БӨЕКЛЕК БАСКЫЧЛАРЫ

 

1908 ел

  1. гыйнвар. Купеческое собрание залында шәкертләр катнашында әдәбият кичәсе була. Өч бүлемнән торган кичәнең икенче бүлемендә Г. Тукайның «Безне урынсыз яманлыйлар» исемле шигыре укыла. «Безне урынсыз яманлыйлар» шигыре дә бик акрын тавыш вә бөтенләй бер генә төрле тон вә жестларсыз, вә хәтта бәгъзе галәмәтләргә дә игътибарсыз укылып, бөтен хөсненнән гари булып чыкты, дияргә мөмкиндер»,— дип яза Ф. Әмирхан.
  2. гыйнвар. Тукай үги әнисе Газизә апа белән күрешә. Шагыйрь бу вакыйганы түбәндәгечә тасвирлый: «Яна бистәдә, җимерек кенә җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдән бер көн мин, ничектер, шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде Вакыт төн иде. Мин әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем.

Кергәч тә, түрдә яше кырыклардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Монын әни икәнлеген танып: «Исәнме, әни».—дип күрештем. Ул кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?»—дип егьлап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды, ничек тә үземне тота алдым»

  1. гыйнвар. «Габдулла Тукаев шигырьләре» («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр. Икенче кыйсем. Казан Шәрәф матбагасы. 1908 Титул битендә «1907» диелгән) исемле китабы чыга. Бу—Тукайнын басылып чыккан икенче җыентыгы Казан губерна жандарм идарәсенең дөньяга чыккан китапларны теркәү дәфтәрендә җыентыкның басылып чыгу вакыты итеп 1908 елның 6 январе күрсәтелгән

2 февраль. Ф. Әмирханның «Габдулла Тукаев шигырьләре (4 нче дәфтәр)» исемле бәяләмәсе басыла. Автор җыентыкка уңай бәя бирә: «Габдулла әфәнденең моннан әүвал бер шигырь мәҗмугасе нәшер ителеп, бөтен татар матбугаты тарафыннан иң гүзәл тәкъризләр белән каршы алынган иде. Бу икенче мәҗмуга да шулай ук гүзәл шигырыәр белән тутырылган вә рус мәшаһире шөгарәсеннән бик муаффәкыять белән тәрҗемә ителгән шигырьләр белән зиннәтләнгәндер»,—дип. шагыйрь ижатын мактаганнан соң, җыентыкның кимчелеге итеп «Мужик йокысы» шигырен күрсәгә «Мал юк. дип зар­ланма, үзеңнән күр аны» дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Русия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер»,—ди. Бу әсәр иске карашы сәбәпле Тукаев шигырьләре арасында урын алырга тиеш түгел, дигән фикер әйтә.

15 февраль. Әстерханда үткәреләчәк «Әдәбият ахшамы»ның программасы басылган Программада Г. Батыров тарафыннан Г. Тукайнын «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигыре укылачагы күрсәтелгән

Г Тукай, В Бәхтияров, Г Шәрәфләр белән бергә, Казаннын Зур театрында француз композиторы LU Гунонын «Фауст» операсын карый.

В. Бәхтияровнын истәлекләрендә Тукайнын опера арияләренә караганда халык җырларын күбрәк яратуы гурында әйтелә. Яраткан җырлары итеп «Уел», «Ашказар*. «Әллүки», «Зиләйлүк». «Порт-Артур». «Әминәкәй гүзәлем» кебек халык җырлары китерелә

Казан губерна жандарм идарәсенә «Перс» яшерен имзасы белән ялланган

Дәвамы. Башы 8 санда
шымчы Г. Тукай турында донос кертә. Шагыйрьнең хөкүмәткә дошманлык белән сугарылган шигырьләре Чистай мәдрәсәләренә таратылуы, шәкертләрнең шуларны укулары турында яза. «Китмибез» шигырен мисал итеп китерә.

Яз. Г Тукай Ф Әмирхан белән бер очрашу вакытында аңа эч серен ача: «Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел. Мин Казанга килгәннән бирле сон дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәдә көне-төне буе вакытларыны кайда куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар...» «вә сүзенең хатимәсендә үзенең эш эшлисе килгәнене. бу эшсез, «идеалсыз», «чиле-пешле» кешеләр тирәсеннән котылырга теләгәнене... бәян итте».

  1. март. «Сабах» нәшрияты җитәкчесе Хәбибрахман Зәбири Оренбургка «Вакыт» газетасы мөхәррире Фатих Кәримигә хат яза. Хатында ул, мохтаҗлыкта яшәүче Г Тукайга ярдәм итәргә, әгәр дә ана матди һәм мәгънәви ярдәм ителмәсә, татар халкы үзенең бер шагыйрен югалтырга мөмкин, дигән фикер әйтә.

15 март. X. Зәбири киңәше белән Ф Кәрими, Тукайның бер иптәшенә хат язып, шул хат аркылы шагыйрьне «Вакыт», «Шура» редакциясендә эшләргә чакырган. Хатында шагыйрьгә түбәндәгеләрне вәгъдә иткән: «Ашау-эчү, фатир үземнән булып, 40 сум жалунье бирелер».

40 сум ул вакытта иң югары хезмәт хакы булып исәпләнгән. Г. Тукай Оренбургка бармаган.

17 март. «Шагыйрь», «Шайтанның муенына» исемле шигырьләре басылып чыккан.

  1. март. Г. Тукай Казаннан Уральскидагы апасы Газизә Госмановага хат яза. Ул болай ди: «дус-иш күп. Күнелле, укыган кызлар белән дә танышырга туры килде Гәзитәләр күп, китаплар һәркөн янадан-яңа чыгып тора. Укыймыз. үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы бер зур гына шигырь китабы яздым * Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та Сезгә җибәрермен

«Иртәгә Казанда әдәбият кичәсе була. Анда Казаннын барча мөселманнары, хатын-кызлары—һәммәсе җыела. Мин шунда үземнең «Утырышу» атлы шигыремне җырларга өстемә алдым».

  1. март. Казанда, Купеческое собрание залында, Биржа йортында үткәрелгән әдәби кичәдә Г. Тукайның «Теләнче» шигырен В. Бәхтияров, «Утырышу» шигырен Тукай үзе укый.

«Г Тукайның укуы начар булса да, әсәре матур гына язылганга күрә, халыкка ошады»,—диелә кичә турында басылган хәбәрдә.

3 апрель. Ф Әмирхан «Әдәбият кичәсе* дигән мәкаләсендә болай ди: «Утырышу»ны да мөхәррире укып, халыкнын бик озак кул чабуын җәлеп итте һәм, чыгып, икенче бер кыска шигырен укырга мәҗбүр булды».

Апрель. Г Тукай Г Дәүләтшиннын «Китаб» нәшриятында экспедиторлык һәм корректорлык эшен дәвам иттерә.

27 апрель. «Чын вә ялган», «Күнелсез минутта» исемле шигырьләре чыга. Сонгысы «Все говорят» көе белән җырлана» дигән искәрмә һәм «Шүрәле» имзасы белән басылган. («Яшен ташлары», икенче жөзьә, Казан, «Өмид» матбагасы, 1912 исемле җыентыгында шигырьнең исеме «Бер кайгы көнендә» дип үзгәртелгән.)

Апрельнең соңгы көннәре. Г Тукай якын иптәшләренең тәкъдиме белән Унъяк Кабан урамы. 15 нче йортка, бер бүлмәле фатирга күчә. Монда ул ике ай чамасы тора Шушы фатирда аның барлык әйберләре югала. Беркөнне фатир хуҗасы, Тукайның әйберләрен җыеп алып, каядыр чыгып китә.

Май урталары. «Әл-ислах» идарәсенә Троицки кунаклары Бибиҗиһан һәм Зәйтүнә Мәүледовалар килеп йөри. Ф. Әмирхан бу кызларны Тукай белән таныштыра.

3 Мәүледова Чистай шәһәрендә заманы өчен шактый культуралы гаиләдә үскән кыз. Г. Тукайнын язганнарын яратып укыган, шагыйрьнең үзе белән танышырга теләгән. Бу чибәр туташ Тукайнын күңелендә яшерен мәхәббәт хисләре уяткан

19 май. «Саташкан» шигыре «Шүрәле» имзасы белән басыла Шигырь С. Рәмиевнең «Алданган» («Әл-ислах», 1908, 4 май) исемле шигыренә пародия рәвешендә язылган.

 

  1. май. «Үпкә», «Истамбул шагыйрьләре», «Шекспирдан да бер сүз» исемле шигырьләре чыга. («Истамбул шагыйрьләре», «Габдулла Тукаев» диваны «Шигырьләр көтепханәсе»ннән 8 нче дәфтәр» (1909) дә «Мәддахе Истамбул шагыйрьләре». «Шекспирдан бер сүз» «Шекспирдан» дип үзгәртелгән.)

3 июнь. «...гә (Мәслихәт)», «...гә (Бай баласы бит...)», «...гә (Очраган юлда...)» шигырьләре «Шүрәле» имзасы белән басыла. Истәлек авторлары һәм әдәбият белгечләре бу шигырьләрнең 3. Мәүледовага багышланган булуы турында әйтәләр.

9 июнь. Г. Тукай «Китаб» нәшрияты хуҗасы Габдрахман Дәүләтшинга хат яза: «Сезгә актык мәртәбә мөрәҗәгать итәм: әгәр Сездә миңа тиешле акча, үзеңез әйткәнчә, беткән булса да. пожалуйста, Сез хәзер 25 сум акча биреп йибәренез әле. Мин Сезгә, вәгъдәм буенча, тиздән бер китап бирермен».

Хатыннан күренгәнчә, Г. Тукай «Китаб» нәшриятында июнь аенда эшләмәгән инде, ул моннан апрель ахырларында ук чыккан булырга мөмкин. В.Бәхтияров истәлекләреннән шул аңлашыла.

  1. июнь. Г. Тукай «Кызык гыйшык» исемле шигырен яза. Матбугатта басылган нөсхәсенең ахырында «12 июнь, 1908» датасы тора.

Ф Әмирхан «Дамелла» имзасы белән басылган «Татар шагыйрьләре» исемле мәкаләсендә, татар шагыйрьләре тирәсендә барган бәхәскә кушылып. Тукай шигырьләре турында А.Пинкевич фикерләренә теләктәшлек итә. Тукайны халык шагыйре итеп бәяли. Касыйм Уралецны татар поэзиясен белмәгәне, Тукай иҗатына дөрес бәя бирмәгәне өчен тәнкыйтьли.

18 июнь. «Волжско-Камская речь» газетасында «Татарин» имзалы берәү «Невежество или глупость?» исемле мәкаләсендә Касыйм Уралецка каршы чыга. А. Пинкевичны яклый, Тукайны чын шагыйрь дип таный. «Татарин»нын кем имзасы икәне билгеле түгел.

  1. июнь. «Өмид» исемле шигырен яза. Шигырьнең матбугатта басылган нөсхәсенең ахырына «28 июнь, 1908 сәнә. Г. Тукаев» дип куелган.
  1. июль. «Тормыш», «Тешләре ямьсез бер матурга» исемле шигырьләре басыла. Соңгысы «Шүрәле» имзасы белән чыга.

20 июль. «Кулын» (Мактый беләм микән, дип кенә мактаган) исемле шигыре басылган.

В. Бәхтияровнын язуына караганда, шигырь Зәйтүнә Мәүледовага багышланган.

«Мөхәммәдия»дән» дигән шигыре «Шүрәле» имзасы белән басылган.

Июль ае. Демократик яшьләр органы «Әл-ислах» газетасы редакциясе «Болгар» номерларыннан хәзерге Тукай урамы. 63 нче йортка күчә (Ф. Әмирханның жизнәсе Шәкүр Аппаков йорты). Тукай бу йортка һәркөн килә, кайвакыт бөтен көнен диярлек идарәханәдә үткәрә. Газетада эшләү өстенә, кайсы вакытта идарәханәгә кесәсенә кузна тутырып килә дә. йорт хуҗасының балаларын алып чыгып, кузна уйный.

Июль ахыры. Тукай Кабан күле буендагы йортта яшәүче руслашкан немец хатыны Мария Карловадан унбиш-егерме көннәр немец теле дәресләре ала. Рус һәм Көнбатыш әдәбиятыннан киң мәгълүматлы булган бу хатын йортында С Рәмиев кебек яшьләр катнашышта әдәбият кичәләре дә үткәрелә, бәхәсләр оештырыла.

3 август. Казанда Г Тукайның сатирик таланты үсүгә зур этәргеч ясаган рәсемле сатирик «Яшен» журналының беренче саны чыга (1909 елның июнь аенда туктала). Нашире һәм мөхәррире—Г. Камал Секретарьлык эшен Г Тукай алып бара. «Журналның беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри»,—ди Г. Шәрәф.

5 август. Г. Тукай Г Камал белән бергә Мәкәрҗә (Нижний Новгород) ярминкәсенә бара. «Сәйяр» труппасы белән берлектә ярминкәдә урнашкан «Двухсветная» дип йөртелгән кунакханә залында концерт куюга катнаша. Хор чыгышында капельмейстер-дирижер ролен үти. Ул бу концертлардан ризасыз кала. Соңыннан анда катнашуы өчен үкенә

18 августтан соң. Г Тукай Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Бәхетсез егет» (Г. Камал) спектаклен карый «Кариевнын Кәрим бай. Сәхипҗамал Гыйззәтуллинанын Гайни, Фәйзуллин-Болгарскийнын Мәгьри карчык ролендә уйнауларын һәрвакыт
искә алып сөйли иде»,—ди артист Касыйм Шамил.

31 август. Гыйльметдин Шәрәф туганы Борһан Шәрәфкә (Оренбургка) язган хатында Г Тукайнын Мәкәрҗә ярминкәсеннән әйләнеп кайтуы һәм «Болгар» номерларында яшәве турында хәбәр итә.

Сентябрь башы Казанга. Никитин циркына Карәхмәт дигән көрәшче килә. Ул «Болгар» номерында Тукайдан берничә номер аркылы гына тора. Аны күрү Тукайга мәдрәсәләрдә укылып йөргән «Иске Кисекбаш» китабын искә төшерә. Китапны яңадан укып чыгу «Печән базары, яхуд яна Кисекбаш» поэмасын язуга этәргеч ясый. Поэма язылып беткәч. Тукай аны «Яшен» журналында бастырырга уйлый. Ләкин иптәшләре аңа бу зур поэманы журналда бүлеп-бүлеп чыгармаска, башта ук аерым китап итеп бастырырга кинәш итәләр «Тукайның әлегә кадәр басылган егермегә якын әсәрләре эчендә беренче чыгуында ук ин күп таралганы «Печән базары...» булды»,—ди Г. Шәрәф.

  1. сентябрь. «Бер рәсемгә (Төрекләргә тәкълид)» шигыре «Шүрәле» имзасы белән басылган.

23 сентябрь. «Ташмөхәммәд» имзасы белән басылган «Зыялы шәкерт» исемле фельетонда Ф Әмирхан Г. Тукайнын «Дөньяда торыйммы?»—дип киңәшләшкән дустыма» (1907) дигән шигыреннән түбәндәге өзекне китерә:

Эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин» дисәң.

Ярлыларны дошман күрмәк диндин дисәң.

Мин мәсләкле, мин мәзһәбле. мин эшлекле.

һәр артыклыкның чишмәсе «мин», «мин» дисәң

30 сентябрь. «Яшен»дә «Авыл җырлары (икенче көлтә)» «Шүрәле» имзасы белән басылган. Ахырга «Өченче вә дүртенче көлтәләре дә бәйләнмәктә. Идарә»,—дип куелган, ләкин болары чыкмаган.

  1. октябрь. «Төлке һәм Йөзем җимеше» исемле мәсәле чыккан. Әсәр И. А. Крыловның «Лисица и Виноград» исемле мәсәленнән файдаланып язылган. Шунда ук «Бәйрәм бүген» шигыре урнаштырылган.

«Әл-ислах»нын 48 нче санында Купеческое собрание залында 14 октябрьдә булачак әдәбият кичәсенең программасы басылган. Кичәдә Г. Тукайның «Кызык гыйшык» һәм «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасын укыячагы әйтелгән.

  1. октябрь. Г. Тукай «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасын Купеческое собрание залында «Әл-ислах» газетасы файдасына уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә укый.

«Халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйчан, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм. укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде»,—ди Ф Әмирхан «Печән базары, яхуд яна Кисекбаш» исемле мәкаләсендә.

2 ноябрь. «Йолдыз» газетасы берничә санда түбәндәге игъланны урнаштырган: «Г. Тукайнын «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» китабы басылып чыкты».

Декабрь урталары. «Хөсәен Әбүзәров («Тан мәҗмугасы»ның мөхәррире) үзенең квартирасында (Дегтярный урамында, хәзер ул йорт урынында бакча) яшьләр мәжлесе ясый. Мәҗлестә Ф Әмирхан. Г. Тукай. С. Рәмиев, В. Бәхтияровлар була. Матур тавышлы С. Рәмиев мәҗлестә «Әминәкәй гүзәлем». «Ашказар», «Әллүки» һ. б. борынгы татар көйләрен жырлый. Тукай бик бирелеп тынлап утыра. С. Рәмиевнен җырлавын бик ярата, аны «татарнын Шаляпины» дип атый иде. С Рәмиев җырлаган моңлы көйләр тәэсирендә Г. Тукайның «Милли моңнар» (1909) шигыре туа. «Тукай искиткеч зиһен иясе иде. Ул бер әсәрне укыса яки күз генә йөртеп чыккан кебек күренсә дә, ул аны (бигрәк тә шигырьләрне) күңеленә алган, ул аны ятлаган була.

Кабатлап уку, яхуд ятка алу өчен берничә мәртәбә карап чыгу анарда юк иде»,—дип искә ала В.Бәхтияров.

Истәлек иясе тагын шуны өсти: «Тукай халыкка үз вакытында әдәби тәнкыйть аша түгел, ә шигырьләренең телдән-телгә күчеп йөрүе аша танылды».

Реклама