ОНЫТЫЛГАН АГАЧ

Солылар
Игенче Рафатль Сөләймановка
Солыларның кысык күзләрендә
Чыклар—мөлдерәмә: олылар...
«Без чык түгел—үлемтек яшь!»—диеп
Яңгыр сорап егьлый солылар...
Көйде дөнья!.. Көмеш ташкын булып
Солым офыкларга акмасмы?
Буш сабаклар җиткән кыз-кыркындай,
Бөдрә алкаларын такмасмы?
Безгә дигән яңгыр болыт булып
Гүя читкә китеп кышларга.
Барып коя кирәкмәгән сазга—
Назсыз Псков, Воронежларга!..
Без солысыз—атсыз скиф, сармат,
Кыпчак, болгар, татар микән без?
Ак солыдан кара солы эзләп
Банкротлыкка чыккан икән без!..
Янды басу!.. Аллаһ1..Бир тамчы дым!..
Нәрсә ашатырбыз атларга?!
Үзебез—телсез, солы кирәклеген
Ничек аңлатырбыз ятларга?
Айдар X' >ЛИМ (1942) шаеыйрь прозаик, публицист, җалшатъ зшлекмсе кцпсанлы
китаплар («Милли ишмырълар*, *Убитъ империю*. «Татар какыты». «Тияврган
сирень» һ 6 ) авторы 77" Мадмшям министр ш/ы 1им ТР Язучылар берлегенең
I ИсхвКЫЛ ЫСвмвндмв вдеби премияң' шуреаты Чаллыда яши
АЙДАР_УӘЛИМ
Солы җаным!.. Сабый чагым!.. Назым!.
Синең өчен янып көймәсәм:
Башкаларга бераз охшар идем,
Бу кадәр дә сине сөймәсәм!..
Солы!.. Солы!.. Атның милли ашы!.
Димәк, милли ашы татарның.
Чәйнәлмичә, без исән калырбыз
Хәтта карынында атларның...
Көзге урманда
Каләмдәшем Рәшит Юнысов
истәлегемә
Шыбыр-шыбыр яңгыр. Лач-лоч киләм.
Өзелмәгән яфрак шәбәргән.
Чабылган үләннең төпләреннән
Кояш яшел курпы җибәргән.
«Алар мине нигә күрәлмиләр?!—
Дим.—Буарлар иде кушкуллап.
Ә-әй, чукынмаслармы!»
Әнә, ничек
Җирдән сулар сытыла лычкылдап.
Йөрәк «Көрәш!» диде. Мин көрәштем.
Берьялгызым калып кыйналдым.
Башкалар май-данда коенганда
Мин мәйданда канга буялдым.
Нәрсәгә ирештем? Булдырдыммы?
(Булдыралмау белән тотылдым!)
Булдырганнар «көрәшче» күкрәген
Орден лентасына тутырды...
Табигатьтән бары мәгънә табам!
Шул көч давыллана күземдә.
Ярый, ул бар, юкса, шушы курпы
Сыман черер идем үзем дә...
Күңел сизә: кояш ташлар юнып
Чакма чага океан артында.
Минем өчен ал факел кабыза
Аллаһының иман шартында...
Онытылган агач
Түгел имән, каен, юкә яки алмагач,
Ачыклыкта, юлдан читкә атлагач,
Утыра бер мәһабәт онытылган агач.
Кәүсәсе кырлы, сырлы-сырлы,
Яфраклары нурлы, җырлы-җырлы,
Астында—җиләс, салкында—җылы -җылы
ОНЫТЫЛГАН АГАЧ
Киң ябалдашлы, күләгәсе астында
Юлчылар ял итә, сабыйлар уйный,
Ул гына ял итми, уйнамый—уйлый да уйлый.
Пенсия хәерхаһ алмас, ашыгып-кичегеп килмәс.
Башкалар кимсетсәләр, колагына да элмәс.
Аңардан көлсәләр, үзе һич тә көлмәс.
Беркем белми-күрми, беркемгә кирәкми,
һәркемне ял иттерә, ашата-эчертә—бүләкли,
Шундый киң күңелле, шундый зур йөрәкле.
...Түгел имән, каен, юкә яки алмагач,
Ачыклыкта, юлдан читкә атлаган.
Утыра бер мәһабәт онытылган агач—
Искә алыр кешесе дә калмаган.
Кәркәлем
Нигез корсаң да, каторжан,
Качып-посып, чокырга,
Тотынгансың, тезең чәнчеп,
«Иман шартын» укырга!..
Кичеп гасырлар иманлы,
Инде килеп, бүгендә
Догасыз калуыңа мин
Рәнҗеш йөртәм күңелдә!..
Юкка коелмый бу зарлар.
Юкка түгелми бу яшь.
Канлы таулар арасыннан
Бер балкып чыгар кояш.
И минем каккан казыгым,
И минем авылкаем!
И «Баллы Елга»м балыннан
Балланган каенкаем!..
Ярсыма, йөрәк
Ярсыма, йөрәк, ярсыма.
Ярсыма елга кебек.
Китәсең бер көнгә, елга
Түгел—
Гомергә кебек.
Ярсыма, йөрәк, ярсыма,
Яшәдең алданмыйча.
Карачкыларны маяк дип.
Ялганга ялганмыйча.
Ярсыма, йөрәк, ярсыма
Дошманнар карашыннан
7
АЙДАР ХӘЛИМ
Танылалмый китүеңә
Милләтең тарафыннан.
Бетмәбез әле, үтмәбез.
Милләт бер шөһрәт татыр.
Бер килеп акбүз атында
Болгари дәүләт кайтыр.
Вокзалда табылган шигырь
«Сара!..
Синең бу хыянәттән соң
Язалмадым язар хатымны.
Аракыда мин үземне түгел,
Юдым акчарлактай атымны...
Авыл түгел—давыл көтә сине.
Урамыңда—зилзил ураган.
Бәгырькәең, кайнар камчы сымак,
Канлы яра белән уралган.
Син чыгарга миңа теләмәдең.
Инде үкенечләрдән ташып чык.
Диңгез котырганда дулкын какса.
Минем ат ялына ябышып чык—»
Сүгенә белмәүче агач
Яфракларын миллион колак итеп
Борган да бу агач як якка,
Моң тыңлаучы Җан Иясе булып
Катып калган басып аякка.
Кешем, агач та бит—Аллаһ заты.
Син агач алдында сүгенмә!
Агач миллион ел сүгенмәде.
Сүгенмичә яши бүген дә...
И Адәмзат!.. Аңа сүгенүләрең
Барып җитсә, ниләр кичәрсең?
Таңда сине ташлап, китеп барса,
Яшеллектән башка нишләрсең?
Ул гакылсыз, әмма сүгенә белми,
Син гакыллы, сүгенә беләсең.
Агач җырын тыңлый белмәсәң дә.
Тиле кебек көлә беләсең...
Фрегат
Фил аксөягеннән уелган ат.
Тоякларын ташлап киң ифрат.
ОНЫТЫЛГАН АГАЧ
Диңгез гизә... Ат дигәнем икән
Җилкән киргән кораб-фрегат.
Ул күк күкрәгенә йолдыз сибә,
Аса-палас ачыла күкләрдән.
Бәхетсез—тик бәхтен таба бары
Күкне йолдыз белән чүпләүдән.
Юк, фрегат түгел, читкә этеп
Дөнья малын, вак көн кирәген,
Илен эзләп, океан аша чаба
Бу—минем җан, минем йөрәгем.
Аллаһы Тәгаләгә
Татар азатлыгы өчен
Үләргә әзер идем.
Мөстәкыйльлек корбанына
Иң камил нәзер идем.
Актылар сак сулар о ык!
Аллаһым, инде килеп.
Бирдең гомер, бирми безгә
Дәүләти мөстәкыйльлек..,
Көзге юлдан кичке манзаралар
Нократ суы куерып тонган.
Югалган парахутлар.
Саркылып кына тирбәлә
Кичке зәңгәрдә утлар.
Нигәдер җырлыйсым килә,
Еларга кирәк, бәлки.
Бабайлардан калган малны
Туздырып беттек тәки...
Яшәү шушы була микән.
Йөрәкне телә-телә?
Безнең тирән катламнардан
Гырылдау ишетелә.
Нигәдер җырлыйсым килә,
Каләмне уйга салып.
Йолдызга атасы килә
Йөрәкне—ертып алып.
Су өсте кинәт тетрәнде
Боҗрадан боҗра калкып:
Браконьерлар ятьмәсеннән
Ычкынды олы балык...
Мин әле исән, теремен,
Тәшәккүр, үтте каза.
Каза күрә күрмәгез, дип,
Шушы шигьремне язам.
2009-2010 ехшр

Реклама