КҮҢЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ

Дөньяның сары сагышка
баткан мәлләре—көзме?
Бәгырьләргә ачы итеп
кадалганнары—сүзме?
Кайсылары ачырактыр,
көзге җилме, сүзләрме?
Авыр, авырдан да авыр—
мөлдерәмә күзләрме?!
Дөньяның моңнарга баткан
бар әле язгы мәле!
Каеннардан шүып төшкән
кыш ябындырган шәле...
Көзнең сагышлары ачы,
моңнары тирән язның.
Авыр, авырдан да авыр
тавышы ялгыз казның.
Дөньяның моңга сагышка
баткан мәлләре авыр.
Ул—кеше гомерләрендә
назларсыз үткән дәвер.
Көзге урман
Шәрә тирәкләр гаскәре
Сары диңгездә йөзә.
Төйнәлгән бөреләр инде
Кышның сулышын сизә.
Нәҗибә САФИНА — шагыйрә, публицист, «Таң кошы», «Без — шигырь, тормыш-
проза», «Кан хәтере» һ. б. китаплар авторы. Казанда яши.
Соңгы яфраклар җилсез дә
«Келт»итеп өзеләләр.
Соңламыйк китәргә диеп,
Кошлар да тезеләләр.
Гөмбә ташый әле керпе,
Тиен куыштан карый.
Яфраксыз тирәк чирүен
Салкын җил генә тарый.
Умырзая белән сөйләшү
—Умырзая! Сиңа дәшәм:
Син ник кыска гомерле?—
—Вакыт белән санамыйлар
Гөл илендә гомерне.
—Умырзая! Син ни өчен
Салкын язда туасын,?—
—Кайсы бала белә икән
Кайсы мәлдә туасын...
—Умырзая! Ә ни өчен
Калмыйсың җылы җәйгә?—
—Мин—умырзая, хисләрне
Тота алганга бәйдә...
Сөю качса
Синсез килмәс инде бу Яңа ел.
Туктап калыр Вакыт,—
Дигән идем, җанга шакып китте
Бер адашкан шатлык!
Әй, кузгалды күктә ак болытлар,
Коелалар карлар.
Иңнәренә ап-ак карлар төяп,
Сөенешә парлар.
Алар өчен бар да шатлык кына,
Хәтта үткән Вакыт...
Сөю качса, җанга керә алмый,
Елап йөри шатлык.
Әлегә башкача шул
Бу дөньядан кеше булып китәм.
Мин ни булып кабат кайтырмын?
Мин, мөгаен, җирнең бу йөзенә
Бер калкулык булып ятармын...
Ул калкулык үсәр дә тау булыр.
Кыя үсеп чыгар ташлардан:
Җан-ташларны буйсындырмак булып,
Югарыга үрли башларлар...
N
Чәлпәрәмә тагы таш кителер,
Кеше тагы түбән тәгәрәр.
Күтәреләм диеп төшүләрнең
Бәһәләрен белсәкме әгәр...—
Без беркайчан таулар булмас идек,
Җаннар катмас иде таш булып.
Кеше бер дә ләззәт тапмас иде
Кеше башларына баш булып
Буучыга алтын кирәк,
Буылганга—һава.
Алтын сулап яшәп булмый:
Буучы да ава....—
Тау кадәр алтын булалмый
Бер әжәлдән дәва.
Акылы белән югары
Түбәндәрәк тора...—
Хикмәт нидә икәнлеген
Тамырлардан сора.
Бала туа, тибрәтергә җыр кирәк.
Ә бераздан тәпи басар җир кирәк.
Кеше китә, озатырга—дога-җыр,
Кирәк—Мәңгегә баш салыр соңгы җир.
Дөнья—фани, җан—мәңгелек,
яралса...
Агартырга мөмкин түгел,
каралса.
Изге анам, Туган җирем,
Туган телем, Туган ил,—
Кешем, шул рухи дүрт саның
Исән булса, бәхет шул.
Оран салдым, көтеп тордым—
аваз кайтмады.
Әллә аваз да баш салыр
урын тапмады?
Дөньяга әйтсәң үз сүзең—
Ачачак сиңа йөзен.
Дөньяга каш җыерсаң,
Аш түгел, таш җыярсың.
КҮИ£Л ФАСЫЛЛАРЫ
Йөрәк ритмнан язса.
Яшәү бетә.
Яшәү шигырь түгел диеп,
Йә, кем әйтә?
Икәүдән икәү—бер өйдә
Җырласалар ике көйгә.
Төпсез дәрья эчендә дә
Комга терәлә көймә.
Җаныңда кабынса
Чын шигырь очкыны,
Яндырып бетерер
Гамьсезлек юшкынын.
Яшьләргә
Ашыкмагыз китәргә.
Алда язлар, сезгә кала
Дөньяны гөл итәргә.
Хыяллары биегрәк
Бүлган кешенең
Вак-гөяк гөнаһы бүлмый
Кылган эшенең...
Тирәкләр—тартылган
гитара.
Кешеләр шунда да
битараф...
Тарих—күк баскычы.
Ә тел—ж,ан ачкычы.
Чын яшәү өчен
Бернәрсә дә кирәк түгел,
Кирәк ярату гына:
Хисләреңне бар дөньяга
Сөеп таратү гына.
Карьера
вөҗданны каера.
Карьера
халыктан аера.

Реклама