Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

 

1909 ел

  1. 24 гыйнвар. «Вакыт» газетасы берничә санда рәттән түбәндәге игъланны биреп барган:

«Шигырьләр көтепханәсе» 7 нче дәфтәр. Г Тукай «Печән базары, яхуд яна Кисекбаш». Үткен телле, милләтемезнең мәшһүр шагыйрьләреннән Габдулла әфәнде Тукаев әсәре. Күпләп сорату чыдарга адрес: Казан. «Үрнәк» матбагасы

Назик вә гали хисләр җырлаучы шагыйремезнен ин сонгы гүзәл шигырьләре бу мәҗмугададыр.

Казан гавамына мөһим саналган хәбәрләр вә мәсьәләләр бу китапта бик килешле сурәттә җәмигь ителеп, бик кызык көленмештер»

14 гыйнвар. «Габдулла Тукаев диваны» исеме белән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 8 нче дәфтәр 3 нче кыйсем. Казан, «Гасыр» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы. 48 б., 6000 данә.)

  1. гыйнвар. «Әл-ислах» газетасы хәбәр итә: «Гасыр» көтепханәсе ачылды! Казанда. Екатерининский урамында, Ибраһимовлар йортында

Хөрмәтле укучылар!

Без, ике сәнәгә якын дәвам иткән нәшрият эшемезне тагын да мөкәммәл сурәттә тәрәккый иттерергә иҗтиһад итеп, «Гасыр» көтепханәсе исемендә бер китап мәгазәсе ачарга мөвәффәкъ улдык. Нәшриятымызга матди вә мәгънәви ярдәмче булган мөхтәрәм укучыларга тәшәккер итеп, көтепханәмезнсн ачылганын ы белдерәмез

Әхмәтгәрәй Хәсәни вә шөрәкәсе»

«Гасыр» көтепханәсе Тукайның китаплары дөнья күрү һәм анын катнашында үткәреләчәк әдәби кичәләр турында игъланнарны еш бастырып торган

«Әл-ислах» газетасы хәбәр итә: «Габдулла Тукаев диваны» басылып чыгып сатыла башлады. Киләчәк номерда мөхакәмә дәрҗ ителер»

3-4 февраль. Тукай Казанга килгәч аралашкан чордашы, язучы һәм гарәп мәдәнияте тарихы белгече Ш Шәрәф (1878—1938) белән очраша

  1. 12 февраль. «Вакыт» газетасы «Печән базары, яхуд яна Кисекбаш» китабы дөньяга «чыгу турында кат-кат хәбәр итә.
  1. февраль. «Күңел» һәм «Васыятем» исемле шигырьләре дөнья күрә

6 март. «Габдулла Тукаев шигырьләре» җыентыгы басылып чыга («Шигырь көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр. 1 нче кыйсем Икенче габгысы Казан. «Үрнәк» матбагасы. 48 б., 4000 данә).

  1. март. «Габдулла Тукаев шигырьләре» басылып чыга («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр 2 нче кыйсем Икенче табгы. Казан. «Үрнәк» матбагасы).
  1. март. «Энҗе бөртекләре» исемле җыентыгы (Казан. «Мәгариф» көтепханәсе. «Үрнәк» матбагасы) басылып чыга

29 март. «Пәйгамбәр» шигыре басылып чыга. «Лермонтовтан үзгәртелгән- тип куелган. М Ю Лермонтовның .Пророк. (1841) исемле шигыреннән файдаланып назыйрә рәвешендә язылган романтик шигырь

  1. апрель. «Исемдә» дигән шигыре дөнья күрә

Астошермәдә: .Бу шигырьне Габделлатыйф Мостафкн тарафыннан телеменә

Дәвамы. Башы 8 санда
тәрҗемә кыйлынган русча бер пьесада күптән түгел генә гыйффәтен җуйган бер кыз үзенен бәхетле заманнарын сагынып җырлый. Пьеса басылып чыккач укылса, тәэсире артыграк булыр»-дигән искәрмә бирелгән Бу пьеса «Җинел хезмәпә. дигән исем белән шул ук елда «Мәгариф» көтепханәсе тарафыннан Казанда И Н Харитонов матбагасында дөньяга чыгарылган Тәрҗемәчесе—Ләтыйф Мостафа

 

  • Исемдә»не пьесаның төп герое Гайшә җырлый. Астөшермәдә «Бу шигырьнең мөтәржиме мәшһүр шагыйремез Г Тукаев» дигән сүзләр бар.

29 апрель. «Матбугат каһарманнары» дигән фельетоны «Мин язмадым» имзасы белән басылган Шунда ук «Номерга төшкән искеләр» һәм «Ишан» дигән шигырьләре урнаштырылган

26 май. «Ике кояш» исемле шигырен яза. Шигырь беренче татар профессиональ актриса, Татарстанның атказанган артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина- Волжскаяга (1892-1974) багышлап язылган. С. Волжскаянын Татарстан Үзәк дәүләт архивында саклана торган альбомында шигырьнең Тукай кулы белән язган кулъязмасы да теркәлгән.

Җәй. Московская урамындагы (хәзерге Киров урамы) «Москва» номерына урнаша Монда Тукай бик аз гына торган булырга тиеш. Ул күбрәк «Болгар», «Амур» кунакханәләрендә яши.

2 июнь. «Йолдыз» газетасы хәбәр итә: «Яна китаплар басылып чыкты. Г. Тукай.

•Алтын әтәч»

21 июнь. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында «Шүрәле» имзасы белән басылган.

  1. июнь. «Татарча театр» исеме белән «Хужа һәм приказчик» дигән спектакльгә язылган рецензиясе басылып чыга.

Һәвәскәр артистлардан аермалы буларак, «Сәйяр» труппасы артистларының уеннарын мактап, аларнын профессионаллар дәрәҗәсендә торуларын әйтә Бигрәк тә Г Карцев (1886—1920), Н Сакаев (1885—1927), В Мортазин-Иманский (1886— 1937), С. Гыйззәтуллина-Волжская (1892—1974) турында сүз алып барып, аларнын тамашачы күңелен жәлеп итәрлек, табигый рәвештә уйнауларын ассызыклый «Галимҗан ролен уйнаучы Кариев үзенен җанлы хәрәкәте вә килешле кыйланышы вә кирәк урыннарда төсен вә сүзнен тонын үзгәртә белүе илә хәзер генә базардан сәхнәгә тамашага тотып кертелгән бер татар бае иде».

24 июнь. «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астыңда «Бәгъзе зыялыларымыз» һәм «Татар бае» дигән шигырьләре «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шунда ук

  • Милләтче» фельетоны «Шүрәле» имзасы белән һәм «Гөмберт» имзасы белән «Безнең заман вә Сәгъди абзый» исемле фельетоны урын алганнар.

Җәй. Мәхмүт Дулат-Алиевнын (1889—1920) чакыруы буенча, Дулат-Алиевлар өендә. Яна Бистәдә Мехчылар урамындагы (элек Большая Симбирская дип йөртелгән) 37 нче йортта 15—20 көн чамасы кунак була. Мәхмүт һәм иптәшләре белән йортнын түрендә—печәнлектә йоклый Якын дусты Вафа Бәхтияров та берничә мәртәбә аның янына барганы хакында яза.

«1909 елнын җәендә шагыйрь Гурьевкада фабрикант Хәсән Акчуриннарда кунакта була. Хәсән бай татарча да. русча да шактый мәгълүматлы кеше булып, милли мәдәниятнен барышы белән кызыксынып торган, аны күтәрү хакына акчалата ярдәм иткән, ара-тирә җәмәгать эшләрендә катнашкан кеше.

Гурьевкада фабрикант Акчуриннарда булып кайтканнан сон, апасы Газизә Зәбировага хат яза. Хатнын сәфәргә кагылышлы өзеге вафатына бер ел тулу унае белән басылган мәкалә эчендә китерелгән: «Казаннан бер дә читкә чыкканым юк, диер идем, әле шул арада гына Сембер ягындагы Хәсән Акчурин дигән фабрикантка барып, биш кич кунып кайттым Бер дә көтмәгәндә, ансыздан хәбәр бирделәр. Мин үзем Казанда да шалапай йөрим Рәтләп киенергә дә, юынырга да өлгерә алмадым. /Азар, әлбәттә, бай кешеләр. Сыйлауларын язудан каләм гажиз. Бару-кайту расходы алардан Шунын өстенә, киткәндә, 50 тәңкә акча һәм киемлекләр биреп җибәрделәр Бер белмәгән, танымаган кешенең кисәктән шундый хөрмәт күрсәтүе гажәп түгелме? Гажәп булган өчен яздым»

  1. сентябрь. «Китап» шигырен яза.

 

29 сентябрь. «Исемдә калганнар» исемле автобиографик хикәясенең кереш өлешен (мөкаддимә) язып тәмамлый

«Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең миннән тәржемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды

Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрге тәржемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте

Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шунын белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.

Шунлыктан Уральскига килеп җиткәнемә кадәр кичердегем хәлләр илә аннан сон шушы сәтырларны язып утырган вакытыма кадәрле башыма килгәннәрне икесен ике рисалә итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде» Керешнен азагында Тукай үз кулы белән «29 нчы сентябрь, 1909 сәнә» дип язып куйган

  1. октябрь. «Әдәбият» исемле шигырьләр жыентыгы («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр. Казан, «Үрнәк» матбагасы Беренче битендә Тукайның рәсеме дә бар) басылып чыга.
  1. ноябрь. «Исемдә калганнар» исеме белән автобиографик әсәре (Казан, «Үрнәк» матбагасы) басылып чыга. Тышлыкта Тукайнын фоторәсеме бирелгән 38 б.. 4000 данә.
  1. ноябрь. «Балалар күнеле» исемле китабы (Беренче жөзьэ. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасы. Казан, «Сабах» көтепханәсе, И. Н Харитонов матбагасы)** «Сабах» ширкәте идарәсеннән кереш сүз белән басылып чыга.
  1. ноябрь. «Киңәш (Чикмә гамь шул нәрсәгә...)» шигырен яза
  2. ноябрь. «Әдәбият» исемле шигырьләр жыентыгы һәм «Исемдә калганнар» әсәренең дөнья күрү унае белән «Вакыт» газетасы игълан итә: «Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр» Мәшһүр шагыйрьләремездән Габдулла әфәнде Тукаев әсәре, шагыйрьнең рәсеме илә.

«Исемдә калганнар»—шагыйрьнең автобиографиясеннән бер өзек (үз каләме илә язылган тәржемәи хәленнән)»

  1. ноябрь. «Киңәш» шигыре басылып чыга

1 декабрь. «Вакыт» газетасы хәбәр итә: «Сабах» көтепханәсе Балалар бәхетенә зур бер адым. Шагыйрь Габдулла Тукайның «Балалар күнеле» намендәге әсәреннән беренче жөзьэ басылып чыкты».

17 декабрь. «Теләү бетте» шигырен яза.

  1. декабрь. «Идел» газетасы хәбәр итә: «Яңа әсәрләр 1 «Исемдә калганнар» Г Тукаев. 2. «Әдәбият». «Шигырь мәҗмугаларыннан 10 нчы китап улан бу әсәре янә Габдулла Тукаевныкыдыр һәр икесе «Юл» көтепханәсе нәшрияты»
  2. декабрь. «Теләү бетте» шигыре басылып чыга

31 декабрь. Габдулланың бабасы (әнисенең әтисе) Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров үлә (1829 елнын 30 декабрендә туган) Өчиле авылы имамы булып торган Өчиле авылы зиратына җирләнгән.

1909—1910 еллар. Тукай вакыт-вакыт Казанның Яна бистәсендәге Мәхмүт Дулат-Алиевлар йортына килеп чыга, кеше күзеннән югалып торып, ижат эше белән шөгыльләнә.