Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕВРОПАНЫ АРКЫЛЫГА-БУЙГА

 

Италиягә килеп кергәч тә андагы тоннельләрнең күплегенә тан калдык. Римга керү юллары—түләүле. Кунакханәләр күренми Алар 15 чакрым читтәге шәһәрчеккә урнашкан икән Өч йолдызлы кунакханәләр—80 евро, безнен кесәләр өчен бик кыйммәт. Без кире борылдык һәм караңгыда адаштык. Бер яклы юлдан барганда полиция патруленә килеп каптык! Әлеге дә баягы, мескенгә салышып, алардан кая ларыннан бара торгач, атаклы Олимп тавын күреп сокландык.

 

 

ЕВРОПАНЫ АРКЫЛЫГА-БУЙГА

СӘЯХӘТНАМӘ

2006 елның җәендә мин автомобильдә Казаннан алып Анталиягә кадәр юл уздым. Амстердам (Голландия) һәм Салоники (Греция) шәһәрләре аша. Ә инде 2008 елнын көзендә Париж һәм Рим аша Лиссабонга бардым. Маршрутларымның берсе—Европаны буйга, икенчесе аркылыга кичте, мәкаләмнең исеме әнә шунардан килеп чыкты да инде.

Анталиягә без танылган музыкант Арион Рәхмәтуллинның «Рено-Меган» дигән машинасында бардык. Испания консуллыгыннан безгә бер айлык виза бирелгән иде. Бер-ике атнаны иң әүвәле Барселонада үткәрергә дигән нияттән үзебез белән гитара һәм аккордеон алдык.

Кузгалдык, хәерле юл була күрсен! Беренче төн кунуыбыз Минск шоссесындагы «Таверна» (Казаныбыздан 1020 чакрым) кунакханәсендә узды. Икенче төнебез— Белорусия-Польша чигендә. Ул чакта бу ике ил арасында «челноклар» (бүтәнчәрәк әйтсәк, «алыпсатарлар») кырмыскадай кайнаша иде Чират зурдан. Үземнен дә машина шундый булганга күрәдер, «Фольксваген Пассат»ларнын күплегенә игътибар иттем. Икенче көнне Польшаны кичеп чыкканнан соң, ниһаять, Берлинга барып җиттек. Машинага бензин салырга кирәк иде. Бензоколонкада бер нәрсәгә гаҗәпләндек: бакны тутырып ягулык салырга мөмкин, тик кайда-ничек түләсенә һич төшенә алмадык. Аптырагач, якындагы кафега кердек, тик анда ни хуҗалар, ни кергән кешеләр күренми. Шакыйбыз, эндәшеп карыйбыз, аннары гына эчкәрге ишектә повар-ашчы күренде. Кассасына карады, бездән тиешле акчаны алды, кая таба ничек барырга икәнлеген дә тәфсилләп аңлатып бирде. Бездә мондый хәлләр төшенә дә кермәс иде, дип хәйраннарга калдык

Безнең каршыга полицейскийлар килеп туктады. Без. Россия номерлы машина хуҗалары, куркып-каушап калдык. Алар исә бездән: нинди ярдәм кирәк дип сорадылар һәм кая-ничек барасын андатып бирделәр.

Берлин картасына карый-карый бара торгач, «Беролина» дигән кунакханәне эзләп таптык. Буш номерлар бар булып чыкты, ике кешелек бүлмә 45 евро тора Иртән Берлин урамнарын гизәбез, истәлекле урыннарда тукталабыз. Рейхстагның шунысы гаҗәп иде—җир өсте, җир асты һәм һава коммуникацияләре бик тә заманча, янәшәдә генә Шпрее елгасы ага. Берлин шәһәре үзе иркен, парк, мәйдан, автопарклар күп, урамнары киң.

Гамбург автострадасына эләгүләр бер дә җиңелдән булмады. Чөнки Берлин боҗрасыннан чикләнмәгән тизлек белән (130 сәг./км рәсми рөхсәт ителгән) машиналар ташкыны чаба. Өченче тапкырында гына үзебезгә тиешле юлга эләктек һәм Гамбургта Арионнын дусты Ришат белән очраштык Алар СССРдагы хәрби дирижерлар әзерли торган (Уфа) бердәнбер балалар мәктәбендә бергә укыганнар икән Дачасына кунакка чакыруына карамастан, без тизрәк Амстердамга ашыктык

Машинабызны трамвай тукталышында калдырып, үзәккә уздык, кызыл «квартал»га да кердек. Анда эшлекле һәм чиста атмосфера. Чибәр кызлар—50 доллар «тора». Без—комсомол һәм партия тәрбиясен алган кешеләр буларак, бу гөнаһтан
баш тарттык. Әй, бездә булса иде бу!., дибез.

 

Биредә теләсә кайсы шәһәрнең үзәгенә угеп керү ансат, чөнки төп транспорт агымы сине үзеннән-үзе шунда илтә Ә менә машина куяр урын (автостоянка) табу ансат булмады. Машинабызны Казандагыча итеп бер почмакта калдырдык та атаклы башкала урамнарына чумдык. Өч сәгать буе тамаша кылып йөргәннән сон. борчылып, машинабыз янына әйләнеп кайттык. Борчылуыбыз юкка булмаган икән күрәбез—мангай тәрәзәсенә 50 евро штраф квитанциясе чәпәлгән иде! Аны почтага түләргә кирәклеген ачыкладык. (Түләү срогынын 2 аи икәнлеген без әле белми идек). Эзләп карасак та почта бүлекчәсен тапмадык һәм... күршедәге чит илгә—Бельгиягә томырылдык. Көлешәбез: янәсе, шушы вак-төяк өчен генә компьютерлар безне «эләктермәс». Интерпол да ике як чикне бикләмәс Ни булса булды, төн уртасында утлары янып торган Бельгия автострадасына кердек. Люксембургның бер читенәрәк урнашып, машинада төн йокладык.

Париж—Брюссельдән ерак түгел, ләкин Люксембург аша әйләнеп узсаң, юл озыная. Арион дустыма Буада үскәндә Роза Люксембург урамында яшәвемне һәм балачактан ук шушы шәһәрне күрергә хыяллануымны аңлатам. Килеште. Ләкин Люксембург Амстердамнан да «хәтәррәк» булып чыкты: тукталырга дисәң, буш урыннар юк, урамда тукталыш ясау һич мөмкин түгел! Өстәвенә, шәһәрдә томан һәм яңгыр иде, йөрдек-йөрдек тә Парижга юл тоттык.

Арионнын Казан дусты, музыкант Толя Байдаров Парижда күптәннән яши. Француз хатыны белән ул ел саен туганнарына—Питрәч районына кайта. Машинабызны куйдык та Парижны «йотарга» чыгып киттек «Йоту» дигәнебез—1 долларга Елисей кырларында, агач эскәмиядә бер банка сыра чөмерү һәм көнбагыш чиртү иде.

Байдаровларның өч катлы йортында ике көн кунак булганнан сон Урта дингезгә юнәлдек. Париж-Марсель автострадасыннан файдаланган өчен (770 км) 28 евро түләдек. Юлда шулай да кечкенә бер «ЧП» булып алды. Лионга житәрәк, кирәкле юл чатын узып киткәнбез икән. Юлда машиналар күренми, бер чакрым чамасы арт белән барырга кирәк. Өч йөз метр ара узуыбыз кая эвакуатор килеп жилте! Россиядә без бит шулай өйрәтелгән—хәтәр нәрсәкәй бу.. Куркып-каушап калдык, документларны әзерлибез, акланырга берәр сәбәп тә табарга кирәк. Руль артыннан сикереп төште автомеханик, менә сина мә нинди ярдәм кирәк, ди һәм хәерле юл теләп калды. Россия киңлекләрендәге ГАИ инспекторлары, радарлар, эвакуаторлар «көлке» тоелды безгә.

Арион дустыбыз Канныга ашыга иде. чөнки анда кинофестиваль бара Төн кунарга кирәк иде. юлда ниндидер бер кунакханәне эзләп таптык Гажәп ни утлары, ни кешесе юк. ишекләре бикле, һич кенә дә кереп урнашыр чама күренми Ирле- хатынлы ике француз килеп чыктылар да аңлаттылар банкоматка кереп иң әүвәле 44 евро кредит акчасы түләргә кирәк икән. Рәхмәт, киң күнеллелек күрсәтеп, булышты болар безгә. Кердек Вестибюльдә автомат безгә су эчемлекләре һәм бутерброд тәкъдим итә. Персонал юк, алар көн уртасында гына киләләр, күрәсең

Канн фестиваленә сонга калдык Тан атканчы диярлек атаклы Англия бульвары буйлап хисләнеп йөрдек һәм аннары Анталиягә барырга карар кылдык

Монако—бик кечкенә дәүләт. Минем анда булганым бар иле инде Монте- Кар.юны азмы-күпме карап өлгергән идем ул чакта. Бу юлы без машинабызны жир асты гаражында калдырдык та, лифтта турыдан-туры кенәзлек сараенын мәйданчыгына күтәрелдек.

Монте-Карлода «Формула-трассасынын катлаулы, классик үрнәгенә тап булдык Анардан зур тизлектә бару хәтәр тоела Аны исән-аман узып чыкканнан
сон без үзебезне «жинүчеләр» сыйфатында тойдык.

 

Римда трамвайга күчеп утыр­дык, автоматтан билет сатып алдык. Аны компостер аша үт­кәрергә кирәк икән (белмәдек), контролерлар кереп 50 евро штраф салдылар.

Алдагы юлыбыз—Греция аша Төркиягә. «Полярис» дигән паром­да (2 пассажир һәм 1 машина—150 евро) 14 сәгать буе Әдрән диңгез­не кичеп, (Салих Сәйдәшевнен «Әдрән диңгез» жыры гел колакта янгырап торды.) Игуменица дигән грек портына тукталдык. Тау юл­

тә иде—шатланып китеп бардык...

Тарихи урыннарны гиздек Ин истә калганы—Троя атының «карыны»на кердек. Ул шулкадәр зур: анын эченә бер рота солдатлар сыя ала, диделәр. Атна- ун көннән сон мин Истанбулдан самолет белән Мәскәүгә очтым, аннары поезд белән—Казаныма...

 
   

Төрек таможнясына килеп житкәч, безне «сюрприз» көтеп тора икән: компьютерлар күрсәткәнчә, безнең машина Төркиядән бөтенләй «чыкмаган» икән! Бактын исә узган ел Арион дустым шушы машинасы белән Төркиядә булган, паром белән Сочига чыкканда машинаны теркәргә ничектер «онытканнар» Таможня вәкилләре әллә кайларга шалтыратып, двигатель-шасси номерларын күчергән булып бик озак иза чиктеләр. Көтә торгач, машина эчендә йоклап киткәнбез. Төрекләр, биредә йоклау тыела дип, безне, ниһаять, куалап җибәрделәр. Безгә шул гына кирәк

 

Өйдәгеләр үпкәләмәсен өчен, 2007 елның жәендә мин гаиләмне Сочига һәм Кырымга сәфәргә алып чыктым. Паромда барулар мина шулкадәр ошады, Керчь бугазы аша Сочидан Кырымга юл тоттык. Дәрьяны кичүләр 16 сәгать вакытны алды Керчь бугазы хәтәрләрдән санала икән, бер айдан сон анда берничә суднонын батканын ишетеп хәйраннар калдык...

2008 ел. Дүрт көн дигәндә машинабыз белән 4000 чакрым араны узып, хатыным Фирдәвес белән Парижга килеп житгек. Өч көн эчендә без Эйфель башнясын, Елисей кырларын, XII гасырнын Нотр-дам соборын, Дувр музеен, Пигаль мәйданын, Латин кварталын, Люксембург бакчасын карап өлгердек.

Метро станцияләренең берсендә мина коллегам—болгар аккордеончысы очрады. Анын ялга туктавыннан файдаланып, аккордеонын сорап алдым да бер-ике мелодия уйнап күрсәттем. Узгынчылар мина акча салмады, анын каруы үзем хуҗанын тартмасына евро салдым. Карышкан булса да, безнен очрашудан ул бик шат иде

 

Парижда өч көн йөргәннән сон иртән таулардан төшеп, Испания тигезлекләре аша узганнан сон. кичкә Португалиягә барып кердек. Ни өчен нәкъ менә Португалиягә9 Ул бит Көнбатыш Европада ин ярлы илләрдән санала Хикмәт 162

 

 

шунда ки, бу ил бик күп географик ачышлар, шул исәптән Робинзон Крузо исеме белән дә бәйле. Дөрес анысы, дөнья тирәли беренче сәяхәтне Испания оештыра, ләкин бу экспедицияне португалчы Магеллан җитәкли Европадагы ин озын күпер—Лиссабонда: озынлыгы 17 чакрым. 10 чакрымы Тежу елгасы өстеннән уза. Биредә безнен опера театрының «Аида» афишасын күргәч, гаҗәпләндем, билгеле. Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов һәм оркестр җитәкчесе Николай Андреев искә төште.. Рәүфәл белән 1973 елны без Франциядә бергә булган идек. Рәүфәл ул чакта музыкант, пианист буларак барды.

Лиссабон белән Мадрид арасы 650 километр. Мадридка төн уртасында барып кердек. Бу—төнге тормыш белән яшәүче шәһәр. Ул Казан һәм Мәскәү калаларыннан шул ягы белән нык аерылып тора. Биредәге күп кенә клуб һәм дискотекалар төн уртасында гына эшли башлый Король сарае—Европадагы ин зур корылмаларның берсе, 2000 бүлмәдән тора ул (Эрмитажда 1060 бүлмә). Бу олуг музейдагы Кораллар палатасын исләрен китеп карыйсын.

Пиреней тауларын кичеп, янадан Франциягә кайтабыз Шаулап яуган янгыр пәрдәсен ерып, Канн һәм Ницца арасындагы Антиб култыгына тукталабыз Кунакханә хезмәткәре биредән ерак түгел миллиардер Абрамовичның вилласы урнашканын рәхәтләнеп сөйләп бирде безгә.

Менә без хәзер Италиядә Римнан дусларга шылтыратып, Ровиго шәһәрчегенә килдек. Искиткеч җылы каршыладылар. Галина белән, ул Италиягә китеп барганнан соң, унбиш еллап инде очрашкан юк. Безнен үз машинабыз белән Мәскәүдән түгел, Лиссабоннан килеп чыгуыбыз алар өчен көтелмәгән хәл иде. Әлеге рус-итальян гаиләсе мәктәп яшендәге уллары белән бакчалы, хәлле йортта яшәп яталар икән Бакчаларында исә помидор-виноград түгел, татлы җимеш—киви үсә Австралиядән килгән бу җимеш Италия җирлегендә дә әйбәт тернәкләнеп киткән

Күргән шәһәрләребездән хатыныма ин ошаганы Вена шәһәре булды, чөнки ул күп кенә яклары белән Казанны хәтерләтә иде

Кайтыр вакытлар җитте. Польша, Белорусия чикләрен узып. Смоленск өлкәсенә аяк бастык. Түбән Новгород, аннары Чабаксар Биредән инде Казаныбызга кул сузымы ара Бер тәүлек эчендә 1300 чакрым араны узганбыз. (Бернинди радарлар каравылламый, хәтта «Дакар»чылар да тәүлегенә нибары 700 чакрым ара узалар) Ә барлык йөргән юлыбыз 13 мен чакрымга җыелган иде. Мәскәү өлкәсе аша узулар бигрәк тә авыр булды: радар, бөкеләр, тизлекне тыючы саннар-тамгалар

2008 елның 25 декабрендә Россия Президенты үзенең указы белән «Универсиада- 2013» бәйгесен закон көченә кертте Үземнең шәхсән «Дакар-2008» сәфәрен мин 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышладым һәм мона хакым бар дип саныйм. Чөнки гомеремнең 20 елы Казан университеты белән бәйле 7 ел укыдым (2 елы физфак, 5 елы тарих-филология факультетының роман-герман бүлеге), аннары инде 11 ел буе шунда инглиз телен укыттым

Тан белән Казанга кайтып төшкәч, хатыным әйтә арыдым, бүтән беркайчан машинага утырмыйм, ди. Әмма бер көн узды микән хатыным белән шул ук машинада «Буинск-Айрес»—ягъни минем туган якларым Буага, аның «Люксембург- стрит»ына кайтып киттек.