Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАЛАДА—ТАТАР КУРГАННАРЫ

 

 

 

Тамерлан төрбәсе

Далада таулар юк, далада шихан-сыртлар һәм курганнар гына...

Курганнар—гасырлар буе өелгән борынгы каберлекләр, аларга кимендә дүрт мен ел. Тарихта бу курганнарны скиф-сармат, һун-сөн каберлекләре, дип тә йөртәләр, урыслар исә аларны «татар бугорлары». дип атаганнар, борынгы каберлекләрне актарып, алтын-көмеш бизәнү әйберләре тапканнар. Хәзер исә даладагы бу курганнарны татар тарихы белән бәйләмәскә тырышалар, аларны йә индһ-иран халкына, йә билгесез кавемнәргә бирәләр, хәтта төркилекләрен дә яшерәләр. Төркилек мәсьәләсендә дә үзара тарткалаш бара: казахлар ул курганнарны бары тик үзләренеке генә, дип яза. башкортлар башкортныкы, ди, татар галимнәре бу бәхәскә катнашмый.

Минем Курган. Чиләбе. Ырынбур өлкәләренә барып, андагы борынгы курганнар турында шактый язганым булды. XIII гасырга кадәр чит ил һәм урыс галимнәренең скиф-һун-татар милләтен бер итеп караулары турында да мисаллар китереп күп яздым Аларны кабатлап торасым килми. Әгәр урман-дала татарлары скиф-сарматларнын, һуннарнын дәвамчысы икән, димәк, алардан калган тарихи истәлекләр, курган-төрбәләр дә татар халкының мәдәни-рухи мирасы булып тора. Хәзер сүзем шундый тарихи мирасларның берсе—Чиләбе өлкәсенең көньягына урнашкан Тамерлан төрбәсе турында барачак.

Анын «Тамерлан башнясы» дип аталуы шартлы рәвештә генә, сонгы гасырда бирелгән исем. Риваятьләр буенча, имеш биредә Аксак Тимернең кызы күмелгән, ул. имеш, бер егет белән атасыннан качып киткән, әмма аны сакчылар Аксак Тимер әмере буенча үтергәннәр. Ата кеше моның өчен соңыннан бик үкенә һәм кызы өчен шушы төрбәне төзетә. Имеш, төрбә өчен кирпечләрне хәзерге Троицки шәһәре булган жирдән. 150 чакрым арадан, ханнын гаскәриләре кулдан-кулга биреп торып бирегә хәтле китереп җиткергән Әмма күпчелек галимнәр бу риваятькә ышанмыйлар, аны әкияткә тиңлиләр Элек бу төрбә Кәшәнә. дип аталган, ул исә борынгы төркичәдән төрбә, мавзолей, дигәнне анлата. ягъни, берәр билгеле кеше күмелгән урын. Бу тирәдә исә бер генә түгел, йөзләгән билгеле кеше, дистәләгән татар ханнары күмелгән булып чыкты. Хәер, барысы турында да тәртип белән генә сөйлик.

Ин беренче тапкыр Тамерлан төрбәсе турында мәгълүматка мин Күчем хан 

буенча материаллар эзләгәндә юлыктым Казах язучысы Мурат Абдиров Күчем ханнын кабере хәзерге Чиләбе өлкәсенең Варна бистәсе янында. Зур һәм Кечкенә Кәсәнә күлләре арасында. « Тамерлан башнясы* дип аталган төрбә янында булырга мөмкинлеген язган иде (Мурат Абдиров Хан Кучум: известный и неизвестный.— Алматы. 1996. стр. 133.) Ул анда Себер ханнары Шәйбәниләрнен нәсел каберлеге булырга тиешлеген хәбәр итә. Мурат Абдиров бу мәгълүматны Казахстанның башка галимнәреннән алганлыгын әйтә. (Новожилов Г Архитектурные памятники Казахстана -Алма-Ата. 1968. стр. 11-14 .). (Токтабаев Ахмет Кесене мазары —Казакъ әдәбияты. 1988. декабрь)

Күчем хан турында мондый хәбәр мина шактый сәер тоелды, чөнки ни өчен әле Себер ханын башкаласыннан еракта, су юлы булмаган дала уртасында күмәргә тиешләр, ди? Мин моңа ышанып бетмәдем, алай да күңелемә Чиләбе өлкәсе. Варна. Тамерлан башнясы. дигән атамалар кереп калды. «Күчем хан* романын боларны искә алмыйча гына яздым, чөнки ачыкламаган хәбәрне әсәрләремә кертә торган гадәтем юк. Әмма Варна бистәсе, анын янындагы Тамерлан төрбәсе күңелемнән китмәле, аның буенча шактый материал тупладым, һәм жай чыгу белән шул якларга юл тоттым.

Ул якын ара булып чыкмады—башта Татарстан. Башкортстан. Урал таулары аша 14 сәгать автобуста килдем, аннан җиңел машинага күчеп утырып, урый-урый 4-5 сәгать дигәндә Варнага килеп җиттем «Чиләбе өлкәсенең иң көньяк чигендә урнашкан, биредән 20-30 чакрымда Казахстан башлана»,—диделәр. Килү белән. Тамерлан төрбәсен карарга киттек, ул Варнадан 3-4 чакрым ераклыкта икән Аны башня дип атап йөртсәләр дә. пирамидага охшатып торгызылган. бераз калкурак урында, кызыл кирпеч белән шакмак рәвешендә тышланган, эчтән түгәрәк булып калган 17 метр биеклектәге бина иде бу.

Тамерлан төрбәсе тыштан—мавзолейны, эчтән шәһри Болгар пулатларын хәтерләтә. Бердәнбер биек ишеге арка сыман итеп эшләнгән һәм көньякка урнашкан, ике озын, тар тәрәзәсе көнчыгышка һәм көнбатышка карый Түбәсе очлаеп килгән, тишек-фәлән юк. Ишекне атлап керү белән, як-якта ике уенты бар. анда. имеш, хәрби сакчылар торган. Соңыннан ясап куелган тимер ишеккә чүпрәк-чапрак эленгән, монысы инде яна мәҗүси гадәт икән Яна өйләнешкәннәр бирегә килеп фотога төшәләр, күпләр биредә ял итәргә ярата, без барганда да урыс яшьләре бер читтә хәмер эчеп, сыйланып утыралар иде Югыйсә, бу Россиянен тарихи ядкарьләр исемлегенә кертелгән бина, һәм ул закон белән сакланырга тиеш бит

Бинаның бик борынгы икәнлеге бәхәссез, аны күпчелек галимнәр XIV гасыр истәлеге, дип яза, төрбәнең төзелешен XII гасыр белән бәйләүчеләр дә бар Ул элек башка төрлерәк—ике катлы һәм түгәрәк рәвештә булган Мин анын элеккеге рәсемнәрен һәм узган гасырда төшерелгән фотосын күрдем, алсу кирпечләрнең шул кадәр тыгыз тезелүенә шаккаттым. Аларнын арасына хәтта җеп тә керерлек түгел иде! Моннан 600-700 еллар элек, кул көче белән, ничек шулап камил бина төзергә була?! Әйткәнемчә, элеккеге бинада кирпечләр алсу төстә, яссы рәвешле һәм шактый зурлар булган, мин моны Варна музеенда күрдем Шундый ук алсу, яссы кирпечләрне Тубылда күреп кайттым, алар Себер татарларының элеккеге башкаласы Искәр урыныннан табылган иде

Без әле Тамерлан төрбәсенә яңадан әйләнеп кайтырбыз, ә хәзер анын тирә- юнендә ниләр булганлыгын да язып үтик. Бер караганда, бу тирәләр тоташ даладан тора кебек, әмма игътибарлырак булсаң, җирнең тигез түгел икәнлеген, урыны урыны белән өелгән калкулыклардан торганлыгын күрәсең Болар-борынгы курган-каберлекләр инде, галимнәрнең әйтүенчә, биредә йөзәр чакрым әйләнә- тирә тоташ борынгы каберлекләрдән тора икән Ерак түге i Бреды районында. Синташ елгасы буенда борынгы металлургия комплексы табылган, күршедәге Чесма (Чишмә) районының Клинов авылы янында бронза чоры курганы ачылган янәшәдәге Карталы районында исә атаклы «Курган с усами* бар Биредән ерак булмаган Кулечи авылы янында. Карталы-Аят һәм Арчалы-Аят елгалары кушылган урында, кырыктан артык археолога к ядкарь табылган. аларнын унысы-таш гасырга алтысы бронза чорына карый Карталы-Аят елгасының сул ярында унсигез курган

 

 

табылганлыгы билгеле. (В. Никитин. «Отступив за даль столетий...» . «Челябинский рабочий». 1979. 3 апреля.)

Алай гына да түгел, бу урын—борынгы скиф-сармат патшаларын күмә торган махсус урын булганлыгы билгеле. Шуңа күрә биредә таш төрбә-мавзолейлар да. пирамида-курганнар да. алтын-көмеш күмелгән каберлекләр дә һаман очрап тора. Сүзем буш булмасын өчен. Чиләбе галиме, тарих фәннәре докторы Г.Здановичнын фикерен китерә.м:

•Трудно найти человека в Челябинской области, который бы не видел или не был наслышен о «Башне Кисене» Однако мало кто знает, что мавзолей построен на древнем погребальном поле. Тот участок ковыльной степи, что сохранился вокруг «Кисене». служил кладбищем для многих поколений людей в течении почти четырех тысяч лет—от начало II тыс. до н.э. до XVI1-XV1II вв. н.э. И кладбище это нуждается в таком же внимании, как и мавзолей Кисене. Мавзолей и древнее кладбище—это единый уникальный памятник истории народов Южного Урала. Сейчас вокруг мавзолея развалины различных сооружений, переживших века. Эго остатки каменных кольцевых конструкций и каменных ящиков бронзового века, почти стертые с поверхности земли пирамиды, сложенные из дерева и дерна в скифосарматовскую эпоху, поверженные каменные «бабы» и ритуальные полошадки тюркского времени » (Г Зданович «Сохраним для потомков». «Челябинский рабочий». 1982. №93. 7 августа.)

Бу язмадан күренгәнчә. Тамерлан-Кисәнә төрбәсе дүрт мен еллык борынгы каберлекләр өстендә утыра икән Автор аларнын бронза гасырына, скиф-сармат чорына караганлыгын яза. бу каберлек-курганнарны пирамидалар, дип атый, биредә таш балбаллар булганлыгын һәм боларнын барысын да төрки заманнар белән бәйли. Бу—бик мөһим бәяләмә, чөнки еллар үтү белән, төрле сәбәпләр аркасында, бу яклардагы борынгы цивилизацияне төркилек белән бәйләмәскә тырыша башладылар. Беренче планга индо-иран версиясе чыкты, бу исә тамырлары белән фарсы һәм борынгы славянлыкка барып тоташа. Хәзер Аркаимны да бик тырышып шул якка боралар, күрә торып, ялган тарих ясыйлар. Ә безнен өчен Аркаимнын да, Тамерлан-Кисәнә төрбәсе янындагы борынгы курган-каберлекләрнен дә төрки цивилизациясе мирасы икәнлеге бәхәссез.

«На основании исследовании ученных Палласа, Сальникова. Стоколова до сооружения мавзолея Кесене на этом месте существовал древний некрополь, насчитывающий несколько сот курганных захоронений,—дип яза икенче бер урыс тарихчысы —На протяжении четырех тысяч лет возвышенность, расположенная между озерами, служила погребальным полем. В наиболее чтимой, центральной части некрополя был сооружен мавзолей Кесене. В мавзолее хоронили знатных феодалов. По анализу исследований и архитектурных особенностей сделан вывод, что памятник сооружен в XIV веке » (С.Загребин «Башня Тамерлана? Нет- Мавзолей Кесене.» . «Комсомолец». 1983. №59. 17 мая.)

1960 елны археолог В.С.Стоколов бу некропольне махсус өйрәнә һәм бер борынгы курганны ача. Бу курганнан бронза чоры савытлары чыга, алар галимнәр тарафыннан, безнен эрага кадәр II меңьеллык уртасында ясалган, дип бәяләнә, ягъни, бу табылдыклар Аркаим белән бер чорда эшләнгән була. Шулай ук бу курган янәшәсенә 8 мөселман кабере дә табыла, алары инде соңгырак чорга карый. Шунысын да әйтергә кирәк. Аркаим биредән 70-80 чакрымнарда гына урнашкан, һәм ике арадагы Карталы. Бреды. Кызыл бистәләре туфраклары Варнага кадәр борынгы курган-каберлекләр белән тулы. Бу нәрсә дигәнне анлата? Бу. кайберәүләр язуынча, далада даими зур сугышлар булуын аңлатмый, ә биредә халыкның меңнәрчә еллар буе утрак (оседлый) тормыш белән яшәүләрен күрсәтә. Галимнәр язуынча, Чиләбегә кадәр бу арада йөзләрчә шәһәрләр булган, ул хәзер тарих фәнендә «Шәһәрләр иле» («Страна городов») дип атала. Димәк, хәзерге Варна авылы урнашкан Тугызак елгасы буйларында да утрак тормыш белән яшәүче скифлар һәм сарматлар, һуннар һәм төрки-татарлар көн күргән, бу борынгы курган-каберлекләр алардан калган. Әйе. биредә гомер-гомергә кешеләр яшәгән, һәм бу турыда җирле тарихчылар менә нәрсә яза:

 

 

«Судя по археологическим находкам, варненская округа была очень популярна у наших земляков с глубокой древности. Напомним о мавзолее Кесенэ, который венчает некрополь древних южноуральцев с каменного века по средневековье—около четырех (!) тысяч лет Выше Варны по речке у поселка Солнца, где в Нижний Тогузак впадает ручей Кесенэ, обнаружены остатки одной из крепостей всемирно известной Страны городов—Устье Следы обитания человека каменного века обнаружены на берегах реки на окраинах Варны, а в окрестностях—древние курганы.» (Александр Моисеев -Регулярное селение-. -Уральский курьер-. 2006. 12 марта.)

Узган гасырнын 70-80 елларында, әле Аркаимнын исе дә чыкмаган вакытта. Чиләбе галимнәре, шул ук тарихчы Зданович та, Тамерлан-Кисәнә тирәсендәге курганнарны өйрәнеп, биредә тарихи-мәдәни комплекс ачарга уйлыйлар. 100 гектар жирдә 15 борынгы каберлекне торгызырга планлаштыралар «Кесене будет заповедником погребальной архитектуры Аналогов в нашей стране нет», диләр алар. 1981-1982 елларда төрбә торгызыла. кызыл кирпеч белән тышлана, курганнар тикшерелә, комплексның проекты эшләнә, ачык һавадагы музей- тыюлык өчен барысы да әзер була Әмма мондый тарихи комплексны Варнада түгел, Аркаимда ачарга булалар һәм шулай эшлиләр дә. Болай эшләүнең мин берничә сәбәбен күрәм.

Әгәр даладагы борынгы циви­лизация үзәген Тамерлан төрбәсе янында эшләсән. аның тамырлары төркилеккә барып чыгар иде, ә бу дөреслек Россия тарихчыларына кирәк түгел ахры. Әле 1972 елда, Тамерлан музей-тыюлыгынын эшче проектын эшләгәндә үк, би­регә Казахстан галимнәре килеп, бу тарихи истәлекнең казах мәдәнияте ядкаре икәнлеген язып калдырганнар. Монда төркичелек бөтен яктан да кычкырып тора—скиф-сармат-һун, төрки-татарлар, төр- ки-казахлар тарихын әйләнеп узып булырлык түгел. Шуна күрә музей-тыюлыкны абстракт Аркаимга күчерделәр, дип уйлыйм

Анда күчерүнең икенче сәбәбе—Тамерлан-Кисәнә төрбәсенең Варнага якын булуы, ә аңа татарлар нигез салган, хәзер дә меңәрләгән милләттәшебез шунда яшәп ята. Телисеңме-теләмисеңме, бу борынгы курган-каберлекләр татарлар исеме белән дә бәйләнәчәк, ә бу кемнәр өчендер кирәкми Шул сәбәпле монда ачык һавада музей комплексы ачу эше туктатыла. Бер яктан караганда, ул комплексның монда булмавы яхшы, чөнки, проект буенча, бирелә мәжүси ритуаллар башкару күздә тотылган булган Ягъни, борынгы курган-каберлекләр өстендә корбаннар чалып, кан агызып, мәжүси иләһәләрне «сыйлау»лар планлаштырылган булган Борынгы каберлектә мондый куркыныч бидгать гамәлләр кылудан безне Аллаһ Үзе саклап калган булырга тиеш.

Әйе. бу—мазарлык, йөзләрчә еллар ул мөселман зираты да булып торган. Бу хакта мөселманча күмелгән каберлекләр дә сөйләп тора, кайбер тарихчылар да яза. Ә бу яктагы мөселманнар—алар төрки халыклар: казахлар, татарлар, нугайлар, башкортлар 1768 елда Россия фәннәр Академиясе чакыруы буенча, бу якларнын тарихын алман галиме П С. Паллас килеп өйрәнеп китә һәм ул Тамерлан-Кисәнә төрбәсен «татарский молитвенный дом», дип атый (Паллас П С Путешествия но разным провинциям Российской империи в 1768-1769 годах СПб. 1770. Кн 1 Ч 2.. стр.137.) Мона тарихчы Сергей Боталов га игътибар итә

«Побывавший на берегу Кесене в 1770 году академик Петр Симон Паллас, конечно же, осмотрел -Татарскую Кошену». посчитав Башню «молитвенном домом кочевников» (Сергей Боталов. Номады —Челябинск. 2000. стр.27)

 

Җирле тарихчы В Артемьев та биредә мөселманнар күмелгән булырга тиешлеген яза:

•...Дело еше и в том. что в окружении башни имеются холмы с захоронениями. Кто были умершие: воины или кочевники—вопрос'.’ Но никаких доспехов или стрел здесь не обнаружено. А то. что захоронение мусульманское, не вызывает спора. Потом, надо учитывать, что в поисках клада внутри Башни и за ее пределами не раз вели раскопки «дикие» кладоискатели.» (В. Артемьев. «Размышления о Башне Тамерлана» .«Советское село». 2003 г.)

Далада мондый мавзолей-төрбәләр еш очрый икән, һәм җирле халык аларны мәчет хәрәбәләре. дип атый Ягъни, жирле халык аларны турыдан-туры мөселманлык билгесе итеп кабул итә. Бу хакта хәтта Мәскәү авторлары да искәртә:

«Тимур (Тамерлан) бывал в этих приуральских краях. Здесь произошла его знаменитая битва с Тохтамышом. В степях Приуралья часто всречаются курганы с кирпичной кладкой, оставшиеся с того времени. Местное население считает их остатками провалившихся мечетей. Но это остатки мавзолеев, построенных без фундамента из необоженного сырцового кирпича и поэтому быстро развалившихся.» (Т.Н.Матюшин Яшмовый пояс Урала.—Москва. 1977. стр.161-162.) Бу китапта Тамерлан төрбәсенең иске рәсеме бирелгән һәм анын астына «Башня Тамерлана. XII-XV вв.» дип язылган. (Шунда ук.) Ягъни, бу төрбәгә кимендә мен ел булып чыга, ә ул һаман дала уртасында басып тора! Шулай булгач, авторнын бу мавзолей- төрбәләр турында, «тиз җимереләләр», дип әйтүе дөреслеккә туры килми. Ә менә халык хак әйткән булырга тиеш—димәк, биредә төрбәсе дә, мәчете дә, манарасы да булган!

Әйткәнемчә. Аксак Тимернең биредә булу-булмавы да, биредә анын кызының күмелү-күмелмәве дә галимнәр арасында бәхәс уята. Ә ни өчен бу төрбәне хатын-кыз белән бәйлиләр сон алайса? Эш шунда, биредә 1889 елда Петербург университеты профессоры Э Ю. Петри казу эшләре алып бара һәм хатын-кыз скелеты таба. Бу скелетның баш сөяге янында ике алтын алка һәм бармакларында фирүзә ташлы ике алтын балдак табыла. Баш сөяге монгол рәвешле була, ә мәет исә мөселманча күмелгән. Петри бу табылдыкларны Эрмитаж музеена тапшыра.

«Был обнаружен женский скелет длиной 2 аршина 6 вершков. Вокруг шеи скелета обмотана шелковая ткань, отдельные ее куски сохранились. У черепа—две золотые серьги с двумя жемчужинами и одним яхонтом на каждой. На пальцах два золотых перстня, гнезда которых украшены золотым арабеском и небольшими зеленовато-голубымими камнями, похожими на бирюзу—датировано XIV веком. Череп монгольского склада, не особенно типичный Погребение произведено по древнему мусульманскому обряду, украшения и атрибутика соответствует Древнему Востоку»,—дип яза Петри үзенен хисабында. (Отчет Императорской археологической комиссии за 1889 год. СПб, 1892. стр.55-57.)

Менә шушы хатын-кыз скелетыннан чыгып, бәлки Аксак Тимер кызы турында риваять тугандыр. Әмма казахлар биредә Кисәнә исемле казах кызы, башкортлар Мәдинә исемле башкорт кызы күмелгән, дип язалар. Бу тирәдән тагы берничә баш сөяге, каен казыклар һәм бүре суга торган кистән-чукмар да табыла. Шулардан чыгып, бу кешеләр һөҗүм вакытында үтерелгән, дигән нәтиҗәгә килергә дә мөмкин. Әлбәттә, мөселманнар мәетне өс киемнәре һәм бизәнү әйберләре белән күммиләр, әмма кеше сугыш вакытында шәһит китсә, ничек киенгән, шулай күмелә. Бу алка- йөзекләрне шулай гына аңлатырга була. Бу мавзолей тирәсендәге каберләрдә дүрт мең еллык сөякләр ятканын да онытмаска кирәк.

Әйе, биредә ханнар да, хан кызлары да, патшалар да күмелгән булырга тиеш. Мин эзләгән Күчем хан һәм башка Себер ханнары да шушында күмелгән булырга мөмкин, чөнки башка җирдә аларнын каберлекләре юк. Биредә зур су юллары булмау да каршылык тудырмый, чөнки дала өчен бөтен җирдә—юл... Ул вакытта шактый мул сулы Тугызак елгасының—Уй елгасына, Уйнын Тубылга коюын да онытмаска кирәк, ә анда—Себер ханнарының башкаласы. Бу хакта Чиләбедә яшәүче тарихчы, Тамерлан-Кисәнә төрбәсен махсус тикшерүче Сергей Боталов бик ачык итеп әйтә: « Шибан-хан. Имя которое, безусловно связано с созданием 116
мавзолея Можно смело предположить, что мемориал возведен в честь одного из семейных кланов могущественной династии Шибанидов.» (Сергей Боталов Номады —Челябинск. 2000. стр.33-34.)

Күчем хан Шәйбәниләр нәселеннән булган, димәк. Кисәнә төрбәсе тирәсендә аларнын нәсел мазарлыклары булган булырга бик мөмкин. Галимнәр барысы да бер авыздан бу төрбәне Алтын Урда тарихи ядкаре дип билгелиләр, ә Себер ханлыгы Алтын Урданың варисы, дәвамчысы булган, димәк, татар ханнарын кайда һәм ничек күмү йоласын да ул гасырлар буе килгән традиция буенча башкарган Шул ук Боталов бу турыда бик мәгънәле итеп бодай ди «На месте родовых зимовии в степи вырастали города, а над могилами именитых золотоордынцев поднимались мавзолеи-кисене«дома мертвых» (Сергей Боталов. Күрсәтелгән хезмәт. 29 бит.)

Бу тирәләрдән данлыклы Ефәк юлы үтүен дә искә төшерергә кирәк, димәк монда Кәрәван-Сарайлар да. мәчетләр дә. базарлар да булган, дигән сүз. Ә инде бу туфракта кемнәр ятканын хәзер бер Аллаһ кына белә Шуна күрә бу урыннарга тиешле игътибар һәм анда ятучы әрвахларга дога кирәк Жирле халыклар шулай эшли дә. Әмма Урал аръягын Рәсәй империясе басып алгач, милләтләргә генә түгел, аларнын каберлекләренә лә көн калмаган. Урыслар бу курган-каберләрне актарып, алардан алтын-көмеш эзләгәннәр, бөтен Себер-Уралны сукыр тычкан кебек жырмачлап чыкканнар. Алар махсус төркемнәр оештырып, эшкә йөргән кебек курганнарны актарырга чыгып киткәннәр, бу кабер каракларын «бугоршики» дип йөрткәннәр. Бары тик Петр патшаның махсус фәрманы белән генә талауларны бераз чикли алганнар, әмма курган актарулар барыбер дәвам иткән Бу хакта 1889 елда Варнада фәнни эзләнүләр алып барган профессор Э.Петри дә язып калдырган.

«Развалины Кисяня представляют собою четырехугольное с надломленным верхом здание, приблизительно в 8 саженей, с двенадцатигранной пирамидальной башней... По мере заселения края переселенцами кирпичи все более и более расхищаются Киргизы, а равно как и казаки-татары, живущие в Варненской станице, не касались здания, частью из суеверия, частью в том убеждении, что здесь погребено тело магометанского святого.» (Э Ю.Петри. Күрсәтелгән хезмәт)

XIX-XX гасырларда да Тамерлан төрбәсен талаулар дәвам игә Бу хакта 1868 елда Варнада булган этнограф Р Г.Ипатьев та язып калдырган, төп зыянны казаклар(казачье поселение) салганлыгын әйткән. Әмма мөселман-татар казаклары бу вәхшилектә катнашмаган, киресенчә, төрбәне сакларга тырышкан, алар анда барып намазлар укыганнар. Бу хакта тарихчылар менә нәрсә яза «Поэтому с момента заселения поселка казаки татары взяли мавзолей под свое особое покровительство, тщательно следили за его сохранностью и первое время изредка служили в нем намазы » (В.С Кобзов Уральская Варна — Челябинск. 1992. стр 39.) Бөек Ватан сугышы вакытында урыслар төрбә кирпечләреннән мунчалар салганнар, морҗалар чыгарганнар, жирле халык, төрки-мөселманнар бу эшкә катнашмаган Халык сөйләве буенча, соңыннан бу мунча-морҗалар сәер тавыш чыгарып, «елап» утырганнар... Урыннарыннан кузгаткан өчен бәлки шулай рәнҗегәннәрдер

Әйткәнебезчә, кызганычка каршы Тамерлан төрбәсе бүген дә вәхшиләр тарафыннан җәберләнә Анын эчендә бүгенге вандалларның борынгы диварларга тырнап язган сүзләре, мылтыктан атышкан ядрә эзләре саклана Мона жирле тарихчылар да игътибар итә һәм борчылуларын белдерәләр

Мавзолей и некрополь захоронения вокруг него—это историческая ценность Этот памятник заслуживает большого внимания и бережного отношения После реставрационных работ, на которые было потрачено немало сил и средств, на памятнике вновь появились следы вандализма. Кирпичи снова стали царапать, оставляя на них свои инициалы, имена Совершенно ни к чему привязывать на металлическую ограду ленточки Что это? Откуда взялась эта традиция’’ Мне пришлось посетить в Средней Азии много памятников старины, мавзолеев, и никто и никогда не занимался этой дикостью.» (Галина Золотарева •Сохранить для потомков .» . «Советское село», 2009. сентябрь )

 

Без дэ автор белән тулысынча килешәбез, бу тарихи урыннарда чүпрәк бәйләү кебек кыргый күренешләргә чик куярга вакыт Бу—мәҗүсиләрдән кергән гадәт һәм

 

 

ана безнең милләттә урын булмаска тиеш Югыйсә, Биләрне чүпрәк басты, Аркаимда шушы хәл. инде Тамерлан төрбәсен чүпрәккә төргәннәр. Зыялылар, дин әһелләре һәм җирле түрәләр моңа каршы төшәргә һәм туктатырга тиешләр.

Тамерлан төрбәсен һәм ул тирәдәге борынгы курганнарны, шәһәрлекләрне җентекләп өйрәнгәннән сон. күңелдә барыбер берничә сорау калырга мөмкин. Биредә кемнәр яшәгән һәм алар кая киткән? Минем үзем өчен бу сорауларга җавап ачык—биредә төрки халыклар яшәгән һәм алар беркая да китмәгән, шушында яшәүләрен дәвам итәләр. Әмма фән дөньясы мәсьәләгә болай карамый, бу зур тарих төркиләргә бирелми, бүгенге төрки халыклар бу тарихнын дәвамчылары итеп каралмый Югыйсә, шушындый ук мавзолей-төрбәләрне бүген Казахстанда, Үзбәкстанда, башка Урта Азия республикаларында, Кавказда, Идел-Уралда да очратырга мөмкин бит!

Икенче төрлерәк фикер дә бар. Тамерлан-Кисәнә төрбәсен беренче булып тикшергән һәм 1762 елда ана фәнни бәясен биргән тарихчы П И Рычков Көньяк Уралда мона кадәр фәнгә билгесез цивилизация булганлыгын яза, анынфикеренчә, Кисәнә төрбәсе дә шул халыкнын изге патшасына куелган булырга тиеш. (Рычков П.И. Топография Оренбургской губернии —Оренбург. 1889. стр.242.) Рычков фикеренчә. бу халык соңыннан Кытайга күчеп киткән булырга тиеш. Йөз елдан соң этнограф Р.Игнатьев та. җирле халыктан җыелган материалларга таянып, Тамерлан-Кисәнә төрбәсе турында <■ мавзолей построен над прахом святого царя неизвестного народа», дип яза. («Оренбургские ведомости». 1868. № 20.) Ул бу билгесез халыкнын утрак тормыш белән яшәвен, соңыннан ниндидер сәбәпләр аркасында Кытайга качарга мәҗбүр булуын яза. Игнатьев Тамерлан-Кисәнә төрбәсенең саклар тарафыннан салынуын хәбәр итә.

Бу фикерләрнең барысын бергә җыйсак та, барыбер төрки тамырларга килеп чыгабыз. Тарихтан билгеле булганча, бу далаларда яшәгән скиф-сак-сармат халыклары—алар борынгы төркиләрнең бабалары. Ә инде ниндидер бер төркем Кытайга китеп барган дип карыйбыз икән, без шул ук төрки уйгырларга килеп чыгабыз, Тибет халкының да бер өлеше төрки тывалылар булуын онытмаска кирәк. Ә урыслар басып алганчы бу далалар нугай татарларының ил-җир биләмәләре була, алар соныннан Төньяк Кавказга күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Ягьни, кайсы гына яктан килеп карасак та. даладагы бу курган-пирамидалартөрки цивилизация билгесе, безнен байлык, биредә дистәләгән бәйсез дәүләтләр тоткан татар халкынын да рухи мирасы. Бүген аны безгә бирергә теләмәсәләр дә, монын шулай икәнлеген үзебез белеп торыйк. Хәер, моны урыс тарихчылары үзләре дә сизенәләр, әмма исемебезне әйтмиләр:

«Кесене» является архитектурным памятником талантливого народа, народа трудолюбивого с высоким моральным и духовным складом, который с большим искусством в те далекие времена смог создать выдающийся памятник народного зодчества из простого кирпича, по который живет вот уже не одно столетие...»,—дип
яза алар. (•Кесено •Технорабочийпроект— Челябинск. 1972. стр 7. Музей с Варны )

 

Әйе, бу безнен турыда, югары әхлаклы, гаять тырыш, мәгърифәтле, гүзәл мәдәнияткә ия булган татар халкына биргән бәя Вакыт һәм тарих тарафыннан

...Тамерлан төрбәсеннән ерак түгел, дала уртасындагы ярым кипкән Кәсәнә күлендә ялгыз аккош йөзеп йөри иле

Әйтерсең лә «Идегәй» дастанында Ку күлендә йөзеп йөргән аккош!

Әйтерсең лә ул безгә Туктамыш. Шаһ Тимер. Идегәйләр чорыннан канат очларында хәбәр алып килгән..

Били белсәң, ханиям. Икселмәс дәүләт бу иде. Алтын Урда. Ак Урда Алтмыш йортка юл иде

Әй ханиям. ханиям!

Җир китәрдә ни калыр!' Җиреннән тайган ил калыр; Ил китәрдә ни капыр ‘ Ил киткәндә йорт капыр. Йорт киткәндә сөт калыр. Ак күкрәктән сөт имгән Сүзе татлы тел капыр Тел китәрдә ни капыр? Язганнан язган хат капыр, Баш китәрдә ни калыр? Буында типкән кан капыр

Татар Варнасы

Тамерлан төрбәсеннән ерак түгел. Түбән Тугызак елгасы буенда, зур гына бер авыл бар. Аны урыслар—Варна дип. татарлар Мача дип атап йөртә. Аның тарихы әллә ни зур түгел—170 еллар тирәсе генә, әмма ана мөселман-татар казаклары нигез салуы бәхәссез факт Ни өчен Варна, ни өчен Мача һәм ни өчен татар казаклары—хәзер шуларга тукталып үгик

XIX гасыр урталары—чукынмаган татарларның җирсез. мал-мөлкәтсез тилмергән вакытлары. Россия империясе татар илен басып алганнан бирле, бары тик чукынган татарларга карата гына мәрхәмәтле булган, аларга җир биргән, дәүләт эшләренә якын җибәргән, мал-мөлкәтле иткән. Ә динен сатмаган татарлар бары тик авыр эшләрдә, җай чыкса—сәүдәдә һәм ялланган хәрби хезмәттә генә азмы-күпме үзләрен күрсәтә алганнар Империянең көньяк чикләрен, бигрәк тә иксез-чиксез далаларны күчмәннәрнен һөҗүменнән сакларга кирәк булгач, чукынмаган татарлар да эшкә ярап куя—аларны хәзерге Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләренә күчереп утырта башлыйлар Әлбәттә, бу дәүләт сәясәте була, төрки кыргыз-кайсакларга төрки- мөселман татар казакларын каршы куялар, әмма татарлар шулай итеп диннәрен һәм үзләрен өлешчә булса да саклап калалар

Татарларны бирегә 1843 елны. Ырынбур казак гаскәрләре (казачье войска) составында. Самара тирәсеннән күчерәләр, шулай ук алар арасында бүгенге Татарстанның Шөгер. Норлат якларыннан да милләттәшләребез булган Татарларны башта Тугызак елгасыннан түбәндәрәк. урыслар белән бергә урнаштыралар, әмма бу ике милләт тыныша алмагач, мөселман-татарларны хәзерге Варна урынына күчерәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, ул вакытта ук инде биредә бай татар казакларының—Кочуровларнын һәм Усмановларнын өч биләмә-хуторлары була Тарихчылар язуынча, бу станица башта ЗОнчы номер белән йөртелә, аннан ана Варна исеме бирелә. 1828-1829 елларда Болгариядә төрекләрне җиңү хөрмәтенә
шундагы крепостьның исеме кушыла.
Имеш, бу сугышта Ырынбур казаклары да, шул исәптән, татар казаклары да катнашкан була, татарлар, үз диндәшләре төрекләрне жинеп. Рәсәй империясенә дан китерәләр...

Әмма татарлар бу авылны беркайчан да Варна дип атамыйлар, ана Мача дигән исем бирәләр, чөнки алар Самара якларыннан шул исемдәге станицадан күчерелгән булалар. Шунысын да әйтергә кирәк. Самара өлкәсендә хәзер дә Мәчәли дип йөртелгән зур татар авылы бар, мондый татар авылларының Түбән Новгород өлкәсендә, шулай ук Татарстанда булуын да әйтеп үтәргә кирәк.

Бөтен тарихи хезмәтләрдә, мөселман-татар казаклары бирегә күчкәндә, буш дала иде, дип язалар, мин үзем моңа бераз шик белән карыйм. Елгасы, күлләре, аз булса да урманы, мал тоту өчен иксез-чиксез далалары булган мондый уңайлы жирләр ни өчен кешесез булырга тиеш ди? Без инде Варна янындагы Тамерлан төрбәсе тирәсендә дүрт мен ел буе кешеләр яшәгәнен алдагы бүлектә язып үткән идек. Мина калса, бу тирәләрдә сонгы гасырларда да кешеләр яшәүдән туктамаган, һәм бирегә татар-урыс казаклары күчеп килгәндә дә дала буш булмаган. Татарларның кеше яшәгән жиргә, үз милләттәшләре янына күчә торган гадәтләре бар, аларның урыс казакларыннан аерылып, бирегә күчүләренең сәбәбе шул булмадымы икән, дип уйлыйм. Матбугатта минем фикеремә туры килгән язмалар да күренгәли, кайбер галимнәр биредә урыс-татар казаклары килгәнче дә кешеләр яшәгәнлеген ачыктан-ачык әйтәләр.

«Очевидно и то, что Башня служила каким-то маяком для людей, кочевавших в этих краях, пристанищем в непогоду и местом для отдыха,—дип яза инде безгә таныш булган автор В.Артемьев.—И что, возможно, уже в те века они закладывали поселение, которое ныне именуется Варной и впервые упоминается в циркулярах губернатора Оренбургской губернии в 1843 году как казачье сторожевое поселение.» (В.Артемьев Күрсәтелгән хезмәт.)

Жирле тарихчының бик кызыклы аңлатмасы бу! Димәк, мөселман-татар казаклары килгәнче үк Варнада кешеләр яшәгән, алар күчмән халыклар, ягъни, төркиләр булган дигән сүз. Әмма бу хакта хәзер беркем язмый. Шулай ук Варнага бары тик татар казакларының гына күчеп утыруы да бик буталчык рәвештә, аңлашылмаслык итеп бирелә Урыс тарихчылары бирегә урыс, татар, калмык казаклары бергә күчкән, дип язсалар, татарлар исә Варнага бары тик татар казаклары гына күчеп утырган, дип баралар. Әйтик, тарихчы В.С Кобзов Варна тарихына багышлап махсус китап яза һәм анда бу бистәне башлангычыннан ук катнаш торак урыны итеп күрсәтә:

«С самого начало население поселка было интернациональным по своему составу В это время в Варне проживало около 40% татар, ранее служивших в полках регулярной армии, 39% русских, 11% калмыков, 2% украинцев (малороссов), а также белорусы и несколько казахских семей, не входивших в войсковое сословие.» (В.С Кобзов. Уральская Варна —Челябинск, 1992, стр.13.)

Татарлар Кобзовнын бу сүзләрен ялган дип баралар, аларның әйтүенчә, Варнага нигез салганда монда урыс казаклары да, башкаларда булмаган, ә бары тик мөселман татар казаклары гына күчеп утырган. Билгеле булганча, Кобзов бу китабын Ырынбур архивларында утырып язса да, безгә калса, ул биредә әллә белеп, әллә белмичә ике бистәне бутаган. Хәзер Алексеевски дип аталган бистәгә, чыннан да, татар, урыс, калмык һәм башка милләт казаклары бергә урнашалар, әмма урыслар белән тыныша алмыйча, татарлар алардан аерылып чыга һәм хәзерге Варна урынына килеп төпләнә. Архив документларында бу тирәдәге казак станицаларын барысын бер исем астында туплап биргән булырга да мөмкиннәр, әмма бу Варнада урыслар яшәгән дигәнне аңлатмый Октябрь революциясенә кадәр Варна тоташы белән татар авылы булган, анда нибары ике урыс яшәгән, моны олы кешеләрнең истәлек-хатирәләре дә, архив материаллары ла раслый.

 

1913 елда Варнада туган, 2003 елда 90 яшьлек юбилеен уздырган Өммегөлсем Рәхмиева авыл тарихын бик яхшы белгән Анын әйтүе буенча, революциягә хәтле Варнада бары тик татарлар гына яшәгән, нибары ике урыс булган, алары да татарча яхшы белгән. Бу хакта жирле газета менә ничек яза: «Она говорит, что Варну до революции населяли одни татары, которые прибыли сюда откуда-то из Оренбурга и

 

 

Татарии. Русские селились в соседних селах: Катенино, Бородиновка, Николаевка, Толстых и др В Варне до 1917 года была всего двое русских. Это русский купец Иван Асоргин. он прекрасно знал татарский язык и общался со всеми жителями на их родном языке Другой русский был дед Филипп, он тоже знал татарский язык.» («Наше прошлое глазами долгожителя.» Со слов дочери М.Рекуновой, «Советское село», 2003, 22 июля.)

Шушы ук газетаның 2003 елгы 26 июль санында районның мактаулы гражданы, озак еллар буе житәкче урыннарда эшләгән Миннеәхәд Ракаев белән әңгәмә урнаштырылган (аны биредә нигәдер «Михаил» дип атаганнар). Газета хәбәрчесе аннан: «Михаил Шарафович, судя по Вашему упоминанию о трех мечетях, с самого начало Варну населяли татары?» дип сорый. 70 яшьлек Миннеәхәд Ракаев бодай дип җавап бирә: «Да, это так. Варну строили татары Изначально было три семьи русских Это семья Нечаевых, они были кожевниками Купцы Осоргины Еше одним русским был кузнец Кузнецов Жил еше железнодорожный смотритель Щукин, зять Кочуровых.»

XIX гасыр урталарында Варнада, нигездә, татарлар гына яшәве турында матбугатта язмалар күренгәләп тора Әйтик, Варна районының 85 еллыгына багышланган мәкаләдә болай диелә «С 9 сентября 1897 года Варна входила в состав Великопетровского станичного юрта, была населена преимущественна казаками- татарми, в быту именовавшими ее Моча (производное от «Мочинская») В 1900 году в поселке насчитывалось 290 дворов, имелись 3 деревенских мечети, школа, 3 водяных и 5 ветряных мельниц.» (•Советское село». 2009, I августа.)

Бу рәсми мәгълүмат Игътибар итегез—авылда 3 мәчет булган, әмма бер генә чиркәү дә булмаган, чөнки урыслар булмаган! Варнаның башта ук татар бистәсе булганлыгын тагы бер урыс тарихчысы менә болай тасвирлый

«Объяснит знаток местной истории и почему в Варне так много татар В районе их около двух тысяч, и большинство проживает в райцентре, где они тоже приметны Дело в том, что первопоселенцами Варны были татары-казаки, которых немало было в Оренбургском казачьем войске. Входит селение в мемориал славы российского оружия и именовано в честь победы российского флота над турецким при порту Варна. В прошлом татарский облик селения был особенно приметен Посудите сами: в 1928 году среди 2400 варненцев было около двух тысяч татар.» (Александр Моисеев. Күрсәтелгән хезмәт.)

Автор, нигездә, дөрес яза, әмма ул елларда татарлар Варнада ике меннән дә күп була. Менә минем кулымда тагы бер рус тарихчысының кулъязмасы, ул аны 1927-1928 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләренә таянып язган

• Итак, 1927 год. В с. Варна проживает 2394 человека, в 498 дворах Все переписываемые именуются едоками Татар проживает 2312 человек, русских—82 человека.» (В.Б Овсянников. «Все остается людям.» Кулъязма материал)

Бу халык саны алу нәтиҗәләрен Варнада мин күрдем, аны татарлар бик авырлык белән, атналар буе дәфтәргә кулдан күчереп, архивтан алып чыга алганнар Әлбәттә, бу исемлек төгәл түгел, халык санын исәпкә алганда, нигездә ир-атлар гына хисапланган, хатын-кызлар берничә генә, ә балалар исә, гомумән, йә язылган, йә юк. Әле шулай әштөр-өштер алынган исәп буенча да татарлар саны ике меңнән артык Монда ин карт кеше—1815 елда туган Мутаев Кадир бабай икәнлеге күренә, аңа 1927 елда 112 яшь була. Аннан кала ла Варнада йөзьяшәр татарлар шактый була. Исемлектә өч мулла—Сабагетдинов Гарифулла. Кинжәбулатов Мөхәммәт. Усманов Әгъзәм теркәлгән Ул вакытта әле аларны сөргенгә сөреп өлгермәгән булалар Шулай ук бу исемлектә ике укытучы—Исаев Рәкыйп һәм Фәткуллин Закирны күрергә була, моннан тыш тимерчеләр, итек тегүчеләр, итек басучылар ла теркәлгән, аклар белән качып өлгермәгән кайбер казакларны да язып куйганнар Шул ук вакытта эре җир биләүчеләр дә аерым хисапка алынган, бу репрессияләр алдыннан бер разведка булмадымы икән, дигән фикер кала

Мин. филолог-тарихчы буларак, ул вакытта Варнада яшәгән татарларның исем- фамилияләренә дә игътибар иттем Иң күп таралган фами тияләр-Адамовлар. Әюповлар, Исаевлар. Ишкаевлар. Кочуровлар. Емангуловлар, Мәхмүтовлар.

 

 

Рәхмеевлар, Йосыповлар булып чыкты Шулай ук Абдулловлар, Надрюковлар, Өметбаевлар. Ракаевлар. Шәфиевлар, Таһировлар да шактый иде. Мин биредә шулай ук сирәк очрый торган фамилияләргә дә игътибар иттем—Акировлар. Дамендаровлар, Игметовлар, Макашевлар, Романовлар, Сарантаевлар, Сементеевлар, Субеевлар, Сазанбаевлар, Самурхановлар, Сатаевлар. Саудирәковлар, Текановлар, Күкләшевлар. Сабагетдиновлар. Бу аларнын чыккан төбәкләрен, кайсы кавем һәм диннәр белән катнашуларын да күрсәтә ахры

Варнага нигез салыну белән, анын житәкче-атаманнары да татарлар булган. Дөрес, монда, имеш, 1843 елда башлык булып Бөгелмә ягы кешесе Иван Федоров эшләгән, дип язалар, әмма тагы урыс казакларының мөселман казаклар белән бергә яшәгән вакытларын бутыйлар ахрысы. Безнен фикеребезчә, йә Иван Федоров керәшен татары булган, йә мөселман казаклары өстеннән хорунжий булып Варнага күчкәнче җитәкчелек иткән. Соныннан исә бөтен җитәкчеләр дә татарлар, бу факт үзе үк Варнанын саф мөселман-татар авылы булганлыгын күрсәтә, чөнки христиан- урыслар өстеннән атаманлык итәргә татарларны куймаслар иде.

«Поселковыми начальниками и атаманами в 1843-1919 гг. являлись: Зауряд- хорунжий И Федоров, сотник А.Кочуров, сотник Ш.Кочуров, казак Г.Юсупов, урядник Ш.Надрюков, приказные Адамов и Ш.Гильманов», дип яза бу хакта «Варна 1843-2003» дип аталган брошюра. (Күрсәтелгән хезмәт. Еманжиленск, стр.З.)

Инде тагы урыс мәсьәләсенә килик. Революциягә хәтле Варнада 2 урыс булган, дидек, ә инде 1927-1928 елларда аларнын саны—82, бала-чагалары белән, әлбәттә. Сорау туа—Варнада урыслар ни сәбәпле арта башлаган сон9 Моның берничә сәбәбе бар Беренчедән. 1924-1926 елларда Варнада район оештырыла, район үзәгенә эшкә читтән урыс җитәкчеләре һәм белгечләре китерелә Икенчедән, бу елларда инде репрессиянең беренче дулкыннары башланган була һәм Варнага да төрле милләт вәкилләрен сөргенгә сөрәләр, алга таба бу процесс тагы да көчәя. Бу хакта җирле газеталар менә нәрсә яза:

«Заселение Варны русскими началось в 1928 году спенпереселениами. С Украины приехали Березаны, Барбулы, Биденковы, Шпак. Свиридовы, Олейниковы. В 1936 году—Рудницкие, Сарыкины, Вечер, Варивода, Стецко, Усенко. Остальные попали в Варну в период коллективизации из близлежащих сел. Теперь Варна—дружное многонациональное село.» («Советское село», 2003, 26 июля.)

Әйе, хәзер Варна урыс авылы инде, анда яшәүче ун мен кешенең өчтән бере генә татарлар Ягъни, моннан йөз ел элек тә 2-3 мен татар булган, хәзер дә шулай. Татарлар ни сәбәпле артмый соң, ә киресенчә кимүгә таба гына бара? Монын да үз сәбәпләре бар. 1900 елда Варнада 2785 татар яшәгән, шуның 1396сы хәрби хезмәттәге казак булган Бу татар казаклары 1904-1905 елгы урыс-япон сугышында да. 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышында да бик актив катнашалар һәм империя өчен корбан булалар. 1917 елгы революция, гражданнар сугышы татар казакларын да икегә бүлә, кемдер совет властен яклап чыга, кемдер империягә биргән антына тугрылыклы булып, аклар ягында сугыша, нәтижәдә, ике яктан да тагы татар кырыла. 1921 елгы ачлыктан һәм тифтән дә авылда күп кеше үлә. Репрессияләр чоры башлангач, Варнанын хәлле татарларын, муллаларын, укытучыларын, элек хәрби хезмәттә булган казакларны сөргенгә сөрәләр, аталар, юк итәләр, гаиләләрен жир куышларына куып чыгаралар, аларнын өйләрен күчеп килгән урысларга бирәләр. Варна татарлары тарих тегермәненә салып тартыла, җисми һәм рухи яктан күп жәбер-югалтулар кичерә, әмма имгәнеп булса да. милләт буларак барыбер сакланып кала. Ул хакта алдагы бүлекләрдә язарбыз, иншаллаһ!

Ә хәзер тагы XIX гасыр урталарына, татарларның Варнада милләт булып, мәчет-мәдрәсәләр тотып яшәгән вакытларына кайтыйк әле. Варна (татарча—М ача) башта ук махсус план-проект белән салына, моның өчен хәтта Ырынбурдан жир инспекторын китертәләр, авыл архитектор Мортазин сызымы буенча төзелә. Авылда гаять кин һәм туп-туры өч урам була, алар Тугызак елгасы буйлап, ана параллель рәвештә салыналар. Үзәктәге төп урам Түрә урамы дип атала һәм анда хәлле кешеләр, нәселләре белән Кочуровлар яши. (Кочуровлар нәселенә без әле аерым тукталырбыз, иншаллаһ!) Хәзер бу урам Совет исемен йөртә, анда район

 

 

ү ге хакимияте урнашкан. Икенче урам—Урта урам, элек монда базар булган, дөяләр белән кәрәваннар килеп туктаган. Варна-Мачанын өч мәчете дә шушы урамда булган. Хәзер ул урам Октябрски дип атала. Өченче урам—Түбән урам, ул хәзер Магнитка, дип атала.

Хәзер Варнада иллегә якын урам бар, әмма үзәктә иске Мача авылы урамнары калган. Биредә хәзер дә йөз еллык йортлар саклана. Авыл халкы йортларны Карагай урманыннан бүлеп биргән нараттан салган, ә коймалар һәм амбарлар таштан, ак ташны Тугызак ярыннан алганнар Йортлар бик нык. биек, аларда тирән базлар, идән аслары, ярымподвал биналары булган. Һәр йортнын диярлек ишегалдында кое булган. Тугызак елгасына якын яшәүчеләр суны аннан да алган. 1873 елда Варнада көчле янгын чыга, авылның көньяк өлеше янып диярлек бетә. Шул хәлдән сон ярлы халык жир куышларына күчәргә мәҗбүр була, чөнки ул вакытта инде урман кисәргә рөхсәт бирмиләр, сонрак исә саманнан һәм камыштан йортлар сала башлыйлар. Бу йортлар жәен—салкын, кышын җылы булулары белән аерылып торалар икән. 1892 елла Варнанын инде төньяк очы яна. 100 хуҗалыкка зыян килә, нәтиҗәдә, халыкның бер өлеше моннан күчеп китәргә мәҗбүр була.

Әйткәнебезчә. Варнада ир-атларның күпчелеге хәрби хезмәттә булса да. һәр гаиләнең диярлек җир биләмәләре булган, алар иген иккәннәр, мал-туар асраган, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, кайберәүләре базарда сату иткән. Авыл халкы үзенә кирәк нәрсәләрнең күпчелеген үзендә җитештергән, азык-төлектән тыш. өс-башны да үзенә үзе әзерләгән. Биредә тун тегүчеләр, итек басучылар, итек тегүчеләр яшәгән, хатын-кызлар исә җитеннән тукыма тукып, өс-баш теккәннәр, шәл бәйләгәннәр, дала җиләкләреннән как койганнар Дала кин. мал-туар күп булган, көтү-көтү сарык тотканнар, сыер малы да һәр йорта берничә баш булган, ә атлар исә татар казакларының горурлыгы да. таянычы да. ярдәмчесе дә булган. Алар эш атларын—аерым, чабыш атларын—аерым, хәрби атларны аерым тотканнар Варнадагы һөнәрчелек турында җирле газета менә ничек яза:

«Варна была поселком ремесленников Плотники, строители домов— Акировы. кузнецы-ковальщики коней—братья Кучербаевы Кузнецы—Адамовы. Исаевы. Макашевы. Столяры—Аюповы, бондарщики и колесники—Мазеевы. Нигьматуллины. Аюповы. Сапожники-портные—Такановы и Якуповы, шорники— Такановы. сапожники—Бикбаторовы. Они свою продукцию продавали на ярмарках или обменивали на другую продукцию » («Советское село». 2003. 26 июля.)

Варна татарларында мал-туар да күп булган, бала-чага да ишле булган, һәр йортта 7-8 бала үскән, картлар йөз яшькә җиткән. Мона чиста дала һавасы да. яхшы һәм дөрес туклану да ярдәм иткән. Татар казаклары нигездә ат ите ашаганнар, ул хәзер дә шулай. Сөт ризыкларына да зур урын бирелгән Тиз бозыла торган бу ризыкларны эссе дала җәйләрендә ничек саклаганнар сон? Татарлар монда да жаен талкан—алар ит-сөт ризыкларын саклау өчен кар базлары-нәүрәбләр ясаганнар һәм тәрәзәсез таш амбарлар төзегәннәр, аларны яз көне елга бозы белән дыңгычлап тутырганнар һәм өстен салам белән каплаганнар. Жәйләрен ризык шунда сакланган, кышларын зур-зур чоланнар азык-төлек белән тулган.

һәр елны ноябрь башында Варнада көзге ярминкәләр уздырганнар, ул ун көн буе дәвам иткән Биредә авыл халкы үзе җитештергән азык-төлекне, кием-

 

 

салымны, йорт жиһазлары саткан, ярминкәгә тирә-күршедәге Троицки. Кустанай. Орски кебек шәһәрләрдән дә сәүдәгәрләр килә торган булган. Бу ярминкәләрдә бер рәттә бодай, арпа. солы. тары, он сатылса, янәшәдә йон-мамык әйберләре, тире һәм тиредән теккән әйберләр торган. Икенче рәтне исә тулысынча ит сатучылар биләгән, итне түшкәсе белән дә. кисәкләргә бүлеп тә сатканнар, бигрәк тә ат ите бик үтемле булган. Биредә шулай ук тал чыбыгыннан үреп ясалган йорт жиһазлары. савыт-саба, агачтан ясалган әйберләр дә алырга мөмкин булган, хатын-кызлар исә мамык шәлләр сатып рәхәтләнгәннәр.

Эшләп ашаган халык күңелле итеп ял да итә белгән. Авылда дини бәйрәмнәр— Ураза гаете. Корбан гаете. Мәүлет бәйрәме зурлап уздырылган. Моннан тыш милли бәйрәмнәр дә читтә калмаган, язгы чәчүләрдән соң уздырылган Сабантуй аеруча үзенчәлекле булган. Мин бу хакта Мәдинә апа Рекунованын истәлекләренә таянып язам, аңа исә 90 яшьлек әнисе Өммегөлсем әби сөйләгән. Кичен чәчү бетәсен белдереп, атка атланган балалар иртән авылга кайтып сөенче алалар. Хатын-кызлар шундук эшкә керешә—алар мунча ягалар, өйдә булган бөтен чиләк-савытны сулар белән тутырып куялар. Ирләр атлы-арбаларга төялеп, кичен авылга кайтып кергәндә, аларны бөтен халык су сибеп каршы ала. Бигрәк тә бала-чагалар тырыша, алар көлә-көлә. такмаклый-такмаклый әтиләрен, абыйларын су белән коендыралар. Суны атларга да. ир-атларга да сибәләр, быел иген мул булсын, яңгырлар явып торсын, дип теләк телиләр. Чыланмаган бер генә кеше дә калмый, әмма моннан барысы да канәгать кала. Кичен исә мунча керәләр, бәйрәмгә әзерләнәләр. Ә иртән—Сабантуй! Далада атлар чаптырып, мәйданда бил алышып, канат тартып, колгага менеп, чүлмәк ватып, катыктан акча эзләп, аулакта кызлар күзләп, татар казаклары бәйрәм итә! Яшьләр җырлый-бии. күңел ача. ә кичләрен исә татарлар бер-берләренә кунакка йөрешәләр... Ырынбур. Самара. Шөгер якларыннан алып килгән матур гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен алар монда да дәвам итә. (Ни кызганыч, хәзер Варнада Сабантуйлар уздырылмый икән.)

Инде Варна-Мачадагы мәчетләр турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Беренче мәчет—Жәмигь мәчет 1870 елда салына, икенчесе—көньяк очтагы мәчет 1873тә. авылның төньяк өлешендәге мәчет—1880 елда салына. Ырынбурдагы документларга таянып, шулай сөйлиләр һәм язалар. Әмма минем күңелемдә бер сорау туды—ничек инде шундый зур. дини авыл 30-40 ел буе мәчетсез торды икән? Мөгаен, авылда мәчет иртәрәк тә булгандыр, әмма теркәлмичә эшләгән булырга мөмкин. Шуңа күрә без хәзергә шушы өч мәчет турында гына сүз алып барырга мәжбүрбез. Югарыда телгә алган Миннеәхмәт Ракаев үзенең район газетасына биргән әңгәмәсендә Варна мәчетләре турында да сөйли:

«В южной мечети вел службу Усманов Акзам мулла, в центральной мечети—Хасанов Мухамеджан (его зять Юсупов Нури—профессор-востоковед). Преподаватели медресе—Фаткуллин Хальфа. Исаев Ракип В советское время они преподавали в татарской школе, первым директором которой стал погибший на войне Рахмеев Салих. В северной мечети вел службу род Юсуповых, а последним муллой был Гатаулла.» (-Советское село». 2003. 26 июля )

Ә менә Мәдинә ханым Рекунова үзенең Варна турындагы кулъязмасында мәчетләр турында бераз башкачарак мәгълүмат бирә. Ул беренче Жәмигъ мәчетне 1860 елда ачылган дип яза. ә авылның төньяк очындагы мәчет 1870 елда ачылган булырга тиеш. «Первым хазратом мечетей в Варне был Гариф Ягудин,—дип яза ул.— Он женился на Надрюковой Аскаб. которая прожила 105 лет. У них было 6 детей, и своих сыновей он ставил имамами в мечетях.» (М.Х.Рекунова. -Живительные корни народа.» Кулъязма, 23 бит.) Мәдинә ханымның язуы буенча, икенче мәчеттә имам булып Иосыпов Гатаулла һәм аның улы Хәмзә торган. Усманов Әгъзәм дә имамлык иткән.

Мәдинә ханымның әйткәннәрен Чиләбе тарихчысы В.Кобзов та өлешчә раслый:

«По ведомости о населении Оренбургского казачьего войска за 1862 год, в Варненском поселке уже числилось 1340 человек, в том числе 699 женщин. К этому времени в поселке были возведены одна соборная и одна пятивременная

 

 

мечеть, службу в которых вели 2 имама и 2 азанчи. Приход состоял из 613 человек, проживавших в поселках 5-го . 6-го и 7-го полковых округов. Помимо татар, к приходу соборной мечети были причислены башкиры, мешеряки и казахи из близлежащей округи.» (В С.Кобзов. Күрсәтелгән хезмәт. 14 бит )

Язмадан күренгәнчә. Варнада инде 1862 елда ике мәчет булган икән, димәк, алар иртәрәк салынган булганнар. Ягъни, татар казаклары бирегә күчеп утыру белән мәчет салган булырга мөмкиннәр. чөнки мөселман кешесенен тормышын шуннан башка күз алдына китереп булмый. Гает намазлары Жәмигь мәчеттә укылган, ә көн дә биш вакыт намаз уку өчен кечерәк мәчетләр салынган. Шунысын да әйтергә кирәк, бу мәчетләр каршында мәктәп-мәдрәсәләр дә эшләп килгән, кыз балаларны исә абыстайлар өйдә укыткан.

Бу мәчетләрнең алга таба язмышлары фаҗигале тәмамланган. 1933 елда аларнын эшчәнлекләренә мәжбүри рәвештә чик куелган. Жәмигь мәчетнен манарасын төшереп, башта клуб ясыйлар, аннан китапханә итәләр Картларнын сөйләве буенча, манараны төшергәндә халык бик елый, кайберәүләр кайгыдан үлә Манараны төшергән кешеләргә кызыл бантиклар бирәләр, әмма алар да тиз арада үлеп бетә Көньяк мәчетгә 1938 елдан татар мәктәбе эшли, аннан анда клуб ясыйлар, ә 1949 елда бу мәчетне үгезләр белән тарттырып җимергәннәр, анын бүрәнәләреннән мәктәп салалар. Бу хакта Мәдинә апанын истәлекләрендә менә ничек язылган:

•В 1949 году разобрали южную мечеть Из ее бревен построили начальную школу рядом с Варненской средней школой по ул Говорухина. 106. «Бревна возили на волах, книги религиозные сжигали. Мы подбирали некоторые книги и тайком уносили домой» вспоминает моя тетя Минниахметова Минникамал. 1907 г.р.» (М.Х.Рекунова. Күрсәтелгән хезмәт. 24 бит.)

Мәчетләр белән бергә мәдрәсә дә юк ителә, бинасына яшәргә урысларны кертәләр, имамнар йортында да алар яши

1920 елда Варнада татар башлангыч мәктәбе ачалар, анын директоры итеп Уфа мәдрәсәсен тәмамлаган Исаев Рәкыйпне билгелиләр. Әмма бу директор 1938 елга хәтле генә эшли, аннан репрессия корбаны була. Шул ук елны башлангыч татар мәктәбен җидееллык итеп үзгәртәләр, анда 83 бала җыела, мәктәп көньяк мәчет бинасында эшли башлый. Мәктәп яна бинага күчкәч, әйткәнебезчә, башта мәчеттә клуб була, аннан аны җимереп үк ташлыйлар. Ә җидееллык татар мәктәбе 1956 елга хәтле эшли, шул елны исә аны сигезеллык урыс мәктәбенә әйләндерәләр Шулай итеп, совет чорында Варнада ислам диненә һәм татар мәгарифенә нокта куела, мәктәп һәм мәчетләр ябыла.

Хәзер Варнада һәм казаклар арасында бик билгеле булган нәсел—Кочуровлар (Качуровлар дип тә языла) турында да бераз мәгълүмат биреп үтим. Бу нәсел тарихында милләтнең зурлыгы да. фаҗигасе да чагыла. Нәсел башында торган Абдулваһһаб Кочуров 1845 елдан Варна авылынын башлыгы да, мөселман-татар казакларының җитәкчесе дә була. Бу нәселнең Тугызак елгасы буенда йөзәр кеше яшәгән ике хуторы һәм кодалары Усмановларнын тагы йөздән артык кеше яшәгән бер хуторы булганлыгы билгеле. Аларнын тирә-юньдә йөзләгән дисәгин җирләре, болыннары, мал көтүлекләре, елга-сулары. тегермәннәре була.

Әмма Абдулваһһаб Кочуровның ин зур байлыгы—анын биш улы була: Шәйхелислам. Мәрдән (Шәймәрдән). Солтан. Mopai (Шәйморат) һәм Шаһгали (Шаһивәли). Алар арасында генерал дәрәҗәсенә җиткәннәре лә. Хәрби хөкүмәт әгъзасы булганнары да. империянең ин зур орден-медалыәре белән бүләкләнүчеләре дә бар. 1850 елда туган олы уллары Шәйхелислам Кочуров казак гаскәрләренең генерал-майор дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә. Ырынбурла яши һәм 1нче Ырынбур казак полкының командиры була. 1891 елда ул Троицки шәһәрендә гаскәр башлыгы буларак Россия императоры Николай II нс каршы ала. патша ана имза белән үз фотопортретын бүләк итә Татар генералы Шәйхелислам Кочуровны 1918 елда үзенең ишек төбендә атып үтерәләр

Абдулваһһабнын икенче улы Мәрдән (Шәймәрдән) 1958 елда туган, ул Варнада яши һәм урман хуҗалыгы өчен җавап бирә. Империя алдында тырышлыклары өчен ул III дәрәҗәдәге Станислав һәм 111 дәрәҗәдәге Анна орденнары белән бүләкләнә

 

 

1866 елда туган Солтан Абдулваһһаб улы запастагы офицер була, әмма Беренче бөтендөнья сугышы вакытында империяне саклап, зур батырлыклар күрсәтә һәм II дәрәжәдәге изге Анна ордены белән бүләкләнә. Абдулваһһабнын дүртенче улы Морат (Шәйморат) 1867 елда туган. Петербургта офицерлык-кавалерия уку йортын тәмамлый. Ул большевикларны кабул итми, кул астындагы гаскәре белән кызылларга каршы сугышка күтәрелә. 1918 елны атаман Дутов җитәкчелегендә Троицки шәһәрендә төзелгән Хәрби хөкүмәткә әгъза булып сайлана. Хәрби министр, казак полковнигы Шәйморат Кочуровнын сонгы язмышы билгеле түгел, йә ул аклар һәм кызыллар арасындагы сугышта үлгән, йә исән калып, башка Ырынбур казаклары белән бергә Кытайга. Чүгүчәк шәһәренә барып җиткән. Бу тема өйрәнелмәгән.

Абдулваһһаб Кочуровнын төпчек улы Шаһгали (Шәһивәли) 1870 елда туган, ул бигрәк тә 1904-1905 елгы рус-япон сугышында зур батырлыклар күрсәтә. Ул бу сугышта каты яралана һәм соңыннан аны зур пенсия белән ялга озаталар. Япон сугышында күрсәткән батырлыклары өчен татар казагы Шаһгали Кочуров IV дәрәжәдәге Владимир. II дәрәжәдәге Станислав. IV дәрәжәдәге Анна орденнары, исемле корал белән бүләкләнә.

Күрәсез. Кочуровлар барысы да Россия империясенә тәннәре һәм җаннары белән хезмәт итәләр. Әмма Россиядә хакимият алышынгач, аларның ул батырлыклары онытыла, киресенчә, казак булганнары өчен алар эзәрлекләнә башлыйлар һәм репрессияләргә эләгәләр. Кочуровларнын иген кырларын, көтүлекләрен, болынлыкларын, йорт-җирләрен, мал-туарларын, тегермәннәрен—бар байлыкларын тартып алалар һәм шуның нигезендә «Варна» совхозы төзиләр. Ә башка татар казакларының мал-мөлкәтләре нигезендә «Үрнәк» колхозы төзелә.

Кызганычка каршы, күп кенә татар-мөселман казакларының, шул исәптән Кочуровларнын да документлары, нигездә, сакланмаган, нәсел шәҗәрәләре эшләнмәгән, оныклар төрле фамилияне йөртә. Әмма Варнада Кочуровлар бар. Музейда исә Кочуровларнын ике фотографияләре тора. Шуның белән бетте Варнанын илле урамы кем исемен генә йөртми, әмма империя өчен җаннарын һәм каннарын биргән Кочуровларга монда урын юк. Бәлки ул шулай булырга тиештер дә? Империя башка милләт кешеләрен вакытында файдалана да. мәнгегә оныта. Шуна күрә төп көчеңне ул империяне саклауга түгел, үз милләтеңне үстерүгә һәм яклауга бирергә кирәктер! Кочуровлар мисалы бөтен татарларга ачык бер мисалдыр—ин башта үз халкын турында уйла! Анын өчен эшлә! Аның өчен яшә—сине Аллаһ та, милләт тә онытмас...

Инде мөселман-татар казакларының хәрби хезмәтләре турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. Россия империясенең көньяк чикләрен саклау белән бергә, алар бу ил уздырган барлык сугышларда да диярлек катнашалар. «Начиная с января 1846 года, варненцы принимали участие практически во всех военных экспедициях и кампаниях XIX века», дип яза без югарыда телгә алган китабында Чиләбе тарихчысы В.Кобзов. (Күрсәтелгән хезмәт. 46 бит.)

XIX гасырда гына түгел, XX гасырнын башында да мөселман-татар казаклары Россия империясе алып барган бөтен сугышларда катнашалар. Әмма күңелгә иң авыры—бу татарларны Урта Азиядә яшәүче мөселманнарга каршы сугышларда катнашырга мәжбүр итәләр. Алар 1853-1854 елларда Бохара. Хива. Коканд шәһәрләрен яулауда катнашалар. 1865 елда урысларга Ташкентны басып алырга ярдәм итәләр. 1873 елда урыслар белән бергә бәйсез Хива ханлыгын тар-мар итәләр. Нәтиҗәдә. Коканд. Хива. Бохара ханлыклары үзләрен Россиянен вассаллары дип танырга мәжбүр булалар. Үз бәйсезлекләре өчен газават игълан иткән Урта Азия мөселманнарына каршы сугышка мөселман-татар казакларын җибәрү—бу үзе җинаять булган. Бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен нәсел башы Абдулваһһаб Кочуровка һәм анын улларына империя бүләкләре тапшырыла:

«Известно лишь то, что все чины, принимавшие участие в походе, получили на шапки знак с надписью «За отличие в хивинском походе 1873 года», да в послужном формуляре есаула А Кочурова записано: «Высочайше удостоен ордена Св.Анны 3 класса с изображением герба империи за Хивинский поход» За этот же поход его старший сын Шейх-Иль—Ислам получил Св.Станислава 3-й степени, а второй сын

 

 

Шагимардан участвовал в боях в качестве нижнего чина.» (ВС.Кобзов Күрсәтелгән хезмәт. 53 бит.)

Моннан тыш Варна казакларын урыс-төрек сугышларында файдаланалар. 1863 елда Польшада урысларга каршы кабынып киткән восстаниене татар казаклары кулы белән бастыралар 1877 елда яна урыс-төрек сугышы башланып киткәч, ут эченә тагы Ырынбур казакларын. Варна татарларын китереп кертәләр Алар биредә тагы зур батырлыклар эшлиләр. Төркиянен Каре һәм Эрзурм кирмәннәрен штурмлауда катнашканнары өчен «За турецкую войну 1877-1878 гт.» билгеләре белән бүләкләнәләр. Шулай ук төрекләрнең Гөк-Тәпә кирмәнен тар-мар итүдә дә мөселман-татар казаклары зур тырышлык күрсәтә. Кыскасы, бу сугышларда жинүнен даны—Россиягә. гөнаһысы татарларга була, чөнки алар урыс коралы белән төрки-мөселманнарга каршы сугышалар

XX гасыр башындагы япон һәм герман сугышларында да татар казаклары күпләп катнаша Япон сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Варна татарлары Шаһгази Кочуров. Нурәхмәд Исаев. Гатаулла Йосыпов. Исмәгыйль Иштуков. Сөнгатулла Хөсәенов. Мостафа Давытов һәм башкалар орден-медальләр белән бүләкләнәләр Ә менә Беренче бөтендөнья сугышында Варна авылы күп татар казакларын югалта. 120 кеше яу кырында ятып кала... Шул ук вакызта исән калганнар арасында Георгий тәресе белән бүләкләнүчеләр дә була, әйтик, шундый бүләкләрне Насыйбулла Хәйбуллин. Васил Таймурзин. Ихсан Якупов. Солтан Якупов һәм тагы угыздан артык кеше ала.

Әйткәнебезчә. Гражданнар сугышы казакларны икегә бүлә, берәүләр кызылларны яклый, берәүләр аклар ягына баса. Варнадан 120 татар казагы, есаул Морат (Шәйморат) Кочуров житәкчелегендә, советларга каршы сугышка күтәрелә Урыс казакларынын күпчелеге кызыл казак Кашириннар кул астына барып керсә, татарлар яна хакимияткә ышанмыйлар. Варнаны кулга корал тотып большевиклардан саклыйлар 1919 елнын августында Варна кулдан-кулга күчеп йөри, аны әле кызыллар ала. әле аклар. Әмма өстәмә көчләр ярдәмендә кызыллар җиңүгә ирешәләр, аклар, шул исәптән, аларга ияргән йөзләгән Варна татары, гаиләләре белән. Тургай далаларына чигенәләр Аларнын алга таба язмышлары билгесез, әйткәнебезчә, Кытайга аларнын бик азлары гына исән-сау барып житә Әмма Икенче бөтендөнья сугышыннан сон. кытайлар бу казакларны совет гаскәрләре кулына тапшыралар. НКВД исә аларнын күбесен шунда ук атып үтерә, кайберәүләр, алар кулына төшмәс өчен, гаиләләре белән үз-үзләрен үтерәләр

Илдә калган Варна татарлары исә күп еллар буе казак булганнарын яшерергә мәжбүр булалар. Аларга лампаслы казак киемнәре кияргә, корал сакларга рөхсәт ителми, мал-мөлкәтләре тартып алына, үзләре жир куышларына куып кертелә яки юк ителә. 1919 елнын гыйнварында ЦК РКПб казакларга каршы яшерен директива кабул итә. ул анда бай казакларны һәм совет хакимиятенә каршы булганнарны рәхимсез рәвештә юкка чыгарырга куша

Провести массовый террор против богатых казаков, истребив их поголовно, провести беспощадный массовый террор по отношению ко всем казакам, принимавшим какое-либо прямое или косвенное участие в борьбе с Советской властью», диелә ул яшерен күрсәтмәдә (ДОН 1990. №3 )

Халыктан бар булган ашлык, ризык запасын тартып алалар, каршы торганнарны атып үтерәләр, бу исә 1921 елгы ачлыкка китерә Биредә кешеләр көненә дистәләп ачлыктан үләләр, эт-мәчеләр ашап бетерелә, далада кеше ашау очраклары да терказә Мөгаен, менә шушы елларда горур Варна татарларының да рухлары сынгандыр, алар бу ерткыч хакимият белән көрәшүнең мәгънәсе юклыгын күреп, үз эчләренә бикләнгәннәрдер, язмышлары белән ризалатканнардыр Ул арада авылга жыен әтрәк-әләмне китереп тутыралар, район төзелә һәм ул кызу темплар белән урыслаша башлый.            ,

•С целью создания социальной опоры в казачьих областях предлагалось немедленно начать массовое переселение в казачьи районы бедноты из других регионов, уравняв их во всех правах с казаками», диелә партиянең яшерен күрсэтмәсен.та С Кобжя Күрсәтелгән хезмэт. 70 бит I

 

 

Әмма Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, партиягә тагы туп ите кирәк була, тагы халыкның патриотик хисләре белән уйный башлыйлар. Сугыш башлану белән, Варнада татар мәктәбе каршында митинг була, анда җитәкчеләр халыкны Гитлер Германиясенә каршы тәнен һәм җанын аямый көрәшергә чакыралар. Бу сугышта Варнадан өч меңнән артык кеше орден-медальләр белән бүләкләнә, үлүчеләр арасында да, бүләкләнүчеләр арасында да татарлар күп—шул ук Рәхмеевлар, Абсәләмовлар, Йосыповлар, Рахмангуловлар, Якуповлар, Кочуровлар... Варна татарлары бу илгә тугрылыкларын җаннарын биреп раслыйлар. Әллә шуңа мәҗбүр булалармы? Һәм бу тугрылыктан аларга файда бармы? Милләткә файда бармы? Болар турында алдагы бүлектә сөйләрбез, иншаллаһ!

Бүгенге Варна

Бүгенге Варнада ун меңгә якын кеше яши, шуның өчтән бере—татарлар. Бер караганда, бу аз сан түгел, әмма бу өч меңгә якын татарның 90 проценты урыслар белән катнаш никахларда торуын белгәч, боларның милләт өчен юкка чыгып баруын аңлыйсың. Әйе, бу гаиләләр урыс телле, күп очракта, урыс динле, урыс гадәт­ле... Варна татарла­рының 50 яшьтән түбәннәре татарча укый-яза белми, яшьләрнең, бала­ларның күпчелеге татарча сөйләшми. Бистә урамнарына карап, монда татар­лар яши икән, дип әйтеп булмый, чөн­ки татарча бер генә язма, бер генә плакат та юк. Хәер, зират янында салынып бетмәгән мәчет бар, бары тик ул гына, биредә мөселманнар яшәгәнен аңлатып, менә ничә ел инде йозакта тора...

Әйе, Варнада мәчет бар, әмма ул эшләми, чөнки стена белән түбәсеннән кала, берни юк—уты-газы-суы кертелмәгән, эче бөтенләй эшләнмәгән. Югыйсә, бу мәчет дип сүз кузгатканга инде 20 ел вакыт үткән, беренче казыгын какканга да инде ун ел була, эченә кереп намаз укырлык түгел. Бу мәсьәлә буенча шактый кешеләр белән очрашып сөйләштем, авылда имам Вазыйфасын башкаручы Хөҗҗәт хәзрәт Мөҗипов, мөселман мәхәлләсенең сәркәтибе Галия апа Хәсәнова, зират йортында дин сабаклары укытучы Зимфира Өметбаева, район советында мәхәллә активистлары белән очраштым. Һәм түбәндәгеләр аңлашылды:

Татарлар мәчет сорап йөри торгач, урыслар да Варнада яна чиркәү салу мәсьәләсен кузгаталар, һәрхәлдә, аларнын бистәдә инде бер чиркәү-часовнялары булса да. Район хакимият башлыгы Сергей Маклаков халыкка мәчет белән чиркәүне бергә салып бетерергә сүз бирә. Нәтиҗәдә, хан сараедай чиркәү узган ел көз ачыла, ә мәчет төзелеше биш ел инде урыныннан кузгалмый. Эш шунда, мәчет төзелешенең заказчысы да, башкаручы подрядчигы да—хакимият үзе, шуна күрә, акча хисабы да алар кулында булган. Алар төзелеш эшләренә һәм акча капчыгына имамны да, мәхәллә әһелләрен дә якын җибәрмәгәннәр. Мәчеткә дип миллион сумнан артык акча җыелган, әмма анын нәрсәгә тотылуы турында беркем хисап тотмаган. Халыкның әйтүе буенча, ул акчалар чиркәү төзелешенә дә киткән булырга тиеш, ә мәчеткә дигән кирпечләрдән урыс зиратына өй салганнар. Моны анлап алгач, мөселман-татарлар үз хисапларын ачканнар, әмма хакимият башлыгы рөхсәтеннән башка мәчет төзелешенә якын килә алмагач, ул акчалардан мәгънә юк Хакимият

 

 

башлыгы хәзер эшләнеп бетмәгән мәчетне архитектура истәлеге итеп, шул килеш калдырырга тәкъдим итә икән, имеш, намаз укырга барыбер кеше юк, ә тыштан туристларга күрсәтергә мөмкин

Менә шулай татарлар төп башына утырып калганнар

һәм бөтен документларда, Интернетта, югары даирәләрдә Варна мәчете эшли торган мәчет (действующий), ягъни, намаз укыла торган, дип күрсәтелгән. Бу бит бәндәне генә түгел, Аллаһны да алдарга тырышу! Әмма монда күнелгә ин тигәне—хакимиятнен чираттагы алдавы гына түгел, ә намаз укырга кеше булмавын сәбәп итеп күрсәтү Чөнки бу сүхтәрдә өлешчә булса да дөреслек бар. Мин Хөжжәт хәзрәт белән очрашканда да. сүзне шуннан башладым, ни өчен берәр йортта булса да жомга намазлары укымыйсыз, дидем. Ә ул, җәмәгать намазы укырга кеше юк. мин берүзем, диде. Менә монысы мине аяктан екты' Әйтүләре буенча. Варнада мөселманнар саны 3500, мона казах, үзбәк, кыргыз, башкорт милләте вәкилләре дә керә. Шушы хәтле мөселман арасында жәмәгать намазы укырга кеше юкмы'1 Гаетләрнең кайда укылуы белән кызыксындым, зират өендә укыйлар икән «Гаетләргә биш йөзләп кеше килә, әмма дүрт-бише генә намазга баса, унбишләп кеше садака сала», диде хәзрәт. Димәк, хакимият башлыгы белеп сөйли—Варнада намаз укырга ир-ат калмаган ?!

Ә мәчет төзелеше турында зурлап сөйләшүне Варна район советында оештырдык Биредә безне үзебезнең милләттәшебез, район советы депутаты, җирле парламент рәисе урынбасары Ракаев Тәлгать Шәрәф улы кабул итте Без. дигәнем—мөселман мәхәлләсе әгъзалары һәм мин. Барыбыз да татарлар булсак та, сөйләшү урыс телендә барды, монысы, мөгаен, протокол өчен кирәк булгандыр. Әлбәттә, бирелә утыручылар барысы да мәчет төзелешенең янадан башлануы яклы, әмма ничек итеп .’ Хакимият башлыгы имамны кабул итми, мәчет төзелеше белән кызыксынмый, ә аның фәрманыннан башка биредә берни эшләмиләр Беренче эш итеп хакимият башлыгы белән махсус очрашу уздыру каралды, мона Тәлгать әфәнде Ракаев ярдәм итәргә булды. Мәчет төзелешенә бер җаваплы кеше билгеләргә кирәклеге дә сөйләшенде. Шулай ук ярдәм сорап дини һәм милли лидерларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге дә әйтелде. Варна Чиләбе өлкәсенә керсә дә, аннан бирегә татарларның хәлен белергә беркемнең дә килеп караганы булмаган, шулай ук мәчет теркәлгән Уфа шәһәреннән дә бернинди ярдәм юк. Димәк, аларнын ишекләрен кагар вакыт та җиткән Шулай итеп, мона кадәр файдаланылмаган юллар, алымнар барысы да тикшерелде, ин мөһиме, жомга намазларын укый башлау кирәклеге әйтелде

Әлбәттә, бер очрашу белән генә мәчет төзелеше башланмас, монда көн саен йөрергә кирәк Имам Хөҗҗәт хәзрәт мина артык толерант кеше булып күренде, фетнә генә чыга күрмәсен, дип яшәп, ул берүзе утырып калган Ул үзе бу як кешесе түгел, Башкортстаннын Илеш районында туып-үскән, гомере буе төзелештә эшләгән, дин иреге килгәч, Уфага барып, мәдрәсәдә укып кайткан Дөрес, ул дини йолаларны башкара—бала тугач, сорасалар мөселманча исем куша, никах укый, кеше үлсә, мөселманча күмә. Коръән мәҗлесләренә йөри Әмма меңнәрчә этник мөселман яшәгән җирдә җомга намазларынын укылмавы зур гөнаһ бит! Хәзер шуны башка милләтләр, җитәкчеләр дә татарнын йөзенә бәреп әйтә башлады Мин лә моны хәзрәтнең исенә кат-кат төшердем Һәм—нинди могҗиза1 Мин кайтып киткәннең икенче атнасында ук, 4 июнь көнне Варна авылында зират йортында беренче гапкыр жомга намазы укылган! Моны Аллаһнын рәхмәте дими, ни дисен'” Болай булгач, Варнада мәчет булачак, иншаллаһ, чөнки аны биредә халык гыйбадәтләр кылып сорый бит! Район җитәкчесе мәчет төзелешенә җаваплы кеше итен Борнаев Барый Әхмәтҗан улын билгеләгән, ә ул Зимфиранын әнисенең ир туганы, атаклы Борнаевлар нәселеннән булырга тиеш

Ислам дине Варна татарларын бәлки урыслашып бетүдән дә саклап калыр, дигән өмет тә бар Чөнки хәзер биредә халыкны астан чукындыру бик көчәйгән Элек Варнага поп итеп чукынган тагар яки башкортны җибәрсәләр, хәзер поп га урыс милләтеннән икән, чөнки чукынырга татарча өндисе юк Барысы да урысча белә Әйткәнемчә, Варнада 90 процент гаиләләр катнаш никахларда торалар, яшь гаиләләрдә бу сан йез процент дип әйтергә була. Билгеле булганча, балаларны

 

 

чиркәүгә алып барып чукындыралар. Күптән түгел шундый вакыйга булган—катнаш никахтан туган балаларын чукындырырга алып килгән ике татар хатынын поп кире борган, ата-аналары христиан булса гына балаларны чукындырырга мөмкин, дигән Һәм бу татар хатыннары нишли? Әйе. чиркәүгә барып, башта үзләре чукыналар, аннан инде поп балаларын да чукындыра. Милли һәм дини рухы булмаган башка татарларны да Варнада шушы язмыш көтә...

Варнада милләт һәм дин эшләренең башында Галия апа Хәсәнова тора, ул заманында «Чишмә» ансамблен оештырган, хәзер исә бөтен көчен мәчет төзелешенә бирә. Галия апа үзе дә Кочуровлар нәселеннән, гомер буе күрше урыс авылында укытучы булып эшләгән, ялга чыккач, туган авылы Варнага кайтып, милләтен күтәрү юлына баскан. Ул бу мәчет мәсьәләсендә кая гына керми, кемгә генә язмый, хатлары белән Путинга хәтле барып җитә. Анын өендә милли һәм дини эшләрнен архивы саклана, ул татарга кагылышлы һәр кәгазьне бөртекләп жыеп барган, мина да бик булышты. Артык активланып киткәч, аны Варна уртасында машина белән дә бәрдереп китәләр, шул сәбәпле. Галия апа күп тән һәм жан газаплары кичерә, әмма үч алу юлына басмый. Аны бәрдергән урыс үзе машинасы белән бәрелеп үлә...

Варнада милләт тормышы менә шундый фидакарь кешеләрнең эшчәнлегеннән тора, алар олы буында да. яшьләр арасында да бар. шөкер! Минем Варнага баруыма сәбәпче булган һәм Тамерлан төрбәсе буенча күп мәгълүмат биргән яшь мөслимә танышым Зимфира Өметбаева турында аерым язып китәсем килә. Без аның белән интернет аша таныштык, яшь араларыбыз шактый зур булса да. безнең икебезнең дә диндә булуыбыз һәм икебезнең дә татар тарихы. Тамерлан төрбәсе белән кызыксынуыбыз якынайткандыр, мөгаен. Бу сәфәремдә Зимфира мине үзләрендә кабул итте. Тамерлан төрбәсе һәм Варна тарихы буенча күп материаллар бирде, ана Аллаһның рәхмәтләре булсын! Зимфира шушы Варнада. татар гаиләсендә туып-үскән кыз. ул башта музыкаль юнәлештәге мәктәп, аннан Чиләбедә педагогия институгынын урыс филологиясе бүлеген тәмамлый. Чиләбедә укыганда Зимфира дингә килә. Казанга барып. Мөхәммәдия югары дини мәдрәсәсендә белем ала. 2009 елда аны уңышлы тәмамлагач, туган авылы Варнага кайтып, мәктәпләрдә татар теле укыта. Әйе. ярты гасырдан артык татар теле укытылмаган Варнада Зимфира. укыту бүлеге мөдире белән килешеп, ике урта мәктәптә факультатив рәвештә булса да. татар теле укыта башлый! РОНО мөдире булып Вера Михайловна Йосыпова эшли икән, ул заманында Зимфираны урыс теленнән укыткан булган һәм алар арасында бер-берләренә карата зур хөрмәт сакланып калган.

Зимфиранын укучылары белән очрашырга мин дә 2нче урта мәктәпкә бардым, һәр мәктәптә егермегә якын бала йөри икән бу дәресләргә, һәм аларнын барысы да диярлек катнаш никахлардан туган балалар. Ягъни, алар татарча укый-яза түгел, хәтта сөйләшә дә белмиләр! Әмма Зимфира бу балалар күңеленә ачкыч таба алган, ул аларда татарлыкка мәхәббәт тәрбияләүне төп максат итеп куйган. Зимфира үзе язган укыту программасы тарихи-мәдәни факультатив, дип атала һәм аны җирле тарихка яраклаштырып. Россиянен теләсә кайсы төбәгендә укытырга мөмкин. Биредә балаларда тарих һәм мәдәният аша татар милләтенә мәхәббәт уяту, татарлыкны кузгату максаты куелган. Зимфира моңа төрле чаралар белән ирешә—ул дәрескә ноутбук күтәреп кереп, интернет аша балаларны татар тарихы. Казан. Болгар. Алтын Урда тарихи ядкарьләре. Тамерлан төрбәсе, борынгы курганнар белән таныштыра. Шулай ук башлангыч музыкаль белем алган кеше буларак, синтезаторын алып кереп, балалар белән «Туган тел» һәм башка милли җырларны башкара, мен еллык татар әдәбияты турында мәгълүмат бирә, милли ризыклар һәм татар киемнәрен күрсәтеп, дәресләр оештыра, балаларны үз нәсел тарихлары белән кызыксынырга өйрәтә, бергәләп шәҗәрәләр төзиләр. Әлбәттә, хәзергә балалар да. хәтта аларнын укытучысы да иркенләп татарча сөйләшә белмиләр, әмма алар инде рухлары белән татар!

Зимфира Өметбаева—фән һәм диннен. мәдәният һәм милли тарихның бергә үрелгән яна мөселман-татар үрнәге ул. Ул дөньяви һәм дини югары белеме булган яшь белгеч, дин кануннарын да саклый, фәнгә дә ишекләрне ябып куймый. Ул әле Чиләбе педагогия институтында укыганда ук Көньяк Уралда жир-су атамаларының

 

 

төркилеген исбатлап, курс эшләре яза. әмма ана кайда укуын онытмаска исенә төшерәләр М о на карап Зимфира төрки тарих белән кызыксынуын туктатмый, ул хәтта Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дә гаҗәеп кызыклы темага диплом эше яза. «Татары—в калейдоскопе имен» дип аталган бу фәнни хезмәт борынгы төрки- татарлар тарихына бик үзенчәлекле, тирән анализ һәм бәя ул. Кайбер мөселманнар кебек, ул борынгы төрки тарихтан баш тартмый, киресенчә, төрки телнен дөнья яратылганда ук төп тел—праязык икәнлегенә чын күңелдән ышана һәм шуны башкаларга да дәлилли ала. Әйткәнемчә, бу анын дини инануларына зыян китерми, киресенчә, офыкларын тагы да кинәйтә.

Мәктәптә укыту өстенә. Зимфира Өметбаева Варнада дини дәресләр дә алып бара, зират йортында хатын-кыхтарны укыта Бу орлыклар да җимеш бирер әле. Варна урамнарында яулыклы бер Зимфира гына булмас, анын төшенә кергәнчә, авылнын бөтен урамнары мөселманча киенгән хатын-кызлар белән тулыр, иншаллаһ! Тагы шунысына игътибар иттем—Зимфира чын мәгънәсендә дала кызы . Ул үзенен туган якларын өзелеп ярата, аны берни белән дә алыштырмый Ул башкалар кебек ничек тә Казанда калу ягын карамаган, ә үз халкын агартырга дип. туган даласына кайткан.. Әйе, ул дала ярата, ат итен ярата, бишбармак ярата, самоварын алып, сахрага чәй эчәргә чыгарга ярата... Ул татар тормышын өзелеп ярата Шунысын да әйтергә кирәк. Зимфиранын әнисе Тәнзилә ханым нәселе белән Троипкинын атаклы ишаны Расүлов хәзрәткә барып тоташа.

Зимфира белән без Варнанын крайны өйрәнү музеенда да булдык, көне буе биредә Тамерлан төрбәсе һәм татар тарихы белән бәйле материалларны өйрәндек Хәер, монда татар тормышына кагылышлы әллә ни юк— Кочуровларнын ике фотосы, ике трактористканын исеме һәм Тукай белән Жәлил рәсемнәре куелган калфаклы «татар почмагы» Югыйсә, ике катлы музейда татарларга күбрәк урын бирергә дә булыр иде, чөнки, ни әйтсән дә, Варнага нигез салучылар бит алар' Әмма биредә ул турыда бер сүз дә юк. бөтен жирдә урыслар, урыслар, урыслар Варнада туып- үскән, Казанда татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнаган күренекле артист Гали Надрюковны да белмиләр монда. Муллаларыбызны да белмиләр Музейда мине бердәнбер гаҗәпләндергән нәрсә—ишек төбенә сөяп куйган таш балбал булды. Әмма анын да төрки тарих ядкаре икәнлеге язылмаган иле Гомумән, биредә төрки. Алтын Урда, татар сүхтәрен кулланмаска тырышалар кебек, әйтерсен лә, дала тормышы урыслардан башланган Мин музейда эшләүче рус ханымнарына Тамерлан төрбәсенең дә. таш балбалнын ла төрки цивилизация билгесе икәнлеген аңлаттым, ә алар туристлар юклыкка зарландылар. Ә кем килсен—урыслар өчен болар кызык та түгел, кадерле дә түгел, ә Себер һәм Казан татарлары биредә ханнары күмелгәнлеген белми дә.

Варна белән танышуыбызны дәвам итәбез Биредә ике милли ансамбль эшли икән—«Чишмә» һәм «Мирас» Мин район мәдәният йортында бу ансамбль әгъзалары белән дә очраштым. Татарстандагы һәм татар милләтендәге хатләр турында сөйләдем, китапларымны. Чаллыдан алып килгән газеталарны бүләк иттем Бу ансамбльләр инде 8 ел эшлиләр икән, аларга нигезне Галия апа Хәсәнова салган булган, хәзер Рауза Абидуллина һәм Мәдинә Рекунова җитәкчелек итә Үхтәренә бик мату-р милли киемнәр тектергәннәр, репертуарларында жирле җырлар ла бар. бергәләп җырлап та күрсәттеләр Алар Варнада гына түгел, тирә-юньдә. Магнитогорски. Чиләбе шәһәрләрендә узган милли чараларда да бик актив катнашалар икән, төрле бәйгеләрдә мактаулы урыннар да алганнар. Дөрес, бу ансамбльләргә, нигездә, олы яшьтәге апалар йөри, әмма аларнын милли иохтәре. саф татар телләре барысын ла оныттыра. «Мирас» ансамбле музейда мәктәп балалары алдында ла тагар халкынын сәнгате турында чыгышлар ясаган, ул видеога төшерелеп, җирле телевидениедән дә күрсәтелгән Варнада бердәнбер милли учак, татарлык билгесе .стар

«Мирас» ансамблен җитәкләүче Мәдинә апа Рекунова турында аерым әйтәсем килә. Мәдинә апа бик актив, милли җанлы кеше, ул Варна тарихын өйрәнеп, кулъязма китап та язган, моннан тыш та авыл тарихы турын ла мәкаләләре район газетасында даими басылып тора Мәдинә апа шулай ук Варнадагы халык авыз иҗатын, мәкальләрне, җыр-такмакларны. догаларны туплаган, әмма аларнын

 

 

күпчелеге безнен яктагы фольклорга бик туры килә. Мона бер дә гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки татар халкынын. кайда гына яшәсә дә. тамырлары, нигезе бер бит. шуна күрә, ижаты да уртак. Алай да, Варна-Мачанын үзенә генә хас берничә мәкаль-әитемен дә ишеттем һәм язып аллым—«Ил куәте—ирдә, җир куәте—диндә.» ««Картлык кылган өстеннән йөрми, адәм өстеннән йөри.» «Күләгәле күл корымас.» «Болганчык су тирән булмый.» Тагы менә шундый җыру истә калды.

Биек кенә тауның башларында Бакыр чәйнек кайный җил белән. Уфтанмаек. дустым. кайгырмаек. Бер без генә түгел, ил белән...

Соныннан Мә­динә апа безгә Вар- наны күрсәтеп йөр­де. үз машиналары белән ярдәмгә мәк­тәп китапханәсендә эшләүче Рәмзия ханым Нагорная һәм анын ире алынды Варна, чыннан да, хәзер бик зурайган, аны җәяү генә йөреп чыгарлык түгел. Дөрес, бистәдә эре промышленность объектлары юк, Варна авыл хуҗалыгы райо­ны, ит, сөт, икмәк, яшелчә кебек азык-

төлекне үзләрендә үс­терәләр һәм эшкәртәләр. Район үзәгендә зур элеватор һәм тимер юл станциясе бар, соңгысы 1892 елда ук ачылган булган һәм бүген дә «Тамерлан» исемен йөртә. Бу тимер юл белән төньякка таба китсән—Троицкига һәм Чиләбегә барып җитәргә мөмкин, көньякка китсән—тимер юл Орски. Ырынбурларга кадәр барып чыга. Якын-тирәгә электричкалар да йөри икән.

Варнада шәхси йортлар күбрәк булып чыкты, алар агачтан, кирпечтән, саманнан һәм камыштан салынган. Бистәдә шулай ук ике-өч катлы кирпеч йортлар да бар, шуннан биеген күрмәдем. Татар Мачасы уртада калган, элеккеге Жәмигь мәчет бинасында хәзер китапханә, икенче мәчет урынында—Дан аллеясы. . Варнанын иске өлешеннән барганда, үзенне нәкъ йөз элек яшәгән кебек хис итәсең—биредә генә күрергә мөмкин булган таш коймалар, тәрәзәсез амбарлар, акшарланган камыш йортлар.. Мәдинә апа кайда, кем яшәгәнен барысын да белә һәм сөйләп бара. Зимфирада болар слайдларга да төшерелгән.

Варнанын төньягында, калкурак урында, мәһабәт чиркәү кукраеп утыра. Ул Елан тавына салынган. Халыкнын сөйләве буенча, элек анда еланнар мыжлап торган, бу урын мәҗүсиләрнең табыну урыны булган. Варна музеенда торучы таш балбалны да шушы Елан тавыннан тапканнар, имеш, элек ул 5 метрлы стеллага урнаштырылган булган Чиркәү сала башлагач, аннан кеше сөякләре чыккан, элеккеге мәдәният бүлеге мөдире Савин кеше сөякләре өстендә берни төземәскә кушкан, әмма ул үлгәч, урыс гыйбадәтханәсен барыбер шушында салганнар. Белгән кешеләрнең

 

 

әйтүенчә. Елан тау тирәсендә гел курганнар икән, әмма аларны өйрәнүче юк. Хәер, кайбер рус тарихчылары моны белә, әмма бу хәтле зур тарих аерым кешеләр генә күтәрерлек эш түгел:

«Мавзолей, по сути своей, вершина айсберга, выступающего из океана веков.— дип яза инде безгә таныш тарихчы Сергей Боталов.—Весь озерный перешеек вокруг Варны занят гигантским погребальным полем рахтичных эпох—от бронзового века до начала прошлого века—конца кочевий в этих местах. Здесь покоятся останки наших земляков почти четырех тысячелетий.» (Сергей Боталов. Күрсәтелгән хезмәт. 32 бит )

Авылнын икенче башында—зур татар зираты, ул бик борынгыга охшаган, анын эчендә дә төрбә сыман корылмалар һәм гарәпчә язылган кабер ташлары бар. Бу ташларны беркем укымаган һәм өйрәнмәгән Зират янында гына—салынып бетмәгән мәчет, зират эчендә—Зимфира дин дәресләре укыта торган йорт Бу зираттан җанга ниндидер моңсу тынычлык инә. дөнья ыгы-зыгысы онытыла, дала җиленен кылганнар белән сөйләшүен тын гына тынлап торасын Үләннәр кыштырдавына догаларыбыз кушыла, без кыйблага карап, бу зиратта яткан әрвахлар рухына дога кылабыз, аларга мәнгелек тынычлык телибез... һәм күңелгә шушы авылда туып- үскән хәрби журналист Мансур Хәсәновнын Мачага багышланган шигъри юллары килә:

Мин Мачага кайтсам, китә алмыйм.

Чакырып мине хатлар салмагыз.

Кыр казлары коньягына таба

Очмый, мине килеп алмагыз

Ничә еллар читтә җаным туңды. Моң-зар булдым җылы кояшка. Чакырмагыз мине, чакырмагыз. Сулышыма җиңел бу якта

Бик күрәсем килә шул кырларны. Кисәнәне. Уба буйларын Анда калды минем бала чагы м. Шунда тарта мине уйларым

Бер дә элек мин моңаймый идем. Хәзер җылыйм инде кон саен Әллә мин Мачаны актык курам. Әллә күңел йомшый ел саен

Әй син. Мача. әй син. яшел Мача ' Ник саргайттың мине вакытсыз ' Бик яшисем килә бу двнъяда. Булсам да мин яшьтән бәхетсез

«Бәхил». димә .миңа.бер кайтырмын. Ак каеннар яфрак ярганда Зират буен яшел үлән каплап Кырлар чәчәк белән тулганда

Шундый вәгъдә бирдем мин зиратта Үзем очен урын алганда

Әйе Варна татарлары, кайда гына «талар да. мангелекка шушында кайтып яталар икән Кнсанэ-Тугылак 6уШмрына. татар далаларына. Мача зиратына

Авы^нын гира-юненада чыгып керебез Тугызак суы буйлары «мь-ашел агач.

 

 

дала уртасындагы урын димәссең! Югыйсә, биредә җәйләрен эсселек кырык градуска җитә икән, кышларын да шундый дәрәжәдә салкынлык. Ә Тугызак буйларында һәрчак яшеллек һәм күләгә, таллары да нәкъ бездәге кебек, су өстенә иелгән.. Авыл тирәсендә эреле-ваклы берничә күл дә бар. әйтик. Тамерлан станциясе янында— Акчарлак күле, далада Мулла күле. Кисәнә. Чикатай күлләре... Төп елга—Тугызак. аннан тыш Карталы—Аят. Таеткан елгалары бар. Ерактан Уба тавы күренеп тора, бәлки ул да борынгы кургандыр Тугызак атамасының да тамыры бик борынгы булырга тиеш, тугыз татар кавеме турында 8 гасыр таш-Стеллаларына ук язып калдырылган бит! Шулай ук Себердә Токуз авылының булуы да борынгы төркилеккә ишарә. Муса Жәлил үзенен «Алтынчәч» либреттосында Тугызак образын биргән, ул илне баскынчыларга каршы көрәшкә өндәүче Ана образы.

Варна районында моннан тыш та төрки тамырлы жир-су атамалары шактый икән, бу хакта махсус ккитаплар да басылып чыккан. Әйтик. Чиләбе галиме Н.Шуваловның «От Парижа до Берлина» дип аталган кечкенә ике томлыгы, ул биредә нугайбәк керәшеннәренең Париж һәм Берлин дип аталган авылларын күздә тоткан Әмма бу китапларда Чиләбе өлкәсендәге, шул исәптән. Варна районындагы бөтен төрки жир-су атамалары йә—казахныкы, йә башкортныкы итеп күрсәтелгән. Югыйсә, тау—татарча да тау, елга—татарча да елга бит! Инде татарчасы ярылып яткан атамаларны «тюркский», ягъни, төрки дип кенә күрсәтергә тырышканнар. Бу да татарны оныттырырга тырышуның бер алымы булып тора.

Шушы китаптан алып. Варна районында булган күл атамаларын биреп үтәбез:

Акчарлак. Алаком. Алтынкүл. Ачысор. Байтак. Бакан-жул (юл) . Баран-жулун. Джигай. Жидекүл, Исәннелде. Карабай. Карамыс. Каратай. Кинжәтим. Салырбай, Үтәмеш. Чикатай һәм елгалар—Тугызак Арчаглы-Аят. (Шувалов Н И . От Парижа до Берлина по карте Челябинской области —Челябинск. 1999.) Моннан тыш картада Акман. Сарыкамыш. Карауб. Түләк. Шыганак. Алтыр күлләре, Алакуп. Култай. Каработак. Жабагы сазлыклары күрсәтелгән. Йә. әйтегез, боларнын кайсысы татарча аңлашылмый? Шунысын да әйтергә кирәк, башкорт галимнәре Уфада һәм Чиләбедә Урал аръягын үзләштерү буенча зур эш алып баралар, урыс галимнәренең бу өлкәдә китаплары да алар күзәтүендә һәм алар ярдәмендә дөнья күрә. Ә без Варнанын да татарныкы икәнлеген исбат итә алмыйбыз!

Йомгаклау сүзе

Менә безнен Варнага сәяхәтебез тәмам. Мин үзем өчен күп яна нәрсәләр белдем, шуны башкалар белән дә уртаклашырга булдым. Минем өчен беренче ачыш—Тамерлан төрбәсе янындагы далада Алтын Урда ханнарының, бигрәк тә Шәйбәниләрнен некрополе—патша мазарлыгы булу. Моның шулай икәнлеген урыс һәм казах галимнәре дә таный, бу хакта югарыда әйтелде инде. Ул гына да түгел, бу мазарлыкның борынгы скиф-сармат-сак-һун курганнары өстендә урнашуы Бу исә традицияләрнең дәвамлы булуын күрсәтә, ягъни, төрки-татарлар да шул ук җирләрдә яшиләр, шунда күмеләләр, шул ук гореф-гадәтләрне дәвам итәләр, дигән сүз. Бу кыпчак далалары—төрки цивилизациянең үзәге, шәһәрләр иленең уртасы, төрки дәүләтләрнең нигезе, татарларнын Ана-Ватаны. Кызганыч, даладагы бу скиф пирамидалары, татар курганнары әле татар күзлегеннән өйрәнелә дә башланмаган, тарихи хезмәтләр язылмаган, данлы үткәнебез турында әдәби әсәрләр тумаган, фильмнар төшерелмәгән. Бу изге эш—бездән соң киләсе буыннарга амәнәт.

Үзем өчен икенче яңалык—шушы көнгә хәтле Казаннан Варнага. Тамерлан төрбәсен, татар тарихын өйрәнергә бер генә татар галиме дә. бер генә татар язучысы да килмәгән булып чыкты. Шулай ук Татарстаннан дин әһелләре һәм сәнгатькәрләр дә бирегә аяк басмаган. Варна татарларының да күпчелеге гомерләрендә дә Казанны күрмәгәннәр Инде моннан соң. иншаллаһ. гасырларга сузылган бу өзеклек бетерелер. Зимфира кебек яшь мөселман-татарлар аша даладан Казанга күпер салыныр, биредә фәнни конференцияләр. Сабантуйлар, очрашулар уздырылыр, дип өметләнәм.

Соңгы ачышым-Варна-Мачадагы мөселман-татар казакларының язмышы
булды. Мона кадәр бу турыда әллә ни язылмады һәм сөйләнмәде, христиан-татар казаклары—Нугайбәкләр турында бераз хезмәтләр булса да, мөселман казаклары турында белмәдек. Ә алар булган, далаларда ил-авыл булып яшәп яткан, үзен басып алган империя өчен кан түккән, гомерен биргән һәм шул империя «ярдәмендә» тарих мәйданыннан юкка чыга язган. Әмма юкка чыкмаган. Бу—бик гыйбрәтле язмыш. Аны өйрәнергә һәм сабак алырга кирәк. Варна татарларының Тамерлан төрбәсе янына килеп урнашулары да үзенә күрә бер ишарә-билге. чөнки бу бөек цивилизациянең дәвамчылары итеп язмыш нәкъ менә татарларны сайлаган, һәм бу бер дә юкка түгел... Далада татардан башланган төрки тормыш бүген дә татарлар белән дәвам итә. һәм ул мәңге шулай булыр, иншаллаһ!

 

Килгән юлым буйлап кайтырга кузгалам Варнадан—дала буйлап Магнитогорскига, аннан Урал тауларын кисеп үтеп, Чаллыга кадәр Башкортстан аша тәүлеккә якын машина юлы... Атилла хан һәм анын уллары, Чыңгыз хан оныклары, татар яугирләре атка атланып гасырлар буе үткән Татар Юлы . Я к-якта—сибелеп калган татар авыллары, татар шәһәрләре, татар атамалы Жаек һәм Агыйдел, Кама сулары, татар тарихын саклап торган Урал таулары Жир астында һәм өстендә—5 мен еллык скиф-татар курганнары, мәнгелеккә күмелгән бөек татар тарихы Ул әле ачылмаган, ул әле өйрәнелмәгән, әмма хак сүз, барыбер, әйтеләчәк, дөнья татар тарихын өр- яңадан ачачак әле, иншаллаһ!