ТАТАР ЮЛЫ ТАКЫР ТҮГЕЛ...

 

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫ, ХАЛЫКНЫ ИСӘПКӘ АЛУ ҺӘМ сәясәт

VI бүлек СОВЕТ ЧОРЫНДА ҺӘМ АННАН СОНГЫ ДӘВЕРДӘ ТАТАР ИДЕНТИТЕТЛЫГЫ АНЫ САКЛАУДА ҺӘМ НЫГЫТУДА МИЛЛИ ЗЫЯЛЫЛАРНЫҢ РОЛЕ

1920 елны Татарстан АССР төзелгәннән сон татар идентитетлыгы аннан элгәре чордагы юнәлешләр буенча үсте. 1920нче еллар урталарына «татар» этнонимында чагылыш тапкан идентитет төп урын алды һәм Татарстанда зыялыларның милли аң өлкәсендәге зшчәнлегенен иң әһәмиятле юнәлеше булып Ш. Мәрҗани нигез салган традицияне дәвам итү булды Татар милләте бер дәүләтчелек эчендә берләшә алмау сәбәпле, бу дәвердә Татарстаннан читтә калган татарлар мәсьәләсе калкып чыга. Аның шулай икәнлеген Г. Ибраһимовнын 1927 елны язылган, әле чагыштырмача ирекле фикерләр әйтелгән «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» исемле хезмәтеннән күрергә була. Галим һәм сәясәтче болай дип яза: «... җөмһүрияттән тыштагы татарлар белән даими контакт саклау мәсьәләсе татар мәдәниятенең үсүендә, көчәюендә аерым урын тоткан моментларның берсе булачак»

Шулай да бу чорда революциягә кадәр үк барлыкка килгән татар идентитетлыгы мәсьәләсендә анын болгар мирасы белән бәйлелегенен алга чыгару юнәлеше дә яшәгән. Беренче чиратта, мондый караш мөселман руханилары даирәсеннән булган тарихчыларга хас була (мәсәлән, мөфти Р Фәхреддингә) Ләкин ошбу караш тарафдарлары алар белән генә чикләнмәгән—Татарстанда эшләгән кайбер рус галимнәре дә шул позициягә якын торганнар (М.Худяков, Н.Фирсов һ.б.) Беренче чиратта бу тарихчы галимнәргә ул вакытта бик йогынтылы булган Маррнын «яфетик» теориясенең тәэсире белән аңлатыла (ул теория халыкларның барлыкка килүен «автохтон», ягъни җирле булудан чыгып аңлатырга тырыша) Шунын өстенә. зыялылар аңына Татарстанның тар территориаль кысаларда төзелүенен йогынтысын да күрсәтергә кирәк—нәкъ менә шушы төбәктә ул дәвернен тарихи белеме өчен болгар мирасы артык зур булып күренә. Бу исә үз чиратында Алтын Урданын тарихы начар өйрәнелгән булу белән аңлатыла.

1920-1930 елларның чикләрендә татар җәмгыятенең чагыштырмача ирекле

Ахыры. Башы 9, 10 саннарда.
үсүенә чик куелды Мөфти Р.Фәхреддин үзенең 1932 елны төгәлләнгән «Болгар һәм Казан төрекләре» атлы тарихи хезмәтендә тикмәгә генә болай дип язып калдырмаган: «Бу дәвер хакында язарга түгел, хәтта күңел белән фикерләүгә дә мөмкинлек юк. Алла насыйп итсә, җәннәткә кергәнебездән сон язарбыз». Әмма әле 1930нчы елларда да милли идентитетның (үзаңның) ике концепциясе—татар һәм болгар (болгар-татар) концепцияләре бер-берсе белән көндәшлек итеп яшәп килгәннәр. Мәсәлән, М. Җәлил тарафыннан 1935-1936 елларда язылган «Алтынчәч» тарихи операсының либреттосында (анын нигезенә «Жикмәргән» дигән эпик әсәр салынган) Алтын Урдадан чыгучылар буларак Казан ханнарына тискәре караш чагыла. Билгеле, моны ул заманга хас сыйнфый бәя белән бәйләп карап та булыр иде—ханнар халыкны «изүчеләр» булалар бит инде. Ләкин, эш монда гына түгел, ахрысы. Яшь шагыйрь шушы бәяне болгар-татар теориясе белән мавыкканлыктан да бирмәде микән дип уйларга урын бар Шул ук вакытта, параллель рәвештә милли тарихны язуның татар концепциясе һәм аның аркылы татар идентитеты төзү юнәлеше дә яшәгән, анын иң ачык чагылышы—1940 елны «Совет әдәбияты» журналында (хәзерге «Казан утлары») «Идегәй» халык дастаны басылып чыгу. Бу дастанның җыелма текстын әзерләгән әдип һәм фольклорчы Н. Исәнбәт ул әсәрне чыгарганда ана Алтын Урда тарихына багышланган киң күләмле тарихи комментарийлар да биргән. Аларда исә бу урта гасыр чорының иң зур татар дәүләтенә карата унай бәя ярылып ята.

Димәк, 1920-1930 еллардагы гаять катлаулы ижтимагый-сәяси шартларда да милли зыялылар халкыбызның тарихи «дәвамчанлыгын» тәэмин итәргә тырышканнар һәм моның өчен элек оешкан татар идентитетлыгы концепцияләрен эшкәрткәннәр

Ә менә 1940 нчы еллардан башлап Советлар Союзында татар милли идентитетын үзгәртү буенча масштаблы акция башкарыла. Ул исә бу чорда илдә яна—империячел милли-большевистик идеология формалаштыру белән бәйле була. Соңгысы Бөек Ватан сугышы елларындагы рус патриотизм күтәрелеше белән, Сталин тоталитар режимының аны үз мәнфәгатьләреннән чыгып файдаланырга тырышуы белән бәйле иде Шул ук вакытта, бу акцияне әзерләгән үзәк партия органнарында идеологик һәм оештыру юллары белән бу вакыттагы татарларда күзәтелгән милли аң күтәрелешен, бигрәк тә зыялылар арасында барган күтәрелешне, бастыру бурычы да куялар. Соңгысы жиңел эш булмый. Чөнки ул заманда да татар зыялылары империячел ысуллар белән ижтимагый аң өстеннән гомуми контроль урнаштыру өчен тырышуларга каршылык күрсәткәннәр. Шуңа күрә дә 1944 елдан башлап татар милли аңын бастыру өчен үзәк партия органнары берничә документ кабул итәләр. Алар нигезендә татар зыялыларына каршы конкрет оештыру эшләре дә башкарыла. Шушы вакыйгаларны анализлап карасаң, коммунистчыл идарәче даирәләрнең татар җәмгыятенең ижтимагый аңын ныклап үзгәртергә керешкәнлеген анларга була.

Инде тарихчылар тарафыннан исбат ителгәнчә. Коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты тарафыннан 1944 елның 9 августында кабул ителгән карары безнең милли тарихыбызның иң әһәмиятле чылбырын—Алтын Урда чорын алып атуга юнәлдерелгән булган. Дөрес, коммунистик идарәчеләр бу очракта Алтын Урдага хас булган тарихи рус-татар каршылыгын юкка чыгарырга тырышканнар (моның өчен алар татарлардан болгарлар «ясап», соңгыларын «уртак дошман»га, ягъни Алтын Урдага каршы көрәштә русларга союздаш көч дип игълан итүдән дә тартынмаганнар). Ләкин ахыр чиктә мондый «операция» татар зыялылары, идеологлары тарафыннан озак вакыт дәвамында корылып килгән милли идентитетлыкка каршы юнәлдерелгән иде. Чынлап та, милли тарихны язган вакытта тарихи чорлар аркылы «тезелә» торган идентитет чылбырының һәрбер буыны әһәмиятле була һәм уникаль төс ала. Шуңа күрә, алга таба инде легитим төс алган тарихи чылбырдан аның бер генә өлешен дә милли үзаңга зыян китермичә төшереп калдырып булмый иде. Моны истә тотканда партия идеологларының никадәр мәкерле эш иткәнлекләре ачыла

Шул ук вакытта, милли тарихка Алтын Урда дәверен кертүне тыю белән беррәттән. Советлар Союзында болгар-татар концепциясенә аерым урын бирелеп. 1940нчы еллардан ук, никадәр берьяклы булмасын, аны Татарстан тарих фәне өчен рәсми доктринага әйләндерделәр.

Башка партия документларында (1948. 1952 еллар) татар тарихында буржуаз этапный прогрессив роле инкаръ ителде. Бу беренче чиратта татар җәмгыятендәге ислам реформаторлыгына (кин кулланышта «җәдитчелек» дип билгеле) карата негатив мөнәсәбәт булдыру аркылы тормышка ашырылды. Күрсәтелгән карарларда җәдитчелеккә «контреволюцион буржуаз-милләтчелек хәрәкәте, милләтчелек, пантюркизм, татар милләте эчендә сыйнфый каршылыксызлык идеологиясен алга сөрүче» дигән мөһерләр сугылды.

Билгеле, күрсәтелгән документларны тикшергәндә Советлар Союзында хакимлек иткән коммунистик даирәләр 1940-1950 елларда татарларның буржуаз этап өчен хас милли-азатлык хәрәкәте булмаган халыкка «әйләнүен» кайгыртканнар дип уйларга мөмкин булыр иде. Әмма мондый аңлатма һич тә җитәрлек түгел. Минем фикеремчә. Советлар Союзының сәяси элитасы каршында ул чорда катлаулырак бурыч торган: татар зыялыларына, гомумән җәдитчелеккә, димәк, милли тарихның буржуаз дәверенә карата инде бирелгән бәяләүләргә яңа караш булдырмаска, сталинизм чорында барлыкка килгән карашларны саклап, татарларның тарихи аңына аларнын күптән түгелге тарихларын кертмәскә. Ә бу нәрсәгә китерергә мөмкин иде сон? Әгәр дә без татарларның милли идентитетлыгынын Х1Х-ХХ йөз чикләрендә, беренче чиратта җәдит интеллектуаллары тырышлыгы белән барлыкка китерелгәнлеген истә тотсак, коммунистик идеологларның татарларга үзләренең милләт төзелеше белән бәйле булган иң әһәмиятле тарихи этапларын оныттырырга тырышуларын аларнын хәзерге чор белән бәйле идентитетлыгын җимерергә омтылу дип карарга кирәк.

Бу шартларда татар зыялылары, бигрәк тә галимнәр, төп көчләрен Мәскәү конструктивистлары корган идеологиягә каршы юнәлдерделәр. Мәсәлән, өстән төшерелгән татар тарихын яктырту кысалары белән барлык татар тарихчылары да килешмәделәр. Әйтик, инде 1961 елны «Вопросы истории» исемле үзәк тарихи журналда Казан тарихчысы X. Гыймади һәм Алтын Урда тарихы буенча белгеч. Саранскида эшләгән М. Сәфәргалиев арасында бик тә гыйбрәтле бәхәс булды. X. Гыймади республикада тарих гыйлеме (историография) өчен рәсми булган, татарның болгардан барлыкка килүе турындагы позициядән чыкса, икенче тарихчы татар халкы оешуда Алтын Урда чорындагы төрки төркемнәрнең әһәмияте мәсьәләсен күтәрде. Бу саф академик төстәге дискуссия артында чынлыкта Татарстаннан читтә яшәүче татарларга мөнәсәбәт һәм урта гасыр татар дәүләтчелегенең тарихын ничек ачып бирү кебек гаять әһәмиятле мәсәләләр ята иде. Билгеле, бу милли ан, идентитет белән нык бәйле булган проблемалар.

Чынлап та. татар тарихында Алтын Урда чорын инкарь итү югары уку йортлары өчен язылган дәреслекләрдә (алар «Татарстан АССР тарихы» дип атала иде) һәм мәктәпләрдә төбәкләр тарихы укыту өчен хәзерләнгән укыту кулланмаларында татарларның идентитетлыгы формалашуы мәсьәләсен аңлатканда катлаулылыклар тудырды. Чөнки бу дәреслекләрнең авторлары 1940­1970 еллардагы тарих гыйлемендә ныклап урнашкан татар идентитетлыгынын «ясалма» булуыннан, аның халыкка тыштан кертелгәнлегеннән һәм фәкать тик XVII—ХУШ йөзләрдә генә, хәтта аннан да сон дәвердә таралганлыгыннан чыгып эш иттеләр. Ул вакытларда нәшер ителгән мәктәп дәреслекләрендә мондый юлларны укырга була: «... Руслар татарлар дип монголларны атаганнар. Соныннан ул исемне алар ... болгарларга да җәелдерделәр. Якынча XIX йөздән болгарларның һәм башка төрки халыкларның варислары ... үз-үзләрен татар дип атый башлаганнар». Күренә ки. моннан укучылар татарның кем икәнлеген, анын милли анынын ничек барлыкка килгәнлеген аңлый алмаганнар. Икенче мисал. Мәктәп укытучылары өчен чыгарылган методик кулланмада (1967 ел) болай дип әйтелә: «Укучылар ачык итеп күзалларга тиешләр—Казан татарларының, халык буларак, исемнәреннән тыш. монгол-татарлар белән бернинди уртаклыклары да юк...». «Татар» атамасы болгарларга соңрак дәвердә кушылган». Билгеле, моның ише аңлатмалар белән балаларның башлары буталып кына беткән. Бу хәл озак сакланды һәм хәтта 1970 елларның ахырларында да. инде Сталин чоры белән чагыштырганда Советлар Союзындагы демократия күзгә күренеп
арткан заманда дә, татар тарихчылары өчен Алтын Урда темасы күп яклары белән тыелган килеш калды.

Ләкин, Хрущев заманындагы «жылыну» дәвереннән башлап, илдәге тарих фәнендә үзгәрешләр сизелә башлады һәм алар арасында Алтын Урда тарихына игътибарның көчәюен дә күрсәтергә кирәк. Аерым алганда, 1960 елны, провинциядә булса да, М Сәфәргалиевнен «Алтын Урданың таркалуы» исемле китабы басылу яна күренешләрнең чагылышы булып тора. Кайбер кимчелекләре булса да, бу хезмәт милли тарих фәнендәге иске традицияләрне дәвам итте. Аннан сон Татарстанда, 1960-1970 елларда тарих гыйлемендә яна юнәлешләргә нигез салган шактый гына хезмәтләр басылды Беренчедән, алар арасында милли тарихны кинрәк аяларга ярдәм итүче этник тарих буенча тикшерүләр бар иде. Алар территориаль яктан да кинрәк төбәкне (Татарстанны гына түгел) колачладылар. Икенчедән, тарихи һәм аларга якын булган хезмәтләр сериясе дә басылды (М. Госманов, В. Хаков, Ф Валиев Р Фәхретдинов. Ә Мөхәммәдиев һ б моногорафияләре). Башка яңалыклардан тыш аларда татар тарихының Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәверләрен өйрәнү буенча да әһәмиятле өстәмәләр бар иде, аларны өйрәнү өлкәсендәге бурычлар да күрсәтелгән иде.

Шулай да, 1980нче елларның урталарына кадәр татар тарихчылары массакүләм басмаларда, мәсәлән, югары уку йортлары һәм мәктәпләр өчен булган дәреслекләрдә, милли идентитетны формалаштыруны, милли-большевистик (империячел) идеологлар эшләп чыгарган күрсәтмәләр нигезендә алып барды. Әлеге сәясәткә каршылык, инде күрсәтелгәнчә, күбрәк академик фән кысаларында булды.

Бу хәл М. Горбачев чорындагы үзгәртеп кору вакытларында гына, милли хәрәкәт күтәрелеше башлангач, үзгәрде. 1987-1990 елларда милли этноним турында периодик басмаларда, электрон мәгълүмат чараларында «татар» һәм «болгар» атамаларын куллануны тәкъдим итүчеләр арасында барган дискуссияләр—ә алар вакыт-вакыт киеренке көрәшкә әйләнделәр—ахыр чиктә Татарстанда ике идеологик агым— «татарчылар» һәм «болгарчылар* юнәлешләре формалашуга китерделәр. Ягъни татар жәмгыятендә демократия шартларында элекке дәвердә булган карашлар кире кайттылар. Күрсәтелгән идея агымнарының соңгысы эчендәге, анын урталыгында торучы галимнәр, татар этник тарихының төрки-татар теориясен эшләп чыгарып, тарих буенча дәреслекләр әзерләүдә әһәмиятле урын тота башладылар һәм, асылда, Ш Мәржани традициясенә барып тоташучы милли идентитетны коруның иске моделен торгыздылар 1990нчы еллар урталарында алар татар тарихын иске рухта язарга омтылучыларны бик нык тәнкыйть иттеләр. Нәтижәдә, фәндә болгарчылык агымы сакланса да, милли тарихны язуда төп рольне төрки-татар теориясе тарафдарлары уйный башлады Алар фикереңчә, урта гасыр татар этносы формалашуда Алтын Урда чоры төп этап булган

Инде әйтелгәнчә, озак вакыт, асылда, 1980нче елларнын башларына кадәр, татар тарихының буржуаз чоры 1948 һәм 1952 елгы партия карарлары рухында тасвирланды Әмма кайбер соңрак чорда югары уку йортлары өчен эшләнгән дәреслекләрдә (1968, 1973 һәм 1980 елларда басылганнарынла), яшерен рәвештә булса да, жәдитчеләрнең либераль-буржуаз канатының эшчәнлегендәге унай яклар да күрсәтелә башлады (аларның милли мәктәпне яклаулары, телләрнен тигезлеге өчен һәм дин иреге өчен җан атуы һ б.). Ләкин төбәк тарихы буенча булган мәктәп дәреслекләрендә татардагы мөселман реформаторлыгы мәсьәләсе бөтенләй күтәрелмәде Ахрысы, бу мәсьәлә катлаулы булу сәбәпле һәм сәяси чикләүләр басымы астында, әйтелгән проблема «демократик мәгърифәтчелек» буларак кына яктыртылды, ягъни XIX-XX йөз чикләрендәге татар милли хәрәкәтеннән—ә ул бербөтен күренеш иде—анын коммунистик идеологлар фикерләгәнчә, «унай» булган өлешен генә бүлеп алып яктырттылар. Әле шуның өстенә, «демократик мәгърифәтчелекнең» төп сыйфаты итеп, гадәттә, үз халкын рус мәдәниятенә тартуын (кайбер очракларда-дөнья һәм рус мәдәниятенә) күрсәттеләр. Әмма мәктәп дәреслекләренен кайбер басмаларында барыбер югары уку йортлары өчен чыгарылган дәреслекләрдәге иске фикерләр чагылды (татар буржуазиясенең «реакцион» булуы, анын мөселман руханилары белән бергәләп хезмәт ияләрен «пантюркизм» рухында тәрбияләргә омтылуы,
татарларнын «тормышларының
барлык якларын ислам чорнап алган төрекләр мисалында» барырга теләүләре турындагы фикерләр һ. б. шуна охшаш нәрсәләр күренде). Билгеле, мондый дәреслекләр нигезендә тәрбияләнгән татар җәмгыятенең ин зур өлеше 1980нче елларнын урталарына кадәр үз милләте тарихының буржуаз чоры турында төгәл мәгълүматка ия була алмады.

Ләкин Татарстанда галимнәр арасында инде 1940нчы елларда ук җәдитчелекне мәгърифәтчелекнең бер этабы буларак карау юлы белән детальләштерергә тырышу башланды. Официоз тарихчылар ул вакытта да, соңрак чорда да мондый галимнәрне тәнкыйть иттеләр. Әмма 1960-1970 елларда татар җәмгыятенә хас булган тарихи мираска үтә игътибарлылык (Америка галиме Э. Лаззерини аны «мирасчылык» дип атады) ахыр чиктә онытылган тарихны торгызуга һәм этник идентитетны яклауга китерде. Милли тарихны бөтен тулылыгында торгызу кирәклеге 1970нче елларда җәдитчелекнең, дөрес, мәгърифәтчелек исеме астында, тарихи хезмәтләргә кире кайтуын тәэмин итте Ә монын белән бергә милли аң формалашу мәсьәләсе, аның тирәсендә XX йөз башларында барган дискуссияләр дә янадан халыкка барып иреште (язылган хезмәтләрне укып баручыларга, билгеле).

1980нче елларның икенче яртысында барган иҗтимагый андагы үзгәрешләр акрынлап Татарстанда эшләүче галимнәрнең хезмәтләрендә җәдитчелекне бәяләүне үзгәртте—җәдитчелек XIX-XX йөзләрнең чикләрендә татар җәмгыятендә барган буржуаз-демократик хәрәкәтнең идеологик чагылышы дип карала башлады (Я.Г. Абдуллин). Бу очракта җәдитчелек мәгърифәтчелекнең бер этабы буларак каралса да. алар арасында булган принципиаль аермалыклар ачык итеп күрсәтелә башлады. Аннан сон инде кайбер тикшерүчеләр турыдан-туры җәдитчелекне «милләт төзү» этабы итеп карый башладылар.

Шулай итеп, татар зыялылары 1990нчы елларда җәдитчелеккә карата Татарстанда 1920нче елларга кадәр яшәп килгән бәяләүләргә кире кайттылар. Үз чиратында мондый трактовкалар хәзерге заманда чит ил галимнәре хезмәтләрендә булган бәяләүләргә якын тора—алар җәдитчелек хәрәкәтен Х1Х-ХХ йөзләрдәге татарлар арасында барган буржуаз реформаторлык фонында карыйлар. Академик даирәләрдә татарларның буржуаз этап тарихын яңача күзаллау башлану җәдитчелек феноменын милли тарихка багышланган дәреслекләрдә яңача аңлатуга китерде. Аларда инде «җәдитчелек» һәм «мәгърифәтчелек» төшенчәләренең бер үк мәгънәгә ия булуы, ә Ш Мәрҗанинен татар реформаторлыгының иң күренекле вәкиле икәнлеге турыдан-туры күрсәтелде. Кайбер дәреслекләрдә җәдитчелек мәгърифәтчелекнең дәвамы буларак, реформаторлык хәрәкәте яисә татар милли хәрәкәтенең бер юнәлеше итеп тасвирлана. Ә җәдитче сәясәтчеләрнең сәяси проектлары (милли-мәдәни мохтарият, Идел-Урал штаты) федератив Россия эчендә милли дәүләтчелек булдыруга омтылыш буларак карала. Димәк, дәреслекләрдә әле Татарстан гуманитар фәнендә татарларның буржуаз этабы турында сонгы елларда барлыкка килгән яна трактовкалар тулысы белән чагылмаса да, XIX-XX йөзләр чикләрендә татар җәмгыятенең үсеше турындагы иске стереотиплар юкка чыгарылды. Эшнең шул якка барганлыгын кайбер чит ил галимнәре инде 1980нче елларның башларында ук аңлаганнар иде. Мәсәлән. Америка тарихчысы Э. Лаззерини татар зыялыларының милли аңны торгызырга тырышуларының мәдәният өлкәсе белән генә чикләнмичә, сәясәт сферасына да күчәчәген һәм ахыр чиктә Советлар Союзында барган иҗтимагый процессларның милләтебезнең урынын билгеләү өчен хезмәт итәчәген 1981 елны ук язып чыккан иде.

Шулай итеп. Советлар Союзы кысасында тоталитар режимның берничә буын татар зыялылары тырышлыгы белән барлыкка китерелгән милли идентигетны юкка чыгарырга омтылулары бөтенләе белән унышсызлыкка очрады Коммунистчыл-большевистчыл «конструкторчыларга» каршылык күрсәтүдә төп рольне татар зыялылары, бигрәк тә тарихчылар уйнадылар. Нәкъ менә алар, үзгәртеп кору (Горбачев чоры) башлангач, беренче булып милли идентитет өчен (ә ул көчле мөселман «компонентын» да үз эченә алды) көрәшкә кереп, советлардан соңгы ун ел эчендә иҗтимагый аң өлкәсендәге

империячел-коммунистчыл «корылмаларны, тулысынча жимереп, беренче «милләт төзүче»—Ш. Мәржани нигез салган татар идентитетлыгын үстерүнең магистраль юнәлешен янадан торгыздылар.

VII бүлек

КИЛӘЧӘККӘ ЮЛ: ТАТАР ЖӘМГЫЯТЕНЕН ҮСЕШ ПЕРСПЕКТИВАСЫ ТУРЫНДА

Татарларнын хәзерге хәленә диагноз куеп, аларнын алдагы үсеш юлларын билгеләргә омтылулар соңгы вакытта аерым зыялыларыбызнын игътибарын жәлеп итә башлады (3. Хәким, Р. Сафин, Р. Хәким һ. б.). Татар жәмгыятенә куелган диагнозлар еш кына шактый күңелсез булып, перспектива югалып та кала башлады. Әмма моның ише бәяләүләр безнең жәмгыять өчен яна күренеш түгел—әле XX йөз башында ук күренекле сәясәтче һәм язучы Г. Исхакый үзенең • Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле мәшһүр әсәрендә мондый фикер әйткән иде: «... мин һич өметләр көтәрлек «төпле» бер эш күргәнем юкка, хәзер дә халкыбыз арасында сөйләнә торган сүзләргә, эшләнә торган эшләргә вакытлы килгән «бизгәк» дип кенә карыйм кычкырышларга «курчак туе» дип кенә исем бирәм». Шул тирән мәгънәле, әле бүген дә искермәгән сүзләргә ялгап, әдип мондый сүзләр өстәп куя: «Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәбезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр» Билгеле, «тырыша» башлаганчы кайсы якка таба бару кирәклеген билгеләү хәерлерәк. Ә бу, бүгенге шартларны исәпкә алсак, жинел эш түгел. Шулай да, безгә беренче чиратта татарларның мөселман өммәте буларак үсеш юллары турында уйларга кирәк. Керәшеннәрнең перспективасы, төп татар массасы белән бәйле булса да, башкачарак.

Россиядәге мөселманнарның тарихын бик яхшы белүче галим—А. Беннигсен үзенең «Мусульмане в СССР» дигән китабында татарларның революциягә кадәр булган үсешенә бәя биреп, алар ярты гасырдан да азрак вакыт эчендә «квази урта гасыр ислам жәмгыятеннән хәзерге заман, динамик һәм тормышчан жәмгыятькә әверелеп, Сталин террорын һәм совет ассимиляциясен дә үткәреп жибәрә алдылар»,—дип язган иде. Татарлар арасында барган реформация А. Беннигсен уйлаганга караганда элеккерәк заманнардан башланса да, галимнең төп фикере дөрес: Россиядәге башка мөселман халыклары белән чагыштырганда татарлар чынлап та заманча милләтчелеккә иртәрәк күчкәннәр. Беренче чиратта бу православ метрополия белән колонизацияләнгән мөселманнар перифериясе арасындагы конфессиональ аерымлыклар булудан чыгып аңлатылырга тиеш Әмма татарларның мәдәниятле һәм цивилизацияле халык булуы да бу очракта әһәмиятле булган Ләкин татарларнын буржуаз үсеш юлыннан китүләре шактый иртә башланса да, алар капиталистик модернизация юлын тулысынча үтә алмадылар, чөнки ана алмашка бик иртә совет модернизациясе килде Сонгысы татарларда нык эз калдырды—әле бүген дә милләтебез совет рухыннан (аны русча «совковость» диләр) арынып бетә алмый. Моның ачык бер мисалы—«Звезда Поволжья» газетасы битләрендә сонгы вакытларда барган татар интеллигенциясе арасындагы «көрәш», чөнки ул чынлыкта «совковый» зыялыларның таркалу процессын күрсәтә. Аның ише нәрсәне Мәскәүдә барган «Татар мәсьәләсен» тикшерү семинарларындагы аерым чыгышлардан да күрергә була. Ин кызганычы шунда ки. бу уннарча еллар дәвамында үзләштерелгән совоклар психологиясе безнең тарихи рәвештә формалашкан либерал-ислам рухыбызга (жәдитчелек аша сенгән рухыбызга) берничек тә туры килми Бүгенгә кадәр безне коткаручы-шушы рухыбызның бөтенләй үк сындырылып бетмәве

Алга таба үсү турында уйлаганда, безгә большевиклар тарафыннан өзелгән милли юлыбызга кайту турында сүз алып барырга кирәк Әмма, бер аккан суга кире кереп булмаган төсле, бу юлга турыдан-туры кайту мөмкин түгел Әле шуның остенә алда берничә юл бар. безгә шулар арасыннан берсен сайлап алырга кирәк булачак.

Тарихыбызнын җәдитчелек чорына социо-сәяси караш

Россия төрки-мөселман бергәлегенең XIX-XX йөзләрнең чикләрендәге сәяси үсешнең тарихчылар тарафыннан үтә дә начар өйрәнелгән һәм чынлыкта алар тарафыннан акланмаган бер бик тә гыйбрәтле векторы бар Сүз илдә бердәм әдәби телле зур төрки-мөселман милләте төзү проекты турында бара. Россия империясендә булсын, аның яна версиясе булган Совет империясендә булсын, бу проект «пантөркичелек» һәм «панисламчылык» мөһере белән гел сүгелеп килде, ләкин аңа тиешле объектив бәя бирелмәде. Ә бит дөнья андый тормышка ашырылган проектны да белә—гарәпләр, аларнын төрле тармаклары арасында бер-берсен аңларга комачаулаучы диалекталь аермалыклар булуга карамастан, гомум-гарәп әдәби теле дәрәҗәсендә үзләренең тел бердәмлеген саклап кала алдылар. Сәяси тормышта «гарәп милләте» дигән төшенчә дә яши. гарәпләр арасында таркаулык бетмәгән булса да, еш кына без аларнын бер-берсенә ярдәмен һәм булышлыгын күрәбез. Тиздән, сәяси аренага яна буыннар (белемле, киң карашлы, гарәп милләтчелеге рухында тәрбияләнгән) чыккач, бу бердәмлек яна дәрәҗәгә күтәрелер дигән өмет тә бар.

Тарихи хезмәтләрне укыганда анда без бер гомуми фикер күрәбез: төрки-татар бердәмлеге идеясенә нигез салган И Гаспралы (1851-1914) XX йөз башында җиңелеп, аның концепциясе урынына төркиләрдә аерым әдәби телләр (милли телләр) булдыру концепциясе килде,—дигән фикер. Бу гомумиләштерүдә беркадәр дөреслек бар. билгеле. Әмма тикшерелә торган бик катлаулы процессның эчтәлеге монын белән генә чикләнми. Беренчедән. Россия төркиләренең теге яки бу дәрәжәдә ирекле үсешләре бик кыска булды—инде 1920нче еллар урталарыннан совет тоталитаризмы ныгып урнашты. Шуңа күрә милли әдәби тел нормалары да күп очракта совет чорында формалашып, аларнын алфавитлары да коммунистик- большевистик идеологларның ныклы контроле астында эшләнде. Нәтижәдә сөйләм телләре һәм диалектлары якын булган төркиләрнең әдәби телләре этник яктан тугандаш булган берлекләр өчен дә аңлашылмый торган булып чыкты. Икенчедән. XX йөз башларындагы Россиядәге төрки-мөселман бергәлегенең динамикасы еш кына бу илдә чыккан хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә гади генә түгел. Әйтик. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәүдә (май аенда) булган 1 Бөтенрусия съездында «икеләтелгән автономия» (территориаль һәм милли мәдәни мохтарият) концепциясе кабул ителеп, ул кысаларда җирле (региональ, милли) власть һәм идарә органнары гына түгел, ә бөтен төрки-мөселманнар өчен уртак булган гомуми бер үзәк орган да төзү күздә тотылган. Сонгы структура илдәге төрки-мөселманнарнын бердәмлеген тәэмин итеп, аларнын рухи-мәдәни эшләрен (дин. мәгариф һ. б.) алып барып, үз компетенцияләре эчендә үзенә күрә «мөселман парламенты» ролен (хәтта кайбер юнәлешләр буенча законнар чыгару да күздә тотыла) башкарырга тиеш була. Бу орган төзелә дә башлый—Бөтенрусия мөселман шурасы шунын яралгысы иде (анын башында Башкарма комитет торды—рәисе осетин Ә. Цаликов). Дөрес, революция чорындагы ыгы-зыгылар аңа яхшылап эшләп китәргә мөмкинлек бирмәделәр (1918 елнын май аенда таратылганчы ул оешманы финанс ягыннан татарлар гына тәэмин итеп тордылар). Шулай да, күпмедер вакыт ул төрки-мөселманнарнын гомуми бер үзәк органы ролен башкарып килде. Мәсәлән. Казанда булып II Бөтенрусия мөселман съездында (1917 елнын июле), татарлар күпчелекне тәшкил итү шартларында. «Эчке Русия һәм Сибирия мөселманнары» өчен милли-мәдәни мохтәрият төзү турында карар кабул ителгәч. Вакытлы хөкүмәт адресына бу турыда аерым «Мөрәҗәгать» (анда югарыда искә алынган карарны тормышка ашырунын юридик механизмнары каралган була) Бөтенрусия мөселман шурасы башкарма комитеты рәисе Ә. Цаликов имзасы белән юллана.

Большевикларның хакамияткә менүе вәзгыятьне, билгеле, үзгәртә, ләкин бөтенләй үк түгел. Бу турыда большевикларның берсе артыннан берсе килүче, үзара бәйләнгән мөселман оешмалары «чылбырын» төзергә мәҗбүр булганлыклары сөйли (1918 ел. гыйнвар—Үзәк мөселман социалистик комиссариаты; 1918 ел. март—Үзәк мөселман социалистик комитеты; 1918 ел. июнь—Россия мөселман

 

коммунистлар партиясе; 1919 ел, ноябрь—Мөселман коммунистик оешмаларынын Үзәк бюросы) Мона өстәп тагы әһәмиятле сәяси роль уйнаган «Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларынын Бөтенрусия съездларын» (беренчесе—1918 елнын ноябрендә, икенчесе—1919 елнын ноябрендә) күрсәтергә кирәк. Димәк, үзгәрешләргә карамастан, төрки-мөселман милләтенең «тәне» әле исән булган! Ә М Солтан галиевнең Туран республикасы (башта Советлар Союзы кысасында) һәм анда хакимлек итүче Туран эшче-крәстиән социалистик партиясе төзү проекты Милли коммунистлар арасында ин эре сәяси фигура булган М. Солтангалиевнен шул ук төрки-мөселман милләтен булдыру проекты түгелме сон бу?

Дөрес, монда язылган мәсьәләләр күбрәк тарихи әһәмияткә генә ия. чөнки хәзерге заман XX йөз башларыннан нык аерыла. Беренче чиратта, элек Россия империясенә, аннан сон Советлар Союзына кергән эре төрки милләтләрнең мөстәкыйль дәүләтләр төзеп яши башлаулары белән аерыла безнен заман Ләкин шуны истә тотарга кирәк: алга таба Россия күрше төрки дәүләтләр белән тыгыз икътисади һәм сәяси багланышта булачак, ә ана чиктәш төрки дөньяда (Төркияне дә кертеп) 250-300 млн. төрки яшәячәк. Шуның өстенә. демографик прогнозлар буенча, бүген Россиядә мөселманнар халыкның 1/5 тәшкил итсәләр, илле елдан сон алар 40 процентка «итәчәкләр. Димәк, яна шартлар турында илнең төрки мөселман бергәлеге интеллектуалларына һәм сәясәтчеләренә нык уйланырга кирәк. Нәкъ менә шул вакытта безнен уртак тарихыбызда калган төрки-мөселман милләтенең шәүләсе яңадан күренәчәк. Ә ул гади нәрсә түгел. Гомумән. Россиядәге мөселман өммәте динамик, тормышчан һәм реформаларга баручы җәмгыять булып тора. Үзләренең бик озын тарихларында күпне күргән төньяк мөселманнары үз бурычларына ирешә беләләр һәм үз көчләренә таянып эш итәргә күнеккәннәр Шуна күрә дә төрки-мөселман милләте проекты алдагы көннәрдә тагын калкып чыгарга мөмкин.

Үсеш модельләре: гомуми һәм татарлар өчен
специфик булган вариантлар

Киләчәкне чамалау жинел түгел. Бу турыда «Сумерки Запада» исемле китап авторы, күренекле Ауропа футуристы К. Коукер болай дип язган иде: «Без үзебез төземәгән Үткәннең шәүләсе астында торып беркайчан да үзебез күрә алмаячак Киләчәкне көтеп яшәүчеләр» Чынлап та шулай бит: шул ук әдип әйткәнчә, без киләчәкнең үзебезнең варисларыбызга нәрсә билгеләвен әйтә алмыйбыз һәм безгә киләчәктә нәрсәнен әһәмиятле, нәрсәнең әһәмиятсез булачагын күз алдына китерүе кыен Димәк,—дип дәвам итә бу галим—алга таба хәрәкәт итү өчен безнең нигезебез юк. Шушы беркадәр пессимистик рухта язылган сүзләр дөреслеккә бик якын булсалар да. киләчәккә үтеп керергә тырышуны мин кирәк дип саныйм. Ни өченме? Алга таба булачак үсеш юлларын чамаласак, милләтебезгә кайбер озын юлларны кыскартып, яңа тормышка тизрәк житү мөмкинлеге булыр дип уйлыйм мин. Аннан сон шуны да истә тотарга кирәк: бүген бик тә реаль булган кайбер киртәләр иртәгә бөтенләй юкка чыгарга, яисә әһәмиятсез бер нәрсәгә әйләнергә мөмкин Шуна күрә инде бүген үк киңрәк фикерләүгә күнегү зарур Футуристик күзаллау мона нык ярдәм итә ала.

Гомумән алганда, бүген Татарстанның суверенлыгы күпкә кимеде, республика РФ эчендәге бер субъектка әйләнде. Өстән-өстән генә фикерләгәндә без элекке автоном республика хәленә кайткан төсле күренергә мөмкин Ләкин чынлыкта Советлар Союзы дәвере белән чагыштырганда безнең хәзерге хәлебез арасында фундаменталь аермалык бар

  1. Татарстанда 1920нче елларда шәһәрдә татарларның 1/10 генә яшәсә, хәзер шәһәрлә яшәүчеләрнең проценты 70кә җитте Ил буенча күрсәткеч аннан да югарырак. Бу—бик әһәмиятле социаль үзгәреш Чөнки шәһәр халкын массакүләм информация чаралары аркылы тизрәк туплап була, ул белемлерәк.сопиаль яктан күп тармаклырак һ. б.
  2. Соңгы ун елдан артык вакыт эчендә татарлар арасында бай һәм бик бай

•к у.» м и

 

кешеләр катламы барлыкка килде, урта катлам да формалаша башлады.

  1. Сәяси система совет чоры моделеннән ераклашты—инде бер партияле система бүтән кире кайтмас дип уйларга урын бар. Шуңа күрә хәзерге заманда революциягә кадәр татар жәмгыяте өчен хас булган кайбер күренешләр күзгә ташлана, беркадәр совет дәверендәге НЭП заманында булган үзенчәлекләре дә юк түгел.

Ләкин бу үзгәрешләргә дә карамастан, татарлар беркадәр модификацияләнгән иске юлны кабатларга дучар ителгәннәр, ахрысы. Ни өченме? Эш шунда ки, без Россиянен нык инерцион төстәге цивилизация пространствосында яшибез, шунын өстенә ул пространство бик нык совет мирасы белән укмашкан. Менә шушы чолганыш татар жәмгыятенең алга таба үсүенә көчле йогынты ясаячак һәм без аны берничек тә истән чыгарырга тиеш түгелбез. Ә гомумроссия сәяси пространствосында бүген күзгә чалынып торган ике җәмгыятьне формалаштыру концепциясе бар: а) либераль модель (Ауропа юлы); б) традиционалистик модель (Ауроазия юлы) Күбрәк өлкән буын вәкилләре арасында йогынтысын саклаучы өченче—коммунистик проектның киләчәге юк. Шунын өстенә. үзенең базис элементлары буенча ул традиционалистик модель белән якынайтыла ала. Аның беренчесе (либераль проект) Көнбатыш өчен хас кыйммәтләргә таяна, шәхес мәнфәгатьләренең коллектив мәнфәгатьләреннән өстенлеген таный. Икенче проект иске рус кыйммәтләрен, шул исәптән совет йогынтысы нигезендә барлыкка килгәннәрен дә алга сөрә. Алар арасында коллектив мәнфәгатьләрен шәхеснекеннән өстен куйган корпоративлык рухына таяну да бар. Әгәр дә беренчеләре арасында булган аз йогынтылы үтә дә либераль рухлы төркемне исәпкә алмасак. Россия жәмгыятенен үсеше буенча күзгә ташлана торган бу ике проект консерватив билгеләре белән аерылып тора. Алар арасында ин ачык күренгәне—милли (этник) проблемаларны күпчелек принцибы аркылы хәл итәргә омтылу. Монын төп сәбәбе шул: алдагы елларда рус жәмгыяте өчен милләтчелек зур урын алып торачак (бу башка илләргә дә хас күренеш). Безнең ил кысаларында фикерләсәк, мондый ижтимагый аннын төп урын алуы ике нәтижәгә китерергә мөмкин: а) милли республикаларны юкка чыгарып губерналарга нигезләнгән административ системага күчү һәм милли мәсьәләне милли-мәдәни мохтарият аркылы хәл итәргә омтылу; б) бу республикалар сакланган очракта (стратегик курс буларак түгел, ә вакытлы бер зарурилык буларак) Федераль үзәк файдасына вәкаләтләрне бүлешү һәм шуның нәтижәсендә реаль хакимиятнең тагын этник яктан күпчелек булган халыкның мәнфәгатьләреннән дә чыгып тормышка ашырылуына ирешү. Бу һәр ике очракта да милли азчылыкларның коллектив хокукларын илдә берәү дә якларга җыенмый. Билгеле, мондый сәяси системаның төп юнәлеше, ул нинди генә форма алса да (либераль яисә традиционалистик—җирлек модельләре), «инородецларны» этник күпчелек эчендә «эретүгә» корылган булачак. Андый сәясәт Америкада шактый еллар алып барылды (аны «эретү тигеле» сәясәте дип атадылар). Бездә исә ул бик тә билгеле сәясәт—1917 елга кадәр яшәгән иске Рус империясендә булсын, анын дәвамы булган Совет империясендә булсын (кыска гына «интернационализм» чорын исәпкә алмаганда), нәкъ менә шундый сәясәт алып барылды.

Моннан нинди нәтижә килеп чыга соң? Менә мондый: алдагы елларда Россиядә «күп мәдәниятле», заманча, милли азчылыкларның хокукларын гарантияләгән жәмгыять төзү ул. беренче чиратта, шушы милли азчылыкларның (алар бүген илдәге халыкның 1/5 тәшкил итәләр) эше булып тора. Рус булмаган халыклар арасында ин эресе булган татарларга теләгән киләчәккә ирешү өчен үзләренең стратегик курсларын сайлап алырга кирәк. Анын нинди булуына татарның үз язмышы гына түгел, XXI гасырдагы Россия жәмгыятенен үзенчәлекләренең күп өлеше дә бәйле булачак. Бүгенгә татар зыялылары яна татар жәмгыяте формалашуның өч төп юлын (моделен) тәкъдим иттеләр Шартлы рәвештә аларны татарстанчылык, татарчылык һәм исламчылык дип атап була.

Татарстанчылык. Бу Татарстанда хәзер хөкем итүче сәяси элитанын рәсми доктринасы Анын нигезләрен Татарстан Республикасы Президентының сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Р. Хәкимов «Сумерки империи. К вопросу о нации и государстве» (1993) исемле хезмәтендә эшләде. Француз политологы Жан-Робер
Равно бу доктрина турында мондый фикер әйткән иде: Татарстанның сәяси элитасы фәкать тик социаль һәм икътисади мәнфәгатьләргә генә нигезләнеп ясалма «милләт» кору юлына баскан. Чынлап та, югарыда күрсәтелгән хезмәтне өйрәнгәндә республика суверенитетының нигезен милләтсез Татарстан «халкы» тәшкил итә дигән идея ачык күренә. Кайбер Татарстан галимнәре һәм искә алынган француз политологы этно-мәдәни үлчәмсез «татарстанлылар милләтен» төзеп булмаячагы турыңда кисәттеләр. Шул исәптән, андый «милләтнең» «россиянлылар» милләтеннән аерылып тора алмаячагын да исәпкә алып әйтелгән иде бу кисәтү. Бүген инде кисәтүнең бик тә урынлы булганлыгы ачык. Шунлыктан, Р. Хәкимовнын татарстанчылык доктринасын модернизацияләргә кирәклеген күрсәткән яна хезмәте дөнья күрде (сүз «Кем син, татар?» дигән. 2002 елны басылган китап турында бара). Монда татарчылык идеологиясенә авышу нык кына сизелә.

Татарстанчылык проектының иң әһәмиятле моменты—анын элеккеге совет номенклатурасы белән бәйле булган хәзерге республикадагы идарәче даирәләр тарафыннан хуплануы. Билгеле булганча, бу төркем үзенең сәяси ориентирлары буенча эре капитал мәнфәгатьләрен чагылдыра (юкка гына анын сәяси юлбашчылары үзләрен «уң үзәк» белән тәнгәлләштермәделәр).

Татарчылык. Анын доктринасы нигезләрен милли хәрәкәттә актив катнашкан гуманитар интеллигенция вәкилләре эшләгән иде. Татарчылыкның төп юнәлеше— милли мәнфәгатьне, татарның этник хокукларын яклау булды. 1994 елгы шартнамә төзүдән сон шушы проектны формалаштырган идеологлар республика суверенитетының нигезен беренче чиратта татар милләтенең суверенитеты тәшкил иткәнлегенә басым ясый башладылар. Алар фикеренчә. этномәдәни нигездән башка аерым милли-дәүләти организм була алмый. Республикада яшәгән русларның этномәдәнияте гомуми рус мәдәниятеннән бер ягы белән дә аерылып тормаганлыктан, Татарстан «халкының» үзбилгеләнүенең бердәнбер алшарты булып татар милләте, аның үзбилгеләнүе тора. Монда татарларның руслардан кайсы ягы беләндер «яхшырак» булулары турында сүз бармый, суверенитетның объектив җирлеге турында сүз бара. Дөньяда этник нигезе булмаган кисәкле федератив дәүләтләр булса да (мәсәлән, Германия, АКШ һ. б.), аларда да аерым «җирләрнең» ниндидер милли төсмерләре бар (Канададагы Квебек һәм һиндстандагы аерым штатлар кебек), яисә алар тарихи, этник, конфессиональ һ.б. яклары белән (АКШтагы испан телле Техас штаты, ул илдәге кайбер штатларның элек инглизләр, французлар, испанлылар кулында булулары, яки Швейцариядәге кантоннарның төрле дин һәм этник төркемнәр вәкилләреннән торулары һ. б.) башка территорияләрдән аерылып торалар.

Татар факторының республикабызның язмышы өчен әһәмияте Татарстан җәмгыятенең фикерли белгән өлеше өчен һәрчак билгеле бер нәрсә булды. Бу фактордан башка республиканың эчке төзелешле, социаль-сәяси бөтенлеккә ия булган милли-дәүләти организмга әверелә алмаячагы көн кебек ачык. Бүген, яңа сәяси шартларда, ул киңрәк даирәләргә дә аңлашыла башлады. Дөрес, монда татарстанлылар милли-дәүләти берлеген булдыруның аерым моделен тәкъдим итү кирәк, ягъни анын эчке төзелеше нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирү зарур. Чөнки республикада яшәүче татарларның аерым хокуклары белән монда яшәүче барлык этник төркемнәрнең тигезлек принцибын саклауны тәнгалләштерергә кирәк. Минемчә, бердәнбер дөрес юл—республиканы эчке яктан федеральләштерү юлы белән китү. Сүз Татарстанда ике төп этник төркемнең—татарлар һәм русларның—аерым общиналар булуын конституцион нигездә беркетү (бәлки, башка зур төркемнәрне дә «танырга» кирәк булыр) турында бара. Бу исә аларны реаль сәяси субъектларга әйләндереп дәүләт төзелешендә һәм демократияне үстерүдә этник факторның ролен тану дигән сүз. Нәрсә күз алдында тотыла соң монда? Беренче чиратта, Татарстан Дәүләт Советында милли җәмәгатьләрнең (общиналарның) вәкиллелегенә депутатларның милли составын квоталау нигезендә ирешү турында сүз бара (анын башка бер варианты—парламентта милләтләр палатасы булдыру) Бер үк вакытта, республиканың эчке административ-территориаль төзелешен дә үзгәртү кирәк булачак—хәзерге гел экономик принциптан чыгып төзелгән районнар урынына
этник һәм тел күрсәткече
буенча төзелгән күпкә эрерәк кантоннар булдырып булыр иде. Шәһәр шартларында Бельгия тәҗрибәсеннән чыгып милли бергәлекләр төзү кирәк булачак. Шулай итеп, сайлаулар этник нигездә (аерым курияләр аркылы) барып, этник мәнфәгатьләрне ачык рәвештә, парламент кысаларында күтәрергә мөмкинлек туа. Димәк, милли җәмәгатьләр эчке яктан берләшеп, сәясәттә халык массаларының роле артачак. Шуна күрә дә бу модель тормышка ашырылган очракта халыкның төп өлешенең, вак һәм урта милекчеләрнең мәнфәгатьләре беренче урынга чыгып, скандинав илләрендәге социал-демократлар төзегән җәмгыять төсле җәмгыять барлыкка китереп булыр иде. Гомумән, татарчылык проекты ул сәясәттәге «сул» канатның (ләкин коммунистик булмаган) доктринасына нигезләнә.

Исламчылык. Әйтелгән доктрина 1990нчы елларның урталарына, Татарстанда һәм башта татарлар яшәгән төбәкләрдә милли хәрәкәтнең радикаль канаты фундаментализма якын карашларга күчкәч формалашты. Бу фикри агым вәкилләренең төп идеясе—хакимиятнең «чын ислам» рухындагы властька әйләнүе Үзенә күрә халыкчан рухта булган шушы доктринага караганда, җәмгыять тулаем мөселман мәхәлләләре нигезендә корылырга тиеш, ә Милли Мәҗлеснең (милли законнар кабул итүче иң югары орган) мәхәлләләрдән үсеп чыгуы каралган. Әмма эш шунда ки, мәхәллә үзе дә, Милли Мәҗлес тә фәкать тик 100 процент мөселманнар—«кануни татарлар» тарафыннан гына оештырыла. Башка төркемнәр исә шушы катлауга буйсынырга тиеш була. Татарстан башыңда торучы җитәкчесенең дә Милли Мәҗлескә буйсынуы каралган.

Тикшерелә торган доктрина «зур жиһадта» җиңеп чыгуны күз алдында тота. Беренче чиратта ул рухи өлкәдә, мәгърифәт, милләтнең рухын көчәйтү юлы белән ирешелә торган җиңү. Әмма башка төрле җиһад та каралган (шул исәптән физик көч куллану юлы да).

Ныклап уйлаганда шул ачыклана—исламчылык доктринасы йөзендә без берничә иҗтимагый факторның бергә кушылу нәтиҗәсен күрәбез (кискен социаль катлаулану, татар җәмгыятендә ислам кыйммәтләренең көчәюе. Россиядә халыклар арасында тигезсезлекнең саклануы һ. б). Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: исламчылык проектына ниндидер дәрәҗәдә «халыкчанлык» һәм демократия рухы да хас. Дөрес, «кануни» мөселманнар өчен генә Ахрысы, бу идеология «өченче» юл, ислам социализмы һ. б. шуның ише иҗтимагый модельләр белән бәйле.

Йомгак ясап, шуны күрсәтү кирәк: безнең каршыбызда алга таба татар җәмгыяте трансформацияләнүнең өч юлы. Минем уйлавымча, татарстанчылык һәм татарчылык җәдитчелек идеологиясеннән үсеп чыга һәм аның кысаларындагы ике тармакны тәшкил итә. Берсе—либераль юнәлеш, икенчесе—халык демократиясе (социал- демократик) юнәлеше. Аларга каршы торучы исламчылык проектын җиһадлылык проекты дип атау дөрес булыр. Аның идеологик нигезен татар җәмгыяте үсешенең фундаменталистик варианты тәшкил итә. Беренче ике юл бер-берсе белән янәшә яши ала—дөресрәге, алмашка килүче ике сәяси система тәшкил итә ала. Әмма башка комбинацияләр дә була ала, шул исәптән, исламчылык проекты белән дә. Әйтик, сәяси процессларның мондый варианты да мөмкин: урталык сәясәте тарафдары булган исламчыларның бер өлеше либераль юнәлешнең демократик канаты һәм халык демократиясе яклылар белән берләшергә мөмкиннәр. Мәсәлән, XX йөз башы татар тарихыннан билгеле булган мөселман социалистлары шушы вариантка якын торганнар. Мондый блокның сәяси платформасы бик тә кызыклы булыр иде, ләкин әлегә Россиядә андый сәяси документның күренгәне юк.

Югарыда сүз барган яңа татар җәмгыятенең аякка басу модельләре илне рәткә салуның гомумроссия проектлары белән ничек яраша ала соң? Бу сорауга җавап эзләгәндә, бер әһәмиятле методологик караштан чыгып эш итү кирәк: гомумроссия сәяси кырында либераль-ауропачылык тарафдарлары да, традиционалистик— ауроазиячелек карашларын яклаучылар да милли азчылыкның, шул исәптән, татарларның да. мәнфәгатьләрен тулы рәвештә исәпкә алырга җыенмыйлар. Шулай булгач, ничек итеп татар юлы белән илдәге төп сәяси агымнарны килештереп була сон? Һичшиксез, киләчәк ул кадәр үк өметсез түгел.

Чынлап та, Татарстанның хакимлек итүче элитасы үзенен «ун үзәк» идеологиясе
белән либераль проект кысаларына кереп китә ала. Әле ул сәяси процесс ике төрле дә булырга мөмкин. Беренчесе—компрадорлар юлы (Р.Мөхәммәтдинов). Мондый модель сайлаганда жирле элита үзенен хакимлеген саклау өчен татар милләтенең этник мәнфәгатьләрен икенчел дәрәҗәдә калдырачак. Үзләре вазифалары буенча «татар» булып, этно-мәдәни эшләрне анын бөтен яклары буенча карап торып, алар бер генә бурыч куячаклар—җирле җәмгыятьне шушы элита тарафыннан билгеләнгән иң урталыктагы милләтчелектән читкә чыгармаска Мондый юл белән китсәк, татар җәмгыятенә югары бәя түләргә туры киләчәк: милләтебезнең тарихи рәвештә формалашкан «югары» мәдәнияте төссез-милләтсез «татарстанчыл» мәдәниятнең бер компонентына гына әйләнеп, соңгысы үз чиратында, гомуми россияле—рус мәдәни кырындагы бер кисәк кенә булып торачак. Әмма шушы гаять зәгыйфь үсеш векторы саклансын өчен дә Татарстанның яшәве кирәк. Әгәр дә Россиядә яңа, эреләтелгән административ-территориаль бүленешкә күчеш булса—ә мондый вариантның булу мөмкинлеген теоретик яктан инкаръ итеп булмый—хәзер республикада хакимлек итүче ун либераль проект тарафдарлары, үзләренең мәнфәгатьләрен яна территориаль кысаларда, мәсәлән, Идел буе округы кысаларында институцияләштерергә тулысынча әзер булмау сәбәпле, җиңелүгә генә түгел, ә тулаем һәлакәткә дучар ителәчәкләр. Шулай да, мондый нәтиҗә мәҗбүри түгел: әгәр дә Татарстанның хәзерге элитасы булачак үсешләргә әзерләнеп өлгерсә, яна шартларда ул үзенен урынын табачак. Әмма анын бүгенге халәтеннән чыгып караганда мондый ихтималлылыкнын тормышка ашуына ышаныч аз. Икенче, либераль кырдагы хәрәкәт проекты, үз чиратында, ике төрле булырга мөмкин. Анын берсен тормышка ашыру өчен хакимлек итүче элита компрадорлыктан китеп, жирле патриотизмны, этник мәнфәгатьләрне һәм милли капиталны яклауга күчәргә тиеш. Бу юлдан бару өчен халык демократиясе тарафдарлары һәм хәтта урталыктагы исламчылар белән якынаю да мәҗбүри булу сәбәпле, андый проектка күчү хакимлек итүче элитадан, анын белән тыгыз бәйлелектә торган эре капиталдан зур мобильлек һәм акыл таләп итәчәк. Тагын башка бер юнәлеш хакимиятнең төрле юллар белән, шул исәптән, сайлау механизмы аркылы да, демократик даирәләр кулына күчүе белән бәйле. Бу очракта республика мәнфәгатьләре һәм татарларнын этномәдәни мәнфәгатьләре күпкә эзлеклерәк яклана алыр иде.

Күрсәтелгән ике сәяси проектны да тормышка ашыру җиңел булмаячак, чөнки алар үсеп баручы, бөекмилләтчелек идеологиясе белән сугарылган рус милләтчелеге фоныңда тормышка ашырылырга тиеш. Соңгысын күз алдына китерү өчен берничә социологик мәгълүмат бирим. Руслар арасындагы урта сыйныф вәкилләренең 55 проценты «Россиядә фәкать тик руслар гына хакимлек итәргә тиеш»,—дигән карашта торалар, 62 проценты илне бөек супердержава буларак күз алдына китерә, 66 проценты исә үзәк власть органнарын көчәйтү ягында («Эксперт» журналы, 2003 ел, №7). Дөрес, әгәр дә бездә сәясәткә киң халык массалары тартылса, таяныч итеп урта һәм вак капитал алынса, алда тасвирланган юл җиңүгә китерә ала. Ин әһәмиятлесе—үсеш темпларын арттырып. Россиянен витринасына әйләнү Билгеле, бу очракта да тискәре яклар кала—иске рус психологиясе нигезендә безне итәктән тотып калдырырга маташачаклар (латинга күчү белән шулай булды бит). Ләкин, әгәр дә безнен унышлар үзебезнең югары мәдәниятебезгә нигезләнсә—ә ул үзенен тамырлары белән реформатик-мөселманлык рухлы, ягъни мөселман протестантлыгы дип карала ала—хезмәттәге уңышларга, җитештерүче капиталга, бөтен халыкның тормышын яхшыртуга йөз тотса. Татарстанның милли-дәүләти берлек буларак исән калуы гарантияләнә ала. Әгәр дә уңышлы үсүче Татарстан берникадәр вакыт яши алса, акрынлап либеральләшә баручы Россия ахыр чиктә безнен яшәвебез һәм аерым халәтебез белән килешәчәк. Шул исәптән, Россиянен башка регионнарының да шундый ук юл белән барырга теләкләре булу сәбәпле

Ә инде өченче—жиһадчылык юлы ахыргы бер. инде бүтән мөмкинлекләр калмаган очракта кулланырлык проект булып кына тора Аңа без Россиянен алга таба баруы тукталса, либераль проект тулаем жинелсә генә йөз тота алабыз, чөнки ул традиционалистик җәмгыятькә кире кайту дигән сүз. Ягъни бу очракта татар җәмгыятенә ниндидер дәвергә, бәлки шактый озын бер чорга, «йомылырга» туры
киләчәк. Безнең үз тарихыбыз күрсәткәнчә (XVI-XVII йөзләрдә), мондый халәт өчен идеаль вариант—фундаменталистчыл рухта корылган җәмгыять.

Югарыда анализланган модельләр, аларнын катнаш вариантларын да исәпкә алып, татар җәмгыятенең алдагы көннәрдәге үсешенен чагыштырмача «чиста» проектлары гына. Реаль тормышта күпкә катлаулырак иҗтимагый үсеш юллары булу да мөмкин. Ләкин бу очракта. Татарстанның һәм татар милләтенең стратегик үсеш магистрален билгеләү өчен, ул юлның төп юнәлеше күрсәтелде. Әмма барлык сөйләнгән мәсьәләләр буенча бер синтез да кирәк булыр.

Киләчәк Россиядә төрки-мөселман милләте

Күренекле Америка галиме, милләтләр теориясе буенча белгеч Б. Андерсон үзенең бер хезмәтендә мондый фикер әйткән иде: «... Милләт ... һәм милләтчелек үзенә күрә аерым бер мәдәни артефакт ул». Безнен киләчәгебезгә шушы күзлектән чыгып караганда, хәлләр бүген никадәр генә авыр булсалар да, алда өмет чаткысы бар.

Чынлап та. татар тирән тарихи тамырлы мәдәнияткә ия. Әле ул бүген халкыбызга бөтенләе белән кайтарылып бирелмәсә дә, анын зур өлеше инде кулланышта. Нәкъ менә шушы мәдәни мирас безне цивилизацияле милләтләр рәтенә куя.

Россиянен үзе өчен татар факторы структура төзүче бер фактор булып тора. Россия дәүләтчелегенең һәм этномәдәни кырынын базис элементы буларак, татарлар бу илдәге төрки-мөселман цивилизацияенен—ә ул рус-христиан цивилизациясеннән бер ягы белән дә калышмый—иң әһәмиятле өлешен, анын умырткасын тәшкил итә. Алар, реформаторчыл рухтагы ислам тарафдарлары буларак. Россиядә һәм БДБ илләрендәге төрки-мөселман берлегенә демократик импульс бирә алучы көч булып торалар. Алай гына да түгел, татарлар дөньядагы либераль-исламчылык хәрәкәтен (ауроисламчылык. җәдитчелек) җитәкләп. Россиянең ауропачыл юнәлештәге дәүләт буларак позициясен дә көчәйтә алалар.

Шуңа күрә. Татарстанның Россия Федерациясе кысаларында статусы татарларның Ауроазиядәге аерым роленнан үсеп чыга. Соңгысы исә. элекке Советлар Союзы җирлегендәге төрки-мөселман берлегенең либераль-прогрессистлары рәвешендәге лидеры булу, дип формалаштырыла. Ләкин Россиянең бүгенге үзәк элитасында татарларның мондый ролен анлау юк. Моның берничә сәбәбе бар Ин әһәмиятлесе—татарларның бу турыдагы дәгъвалары ачык итеп белдерелмәгән һәм. ни кызганыч, оештыру ягыннан, шулай ук финанслау буенча, ныгытылмаган. Билгеле, мондый дәгъва әллә ни көчле янгырамый. Шушы халәтне исәпкә алып, татар элитасының хакимлек итүче өлеше өчен алга таба хәрәкәтнең берничә төп юнәлешен билгеләп була.

Россия Федерациясенең хәзерге сәяси үсеше һәм анын яна территориаль- административ төзелешкә күчү мөмкинлегенен артуы, төрки-мөселман зыялыларының һәм сәясәтчеләрен илдәге төркиләр арасындагы чын этномәдәни чикләр, төрки халыкларының консолидациясе төгәлләнү дәрәҗәсе турындагы мәсьәләләр тирәсендә уйлануга этәрергә тиеш. Шушы ук проблемалар БДБ илләре интеграциясе һәм кинрәк кысаларда үзара якынаю турында фикер туплаганда да алга килеп баса. Дөресен әйтим: киләчәкне лаеклы каршы алу өчен төрки-мөселманнарга милләт төзүгә карата совет чорыннан калган тар карашлардан чыгып күз салырга кирәк.

Инде бүген үк киләчәккә баруны башлау өчен яңа рухтагы тарихи хезмәтләр язу белән шөгыльләнә башлау зарур. Ул хезмәтләрдә безнең тарихыбыз коммунистчыл- большевистчыл идеологлар һәм сәясәтчеләр кисеп биргән милли «фатирлар» кысасыннан түгел, ә бәлки советтан соңгы пространствода яшәүче төрки- мөселманнарның язмыш берлеге позициясеннән чыгып яктыртылырга тиеш. Бу җиңел эш түгел, чөнки совет чорында һәм аннан да алда тудырылган кайбер милли мифлардан арынырга туры киләчәк. Әмма шушы юл гына безнең барыбыз өчен дә ин кулай юл.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында Казанда татарларга гына түгел.
ә бөтен Россия төркиләренә хезмәт итүче Халыкара милли университетның гаять кызыклы проекты басылып чыккан иле (авторы—Ю Шамилугыы). Әгәр дә бу проект тормышка ашырылса, советтан соңгы киңлектә яшәүче төрки-мөселманнарнын элитасы арасында интеграция реаль рәвештә тормышка ашырылыр иде.

Мәдәни адымнардан тыш сәясәт өлкәсендә дә хәрәкәт кирәк. Әйтик. Россиядәге төрки-мөселман халыкларының милли-мәдәни мохтариятләренен эшчәнлегендә тыгызрак координация вакыты җитте. Эшкә яраксыз «Россия халыклары ассамблеясы» урынына—ә ул оешма, гомумән, халыклар мәнфәгатендә төзелгән микән дигән шик бар—төрки-мөселман халыкларының гомум-милли (федераль) милли-мәдәни мохтариятләрен бер оешмага туплап, анын башкарма органын, финансларын, ижтимагый шурасын («парламентын») булдыру зарур. Илдә кабул ителгән милли-мәдәни мохтарият турындагы закон да мондый берләшүгә каршы килми.

Шулай ук, мөселманнарның регион оешмаларын берләштерүче үзәк органнарын Казанда җыярга тырышырга кирәк Яшәп килүче мөфтиятләр. аларнын берләшмәләре өстеннән корылган шура булдыру юлы ин кулае булыр иде Шушы гомуми проектка Казандагы Россия ислам университеты да бөтен төрки-мөселманнарнын үзәк йорты буларак кертелә ала. Соңгысы гаять әһәмиятле, чөнки бу уку йортында халыкларыбызнын рухи тормышларында мөһим роль уйнаячак дини элита хәзерләү барачак бит Әгәр дә алар бер-берсенен терсәген тоеп яшәргә һәм эшләргә өйрәнсәләр, алга таба төрки-мөселман милләте оешу активрак барыр иде

Ләкин әйтелгән барлык адымнар да илнен гомуми мәнфәгатьләре кысасында алып барылачак, алай гына да түгел. Россиянен үсешенә дә унай йогынты ясый ала. Әйтик, Федераль үзәк белән килешеп, чит илләрдәге ислам капиталын җәлеп итү өчен Казанда халыкара ислам инвестиция үзәге булдыру ил өчен начар булыр идеме? Шул нигездә Татарстанны, Россиядәге төрки-мөселман бергәлегенең алга киткән вәкиле буларак, глобаль финанс-икътисади системасына тоташтыру полигонына әйләндерү барса, ил моннан файда гына күрер иде Дөрес, андый проектны тормышка ашырган вакытта ислам капиталын җитештерүче буларак саклаучы механизмны булдыру гаять әһәмиятле Шуна күрә, бу очракта сүз инновация эшенә игътибар бирү, вак һәм урта кул җитештерүне үстерү турында барырга тиеш

Әгәр дә югарыда әйтелгән юнәлештә һәм кайбер башка тармакларда хәрәкәт башланса, берникадәр вакыттан илдә православ рус һәм башка цивилизацияләр вәкилләре белән тигез партнерлык кора алырлык, хәзерге замандагы белән чагыштырганда күпкә эрерәк булган төрки-мөселман бергәлеге (милләте) оешыр иде. Әгәр дә Россиянең алдагы үсешен күпмилләтле җәмгыять формалаштыру аркылы барачак дип күзалласак, мондый юл ил өчен бик тә файдачы булачак

Ләкин Татарстанның һәм Россиянен яна хачәткә күчүе хәлиткеч дәрәҗәдә торган бурычларны элита ягыннан аңлауга бәйле Шуна күрә Татарстанның сәяси элитасына, республикага берникадәр вакыт үзенә генә эш итәргә туры киләчәген исәпкә алып, мин төп игътибарны теләгән киләчәкне булдыруның интеллектуать төзелешенә юнәлтергә тәкъдим итәм. Ул яналыкларнын һәм аларны тормышка ашыруның тирән нигезләнгән сценарийлары белән генә түгел, ә ин сонгы чиктә алда әйтелгәннәргә «күчү» белән шөгыльләнүче югары дәрәҗәле менеджер технократлар, сәясәтчеләр, галимнәр һ. б. белән дә бәйле.

VIII бүлек

БӨТЕНРУСИЯ ХАЛКЫН ИСӘПКӘ АЛУ ҺӘМ СӘЯСӘТ'

2002 елгы халыкны исәпкә алу акциясе алдыннан илдә татар мәсьәләсенең фәнни-методик ягы буенча Казан һәм Мәскәү галимнәре арасында кискен дискуссия булды. Әйтергә кирәк, «татар проблемасы» федераль фәнни-статистик учреждениеләр тарафыннан шушы гомумдәүләт эше алдыннан төзелгән методологик конструкциянең «ныклыгын» тикшерү җәһәтеннән яхшы сынау булды Бу унайдан Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институтында эшләүче ’ Тулырак вариантын Ab Imperio ( 2002. V 4 235-24366 ) журналыннан карагыз
һәм федераль якнын карашларын
чагылдыручы фәнни хезмәткәр С В Соколовский язган, «Бөтен Русия халыкны исәпкә алуда «татар проблемасы»»2 исемле мәкалә игътибарга лаек, чөнки ул 2002 елгы Бөтенрусия халкын исәпкә алу вакытында—ә ул исә советлардан сон чорда булган исәпнен беренчесе булды—фән һәм сәясәтнең нинди чагыштырмада кулланылуны анларга ярдәм итә.

Бу чорда Татарстан ягыннан федераль учреждениеләр тәкъдим иткән халыкны исәпкә алунын методологик аспектларын шактый еш тәнкыйть итәргә туры килү сәбәпле, ул тәнкыйтьнең эчтәлегенә тирәнрәк тукталу кирәк, чөнки безнең позициянең, ягъни республика галимнәре һәм сәясәтчеләре карашларының, үзенең эчтәлеге һәм логикасы бар. Нәкъ шушы вакытта халыкны исәпкә алу алдыннан барган дискуссияләрнең эчтәлеге турында тулырак караш булдырырга һәм исәп беткәннән соң да федераль һәм республика яклары арасында башланачак үзара көрәшнен нинди юнәлешләрдә барачагы турында тирәнрәк күзалларга мөмкин булыр.

Билгеле, тарихи экскурстан башларга кирәк сүзне. Безнең фикеребезчә, ул экскурстан С. В. Соколовский фикереннән үзгә булган нәтижәләр һәм күзәтүләр алып була.

Татар этниясе мифмы, әллә чынбарлыкмы?

Бер анлатма бирү фарыз Этния (инглизча—ethnie)—фәндә, бигрәк тә инглиз телендәге терминнар белән эшләүче тармакларда, «халык» дигән төшенчәгә якын (ләкин ана бөтенләй үк тәнгәл булмаган) термин. Бу очракта без шушы аңлатманы кулланырга мәжбүрбез, чөнки татар этниясенен эчке структурасы катлаулы, аны «халык» һәм «милләт» дигән төшенчәләр белән генә биреп бетереп булмый.

С. В. Соколовский совет чорында, бигрәк тә XX йөзнең беренче унъеллыкларында булган халыкны исәпкә алунын методологик нигезләренә гомуми теоретик күзәтү ясаганда, «татар» дигән төшенчәнең «тарихи композит» булып, аның артында бердәм этниянен («халыкның») тормаганлыгын расларга тырыша. Мондый адекват булмаган төшенчә формалашуның сәбәбен ул «читтән караучы аермаучы карашның» булуында күрә.

Шушы тезиска охшаган фикерләр бу авторда гына түгел, башкаларда да күзәтелә, шунлыктан ул карашны ныклап тикшерү кирәк. Шул ук вакытта татар этниясенен формалашуы турындагы мәсьәләне читтә калдыру кирәк, чөнки бу турыда сүз булды инде. Шулай да, әгәр ул проблеманы тулырак өйрәнергә телүчеләр бар икән, аларга •Татары» (М., 2001) дигән фундаменталь китапны тәкъдим итәм.

Тулаем алган вакытта инде күптән билгеле—Көнбатыш Ауропада һәм Русиядә озак дәверләр «татар» дип төрекләрдән башка барлык төрки, кайбер очракларда, төрки булмаган халыкларны да атаганнар. Ләкин бу вәзгыятьнең татар милли этнонимы формалашуына мөнәсәбәте бик аз. Иң күп дигәндә кайбер дәверләр өчен Русиядә яшәгән халыкларның империячел классификациясе турында сүз алып барып була, шул гына. Ә XX йөз башында реаль вәзгыять менә мондый була: «татар» дип ил эчендә, кайбер нюанслар белән, дүрт төбәктә яшәүче халык атала—Идел- Урал буе, Кырым, Көнбатыш Себер һәм тарихи Литвада. 1\сия чикләреннән тыш Румынияда «Буджак татарлары» күренә.

Татар этниясе барлыкка килүне милли интеллигенция эшчәнлегенен нәтижәсе дип карарга омтылу булганда, анын «татар» исемен «консолидация коралы» итеп сайлап алуын алга сөргәндә, түбәндәге сорау туа: без бу фикерләүдә реаль чынбарлыкны бик нык гадиләштерүне күрмибезме? Әгәр дә «татар» исеме таралунынн географиясен карасак, мондый сорау барлыкка килүнен юкка гына түгел икәнлеге анлашылыр. Шунын өстенә, әгәр дә төптән уйлап карасаң, түбәндәге фундаменталь фактка барып төртеләсең: «татарлар» фәкать тарихи чыганаклардан урта гасыр дәвереннән Алтын Урда халкы варислары яшәгәнлеге билгеле булган төбәкләрдә генә «борынлый». Аннан соң, милли этноним сайлау—ә «татар» атамасы нәкъ менә шундый «гомумиләштерүче» категория булып тора—милли берлеккә

1 Ул мәкалә шул ук журналда басылды (карагыз: 207-234 66.)
нигез салучы атакайларга гына бәйле түгел. Билгеле, берникадәр дәрәҗәдә алардан да тора, ләкин эш шунда ки, ул «сайлаучылар» үзләре дә конкрет тарихи-мәдәни кысада булалар һәм аларнын гомуми этноним «кору» буенча эшчәнлекләре (ул атаманы «дистилляцияләү» юлы белән булдырылды дип әйтәсе килә) шушы конкрет мирастан чыгып алып барыла. Нәкъ менә шул мирас «татарныкы» булган да безнен очракта Нәрсә күз алдында тотыла сон? Менә нәрсә—ул мирас вакытлар узу белән үзгәрсә дә, анын үзенен бер инвариантлы үзәге, ягъни цивилизаиион төстәге үзенчәлеге, булган. Юкка гына төрки-мөселман тарихын һәм мәдәниятен бик яхшы белгән В В. Бартольд, XX йөз башларында «татар» исемен йөрткән берничә халык барлыгын таныса да. СССРда яшәүче барлык татар төркемнәренә карата «татар милләте» төшенчәсен кулланырга мөмкин дип санамаган. Бу категориянең эчтәлекле икәнлеген Кырым татарлары арасында әле күптән түгел генә төгәлләнгән шушы этник берлекнең исеме тирәсендәге дискуссия күрсәтә. «Кырым татары* (Кырым татарлары. Кырым татар халкы) яисә «кырымлы» (кырымлы. Кырым халкы) булу турындагы мәсьәлә көн тәртибенә баскач, ахыргы карар гомуммилли этноним булган «Кырым татары» атамасы файдасына булды. Ьәм Кырым татар идеологлары белән сәясәтчеләре нәкъ шушы этноним артында үътәренен бөтен тарихлары торуын тулаем аңлыйлар: дискуссиядә катнашучыларның берсе әйтүе буенча, «шушы «татар» дигән этник идентитетлык яшәгәндә... [безнен| бабаларыбызнын бөек мирасына мораль хакыбыз бар», ә ул мирас «мифик түгел—анын шактый ачык географик, икътисади, сәяси һәм мәдәни чикләре бар* Кырым тагарларынын хәзерге хәлләрен истә тотканда бу фразаны яхшы аңларга мөмкин

Әгәр инде тикшерелә торган мәсьәләгә конкрет килсәк. 1926 елгы халыкны исәпкә алу нәтиҗәләреннән үзен «татар» дип исемләүче шактый эре этния барлыгын күрәбез. Әгәр дә анын составыннан Кырым татарларын төшереп калдырсак—ә совет дәверендәге сәяси карар нигезендә СССРдагы «татарлар» составына Кырым татарларын кертеп санауны Татарстандагы сәясәтчеләр һәм галимнәр өнәмәделәр— ул этник берәмлекнең 1926 елдагы саны 2.74 млн. кешегә житә. Ә 1926 елны үзен башка этник атама сайлап та. соңыннан татарлар эчендә исәпләнүчеләрнең саннары 352,1 меңгә житә. Шулай итеп. 1920 елларда татар этниясенә теге яки бу рәвешле катнашы булганнарның 88,6 проценты үзләре өчен «татар» исемен сайлап алган булып чыга. Шушы вакытта татар этниясенен реаль яшәүе турында сөйли түгелме сон бу факт? Хәтта ул чорда татар исемен сайламаучылар буенча да «соңгы карар» чыгару иртәрәк, чөнки өстән-өстән генә фикер йөртүчеләр уйлаганча гади мәсьәлә түгел бу.

Шул уңайдан 1926 елгы исәпнең методик якларына игътибар итәргә кирәк С.А. Соколовский дөрес күрсәткәнчә, әле шушы исәп башланганчы нинди «халыктан/милләттән» булу турындагы сорауның эчтәлеге буенча фикер каршылыклары була. Ләкин ул ошбу мәсьәләне караганда фәнни әдәбиятта бу хакта сүз булса да. анын бер әһәмиятле ягын төшереп калдырган Галимнәр арасында «милләтләрнең бер-бер артлы үзбилгеләнү нәтиҗәләрен» беркетү тарафдарлары белән бергә бүтән төрле фикердә торучылар—«халыкнын этнография яисә кабилә составы картинасын» күрсәтү тарафдарлар да бар иде. Ахыр чиктә «шәхси листокта» (сораган вакытта анкетаның 4нче соравы) нинди «халыктан» (народность) дигән формулировкада тукталсалар да, ул сорауны анлату үзенчәлекле булды бу сорау халыкнын «кабилә (этнография) составын ачыклау ихтыяҗы булуын ассызыклау өчен куелды» Әлеге проблемага кереп китмичә (анын башка нечкәлекләре лә бар), нәтиҗә өлешенә күчик: югарыда күрсәтелгән 4нче сораунын трактовкасы нинди «халыктан (милләттән) икәнлекне «этнографик» («кабилә») билгеләмәсе белән бутады Халыкны исәпкә алу өлкәсендә югары квалификацияле белгеч булган галим—С. И Брук (минем укытучым) шушы буташтыруның нәтиҗәсе турында икенче бер күренекле тарихчы—демограф В М Кабузан белән уртак басмада ап-ачык итеп әйтте—анын фикеренчә. шушы методик ү зенчалек аерым халыкларның саннарын арттырып кына калмады, ә «күп кенә этнографик төркемнәр булган этник берәмлекләрне» мөстәкыйль халыклар итеп күрсәтте. (Карагыз: Советская этнография. 1982. №5-16 б.) Хәзер С В Соколовскийга кушылып
иске совет этнографиясе башлыкларын (
Ю В Бромлейны, С. И Брукны, Һ. б) бәлки тәнкыйть итеп буладыр ( шулай да моны эшләү өчен аргументлар кирәк), чөнки алар ул заманнарда халыкны исәпкә алу чорларында сәясәттә катнаштылар, шул исәптән, милләтләрне «зурайту» сәясәтендә дә. әмма, моңа карап 1926 елгы исәпнең методик яклары турындагы бәяләү үз көчен югалтмый—ул чынлап та исәпкә алунын нәтиҗәләрен «этнографияләштерде»! Шуна күрә. 1926 елда татарлар эчендә саналмыйча аерым этнияләр буларак бүленгән төркемнәр чынлап та шундый булганнар дип уйласак, без нык ялгышырга мөмкинбез. Шуның өстенә. бу халыкны исәпләүгә әзерләнгән методик материаллар, С.В Соколовский аларны төшереп калдырса да. югарыда ясалган нәтижаләрне куәтлиләр

Әйтик, типтәрләр турында 1926 елгы халыкны исәпкә алуны оештыручылар түбәндәгедән чыгып эш итәргә тәкъдим иткәннәр: аларнын «нинди халык (народность) икәнлекләре төгәл билгеләнмәгән». Шушы инструкциядән чыгып Башкортстан Үзәк статистика идарәсе РСФСР Үзәк статистика тарафыннан расланган инструкциягә таянып эш итәргә тиеш була. Ә анда түбәндәгечә әйтелгән: «... типтәрләрнең халык (народность) булмауларын истә тотарга кирәк, алар төрле халыклар кушылу нигезендә барлыкка килгән төркем. Шуңа күрә, әгәр дә хисапланучы үзен типтәр дип атаса, санаучы аңа өстәмә сораулар биреп ачыклый—ул башкорт, татар, мешеряк. чуаш, мари, мордва, вотяк түгелме дип. Конкрет җавап алынгач, кәгазьдә ике өлештән торган атама языла: «типтәр-башкорт». «типтәр- вотяк» һ. б. Әгәр дә бөтенләй җавап алып булмаса—ә андый хәл ул чыккан халыктан бөтенләй аерылган очракта булырга мөмкин—кәгазьдә бер генә билгеләмә ясала—«типтәр».

Нәтиҗәдә, бу халыкны исәпкә алу материалларында «өстәмә рәвештә билгеләүгә таянып төгәл милли атама аркылы төрле рубрикаларга таратылмаган» аерым бер •калдык» кына типтәрләр (барлыгы 22,3 мен кеше) булып йөри. Бу мәсьәләне тулаем тикшергәндә Т. И. Семенов башта «типтәрләр исеме астында сословие төркеме вәкилләре күз алдында тотыла», ди. Аннан соң галим болай дип тә әйтә: бу төркем вәкилләренең этник йөзләре «тел турындагы мәгьлүматләр аркылы билгеләнергә тиеш» Шуннан соң ул йомгак ясый: «. .. 22,3 мен типтәр, күрәсең, тел буенча (типтәр теле) «башкалар» рубрикасына кертелгән ачыкланмаган «калдык» булса кирәк». Әмма тел мәсьәләсе буенча ихтирамга лаеклы галимебез ялгыша— Башкортстан АССР архивларындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, ул исәп буенча «типтәр* дип язылучыларның күпчелегенең туган теле татар теле була (БР Милли архивы, ф. 472. оп. I. эш 572). Безнең фикеребезчә. 1926 елны «типтәр халкы» барлыккак килүдә төп рольне бу очракта этнографик—«кабилә» билгесе кебек сакланучы сословие үзаны уйнаган. Аның шулай икәнлеген типтәрләрнең бер төбәктә булмыйча, таралып утырулары да раслый (Уфа кантонында—6278 кеше. 4 волостьта; Бөре кантонында—8348 кеше, 8 волостьта; Тамьян-Катай кантонында— 5703 кеше. 1 волостьта, Бәләбәй кантонында—1633 кеше, 5 волостьта; Эстәрлетамак кантонында—428 кеше. 2 волостьта).

Хәзер сүз мишәр «халкы» турында. Бу «халык», 1926 елны, билгеле булганча, ике төбәктә—Пенза губернасы (100 меңнән артыграк, ләкин аларнын 40 меңе урыс мешерасы) һәм Башкортстан АССР (137,9 мең) кысаларында күренә Сонгыларына карата сословие факторы йогынтысы булуын уйласак та (исегезгә төшерәм. Урал буйларында мишәрләр типтәрләр төсле үк аерым сословие вәкилләре буларак жир биләү буенча өстенлекләргә ия булганнар һәм шул сәбәптән совет чоры колхозлаштырылуына кадәр бу яктан алар башка крестьяннардан аерылып торганнар). Пенза мишәрләренә карата мондый фикерне әйтеп булмый Шуна күрә, бу очракта «этник» як та булган дияргә туры килә. Ләкин шул якка игътибар итәргә кирәк мишәрләрнең саннары XIX йөз ахырына 600 меңнән дә ким булмаган, шулай булгач. 1926 елда үзенең нинди «халыктан» икәнлеген күрсәткәндә аларнын күпчелеге «татар» булып язылган булып чыга. Шуның өстенә. бөтен мишәрләр дә үзләренен туган телләре дип татар телен атаганнар. Шулай итеп, бу вәзгыятьтә 1920нче елларда аерым мишәр «халкы» булган дип әйтү өчен гадәттән тыш зур кыюлык кирәк. Әле бит көнбатыш (мишәр) диалектының урта диалект белән бергә
хәзерге татар әдәби (милли) телне барлыкка китерүдә
катнашканлыгын да истә тотарга кирәк.

Керәшеннәр (керәшен татарлары) буенча 1920нче елларда Т. И. Семенов әйткән белән чикләнергә мөмкин булыр иде. Ул исә болай дигән: «... «керәшен халкы» (керәшен татарлары) дип атау—төгәл булмаган билгеләмә». Мәсьәләгә болай караганда, шул ук фикерне Нугайбәкләргә карата да әйтергә мөмкин—алар бит казак сословиесенә кереп башка керәшеннәрнең бераз аерылган төркеме генә. Ләкин чынлыкта керәшеннәрнең татар-мөселман өлешеннән читләшүе шактый зур булган, шуңа күрә дә элегрәк ул төркемне татар этниясе эчендәге субконфессиональ төркем буларак карау кирәк дигән караш әйтелгән иде. Бу мәсьәләгә күбрәк тукталу мөмкин булмау сәбәпле, берничә фикер генә әйтеп китик. Беренчедән, татарлар белән керәшеннәр арасында тел һәм мәдәният ягыннан уртаклык күзәтелә. Икенчедән. XX йөз башларында керәшеннәрнең массакүләм ислам динен кабул итүләре була—ул чорда керәшеннәрнең яртысы диярлек мөселманлыкка чыга. Өченчедән. 1920нче елларда Татарстан җитәкчелеге фактик яктан «керәшен проблемасы» булуын таный һәм шушы үзенчәлекле төркемгә карата аерым сәясәт булдырып, аны тормышка ашыру өстендә эшли. Бу проблеманың бөтен катлаулылыгын истә тотып. XX йөзнең башлангыч унъеллыкларында керәшеннәрнең татар этниясенен мөселман өлеше белән консолидацияләшүе төгәлләнмәгәнлеген танырга мөмкин булыр иде Ләкин. Т.И. Семеновка кушылып, керәшеннәргә карата «халык» (народность) төшенчәсен куллануга без каршы. Шул исәптән, әйтелгән фикергә тагы бер факт этәрә: Русия ФА Этнология һәм антропология институты вәкилләре әле күптән түгел генә Татарстанда керәшеннәр яшәгән районнарда булып, анда «керәшен» булырга теләүчеләр белән беррәггән «керәшен татарлары» исемен кабул итүчеләрнең дә булганлыгын расларга мәҗбүр булдылар. Ә инде 2002 елгы халыкны исәпкә алу вакытында керәшеннәрнең саны РФ буенча 25 меңнән артмады (шунын 18 мене—Татарстанда). Димәк, барлык керәшеннәрнең 90 проценты үзен татарлар эчендә дип хис итә.

Аннан соң, татарлар этниясенә карата булган С. В. Соколовский позициясенең тагы бер зур кимчелеген күрсәтми булмый. Эш шунда ки. ул XIX-XX йөзләр чикләрендә татарларда милли мәдәният, шул исәптән, анын «югары» катламы да. формалашканын танырга теләми. Әйтелгәнчә. 1917 елга кадәр бу мәдәниятнең кайбер «югары» катламга караган өлешләре әле өлгереп җитмәгән булсалар да (алар соңыннан Татарстан эчендә беркадәр импульс алалар), ул мәдәниятнең булуын, аның Себер һәм Әстерхан татарларында таралуын танымыйча мөмкин түгел (ул мәдәният башкортларга һәм күпмедер дәрәҗәдә казахларга да хезмәт итә). Ә мондый «югары» мәдәният булу дөньяда танылган теоретик хезмәтләрдә милләт оешунын төп билгеләренә кертелә. Әйтергә кирәк. Себер һәм Әстерхан татарларын бердәм татар этниясенә кертеп карау, башка сәбәпләрдән тыш. шушы уртак мәдәни-информацион системага аларнын «интеграцияләшүе» белән дә аңлатыла.

Чынлыкта хәзерге заман татар этниясенен (татар милләтенең) нигезен нәкъ менә шушы милли мәдәният тәшкил итә дә. Ул мәсьәленен шушы фундаменталь ягыннан читләшергә тырышу билгеле бер позицияне чагылдыра һәм ул—сәяси позиция

«Татар мәсьәләсенең» сәяси ягы

«Татар проблемасының» хәзерге аспектына күчкән вакытта С. В. Соколовский белән килешмәүнең берничә принципиаль моментын күрсәтү кирәк Башлап, билгеле, бу халыкны исәпкә алу чорында кулланылучы «милләтләр исемлегенә» кертелгән яңалыкларның «беренче дәрәҗәдәге максатын» гражданнарның этник һәм тел идентитетлыгын мөстәкыйль сайлап алу хокукын тәэмин итүдә» күрү Шушы уңайдан РФ Конституциясенә нигезләнү күзәтелә (26.1 маддәсе). Анда мондый юллар бар: «һәркемнең үзенең милләтен билгеләргә һәм күрсәтергә хакы бар» Ә бу автор тарафыннан аерым төркемнәр ягыннан үхзәрен мөстәкыйль булырга омтылышларын аренага «чыгару» механизмы түбәндәгечә тасвирлана берләшмәләр үзләренең «законлы вәкилләре» аркылы хөкүмәткә, президентка һәм башка рәсми
оешмаларга аларны аерым «исәпләү категориясе» буларак тану турында мөрәҗәгать итәләр.

Бенен фикеребезчә, мондый позициядә берничә бәхәсле як бар Әйтик. РФ Конституциясенең 26.1 маддәсе өстән-өстән караганда гына бик тә үтә күренмәле булып тоела. Чынлыкта, әгәр дә төркемнәрнең «үзбилгеләнүе» инде «законлаштырылган» русияле халыкларның коллектив хокукларына кагыла башлый икән, шунда ук мондый «идентификация» сайлау актынын бер дә гади түгеллеге ачыклана. Фикеребезне аңлатып китик. С. В. Соколовский керәшеннәр барлык татарлар эченнән «чыгып* киткәннән сон Татарстанда татарның гомуми саны кимеп, алар чагыштырма рәвештә булса да, милли азчылыкка әйләнәләр (моннан килеп чыгучы башка нәтижәләре белән).—дип күрсәтүе мондый «бүленеп чыгунын» шунда ук сәяси күренеш булуын ачыклый. Аннан сон. сорау туа: һәрбер төр төркемнәр дә этния булып үзбилгеләнә аламы? Ни өчен мондый сорау туа дисәгез, исегезгә төшереп китик: 2002 елгы исәп вакытында, кайбер мәгълүматләр буенча, илдә «инклар», «скифлар», «папуаслар», «марсианнар», «хоббитлар» һ. б. барлыгы билгеле булды. Журналистлар язганча, аларнын кайберләренең саны Русиядәге аз санлы халыклардан күбрәк булып чыкты. Билгеле, моның ише «үзбилгеләнүдән» сон конкрет дәгъвалар ишетелмәсә. бу нәрсәләргә шаяру дип карап булыр иде. Әмма. Татарстандагы «болгарлардан» күренгәнчә, эш гел алай тормый—соңгылары «болгар» булып теркәлеп алганнан сон Милли-мәдәни ассоциацияләр бинасында урын даулый башладылар һәм анын белән генә дә чикләнмәделәр. Ә болары инде, табигый, акча тәлап итә.

Чынбарлыкта төркемнәр этния статусында «үзбилгеләнгәч», аннан башка нәтижәләр дә килеп чыга. Ә алар турында исәп тирәсендә политтехнология белән мәш килүче мәскәүлеләр уйламыйлар, яисә ул турыда ачыктан-ачык сөйләшергә теләмиләр Мәсәлән, күз алдына китерик—Себер татарлары этносы «төзелде» ди Моңарчы Көнбатыш Себердәге татарларның мәдәни ихтыяҗларын Татарстан канәгатьләндерә иде (дәреслекләр, видео-, аудиоматериаллар. концертлар һ. б ). Искәртеп китик—бу эш Татарстанның үз бюджеты хисабына башкарыла, һәм ул гына да түгел: кайбер очракта бу булышлык үзебезнең «бертуган» диаспора хисабына да башкарыла. Әгәр дә кем дә булса читкә җибәреләсе мәдәни байлыкларны туплау бик җиңел дип уйласа, татар гәҗитләренең берсендә басылган түбәндәге игъланга карасын. «Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты Россия регионнарындагы татар мәктәпләре өчен халыктан дәреслекләр һәм матур әдәбият жыя» Хәзер күз алдына китерик: Татарстан «бүленеп чыгучыларга» мәдәни, белем бирү һ.б. кыйммәтләрне җибәрүдән баш тартты ди. Бу очракта аерылганнарны ни көтә? Ике альтернатива бар алар өчен—бик тизләп үзләренең «югары» мәдәниятләрен булдыру—билгеле, бусын тиз арада булдыру икеле, яисә, башка мәдәнияткә барып сырышу—безнең шартларда төп халык—урыслар мәдәниятле булачак инде ул. Монын нәрсә белән бетәчәген бик тәфсилләп сөйләп тору кирәк түгелдер.

Шушы уңайдан әйтергә кирәк—бердәйлекләр исеменнән, аларнын «законлы» вәкилләре булуларын игълан итүчеләрне тынлап теге яки бу төркемгә «исәпкә алу категориясе» бирү турында карар кабул итү үтә дә җиңел акыллылык булыр иде. Әле күптән түгел генә В.А. Тишков әфәнде хәтта Бөтендөнья татар конгрессы турында да—ә ул сайланган оешма, анын урыннарда сайлау турында беркетмәләре бар—ул бары тик «иҗтимагый коалиция» яисә «этноҗыелыш»,—дип әйтте һәм анын татар халкы исеменнән сөйләү хокукын инкарь итте. Ә бит шушы әфәнде җитәкләгән Этнология һәм антропология институтына килеп, анда «вәкил» булып «милләтләр исемлеген» төзүдә үз таләпләрен күтәрүчеләр БТК кадәр дә легитим түгелләр! Мәсәлән, керәшен милли-мәдәни җәмгыятьләренә сайлаулар ничек барганлыгы абсолют ачык түгел. Аннан сон. ул җәмгыятьләрнең вәкилләре арасында кем булып—керәшенме, керәшен татарымы—үзбилгеләнү турында уртак фикер юк.

Чынлыкта шул ук хәл Себер татарларында да күзәтелә. С. В Соколовскийнын Себер татарларының «Бараба» (себерчә—Параба). «Тара», «тоболлык», «туралы*, «эушта» һ. б. төркемнәренең «вәкаләтле* съездларында үзләренең «аерым саналу хокукларын яклап» чыгулары турында язганын укыганда, көләсе килә башлый. Ни
өчен дисезме? Беренчедән, күрсәтелгән төркем вәкилләренең бернинди съездлары да булмаган—ул бүленешләр турында инде ин карт Себер татарлары да бик аз хәтерлиләр (бу турыда белгеч буларак сүз әйтәм, чөнки Көнбатыш Себернен күп төбәкләрендә этнограф буларак эшләргә туры килде). Икенчедән, бу региондагы төрле төбәктә яшәүчеләрнең күп өлеше беркая да «аерылып чыгарга» җыенмый Әйтик, Омск өлкә милли-мәдәни мохтарияте мондый «аерымлануга» 2002 елны каршы чыкты. Еш кына мондый карар җирле татарларнын читтән күчеп килүчеләр белән катнашып беткәнлегеннән дә килеп чыга. Әйтик, Себер татарлары буенча белгеч булган этнограф Н.А. Томилов үз вакытында күрсәткәнчә. Томск өлкәсе татарлары арасында «чиста» төркемнәр яртыдан кимрәк, катнашлар—24 процент тәшкил итә, ә Идел-Урал татарлары—шул кадәр үк. Шул ук картина Новосибирск өлкәсендә яшәүче бараба татарлары арасында да—катнашмыйча «чиста* калучылар монда 44 проценттан кимрәк, башкалар исә «метислар». Билгеле, мондый «метислашу» нәтиҗәсез калмый. Әйтик, бараба татарлары теле буенча белгеч булган Л В Дмитриева, 1950нче елларга караган. Бараба татарлары телен тасвирлаган язмаларында бер җирле татарның түбәндәге сүзләрен китерә: «... Барабалар Русиялан килгән татарлар белән катнашу сәбәпле, аларнын телләре бер булды». Билгеле, бу тикшерүчене «пантатаризмда» гаепләү авыр, нәтиҗә исә бик тә конкрет—Көнбатыш Себердә яшәүче төрле төркем татарлар арасындагы диалекталь аермалыклар XX йөзнен урталарына нык кына «юылган» инде. Искәртик. Л. В Дмитриева бараба татарларының тел үзенчәлеклерен тасвирлаганда мондый баш куя: «Бараба татарларының теле», ә мәкаләсенең эчтәлегендә әйтә—«татар теленең Бараба диалекты, Бараба сөйләше» Билгеле, бу очракта С. В. Соколовскийга караганда этник вәзгыять лингвистка күбрәк күренә.

Инде китерелгән мисаллар «татар проблемасының» 2ОО2нче елгы халыкны исәпкә алуга хәзерлек вакытында һәм барышында сәяси ягы барлыгын раслау өчен җитәрлек булыр иде. Әмма бу фикерне куәтләгән тагын ике мисал китермичә булмас.

Этнография һәм антропология институты директоры В. А. Тишков биргән бер интервьюдан күренгәнчә, ул вакытта РФ президенты булган В В Путинга Патриарх Алексий исеменнән «халыкны исәпләү вакытында керәшеннәрне аерым халык итеп тану турындагы үтенеч» язылган хат юллана, һәм илнен ин дәрәҗәле этнографы ул турыда болай дип белдерә: «Үзегез аңлыйсыздыр, Патриарх РФ президентына мөрәҗәгать итсә, бу бик мөһим Моны исәпкә алмыйча булмый.»

Икенче мисал. РФ Дәүләт статистика комитеты тарафыннан расланган (171 нче карар, 02.09.2002) «Милләтләр һәм этник атамаларның исемлеге» дип аталган документта кайбер «сәерлекләр* бар—анда «керәшен» атамасы бар. шулай ук «крешенцы», «крещеные» да каралган, ә «керәшен татарлары* юк! Ничек инде бу очракта сәяси заказ булу турында уйламыйсын ди? Алга таба, әйтелгән документта, сез ничек кенә эзләсәгез дә, «татар телле башкортлар» дигән позицияне таба алмассыз. Шул ук вакытта анда нинди генә «типтәрләр» юк: гади «типтәрләр*, «татар-типтәрләр». «башкорт телле типтәрләр», «башкорт-типтәрләр» Ә бит 1989 елгы халыкны исәпләү вакытында Башкортстанда (180 меңгә якын) һәм күрше төбәкләрдә дә татар телле башкортлар яшәп ятканнар. Ни өчен шушындый хәл туа соң? Уйлап карасаң, «Алфавит исемлектән» татар телле башкортларны алып ату Башкортстан җитәкчеләренә ярау өчен эшләнмәдеме икән дигән фикер килә башка Әллә тагы берәр сәбәп бар микән монда? Инде татарларнын үзләрен генә алсан, бу «Алфавит исемлектә» хәтта 45 позиция табабыз—аларнын кайберләре мөстәкыйль этнияләр буларак язылганнар: «татардан* һәм «Кырым татарларыннан» тыш бу •Нугайбәкләр». «Себер татарлары», «керәшеннәр», «карагашлар* һәм «чулымлылар» Дөрес, бу исемлекне укыганда шундый авырлык турында уйлыйсын—Этнология һәм антропология иституты хезмәткәрләре исәп алу беткәч, «керәшен татарлары» дип язылучыларны кая куярлар микән, ә аларнын саны аз булмады (хәзер төгәл әйтеп була—шушы исем астында 25 мен кеше язылды) Ничек итеп «керәшен татарларын» мөстәкыйль «керәшен халкы» итеп булыр икән9

Язманың бу өлешен төгәлләү алдыннан 2002 елгы халыкны исәпкә алу вакытында Мәскәү ягынын бер ачык хакыйкатьне танырга теләмәвен әйтергә
кирәк—гомуммилли идентитетлык (үзаң) артында ахыр чиктә хәзерге заман татар «югары» мәдәнияте тора. Юкка гына С.В. Соколовкий әфәнде бер милләткә караучы «кешеләр берлегенең ихтыяҗы (тел. дини, мәдәни яктан бер төрле булу) турындагы» карашны тәнкыйтьләп язмый. Бу очракта ул. күп кенә башка федераль органнарның вәкилләре шикелле үк, милли этнонимнан баш тартып башка идентитетлыкка күчү, гомуммилли мәдәнияттән баш тартып (аннан сон инде жирле мәдәният «этнографияләтә») яисә (һәм анын белән бергә) башка мәдәнияткә күчү куркынычы булганын танымау юлына баса. Ә татарларның исәп вакытында гомуми бер этник берлек буларак исәпләнә алу хокукын алга сөргән Татарстан ягы татарларның РФ эчеңдә дәүләт төзүче халыкларның берсе булуын (бу факт ил эчендә «татар» билгеләре булган республика яшәвендә дә чагыла), ягъни аларнын. башка халыклар белән бергә, шушы федератив дәүләтне барлыкка китерүче «күпмилләтле халык» эченә керүләрен күз алдында тотты. Аерым радикаль «конструктивистлар» тели дип бу дәүләтнең нигезен җимерү дөрес булмас. Безнен фикеребезчә. 2002 елнын 30 августында Казанда РФ президенты В.В. Путин БТК делегатлары белән очрашудан сон аерым бер документка кул куеп (бу шул ук елнын 8 Октябренда булды), югарыда әйтелгәнне тирән аңлавын күрсәтте. Чөнки ул документта мондый юллар бар: «Гомуми урта белем бирү стандартларын эшләгән вакытта белем бирү учреждениеләрендә Русия халыкларының телләрен һәм милли мәдәниятләрен өйрәнү (теләүчеләр өчен) мөмкинлеген булдырырга». Әгәр дә мәсьәлә шушы рәвешчә куелса, шунда ук «югары» милли мәдәниятнең кирәклеге алга чыга. Ә инде мондый мәдәният бар икән, аны йөртүченең исеме дә булмыйча калмый. Шуна күрә, аерым этния буларак татарлар бар һәм булачак. Әгәр дә кемдер бу берлектән «чыгып китәргә» уйлый икән—рәхим итсеннәр, татарлар берәүне дә көчләп тотарга җыенмыйлар үз берлекләре эчендә.

Соңгы сүз

2002 елны үткән халыкны исәпкә алуга әзерлек вакытында һәм аннан сон барган кайбер дискуссияләр дәвамында мондый, дәүләт кимәлендә алып барылган акцияләрнең сәяси ягы барлыгы ачылды.

Шуна күрә дә белгечләр халыкны исәпкә алуда «конструкцияләү» элементлары барлыгын (ул «халыклар», «телләр» исемлекләре төзү, төрле ведомстволар өчен эшләнгән кулланма-инструкцияләр булдыру аркылы алып барыла) элек-электән искәртеп килделәр. Билгеле, милләтләр эчендә барган этник, сәяси һәм мәдәни процессларны да истә тоту кирәк. Чынлап та. 1980 елларда ук татар милләте эчендә яңарыш чоры белән бәйле төбәкчелек үсеше башланды. Беренче чиратта ул этнорегиональ үзаң (Көнбатыш Себердә, Әстерхан өлкәсендә һәм кайбер башка төбәкләрдә) үсү һәм этноконфессиональ үзан (керәшеннәрдә. Нугайбәкләрдә) ныгу белән аңлатыла. Татар милли берлегендә башланган дезинтеграция процессының тарихи сәбәпләре барлыгы ачык. Алар турында инде сүз алып барылды. Ләкин төп сәбәп—Татарстанда тупланган милли үзәк белән читтәге татар төркемнәренең совет чорында мәдәни-мәгьлүмати багланышлары йомшау. Беренче чиратта андый тискәре тенденция шул чорда алып барылган партия-дәүләт сәясәтенә бәйле. Ул сәясәт милләтнең этномәдәни бердәмлеген бетерүгә юнәлдерелгән иде. Күрсәтелгән гаять тискәре тенденциянең тагы бер алшарты—1940нчы елларда Татарстанда милли тарихны тар бер кысада—республика чикләрендә һәм татарлар барлыкка килүенең «болгар» теориясе кысаларында язу. Бу шулай ук партия органнары басымы астында эшләнде. Нәтижәдә. читтә яшәүче татарлар тарихы—күп очракта алар башка төбәкләрдә гасырлар буе яшәп, шунда формалашкан иделәр—«Татарстан АССР тарихы» эченә сыймыйча, бөтенләй милли тарихтан төшеп калды. Ә милли ан үсеше башлану төрле төбәкләрдә жирле тарихка игътибарны көчәйтте. Казан ягыннан тиешле тирәнлектә язылган тарих булмау сәбәпле, еш кына жирле тарихны язу анда яшәүче төркемнәргә аерым легитимлык бирә башлады Бигрәк тә кайбер региональ дәрәҗәдә эшләүче рус һәм татар галимнәренең теге яки бу төбәктәге төркемнәрнең тарихын, этнографиясен башка татарлар белән булган тарихи.
мәдәни, тел ягыннан килгән бәйлелекләрне күрсәтмичә, аларнын гомуммилли мәгълүмаги-мәдәни кырдагы урыннарын билгеләмичә эшләүләре шундый нәтижәгә этәрде. Дөресен әйтергә кирәк, Татарстандагы кайбер галимнәр дә, үзләренен ялгыш концепцияләреннән, тар фикерлекләреннән чыгып, бу тенденцияне көчәйттеләр

Шулай итеп, соңгы ун-унбиш ел эчендә барган милләт эчендә күзәтелгән таркаулык катлаулы бер ижтимагый сәяси процесс булып тора. Аны әле ныклап өйрәнеп, ул хәлдән чыгу юлларын аныкларга кирәк.

Ләкин бүген шунысы ачык: татарлар, РФдә яшәүче башка халыклар белән бергә, ул Федерацияне оештыручылар буларак, бер милләт булып танылырга хаклы, һәм безнен милли берлегебез алга таба үсүебезнең ин әһәмиятле алшарты булып тора. Ә инде РФ төзүдә катнашкан милли берлек буларак, татарлар, халык исәбенең нәтижәләрен билгеләгәндә, бер гомуми этник берлек (милләт) буларак саналырга хаклы. Ә инде теге яки бу татар этник төркеме үзбилгеләнергә тели икән, аны милләт эчендә дә эшләп була. Ул очракта мондый төркемнәр РФнен үзәк фәнни һәм статистик органнарына үз позицияләрен төгәл һәм тулы килеш җиткерергә тиешләр Милли җәмәгатьчелек исә андый позицияләр турында белергә хаклы Әгәр дә шушы катлаулы процесста ижтимагый оешмалар, дәүләт органнары һәм фәнни оешмалар бергә-бергә хәрәкәт итсәләр, барлык килеп чыккан мәсьәләләрне артык сәясәтләштермичә хәл кылу мөмкин булачак.

Реклама