ҺАВАЛАРДА—АК КҮГӘРЧЕН...

I кисәк

1 БҮЛЕК

  1. Күршеләр

Ул үзенен «жәйге резиденция» дип йөрткән кыйшаеп беткән иске сараенда таң беленгәч үк уяна. Аннары озак кына иртәнен стена ярыклары аша ничек эчкә сөзелеп керүен күзәтеп ята. Шунда ниндидер соклану белән аерым детальләрен. Плюшкин сыман, төрле чүплектән алып кайтып үз куллары белән җыйган радиосына да карап- карап алгалый. Әлбәттә, түбәдәге күгәрчен кетәгеннән ишетелгән ыгы-зыгы, гөрләшү һәм чыелдау тавышларына да колак сала...

Аннары, әле алма бакчалары артыннан кояш күренеп тә өлгерми, инде ул сарай түбәсенә менеп китә һәм аның ак канатлы күгәрченнәр өере шундук һавага күтәрелә.

Юк. Шәех мондый иртәнге сәгатьләрдә тирә-якны үзенен юлбасарлар шикелле сызгыруы белән яңгыратмый. Бары тик аларнын, очарга теләмичә, яңадан кетәккә кире кайтырга маташкан кайбер ялкауларын гына куркытып, кетәге янында очына чүпрәк кисәге бәйләгән тал таягын гына селкеп тора. Күгәрченнәр исә, түгәрәкләр ясап оча-оча, һаман югарыга күтәрелә бара. Әле күзгә күренмәгән кояш нурларында, вак-вак ялтыравык тәңкәләр сыман, аларнын җилфердәгән канатлары гына ялтырап-ялтырап китә. Бу чакта аларны кулын маңгаена куеп күзәтеп торган Шәех күзләрен кыса төшә, баш артын кашып ала һәм, акыл ирешмәслек ниндидер хакыйкать ачкан кеше сыман, югарыдан аска таба төкереп куя да, таягын кетәккә сөяп калдырып, башка эшләрен дәвам итәр өчен гөнаһлы җиргә төшә.

Ә аның алары да санап бетергесез. Барыннан да элек ул үзенең оча торган гвардиясе өчен иртәнге аш әзерләргә керешә. Аннары, тагын кире

Әхәт МУШИНСКИЙ (1951) - прозаик, публицист; Державин исемендәге әдәби премия лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Шейх и звездочет*. «Адаш малай*. «Бер тибудә гол» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши
кетәккә менеп, шул азыкны аларнын улакларына салып чыга, кайгыртучан хужа шикелле, бу чакта ояларда утырган кайбер күгәрченнәрен кулы белән капшап-капшап карый, куначалары астын чистартып ала. .Аннан сон. әледән-әле ниндидер катлаулы схема өстенә иелеп карый-карый. бер-ике сәгать чамасы паяльник белән ниндидер детальләр ябыштырып утыра яисә анын яныннан бер дә өзелеп тормаган чираттагы сораучыга бирер өчен жан өрергә дип, шөрепборгыч белән чираттагы ватык радиоалгыч эчендә казына башлый.

Боларын тәмамлагач, Шәех үзенен мәжбүри эшләренә тотына. Монда инде—юлнын теге ягындагы колонкадан бакчага су ташыймы, сарайда кыш буена шактый кими, жимерелгәли төшкән әрдәнәдәге утыннарны өйгәләп- рәтләп куямы—ул ашыга төшә. Чөнки без икенче сменада укыйбыз, ә мәктәпкә барыр алдыннан беребезгә дә һәм беркайчан да җитмәгән вакыт ягы кыса башлый аны.

Ләкин Шәехне иртәнге кояш еш кына өеннән еракта—Иделдә яисә Казансуда, алай гына да түгел, хәтта уннарча чакрымдагы Мишә елгасының әрәмәлекләр арасындагы берәр тугаенда кармак белән утырган килеш туры китерә. Аның өчен балык тоту да эш булып санала иде.

Белмим, менә хәзер Шәех ничектер, ләкин ул чакта—илленче- алтмышынчы еллар аралыгында, асылда әле үсмер генә килеш тә олыларга охшашлы кыяфәтле булуына карамастан, ачыктан-ачык килбәтсез, ябык, алай да, Хәниф абый әйтмешли, нык сөякле малай иде ул. Моннан да гадирәк итеп шулай бер тапкыр ана: «Син коточкыч ямьсез, ләкин коточкыч кызыксынучан»,—дип Юлия әйтте. Димәк, ул Юлиягә кызыксынучан малай булып тоелган. Беренче «коточкыч»ын кыз. әлбәттә, сүз жилеме итеп кенә кыстырды, ә болай. чынында. Шәехнен тышкы кыяфәте беркемне дә битараф калдырырлык түгел иде. Иген сабагына охшаган муенында зур маңгайлы, кабак сыман нәрсә утыра, чәчен «сыер ялаган»—ничек кенә сыйпама, барыбер тырпаеп тора, чәнечкеле кашы астыннан, беркемне дә аерып тормыйча, бар кешене дә рәттән, кәефенә һәм һава торышына карап йә конгырт-кара, йә сары төскә керүчән күзләре чәнчеп карый. Аны шунда, беренче очрашуда ук. йә ошаталар, йә озакка яисә бөтенләйгә күралмыйлар иде

Ә мин үзем исә аны бер үк вакытта ярата да. күралмый идем. Һәм—бу еллар үтә торгач кына ачыкланды—аны яшертен генә, ниндидер үжәтле кызыксынучанлык белән күзәткәнмен икән. Әйе. күзәткәнмен. Бәлки, ул чакта күзәтүчәнлек минем бердәнбер сәләтем булгандыр. Болай мин бүтәннәрдән башка берни белән дә аерылмый идем бугай. Менә инде ничәмә-ничә еллар үтеп киткәч тә хәтерем миңа һаман-һаман шул дустымны, безнен йортыбызны, кечкенә генә бүлмәсендә инде еракта калган шул тормышыбызның яртысы диярлек узган, ялгызы гына яшәгән галим күршебезне, шулай ук күнелгә якын һәм якын булмаган башка кешеләрне, алар арасыннан хәтта дошман булганнарын да, алардан очраклы рәвештә генә ишеткән кайбер гыйбарәләрне, кул хәрәкәтләрен, ишарәләрне, йөзләрне, тавышларны күз алдыма китереп бастыра. Болар барысы да башымда бөтерелә, шаулый-гүелди, үзләренең ирекле тормышлары белән күңелемдә яши бирә һәм мин. бик теләсәм дә. аларнын ул тормышына катнаша алмыйм.

Шул чактагы урамыбызда басып торам. Күпме еллар узды! Хәзер ул йорт үзе кайда? Балачакның үзе шикелле үк иксез-чиксез булган анын ишегалды кайда9 Күгәрчен кетәге. алма бакчасы кайда? Минем iwii.im кайда, һәм мин үзем—анын тырпайган чәчле әшнәсе кайда9 Анын белән без икебез дә якын күргән, икебез дә ана гел тартылган, һәрчак кырынмый

 

йөргән һәм шуңа килешсез күренгән теге галим кеше кайда? Үзенен йөреше белән балеринаны хәтерләткән, ана барыбыз да акылдан язардай гашыйк булган зәнгәр күхте кызый кайда? Юк, берни дә һәм беркем дә юк инде. Бары тик хәтер генә бар. Әнә, иртәнге тынлыкны ярып, һавага кардай ак почтальон, турман, якобинчы токымлы күгәрченнәр күтәрелде. Ләкин болар теге кошлар, минем дустым кошлары түгел шул инде...

Минем бала акылым анын безнен йортта беренче мәртәбә күренүе белән тәмам уянып житге сыман тоелды, һәм шуннан сон инде хәтеремдә гадәттә узганын турында үзең берни дә хәтерләмичә, бу турыда сиңа әти-әниең генә сөйли торган кебек нәрсә дә булмады, чөнки барысы да үземнең хәтергә бик яхшы сенеп калды.

Ул беренче тапкыр безнен йортта бозлы-салкынлы декабрь иртәсендә күренде. Көн суык булуга карамастан, ишегалды тулы халык иде. Кысылып та керерлек түгел! Алар погоннарына кызыл тасмалар тегелгән шинельле кешеләрнең бозланган өйалды болдырына җеназа кабыгын куйганнарын сүзсез генә карап тора. Каралып торган ишек уемы янында яланбашлы, кечкенә гәүдәле бер апа такмаклап елый. Анын яулыгы җилкәсенә сыерылып төшкән, юка гына ситсыдан тегелгән тишек-тошыклы кофтасының ике якка ачылган итәге арасына минем яшьләрдәге малай сыенган.

Бу Шәех иде.

Ул, башын әнисенен итәгенә төртеп, тавышсыз гына елый. Аны күрүче дә юк. Әнә кемнәрдер яннарыннан әтисен, аннары анын артыннан ук зур эскәмияләр, урындыклар күтәреп чыгып киттеләр... Шунда әнисе җеназа артыннан ташланды, малай исә анын артыннан йөгергән иде дә, ләкин икенче катка менә торган текә баскыч янында аннан артка калды да. күңелсезләнеп, чит коридорның караңгы һәм билгесезлеккә чумган почмагына килеп посты.

Минем әни аны безгә—булачак күршеләренә, менә шул чакта алып керде дә инде. Безнең катта барлыгы—дүрт бүлмә һәм аларның һәрберсендә кечкенә мич чыгарылган. Ә гомуми кухняда исә мичнең бик зурысы тора. Бүлмәләрнең берсендә, күзгә ташланмый һәм тавышсыз-тынсыз гына баласыз олы яшьләрдәге бер пар, икенчесендә ялгызы гына галим Николай Сергеевич Новиков яши. Калган икесендә безнен гаилә—әти, әни, абый, апа һәм мин яшәргә тиеш идек, ләкин без анда күчеп тә өлгермәдек, шундук тыгызланырга туры килде. «Бу вакытлыча гына,— дип белдерде безгә башкарма комитет вәкиле,—гадәттән тыш хәл килеп чыкты». Шулай итеп, берсен «гадәттән тыш хәл» аркасында күченеп килергә тиешле яна күршебезгә калдырып, без яна фатирыбызның икенче бүлмәсенә кереп урнаштык.

Дөресен дә дөрес икән, хәл чыннан да гадәттән тыш булган. Фатирга чиратта торган янгын сүндерү сугышчысы Исмәгыйль Шакиров бик көткән кадерле ордерын инде суынган кулларына алган, мескен. Ул моңарчы хатыны һәм малае белән берничә ел «вакытлыча» әллә ярым сарайдамы, әллә күгәрчен кетәгендәме яшәгән. Әйе, ниндидер иске склад өстенә, җилләр иркенә әмәлләп куйган ул шыксыз урынны башкача атап та булмый. Аны ягып та җылыта алмаганнар. Жәйнең нинди генә эссе вакытында да анын идәненнән салкын бәреп торган, ә кышын исә ул идән дигәннәре хәтта бозланып каткан. Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, малайлары шул «суыткьгч»та да исән калган. Тик өлкән Шакиров кына авырып киткән—үпкәсенә салкын тигән. Төннәрен ыңгырашкан, йөткергән, ә хатыны, иртән үк докторларга җибәрәсе урынга, аны шәһәр башлыгы катына куган. Хәер, монда мескен хатынны да гаепләп булмый, чөнки фатир ачкычларын беркайчан да тәлинкәгә салып китереп бирмәделәр бит. Ә сугыштан сон ниндидер биш-
алты ел гына узган ул вакыт турында әйтеп тә торасы юк! Һәм бер дә бер көнне Шакиров, хәле бик начарланып киткәнче дип, авыруына бирешмәскә тырышып, башкарма комитет бусагасын атлап кермәкче булган. Шунда анын хәле бик авыраеп киткән. «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырганнар чакыруын, тик аны хастаханәгә дә алып барып җиткерә алмаганнар...

Шушы кайгыдан акылын югалтыр хәлгә төшкән тол хатын шул ук көнне туп-туры шәһәр башкарма комитетына барып, андагы тере чират һәм «таш йөрәкле» секретарь кызлар аша зур башлык янына ук үтеп кергән дә, аның пинжәк якасыннан эләктереп: «Кеше үтерүче син! Син генә үтерден минем иремне!»—дип, ике кулы белән селкергә тотынган. Ана ордерны шул сәгатьтә үк язып биргәннәр. Ул тиешле мөһере сугылган һәм барлык имзалар да куелган, озак көтеп алынган шул кәгазь кисәген иренең салкын кулларына куйган да: «Менә алдык без көткәнебезне. Иртәгә яна фатирга күчәбез...»—дигән.

Пөхтә итеп обой ябыштырылган такта стена аша күрше хатынның такмаклап елавы безнең бүлмәгә яхшы ишетелә иде.

Ә минем әни ятим калган малайны ничек булса да юатырга тырыша. Аны минем өстәл янына утыртты да, уенчыкларымны чыгарды. Аннары аннан:

—Синең исемең ничек, бәләкәч?—дип сорады.

  • Шәех,—дип үкседе малай һәм, тавышлардан түгел, бары тик күз карашыннан гына саклый ала торган стенанын теге ягында ниләр барын белергә теләп, тынып калды.

—Ә әниеңнең исеме ничек?

—Рәшидә.

—Хәзер без сезнең күршеләрегез булабыз инде,—дип әни анын тынлаусыз чәченнән сыйпап алды да мина ишарә ясады —Менә Ренат белән дуслашырсыз. Сина ничә яшь?

—Алты.

  • Бер яшьтә икәнсез, сугыштан соңгылар. Киләсе елда мәктәпкә дә бергә йөрерсез,—диде ана әни. Аннары миңа дәште:—Ә син нигә почмакка постың әле? Кунакка уенчыкларыңны күрсәт! Йә инде, йә.

Безнең Шәех белән дуслыгыбыз әнә шул көннән башланды. Дөрес, кайберәүләр мәктәптә, дин әһеле шәехкә ишарәләп, аны Шәех дип үчеклиләр иде.

  1. Хәлдән килмәгәнне...

Мин кичәгедән дә яхшы хәтерләгән ул мең тугыз йөз алтмыш беренче елның ерак май иртәсендә Шәех мине карангыда ук уятты.

Үзе әмәлләп куйган иркен такта ятагында ул кичен бик тиз йокыга китә. Юрганын башына яба да—вәссәлам! Ә мин ул төнне тәмам торганчы диярлек йоклый алмадым, чөнки мине әти-әнием алай бик еш җибәрми торган балык тотарга бару шатлыгы шулай дулкынландырды Алай да тан алдыннан йокыга киткәнмен китүен, тик шундук мине инде өстенә дә киенеп алган эшлекле кыяфәттәге Шәех селки башлады. Мин җыенганчы ул балык тота торган әйберләрне барлый, төзәткәли, велосипедларны карый торды...

Тон пәрдәсе чак кына ачылуга, без инде үзебезнен «лисәпит.ләрдә елгага таба җилдерә идек. Безгә һәрвакыт нәкъ менә бу юлы, нәкъ бүген юлыбыз искиткеч уңышлы булып чыгар шикелле тоела.

Күркәм май аеның уртасы. Күзгә күренмәс ерак җирләр дә ягымлы җылылык белән сулый. Бөтен көчкә чапкач, иртәнге салкынлык шактый ук
тундырса да, дәртне һич тә сүндерә алмый, чөнки алда—Идел, кояш, ирек, бөтен тормыш! Унбиш яшьтә шулай булмыйча сон! (Ул миннән ярты елга иртәрәк туган, һәм мин аны һәрвакыт куып яшәдем: елына яртышар ел без яшьтәшләр булсак, яртышар ел ул миннән бер яшькә олы була иде.)

Ул чакта без балыкны сал белән агып килгән агачларны кабул итә һәм аннары кирәк җирләргә төяп җибәрә торган база янында тота идек. Бу—безнен күрше Хәниф абыйның яраткан урыны. Анын саманнан ясалган бердәнбер йорты каршыда. урам аша гына агарып күренеп тора. Элеккеге Балтыйк диңгезчесе хәзер гражданкада участок милиционеры булып эшли. Аны бөтен тирә-як хөрмәт итә, алдында җирле караклар да калтырап тора. Анын турында газеталарда да яздылар. Ул берүзе алты бандитка каршы чыгып, икесен шундук боргычлап алган, калганнарын сонрак тотканнар. Ә шушы хәлгә бер ел дигәндә, ул, язгы суга ташланып, бата башлаган карчык белән аның овчаркасын үлемнән коткарды. Менә шундый ир-ат ул Хәниф абый. Дөресрәге, егет, чөнки ул чакта ана егерме дүрт кенә тулган иде әле. Аның ике цилиндрлы, коляскалы трофей «BMW» мотоциклы бар. Әлбәттә, аңлашыла, ул аны сугышта фрицлардан тартып алмаган. Шуның белән ул эшенә дә, балыкка да дыңгырдый, хатыны белән балаларын да утыртып йөри. Аның мотоцикл тавышын без әллә кайдан, хәтта коймалар аша да таный идек.

Мотоцикл, алгы тәгәрмәче бер яккарак авышкан хәлдә, күбеккә баткан яшь айгыр сыман, яр буенда тора. Хуҗасы күренми. Без велосипедларыбызны анын коляскасына сөяп куйдык та сал өстеннән сикерә-сикерә бара башладык. Ә монда анын очы-кырые күренми, әйтерсен кемдер бөтен Иделне бүрәнә белән түшәп чыгарга уйлаган! Суның ачык җирен тапканчы кара тиргә баттык.

Икебез дә янәшә утырдык. Балык тотканда Шәехкә бәхет гел елмаеп кына тора. Шуңа күрә гадәттә анын янынарак утырам. Кайчагында мин кармагымны суга атканда безнен кармак җепләре бер-берсенә эләгешеп куя. Ләкин Шәех түзә, ачуланмый.

Чиертми иде. Яр буендагы бүрәнәләр тавы артыннан зур булып кызыл кояш күренде һәм, бик тиз кечерәя, агарына барып, бераздан чиста күктә йөзеп китте. Су өсте ялтырый башлады, тирә-якта бөтен нәрсә җанланды, кыска койрыклы яр буе карлыгачлары күренгәләде, ә минем калкавычка энә карагы килеп кунды. Мине басып алган бәйләнчек йокымсырау мәле аркасында аны куып җибәрергә дә көчемнән килмәде.

Инде кояш су өстеннән күзне тәмам көзге сыман чагылдырганда һәм анын яшелле-зәнгәрле булып ялтыраган, кирегә әйләндереп каплаган сыман булган күк йөзе буенча көндезге сирәк болытлар йөзә башлагач кына уянып киттем. Ә Шәех, җиңелчә генә кымшана төшеп һәм калкавычыннан күзен алмыйча, һаман үзенен элеккеге урынында утыра. Әйтерсен менә хәзер кырпы балыгын өстерәп чыгарачак.

Мин икенче ягыма әйләнеп ятарга гына җыенган идем, кинәт ул кармагының җебен эләктереп алды да, тиз-тиз генә тарта башлады. Табыш суда чагылган болытлар арасыннан шашынган кош шикелле очып килеп чыкты. Һәм шунда кинәт кармактан ычкынды да бүрәнәләр өстеннән биеп китте Инде менә су да якын гына... Шәех, җаен туры китереп, аны эләктереп алды, ләкин балык шундук аның кулыннан шуып төшеп китте. Һәм шунда дустым, яшен тизлеге белән финкасын кулына алып, бер селтәнүдә аны сал бүрәнәсенә кадаклап куйды. Ана ул финканы кайчандыр—анысын бер Алла гына белә!—күрше Николай Сергеевич Новиков бүләк иткән иде. Финка бик тә күптәнге: инде анын тиредән эшләнгән кыны тетелеп, агач сабы исә череп беткән иде. Шәех ана яна сапны үзе ясап куйды.

Пычак йөзе астында карабалык тырпылдый. Ул башта күренгән шикелле әлләни бик зур түгел икән үзе. Шуна күрә бәләкәй сөкә белән сөзеп алмаган ул аны. Ләкин барыбер күзне кыздырырлык, юан, Запорожье казакларыныкы сыман мыеклы.

—Чак кына ычкынмады бу шайтан карабалык,—дидем мин.—Шома, хәшәрәт.

—Ә-ә!..—диде Шәех ваемсыз гына. Ул кыланмый иде. чөнки монда кемдер алдында кыланыр кеше дә юк. Аннан сон бу нәрсә анын холкына хас та түгел. Балыкка барган чакта ул, чиертү ничек кенә булмасын, һаман зур балык эләктерү турында уйлый. Ул жаны-тәне белән балыкчы иде.

Хәтерлим әле: без бөтенләй канат чыкмаган кошчыклар гына идек, ишегалдында—кыш, минем әни мичтән өсләре кызарып пешкән өчпочмаклар чыгара... Безнен гомуми кухняда эссе, тәмле ис борынны яра. Белмим, ни сәбәпле булгандыр инде ул бәйрәм? Әллә йөк машинасында шофер булып эшләгән әти командировкадан кайткан идеме, әллә абый стипендия яисә былтыргы жәйдә чирәм җирләрдә эшләгәне өчен акча алган идеме? Хәер, болары әһәмиятле түгел. Ин мөһиме—бүген барыбыз өчен дә бәйрәм! Димәк, бөтен өебез белән сыйланачакбыз.

Ә ул шушындый вакытта балыкка барырга җыена..

Ул чакта безнең шәһәрдә кышын балык тоту шөгыле әле яна гына гадәткә керә башлаган иде. Бу яна һәвәслеккә шәһәр халкын плотина белән буылган Иделнең кинәт диңгез-океан шикелле жәелүенә һәм Казансунын кин елгага әйләнүенә китергән Куйбышев ГЭСын җибәрү этәрде

—Син кая киттең әле, Шәех?!—дип гаҗәпләнде әни.—Өчпочмаклар өлгерде бит.

—Якты чакта суалчаннар казып алырга кирәк.

—Нинди чуалчаннар ди ул кышын?!

—Гадәтиләр. Тик хәзер алар тирәндәрәк кенә ята.

—Утырып аша әле башта.

—Аннары.

Ул әтисенең бүреген батырып киде дә, өстендәге сырмасын йолдыз төшерелгән җиз тәңкәле каеш белән шалт итеп буып куйды һәм чыгып китте.

Ул чакта суалчаннарны мәктәп ишегалды артындагы, без Уйсулык дип йөрткән гаять зур, бормалы-бормалы елгадан казып ала идек. Анда җәй көне тирә-якта яшәүчеләр бәрәңге дә утырта, шунда ук, анын якынрак итәгендә, чүплеккә дә урын табылган, ә арырак, борылыш артында, Уйсулыкның аргы өлешендә күл өсте ялтырап тора. Анда исә язын—зур боз кисәкләре өстендә, җәй көннәрендә кулга ни эләгә, шунын белән—ауган коймалардан ясалган сал өсләрендә, мичкәләрдән торган «флотилия»ләрдә, автомобиль шиннарында менә дигән диңгез сугышлары оештырыла иде. Кайчак кайбер «крейсер»дан суга берьюлы унлап кеше очып төшә

Кышын күл хоккей мәйданнарына әверелә, ә Уйсулык итәкләре чаңгычылар өчен чын хөррият үзәгенә әйләнә. Монда иелә-сыгыла слалом да шуалар, трамплиннан да сикерәләр һәм арты киселгән бер генә чаңгыда шундый крендельләр ясыйлар—карап туймассың!

Бары тик якын Уйсулыкның кар күмеп киткән чүплеге генә тапталмаган килеш кала бирә. Шәех әнә шунда юнәлгән. (Бу турыда аннары үзе сөйләде ул).               с                                              с «

Кон бик салкын иде. Ә бәлки, алай ук салкын да булмагандыр. Без бит, вакытлар уза торгач, балачактагы хәлләрне бераз күпертебрәк сөйләргә яратабыз Ләкин андагы кар өемнәре чыннан да гаять зур иде, батсаң, кулларын да күренмәслек.

Шәех кыргыч белән кар азрак яуган, ләкин үзенә бертөрле калфак сыман, дөресрәге, текә ярның маңгаендагы козырек шикелле асылынып торган төньяк итәгендә казына башлаган. Башта эше яхшы гына барган, ә менә җиргә тикле казып төшеп кулына лом алгач һәм аның белән тун җиргә суккан саен ул аның кулында янгырый башлагач, шунда ул өчпочмаклар белән җылы мичне исенә төшергәндер, мөгаен. Хәер, ул андый нәселдән түгел, бик үҗәт малай. Чокый торгач, лом кызып чыга. Әйтерсең җир түгел, ә бетон. Тик алай да әкренләп, теләмичә генә булса да. сантиметр артыннан сантиметрлап җир бирешә башлый. Ә менә көрәктә озак көттергән суалчан хәрәкәтләнеп куйгач кына кар козырегы ишелеп төшә. Тышта Шәехтән әтисе бүрегенен күбәләк сыман итеп элмәкләп бәйләнгән бавы гына күренеп кала... Башка берәү булса, мөгаен, тереләй күмелгән килеш шунда язга тикле катып яткан булыр иде. Ә ул ничек итсә итә, карны ерып чыга һәм... кабат үз эшенә тотына. Кыскасы, барыбер алып кайтты ул суалчаннарны. Дөрес, алар сүлпәннәр иде. ләкин тереләр.

Икенче көнне иртән үк, сап-салкын өйалды суыгыннан бөрешеп, мин аңа уңыш теләп калдым һәм ул салкын караңгылыкта эреп югалды.

Ул, Казансуга, Бөкре күпер тирәсенә барам, диде. Ул тирәдә балык бик яхшы чиертә, дип әйтәләр иде. Ул өстенә бераз кар сибәләгән элеккеге кечкенә бәке-чокырчыкны сайлап ала да, сәмән бавын кулына чорнап, боз вата башлый. Чокырчык бозы әле алай бик катып ук җитмәгән икән, ә сәмән бавы черек булган. Бозга икенче мәртәбә китереп сукканда, ул, өзелеп, суга төшкән дә киткән! Кулында бары тик черек бау кисәге калган да су өстендә куыклар гына пәйда булган. Нишлисен, шул тимер аркасында батып үләргә димәгән, Шәех бүреген тагын да батырыбрак кия дә, кулына метр ярымлы бамбук кармак сабын ала... Ана—Биектау районының коры җирле авыл кешесенә, шундый балыкчы дәрте кайдан килгәндер? Кармагына ярым тере, ярым үле суалчанны кигезеп, салкын суга батыра һәм, туңган бармакларын өреп җылыта-җылыта, күзе белән бозлы суда селкенеп алганнан соң кабат хәрәкәтсез калган калкавычына текәлә. Шәех чокырчыкны чистартып ала. ә анда бозлы ботка кабат барлыкка килә. Шәех аны тагын чистарта, ул яңадан боз белән каплана...

Дустым ничек кенә үҗәт булмасын, суык үзенекен итә: ул туна башлый. Шәех, хәзер нишләргә инде дип уйлап, хәрәкәтсез яткан калкавычы белән кармагын судан чыгара. Ерак түгел генә балыкчылар төркеме каралып күренеп тора икән, ул шулар янына таба китә. Килсә, аларнын кулында— мәктәп линейкасы озынлыгында гына, башларына велосипед ниппельләре куелган гаҗәеп кармак саплары! Ә кармакларына исә ачык мүк җиләге төсендәге бик-бик кечкенә сәер суалчаннар кигезелгән. Бер балыкчы карт, Шәехнең зарын тынлап торганнан соң көлеп куя да, аңа бер чеметем озынборын личинкасы бирә, ә артык ниппеле юк икән менә.

Ләкин монысы да бик җитә кала Шәехкә. Ул үзенең килбәтсез озын кармак сабын читкә куя да. кармагынын очы белән берьюлы ике кечкенә суалчанны эләктереп ала. Ә кармак җебенең кыска өлешен бармагына чолгый һәм... китә шуннан балык тоту! Боз өстендә чабак, алабуга балыклары сикерешә башлый... Шәех аларны, күгәрченнәрен кетәгенә куып керткәндәге шикелле: «Чи-чи-чи»,— дип сөйләнә-сөйләнә тартып чыгара. Әйтерсең балыкларның котырынып чиртүләре һәм боз астыннан бертуктаусыз очып чыгып торулары анын өчен гадәти эш. Мавыгуы шулхәтле куәтле була, хәтта аркасы тирләп чыга. Тик кулы гына бик туңа да, аннан читтәрәк утырган карт кына, аның ягына күз салгалап, ачуыннан сүгенгәләп куйгалый...

Ләкин без гыйнвар бозыннан май салларына кайтыйк әле.

Финка очыннан карабалыкны алып, Шәех бүген минем йокым тую- туймавы белән кызыксынды.

—Рәтле йокы да булмады,—дип җавап бирдем мин,—балык та чиертми. Ярый ла сина бәхет елмаеп тора.

Ул дәшмәде, балыкларын тезгән җепне генә тарта төште. Шулчак суда күзгә күренмәс җепкә тезелгән кара сыртлы балыклар селкенә башлады. Шунда хәтерем калды, чөнки минем өчен әллә ниткән унышсыз көн булды бу. Һәм мин, киерелеп иснәнеп алдым да ана. яр буена коенырга киттем, дидем. Ерак түгел генә сай, ачык урын сарыланып күренеп тора иде. Бүрәнәләр өстеннән сикерә-сикерә шунда таба киттем.

...Шәех түземлелек белән үзенен патша балыгын көтә калды. Ә мин. йөзә белмәгән малай, шатланып, рәхәтләнеп сай суда тыпырчына башладым Мина мондый рәхәт минутлар алай бик еш тәтеми, чөнки гадәттә мин усал телле яшьтәшләремнән оялам һәм аларнын суда куркыныч шаяруларыннан куркам Ә монда мине бөтен яктан бик яхшы белгән дустымнан башка беркем дә юк. мине беркем дә күрми.

Хәзер гомерем белән чак кына хушлашмый калган ул мизгелне тулысы белән хәтерли дә алмыйм инде Башта барысы да бик әйбәт һәм күнелле генә булды. Салкынча су күнелне күтәреп, дәртләндереп җибәрде, комлы, тигез су төбе ышаныч тудырды. Хәтерлим, куллар белән «брасс» стилендә эшли-эшли һәм. гәүдәмнен кайчан җиңеләеп, авырлыкны сизмичә аяклар ярдәменнән башка гына йөзә башлавын көтеп, су муенга җиткәнче кердем һәм инде кире борылырга гына җыенган идем, шунда кинәт аяк астымдагы җир убылып юкка чыкты

Шуннан соң хәтеремә шул гына сенеп калды үзем су йотам, үзем бар булган көчем белән тыпырчынам, кычкырам, тагын тончыгам, батам Шушы хәлемнән, батмаска тырышып тыпырчынуымнан ничек, кайчан туктавымны хәтерләмим инде. Яр буенда татлы уяну белән тәмамланган ниндидер яшькелт-болганчык төш сыман иде ул мизгел Гадәттә кичен ничек йокыга киткәнеңне белми-сизми каласын, анын каруы ничек уянып китүеңне яхшы хәтерлисең. Һәрвакыт якты һәм чиста булып истә кала ул Күземне ачып җибәрсәм, минем өстемә Шәех белән Хәниф абыйнын болытсыз май күгенә һичничек тә тәңгәл килмәгән сытык чырайлары карап баккан иде.

—У-уф!—диде Шәех һәм. җиңел сулап, тураеп басты.

—Тинтәк!—диде Хәниф абый.

Шулчак мин барысын да аңладым. Әйе. батуымны, мине судан алып чыкканнарын, һушка китергәннәрен аңлап алдым, тик моны кем һәм ничек эшләгәнен генә белми идем. Соныннан гына Шәех сөйләде

Мин тыпырчына һәм акыра башлагач, кармак җимен алыштырып маташкан Шәех, башын күтәреп, минем якка борылып караган Янәсе, мин чынлап батаммы, әллә шаярам гынамы? Ул үзе минем якка карый, ә куллары инде үзләреннән-үзләре аяк киемен, чалбарын салдыра икән Мин. су өстеннән югалып, гадәттәгедән озаграк кире чыкмый торгач кына ул бүрәнәләр өстеннән мина таба ташлана.

Комлы су төбендә ул мине шундук эзләп тапкан Аннары аягымнан тотып ярга өстерәгән. Хәтта сулышы капкан Шулай аяктан өстерәп чыгарган да. Шуннан сон анын ни эшләгәне ачык аңлашыла инде кулларымны бер тапкыр—ян-якка аерып җибәрә дә аннан сон күкрәккә куя. ян-якка, тагын күкрәккә. . Шул чакта Хәниф абый да йөгереп килеп җиткән Ул ерак түгел генә, бүрәнәләр өеме артында, балык тотып утырган булган Ачы итеп кычкырганымны ишеткән дә йөгереп килгән, ләкин инде минем, бу якты доньяга яңадан кайтып, яр буенда яткан мәлемә тап булган

Аннан икебезгә дә эләкте. Миңа—бозау хәтле булып та йөзә белмәвем һәм хәлемнән килмәгәнне эшләвем өчен. Ә Шәехкә, гади генә әйткәндә, болай, куркыту өчен генә. Ләкин мин Балтыйк диңгезчесенең бу вакытта дустыма ничек жылы итеп каравын, аның көчле кулынын әле менә яна гына барлыкка килгән коткаручының ябык иңнәренә анын бу кыюлыгын ничек хуплап каккалап алуын күрдем.

Шәех сал өстенә мине коткарырга дип сикергәндә чыланган күлмәген сыгып җәйде, янәшәдә кояшта оекбашлары да кибә иде. Мин, акланып:

—Шундый сай жирдә чокырлар бар дип кем уйлаган!—дидем. —Прокурор алдында акланырсың,—диде ул, трусигын сыга-сыга. Шулчак яр буенда мотоцикл дырылдады. Бүгенгә Хәниф абыйның балык тотуы да шуның белән тәмамланды.

  1. Багдад шәехе, солдат каешы

Ул көнне без, икенче сменада укуыбызга карамастан, мәктәпкә соңга калдык.

Мәктәп ишегалдына кердек.

Балачакның иксез-чиксез ирекле, ваемсыз-гамьсез кызыл почмагы— һәркемнең үзенеке ул. Юк, балачакның гына түгел, үсеп җиткәнчегә тикле булган бөтен тормыш анда. Кайчак, юк-юк та, анда кайсыдыр Вася абый да, чалбар балакларын сызганып, футбол тубы куып йөргәли. Үзенең шундый Вася абыйлары безнең чорда да бар иде, алар мәктәп ишегалдын да читләтеп үтмәде, кечкенә балаларны әткәләп-төрткәләп, сәбәп белән дә, сәбәпсез дә карлыкканчы бәхәсләшеп, кайчак бик тә саллы дәлил сыйфатында муен төбенә дә кундырып, туп тибеп йөрделәр. Өлкәнрәк балалар белән кәрттә «очко», «бура», «свара» кебек уеннарда да кисештеләр һәм азарт белән акчага «чика» дигән уен да уйнадылар, бары тик махнушка гына тыпырдатмыйлар иде. «Нәрсә тарта икән аларны монда?—дип уйлый идем мин, аларга карап.—Нәкъ балалар шикелле!» Хәзер исә, вакыт узган саен, мина аларның ул гамәлләре дә аңлаешлы була бара.

Мәктәп ишегалды үзенең әйләнә-тирәсендә куе булып алма һәм груша агачлары үсеп утырган бакчалар эченә яшеренгән. Безнең йорт та, безнең мәктәп тә, урнашкан урам үзе дә Алмалы дип атала. Юк, хәзер андый урамнарны очрата алмыйсың инде. Бөтен май ае буенча юлны коймалар өстендә кайнаган алмагачлардан коелган ап-ак чәчәкләр каплый, ә июньдә урамнын ике ягындагы тротуарлар буйлап тезелгән юкәләр патшалык итә башлый. Киләсең шул сарылы-яшелле юкә түбәсе астыннан—бал кортлары безелди, ә тирә-якта шундый хуш ис, әйтерсең әйләнә-тирәне балга коендырганнар! Соңрак тагын алмагачлар хакимлеге башлана. Аларның алмалары көнен дә, төнен дә шапылдап жиргә коела һәм алсуга манылган ул алмалар бертуктаусыз капка асларыннан тәгәрәп-тәгәрәп чыгалар. Антоновка кирәкме, әнис, алтын ранетмы—җаның теләгәнен сайлап ал! Алмагач белән юкә тик көзен генә, жил бу ике көндәшне һич тә кызганмыйча талкый-талкый соңгы сары яфракларына кадәр чишендереп бетергәч кенә, үзара татуланышып калалар.

Ничек кенә булмасын, тик безнең урам, гәрчә бездәге кебек груша муллыгын башка бер генә шәһәрнең урамы белмәсә дә, Юкәле дә, Грушалы да түгел, ә Алмалы дип йөртелде.

Безнең мәктәп ишегалды бик зур түгел, ләкин уңайлы иде. Жинелчә генә сөзәк футбол кыры, баскетбол-волейбол мәйданы, әллә нинди сарайлар, аулак почмаклар, барып терәлгән тыкрыклар, жиләк-жимеш агачлары. Гажәп, ул агачларның җимешләрен дә күреп булмый, без аларны, саранча
шикелле, язын чәчәктә чакта ук диярлек ашап бетерә идек. Чөнки без Алмалы урамы малайлары идек бит, безнен кан тамырларыннан да кан урынына алма суы ага иде бугай.

Жимеш агачлары һәм алар артындагы бәрәнге кырыннан сон Уйсулыклар башлана. Алар турында кыскача гына әйтеп киттем инде

Ул көнне ишегалдында кысан иде. Баскет та, туп белән сындырылган- сыдырылган куаклар артында чика да уйнадык. Ләкин алай да монда күбрәк футбол патшалык итте. Монда җиденче «А»дан безнен сыйныфташлар— мәктәп ишегалдының ин «абруйлы» малайлары Жбан белән Киләле дә бар иде. Һәрчак яшь булып калган Вася абый да мышный-мышный чаба. Дөрес, тиздән ул юкка чыкты, сиздермичә генә каядыр китеп барды. Капкада гел йомыш белән йөгерүче малай Титя басып тора, шунда ук күп кенә башка балалар да бутала. Шул ыгы-зыгыда, яхшы уен могҗизалары күрсәтеп, унынчы класс укучысы Сашка Пичугин ачык аерылып тора иде. Ул безнен якта әле яңа кеше булуга карамастан, инде абруй казанган егет. Бездә кешегә йә парта артында, йә мәктәп ишегалдында гына танылырга мөмкин Ә ул, профессор малае, анда да, монда да өлгерде. Мәктәпнен беренче математигы, биш минуттан медаль иясе, район күрке һәм мактанычы Сашка Пичугин укытучылар һәм кызлар мәхәббәтен генә түгел, ә бөтен ишегалды халкынын яратуын да яулап алды Ул стильле пинжәктән һәм һәрвакыт тубык турысы уелган (башкача сыймый) тар балаклы чалбардан, уен өчен уңайсыз булган крокодил тиресеннән тегелгән очлы башлы туфлидан, туп белән шундый оста итеп, әллә ниткән хәрәкәтләр ясый! Ул үзе йөгерми дә диярлек, алай да аннан тупны алу бик тә авыр иде Ул аларны капкага тибеп тә кертми, ә ничектер нәфис итеп, капкачыны урап, тәгәрәтеп кенә кертә шикелле. Ул еш кына монда, мәктәп ишегалдында, кәрт тә уйнады һәм мин: «Ул дәресләрен кайчан укый, җиңәргә дә өлгерә торган олимпиадаларга кайчан әзерләнә икән соң?»—дип гаҗәпләнә идем. Мине Сашканын бик тиз алмашына торган мавыгулары белән сәләте дә гаҗәпләндерә иде Ә менә бу егетнең тагын бер мавыгуы барын, анын иске открыткалар җыючы коллекционер икәнен мин ул көнгә хәтле белми дә идем

Хәер, барысын да тәртип белән сөйлим әле

—Шәех, капкага бас әле!—дип кычкырды Титя. безне күреп —Мина өйгә кайтырга кирәк.

Ишегалдында Шәехкә мөнәсәбәт катлаулы иде. Хәер, мин хәзер, инде күп вакытлар үткәч кенә, шулай дип уйлыйм Чынында, киресенчә, гади, бер күзәнәкле, ниндидер туры сызыклы, хәйләле-мыскыллы һәм мәкерле мөнәсәбәт иде ул. Әйтерсең ана тию-кагылуны, анда үзенен тапкыр сүзлелеген сынап карауны, кыскасы, аны жае чыккан саен кыерсытуны һәркем үзенең бурычы итеп санады шикелле. Хәтта еш кына кулларын да эшкә кушалар иде. Ни өчен, нигә алаймы? Шунын очен. чөнки анда безнен барыбызга да хас булган өер белән яшәү хисе юк Ул башкалардан аерылып торды, күп кенә очракларда калганнарга караганда бөтенләй бүтәнчә эшләп куя һәм шул ук вакытта, тыштан үзсүзле, үҗәт булса да. йомшак табигатьле һәм яшьтәшләренең «явызлыгы»на җавапсыз иде Аларнын юк-бар. буш нәрсә икәннәрен күреп, ул аларга җавап кайтарасы урынга башын гына югары күтәреп куя. аннары, аскы иренен турсайта төшеп, маңгай чәченә өреп ала да, борылып китеп тә бара Анын бу гадәте һавалы, тәкәбберлек сыман килеп чыга. Әйтерсең ул бәйләнчек чебенне куалый. Борыны—югарыда, карашы—еракта, җавап та биреп тормый, ялагайлану, ярарга тырышу да юк ул карашта Менә нәрсә чыгырларыннан чыгара җирле азгын малайларны һәм бу аларны ана карата янадан-яна һөҗүмнәргә этәрә иде.

«Кем булып кыланган буласын соң син?»—дип бәйләнәләр ана. Һәм артыннан башлангыч классларда ук туйдырып бетергән сүзләр оча:

Багдад шәехе—                Тутык кайсар.

Солдат каешы.                Тишек кесә.

Бу куплетның үз дөреслеге дә бар иде. Илленче елларда һәм алтмышынчы еллар башында да урам себерүче хатын малаеның башкалар, әйтик, профессор малае белән, бертигез киенерлек мөмкинлеге һич тә юк иде. Бүген генә барысы да буталды, хәзер тышкы кыяфәте буенча пыяла савытлар, буш шешәләр кабул итүчене университет доцентыннан, яисә аларнын балаларын бер-берсеннән аерып кара! Безнен хәзерге урам себерүче хатынның малае синең яннан шытырдаган-шыгырдаган өр-яңа киемнән узып китә һәм үзенең төтен сыман күзлеге белән сиңа шундый ваемсыз итеп карап ала ки, нигә икәнен үзең дә белмичә, тиктомалдан югалып ук каласың.

Шәех кырыкмаса кырык ямау салынган, аны һаман аска табарак тартып-тартып маташкан, ләкин шулай да барыбер кыска булып калган чалбарларыннан да оялмый иде. Юк, ул беркем булып та кыланмады, фәкать гел үзе генә булып кала бирде. Моны мин бик яхшы белә идем, бәлки, шуңа күрә дә якын күргәнмендер дә аны. Башкалар исә аны нәкъ менә шуңа күрә дә мыскыл итәләр иде. Ничек инде урам себерүче, кечкенә генә буйлы, очраганда сүз кушарга да оят булган—акыра башлар!—үзенең тупас авыл гадәтләре аркасында бөтен Алмалы көлгән бер псих апаның малае шундый горур булып кылана?! Хәтта Титя—шулай ук әтисе булмаган, ә әнисе завод ашханәсендә савыт-саба юучы булып эшләгән Николай Титенко да—аннан көләргә, аны уңайсыз хәлдә калдырырга жай гына эзли, ул моны күзәтеп торучы балалар алдында эшләргә ярата иде. Ә бит бу Титя болай юаш, басынкы малай. Ничектер соңыннан газетада фотографиясен күрдем—хезмәт алдынгысы, оста мехчы икән. Ничек борылмалы бу тормыш дигән нәрсә һәм анда яшәгәндә пычранмыйча калуы да авыр. Мин—Шәехнең беренче дусты Ренат Әһлиуллин да, вакыты-вакыты белән анын мина тәкәбберлек һәм үжәтлек булып күренгән эчке бәйсезлеген бик өнәп бетерми идем. Мин башкалардан бары тик анын аркасында үземне күтәрергә, алга чыгарырга тырышмавым һәм анын белән ачыктан-ачык дуслашуымнан оялмавым белән генә аерыла идем бугай. Бары шул гына. Яшьтәшләрем арасыннан аңа мин бердәнбер якын кеше идем һәм аңарга гел яхшылык кына теләдем.

Менә хәзер, инде ничәмә-ничә еллар узгач, кайчак үтеп киткән шул тормышны яңадан акка күчереп язасы, ягъни яңабаштан, дөрес итеп яшәп үткәрәсе килә! Чөнки анда күпме ялгышлар—әһәмиятсез вак-төяге дә, хәзер искә алуы да чиркану тудырган, күңелдә төзәтеп булмаслык төер калдырган хурлы клылары да калды бит.

Дәвамы киләсе саннарда

Реклама