнигы командасын бирде:

По-оо-олк, смирно-о! Равнени-ие-е на середину-у!

Аннары ул уртага таба атлап килгән полк командирына каршы атлады. Барып җитте, доклад ясады:

—Ваше Высокоблагородие! Полк сезнең боерык буенча тезелде. Штаб начальнигы полковник Акимов.

—Вольно!

—Волно-о-о!

Тигез итеп, батальон-батальон булып, сафта басып торган полкка карап борылды:

—Господа солдаты, унтер-офицеры һәм господа офицеры! Балаларым минем: мин командалык иткән полкта шатлыклы вакыйга булды. Алты яр крепостеннан килгән яшь төзәүчеләр ярышында безнең крепостьның яшь төзәүчесе рядовой Лотфулла Зәйнуллин беренче урынны алды. Биш снарядның дүртесен тигезде ул

Бульон батареясы ягына карады:

  • Рядовой Зәйнуллин, сафтан чыгыгыз һәм минем янга килегез!

Лотфулла, солдатлар сафыннан чыкты да, саф адымы белән каты-каты басып, полк командиры янына килеп, үкчәләрен бер-берсенә каты бәреп туктады. Сафка йөзе белән карап борылды

  • Кем белми рядовой Зәйнуллинны, менә карагыз инде. Бу солдат рядовой Зәйнуллин була.

Түш кесәсенә тыгылып, берничә кәгазь акча чыгарды

—Яхшы атып беренче урынны алган өчен мин ана акчалата унбиш сум бүләк бирәм.

Акчаларны Лотфуллага бирде.

—Шушы акчалар өстенә рядовой Зәйнуллинга Керчь каласына барып ял итәргә ун көнгә увольнение бирелә.

Рядовой Зәйнуллинга борылды:

—Бүген кереп канцеляриядән увольнительный ал. Ун көнгә ял сиңа.

—Слушаюсь!

—Бир кулынны, кысыйм, Зәйнуллин. Рәхмәт сиңа. Беренче урынны сез икәү алдыгыз. Икенчегез Красная Горка крепостеннан. Тик синең бишенче «недолет» снарядын аныкыннан кыскарак. Синеке 23 метр, ә Красная Горканыкы—31 метр. Син—беренче. Рәхмәт сина, Зәйнуллин.

—Рад стараться, Ваше Высокородие!

—Бар, сафка бас!

Лотфулла, саф таралгач, канцеляриягә кереп «увольнительная записка» алып түш кесәсенә салып куйды...

Икенче көнне ул Керчь каласына, яхшы танышы Ибраһим абыйсына кунакка китте

Ибраһим яна-пешә сарай салып йөри иде. Лотфулла да чишенеп, Ибраһим ага биргән иске күлмәк, чалбар киде дә, ана кушылып эшли башлады.

Пычкы белән таш кисеп, аны агач улакта әзерләнгән балчык измәгә утыртып, алты көн эчендә сарай диварларын күтәреп куйдылар. Соңгы көнне, кичке аш вакытында, Ибраһим үзалдына гына зарлангандай сөйләнеп куйды:

— Кыекка бәпкәләр утыртырга күрше урамдагы балта остасы урыс Никодим белән килешкән идек. Хакын да сөйләшеп, кул сугышкан идек. Бүген өйләдән сон өенә барып килдем. Лаякыл исерек. Хатынын да танымый ята йоклап. Ишегалдына керерлек түгел—хырылдый. Өй эче сасы, түзәрлек түгел. Коскан, ахрысы. Эшнең кызу чагы, каян табасың инде хәзер останы?

—Әйдә, икәү тотыныйк. Мин яхшы беләм бәпкә утыртуны. Әллә нәрсәсе юк инде. Минем бабай Әбү Нәгыйм әйтмешли: «Аңа кирәк кешесе, ышкыйсы да ышкыйсы!» Утыртабыз ул бәпкәләрне—ике көнлек эш инде ул. Бәпкәлек агачларын бармы?

—Бар, бар! Абзар артында, такта койма буенда ята. Шуңа дип кисеп алып кайткан кипарис агачлар бар.

—Кипарислар?

—Әйе. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсең—кипарислар.

—Бик затлы агачтыр бит ул кипарислар?

—Затлы, әлбәттә. Урманнан кисеп алган агачлар бит алар. Елга ярыннан. Зур арбага, пар үгез җигеп, шул арбаны тутырып төяп, монда китереп саталар ул кипарисларны.

—Татарлармы?

—Әлбәттә. Урыс шулкадәр араны үгез жде белән уза аламы? Һич юк. Үлә бит ул шундый араны узганчы. Инде килеп җитеп сатып кулына акча керсә— бетте урыс. Керчь каласы чигендә тугарылмаган үгезләре янында исереп йоклаган була. Әле өстәвенә, озак ятса, үгезләре аны калдырып кайтып та китә әле анын. . Ала-ай! Син бәпкә утырта беләсең инде алайса?

—Беләм. Әйдә әзерләгән агачларыңны карыйк.

—Әйдә.

Ибраһим абзар артына китте. Лотфулла ана иярде. Анда байтак озын төз кипарислар һәм тагын берничә, Лотфулла белмәгән карама агачына
тартымрак, кара кайрылы юан гына агач ята иде Шуларга күзе төште.

— Менә болар өрлеккә бара инде. Башын нәрсә белән ябарга уйлыйсын?

—Безнен елга буйларында чакан дигән үлән үсә. Шуның белән ябарбыз дип уйлаган идем. Тимер белән, такта белән япсан да була. Акча бар. Тик мин ул сарайда сарык тотарга уйлыйм. Сарык абзары итеп. Башы тимер, йәисә такта булса, суык була бит.

Лотфулла салынган сарайга карады:

—Дивары сарык сарае өчен биегрәк түгелме?

—Түгел. Түшәмгә такта, һич югы киртә тезәм дә, печән тутырам кыек астына.

Ике көндә кыек бәпкәләрен юнып, урыннарына күтәрделәр, ныгытып куйдылар. Ибраһим телен шартлатып сокланды:

—Илләмә кулларын оста икән синен. Лотфулла. Кайда өйрәнден болай оста итеп балта белән, өтерге белән эшләргә?

—Әтидән. Сезнеңчә бабамнан. Бик шәп, матур итеп өйләр, абзар- сарайлар, мунчалар сала белә ул. Ат арбалары да ясый. Кыш көне анын белән балта эшендә йөрим мин. Күрше авылларга да чыгабыз. Малайлары алтау минем бабамнын. Өй салырга сөйләшеп ала. Дүртәүләшеп, бишәүләшеп барабыз—10—12 көндә бураны эшләп куябыз. Шәп утыра—көзен күтәреп куябыз. Кышын идән-түшәмнәрен хуҗа йә бездән, йә башка осталардан эшләтә.

Увольнениедәге ун көнен Лотфулла Ибраһимга сарай салып үткәрде. Ике көндә дүрт пар бәпкәне күтәреп куеп ныгыттылар Абзар артында өелеп яткан беләктән азрак нечкәрәк, яшь тупыл агачыннан киселгән киртәләр ята иде. Ибраһим шуларны бәпкәләр өстенә ныгытып куярга кушты Лотфуллага.

—Кулын оста, кадак җитәрлек. Мин чакан урырга китәм хатын-кыз белән.

—Ярар. Бәлки мин дә барыйм синең белән?

—Юк. Без—өч урак. Иртән тотынсак, кичкә кадәр кирәк кадәрлене урып алырбыз дип уйлыйм. Кече кыз Әминәт сине ашатыр, эшлә дә эшлә!

—Кече кыз дисең, Ибраһим абзый. Нишләп күренмиләр, кызларын бармыни синен?

Ибраһим да елмайды:

—Бар. икәү. Сине, егет кешене ярык-йорыклардан гына күренмичә күзлиләр булыр. Мин шулайрак дип сизенәм. Кызлар бит—алар да тере җан ияләре Кечесе бәләкәй әле—Әминәте. Ә зуррагы— Фатыймасы буй җитеп килә. Әнкәләренә ошап чибәрләр икесе дә Чапан үрергә алып китәм зурысын...

Өч урак тотып келәттән чыгып килгән чибәр, яшь кызны күргәч, сарай башында соңгы пар бәпкәне утыртып бетереп маташкан оста Лотфулла өнсез калды. Башын каплап, ап-ак юка гына ефәк шәлне муенына ураган, зур төстәге төрле матур чәчкәләр төшкән кин күлмәге аяк йөзенә кадәр төшереп тегелгән. Кин күлмәк тә, үзенең эчендәге зифа кыз гәүдәсен тоташ яшереп тота алмый. Алда, түгәрәкләнеп өскә таба күтәрелеп торган матур түшләре, дулкынланып тын алганга, күлмәк эчендә хәрәкәт итәләр, кузгалалар. Озын керфекле, шомырт кебек чем-кара күзләр, келәт болдырыннан төшкәч, тиз генә, кыек башында чүкеч, өтерге тотып катып калган солдат абыйга, сирпеп кенә күз карашын ташлап алдылар да. аска төшерелгән куе кара керфекләр артына кереп яшеренделәр

Өйдән хуҗабикә чыкты. Өчәүләшеп чакан урырга, кечкенә елга ягына, җәяүләп китеп югалдылар. Керчь каласы читендә, урам-урам булып оешып

 

татарлар авылча, мал асрап, туган-тумача булып, ярәшеп кыз биреп, кыз алып, үзләренең гореф-гадәтләренчә тормыш итү өчен татар кануннарын үтәп яшиләр иде. Урыс ничек кенә басып алса да, татар өстеннән үзен «господин» дип санап яшәргә тырышса да, татарлар тик татарча гына яшиләр иде.

Ике көн чакан урды Ибраһим абзый хатыны һәм зур кызы Фатыйма белән. Буй җитеп килгән Фатыйманың гәүдә торышы хатын-кызга хас, бар нәрсәсе дә урынында, кирәгенчә булып җитешеп килә иде. Кергәндә, чыкканда егет күзләре Фатыйманы сагаладылар, күрергә тырыштылар, сокландылар. Берничә мәртәбә күргәч, тал чыбыктай нечкә, чибәр гәүдәне, кин күлмәк эчендә булса да чамалагач, чама белән уйлады: «Унөч, ундүрт яшьләр тирәседер бу кызга». Азрак уфтанып та куйгандай булды:

—Мин аның өчен карт егеттер инде?!

Бер көн урылган чаканны ташып үтте. Аннан ике көн, Ибраһим абзыйның дусты Насретдин җитәкчелегендә чакан белән абзар башын яптылар. Дусты бик оста итеп чаканны, сузган киртәгә өске очыннан бәйләп ныгытып, яба белә икән. Ул ныгытып узган чаканны бәйләгән бау тышкы яктан күренми дә, ә чакан бәйләнгән, ныгытылган, искән җилгә кубып бирешерлек түгел.

Ун көн буена бик тырышып эшләп, Ибраһим һәм Насретдин салынып беткән сарай башын чакан белән ябып куйдылар. Соңгы көн сарайга яхшы такталардан калын, кин ишек ясап үтте.

Унынчы көн бетеп барганда солдат Лотфулла Керчь крепостена кайтты. Капитан Бульон кабинетына кереп доклад ясады:

—Господин капитан. Рядовой Зәйнуллин увольнениедан кайтты. Бар да тәртиптә.

Бульон торып «честь» бирде. Өстәле артыннан чыкмады, кәефе юк иде ахрысы. Сорады:

—Сине, Зәйнуллин, увольнениега ничә тәүлеккә җибәрделәр?

—Ун тәүлеккә.

—Бир әле увольнительныеңны, карыйм.

Алды, карады. Кире сузды.

—Дөрес, полк командиры сине ун тәүлеккә җибәрергә кушкан. Сине мөселман бәйрәмнәренә биш тәүлеккә җибәреп өйрәнгән писарьлар, сиңа биш кенә тәүлек язганнар. Синен унышларга, яхшы хезмәт иткәненә алар бик тә көнләшәләр. Писарьлар—солдат аристократлары бит алар. Син өч көн кайтмагач, дезертир саналасың. Ә син биш көн юк. Штаб начальнигына рядовой Зәйнуллин увольнительныен тапшырмаган дип старший писарь доложить иткән. Начальник полк командирына. Язма рәвештә синен өстән рапорт: дезертир!

Полк командиры, исән-имин кайтсаң, сине дезертир дип түгел, аңламыйча увольнениедан сонга калган дип санарга карар кылды.

Минем гаебем бар, господин капитан. Полковник ун тәүлеккә увольнение дип, полк алдында игълан иткәч, мин увольнительныйга язганны карап та тормадым. Ун тәүлек дип уйлап, алдым да кесәгә салдым. Минем гаеп, язганны карамауда гына...

—Ярар, Зәйнуллин. Озын сүзнең кыскасы: полк командиры, үз имзасы белән сине биш тәүлеккә гауптвахтага утыртырга дип «Записка об аресте»га кул куеп, сине утыртырга боерык бирде. Мә, тот «записка» сиңа...

Кулына язулы кәгазь бирде дә, өстәде:

— Батальон фейерверкерына бар, күрсәт бу «записка»ны, сине гауптвахтага, начальнигыңа алып барып тапшырсын. Утыр, биш суткага. Өч суткадан артык бит юк булуыңа. Сине дезертир дип трибуналга бирергә

зо

дә була иде. Командир андый синен ничек увольнениедан сонга калганны. Бар. кайгырма, утыр! Күнеленне юат: «Только тот настоящий солдат, кто прошел через солдатскую губу». Бар. чын солдат. Утыр гауптвахтага!

Күнелсез генә көлде.

Гауптвахта крепостьның төньяк почмагында, яртылаш жиргә кертеп салынган таш капчык иде. Ул дүрт аерым бүлмәдән тора. Һәр бүлмәнен дингез ягында ишегалдына карап торган тимер рәшәткәле тишек бар. Өч бүлмә одиночкалар. дүртенчесе сигез сәкеле гомум бүлмә. Гомум бүлмәдә утырган солдатларны көндез эшкә алып чыгалар. Ә аерым утырганнарга эш юк—күпмегә утырган, шул вакытны арест ясалган солдат шул үзен бикләгән бүлмәдә япа-ялгызы үткәрә инде. Утырганнын икенче кичендә урамдагы бәдрәфкә алып чыктылар. Сакка күрше батарея солдатлары куелган. Лотфулла «эшен* бетереп бәдрәфтән чыккач, карабин тотып аны бәдрәфкә алып килгән, устав буенча «выводной» дип аталган солдат тирә- ягына. артына карап алды да. пышылдап сорады:

—Син. Зәйнуллин, тәмәке тартасын икән.

—Тартам.

—Камерана кергәч, тәрәзә форточкасын ач та. кулынны аска төшер. Астарак. рәшәткәгә бәйләгән каеш бау булыр. Шунын очына күн янчык бәйләнгән. Эчендә тәмәке, кәгазь һәм шырпы. Бер урарлык кына тәмәке чеметеп ал. кәгазь бер урарга. Шырпы кабынын кырыеннан, шырпы сыза торган урынын бәләкәй генә итеп сындырып ал. Бер шырпы. Тәмәке урап кабызгач шырпыны, теге кап кисәген урамга ыргыт. Синең тартканны разводящий йәисә каравыл начальнигы күреп калса, тентергә керерләр. Шул чакта син форточкага якынрак бас.

—Кем китергән ул янчыкны.

—Крепость бар булганнан бирле килә инде ул күн янчык белән эчендәге тәмәке, шырпылар. Йөз елдан артык инде аны крепостьта хезмәт иткән урыс солдатлары уйлап чыгарганнар. «Пермяк соленые уши» кичә кич килеп тутырып китте. Синен дус*.—ди.

Лотфулла калган дүрт көнне гауптвахтада тәмәке тарткалап уздырды. Тәмәке исе ишек ярыкларыннан гауптвахта коридорына чыга икән. Рядовой Зәйнуллин гауптвахтада утырган бердәнбер солдат булганлыктан, тәмәке исе чыгу белән каравыл начальнигы үзе камерага кереп тентү ясады. Берничә мәртәбә. Соңгысында «килешү» тәкъдим итеп карады:

—Тәмәке, шырпы каян аласын син?

—Яшергән җирдән.

—Әйт ул җирне Бүген үк чыгасын моннан.

—Монда начар түгел. Минем чыгасым килми.

—Әйтмәсәң, мин тагын биш көн өстим сина арестны

—Өстәгез. Бер чыкмасам. бер чыгармын әле.

Каравыл башлыгы кызып китте

—Тфу. ты, е татарин! Тагын бер тартканыңны күрсәм, ун тәүлекне өстим мин сиңа

«Выводной» Лотфулланы бәдрәфкә алып барганда акрын гына артыннан пышылдады:

—Кич алмашына бу башлык! Түз син ул киткәнче.

Өстәде:

—«Пермяк соленые уши» сина бер «Мерзавчик* аракы куям кисет эченә, ди. Куйсынмы9

  • Юк. Кирәкми Эчмим бит мин.
  • Шулаймыни?
  • Шулай.

Гауптвахтадан чыгып, ай чамасы вакыт узгач, крепостьта суд булды.

Россия социал-демократлары 1905 елнын жәендә Кара дингезнен хәрби флотында һәм яр артиллериясе гарнизоннарында патша самодержавиесенә каршы гомум хәрби фетнә оештырганнар. Шул план буенча 1905 елнын август аенын тәүге көннәрендә барлык Кара дингездә бер көнне фетнә башланырга тиеш булган. Тик броненосец «Потемкин» көтмәгәндә июнь аенда, күтәрелгән. Эченнән кортлар чыккан ашны ашаудан броненосецның эчендә билгеләнгән хәрби каравыл ашаудан баш тарткан. Броненосец командиры каравылны атарга боерык биргән. Матрослар каравылны атудан баш тартып, коралга тотынганнар...

1911 елнын жәендә яр артиллериясенең бөтен Рәсәй күләмендә маневрлары үткәрелде. Керчь крепостеннан торып, анын каршыннан дүрт чакрым ераклыкта зур тизлек белән барган баржага тидерергә кирәк иде. Бу вазифаны, Кара диңгез яр крепостьлары төзәүчеләре арасында ин тиз атучы булып даны чыккан, погонына инде аркылыга ике ак лычка таккан унтер-офицер Лотфулла Зәйнуллинга тапшырдылар. .

Буксир өстерәгән, якынлашып килгән баржага өченче снарядны чәпәде Лотфулла. Тидерүе дә гадәти түгел иде. Баржанын алдына—буксирга таккан трос ныгытылган өлешенә—барып тиеп шартлады снаряд. Пушка, Керчь крепостеның 12 дюймлы ин зур калибрлы пушкасы иде. Бүгенге исәпкә шул 12 дюймны исәпләп чыгарсаң, пушка төрбәсенең снаряд чыга торган түгәрәк тишегенең диаметры 30,48 см. Снарядның авырлыгы 331,3 килограмм. Шул снаряд китереп бәреп шартлап, баржаның алгы өлешен һавага алып очырды. Тарта торган тросттан котылган баржа барышы акрынаеп, инерция белән генә алга йөзә иде. Икенче снарядны, ашыкмый гына, Лотфулла баржанын уртасына—ватерлиния сызыгы янына утыртты. Уртасында шартлаган зур снарядтан баржа азрак өскә күтәрелгәндәй итте дә бата башлады. Артта дулкынланып басып торган капитан Бульон түзмәде, кычкырып җибәрде:

—Ну и Зәйнуллин! Джигит—шайтан татарский. Болай беркем дә атканы юк иде әле монарчы. Ну и молодец же!

Төз һәм шәп аткан өчен акчалата бүләк илле тәңкә иде.

Казармага кайткач дус солдатлары Лотфулланы кочаклап алдылар. «Пермяк соленые уши» сорамыйча түзмәде:

—Баедың инде син, Зәйнуллин. Синнән мәгәрич дусларына!

—Ярар, куярмын. Кайтып киткәндә.

Бер атна узгач, Керчь крепостеның ин шәп төзәүчесен полк командиры чакырды. Кул биреп күреште дә, Лотфулла һич көтмәгән сүзне башлады:

—Син инде, Зәйнуллин, ике ай элек үк срогыңны тутырып, солдат хезмәтеннән китәргә тиеш идең. Мин сине шушы соңгы маневрлар үтмичә җибәрмәскә булдым. Син дә бүләк алдын, мин дә алдым. Сиңа караганда биш мәртәбә артык—250 тәнкә. Капитан Бульон һәм капитан Ростунов 150 шәр тәңкә алды. Синең төз атуын аркасында. Сиңа сәләтне мөселман Аллан бик күпләп биргән... Инде бер сорау сиңа.

—Тыңлыйм, господин полковник.

—Солдат хезмәтен синен дүрт ел иде. Шул срок тулганга өченче ай китте, ә син мине нигә кайтарып җибәрмисен дип тавыш күтәрмәдең. Шауласаң' җибәрә идем мин сине.

—Маневрлар ноябрь башында буласын без барыбыз да белә идек Һәм мин, сез мине җибәрергә биктеләмәгәнегезне. минем маневрларда атуымны теләгәнегезне анладым. Шунлыктан дәшмәдем. Нәрсә ул миңа ике-өч ай’ Дүрт ел иптәшләр-дуслар арасында үткән казармада яшәве күңелле бит

Полковник дәшмичә байтак уйланып утырды. Ул бик тә җитди сүзне

 

ничек башларга дип уйлый иде.

—Менә нәрсә. Лотфулла Зәйнетдинович!

Исеме, әтисенен исеме белән дәште.

—Син демобилизация документларын ал иртәгә. Һәм мин сина тәкъдим итәм: бездә сверхсрочник булып кал. Оклад яхшы, фатир бирәбез Керчь каласыннан. Ай ярым ял бирәбез, аи ярымга шул сверхсрочник акчасын бирәбез, юлыңа түлибез. Кайтып кил. Бер ел хезмәт иткәч, Тулага ун айлык курсларга җибәреп, сине артиллерия офицеры итәбез.

Мыек астыннан елмаеп, әйтте:

—Синнән, Зәйнуллин, бик шәп ата торган урыс офицеры ясыйбыз киләчәктә.

Лотфулланың татар табигатен аңлап бетермичә, уйламыйчарак әйтеп куйды бу җөмләне полковник.

—Ну. нәрсә әйтәсен, господин унтер-офицер.

—Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә. Дүрт ел буена мина тик яхшылык кына эшләдегез. Минем, господин полковник, урыс офицеры буласым килми. Сезнең крепостьта хәрби хезмәтне үттем мин. Миннән бик яхшы төзәүче ясадыгыз. Белем ягы бик артмаса да. мин замананың ин алдынгы техникасы—яр артиллериясе пушкаларын—күрдем, өйрәндем, аттым. Офицер булсам минем тормышым яхшылана, ач-ялангач булмыйм. Тик минем урыс кешеләре кебек буласым килми

Полковникның йөзе каралып чыкты:

—Ә кайсы яклары белән ошамыйлар сиңа урыслар, Зәйнуллин?

—Господин полковник! Сез урыс кешесе, урыс полковнигы. Мин сезнең бу сорауга җавап бирмәс идем.

Полковник күзен Лотфуллага текәде:

—Син. Зәйнуллин. миңа курыкмыйча урыслар турында уйлаганыңны әйт. Мин бит уйлый белеп яши торган кеше. Башка милләтнен—өстәвенә татарның—без, урыс турында, нәрсә уйлаганын беләсем килә.

  • Курыкмыйм мин сездән. Мин һич тә курка белмим. Курыксам, аяк астында бала елаган постта үзем теләп калыр идемме мин'.’! Үземнен смена беткәннән сон да.

—Дөрес. Курка белмисең син. Шунлыктан ни өчен урыс офицеры буласын килми, әйт мина. Димәк, син үзенне урыслардан югары куясын. Шулаймы?

  • Мин, господин полковник, сезнен белән бәхәсләшергә теләмим Белемем, аңым җитми. Ачуланмасагыз, сезнен сорауга үз фикеремне әйтәм.

—Ачуланмыйм, әйт, Зәйнуллин.

—Урыс кешеләренең күбесе аракы эчә, сөйләшкәндә бертуктаусыз мат куллана һәм иң куркынычы, сез—урыслар, ялкаулар, эшләргә яратмыйсыз.

М-да-а!— диде полковник. Бераз дәшми торгач сорады

  • Күптән шулай уйлыйсыңмы?

—Алты ел элек мин бояр немец Мердерда елдан артык батрак булып эшләгән идем Шунда ике ай Безгин авылы урыслары белән урман кискән идек. Шунда аларның эшләмәскә тырышып, әллә нинди хәйләләр уйлап, эштән качарга тырышуларына исем киткән иде. Монда инде, казармада, урыс солдатлары белән дүрт ел бергә яшәп, минем урыслар ялкау халык дигән фикерем ныгыды, төпле уй булып ныгыды.

—Авылда тагын батраклык көтә бит сине.

  • зз

    Шулай икәнен аңлыйм мин. Ләкин тук булып, урыс булып яшәгәнче, үземнен ачлы-туклы татар халкы арасында яшәп, күпчелек татар нәрсә

2. >К У • М 12

 

___ зэки зэйнуллин күрсә, мин дә шуны күреп, татар булып калырга тиеш мин дип уйлыйм. Китим мин кайтып, господин полковник. Җибәрегез мине.

Полковник учы белән акрын гына өстәлгә сукты:

—Синең әле генә әйткәннәрендә, өстән генә караганда дөреслек бәлки бар кебектер. Татар күзе белән караганда. Ә бит мин чын урыс кешесе. Һәм урыс милләте—минем милләтем. Минем өчен минем милләтем—бөек урыс милләте. Син армиядә калсан, белемле, культуралы, оста атучы урыс офицеры булып китәр идең...

Туктады. Сүзе юк иде сөйләргә... Бу татар егетенең фикер йөртүе, татар булып калырга теләве бик тә дөрес иде. Тик бөек милләт вәкиле булып, башкалар өстенә басып яшәргә өйрәнгән урысның бер вәкиле буларак, татар егете сөйләгән белән ул килешә алмый иде. Шулай да татар солдатына карата эчке бертөрле каршы торуны урыс полковнигы җиңә алды.

—Иртәгә иртәнге тугызда миңа кер. Кабинетка. Мин капитан Бульон белән капитан Ростуновны да чакырырмын. Бездә синен кебек чын, асыл солдат моңарчы булганы юк иде. Сиңа җитмәсә дә, бик шәп төзәүче Спирин дигән берәү булган иде. Алтынчы елны кайтып китте. Эчә иде. Акчалата бүләк алып Керчька увольнениегә китсә, Керчь комендатурасы безгә аны исерек килеш китереп китә иде. Өлешчә синең әйтүендә дөреслек бар—урыс халкы эчә... Ярар. Иртәгә иртән монда кереп документларыңны аласың. Сиңа байтак кына акча да чыкты әле.

—Нәрсә өчен, господин полковник?

—Син көтмәгән яктан. Иртәгә биргәндә әйтермен. Бар, Бульонная рөхсәт алып, бүген дус-ишләренне эчер казармада. Мин рөхсәт итте диген Бульонга.

—Слушаюсь, господин полковник.

—Бар, бар!

Икенче көнне иртән полковник үзенең яраткан төзәүчесе унтер- офицер Лотфулла Зәйнуллинга кабинетында хушлашу оештырды. Башта ул Лотфулланың кулына акча тапшырды:

—Менә сиңа, Зәйнуллин, сиксән җиде сум да илле алты тиен акча. Солдат хезмәтен башлап алып киткән алтынчы елның көзендә сез, яшь солдатлар, үзегезгә бер тәүлеккә тиеш булган өч кадак ипине ашап бетерә идегез. Шуннан норма белән ашауга күнегә башладыгыз һәм яна елның гыйнвар азагында ипине ике кадак кына ашауга күнектегез. Мин сездән калган ипине үлчәтә барырга куштым. Ике кадак та сигез йөз граммда туктадыгыз киметүне. Димәк, һәр тәүлеккә синен бер кадак ипиен кала килде. Өч ел да ун айга шул көн саен бер кадак торып калган ипидән җыйналган акча бу. Господин полковникта калмасын солдат хакы. Ал, кирәгеңә тотарсың!

Өстәл янында басып торган ике капитанга мөрәҗәгать итте:

—Утырыгыз, господа! Хушлашыйк яхшы кеше белән. Хәрби хезмәттә калырга риза булмады безнен төзәүче, татарин Зәйнуллин.

Өстәл артында торган сейфны ачып бер шешә коньяк, дүрт кечкенә рюмка, өч лимон чыгарды. Кесәсеннән пәке чыгарып Бульонга сузды:

—Кис лимоннарны, Николай Николаевич!

Үзе коньяк шешәсен ачып рюмкаларга коньяк салды.

—Хушлашыр алдыннан хәзер мин әйткәнне исендә калдыр, Зәйнуллин. Әгәр авылында яшәү начар булса, кире кил монда. Бер елга кадәр сине килер дип өметләнеп калабыз.

—Рәхмәт, господин полковник. Тик мин килмәм инде.

—Ну, Зәйнуллин! Монысын әйтмәсәң дә була иде инде, ләкин син монда да үзен булып кала беләсең.

 

Рюмкасын күгәрде:

—Чын татар джигиты өчен эчәбез. Һәм ана яхшы, бай тормыш телибез Туган илендә.

Бер шешә коньякны өч мәртәбә рюмкаларга салып эчтеләр. Сонгы рюмканы кулына алгач, Лотфулла китәсе кеше буларак әйтте:

—Офицер әфәнделәр! Өчегезгә дә зур рәхмәт. Мин сезнен кул астында хезмәт итеп, дөньяда бик яхшы һәм кин күңелле урыслар барын белдем.

Бульон елмаеп өстәде:

—... һәм хохоллар барын да белден.

—Әйе. хохол офицерны да белдем. Хушыгыз! Тагын бер кат зур рәхсәт сезгә.

Казармадан крепость капкасына кадәр барлык батарея солдатлары үзләренен яраткан унтер-офицерын, оста төзәүчесен озатырга чыкты. Капка төбендә кочаклашып саубуллаштылар.

—Хуш, Зәйнуллин!

«Пермяк соленые уши» аны кысып кочаклады.

—Рәхмәт сина! Сина карап эшләп, бу соңгы өч елда мин үземнең ялкаулыкны җиңеп бетә яздым инде. Син эшләр өчен һәрчак мина үрнәк булачаксың!

Ибраһим абзыйга кереп берне кунды.

Кич утырып азрак шәраб эчтеләр, хуш ис бөркелеп торган тәмәке тарттылар. Бераз эчкәч, Ибраһим ага сакланып кына сүз башлады

—Исәбең булса, кал бездә—Кырымда. Туган-тумача җыелып сиңа йорт салырга ярдәм итәрбез. Түләрсең җайлап. Өйләнеп җибәрерсен. бала-чага.. Кырымда төпләнерсең.

Лотфулла кулына тоткан шәрабле чәшкене әйләндерә-әйләндерә уйланды да, җавап бирде:

—Булмас миннән, Ибраһим абый. Кырымыгыз мина бик ошап та бетми. Урманнар юк монда, эссе. Үләннәр дә бездәге кебек яшел түгел. Көйгәннәр димме шунда... Кайтасым килә, бик сагындым үзебезнен якларны.

—Ай, үзен беләсеңдер инде. Тик. сөйләвенә караганда, сине анда ялчылык көтә бит инде.

—Гомер буена ялчы булмам әле. Эшли беләм. көч күп. балта эшен дә беләм. Берәр җае чыгар әле.

Икенче көнне Ибраһим ага кара биясен тарантаска җигеп, Лотфулланы Керчьнын тимер юл вокзалына озатып куйды. Вагонга утырыр алдыннан улы кебек итеп кочаклады:

—Хуш, Лотфулла. Эшләрен бик барып бетмәсә. өч елдан да соңлама, кил безгә. Фатыйма үсеп буй җитә, сина бирермен, киявем булырсың, йорт салырбыз. Монда ошамаса, Ялта янында әнинен энесе яши авылда. Шунда төпләнерсез.

—Ярар, уйлармын. Хуш. Ибраһим абзый! Гаепләп калма

—Нинди гаепләү ди. Ат урынына эшләп, мина күпме ярдәмен тиде. Ходай сине ташламасын, ярдәм итсен. Мин монда фатихада торырмын Мин әйткәнне исендә тот.

Декабрь аенын беренче көннәре иде Уфа—Чиләбе юлынын тау-таш арасында утырган Шафран тимер юл стансасында поезддан таза гәүдәле бер унтер-офицер төште. Кара төстәге погоннарына аркылыга икешәр ак тасма- лычка тагылган Егет алсу кызыл йөзле, зәңгәр күхае иде. Ун кулына кечкенә сандык күтәргән, сул кулбашына солдат капчыгы аскан Ул вокзалга керде. Бу егет Керчь каласы янындагы крепостьта солдат хезмәтен тутырып, туган авылы Эстәрлебашка кайтып баручы унтер-офицер Лотфулла Зәйнуллин иде Вокзалга керүгә сул якта ишек башына эленгән «Трактиры» дигән язуны
укыды да, шунда юнәлде.
Аш, тәмәке, аракы исе аны кочып алды. Почмакта торган бер буш өстәлгә барып утырды. Сандыгын идәнгә куйды, капчыгын сандык остенә салды. Сандыкта да, капчыкта да әти-әнисенә, энеләренә, абыйсы Хәйруллага һәм туган-тумачаларына алган бүләкләр, күчтәнәчләр иде Шинелен, папахасын салып дивардагы чөйгә элде. Утырып тирә-ягына карана гына башлаган иде, «половой» килеп җитте. Урысчалап:

—Чего, Ваше Благородие изволяет?

Шәп бу «половой» дип уйлады Лотфулла. Урыс сүзләре бар да татарча әйтелә иде. Татарчалап сорады:

—Токмач бармы?

—Так точно!

—Сөйләш үзебезчә. Тагын ит-фәләннән нәрсә бар?

—Сарык ите, пилмән, сыер бавыры, казылык.

  • Мина токмач, сарык ите. Булса, кабыргалысын китер. Ике чәй.

Китә башлаган «половой»ны туктатып:

—Өстәлләр арасында йөргәндә белеш әле, Эстәрлебаш ягына берәр олау юкмы икән.

Ашны ашап бетереп, сарык кабыргасын кимерә башлаган иде. Чикмәнле, чабаталы, чыбыркылы бер агай килде өстәл янына. Күзләре елмая иде:

—Гаспадинга олау кирәк икән Эстәрле ягына. Эстәрлегә хәтле түгел, вә ләкин мин шул якка. Матур, Каен Үзәк исемле авылны ишеткәнең бармы?

—Бар. Яхшы беләм мин ул авылны. Булганым да бар.

—Алай икән. Булгач, бик әйбәт. Мин үзем шул авылныкы. Чыпчык Габдрахман исемле Алла бәндәсе. Егерме биш тиен түләсән. алып кайтам Каен Үзәккә. Сиңа инде аннан 18 чакрым гына кала. Солдат дип мин сине бушка да алып кайтыр идем. Тик ел коры килде, игенне бик аз җыйдык. Гаепләмә, энем, азрак түлә инде син. Атым әйбәт кенә, чана эче тулы печәнем. Тик болай килешик: «Мин чанага утырганда син төшәрсең, син төшкәндә мин утырырмын!» Текәрәк үрләргә менгәндә тәпиләрсең диюем инде бу минем. Шаяртам.

Лотфулла елмайды:

—Бик мәзәк абзый булдың бит әле син.

—Сон шуңа күрә исемне дә такканнар бит инде: «Чыпчык Габдрахман» дип. Юкка-букка, күп чыркылдаганга инде ул, нәрсә өчен дип беләсен.

Өстәлгә карап алды:

—Әйдә, соягенне кимер дә, чәеңне эч тә, киттек чыгып. Үземдә туктарсын. Эстәрле ягына баручыны иртәгә иртән табарбыз. Мәдрәсә шәкертләре кайтканнар иде өчәү Эстәрледән. Шуларны әтиләренең берәрсе илтер, мөгаен.

Җыйналып китәргә чыктылар. Лотфулла олаучыдан сорады:

Син, Габдрахман абзый, Каен Үзәктә Фәхрислам исемле кешене беләсеңме?

  • Кайсысы икән—алар өчәү бит. Бисмилла Фәхрислам, Чәкүшкә Фәхрислам. аннан сон Кәккүк Фәхрислам. Хатынының исеме кем?

-Зөһрә исемле. Эстәрледән төшкән килен ул. Минем әтинең бертуган сенлесе.

Каеш чыбыркысын тоткан хәлдә абзый басып каткан иде.

  • И-и. әннә кем булып чыктың бит әле син. Балта Зәйнетдин улы бит син И-и-и! Син бит минем кода буласын болай булгач. «Бисмилла» Фәхрисламнын әтисе белән минем әни бертуганнар бит. Алл-лай икән, кода икән син Әйтәм аны күргән көенә ошаттым мин сине. Уйлап та куйдым, әллә күргәнем бар инде мин бу гуардин егетне дип.

—Бардыр. Бәләкәй чакта Каен Үзәктә мин ике тапкыр булган идем

—Ал-лай булгач, күргәнмен инде мин сине. Зәйнетдин абзый килгән саен кунак итеп алам мин аны. Шунда ияреп кунакка килгән булгансыңдыр

—Анысы булган эш түгел инде. Әти-әни безне кунакка ияртеп йөрми Чит авылда түгел, үзебездә дә йөртмиләр.

—Ярар, шулайдыр.

—Фәхрислам җизнинең бала-чагасы күпме?

—Ай, күпме дип, кем санаган инде аларны. Малайлары дүртәү. Барысы да Исламнар. Нурислам, Гайнислам. Динислам, Бикислам Кыъзары икәүме, өчәүме шунда. Санын белмим аларынын Нәстәгә дип бала-чагасын санау кирәк сиңа? Баргач күрерсен.

—Күчтәнәч алырга иде. Күпме алырга икән?

—Ы-ы, шул. Солдат абзыйлары исләрендә калсын. Туганнар бит. Ал ике- өч кадак суыра торган кәнфит, прәнник, шүшки. Апана бер матур яулык ал, акчан булса. Жизнәнә бер кадаклы тәмәке ал. катыргы тартма эчендә. Тарта, каһәр, минем кебек. Мин дә барырмын анын тәмәкесенә

Юл унаена вокзалдан ерак түгел кибеткә кереп бүләк яулык алдылар. Лотфулла уйланып торды да, дүрт матур түбәтәй һәм өч матур яулык алды. Түтәенә, малайларына, кызларына... Жизнәсе Каен Үзәк авылы мәчетеннән ерак тормый икән. Зур өйнен эче тулы эреле-ваклы кызлар, малайлар. Сандыкны күгәргән Габдрахман абзый ишекне ача башлаган көенә сөрән салды:

—Каршы алыгыз хуҗалар вә һәм дә бала-чагалар. Сезкиләргә кадерле, бүләкле, күчтәнәчле кунак алып кайттым Шафран стансаларыннан. Зәйнетдин балтаның патша хезмәтеннән кайтып баручы улы Лотфулла була ул кунак...

Лотфулла аларда ике кич кунгач, өченче көнне иртән иртүк торды да. өч шәкерт белән бергә Эстәрлегә кайтып китте. Өйлә якынлашканда инде ул авыл читендәге урамда утырган өйнең ишеген ачып керде Шулай итеп кайтып җитте туган авылына Лотфулла...

Реклама