Логотип Казан Утлары
Бәян

КҮКЛӘР ШАҺИТ

 

 

 

ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН

«Батырлык өчен» медале

Егерме алтынчы июнь көнне, төшке аштан сон дивизия күләмендә саф­ларга тезелергә боерык булды. Дивизиянең барлык очучылар составы штаб каршындагы мәйданга тезелеп басты. Таралган чыш-пыштан су­гышчан йөкләмәләрдә аеруча батырлыклар күрсәткән экипажларны орденнар белән бүләкләү булачагы турында ишеткән идек. Хәбәр дөрес булып чыкты. Полковник Лебедев дивизия сугышчылары белән исәнләшеп:

—Исәнмесез, бөркетләр!—дип, кин яланга оран салды.

—Сәламәтлек телибез, иптәш полковник!—сәламләү жавабы йөзләгән күкрәкләрдән ургылып тирә-юньне дер селкетте. Дивизия командирының дул­кынлануын кулындагы исемлек язылган кәгазьнең чак кына калтыравы күрсәтә. Аңа якын торганлыктан мин моны ачык күрәм. Күкрәгенең ике ягын да күп сандагы орден-медальләр бизәгән ир уртасы полковник тамагын кырып алган­нан сон исемлеккә күз төшереп беренче фамилияне кычкырды. Фамилиясе яңгыраган очучы сафтан чыгып, пичәтле адымнар белән командир каршына килеп басты. Кулын чигәсенә якынайтып, честь биргәннән соң, сул кулы белән орденны алды һәм:

—Советлар Союзына хезмәт итәм!—дип, баскан урынында йөз сиксән гра­дуска борылып, кабат сафтагы урынына кереп басты.

Ниһаять, дивизия күләмендәге бүләкләүгә кагылышлы боерыклар укылып бетте. Һәр полкка үз штабы урнашкан якка атларга әмер бирелде Безнең полк­ның штаб башлыгы подполковник Иванченко:—«Үрә кат!» «Уңга борыл! Атлап кит!»—кебек әмерләр белән полк сугышчыларын артыннан ияртте. Бүләкләүләр полкларда да үткәреләсе икән, анысы, кагыйдә буларак, медальләр белән Штаб каршындагы кызыл постау жәелгән өстәл янында полк командиры подполков­ник Ударцев инде көтеп тора иде Артгарак эленгән полк байрагы тантанага тагын да җитдирәк төс өсти Ударцев белән тигехләшкәч. штаб башлыгы тук­тарга боерды Сулга борылып үрә катканнан сон «Вольно!» әмере янгырады Подполковник «Батырлык өчен» медаленә лаек булучылар фамилиясен атап кычкыра, ә мин: «кырык өченче елда мин дә бу медальне алган идем бит», дип уйланып басып торам Шулчак: «Күпсанлы хәрби йөкләмазәрне уңышлы үтәүгә керткән өлеше, инициативасы һәм кыюлыгы очен Хак Халилович Хәлиловны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләргә!»—дигән тавыш ишеттем. Юк. бу

Ахыры. Биты 8 санда

 

минем хыялым җимеше генәдер, колагыма ялгыш ишетелгәндер. Фамилияне полк командиры янә кабатлады. Янәшәмдә сафта торучы: «Бар инде!»—дип жинемнән тартты. Димәк, дөрес! Димәк, фашизмны җиңүгә керткән тыйнак өлешемне полк командованиесе югары бәяләгән. Дулкынланудан башыма кан йөгерде. Каушап-кабаланып сафтан алга чыктым, шулай да үземне тиз кулга алдым, устав таләп иткәнчә кырт борылып пичәтле адымнар белән полк коман­дирына таба атлап киттем. Подполковник Ударцев аталарча киң елмаеп, килеп җиткәнне көтә, бер кулына медальне тоткан, икенчесен күрешергә миңа суза. Яхшы кеше ул безнең командир, әнә ич, әсирлектә булуыбызга карап торма­ганнар, штаб башлыгы белән бергәләп бүләкләнүчеләр исемлегенә керткәннәр. Рәхмәт инде. Тамагыма төер утырды. Хыянәтче күз яше керфегемә эленергә җыена. Булмый гына торсын әле. Түбән Барыш малае—Хак Хәлил улы диләр мине! Безнең нәселдә ирләр еламый, безнең нәселдә авырлык килгәндә дә ирләр елмая гына. Ничек итеп Ударцев кулыннан медальне алуымны һәм әй­телә торган сүзләрне кабатлаганнан сон кабат сафка килеп басуымны төштә кебек кенә хәтерлим.

 

Исемлек укылып, бүләкләр тапшырылып беткәч, полк командиры кыр сум­касыннан янә ниндидер кәгазь чыгарды. Бусы ни булыр тагын дигән сүзсез сорау белән шул якка текәлдек.

—Игътибар!—диде подполковник тавышына тантаналы төсмер биреп.—Кы­рык бишенче елның егерме алтынчы июненнән уникенче номерлы һава диви­зиясе Германиядәге оккупацион зонадан алынып. Советлар Союзының Чита шәһәренә күчерелә. Боерыкны укылган көннән гамәлгә кергән дип санарга! Уникенче һава армиясе командующие генерал-лейтенант. —Ударцев команду­ющийның фамилиясен атады.

—Ура!—дип кычкырдык барыбыз да. Чөнки күп айлар буена чит җирләрдә йөреп зарыккан идек. Туган ил туфрагы, туган йорт булмаса да, барыбер җан­га якын шул.

Ике көн ерак юлга хәзерләнүләр белән үтте. Иңде чемоданнар тутырылган, тимер юл белән барачак полк җиһазлары эшелонга төялгән. Һава ачылу белән эскадрильялар да күккә күтәрелергә әзер.

Егерме сигезенче июнь, безнең өчен атап диярсең, болытларын таратып, юмарт кояш нурларын сипте. Күңелләр күтәренке, һәр экипаж үз самолеты тирәсендә кайнаша. Бүген очабыз! Адәм баласына үзен бәхетле тояр өчен күп кирәкмени. Янәшәдә яхшы кешеләр, дуслары булса, атлаган саен намусына үрелмәсәләр, шул җиткән. Мин дә акрынлап элекке кысага кереп барам, хәрби хезмәтем көйләнеп килә. Хәер, бөтенесе алай көйле булмаган икән шул. Мин бу турыда полк очып китәргә өч сәгать кала белдем. Шул өч сәгать язмышым­ны кинәт бөтенләй икенче якка борды да куйды.

Берлин—Мәскәү

Кояш җылысында рәхәт изрәп, татлы уйларга чумып утырганда, штабтан чыккан берәүнең нидер кычкырып аэродромга ашыкканлыгы күренде. Бу—полк командиры ординарецы иде. Әле аның сүзләре аермачык ишетелми. Тик бу ка­балануның яхшыга түгеллеген сиздереп, йөрәк чәнчешеп куйды. Бер дә бүтән булмас, безнең үткәнгә бәйләнеше бардыр! Шулай булып чыкты да. Бондарен­ко, Метелкин фамилияләреннән соң ординарец минем фамилияне атады, полк штабына чакыруларын әйтте. Матур башланган иртәнең бөтен матурлыгы бет­те, кәеф кырылып, күңел сүрәнләнеп калды. Штабта безне подполковниклар Ударцев һәм Иванченко җитди йөз белән каршылады. Күренеп тора: өлкән офицерларның да кәефләре төшкән. Армия штабының махсус бүлегенә чакы­руларын, әлегә Читага очмыйча, Берлиннан егерме биш чакрым көнчыгышта
урнашкан штабка барырга кирәк булачагын әйттеләр. Юлда тоткарлыксыз хәрәкәтләнер өчен тиешле кәгазьләр тутырылган, ике атналык азык запасы һәм автомашина бирелгән.

 

— Ну. егетләр, кайгырмагыз ул кадәрле. Күрәсеңне күрмичә, гүргә кереп булмый ди. Анда да тишек башлар утырмый торгандыр.—подполковник ияге белән Берлин ягына ымлады,—тикшерерләр, әсирлеккә үзегез теләп төшмәгәнне ачыклаганнан сон. кабат хезмәт урыныгызга кайтарырлар. Яхшыга өметләник, ә хәзер барыгыз, юлга кузгалыгыз.

Командирлар өчебезне дә берәм-берәм кысып кочаклап, штаб бинасыннан машинага кадәр озата чыктылар. Аларның аталарча кайгыртуын тою китек кү­ңелләргә ниндидер юаныч бирде. Машина безнен өчен генә түгел, дивизиянең башка полкындагы элекке әсирләр өчен дә бирелгән иле. Юл унаенда алар да утырды Тоткынлыктан котылгач, машинада полкны эзләп Польша ягына чапкан асфальт юлдан кабат Көнбатышка җилдерәбез. «Алда тагын ниләр күрә­се бар икән?» дигән уй баш миенә кереп оялаган да. агач корты кебек эчтән кимерә. Әнә инде шактый артта калган аэродромнан эскадрильялар бер-бер артлы һавага күтәрелә башлады. Азар тиешле биеклеккә күтәрелгәннән сон канатларын чайкап аэродром өстеннән бер әйләнеп узалар да. Көнчыгышка, озын-озак һава сәфәренә кузгалалар. Дистә меңләп чакрым ераклыктагы яна хезмәт урынына барып җиткәнче юлда бензобакларына ягулык тутыру һәм ял итеп алу өчен алар әллә ничә аэродромга төшәрләр әле. аннары янадан очарлар. Тик болар һәммәсе бездән башка гына башкарылыр, полкташларның күбесе араларында өч очучынын юклыгын сизмәс тә. Алар гадәттәгечә ашый-эчәр, шатланыр-көләр, вакыты белән кайгырыр да. тик безнен турыда гына уйла­мас. Нишлисен, кеше психологиясе шулай яратылган инде, беркемгә үпкәләп булмый. Башкалар ничектер, һәрхәлдә, мин сезгә үпкә сакламыйм, туганнар. Күрешә алмасак, мин сезгә риза-бәхил.

Көндезге сәгать өчкә армия штабына барып житгек. Иванченко белән Бон­даренко штабка кереп китте. Без урамда калдык. Штаб бинасы каршында төрле типтагы самолетлар тезелеп тора. Бусы гаҗәбрәк иде. Очкычларнын янына ук барып карарга керештек. Һәрберсенең алдында язулы такта урнаштырылган. Анда кайсы очкычның ничә хәрби йөкләмәгә очуы, ничә фашист самолетын бәреп төшерүе язылган. Сталинградтан һәм хәтта Мәскәү яныннан Берлинга кадәр килеп җиткән машиналар бар. бу инде легендага тиң. Бер читтә зенит орудиеләре урын алган. Аларга да ничә дошман самолетын бәреп төшерүләрен язганнар, расчет командирының исем-фамилиясе күрсәтелгән. Хәйран калып, тамаша кылып йөргәндә Иванченко белән Бондаренконын чыкканнары кү­ренде Штабтан Уфа шәһәре янәшәсендәге Алкино станциясенә кайтырга ки­рәклекне әйтеп чыгарганнар Алкино фашист тоткынлыгында булганнар өчен фильтрацион лагерь урнашкан һәм элекке әсирләрне җиз иләктән үгкәрәләр һәм кайсын кая җибәрәләр, имеш. Кем ГУЛАГ лагерьларына озатыла, кемдер төрмәгә ябыла, ә кемнәрдер иреккә чыгарылырга мөмкин Өч категориягә бү­ленеп хөкемгә тартылучыларның кайсына эләгәсең бит. анысы гаебенә карап. Иванченко үзләренең полкындагы, ә Бондаренко безнен полктагыларга коман­дировка кәгазьләрен аерым тутыртканнар иде

Берлин урамында очраган хәрбиләрдән Мәскәүгә китүче поезд вокзалының кайда урнашканын сорашып белдек. Тик вокзалга баргач, комендант безгә Мәскәү поездынын иртәгә көндез генә буласын әйтте. Вокзал каршындагы ку­накханәдә тон кунарга туры килде. Иртәнге чәйдән сон су буе чиратка билет алырга бастык. Чират акрынлык белән кыймылдый, болай дәвам иткәндә монда тагын бер-ике төн кунарга гуры килмәгәе Борчулы уйлар белән чиратлап кизү­лек иткәндә яныбызга Бондаренко белән Кожинцов килеп басты, үзләренең авызлары ерык. Иванченко һәм мин аптырап аларга карыйбыз, шатланырлык
нәрсә күренми шикелле.

 

—Килегез әле, кил,—дип кул изи тегеләр.—Ташлагыз чиратыгызны!

Һаман берни анламыйча, теләр-теләмәс чираттан чыктык. Чөнки бер чык­саң, башка кертмәячәкләрен белә идек.

—Әйдәгез, кунакханәгә кайтыйк. Билет мәсьәләсе хәл ителде! Кайтып, бүлмәбезгә керсәк, өстәл артында очучылар курткасы кигән таныш түгел бер капитан утыра.

—Мисляк,—дип таныштырды үзе белән. Иванченколар полкында хезмәт иткән Советлар Союзы Герое капитан Мисляк Иванченконын якын танышы булып чыкты. Отпуск ялына кайтып барышы икән, эшнең нидә икәнлеген белгәч, безнең барыбызга да чиратсыз гына билетлар алып биргән. Менә бит ул ничек: язмыш бер яктан адәм баласын төрле авырлыклар биреп сынаса, икенче яктан һич уйламаганда җиңеллек тә китерә. Шулай итеп зур проблема­дан—билет юнәтү матавыгыннан ансат котылдык. Ул арада кесәләренә икешәр шешә аракы тыккан Метелкин белән Кожинцов кайтып керде. Стаканнарга эчемлекләр салынды, шау-гөр килеп кечкенә мәҗлес ясап алдык.

Поезд Берлин вокзалыннан төнге сәгать унбердә кузгалды. Вагон тәрәзә­сеннән сугыш афәтеннән зыян күргән урманнар, җимерелгән шәһәр, авыллар күзгә чалынып кала. Эшелон кечкенә разьездларда тигезлеген акрынайтып, бары олырак станцияләрдә генә берничә минутка туктала. Польша чиген чыкканда документларны җентекләп тикшерделәр, анын башкаласы Варшавада ике сәгать торылды. Ниһаять. СССР чиген үттек. Минскида минем белән Бондаренко арасында Смоленскига җиткәч төшеп калу турында сүз башланды. Чөнки бү­ген июльнең икесе генә әле, ә безнең кәгазьләрдә Алкинода унөченче июльдә булырга диелгән. Вакыт артыгы белән җитәрлек һәм Бондаренко мине үзенең туган җирендә берничә көн кунак булып китәргә кыстый. Ахырда ризалаштым. Өченче июль көнне башка иптәшләр белән вакытлыча саубуллашып, Смоленск вокзалында төшеп калдык. Моннан Спас-Диминск юнәлешендә поезд белән шактый барасы икән. Ә поездлар ул якка сирәк йөри. Хәтсез генә көткәннән сон запас юлга паровоз-теплушка килеп туктаганы күренде.

—Исемем Иван булмасын, бу теплушка, мөгаен, безнең якка,—дип кычкыр­ды Бондаренко һәм сикереп атлап паровоз машинисты янына ашыкты. Әнә инде кул изи.—Хак, бирегә кил!—дип кычкырды ул.—Әйтәм бит безнен якка дип.

Машинист рөхсәте белән депога ремонтка ашыккан теплушканың күмер төялгән өлешенә менеп кунакладык. Жил күмер тузанын бөтереп битләргә сылый, чәч, теш араларына тутыра. Анысына гына түзәр иден, салкын вак янгыр яварга кереште, ул тора-бара бозлыга әйләнде. Туңдырса да, яңгырның бер унай ягы бар: ташкүмер тузаны буранлаудан туктады, өсләрдәге кара тузан юылып төште.

Спас-Диминскига карангы төшкәндә генә килеп җиттек. Ярый әле Сухи- ничка бара торган товар поезды туры килде, анын алгы тамбурына басып Сутук дигән станциягә кадәр сәяхәт кылдык. Бу вакытта инде тан атып килә иде. Сутуктан Бондаренколар авылы Филинога нибары бер чакрым. Арылган, ачыккан һәм нык тунган булсак та, якындагы елгада бит-кулларны юганнан сон авыл ягына атладык. Ныклап ашаганнан сон, чиста урын-җирдә туйганчы йокы симертү хыялы безне алга куалады Филино әле тирән йокыда иде, Бон- даренколарнын капкасы да бикле. Иван шакып ачтырды. Тик анын хатыны Валентина станциядә дежурлыкта икән, өйдә Валянын сенлесе Нина гына. Ул безгә чәйләр кайнатып, ашарга тегесен-монысын хәстәрләп биргәч, апасына хәбәр итәргә чыгып чапты. Йоклап кына киткән идек, Валентина кайтып керде. Ике елдан артык күрешмәгән ир белән хатын кулга-кул тотынышып дөньяла­рын онытып сөйләшергә кереште. Мин монда артык идем. Шуна күрә кырык өченче елнын көзеннән кырык дүртнен язына кадәр безнен авиаполк торган

 

Спасскига барып кайтырга карар кылдым.

—Кая барасын инде, ятып ял итәр илен?—диештеләр ирле-хатынлы Бонда- ренколар итагать өчен

—Барам әле, күптәннән Нюраны да күрәсем килә,—дидем мин дә сер бир­мичә. Күренеп тора, Бондаренколар җаваптан канәгать калды. Тиз генә җые­нып Нюралар авылына юл тоттым. Бәхеткә, Нюра өйдә булып чыкты. Ул мине исән күрүенә бик шатланды.

—Кайберәүләрдән ишетеп белүемчә, сине сугышчан йөкләмә үтәгәндә, самолетыгыз янып һәлак булды дип сөйләделәр,—диде ул үз күзләренә ышан­мыйча.

—Сугышта маҗара белән дә исән каласын икән аны,—дип җавапладым мин. Сөйләшеп утыра торгач кич җиткәнен дә сизмәгәнбез. Нюраныкылар кайтып йөрмәскә, үзләрендә генә кунарга кыстадылар. Юньләп ял күрмәгәнлектән, соңгы ике тәүлектә нык алҗыткан иде—ризалаштым.

Бондаренколар куркуга калганнар. Икенче көнне иртә белән Филинога кайтып керүгә, Иван мине:

—Ну. парин, көттерәсең үзендә, кайда йөрисен син?—дип каршылады.

—Әй, Нюраларны очраттым ла,—дигән булдым сөйләшүне шаян тонга бо­рырга тырышып.

—Беләм мин сез очучы халкын, күктә—ялкын, җирдә—алкын!—дип шаяртты уен-көлкене күтәреп алган Валя да бармак селкеп. Ул көнне тәмле ризыклар пешереп кунак иттеләр. Иртәгәсен юлга җыендык. Валяга эшкә иде. Сенлесе белән икәүләп Сутук станциясенә кадәр озата килделәр. Сутуктан Сухуничка бардык. Анда вагоннан перронга төшүгә, ун минут үтмәгәндер. Мәскәү поезды килеп туктады. Икенче көнне, көндезге сәгать өчләр тирәсендә Бондаренко белән мин инде башкаланың Курск вокзалында идек.

Мәскәү—Казан—Алкино

Мәскәүдә озак тоткарланмыйча, ничек тә Казанга баручы поездга эләгергә кирәк иде. Ә анда поезд Казан вокзалыннан кузгала. Гомеремдә беренче мәртәбә метрога төштем. Менә нинди икән син. метро! Халык җир өстендә дә, аста да күп. Бөтенесе каядыр ашыга. Казан вокзалындагы кассаның кайсына гына килеп бәрелсәк тә, бөтенесендә бер җавап ишеттек: билетлар сатылып бетте. Четерекле хәлдән чыгунын нинди юлын табарга? Уйлана торгач, билетсыз гына поездга утырырга дигән карарга килдек. Кеше аз йөри торган урында, караңгырак почмакны сайлап, поезд кузгалган уңайга вагон баскычына сике­реп мендек. Вагон эченә узарга ашыкмадык, чөнки монда проводниклар очрап куып төшерүләре бар. Берничә станцияне тамбурда басып үткәннән сон, ва­гон тулы халык арасына кереп кысылдык. «Күңелен киң булса, урын табыла», диләр бит, утырып кайтырга да мөмкинлек чыкты тагын. Юлда билет-фәлән тикшерүче булмады.

Казанга кайтып җиткәндә иртәнге сәгать җиделәр иде. Көн кояшлы, матур Таныш урамнар, җанга якын таныш йортлар, анын юмарт нурларына коенып күзне иркәли. Аларга карап, сөенечле уйларга күмелеп Бауман урамына таба атлыйм, янәшәмнән Иван Бондаренко бара. Аның әле Казанны беренче күрүе Шәһәрне ошаткан булса кирәк, әсәрләнүе йөзенә чыккан Жәяүлеләрнен үз иткән урамы Бауманда, мин сугышка кадәр күп мәртәбәләр өсләренә басып үткән урам ташлары: «Исән йөреп, сау кайттыңмы, Габделхак, без сине көткән идек!»—дип эндәшәләр сыман Мин хыялга чумып атлый торгач, банк урнаш­кан бинаны уза язганбыз. Кабыргама Бондаренко «шушымы'.’» дип төрткәнгә сискәнеп башымны күтәрдем

—Әйе, шушы

 

Банкка кереп, немец маркаларын совет акчаларына алыштырдык. Инде көн кызуланып килә Шунда башыма бер шәп уй килде.

—Әйдә, мин сина Казанның күрке саналган Кабан күлен күрсәтәм. шунда бер унайдан су да коенырбыз.—дидем Иванга. Дустым бик теләп ризалашты. Кабан күленә Бауман урамыннан күп булса жәяүләп ун минутлык юл. аны үткәч, чишенеп ташлап, күңелләр булганчы су коендык. Туганнарга, таныш- белешләргә барганчы төс-кыяфәтләрне рәткә китерү өчен чәчтарашка кердек. Чемоданнарны вокзалдагы саклау камерасында калдырган идек, аларны барып алгач, трамвайга утырып, кода абыйларга киттек. Без барып кергәндә, кода абый эштә, өйдә аның җәмәгате Нәсимә апа гына иде. Анын белән озак кы­на сөйләшеп утырдык. Шуннан сон бергә эшләгән кайбер иптәшләрне күреп булмас микән дигән уй белән аларның яши торган урыннарына бардык. Тик алар да эштә иде. Авылдагы элекке күршебез Ганибай абыйларны күреп чык­тык. Мингалимов Нуретдин агайларга сугылдык. Анда фатир ишеген Ниса апа ачты Бер унайдан кызлары Сәхияне дә очратып сөйләшәсе килгән иде. тик аны отпуск ялына авылга кайтып китте, диделәр. Ниса апа мине башта таны­мыйча торды. Аннары гына:—Габделхак наныем, син түгелме сон бу?—дип күз яшьләренә буылып, кочаклап алды.—Үзгәргәнсең, балакай, олыгаеп киткәнсең дип әйтимме?—Аннары үзе үк соравына жавап биргәндәй.—И-и, бу каһәр төш- кере сугыш дигәннәре, күпме кешенең башын ашады да. күпме баланы ятим итте,—дип сөйләнде. Инде кич җиткән иде. кайтырга кирәк. Ниса апа белән саубуллашып, беренче тукталган урыныбыз—Нәсимә апаларга кайтып киттек. Ул әле йокларга ятмыйча безне көтә, хәзинәдә барын өстәлгә тезеп сый-хөрмәт әзерләгән. Сугыш һәм тормыш хәлләрен сөйләшеп, озаклап чәй эчкәннән сон йокларга яттык.

Икенче көннен иртәсендә Ульян шәһәренә баручы пароходлар турында беле­шергә төшеп киттек. Ульянга пароход төнге сәгать унбердә генә буласы икән. Кон озын, тамак ягын да кайгыртырга кирәк. Ваня белән икебезгә ашханәдә туклану өчен җитәрлек итеп талоннар сатып алдык. Әле күрәсе килгән кешелә­рем күп. вакытым була торып һәм Казан кадәр Казанга килеп тә Кәримәне күрмичә китсәм, мин үземне гафу итә алмаячакмын. Кәримә—Түбән Барыш кызы, безгә чыбык очы туган тиеш, анын белән башлангыч сыйныфларда бергә укыдык. Әле шушы араларда авылга кайтып килгән дип ишеттем. Димәк, авыл хәбәрләрен аннан да яхшы белүче юк. Күрәсе килүемнең тагын бер сәбәбе: мин бу кызга карата битараф та түгел, армиягә китәр алдыннан, аны күргән саен йөрәгемнең татлы сулкылдап куюын сизә идем. Тик Кәримә, сылу кыз, бик са­быр һәм тыйнак, ул хисләрен берничек тә тышка чыгармый. Шунлыктан, мин дә ничектер тыелып кала идем. Ә менә аны күрергә хәзер жай чыкты. Бонда- ренконы ял итәргә калдырып, әүвәл бергә эшләгән иптәшләр янына сугылдым. Алар белән озаклап гәпләшкәннән соң Кәримә яши торган Совнарком урамына мендем. Кәримәне өйдә туры китерә алмадым, фатир хужабикәсе:

—Әле янарак эшкә җыенып чыгып китте, урамда очрамадымени?—дип каршылады. Хужабикәнен кызы: -Хәзер алып кайтам мин аны».—дип чы­гып йөгерсә дә. куып җитә алмаган. Ахырда, аның белән бергә эшләүче бер кыз артыннан: «Абыен килде, өйдә сине көтеп утыра»,—дип әйтергә кушып җибәргән. Фатир хуҗасы Разия апа белән хәтсез озак сөйләшеп утырсам да, Кәримә кайтмады. Мин күңелсез генә саубуллашып кайтырга кузгалдым. Крас- нококшайск урамыннан төшеп барганда «Габделхак!» дип эндәшүгә артыма борылсам. Кәримә басып тора. Зифа буйлы, сылу йөзле кызны күргәч, йөрәгем дөпелдәп тибәргә кереште, кинәт кенә авызым кипте. Минем инде Кәримәне күрмәвемә биш елдан арткан иде. Ул вакыт эчендә кыз тагын да гүзәлләнгән, тулып пешкән алма кебек җитешкән иде. Янына барып, бер кулым белән анын кулын, икенчесе белән нечкә биленнән эләктереп кысуымны сизми дә
калдым. Кәримә минем әрсезлегемне сизмәгәнгә сабышты, кыргый үҗәтлек белән ычкынырга талпынмады..

 

—Әйдә. Габделхак, урамда болай басып тору килешмәс, Разия апаларга кай­тыйк,—диде ул тыенкы гына. Мин берсүзсез килешеп ана иярдем. Үткәннәрне, бүгенге хәлләрне һәм авыл яналыклары турында сөйләшеп утыра торгач, кичке алтыны җиткергәнбез. Пристаньга төшәсе барлыкны уйлап китәргә ашыктым. Бондаренко мине көтеп зарыккан, сонга калмасак ярый инде дип кайгыра ук башлаган.

—Ну, Хак. йөреп тә күрсәтәсең үзен,—дип жинелчә шелтәләп тә алды. Тиз генә чәйләп алганнан сон пристаньга киттек. Юлда кайчагында төрле хәлләр килеп чыга, шуңа, пароход китәргә бер-ике сәгать алданрак төшүен хәерлерәк иде.

Пристаньда билетка чират торучы авылдашым Сатира апаны күрдем, Ул сенлесе Илһамияне озатырга төшкән. Сатира апа белән әңгәмәбез дәвамлы булды, сәгать унберенчеләр киткәч кенә трамвайга утырып кайтып китте. Ун­бердә буласы пароход иртәнге дүртләрдә килде. Ваня Бондаренко белән анын килгәнен көтеп пристаньның көтү залында тик кангырап утырдык.

Менә инде мин әтигә ияреп Казанга беренче барган һәм аннан сон Татарстан башкаласында яшәгән чагында, әллә ничә мәртәбәләр Тәмтегә кай- тып-китеп йөргән су юлы буйлап чираттагы тапкыр кайтып киләм. Тик бу юлы өйгә түгел шул, аннан ераккарак—тикшерү-чистарту лагерена. Таныш яр буйлары, андагы урманнар, күз күреме җиткән киңлектә болыннар, кечкенә шәһәр һәм авыллар күренеп кала. Аларны танысам да, алар мине таныйлар да, танымыйлар да бугай. Пароход тирәли бер зур акчарлак очып әйләнә. Ул мина «кыйк» дип түгел, «Габделхак!» дип эндәшәдер кебек тоела. Мөгаен, «Габ­делхак, берничә еллар элек син бу пароходта еш йөри идең, ул чагында йөзен үсмерләрнеке кебек бик яшь. шома иде Тирә-юньне яңгыратып шаркылдап көлә, башкалар белән шаяртып сөйләшә идең, күзләрен дә очкынланып тора иде. Ә аларны хәзер мон. сагыш баскан, ике ирен читеңә сизелер-сизелмәс булып буразналар сызылган. Ни булды сиңа. Габделхак?!» диюедер. Әллә бу мина гына шулай тоеламы? Акчарлакның башка ишләре дә очып килде, алар «кыйк» диеп чыелдашып үзара ни турындадыр хәбәрләшеп алдылар да, су өс­теннән балык күзләп, читкә очтылар. Тәмтедә төшеп калып, Түбән Барышка бик кереп чыгар идек, унөченче июльдә безгә Алкинода булырга кирәк, ә бүген айның унберенче көне Вакыт тар, ашыкмыйча булмый

Пароход Ульяновскига төгәл унсигез сәгать барды. Пристаньнан поезд вок­залына җәяүләп кенә киттек. Әле ярый җитештек Уфа ягына баручы поезд яңарак килеп туктаган. Тик гадәттәгечә, билетлар сатылып беткән. Инде безнең бу яктан тәҗрибә җитәрлек иде, бу юлы да «куяннар» булып, билетсыз барырга булдык. Алкино Уфадан егерме биш чакрым биредәрәк икән Икенче көнне иртәнге тугызда аның вокзалында төшеп калдык. Янәшәдә Дим елгасы ага, анын суына чумып чыкмыйча түзеп була димени—озаклап су коендык.

Командировка кәгазьләрендә күрсәтелгән көнгә без тиешле урынга килеп җиттек. Юлда ук: «Сез бара торган җир—уникенче номерлы укчы дивизия урнашкан урын» дип аңлатканнар иде. Сорашып, анын кайдалыгын белдек. Дивизия штабы урман каплаган калкулыкта урнашкан. Анда Бондаренконын да, минем дә командировкаларны һәм «шәхси эш»ләрне алып калдылар, кул­ларыбызга егерме сигезенче укчы полкка билгеләнүебез турында белешмә тот­тырдылар. Бер кызылармияче озата барды. Полк торган урын концлагерьдагы кебек чәнечкеле тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган, бу инде мондагы тәртипләрнең галәти частьлардагы режимнан үзгә булуын күрсәтеп тора. «Аң­лашыла»,—дип уйладым үзалдыма. күңелсезләнеп. Хәер, без инде моңа психо­логик яктан алдан ук әзер идек, кая җибәргәннәрен белеп килдек. Полк шта­
бында дүртенче ротага билгеләделәр. Рота урнашкан землянканы күрсәттеләр. Самолетта сугышчан йөкләмәләргә очкан, якты казармаларда яки аэродром янәшәсендәге торак пункттагы йортларда яшәгән вакытларны сагынырсың. Ни дисәк дә. землянка—землянка инде, исеме үк «җиргә казып кергән» дигәнне анлата. Землянка киң һәм озын, урын-җир хәрбиләрнекечә булса да. аның эчен электр лампочкалары түгел, керәчин салынган лампалар яктырта. Кеше өстенә кеше, суларга һава җитми. Анысына да түзәр идең, урынга ятуга канэчкеч кан­далалар талый башлый. Йокын—йокы түгел. Монда дәрәҗәләргә карау да юк, офицерлар, сержантлар һәм рядовойлар барысы бер рангка куелган. Ярый әле дүртенче ротадагы бу газаплар озакка бармады, «шәхси эш»ләребезне карагач, безне тимерчыбыклы зонадан чыгарылуга лаек дип тапканнар. Инде унсигезен­че ротага билгеләнәсез, дип, үлчәмнәре ягыннан баштагысына охшаш, әмма кандаласыз землянкага күчерделәр.

 

Алкинога килеп, ун көннәр чамасы үткәч. Пилаудагы әсирлектә гаупвахта­ның янәшә камерасында тотылган полковник Аверьяновны очраттык. Ничек әсирлектән котылгандыр, анысы Бондаренко белән минем өчен сер булып калды, тик ул безнең «эш»ләрне карауны тизләтергә булышачагын вәгъдә итеп шатландырды. Күңелдә өмет уянды, һәркөнне үзебезнең элек хезмәт иткән полкка жибәрүне көтәбез. Тик көннәр үтә тора, үзгәреш кенә юк. Ул да түгел, унсигезенче ротаны дивизия карамагына күчереп, урман эшләренә җибәрделәр. Монда йорт түбәләрен ябар өчен дранкалар ясыйбыз. Ашау яклары яхшырды анысы. Безнең артельдә егерме биш кеше, шуларга өч пешекче хезмәт күрсәтә. Ләкин күңел тыныч булмагач, ашаганың—аш, эчкәнең—су түгел, дип белеп әйткәннәр.

Унсигезенче ротадан да яше ягыннан өлкәнрәк булып, «гаебе» буенча берен­че категориягә эләгүчеләрне демобилизацияләп, өйләренә кайтара башладылар. Икенче категориягә туры килгәннәр алты айга, бер һәм хәтта икешәр елга мәҗбү­ри эшкә озатылды. Әсирлеккә сугышнын башы белән яисә кырык икенче елда төшкәннәрнең «гаебе» аеруча зур дип табылып, андыйларны җир читендәге Колымага, төрле срокка алтын приискларына озаттылар. Инде безнең яшьтәге беренче категориядәгеләргә чират җитте. Мәскәүдән тулы белешмә килгәннәргә элек хезмәт иткән полкларына, ә кайберәүләргә хәрби округ штабына барырга куштылар. Башкаладан, ниһаять, минем исемгә ясалган запроска да җавап кайт­ты. Бу—мен тугыз йөз кырык бишенче елның унынчы ноябрь көне иде. Коман­дировка кәгазендә: «Читада урнашкан өч йөз егерме алтынчы авиадивизиянен унсигезенче сигез йөз кырыгынчы авиаполкына унсигезенче декабрьгә барып айдан артык җитәргә!» дип язылган. Аңа кадәр әле айдан артык вакыт бар. Ә Алкино Татарстан күршесендә генә, нигә әле туган якны күреп китмәскә ди. Һәм мин литер кәгазенә «Казан аша» дигән сүзне өстәттем. Тик туры Казанга кайтып булмады, шунлыктан, башта Ульяновскига, ә аннан шулай ук тимер юл белән Татарстанның Жиде Кизләү станциясенә кадәр поездда кайттым. Бу вакытта көннәр суыткан, җир өстенә юка кар япмасы яткан, төньяктан искән җил битне чеметтерә иде.

Поезддан төшкәч ялгызыма гына тәпиләргә туры килмәде, Шунгаты авылын­нан бер егет отпуск ялына кайтып килә икән, анын белән сөйләшә-сөйләшә Капрый авылына кадәр араны кыскарттык. Ул анда туганнарына кереп калды, мин Кече Күккүз балалары мәктәпкә йөри торган сукмактан Зоя бозы өслә­теп. Зур Күккүзгә таба юл тоттым. Шулай да Зур Күккүзгә кермәдем. Кала Тавы аслап юлны кыскарттым. Юлда Настя очрады. Анын Зур Күккүзгә баруы икән. Әтисе Антон дәдәйнен вафатына кырык көн булган, христиан гадәте буенча шуны билгеләп үтәр өчен аракы алып кайтырга баруы. Елга өсләтеп кенә, җизниләрнең арткы капкалары аша керергә ниятләдем. Апаларда өс-баш киемнәремне беркадәр рәткә китереп, кырынып-чистарынып аласым килде.
Яр өстенә күтәрелүгә апаларнын күршесе Шәфыйкъ карт мине җизнигә охша­тып, сөенеч алырга ашыккан. Башына да кимәгән, яланөс, аягына галуш кына эләктергән апам каршыма йөгереп чыкты. Сеңдем Рәйсә аларда булган, анын артыннан ул күренде. Апа—мескен, кызганып та куйдым үзен, нәүмизләнүе йөзенә чыккан, күзләреннән яшьләре ага. үзе елмаерга итенә. Күрәсең, ул, әл­лә кайчан хәбәрсез югалган абыйны «исән» дип кереп әйткәч, шатлыгыннан дөньясын онытып, шул секундта аны күрергә омтылган. Тик ул—юк! Анын урынында—мин! Мине күрү дә шатлык әлбәттә. Апа хәзер кайгысын да, шат­лыгын да бергә кичерә, йөрәге генә түзсен.

 

Мин апаларнын өйләренә кереп тиз-тиз кырынырга керештем. Рәйсә, өстем­нән салган курткамны эләктереп, өйгә әнидән сөенче алырга чыгып чапкан. Өне-тыны бетеп янадан килеп керде, шатлыгыннан бер урында басып тора ал­мый: әле кулларын чәбәкләп сикергәли, әле мине муенымнан килеп кочаклый. Ана ияреп туган нигезнең капка төбенә җиткәндә әни карчык чыкты

—Улым, алты айдан артык кайда булдың син. хатын да. хәбәрең дә юк?—дип, иннәремә килеп сарылды. Хатын-кызның күнеле йомшак инде анын, әниләр­неке бигрәк тә—әни тавышсыз гына елый иде. Өйгә кереп чишенергә дә өлгер­мәдек, олы абыйның хатыны Бибиҗиһан җиңги улы Газизулла белән кызлары Наҗия һәм Кафияләрне ияртеп килеп җитте. Күрше-күлән, әллә каян гына ишетеп Лотфи, Әхәт, Ибрай дуслар хәл белергә җыелды. Йорт эче күнелле шау-шу белән тулды. Кеше керә-чыга, һәрберсе белән сөйләшеп утыра торгач, кич җитте. Әнинең самавыры әллә ничә тапкыр суынып, әллә ничә тапкыр янартылырга олгерде. Йокларга төн уртасы җиткәндә генә яттык.

Аулак өй

Иртәгесен мин уянганчы ук Лотфи белән Ибрай килеп җитте.

—Фронтовик, бу вакытта йоклап яталар димени?—дип шау-гөр килделәр дусларым. Фронттагыча тиз генә сикереп торып, әнинең:

—Бәбкәм, үзем җыештырырмын, хатын-кыз эше бит ул,—диюенә карамыйча, тиз генә урынны җыеп куйдым. Әнинең самавыры күңелле чажылдап күптән минем торганны көтә, өй эченә тәмле коймак исләре таралган иде. Өч ир-егет өстәл артына утырып, кайнар коймак белән, булары чыгып торган чынаяклар­га өрә-өрә озаклап чәй эчтек. Армия хезмәтенә алынганчы кигән киемнәрем бераз кысанрак булсалар да, башкасы булмагач аларны кидем. Хәрби форма тәмам туйдырган иде. Бергәләп кәнсәләр ягына юнәлдек. Урамда очраучылар, танып, исәнләшәләр. Тегесен-монысын сораштырырга керешәләр. Уллары су­гышта һәлак булганнарның күңелләре нечкәреп, күзләреннән яшьләре тәгәри. Равил абый очрады. Мин инде кырык дүртенче елны отпускка кайткач, анын белән кич утырып төрле темаларга иркенләп сөйләшүебез турында язган идем. Равил абый бу юлы да ачылып елмаеп

—Кайттыңмы, солдат, бөтенләйгәме, әллә отпуск ялына гынамы?—дип сорады.

—Бөтенләйгә түгел әле, Равил абый. Читага китеп барышлый, авылдашлар­ның хәлен белеп китим дидем.

—Шәп булган, Габделхак энекәш, авылдашларыңны, туганнарыңны һәм әни­еңне онытырга ярамый. Туган туфрак дигән нәрсә дә бар бит әле. чит җирләрдә йөргәндә ул гел искә төшеп, үзенә тарта, төшләргә кереп йөдәтә. Аннары сиңа күптәннән әйтәсем килеп йөри идем: маладис, туганай, авылыбыздан беренче очучы булып китеп, анын данын күгәрдең. Түбән Барышта гына түгел, әлегә районда беренчесе синдер дип уйлыйм, зәңгәр киңлекләрне инләүче лачын Киләчәктә дә маркаңны төшерә күрмә.—дип. уртанчы абыемның яшьтәше без­нең белән саубуллашты. «И-их, Равил абый, син күп нәрсәне белеп бетермисен
шул,—дип уйладым эчтән өзгәләнеп —Әйтергә ярамаган,
безнен теләк-ихтыяр- дан гына тормаган күп нәрсәләр бар шул бу дөньяда!»

 

Авылнын кайбер өлкәнрәк агайлары мине танып та бетермиләр, уртанчы абыйның исемен әйтеп: «Гариф»,—дип исәнләшәләр. «Гариф түгел әле бу—Габ­делхак»,—дип төзәтергә туры килә. Көнозын урамда йөреп, кичкырын өйгә ачыгып кайттым. Өйдә мине әнинен токмачлы ашы көтә иде. Дәүләтша Бәнат- ларында кичке аулак өй икәнен Лотфидан ишетеп белгән идем. Ибрай белән Лотфи кабат мине алмага керделәр һәм без аулак өйдә күңел ачарга киттек. Гармунчылары булмаса да. аулак өй күңелле үтте.

Икенче көнне, унҗиденче ноябрьдә. Лотфинын безгә килүе булгандырмы, анын белән кәнсәләргә киттек. Анда Балтайга, Тәскиягә шалтыратырга кереш­тем. Ләкин аны мәктәптә диделәр. Лотфи үзләренә дәште. «Әти белән әнинең сине күрәселәре килә»,—диде ул. Өлкәннәр бик җылы каршы алды. Мин Лотфи белән кечкенәдән уйнап үскәнлек белән, алар мине үз балаларыдай якын күрә­ләр иде. Кара Вафаларның суганнарына кереп тотылганны, Дәвеш авылында пионер лагеренда булган чакларны. «Осенний» совхозына эшкә йөрүләрне искә алып утыра торгач, төшке аш вакыты җиткән. Кыстый-кыстый ашарга утыртты­лар. Төштән сон кабат кәнсәләргә төштек. Анда авыл советы секретаре Талия үзе генә утыра иде. Без анардан кәгазь, каләм сорап алдык та, бүгенге аулак өйгә чакыру билетлары яза башладык. Мин әнидән, анын кодагыйларга ашка җыенуын ишеткән идем. Ул анда төн кунарга да калмакчы. Моннан да җайлы форсатның булуы мөмкин түгел. Шуннан файдаланып, Лотфи белән аулак өйне бездә оештырырга ниятләдек. Чакыру билетларын болайрак дип яздык:

«Татарстан АССРнын Апае районы Түбән Барыш авылынын Кавказ урамы утыз беренче йортында кичә үткәрелә. Мостафина Гөлсылу, сезнен кичәгә килүегезне сорап:

Закиров Лотфи, Хәлилов Габделхак.

17.11.1945 ел.»

Чакыру билетларын яза башлаганчы авылдагы кызларның исәбен алдык. Алар барлыгы кырык дүрт икән. Тик шуларнын төгәл яртысы, егерме икесе генә аулак өйләргә йөри. Калганнары өйдә утыра, имеш. Гөлсылудан сон Мәр­зия, Фатыйма. Бибиҗамал, Зәйнәп һәм башкалар исеменә чакыру кәгазьләре яздык. Кәнсәләрдән безгә кайтып, Рәйсә сеңелкәшне һәм апанын кызы Наҗи­яне билетларны ияләренә тапшырырга күндердек. Кызларның берсе авылнын бер башыннан, икенчесе икенче башыннан аулак өйгә чакыру билетларын таратырга кереште. Дулкынланып кич җиткәнен көттек, кызлар безнең болай «кылану»ны көлкегә алмаслармы, килерләрме кич утырырга. Гасабилануыбыз юкка булган, исемлеккә кергән барлык кызлар да диярлек утырмага килгән­нәр иде. Өйләнгән, үзе авыл Советы рәисе булуга карамастан, безнен сүзне аяк астына салып таптамыйча Хәлил Зәйнуллин да гармунын култык астына кыстырып килде. Кичә бик күнелле үтте, арыганчы биедек тә, җырладык та. Шешә тәгәрәтү, күз бәйләп уйнау уеннары да онытылмады. Ике дистәләп кыз, берничә егет төн урталары авышкач кына өйләренә таралышты.

Егерменче ноябрь көнне сугыш башыннан бирле хәбәре булмаган, уртанчы апамның иренен абыйсы—Габдулла кода кайтып төште. Менә бит ул тормышта ничек тә була. Безнең сөйләшкәнне апа йотлыгып тыңлый, күзләре очкынлан­ган. Күреп торам: апанын күңелендә янә җизнине исән килеш күрүгә өмет уянган. Уянсын, әйдә, кешене өмет яшәтә, диләр бит.

Көн саен диярлек кемнәрдә дә булса аулак өйләр ясап, көннәр бер-бер арт­лы үтә торды. Мин көн саен диярлек Урта Балтайга телефоннан шалтыраттым. Тик ничә тапкырлар шалтыратып та, Тәскияне туры китереп сөйләшә алмадым. Үзен күрмәсәм дә, тавышын булса да ишетәсем килгән иде. Хатлар аша гына
сөйләшә башлавыбызга бүген алтмыш өч ай тулды, бу—1890 көнгә, сәгатькә әйләндерсәң, 45360 сәгатькә тигез. Кеше гомере өчен күп тә түгел кебек, икен­че яктан уйласан, аз вакыт түгел. Сонгы тапкыр мин бит аны кырыгынчы ел- нын августында ук күргән идем. Арада—армиягә алынган вакыт, озын сугыш юллары ята, сугыш беткәнгә дә ярты елдан артты. Шуларны уйлап, йөрәгем өзгәләнә, күнелне сагыш баса.

 

Иртәгә китәсе дигән көнне. 29 ноябрьдә. Шәфыйкъ агай кызы Мәрзия, әти­ләренең өйдә юклыгыннан файдаланып, үзләрендә аулак өйгә кызлар җыйды. Без дә чакырулы. Уеннар төнге бергә кадәр сузылды Жырлап-биеп арыгач, ниһаять, таралдылар Мин авызыма папиросымны кабып, кабызмыйча гына чыгу ягына юнәлдем. Шулчак Лотфи «ашыкма», дигән мәгънәдә күз кысты. Папиросны аннан-моннан суырып ташладым да. өйгә әйләнеп кердем. Мәрзия белән Гөлсылу өстәл янында утыралар. Лотфи янәшәдә басып тора.

—Егетләр, сөйләгез әле безгә үзегезнең сугышта күргәннәрегезне. югыйсә газеталарда язганнардан, кемнәрдәндер ишетүләр буенча гына беләбез андагы хәлләрне, ә чын дөресен беркемнән ишеткәнебез юк. Чамалавыбызча, хакый­кать тирәндәрәк ята,—диештеләр кызлар күзләрендә кызыксыну очкыннары уйнатып. Без Лотфи белән бер-беребезгә карашып алдык. Ул да. мин дә баштан кичкәннәрне тулысынча авылдаш дус кызларга да сөйли алмый идек. Аларга түгел. Лотфига да әсирлеккә эләгүемне әйтмәгән идем. Чөнки бу хакта сүз куз­гатып йөрәк яраларымны яңартасым килми, вакыты жяткәч ул хәлләр барыбер беленер анысы, тик әлегә вакыты житмәгән. Лотфи үзе дә чак кына штрафбатка эләкмичә калган кеше, үзе сөйләмәгәч, мин аны сораштырып бимазаламадым Кызларга аннан башка да сөйләр нәрсәләребез күп иде Мин—күктәге. Лотфи җирдәге фашистлар белән бәрелешләр турында аеруча хәтергә сеңеп калган эпизодларны тетрәндерерлек итеп тасвирладык. Сугышта хатын-кызлар да күп катнашты. Санитар, снайпер, очучы кызларның күрсәткән батырлыклары турында сөйләдек. Ирләр белән чуалып, ялгыш юлга кереп киткән кызлар да аз булмады. Андыйларнын күбесе яшьли генә үз бәхетләрен үзләре югалтты Инде кияүгә чыгу яшенә җитсәләр дә, мона кадәр Түбән Барыштан беркая чы­гып йөрмәгән Мәрзия белән Гөлсылу авызларын ачып тынладылар Алар очен барысы кызыклы, бу кызларга бар да яңалык иде. Лотфи белән Мәрзияләрдән иртәнге дүртенче яртыда кайтып киттек. Икенче көнне озынколаклар аркылы безнең Шәфыйкъ агайларда озаклап утыруыбыз турында сүз төрләндерүләр күп булуы ишетелде

Ерак юлга

Көндез кода абый белән колхоз идарәсеннән мине станциягә илтергә ат сорап куйдык. Иртәнге сәгать биштәге поездга җитешергә кирәк иде, шуна төнге уникедә үк юлга кузгалдык. Олы абыйның улы Газизулла белән Рәисә сеңелкәш станциягә кадәр озатырга алынды. Тик бар да без уйлаганча җиңел генә барып чыкмады, поездны икенче көннең шушы вакытында гына була, диделәр. Станциядән ерак булмаган Дәүләки авылына барып атны ял иттерергә уйладык. Газизулланың Галия исемле апаларда булганы бар икән, туры аларга кердек. Галия апа күптәнге танышларыдай якын күреп бик җылы каршы алды Икенче көнне Рәисә белән Газизулла кайтып киттеләр, икесенең лә аерылы­шу сагышыннан керфекләре яшькә чыланган иде. Бигрәк тә Газизулла күзгә тутырып карап:

—Әй. нәни абый, без тагын кайчан күрешә алырбыз икән инде,—дип өзгә­ләнде Болай да хискә бирелүчән унҗиде яшен тутырган егетне анларга була иде, чөнки таг ын бер елдан көзге чакырылышта аны хәрби хезмәткә алачаклар Ә минем кайчан демобилизациягә эләгәсем әлегә билгеле түгел. Үземнең дә
күңелем нечкәрде.
Тамак төбенә утырган төерне йотып:

 

—Ярый, балалар, юл кешесенең юлда булуы хәерле, барыгыз кайтыгыз ин­де,—дип бер читтә мине көтеп торган кода абый янына ашыктым. Дәүләкидән станциягә жәяүләп кенә киттек. Вокзалда кеше күп түгел, поездга тагын ярты сәгать вакыт бар иде. Поезд вакытында килде. Ниһаять, мин вагонда. Кузга­лып киттек.

Казанда таныш-белешләрне. дус кызларны, туганнарны күргәннән һәм өч көн кунак булганнан сон. Мәскәү—Владивосток поездына утырып, ерак Чита якларына кузгалдым. Эшелон тулысы белән диярлек дембельләрдән тора, кеч­кенә станцияләрдә дә озаклап туктала. «Болай акрын кыймылдасак. Яңа елны юлда каршылавың бар».—дигән уй күңелгә тынгы бирми. Көнчыгышка барган саен декабрь салкынлыгы да арта, вагонның ачык тишекләре аркылы салкын җилләр сызгыра. Минем хәлләр мөшкелләнде, чөнки өстемдә юка. аякларда да кирза итекләр. Юлга дип әни-карчык биштәремә тутырган ашамлыклар салкында бозланып катты, станцияләрдә туктагач алып менгән кайнар суда аларны җебетеп ашагач кына тәнгә бераз җылылык кергән кебек тоела. Шун­дый шартларда Себер капкасы дип аталучы Свердловск каласына җиттек. Анда кайбер иптәшләр белән җылырак пассажир поездына күчеп утыру уе бар иде. Вокзалдагы кеше өстенә кешене күреп һәм бериш гавамнын унар-унбишәр көн инде поезд көтеп ятуын ишеткәч, тизрәк үзебезнең составка утырып китү җаен карадык. Свердловскида чак кына үзгәреш булып алды. Ул да булса. 504 нче номерлы Мәскәү—Владивосток поездының номерын 502гә алыштырдылар һәм сөендергәне—һәр вагонга ягып җылытыр өчен ташкүмер белән тимер мич бирделәр. Вагон эче сизелерлек җылынды, безнен дә кәефләр күтәрелде. Тик бу куанычлар озакка бармады. Төмән шәһәрен үтеп Ишимгә җитеп килгәндә мичнең кызулыгы гына бөтен вагон эчен дә җылытып бетерә алмый башлады. Омскига якынлашканда һава сындырып җибәрде, вагон тәрәзәсеннән тышта ябалак кар яуганы күренде. Омск вокзалында тукталыш өч сәгатьлек булудан файдаланып, талоннарга юлда кирәкле азык-төлек сатып алдык. Минем белән тагын өч сержант бергәләп ашыйбыз. Безнең запаста тозлаган балык бар иде. аны сатып җибәрдек, чөнки ул су эчәсене китерә, ә станцияләрдә кайнаган су табу жинелләрдән түгел.

Татарски дигән шәһәргә җиткәч, составның паровозын алмаштылар. Без шуннан файдаланып, вокзал янәшәсендәге ашханәгә барып, туйганчы кайнар аш ашадык. Маңгайлардан борчак-борчак тир бәреп чыкты, яңаклар алсуланып, кәефләр күтәрелеп китте. Новосибирск тирәләрендә коры салкыннар башлан­ды. Барасы юл ерак, озак вакыт мондый хәлгә чыдап булмаячак иде. Һәм без Новосибирск вокзалында биш йөз икенче номерлы поезддан төшеп калдык. Тәннәр дә керләнгән, мунча сорый. Мунча кереп, кырынып-чистарынып бу калада өч көн ял иткәннән сон, 18 декабрь көнне, санитар вагоннардан тор­ган биш йөз беренче номерлы поездга утырып кабат сәфәребезне дәвам иттек. Вагоннары нибары егерме кешегә исәпләнгән бу поезд бик унайлы булып чыкты, үзе—җылы һәм чиста, анын пассажирлары да тулысы белән демобили- заиияләнгән солдатлардан тора Тик менә вокзалларда ашамлык сатып алу өчен чыгып йөрүләре генә кыенлашты. Красноярскида һава температурасы минус 63 градуска житте. Һавада кошлар очмый, урамнарда адәм заты күренми Вагон тәрәзәләре калын боз катламы белән капланды Байкал күле тирәсенә җиткән­дә генә җылыта башлады, тәрәзәдәге бозлар эреде. Тик дингезгә охшаган бу күл өсте куе томан белән капланганлыктан, дулкыннар шавы гына ишетелә, ә зур су үзе күренми. Паровоз, торбасыннан куе төтен чыгарып, составны алга ашыктыра. Вагоннар астында рельслар тукы-тукы килеп чакрым арты чакрым­нарны саный. Урыны белән жир өстенә кар төшмәгән районнар очраштыра, күк йөзен кара болыт басып, коеп янгыр яуган җирләр дә бар. Иксез-чиксез
Себер киңлекләре шул, мона артык гаҗәпләнәсе юк. Минем командировка кәгазендә күрсәтелгән Чита шәһәренә җиткәндә тагын салкыннар башланды, минус илле градус диделәр Тиздән полкташларым белән очрашасымны уйлау күнелгә җиңеллек бирде. Инде дус булып беткән яңа танышларым белән сау­буллашып вагоннан чыктым. Таныш түгел урамнар буйлап 326 нчы дивизия штабын эзләп киттем. Очучы киемендәге хәрбиләр еш очрасалар да, берсе дә безнең дивизия турында ишетеп белми иде Бу хәл мина гаҗәп тоелды. Үзәк комендатураны эзләп табарга карар иттем. Суык аяклардан үтеп, бетен гәүдәгә тарала. Җылыныр өчен йөгереп тә карыйм, әмма биш-алты адым атлауга, сал­кынлык энәләре үпкәгә кадалып, тынны кыса. Комендатурага барып җиткәндә өшер хәлгә җиткән идем. Коридорга кергәч, бераз ипкә килер өчен стенага сөя­леп тордым, чөнки бу килеш берничә сүздән җөмлә төзеп әйтү дә кодрәтемнән килмәс иде. «Комендант ярдәмчесе» дигән язулы бүлмәнең ишеген шакыдым. Эчтән: «Керегез!»—дигән аваз ишетелде. Тик комендант ярдәмчесенең хәбәре куандырырлык түгел иде. Ул хәтта безнең дивизиянең номерын да белмәвен, ә уникенче һава армиясенең хәзерге вакытта Хабаровскида икәнлеген әйтте. Мин анардан рөхсәт сорап, кабат Читага хәтле утырып килгән поездга җитешү уе белән вокзалга ашыктым. Бәхетемә, биш йөз беренче номерлы поезд әле китмәгән, мин вагонга кереп элекке урыныма урнашканнан сон, егерме ми­нутлап үткәч кенә ул кузгалып китте. Минем юлламада һәм билет алыр өчен бирелгән хәрби литерда Читага кадәр генә дип күрсәтелгән Килеп җитү вакы­ты унсигезенче декабрь дип язылган булса да. бүген инде айнын егерме дүрте һәм кайчан тәмамланасы билгесез сәфәрем әле һаман дәвам итә Хәерле бул­сын. Кәеф ташка үлчим Дивизияне таба алмасам. нишләрмен9 Сораулар күп. аларга җавап бирүче генә юк. Уйлый-уйлый да башым катты «Жә, ярар,—дип тынычландырырга тырыштым үземне,—Чита комендатурасында уникенче һава армиясе штабының Хабаровскида урнашканын әйттеләр бит. Бәлки, өч йөз егерме алтынчы дивизия дә шундадыр»

 

Хабаровскига поезд беренче гыйнвар иртәсендә генә килеп җитте Җирле вакыт белән сәгать җиделәр генә Штаблар да. үзәк комендатура да эшли баш­ларга иртәрәк. Сәгать тугызлар тулганчы вокзал бинасында көтеп утырдым Аннан станция дежурныеннан үзәк комендатураның кайда икәнлеген сорашып, ул күрсәткән якка таба киттем Урамда очраган хәрбиләрдән сорашып бара торгач, ниһаять, таптым Комендант ярдәмчесе минем уникенче һава армиясе штабының кайдалыгы белән кызыксынуыма, «кем сез. кайдан килүегез, ул сезгә нигә кирәк?» динән сораулар белән күмеп ташлады Бөтенесен тәфсилле аңлатып биргәч кенә, тәрәзә янына чакырып, «әнә—ул».—дип. илле метрлар чамасы ераклыкта гына урнашкан кызыл кирпеч бинага төртеп күрсәтте. Тик ул йортка керү ансат булмады, пропуск алганчы, штабның оператив бүлеге хез­мәткәренә телефон аша аңлатма бирергә туры килде Оператив хезмәткәр мин хезмәт иткән дивизиянең инде көздән үк уникенче армиядән аерылып башка җиргә киткәнен, аның турында хәбәрдар түгеллеген ирештерде Минем өчен сөенечле хәбәрләр түгел иде болар. Телефон трубкасын куеп, аптырап торган­да, янәшәмдә басып торган өлкән лейтенант

—Сез, иптәш сержант, үзәк аэродромга барып карагыз. Хәтерем ялгышмаса, анда 326 нчы дивизиядән бер офицер хезмәт итә кебек,-дип, киңәшен бирле Күңел эчкәресенлә чак кына өмет чаткысы баш калкытты Кабат вокзалга ба­рып. ашханәдә ашап чыкканнан соң аэродромга китгем. Өч чакрымнар чамасы юл үтүгә аякларым авырта башлап, кире борылдым Кышкы көн кыска шул. ул арада кич җитте Төнне тимер юл вокзалының көтү залында уздырырга туры килде. Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәч, хәрби округ штабына киттем Анда да мине канәгатьләндергән җавап алып булмады.

 

Яңа полкта

Округныкыннан кайтышлый кабат уникенче һава армиясе штабына кагыл­дым. Пропуск яздырып, оператив бүлек башлыгының үзе янына кердем. Ул минем командировка кәгазенә күз төшергәч, ниндидер калын журнал акта­рырга кереште һәм:—Ә менә алар кайда икән,—дип кычкырып җибәрде,—си­ңа, сержант, Воздвиженское станциясенә кадәр барырга кирәк булыр,—диде командировочныемнын артына тиешле язуын язып, пичәт басканнан соң. Ул яңадан комендант янына керергә, аннан да, инструкция таләп иткәнчә, кайбер формаль билгеләнүне үтәргә кушты «Анысын гына үтибез инде аның»,—дип уйладым эче.мә җылы кереп. Бер тәүлектән мине иптәшләрем, командирлар белән очрашу көтә. Бу—өченче гыйнвар, минем туган көн булачак. Комендант юлламаны үзгәртеп язды, билет сатып алырга яңа литер бирде.

Икенче көнне иртәнге алтыда Владивостокка баручы поездга утырып, кабат юлга кузгалдым. Ворошилов шәһәрендә икенче поездга күчеп утырырга туры килде, чөнки Воздвиженское төп тимер юл магистраленнән бераз чигтәрәк. Поезд белән ике сәгать ярымлык юл. Мин үземне начар хис итә башладым: башым авырта, хәлсезлек басты. Воздвиженское станциясендә вокзал буенча дежурный бүлмәсенә кереп, көн яктырганны көттем. Кояш офыктан күтәрелә башлауга хәрби шәһәрчеккә таба юнәлдем. Аэродром аша чыкканда андагы самолетларның безнең дивизия самолетларына охшамаганлыгына игътибар иттем. Моны күреп эчем пошты. Шәһәрчеккә барып җиткәч, иртәнге чәйгә баручы очучыларның бөтенләй таныш түгеллекләрен күрдем. Димәк, безнеке­ләр монда түгел! Штаб янында торган часовойдан сорашкач, өметем бөтенләй өзелде—тугызынчы һава армиясенең 251 нче дивизиясенә кергән җитмеш сиге­зенче полк аэродромында икәнмен. Тик мина инде барыбер, тизрәк нинди дә булса җылы бүлмәдәге уңайлы урынга ятып, онытыласым килде. Көчле авыру мине аяктан егып килә. Беренче көнем аерым бүлмәдә карантинда үтте. Икенче көнне, устав кушканча мунча кертеп өс-башны алыштырганнан сон, казармага урнаштырдылар Менә инде мин хәзер яңа җирдә, яңа хезмәттәшләр арасын­да, алар белән бертигез хокукта. Ләкин монда озак яшәргә туры килмәде, тән температурам кырыкка күтәрелеп, мине лазаретка салдылар.

Лазареттан унбишенче гыйнварда гына савыгып чыктым. Хәрби хезмәтем башланды. Ләкин элекке полкташлар һич истән чыкмады. Өч йөз егерме ал­тынчы дивизиянең кыр почтасы номерын белешеп, Кураев, Лаптев, Муравьев кебек иске дуслар белән хатлар алыша башладым. Читләтеп язулардан сигез йөз кырыгынчы авиаполкнын Көньяк Сахалинда икәнен белдем. Ләкин аннан ни файда’’! Авылдагылар, Тәския һәм Сәхияләр белән дә хатлар алышу башланып китте. Тәския бер хатында шигъри юллар белән болай дип язды:

«Яшьлек көннәр шундый кыска була, Үткәч алар, кире кайтмыйлар. Сохраларда шиңгән чәчәк кебек Яңадан да чәчәк атмыйлар Син дустымны өзелеп сагынганга. «Уел» көен сузып җырлыймын. Биек таудан аккан чишмәләрдән Сине кайда диеп сорыймын. Сиңа булсын шашкын йөрәгемнән Ургып чыккан сөю хисләре Хәтеремдә саклансыннар җәйнең Бергә үткән ямьле кичләре...

Сөекле дустым, бүген 1.03.46 ел. Алты сәгать укытып чыктым да, ял итәргә
уйладым. Ләкин никтер эчем поша, йөрәгем яна. Аптырагач, тынычлык тапмам­мы дип, синен хатларыңны тагын бер тапкыр карап чыктым. Әле февральнен уналтысында гына язган булсам да, тагын хат язарга уйладым. Ике тапкыр кайтып китүендә дә күрешә алмадык. Инде мәнге күрешә алмабыздыр кебек сизелә. Хуш, сау бул, дустым. Күрешүләргә өметләнеп. Тәския.»

 

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Инде яз башы булса да. чынлап җылыт­мый әле. Һавалар монда тиз үзгәрүчән, иртәнге якта кояшлы матур көн булса, төштән сон кинәт давыл кубып, кар-бураннар уйнау табигый күренеш. Март урталарында мина полкның ягулык-майлау материаллары складына каравылга басарга туры килде. Кичтән һава җылы булганга өстемә шинель генә кидем, аякта киез итек. Бер-ике сәгать үтүгә, күк йөзен кара болытлар басты, янгыр сибәләргә кереште. Яңгыр түгел, таш яуса да, постыңны ташларга ярамый. Түзәр­гә туры килә. Түзүен түзәсең дә, лычма юешләнгән киез итекләрдәге аякларны авызга кабарлык булдым. Үземә билгеләнгән вакытны үткәргәнче алар берни сизмәслек хәлгә життеләр. Өзлегеп, кабат лазаретка эләктем. Бу юлы урамга чыгарга да рөхсәт юк. Атналар буе лазарет ятагында аунау тәмам ялыктырды. Ярый әле эскадрильядагы кайбер якын танышлар хәл белергә килә. Алар үзләре белән газета, минем адреска килгән хатларны алып киләләр.

Сөенечле хәбәр

Кичтән йоклап китә алмыйча озак яттым. Иртә белән кеше вакытында тор­мыйча, урынымда бөкләнеп ятканымны күреп, кабыргама шәфкать туташы Верканың:

—Тор, Хәлилов, шундый чакта йоклап яталар димени?—дип төртүенә уя­нып, күземне ачтым.

—Ә, нәрсә? Ни булды?—дип сөйләндем мин чибәр марҗа кызының кинәт эндәшүеннән куркуга калып.

—Булды, солдат, булды,—диде Вера кин елмаеп Менә укы!—ул минем кулыма газета тоттырды.—Сезнең чакырылышны беренче майлан беренче сен­тябрьгә кадәр дембельгә озатачаклар!

—Ур-ра!—мин ничек урынымнан сикереп торып, кызнын нечкә биленнән эләктереп, әйләндерергә керешкәнемне сизмичә дә калдым Рәхмәт сиңа, чибәркәй, яхшы хәбәрең өчен,—дидем һаман Веранын биленнән ычкындыр­мыйча. Туташ этенгән була.—Җибәр инде, башкалардан яхшы түгел.—дип сөй­ләнә. Аның болай әдәп өчен генә әйткәне сизелеп тора, чөнки ул мина һаман саен ныграк сылана иде. Палатадагы башка авырулар да безнен янга ашыкты, һәркемнең Верховный башкомандующийнын әмерен үз күзләре белән күрәсе килә иде. Анда чыннан да акка кара белән: «Өченче чират демобилизацияләүне 1946 елның беренче маеннан беренче сентябренә кадәр үткәрергә!» дип языл­ган иде. Шул көннән башлап зур түземсезлек белән беренче май җиткәнне көтә башладык.

Мин, 28 март көнне сәламәтләнеп, эскадрильяга кайттым. Бу вакытта эскад­рильяда интенсив рәвештә очу күнекмәләре бара иде Икенче көнне үк үземә дә һавага күтәрелергә туры килде. Мондагы ИЛ-10 дигән самолетлар мин элек очкан ТУ-2 түгел шул инде. Һәрхәлдә, әллә ияләнмәгәнлектән. мондый типтагы очкычлар мина уңайсызрак тоелды. Штурмовик, бомбардировщиктан шактый аерыла, һавадан төшкәндә гәүдәмдә нык арыганлык сиздем

Егерме дүртенче апрель көнне кызылармияче кенәгәләребезне җыеп алдылар. Моны кемнен кайда яшәвен һәм кая кайтачагын белү өчен мәгълүмат тупларга кирәклеге белән аңлаттылар Димәк, демобилизация өчен кирәк булган доку­ментларны туплый башладылар. Унбишенче майдан башлап безнең полктан да кайтара башлаячаклар икән, дигән хәбәрләр таралды. Инде бары дембельгә китү
уе
белән генә яшибез. Көннәрне, сәгатьләрне санап үткәрәбез. Беренче май. анын арты тугызынчы май бәйрәмнәре шаулап үтте. Аларны полкта да зурлап үткәрделәр. Бигрәк тә тугызынчы май тантаналары колачлы булды. Хәер, аның шулай узуы табигый да. чөнки бөтен полк сугышчылары диярлек уннарча һава бәрелешләрендә катнашкан, үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләр, тәннәренә сугыш җәрәхәте алмаганнары сирәктер. Ахыр чиктә дошманны жинеп, исән калу үзе зур бәхет. Алар өчен бу бәйрәмнен әйтеп бетергесез кадерле булуы аңлашы­ла. Минем өчен дә кадерле Җиңү көне. Шулай да күңелдә төер бар. Ул һәрдаим үзен сиздереп, эчтән «игәүләп» тора. Сугышның башыннан ахырына кадәр ут эчендә йөреп, беренче «Батырлык өчен медале»нең эзсез югалуы. «Берлинны алган өчен». «Кенигсбергны алган өчен» медальләреннән мәхрүм калу. 151 мәр­тәбә! парашюттан сикерүне раслаучы белешмәнең юкка чыгуы—болар һәммәсе аянычлы язмышның ачы җимешләрен татуга дучар итә. Демобилизацияләнеп кайткач, туганнарга һәм авылдашларга, таныш-белешләргә «син сугышта кайда йөрден?» дип сорасалар, ни диярмен. Элек хезмәт иткән сигез йөз кырыгынчы полк командирына әллә ничә тапкыр запрос ясатуның да бернинди нәтиҗәсе булмады. Гади «пушка ите» булган миллионнарның берсе. Апае районы Түбән Барыш авылы егете—Хәлилов Габделхак Хәлиулла улына нишләргә сон. жә. әйтегезче? Ни хәл итим!? «Өлешемә тигән көмешем».—дип. башны аска иеп. язмыш сынавына түзәргәме? Күрәсең, тәкъдирдә шулай язылгандыр.

 

Һәлакәтле очыш

Майның матур көннәренең берсе иде. Полк командиры майор Галкин личный составка аэродромда булырга әмер биреп, командный пунктка кереп китте. Бүген полк күләмендә күрсәтмә очышлар булырга тиеш. Әлегә кайсы эскадрильялардан нинди звенолар катнашырга тиешлеге билгеле түгел, анысын полк командованиесе хәл итә. Әлегә без. бөтен полк экипажлары, төркем-төр- кем яшел үләнгә сузылып ятып, дөнья хәлләре, ил-көн вакыйгалары, үзебезнең көндәлек тормыш турында сүз алып барабыз, тәмәке көйрәтәбез. Кемнәрдер әңгәмәгә катышмыйча тынлап кына ята. кайберәүләр яткан көйгә йокыга ое­ган. Полк командирының сәясәт буенча урынбасары майор Гусев озатуында КПдан чыгып аэродромга таба атлаганы күренде. Эскадрилья командирлары экипажларга бер рәткә тезелергә боерып, анын каршына басып рапорт бирергә ашыктылар. Безнең экипаж исемлеккә кермәгән иде. Димәк, без җирдән генә тамаша кылачакбыз. Майор Галкин звеноларга аерым-аерым очу тәртибенең ничек башкарылырга тиешлеген төшендерде. Һәм менә күккә күтәрелергә күрсәтмә алган экипажларның очкычлары һавада төрле маневрлар башкарыр­га кереште. Пикегә төшү, кыска арада тулы әйләнеш ясау, бочка һәм кискен спираль фигуралары күрсәтү аларга бурыч итеп куелган. Звенолардан торган эскадрильяларның синхрон рәвештә башкарган трюклары астан күзәткәндә биг­рәк сокландыргыч күренә, дистәләгән очкыч моторларының бердәм гүелдәве гигант умарта кортларының бер күчкә җыелып безелдәвең хәтерләтә. Шулчак кинәт умарта күченә таяк тыгып болгаткандагы га охшап, бергә хәрәкәтләнүче очкычларның сихри бергәлеге бозылды—арадан бер самолет аерылып читкәрәк чыкты һәм инструкция буенча тыелган маневрлар ясый башлады. Бу күренешкә башкалар белән бергә майор Галкин да игътибар итте. Ул кичекмәстән һавада гайре табигый хәрәкәтләр ясаучы экипаж белән автомобильгә урнаштырылган радиостанция аша бәйләнешкә керде. Федоров экипажы никтер полк команди­рының әмеренә дә әһәмият итмичә, билгесез юнәлештә очып, күздән югалды. Командирның борчылуы йөзенә чыккан, үзе туктаусыз Федоров һәм Лебедев экипажының шартлы позывнойларын әйтеп, рация аша полкта ин яхшылардан саналган экипажга эндәшәжавап кына юк. Очкычлар бер-бер артлы аэрод­
ромга төшеп, урыннарына тезелделәр. Федоров экипажы күренмәде. Ни булыр бу? һәркемне шул сорау борчый. Ашханәдә төшке аш ашаганда авыр тынлык хөкем сөрде. Башка чакларда мутрак очучылар официанткалар белән шаяртып сөйләшә, кеше-кара күрмәгәндә йомшак җирләренә шапылдатып алырга да күп сорамыйлар иде, бүген күңелле гөрелдәү дә, сүз озайтулар да күренмәде

 

Төшке аштан сон полк командиры безнен экипажга эзләү эшләре башлап җибәрергә боерды. Фотоаппаратны җайлап урнаштырып, ашыгыч рәвештә һавага күтәрелдек. Федоров самолеты киткән юнәлешне чамалап, шул якка очабыз. Аста ташлы таулыклар, ерганаклар белән ермачланган урманлыклар җәелеп киткән. Тауның һәр ягын җентекләп күздән кичереп, объективка ала­быз. Сазлыклар да очрый. Аларда самолет төшеп кадалган эз юкмы икән дип. төрле билгеләргә игътибар итәбез. Шактый зур мәйданны иңләп, озак вакыт очсак та, нәтиҗә—нуль! Югарырак менеп карарга булдык. Алай иткәндә, күзәтү мәйданы арта. Әмма болай эшләүнен дә файдасы тимәде, ике сәгатьтән артык очыш ясап та, Федоров очкычының скелетен да шәйли алмадык. Кая китеп югалдылар икән болар, җир йотмагандыр ич! Инде өметне өзеп, кайтыр якка борылгач, бер тау битендә нидер ялтырап киткәндәй тоелды. Мин сөйләшү аппараты аша:

—Командир, күрәсеңме, тегендә нидер бар!—дип эндәштем

Лейтенант Кузнецов кояш нурында чагылып алган әлеге ялтыравыкны шу­лай ук абайлаган икән:

—Күрәм, өлкән сержант, хәзер шунда борылабыз,—дип, очкычны тау ягына турылады —Менә кая эләккәннәр икән алар,—диде экипаж командиры сүзлә­рен теш арасыннан кысып чыгарып. Инде бу вакытта безнен штурмовик җир өстендә койрыгы гына күренеп торган самолет калдыгына тәмам якынайган, мин аны фотообъективка алырга керешкән идем. Кузнецов төшерергә җайлы­рак булсын өчен тау битенә дүрт яклап килде. Мин унайлы мизгелне кулдан ычкындырмадым.

Аэродромга төшеп утырып, самолет моторларының шавы тынырга өлгер­мәде, яныбызга полк командиры килеп җитте. Әле ул, күрәсен, нәрсәгәдер һаман өметләнгән, безнен сүзләр аны бөтенләй чарасыз итте Бер көн эчендә берничә яшькә картайган майорны хәтта кызганып куйдым. Командирларның да ирешкән дәрәҗәсенә кызыгышлы түгел, алар өстенә никадәр зур җаваплы­лык йөкләнгән. Майор безне командный пунктка алып керде, катастрофага очраган самолетнын координатларын җентекләп сорашты Озак та үтмәде, пленкадан төшереп ясалган фотографияләрне керттеләр Авариягә юлыккан очкыч калдыкларын фотода кабат күрү авыр тәэсир калдырды

Икенче көнне Федоров белән Лебедевның гәүдә калдыкларын табутка са­лып. полк күләмендә зурлап күмделәр, һавага залплар ясалды, майор Галкин үлгәннәрне искә алып нотык тотты. Тик ул сүзләрен әйтеп бетерә алмады, ар­тык дулкынланудан тавышы калтыранды Анын нотыгын урынбасары майор Гусев төгәлләде. Шулай итеп, сугышта гына түгел, тыныч хәрби хезмәттә дә корбаннар булуын үз күзләребез белән күрдек.

Сау бул, Армия. Исәнме, туган як!

Полкта демобилизация турындагы сүътәрнен тынып торганы юк Берәүләр тәүге озатуны егерме икенче майда башланачак, ди Икенчеләр-егерме алты­сында дип сүз озайта. Белмәссең, юраганнарның юш китерүе дә ихтимал. Шуна күрә кайбер иптәшләр белән беррәттән юл капчыгы хәстәрләп куюны кирәк таптым «И-их. әйткәннәре чынга ашсын иде!—дип теләк телим Теләрсең дә. инде алты ел хәрби хезмәттә ич. шунын дүрт елы кан. үлем белән янәшә Тик менә май ае узып, июньгә кердек, армиягә кырыгынчы елны чакырылганнарны
түгел, утыз тугызынчы елда
мобилизациягә эләккәннәрне дә кайтарганнары күренми. Алай гына да түгел, дивизия буенча хәрби белгечләрне беренче сен­тябрьгә кадәр калдырырга дигән боерык укыдылар. Чөнки сугыш елларында егерме биш. егерме алты һәм хәтта егерме җиденче елда туган үсмерләрне дә фронтка алып бетергәннәр, хәзер безнең ише «картларны» алыштырырга кеше запасы юк. имеш. Аннары Корея якларында хәлләр имин түгел, дигән хәбәрләр бар. Иптәш Сталин Ерак Көнчыгыштагы Кораллы Көчләрнең көчсезләнүен теләми торгандыр. Ничек кенә булмасын, бу хәбәрләр күңелләргә шатлык өс­тәми. инде туган җирләр сагындырды, өйгә кайтасы килә.

 

Түземсезләнеп, сентябрь җиткәнне көтәбез. Шулай да алтынчы июль көнне 1938-39 елларда алынган солдатларны демобилизацияләү турында боерык укы­дылар. Ул елгыларны күмәк фотога да төшерделәр. Шуның артыннан ук безнең авиадивизияне Кореяга күчерү әмерен белгерттеләр. Кореяга ук китәргә туры килер микәнни?! Туган яклардан һаман ераклашабыз болай булса...

Шулай да сентябрьнең беренә кадәр көтәргә туры килмәде. Якын арада дембельгә эләгәселәрне Кореяга җибәрмичә күрше полкка күчерә башлады­лар. Анда татар һәм башкорт егетләре дә байтак иде. Мин Фәрит Вәлиев атлы егет белән дуслашып киттем. Ул миннән яшьрәк булса да, сәламәтлеге буенча демобилизациягә эләгә иде. Инде июль ае ахырына якынлашып килгәндә, безнең төркемнәрне дә туган якларга кайтарып җибәрә башладылар. Чират миңа да җитте. Июльнең егерме сигезе көнне мин Владивосток—Мәскәү поез­дына утырып кайтыр юлга чыктым. Юл өчен литер тутырганда миңа туклану талоннарын егерме җиде көнгә исәпләп бирделәр, командировка кәгазенә дә: «Владивосток—Мәскәү—Казан» дип язылган иде. Югыйсә, поезддан мин Мәс- кәүгә җиткәнче үк төшеп калам. Хәер, юл хәлен белеп булмый, запас көннәр булып, артык талоннар белән тәэмин ителү комачау итмәс.

Инде юлларда кырык бишенче елдагы кебек кеше өстенә кеше, этеш-төртеш юк, табигатьтә ямьле җәй тантана иткәнлектән, вагоннарда катып-калтырап утырасы юк. Кәеф яхшы, күңелләр күтәренке.

Мин өч атна дәвамында Казанның тимер юл вокзалына кадәр кайтканны, анда кайткач, беренче номерлы трамвайга утырып Бишбалтага барганымны, туганнарда, дусларда, таныш-белешләрдә кунак булганымны тәфсилләп язып тормыйм. Казан пристаненнан Тәмтегә. ә аннан авылга кайтуымны да әйтеп кенә китәм. Мин әле бу вакытта үземнен тагын утыз өч ел ярымнан фанилык­тан бакыйлыкка күчәсемне белмим, бу турыда башыма да китерми идем. Мин туган ягыма кайтып килүем белән, әлегә якты дөньяда яшәвем, сөя-сөелә бе­лүем белән бәхетле идем.

Саумы, туган авылым—Түбән Барышым?! Мин, синен гади бер улын, күп еллар чит җирләрдә сират күпере кичкән кебек, үлемнән бер карышта гына йөргәндә дә, бер генә мизгелгә дә сине исемнән чыгармадым, сиңа хыянәт ит­мәдем. Мона Күкләр шаһит!