Логотип Казан Утлары
Хикәя

СУ ЕЛМАЙГАЧ...

...Алмаганнар. Калдырганнар. Әйтмәгәннәр. Имеш, Дилә үзе сорашып йөрергә тиеш булган. Кая булсын инде, жыр ансамбленә! Мәдәният Йортында классташлары арасында “колагына аю басмаганнарга” яна жыр өйрәтәсе иделәр. Сабантуйга инде! Дилә ничә яшьтән сәхнәгә чыгып җырлап йөри. Юк шул, ансамбльгә алмаганнар. Алты кыз берләшкәннәр дә. җырны сайлап, өйрәнеп үк куйганнар Бүген ипигә дип кибеткә төшкән иде, шунда белеп кайтты Классташы Римма сөйләде. Үзе дә "җырчылар” исемлегендә ул. Нишләп белешмәдең сон, кая йөрдең, дигән була. Үзе дә белә бит инде югыйсә Диләнең өч көн Казанда булып кайтканын! Гарьләнде, бик гарьләнде кыз. Бөтен ачуын эченә кысып көчкә түзде. Бар уйлаганын кычкырып, ызгышып китәсе килсә дә, түзде.

Ә ул ничегрәк тезелеп басасыларын да. ничегрәк киенәселәрен дә күзаллый башлаган иде бит! Имеш, үзенең ал тасмаларын һәрберсенә биреп торыр, аякларына ак туфли килешер, бәйрәм рухы өстәр өчен шарлар аласы булыр.. Юк инде. Сабантуйга өч көн кала мин дә җырлыйм әле дип соранып йөрмәс Горурлык дигән нәрсә дә бар бит әле дөньяда! Ул гына да түгел, гарьләнә. Ничек гарьләнмисең инде, бас, кызым Әпипә дигәндә дә көйнең ике җирендә ялгышкан Гөлгенәне алсыннар да, озын халык җырларын да өйрәнеп маташкан Диләне калдырсыннар әле Яра- а-ар, калдырсалар! Үзләреннән дә шәп итеп берүзе җырлар ул Сабан туенда. Менә карап торырсыз!

Кибеттән кайткач, ярты сәгатьләп бакчаларында утырды кыз. Зур гына су савытлары бар анда. Шул суга карап утырса, ачуы да. арыганы да басыла Диләнен. Әнә. җилнең итәкләре тиеп киткән саен нәни дулкыннар ясап тирбәлә, кояшның һәр нурын үзендә чагылдырып җемелди су. Тукта! Елмайдымы? Тукта, дим! ЕЛМАЙДБ1! Су! Гап-гади су ЕЛМАЙДЫ! Ничек инде? Сумы? Әллә юләрләнәсеңме? Точно, китеп барасың син Юк-юк, елмайды бит! Әллә ничек кенә, көтмәгәндә, җилнең тынып торган чагында(!), дулкыннары белән җыелды да, елмайды! Түгәрәкләнеп килгән күзләре, почыкланып күтәрелгән борыны, җәелеп елмайган иреннәре! Нәкъ шулай, ел-май-ды! Ышанмыйсынмы9 Чын әйтәм сиңа, гап-гади, юк. серле һәм җанлы су һич көтмәгәндә күзгә карап елмайды! Елмайды!!! Тәннәр чемердәп куйды. Көтелмәгән елмаю, көтелмәгән җан. көтелмәгән дус! Димәк, җырлый Дилә Сабантуйда! Җырлый! Ничек кенә җырлый әле. Алла боерса!

Ә суның елмаюы турында Дилә йөгереп кереп ин беренче әнисенә, аннары әтисенә, аннары энесенә сөйләде. Йокыга киткән иденме әллә, әкият сөйләмә инде, дип көлделәр генә. Ышанмыйлар! Алма апасы да ышанмады! Бер өмете дә калмагач, күрше малае Гамилгә сөйләп карарга булды Дилә. Бәлки, ул ышаныр? Әнә бит, гел, бабай тегене күргән дә, моны күргән, дип сөйли торган иде.

Йөгерә-атлый күршеләренә таба китте кыз. Гамил үзе дә капкадан чыгып килә икән.

—Сәлам! Кая барасың?—дип сораштыра башлады Дилә.

— Бармыйм, урамга чыгам,—дип җавап кайтарды Гамил.

—Хе, урамга тик утырырга гына чыгалар димени? Борчак урларга барасындыр әле!

—Китте ди менә, хәзер! Анда тотсалар!. Штраф түләтә башлаганнар шул!

—Ярар, карале, бер нәрсә сөйлим сина хәзер, дип үз хәлен сөйләмәкче итте кыз.

—Жә, сөйләп кара. Берәр гайбәттер инде тагын! Сезнен шул булыр!

Их, ачу китереп тора тагын! Дилә бер мизгел борылып кереп китмәкче дә булды Тик... бәлки ана да сунын елмайганы бардыр, ә?

—Бер дә гайбәт түгел... Карале, ни., синен суга карап торганың бармы?

—Бар. шуннан нәрсә?

—Шуннан шул. Аның сина елмаеп караганы бармы?

—Ха-ха-ха! Әйттең сүз, тешләрен күрсәтеп ыржайды менә бая!

  • Көлмә әле, мин чынлап әйтәм!—дип җитдилек белән дәште Дилә.
  • Мин дә чынлап! Ха-ха!

—Беләсеңме, Гамил, бүген мин суга карап утыра идем, име, күземә күренә дип торам, бер җилсез вакытта су, әллә ничек кенә итеп, мина елмаеп карады' Ант әгәр, гап-гади су елмайды!

Гамил Диләгә бер карады, ике карады, аннары кычкырып көлеп җибәрде, һәм кинәт йөзенә җитдилек чыгарды:

—Дилә, карале. Син хәзер, име, көзге каршына барып бас. Авызыңны зур итеп ач та, бар көченә елмай. Аннары имән бармагыңны чигә турысына куй да бераз боргала!—Гамил янадан кычкырып көлеп җибәрде

Аннары гына анлады Дилә бу күрше малаенын “җитди” сүзен.

—Юләр! Мин сиңа ышанган булам тагы!

—Мин дә шулай дим бит' Юләр тек юләр!—дип үртәп калды Гамил. Дилә исә кире йөгереп кереп китте

—Сезнең каршыгызда авылыбызның яшь сандугачы Дилә Сөләйманова җырлый' Каршы алыгыз, дуслар!

Чәчләрен ике якка үреп салган да, ал тасмаларын бәйләгән, баш түбәсендә алсу калфак, кулында болыннан яна җыелган чәчәк бәйләме Күпереп торган челтәрле итәкләре, жиннәренә тегелгән чын кебек гөлчәчәкләре, билендәге бантиклап куелган җемелдәп торучы тасма... барысы ла күз явын алырлык! Ә тавышы колак явын! Көчле дә соң тавышы Диләнең! Мөгаен, авылның әнә теге очына кадәр ишетеләдер, ә! Үзе монлы итеп җырлый бит, йөрәкләрнең ин яшереп хисләрен дә тартып чыгарырлык итеп җырлый. Бүтән беркайчан ла чыгармам, мәңгегә бикләдем дип яшереп куйган уй-хисләрне дә уятып, күптәннән күнелгә керә алмаган бәйрәм хисен таратып җырлый Әнә, бөтен халык дәррәү килеп кул чаба Сәхнә алдында биеп торган кунакларның ин нәниенә чәчәкләрен бирде дә. алкышлар эчендә йөзеп кереп китте Дилә. Менә ул жыр ансамбленә ләкмичә калган кыз! Менә ул! Әле үкенерсез булыр, искә алырсыз, безнең арада җырласа, шәп булган булыр иде дә бит. диярсез Сон шул инде! Сезнен гел бер төрле сикереп торган җырыгызга моның каләр кул чабучы да булмады ла! Булмады! Сәхнәнең икенче ягыннан төшеп килүче Диләгә нидер әйтергә торган сыйныфташлары яныннан кыз борынын чөеп, келт итеп, тиз генә узып китте дә барды. Менә шулай' Сорашырга иде сон дип йөрмәссез моннан ары Үзегез килерсез әле Әйдә инде, безнең белән җырла инде, диярсез.

Бүгенге чыгышыннан бик канәгать булды, сөенеченнән башлары әйләнде Диләнең Гадәттәгечә, бакча суы янына чыгып утырды Ял итәргә, киләчәккә йолдыз планнары корырга Ә су, һаман шул җил итәкләре белән шаяручы су гына бүген нигәдер карамчыл күренә. Әллә күптән алыштырмаганнар инде0 Төбенә ләм утыра башлагандыр әле. Тә-ә-к. менә хәзер Диләнең мәктәптә дәрәҗәсе күтәреләчәк Йолдыз була ул! Менә аның каршына Гамил килә. Кулында бер бәйләм гөлчәчәкләр! Әйдә әле, Дилә, бабаемның күргәннәре хакына . тфү. әйдә әле. Дилә, дуслыгыбыз хакына тагын бер генә җырлап күрсәт әле. ди. Менә бу дәфтәремә имзанны куйсаң да шәп булыр иде. танылыбрак киткәч, сине тотып булмас, ди Дилә елмаеп куя да. теге биткә зур итеп автографын сырлый Нинди жыр гына җырлап күрсәтсен икән сон9 Тукта! Тукта, дим! Кайчан гына елмаеп карап торган су каш җыердымы9 Әйе' Нәрсә ” Усал итеп каралымы9 Нигә9 Юк. булмас, юләрләнмә лә' Кайчандыр шундый матур итеп елмайган кояшлы су каш җыерып карады дисенме9 Ачулы итеп9' Сумы9 Жилнен тынып торган чагында үзеннән-үзе дулкыннар ясатып кашын җыерды да. түгәрәкләнеп килгән күзләре усал карадымы? Ничек9 Ачуланды9 Әһә. аңлашыла Йолдыз чирен кешеләр генә түгел, табигать тә яратмыйдыр шул' Чирләмәскә' Дилә! Дилә, дим' Сина чирләргә ярамый' Бигрәк тә йолдыз авыруы белән