Логотип Казан Утлары
Публицистика

Эдуард Касыймовнын, тууына 80 ел

 

Әдәби эшчәнлеген кыска хикәяләр язудан башлаган Эдуард Касыймов кин катлам укучыларга «Гомер ике килми» романы аша таныла. Әлеге роман автобиографик жирлектәрәк язылса да. шәхес культы тарафыннан кыерсытылган күпләрнен язмышы сурәтләнә анда.

1930 елның 7 ноябрендә хәзерге Киров өлкәсенен Слободский районы Карино авылында укытучы гаиләсендә туып-үскән Эдуард Касыймовка 1948-1953 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда да. укуын тәмамлап аспирантурада калырга теләгәндә дә күп каршылыклар тудыра әлеге «кара тамга». Бары тик шәхес культынын дөрес гамәл булмаганлыгын тану ил күләмендә күтәрелгәч кенә аспирантурада белем алу. диссертация яклау бәхетенә ирешә ул. «Татар халык әкиятләрендә сатира һәм юмор» дип аталган темага диссертация язу. балалар дөньясын өйрәнү, үз итү бәлки ана нәниләр өчен хикәяләр язарга да этәргеч биргәндер. 1959 елда аның балалар өчен «Кызыл маяклар» исемле хикәяләр җыентыгы дөнья күрә 1962 елда исә «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында галимнәр тормышыннан алынып язылган беренче күләмле әсәре—«Кояш көн дә чыга» исемле повесте басыла. Әлеге әсәрләре дөнья күргәннән соң, ул 1964 елда СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителә.

Гаиләсе белән Чулман аръягына—Алабуга каласына күчеп яши башлагач. Э. Касыймов Бондюг химиклары тормышын яктырткан «Чулман—оныклар дәрьясы» дигән дилогиясен («Томан аша», «Һаваларда тургай» романнары) иҗат итә Биредә ул бер үк вакытта Алабуга педагогия институтында татар әдәбияты фольклоры һәм татар әдәбияты фәннәрен дә укыта.

Тынгысыз күнел һаман эзләнүдә—Чаллы автогиганты калкып чыгып, төрле илдән яшьләр җыела башлагач Э. Касыймов та читтә калмый, язылачак әсәрләренә яна геройлар эзләп 1972 елда Чаллы каласына күченә. 1980-1981 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасына җитәкчелек итә Бу вакытта инде ул шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган талантлы язучы булып өлгерә. Патриотизмны калку итеп сурәтләргә тиешле еллар булса да. Э. Касыймов үзенең әсәрләрендә сәнгати дөреслектән читкә китмичә, әдәби яктан камил булган күп кенә әсәрләр ижат итә. «Жир балкышы» исемле романы исә аның зур күләмле соңгы әсәре була

«Чулман—оныклар дәрьясы» дилогиясе Мәскәүнең «Современник» нәшриятында рус телендә дөнья күргәннән сон, 1978 елда ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлегенең махсус премиясенә лаек була.

Татар әдәбиятына лаеклы өлеш керткәне өчен дистәдән артык китап, күпсанлы романнар авторы Э Касыймов 1980 елда «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә

Эдуард Касыймов 1986 елның 21 мартында Чаллы шәһәрендә йөрәк авыруыннан кинәт вафат була.