Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ЮЛЫ ТАКЫР ТҮГЕЛ...

 

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫ, ХАЛЫКНЫ ИСӘПКӘ АЛУ ҺӘМ сәясәт

  1. бүлек ГОМУММИЛЛИ ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ФОРМАЛАШУ

Мәгълүм ки, мәдәният ике «катламнан» тора—аның берсе традицион яки халык мәдәнияте, икенчесе—профессионаллар тарафыннан тудырылучы «югары» мәдәният Милләт оешкан чорда мәдәниятнең бу ике катламы арасында катлаулы үзара бәйлелек, тәэсир күзәтелгән, шул нигездә традицион мәдәният үзгәргән, югары мәдәният исә төп урынны били башлаган. Тулаем алганда шуны әйтергә кирәк: татарларның халык мәдәниятендә Х1Х-ХХ гасырларның чикләренә кадәр локаль үзенчәлекләр сакланса да, алар белән беррәттән эре мәдәни «диалектлар» (төгәлрәге—өлкәләр) да барлыкка килде, ягъни вак-төяк үзенчәлекләр бетә барды. Бу процесс татарларның авыллардан шәһәргә күчүе белән стимуллаштырылды.

XIX йөзнең икенче яртысындагы—XX йөзнең башларындагы индустрияләштерү дәверендә көчәйгән миграция элгәре чордан сакланган шәһәр мәдәнияте урынына яна, «гомумиләштерелгән» татар шәһәр мәдәнияте барлыкка килүгә этәрде. Бу сонгы төр мәдәният шәһәрләрдә төрле мәдәни традицияле авылдан күчеп килүчеләрнең мәдәни яктан «кушылулары» нигезендә генә түгел, мәдәниятнең шартлы-традицион, икенче төрле әйткәндә гомумиләштерелгән. шул исәптән, элгәреге һәм читтән алынган үрнәкләргә таянып барлыкка китерелгән формаларына таянып оешты. Мисал итеп бу процессның иң ачык чагылган бер өлкәсен—кием-салымның үзгәрүен китерергә була: 1860нчы еллар—XX гасырнын башында Идел-Урал татарларында территориаль яктан аермалары булган авыл хатын-кыхтары костюмы гына түгел, Казан татарлары традициясенә нигезләнгән шәһәр халкы өчен уртак костюмның да булганлыгы мәгълүм (анын элементлары: калфаклар, чулпылар, груша формалы алкалар, изүләр, ярым ай рәвешендәге хәситәләр, яка чылбырлары, муенсалар Һ.6.). Тирән тарихи тамырлары булган Казан татарларына хас шәһәр хатын-кыз костюмының кайбер элементлары милли чорда символик мәгънә алалар, әйтик, калфаклар Бу ирләр киеменә дә хас була (мәсәлән, кәләпүш гомуми баш киеменә әйләнә). Бу төр баш киемнәренең, кайбер бизәнү әйберләренең шәһәр костюмының үзенә күрә аерым бер миллилек күрсәткеченә әверелүе аларны престижлы итте, шуна күрә XIX йөзнен икенче яртысында алар элек Казан татарлары яшәмәгән урыннарга да таралдылар. Бу процесс күбесенчә югары катлам вәкилләренең

Дәвамы. Башы узган санда.

әйтелгән үрнәкләрне кабул итүе аркылы барды

Шуның өстенә, зәргәрләрнен (ювелирлар) читтәге төбәкләргә күчеп китүе нәтижәсендә, анда «икенчел» Казан-татар традицияле бизәнү әйберләре җитештерү учаклары барлыкка килүе аркылы, аерым төр ювелир әйберләренең таралыш чикләре кинәйде.

Милли чорда татар шәһәр мәдәниятенең шартлы-традицион төс алуынын тагы бер чыганагы—шул дәвердәге рус шәһәр мәдәниятенең йогынтысы Үз вакытында күренекле галим—этнограф НИ. Воробье в билгеләп үткәнчә, бу йогынты кием- салымда ачык күренә. Аерым алганда. XIX гасырнын икенче яртысыннан башлап шәһәр көнкүрешендә билле, арткы яктан бөрмәле хатын-кыз күлмәге таралу, анын фикеренчә, руслардан кергән Ә соңгылары, үз чиратларында. Ауропа модасы тәэсирен тойганнар. Мондый яналыклар тагын да бар Мәсәлән. XX йөз башларында татарларда ул вакытта модада булган, шәһәр сапожкилары үрнәгендә этләнгән читекләр тарала (алар биек үкчәле хатын-кыз ботинкалары төсле дә булганнар)

Ә инде акрынлап шәһәргә кергән кием-салым төрләре авыл халкына да йогынты ясаган. Нәтижәдә авылдагы киемнәр бераз үзгәрә төшкән һәм шәһәрдәге үрнәкләргә охшый башлаган Шундый күренеш шәһәр архитектурасында да күзәтелгән: әйтик. Казан мәчетләрендә рус бароккосы, классицизм стиле билгеләре чагыла Киңрәк караганда бу, билгеле, Ауропа архитектурасына якынаю Әмма, шуна да карамастан, урта гасыр чорына барып тоташучы җирле мәчет архитектурасы үзенчәлекләре лә сакланган.

Татарларда «икенчел» мәдәни формалар барлыкка килү шәһәр белән генә чикләнмәгән, хәлбуки, аларда шәһәр мәдәният үсү белән тыгыз бәйләнгән булса да. Шушы уңайдан XX гасырнын беренче дистәләрендә, бигрәк тә совет чорында, элек Казан татарларына гына хас булган, үзгәргән Сабан туе бәйрәменең башка, аны элек бәйрәм итмәгән төркемнәргә дә таралуын күрсәтү кирәк. Авыл күләмендә генә үткәрелгән бу бәйрәм акрынлап, «гомумиләштерү» нәтижәсендә. барлык татарларга да хас булган гомуммилли бәйрәмгә әйләнде Дөрес, 20нче елларда бу процесс әле башланган гына иле. Моның ише аерым мәдәният элементына «гомумтатар» мәгънәсен бирү нигезендә мәдәниятнең «икенчел» формаларын барлыкка китерүнең башка мисалларын да күрсәтеп була: басма рәвештә чыгару һәм тарату нәтижәсендә элек тар төбәктә генә билгеле булган фольклор әсәрләренең гомум этник күренешкә әйләнүе; локаль үзенчәлекләрне «берләштерү» юлы белән милли кухняны булдыру (шул исәптән «татар ашлары» китаплары чыгару аркылы да)

Күренгәнчә, XIX йөзнең икенче яртысыннан башлап татарларда «гомумилләштерелгән» мәдәни формалар барлыкка килү интенсивлашты XX йөзнең башларында мондый процесс дәвам итте. Һичшиксез, татарларда элекке- традицион мәдәният катламыннан шактый нык аерылып торган яна мәдәният катламы барлыкка килү турыдан-туры милли «югары», ягъни, шәһәр мәдәнияте барлыкка килүнең нәтижәсе булды. Хәзер шушы яна мәдәниятнең формалашуына күчик.

Урта гасыр татар мәдәниятенең үзәген ислам тәшкил иткән, шунлыктан традицион мәдәнияткә теләсә-нинди үзгәреш кертү башта шушы «үзәккә» үзгәреш кертүне таләп иткән. Шунлыктан, татарларда иҗтимагый реформаларның элгәресе дини реформа булды.

Мәгълүм ки. Көнбатышта мәдәниятне диннән «чистарту» (аеру дин әйтсән дә була) аерым этаплап—Реформация чорыннан Мәгърифәтчелек чорына күчү аркылы барган. Көнчыгышта исә, шул исәптән татарларда да. мондый эзлекле тек күзәтелми: монда бер этапның икенчесе белән буталуы булган Шулай да. татарларда ла реформаның башлангыч чоры ислам кысаларында барган һәм дини яңарыш юлы эзләү белән бәйле булган 1770нче елларда эш иткән, яңарыш кертергә омтылган Морат мулладан башлап санаганда (анын турында тәглен мәгълүматлар бик аз) XX йөзнең башларына кадәр татар җәмгыятендә дүрт буын ислам реформаторлары алмашты Аларнын бер гасыр ярым чор эчендәге эшчәнлегенен төп нәтижәсе булып татарларның XIX-XX йөзләрнең чикгәрендә заманага яраклаштырылган •чистартылгын» исламга күчүе булды Сүз, беренче чиратта, традиционализмнан
чистарыну турында бара. Татарларның Ауропадагы географик халәтен истә тотсак—чынлыкта алар Ауропада мөселман динен тотучы җирле халык—һәм татар җәмгыятенең гомуми үсеш юнәлешеннән чыгып эш итсәк, бу реформалаштырылган динне ауроислам дип атарга була. Бу төр ислам күбрәк җәдитче дин белгечләренең хезмәтләрендә яшәсә дә, җәдит мәктәпләре һәм мәдрәсәләре аркылы анын халык массаларына тирән үтеп керүе дә бәхәссез. Шуны да онытырга ярамый—1917 елга Диния назәрәте үзе дә җәдитче ислам эшлеклеләре кулына күчте. Ә инде соңгы буын ислам реформаторларының эшчәнлеге татар җәмгыятендә мәдәни реформалык җәелгән чорга туры килеп, алар тарафыннан ислам XIX-XX йөзләрнең чикләрендә милли мәдәният кысаларында каралды. Нәкъ шушы буын ислам белгечләре, бигрәк тә аларнын радикаль өлеше, татар-мөселман өммәтенең секуляр юнәлештә хәрәкәт итүен дә тәэмин итте.

Татар җәмгыятендә XV111-XIX гасырның чикләрендә үк башланган мәдәнияттәге структур үзгәрешләр 1920нче елларга кадәр дәвам итте. Ахыр чиктә «югары» мәдәният тудыруга юнәлдерелгән бу эшчәнлек төрле сфераларда барып, гел бер- берсе белән параллель бармаса да, эчке яктан үзара бәйле булды.

Әдәби телне реформалау. Беренче чиратта татар җәмгыяте каршында иске татар әдәби телен, ягъни урта гасырдан калган төрки, Идел буе төркие дип йөртелгән телне реформалау кирәк иле. Чөнки төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә бу тел киң халык массаларына аерым әзерлексез аңлашылмыйча, тар даирәләрдә—галимнәр, язучылар, дин һәм дәүләт (дипломатия өлкәсендә) эшлеклеләре арасында гына кулланылды. XIX йөз урталарына кайбер татар зыялылары яңа әдәби тел кирәклеген аңлый башладылар. Әмма аны булдыру өчен зур кыенлыклар аркылы үтәргә кирәк иде: телне гарәп һәм фарсы алынмаларыннан арындыру, конкурент булган башка әдәби телләр—бу очракта, госманлы төрек һәм аңа бик якын булган И. Гаспралы кулланган телләр күз алдында тотыла—йогынтысыннан котылу, киң спектрдагы терминология булдыру (фәнни-техник, иҗтимагый тормышка караган Һ.6.), алфавитны туган телебез таләпләренә якынлаштыру һ.б. Татар телен реформалауда берничә этапны күрсәтергә була: XIX йөзнең икенче яртысыннан 1905 елга кадәр; 1905-1917 еллар; 1920нче еллар. Беренче этапта татар әдәби теле сөйләм теле белән якынайса да, зыялылар арасында госманлы төрек һәм гарәп әдәби телләренең шактый зур йогынтысы сакланды. 1905-1907 еллардагы революциядән соң татарларда тел өлкәсендәге үзгәрешләр тиз рәвештә тирәнәя барып, Юнчы елларга «татарчылар», ягъни әдәби телне татар теленең үз нигезенә үстерүне яклаучылар җиңеп чыктылар һәм хәзерге татар әдәби теле вакытлы матбугатта һәм мәктәпләрдә ныклап урнашты. Татарлар, хәтта төрекләрдән дә алда, милли терминологиягә күчеп, 1917 елга татар теле нигезендә эшләнгән күп санлы яңа техник һәм фәнни төшенчәләр куллана башладылар. Фактик яктан караганда 20нче еллар башларына татар телендә, бөтенләй үк камил булмаса да, күп төрле төшенчәләрнең бай җыелмасы булдырылды. Димәк, фикерләүне татар әдәби телендә тиешле югарылыкта кору өчен мөмкинлекләр булдырылды.

Татарда хәзерге әдәби тел аякка басуда алфавитны реформалау һәм орфографияне үзгәртү дә зур әһәмияткә ия булды. Бу мәсьәлә 1890 нчы елларда үк күтәрелә башлады—ул вакытта гарәп графикасына (иске имля) корылган татар алфавитын һәм орфографияне камилләштерергә тәкъдим итүчеләр барлыкка килде. XX йөз башына алфавит һәм орфография тирәсендәге дискуссияләр көчәйде һәм ахыр чиктә иске алфавитны чама белән үзгәртергә теләүче урта имлячылар җиңеп чыкты; алар шулай ук татар теленең урта (Казан татарлары) диалектына таянуны хуп күрделәр. Ләкин язмадагы үзгәрешләрне закон нигезендә беркетү фәкать тик милли дәүләтчелек булдырылгач кына, ягъни Татарстан АССР төзелгәч кенә мөмкин булды (Татарстан АССР ХКС 1920 елнын 19 декабрендә кабул ителгән «Алфавит һәм орфография» турындагы 27нче декретын карагыз). Моның белән әле татар телендә язманы реформалау төгәлләнмәде, чөнки 20нче елларның урталарыннан татарларда латин графикасына күчү теләге көчәя башлады. Бу яна хәрәкәт түгел иде—инде 19Юнчы елларда ук татар җәмәгатьчелеге арасында латинны күтәреп чыгучылар булды. Әмма, 20нче елларда бу эшне партия органнары да яклагач, «милли» коммунистларның
бер өлеше бик нык
каршы торса да, Татарстан АССР ХКС 1927 елнын 3 июлендә кабул ителгән карары нигезендә латин алфавиты татар теле өчен рәсми алфавит дип игълан ителде. Шул ук елны татар теленең үзенчәлекләренә яраклаштырылган яңа алфавит кулланышка да кертелде. 1928-1933 елларда латин графикасында язунын орфографик кагыйдәләре дә эшләнде Шулай итеп, XIX йөзнең икенче яртысы-ХХ йөзнең беренче дистәләрендә хәзерге татар әдәби теле формалашты һәм анда язу мәсьәләләре хәл ителде.

Татарда милли мәгаөиФ системасы оешу. Бу системанын оешуы озак вакыт дәвам итте XIX йөзнең икенче яртысыннан башлап, 1930нчы елларнын башларына кадәр. Мәгариф өлкәсендәге реформаларны башлап җибәрү алдыннан татарда XVII1-XX йөзнен башларынача төп урынны алып торган дини укыту үзәкләре (мәктәп-мәдрәсәләр) генә бар иде. Алар да халыкнын үз хисабына (шул исәптән, бай татарларның акчасына) тотылдылар. Татар җәмгыяте каршында торган белем бирү өлкәсендәге бурыч түбәндәгечә торды: дәүләт кулында булган, татар телендә укытучы массакүләм дөньяви мәктәп булдыру. Бу бурычны үтәү бик тә катлаулы иде Беренчедән, XVIII-XX йөзләрнең башларында татарлар дәүләт органнарына якын җибәрелмәү сәбәпле. Россия империясендә мәгариф өлкәсендә алып барылган сәясәткә (ә ул сәясәт 1917 елга кадәр үзенен төп нигезләре буенча империячел булды, дөрес, 1905-1907 елгы революциядән сон бераз үзгәрсә дә) йогынты ясый алмадылар; икенчедән, татар җәмгыяте акрын үсү сәбәпле, татарда милли мәгарифкә күчү өчен эчке шартлар 1860нчы еллардан сон гына җитлегә башлады (хәзерге әдәби тел формалашу; мәктәп һәм иҗтимагый тәрәккыят арасындагы бәйлелекне анлау; белем бирүнен дөньяви якларына игътибарның көчәюе һ.б ) Шунлыктан, татарлар конфессиональ мәктәпләр системасын реформалау юлы белән киттеләр Бу процессный өч этабын күрсәтеп була 1890-1910 еллар. 1910-1917 еллар (Октябрь революциясенә кадәр); 1917 елнын октябреннән башлап 1930нчы елларга чаклы Беренче этапның төп эчтәлеге булып конфессиональ мәктәпләрне гомуми мәктәпләргә әйләндерергә тырышу булды. Икенче этапта яна тип (җәдит) мәктәпләренең җиңүе белән бергә аларны дәүләти гомуми белем бирү системасына кертү өчен көрәш башланды. А.-А. Рорлих фикеренчә, 1917 елга Идел-Урал татарларының мәгариф системасы үзенен «ислам характерын сакласа да. милли мәктәп буларак үсеп, торган саен дөньяви төс ала барды» Милли мәгариф эчендә әле 1917 елга кадәр үк махсус урта белем бирүче уку йортларына якын типтагы кайбер мәдрәсәләр формалаштылар Ләкин шунысын ла кистереп әйтергә кирәк татарда дөньяви югары белем бирүче уку йортлары булмады, беренче чиратта, үз дәүләтчелекләре булмау сәбәпле. Өченче этапта, 1917-1918 еллардагы драматик көрәштән соң, конфессиональ мәктәпләр системасы акрынлап юкка чыгарылды, алар урынына массакүләм эшләүче татар совет мәктәбе килде Ул мәктәп бер ягы белән—туган телдә укыту буенча—милли мәктәп булып торса да, икенче билгеләреннән чыгып карасаң—аерым алганда белемнен эчтәлек өлешенең тулаем дәүләт контролендә булуын һәм коммунистик идеология белән сугарылуын истә тотсак—бу әһәмиятле күрсәткеч ягыннан мондый мәктәп берничек тә милли була алмый Шушы планда, инде күрсәтелгәнчә, чын милли мәктәпкә 1917 елга кадәр яшәп килгән конфессиональ уку йортлары якын булган Ләкин алар да советкача чорда башлангыч белем бирү дәрәҗәсендә булса да тулаем барлык балаларны да укытырлык итеп эшли алмаганнар Нәтиҗәдә, Идел-Урал татарларының сәвәтлелек (грамоталылык) дәрәҗәсе түбәндәгечә булган 1897 елга—20,8, 1926 елга—30,6 процент Дөрес, бу чорда Россиядә башка халыкларның (русларны да кертеп) да күрсәткечләре шул чама булган XIX йөзнен икенче яртысынла-ХХ йөзнен башларында татарларның халык мәгариф системасының икенче зур кимчелеге— аларда ана телендә эшләүче югары уку йортларының булмавы Бу кимчелектән совет чорында да арынып булмады, хәлбуки, 1920-1930 елларда әйтелгән юнәлеш буенча аерым адымнар ясалса да (югары уку йортлары каршында эшләүче татар телле рабфаклар һ.б.).

Милли-мәдәни мәгълүмат челтәре. Югары мәдәниятнең ин әһәмият те чылбыры булып торган бу өлкә татарда кайбер юнәлешләр буенча XVI11 гасыр ахырларында
ук үсә башлый (китап басу), башка тармакларда (периодик басмалар чыгару), сәяси чикләүләр булу сәбәпле, үсү 1905 елдан сон гына башлана.

Әгәр китап басуны алсак, ул өлкәнен үсешендә мондый этапларны күрәбез: XVIII гасыр—милли китап нәшер итүнен башланып китүе; 1800-1850 еллар-татар китапларын массакүләм чыгара башлау; 1860-1900 еллар—татар китапларын нәшер итүнен көчәюе һәм басма продукциянен сыйфат составы үзгәрү; 1901-1917 еллар—милли китап басу эше оешунын төгәлләнүе. Сонгы ике чорда, татарча китап басу эшенен интенсив рәвештә оешу дәверендә мондый күрсәткечләр күзәтелгән: 1851-1890 елларда 3.2-3,3 мең исемдәге татар китабы чыгарылып, аларның гомуми тиражы 23,5-29.9 млн данә булган. 1901-1917 елларда 6,2-7 мен китап басылып, гомуми тираж 41,3-47 млн данәгә җиткән. Китап тиражы буенча татарлар 1913 елга Россиядә икенче урынга чыгып, фәкать тик руслардан гына калышканнар (чыккан китапларның саны буенча өченче урында торганнар). XX йөз башына, империячел цензура бик тискәре йогынты ясаса да, милли китап чыгару тармагы инде тәмам оешып җиткән була.

Милли вакытлы матбугат чыгару эше күпкә авыррак шартларда барды. Татар периодик басмасын нәшер итүнең беренче омтылышы 1808 елга караса да, бу мәсьәләдә дәүләти чикләүләр сәясәте 1905 елга кадәр Идел-Урал татарларына периодик басма чыгару эшен практик яссылыкка куярга мөмкинлек бирмәде (1883 елдан башлап Кырым татары И. Гаспралынын «Тәржемән» газетасын исәпкә алмаганда). Әмма, 1905 елдан башлап, беренче чын татар газетасы чыга башлаганнан сон, империя сәяси даирәләренең татар басмаларының санын 3-5 тирәсендә тоту планнарына карамастан, Идел-Урал татарлары тиз рәвештә тулы канлы, тармакланган, туган телдә чыгучы периодик басмалар челтәрен булдырдылар. 1905-1917 елларда бу челтәргә ЮОгә якын басма кереп, аерым елларда гадәттә 20 чамасы газета һәм журнал нәшер ителгән (шуларның унысы өзлексез чыгып торды). Татар периодикасы барлыкка килү XX йөзнең беренче дистәләрендә татар милли- мәгьлүмати челтәренең (ул башкорт халкын да 1920 нче елларга кадәр мәгълүмат белән тәэмин итеп торган) тәмам формалашып бетүенә китерде.

Татар теленеп статусы мәсьәләсе. Россия империясендә татар теленең статусы мәсьәләсе татарларда «югары» мәдәниятнең массакүләм мәктәбе һәм милли- мәгьлүмати система кебек сегментлары оешып бетә бару белән катлаулана башлады. Әмма 1917 елга кадәр бу империядә татар теленең рәсми статусын тану турында сүз дә булу мөмкин түгел иде. Татарларның туган телләренең хокукый яктан яңа статусын беркетү өчен көрәшүенең беренче этабы 1917 елгы Февраль революциясеннән сон башланды.

Идел-Урал төбәгендә 1917 елның апрель аенда үткән беренче губерна мөселман съездларында ук (14-17 апрельдә—Уфа, 23-24 апрельда Казан губернасында) мөселманнар яшәгән районнарда дәүләт учреждениеләрендә татар телен рәсми тел итеп тану, мәктәпләрдә укыту теле буларак куллану өчен тавыш бирелде. Шулай итеп, сүз татар теленә региональ дәүләт теле статусы бирү турында барды. Россиядә татар теленең статусы буенча татарларның позициясе 1917 елның 22 июлендә (яна стиль белән 4 августта) Казанда эчке Русия һәм Себер мөселманнарының милли- мәдәни мохтариятен игълан итүдән сон ахыргача ачыкланды: «төрки» тел, ягъни татар әдәби теле (әйтелгәнчә, ул башкортларга да хезмәт итте), рус теле белән тигез дип игълан ителде. Бу тел барлык административ учреждениеләрдә һәм «төрки- татар» халкы яшәгән җирләрдә мәктәпләрдә дә кулланылырга тиеш иде. Рус теленен элекке статусы инкарь ителмәде—татар теле икенче дәүләт (рәсми) теле буларак күзалланды.

Татар теленен дәүләти статусын тормышка ашыруның икенче этабы Татарстан АССР төзелгәннән сон башланды. «Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы положение»дә ук (1920 елның 28 февраленнән дә соң түгел) «дәүләт учреждениеләрендә рус теле белән беррәттән официаль тел булып татар теле тора» дигән пункт бар иде. Әмма 1920 елнын 27 маенда дөнья күргән «Автоном Татар Социалистик Республикасы» турындагы ВЦИК декретында мондый пункт юк, ахрысы, бу большевикларның татар теленең дәүләти статусын беркетеп куярга

 

теләмәгәнлеге турында сөйли. Шулай да, 1921 елның 25 июнендә дөнья күргән Татарстан АССР БҮБК һәм ХКС декреты тарафыннан татар теле «барлык дәүләт совет учреждениеләрендә мәҗбүри» дип игълан ителде, ягъни ул дәүләт теле буларак беркетелде Рус теле исә үзенең рәсми хәлен саклады, чөнки ул «татар теле белән бер дәрәжәдә дәүләт теле» булып калды.

1921-1925 елларда татар теленең дәүләти статусын тормышка ашыру буенча шактый гына документлар кабул ителде. Ике дәүләт (офиииаль) теле турындагы урын 1925 елнын 25 июненнән дә сонга калмыйча эшләнгән Татарстан АССР Конституциясе проектында (аны Мәскәү расламый) да булган. 1920 нче елларның урталарына кадәр Татарстанда татар теленең ике дәүләт теленең берсе буларак үсүе анын функцияләренең шактый киңәюенә китерде. Ләкин татар теленең хокукый статусын тормышка ашыру буенча эшләнгән эшләр шактый чикләнгән булып, 20нче еллар ахырыннан бу өлкәдә алып барылган сәясәт юк дәрәжәдә калдырылды Нәтижәдә XX йөзнең беренче дистәләрендә татар теленең дәүләти статусын конституцион беркетүнен ныгып урнашуына Татарстан эчендә дә ирешеп булмады, ә инде 1921-1925 елларда кабул ителгән документлар нигезендә билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру буенча алып барылган уңышлы сәясәт турында әйтеп тә торасы юк.

Башкортстан АССР кысасында татар теленен хәле шактый үзенчәлекле булып чыкты: ул анда дәүләт теле булып танылмаса да, de facto анын статусы 1920-1930 елларда шундый статуска якын иде.

Ә инде РСФСРнын башка төбәкләрендә һәм СССРнын башка республикаларында татар теле 20нче елларда рәсми статуска да ия булмады, халык мәгарифе (мәктәптә) һәм периодик басмаларда, өлешчә суд өлкәсендә (җирле судларда) генә кулланышта булды.

Шулай итеп, Идел-Урал төбәгендә татарлар төрле республикалар һәм өлкатәрнен чикләре белән бүлгәләнеп, үз телләренең хокукый статусын XX йөзнең беренче дистәләрендә дәүләти дәрәҗәдә фәкать тик Татарстанда гына беркетә алдылар.

Милли мәдәниятнең башка элементлары (татар театры, академик фән һ б.), шулай ук милли этапта барлыкка килсәләр дә, монда аерым каралмаячаклар. Ләкин шуны әйтеп китәргә кирәк: театр һәм гуманитар фән шулай ук татар әдәби теленнән башка яши алмаслар иде, ягъни мондый тел аларнын алшартлары булып тора.

Шулай итеп, XVI11 йөзнең ахырларында ук оеша башлаган татар милли «югары» мәдәнияте, Россиядәге сәяси һәм социаль-икътисади шартлар нәтиҗәсендә чагыштырмача тиз рәвештә XIX йөзнең икенче яртысыннан сон гына үсә башлады 1860-1920 елларда татарларда шактый югары үскән милли мәдәният барлыкка килеп, анын үзәген «югары» мәдәният тәшкил итте Шуны да искәртү кирәк өлешчә бу мәдәният үзенең формалашуының логик тәмамлануына совет чорында гына иреште Ләкин Советлар Союзы кысаларында 1920нче елларда да империячел сәясәтнең нигезләре саклану сәбәпле, татарларга үзләренең «югары» мәдәниятләренең үсешен төгәлләү өчен шартлар булмады Шулай да, бөтенләй үк формалашып бетмәгән милли мәдәният булдыру да XX йөз башларына татар милләтенең аякка басуын күрсәтүче әһәмиятле бер индикатор булып тора

  1. бүлек ТАТАРДА МИЛЛИ АН БАРЛЫККА КИЛҮ

Безнең замандашларыбызнын күбесе соңгы вакытларга кадәр паспортларда һәм кайбер башка документларда күрсәтелеп килгән этноним-гомуммилли үзатамабыз—һәрвакыт булган дип саныйлар Әмма аларнын бу фикере белән килешеп булмый-милли үзан фәкать тик милли берлек формалашкан заманда гына барлыкка килә, әле анда да үзеннән-үзе түгел, күбрәк зыялыларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бу процесс бер халыкта да гали генә бармаган, чөнки милли үзаң тусын өчен элекке җирле, конфессиональ. сословие белән бәйле һ б атамалардан

 

баш тартырга, яна үзатамага күнегергә кирәк.

Еш кына милли берлек вәкилләренең үзаңнары берничә «катлы» (иерархияле) була—гомуммилли атама белән бергә иске жирле исемнәр, кайбер очракта дин белән бәйле атамалар (конфессионим) да сакланып кала. Милли чорда татар идентитеты мәсьәләсе, җитәрлек өйрәнелмәгән булу сәбәпле, мифлаштырылган килеш кала килде Аерым алганда, бу «татар» дигән гомуммилли этнонимнын ныгып урнашу мәсьәләсенә карый. Татарларны болгардан килеп чыккан дип санаучы кайбер авторлар, «татар» этнонимын бездә «ялгыш«, «табигый булмаган» һәм ахыргача фәкать тик XX йөз башларында гына кабул ителгән узатама дип санап килделәр. Соңгы елларда шуна охшаган карашны америкалы тарихчы А.Франк та алга сөрде: анын докторлык диссертаиясендә татар милли идентетлыгынын массакүләм төс алып таралуы совет чорында гына булган дигән караш әйтелә; имеш, Идел-Урал буе мөселманнарының күбесе өчен 1920нче елларга кадәр болгар үзаңы хас булган. Тыштан караганда, бездә язучы һәм күрсәтелгән чит ил галименен фикерләре бер төсле булып тоелса да. алар арасында аерма бар һәм чынлыкта кайбер татар галимнәренең карашлары А.Франк тора торган позициядән нык кына аерыла Безнен үзебездә эшләгән бу төркем галимнәр ышануынча, «татар» этнонимын безгә рус таккан (мәсәлән. Ә.Г Кәримуллин ул турыда түбәндәгечә язды: «... болгарга («татар» атамасы—Д. И ) царизмнын милли-колониаль сәясәте тарафыннан көчләп тагылган» Ә менә А. Франк бөтенләй башка позициядән чыгып эш итә—анын фикеренчә. Идел-Урал буе мөселманнарына болгар идентетлыгын XVIII йөзнен урталарында мөселман руханилары таккан. Сәбәбе—төбәктәге мөселман өммәтен берләштерү Моны эшләгәндә алар мөселман җәмәгатьләрендә (общиналарында) инде яшәп килгән урта гасыр Болгар дәүләте белән бәйлелек турындагы тарихи традицияләрне файдаланганнар.

Гомумтеоретик планда караганда, милли үзаңның ике чыганагын күрсәтергә кирәк: 1) феодаль халыкчык дәверендә үк барлыкка килгән этник ан (халык үзаны), 2) интеллигенция тарафыннан кертелгән этник үзаңның яна катламы, һичшиксез, яна идентитет эшләп чыгаручы зыялылар бу процесс вакытында урта гасырлар катламнарыннан «чистартылган» иске этник атамаларны да кулланганнар—алар бу очракта гомуммилли этноним өчен үзләре иң кулай дип санаган атамаларны сайлап алганнар. Билгеле, монда кирәк дип санаган яисә фаразланган оештырылучы милли берлекнен этник чикләреннән чыгып эшләнгән конструкцияләү элементлары да булырга мөмкин Әмма халык массалары милли идеяләрне пассив рәвештә үзләштерүчеләр генә булмаганлыкган, милли үзаң барлыкка килү процессына реаль йогынты бик күп факторларга бәйле була, бигрәк тә социаль үзгәрешләр темпына (шул исәптән этно-мәдәни үзгәрешләргә дә).

Милли зыялыларыбыз тарафыннан милли идентитетлыкны формалаштыруда ике төп этапны күрсәтергә була: XVIII-XIX йөз урталары—«мөселман идентитетлыгы» нигезендә барган үсеш чоры; XIX йөзнең икенче яртысы—XX йөзнең беренче дистәләре—этниклыкка нигезләнгән милли үзаң аякка басу чоры. Инде беренче чорда ук мөселман руханилары йөзендә татар идеологлары тарафыннан төбәктәге мөселан халкынын идентитетлыгын булдыруга татарларда тарихи ан барлыкка килү процессына йогынты ясау аша күзгә күренерлек тәэсир итү булды. Ләкин, XVIII-XIX йөзләр урталарында алар әле яңа типтагы, урта гасырдан мирас булып калган, дини һәм үзенә аерым этник компонетларнын аерылгысыз бәйлелеге белән характерланган үзаңнан аерылып торучы этник үзаңны максатчан рәвештә формалаштыруны бурыч итеп куймаганнар. Анын ин ачык билгесе—ул вакытларда татарларда «мөселман» конфессионимынын актив кулланышта булуы. Икенче чорнын башында (XIX йөзнең икенче яртысында) татар идеологлары тар төбәкчелек һәм сословие белән бәйле атамаларны, шулай ук «мөселман» конфессионимын чын «этник» этноним белән алыштырырга омтылалар. Ә XX йөзнең беренче дистәләрендә милләтебезгә башка этнонимнар—алар тарихи сәбәпләр нәтиҗәсендә сакланмадылар—«ябыштыру» омтылышлары да ясалды Ахыр чиктә нәкъ менә •татар» атамасы, анын тарихи яктан тамырланган һәм «интеграль» булуы сәбәпле, гомуммилли этноним булып кала.

 

Бу чорда нәрсә булганын карап үтик. Ләкин анарчы XIX йөзнең урталарына кадәр татарларга хас үзаннын нинди булганлыгын күздән кичереп үтү кирәк булыр. Инде әйтелгәнчә, бу дәвер өчен аерым «мөселман» үзаңы (ул татар һәм башкорт өчен уртак булган) турында сүз алып барырга кирәк. Төрле сәбәпләр нәтижәсендә ул үзаң «мөселман» конфессионимы кыяфәтендә аеруча тотрыклы булып чыкты. XVIII-X1X йөзләрнең урталарында Идел-Урал төбәгендә ул үзаннын кин таралуы монда XVIII йөздән башлап мөстәкыйль «мөселман» милләте формалашуга бәйле булды.

XIX йөзнең икенче яртысына Идел-Урал буйларындагы мөселман берлегендә яңа күренешләр күренеп, ул «этно-мәдәни» милләткә әйләнә башлагач, Идел-Урал татарларының идентитетлыгы турындагы сорау аермачык кискенләшкәч, идеологлар өчен икенче бер типтагы идентитетлыкка күчү кирәклеге торган саен ачыграк була башлады. Андый күчеш проблемасын ин анык рәвештә куючы—оешып килүче татар милләтенең ин күренекле идеологларыннан булган һәм милләт «төзүнең» икенче «чиратын» беркадәр алдан сизгән, ул эштә катнашкан Ш. Мәржани (1818- 1889) иде. Татар идентитетлыгы турындагы үз идеяләрен ул, әле күптән түгел генә безнең милләттәшебез, Ю. Шамил угълы (Америка тарихчысы) тарафыннан «Казан (ягъни, Идел-Урал—Д.И.) татарларының беренче заманча тарихы» дип аталган, «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле зур тарихи әсәрендә (беренче томы 1889 елны нәшер ителде, икенчесе—1900 елда) язып чыкты. Идел-Урал буе татарлары тарихын тасвирлаганда, Ш Мәржани «татар» этнонимын куллануны максатка яраклы дип таба. Ю. Шамил угълы фикеренчә, шушы этноним аркылы ул үз дәверендәге «Казан» (Идел-Урал) татарлары һәм Идел буе болгарлары арасындагы бәйлелекне Казан ханлыгы һәм Алтын Урда аркылы барган тарихи дәвамчанлык буларак билгеләргә омтылган. Бу анлатма әһәмиятле, әмма, җитәрлек түгел. Мәсьәләнең тагы бер ягына америкалы тарихчы А.Франк тукталды.

Анын фикеренчә, Мәржани элегрәк барлыкка килгән кайбер «образларны»—бу очракта—«болгар» идентитетлыгын—«сүтү» белән мәшгуль булган. Чөнки, аның уенча, Идел-Урал мөселманнары берлеген этник бергәлекнең (Идел-Урал төркиләре) сәяси организм (Алтын Урда дәүләте) белән кушылуы нәтижәсендә барлыкка килгән «татарлар» тәшкил иткән. Бу автор уйлавынча. Мәржани өчен татар милләте оешуда этник һәм сәяси факторлар—беренчел, ә дини фактор икенчел булып торган Ш Мәржани фикерен тәнкыйтьләп, Ә. Франк хәтта болай дип белдерде: «аерым индивидлар тарафыннан ирекле рәвештә кабул ителгән исламга нигезләнгән болгар идентетлыгы, хәзерге заман, ирекле рәвештә сайлау мөмкинлеге азрак булган, күбрәк этник һәм генетик детерменизмга нигезләнгән татар милли идентитетлыгы идеологиясенә альтернатива буларак үзенчә әһәмиятле». Күренгәнчә, бу тарихчы Ш.Мәржанине Идел-Урал төбәгендәге өммәткә «татар» этнонимын көчләп «тагуда» гаепли. Ләкин Мәржанинын бу этнонимны сайлап алуы күпкә катлаулырак сәбәпләр комплексы белән бәйле.

Аларны тикшерүгә күчкәнче татар тарихчысы хезмәтеннән аның фикер агымын ачып бирүче кайбер урыннарны китерү кирәк. Мәсәлән, ул болай дип яза: «... чиктән тыш наданлыклары аркасында, Мавәраэннәһередә (ягъни Амудәрья һәм Сырдәрья арасында—Д.И.) яшәүче сарт халкына карап, дөреслеккә каршы килеп үзләренә «нугай» исемен алып, үз араларындагы сөйләшү-утырышларда шул исемне йөртеп һәм үзләрен шул халыктан дип санасалар да. » Бу язмадан күренгәнчә, монда әһәмиятле бер факт—Урта Азия төркиләре тарафыннан гатарларны «нугай» дип атау традициясе тасвирлана һәм кайбер татарларның шул исемне кабул итүе күренә. Ләкин татарларның яна идентитеты проблемасының күпкә авырырак икенче ягы да бар иде—ул иске «мөселман» идентитетлыгынын нык булуы Реформатор- галим татарлар арасында кайберәүләрнен «рус халкының аларны кимсетү, хурлау рәвешендә татар дип әйтүләреннән гатар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып без татар түгел, без «мөселман» дип тавыш-жәнжәл чыгаруларын да аерым күрсәтеп үтте. Әмма Мәржани этнонимны конфессионим белән алмаштыруга кискен каршы чыкты һәм түбәндәгечә белдерде: «Нинди кызганыч хәл. бу исемнәр (татар белән мөселман) арасында Нил белән Ефрат елгалары арасындагы

 

ераклык кадәр зур аерма бар бит! И мескен! Әгәр синең «мөселман»нан башка бер исемеңне дин һәм милләтен дошманы белмәсә иде, сине, әлбәттә, «мөселман» дип дошман күрерләр иде». Һәм ул болай дип өстәп куя: «Татар булмасан, ... инде кем булырсын?» Аңлашылса кирәк, Ш. Мәржани инде заманча, этниклыкка нигезләнгән идентитетны сайлап алган була.

Әгәр дә тарихчыны шушы юлга этәрүче сәбәпләргә килсәк, минем фикеремчә, алар түбәндәгеләр Беренчедән, Мәржани заманында татарлар арасында әле төбәкчелек үзатамалары һәм башка исемнәр таралган булган (алар арасында читтән «кертелгән» нугай атамасын да күрсәтү кирәк, чөнки Урта Азия белән аралашу көчәйгән дәвердә бу әһәмиятле факторга әйләнгән). Татар тарихының атасы булган идеолог «татар» этнонимы кебек кин таралган һәм берләштерүче атаманы якламыйча булдыра алмаган. Анын бу этнонимны сайлап алуында бабаларынын элекке бөеклеген хәтерләгән (ул турыда руслар да онытмаганнар, моны Мәржани төшенгән) йомышлы татарларның тарихи хәтере дә. ахрысы, соңгы роль уйнамагандыр. Икенчедән, «татар» идентитетлыгына каршы торучы «мөселман» идентитетлыгы. үзенең «чиксез» булуы белән, милли бергәлекнең нигезен алга таба ул заманда торган саен этник төс алган милли мәдәният тәшкил итәчәген аңлаган Мәржанины канәгатьләндерә алмаган. Өченчедән, Мәржани карашларының ахыргача формалашуына татарларны Алтын Урдадан килүче кыргыйларның (ул вакыттагы рус тарих фәненен Алтын Урда халкын бәяләве шундый булган) варислары итеп күрсәтергә теләүче миссионерлар да йогынты ясаган булса кирәк. Шушы караш белән көрәшү өчен Мәржани төрле төрки дәүләтләр белән соңгы чор татарлар арасындагы бәйлелекне расларга тырышкан. Димәк, милли тарих фәненә нигез салучы империя идеологлары торгызган корылмаларга каршы чыгып, инде эшләнгән татар милли идентетлыгы юнәлешен бозуны булдырмаска тырышкан. Дүртенчедән, татарда хәзерге этнонимнын ныгып урнашуында рус мохитенен (шул исәптән, рус администрациясенең дә) ролен да танымыйча булмый. Бу факторны Ш. Мәржани. һичшиксез, исәпкә алган. Ул анын халык турындагы «дин һәм милләт дошманынын» күзаллавыннан беркая да китеп булмавы турындагы сүзләреннән һәм анын шул вакытта «татар» этнонимын монгол яулап алучыларыннан аерып карарга теләвеннән күренә. Бишенчедән, карала торган проблеманың гел фәнни ягын да онытырга ярамый: татар тарихында «татар» компонентының (Алтын Урда төркиләренең) үз урынын танымыйча торып Идел-Урал татарларының этник үсеше проблемасын хәл итеп булмас иде. ә бу үз чиратында Ш Мәржанигә төзек милли тарихны язарга мөмкинлек бирмәс иде. Мәгълүм ки, галим буларак Мәржани ул вакыттагы тарихи белем дәрәжәсендә бу бурычны уңышлы үти.

Мәржани дәверендә яна идентитетлык әле формалаша гына башлаган була, чөнки анын табигый нигезе булган «югары мәдәният» барлыкка килү һәм анын йогынтысы нәтижәсендә үзгәрүче мәдәниятнең традицион-халык катламының трансформацияләнүе нәтижәсендә үсүче милли этник мәдәният әле оешып кына килгән. Шуна күрә крестьяннар массасы арасында, бигрәк тә Казан татарлары тупланып яшәгән районнарда, иске идентитетлар, бигрәк тә «мөселман» конфессионимы. яшәп килгән. Ул турыда вәисовчылар хәрәкәте белән бәйле материаллар сөйли (хәрәкәтнең башлануы 1860 нчы елларга карый). Хәрәкәткә нигез салучы Баһаветдин Вәисов (1819-1893) үзен «төрки сословиесендә» торучы «иске диндәге мөселман» дип санаган. Анын тарафдарлары 1890нчы елларда үхтәрен «болгарлы Вәисов алла полкының иске диндәге мөселман жәмгыяте» дип исемләп, «татар-крәстиәннәр» икәнлекләрен танырга теләмәгәннәр, «татарлар белән бернинди дә уртаклыгыбыз юк»,—дип белдергәннәр. Алар фикеренчә, «татарлар калимишәргатькә ышаналар (ягъни мөселман теологиясенә—Д.И.), вино эчәләр, тәмәке тарталар, ә аларнын хатыннары зина кылалар». Алардан аермалы буларак, «иске диндәге мөселманнар боларны эшләмиләр, алар изге Исламга, изге Шәригатькә һәм изге Коръәнгә ... ышаналар». Вәисовчылар крәстиәннәрдән һәм вак мещаннардан торганлыктан, монын ише рухнын һәм үзенчәлекле «мөселман» үзанынын XIX йөзнен икенче яртысында халык массаларында таралган булганлыгын танырга кирәк. Моны Ш.Мәржани да таный—ул аның татарларның бер өлешенен
үзенең «татарлыгын» инкарь итеп «мөселман» булуларын күрсәтүләре турындагы сүзләреннән бик ачык күренә. Татар мәгърифәтчесе К.Насыйриның (1824-1902) XIX йөзнен соңгы чирегенә караган сүзләрен дә шулай ук аңлатып була. Анын берсе бу рәвешле яңгырый: «... милләтебез халкын татар тәслия кылсам, яратмадылар, татар теле дисәм, яратмадылар...». Бу галим тарафыннан конкретлаштырылмаган «татар» этнонимын кабул итмәүче «яратмаучылар» «мөселман» конфессиони.мы тарафдарлары булган булса кирәк.

Теге яки бу төркем зыялыларының үзләре формалаштырырга омтылган этник бергәлекнең чикләрен ничек үткәрергә тырышуларына бәйле рәвештә. XX йөзнен беренче дистәләрендә татарлар өчен башка этнонимнар да «ясап» каралды. Шуна күрә гомуммилли этноним тирәсендә бәхәсләр бу заманда да булды. Юкка гына Г.Ибраһимов үзенен «Без—татарлар» (1911 ел) дип аталган мәкаләсендә түбәндәгечә язмады: «Татарлар нишләптер бу исемнән (татар этнонимыннан—Д.И.) читләшәләр». Ә моның сәбәпләре берничә була. Ин башлап, билгеле, эш монда Идел-Урал татарлары арасында «мөселман» идентитетының нык булуында. Мәсәлән, күренекле татар этнографы һәм тарихчысы Г.Әхмәров (1864-1911). татарларның болгардан барлыкка килүе турындагы теория тарафдары, үзенен «Болгар тарихы» (1909 ел) исемле китабында, замандашлары—Казан татарларының «Казан мөселманнары» һәм «Казан төркиләре» дип эндәшкәнне кулайрак күрүләре турында яза. Жәмгыятьтә «татар» этнонимына каршылык тууның башка сәбәпләре дә булган. Алар арасында зыялыларның самодержавиегә каршы бөтен төрки һәм мөселман халыкларның бердәм хәрәкәте зарурлыгын истә тотуларын аерып күрсәтү кирәк. Шуңа күрә дә XX йөзнен башында татарлар арасында квазиэтноним булган «төрек», «төрк» атамалары әйләнешкә керә. Мәсәлән, татар язучысы Ф.Кәрими 1914 елны мондый сүзләр язган: «без төркиләрме, әллә татарлармы дип тикшерәбез һәм мөмкин булганча үзебезнең татар булганлыгыбызны исбат итәргә тырышабыз- Азга таба ул болай дип яза: «Безнең асылыбыз, тамырыбыз, рухыбыз һәм фикеребез төрек түгелме?» Мондый татарны төрек (төрк) дип караунын объектив нигехләре дә була—тарихи һәм лингвистик тикшерүләр төрки халыкларның туганлыгын, аларнын тарихларының уртаклыгын исбат иттеләр. Бу турыда күренекле татар зыялысы Ж. Вәлиди түбәндәгечә язды: «... Безнең үткәнне өйрәнгән тарихчылар безне төркиләр дип атыйлар...». Чынлап та. Г.Әхмәров кебек болгар теориясе тарафдары да. Казан татарларына карата «болгар» этнонимын гына түгел, ә «төрки-болгар халкы» атамасын да кулланган. Шулай ук. актуаль сәяси вәзгыять өчен бик кулай булган «мөселман» конфессионимы саклану «төрк- (төрек) квазиэтнонимы кулланучылар тарафыннан да ныгытылган, чөнки Россиядә яшәүче төрки халыкларының күпчелеге мөселман булганнар. Ләкин татар зыялыларының «татар» этнонимы чикләреннән чыгарга тырышуының тагын бер өстәмә сәбәбе дә булды: бу—төньяк-көнбатыш башкортларының татарлар белән ассоцияцияләнгән булуы. Татар зыялылары арасында татарлар белән башкортлар бер этник бергәлек тәшкил итәләр дигән караш таралган булган. Аны бик төгәл итеп Ж. Вәлиди әйтеп бирде «... мишәрләрне һәм башкортларны татар дип санап буламы дигән сорау бирү тулаем мәгънәсез һәм урынсыз булыр иде», чөнки «бер халыкны икенчесеннән аеручы—телдәге аерма, ләкин мишәрләр һәм башкортлар теле белән Казан татарлары теле арасында әллә ни аерма юк» Мондый фикернен яшәве 1917 елга кадәр Идел-Урал татарларында формалашкан «югары» мәдәниятнең башкортларга да хезмәт итүе белән дә бәйле.

Әмма, татар зыялылары арасында гомуммилли этнонимны сайлау буенча төрле карашлар таралган булса да. төп юнәлеш булып акрынлап бу сыйфатта «татар» этнонимнын позициясе ныгу торган. XX йөз башларындагы эре фикер иясе булган Ж. Вәлиди бик нечкә рәвештә ул турыда мондый сүзләр язып калдырган • безнен әдәбиятчыларыбыз, шагирьләребез һәм яшьләребезнең (безнен курсив—Д.И.) зур өлеше безне татар дип атый». Чынлап та. татар җәмгыятенең яшьрәк өлеше һәм бигрәк тә кин мәгънәдә әдәбиятчылар (журналистларны да кертеп), берсүзсез «татар» этнонимын яклыйлар. Г Ибрагимов, мәсәлән, «төрки» дигән ялган атамадан «читләшү» өчен, болай дип яза: «славян булганнар рус булган төсле төркиләр дә татар була ала». Г Тукай үзенен «Халык әдәбияты» (1910 ел) дигән мәкаләсендә
«без татарлар һәм без татар булып калдык»,—дип язган. Ә инде талантлы шагыйрь һәм алтын приискаларынын хуҗасы 3. Рәмиев (Дәрдемәнд) мондый рәвешле итеп әйткән үз фикерен:

Татарлыктан татар һич гарь итәрме.

Кеше үз исмене инкяр итәрме.

Татарлыкта татар углы татармын.

Татар түгел димә—башың ватармын.

Нәкъ менә шушы бәхәсләргә ясалган бер күзәтүдә («Шура» журналы, 1912 ел) болай диелә: «...«татар» дип йөртелүчеләргә багышланган мәкаләләргә күп урын бирелә: бер яктан, татарлар белән бөтен төрки миллиятчелеге арасындагы тугандашлык мөнәсәбәтләре ачыкланса, икенче яктан, аерым төрки кабиләләргә мөнәсәбәт тикшерелә һәм татар атамасын мишәр, башкорт һәм хәтта казакъ-кыргыз атамасына карата куллану әле бетмәгән».

19 Юнчы еллардагы документлардан күренгәнчә, татарларда милли үзаңны үстерүдә татар зыялылары һәм татар буржуазиясе иң зур активлык күрсәткән. Крәстиәннәр бу процесста катнашмасалар да. милли идеология йогынтысы астында аларда да этник аң тиз рәвештә үзгәргән. Революция алдыннан татарлар тарафыннан гомуми рәвештә караганда яңа тип идентитетлыкны үзләштерү турында Казан губернаторы П .М. Боярский бик тулы итеп әйтте. Ул күрсәтеп үткәнчә, «элек «син нинди милләттән»,—дигән сорауга татар «мөселман» дип җавап бирсә», хәзер Казан губернасында «мөселманнарның дини фанатизмга тартылышы кимеп, халыкчылыкны күгәрүгә, татар милләтчелеген үзләштерүгә һәм мөстәкыйль мөселман мәдәнияте булдыруга омтылыш көчәя».

Шулай да, формалашып килүче милли анга ахыргача оешып җитү процессында берникадәр үзгәрешләр кертү юнәлешендә йогынты ясап була иде әле. Мондый «конструктивистик» рухтагы омтылыш татар идеологлары тарафыннан татар «сәяси» милләте «төзү» дәверендә ясалды.

1917 елның жәендә «Эчке Русия мөселманарының милли-мәдәни мохтарияте нигезләре» дип исемләнгән документ проектында либераль буржуазия идеологлары «төзергә» тырышкан этно-сәяси бергәлекне (милләтне) аңлатучы берничә төшенчә барлыкка килде. Бу, бер яктан, «эчке Русия һәм Сибирия мөселманнары» төшенчәсе (аның кыска варианты—«Эчке Русия мөселманнары»). Текстта ул кыскача «мөселман», «мөселманнар» дип тә бирелә. Аңлашылса кирәк, бу төшенчә безгә таныш булган традицион «мөселман» конфессионимы. Ул документта 1917-1918 еллар башларындагы сәяси процессларда әһәмиятле роль уйнаган руханилар йогынтысыннан тыш барлыкка килмәгәндер. Мондый нәтиҗәне мөфти Р. Фәхретдиновнын фикере дә ныгыта—ул әле 1925 елны да «мөселманнар» исеме астында татарларны, башкортларны, мишәрләрне һәм типтәрләрне бер «милләт» дип санаган. Әмма, икенче яктан, югарыда аталган документта «төрки-татар» төшенчәсе, ягъни милли үзаң үсүдәге «төрекчеләр» һәм «татарчыларның» карашларын берләштерүче термин зуррак әһәмияткә ия булып тора. Бу документтагы өченче төшенчә—«төрки тел». Ул хәзерге татар әдәби телен белдереп, «төрки-татар» этнонимының үз составына Идел-Урал (шул исәптән, Әстерхан) һәм Себер татарларын, шулай ук башкортларны да керткән «сәяси» милләтне аңлатканлыгын күрсәткән (барлык бу төркемнәр дә ул чорда бер әдәби тел кулланганнар). «Мөселман» конфессионимы чынлыкта шул ук мәгънәгә ия булган. Шуның өстенә, Милли-мәдәни мохтарият Конституциясе (1918 елнын 16 гыйнваре) «сәяси» милләтнең исемен «төрки-татар» формасында гына түгел, ә «Эчке Русия һәм Сибирия төрки-татар мөселманнары» рәвешендә дә бирә, димәк, аларнын синонимнар булуын раслый. Игътибар итегез, бу очракта Себер татарларының милли «проектка» кертелгәнлеге аермачык күренә.

Идел-Урал штаты проектына алмашка Татар-Башкорт Совет Республикасы төзү проекты килгәч, татар интеллигенциясе иҗтимагый анда башка атаманы—«татар- башкорт» атамасын ныгытырга тырышып карады. Бу, ахыр чиктә, идеологларнын аерым территориаль форма алырлык милләтне «конструкцияләү» омтылышы белән бәйле иде. Әйтелгән очракта татар идеологлары кайбер объектив факторларны (Урал

 

буенын төньяк-көнбатышындагы татар һәм башкортларның этно-мәдәни берлеге) исәпкә алып эш итсәләр дә, алар тәкъдим иткән позиция артык кин булып чыкты Башкортларның идеологлары инде 1917 елнын июль-август айларында үзләрен «Идел мөселманнарына* (татарларга) каршы куеп, үз территориаль автономияләрен— • Башкортстан штатын» (сүз «Кече Башкортстан» кысаларындагы башкорт «сәяси» милләте турында бара) төзергә теләүләрен белдерделәр. 1920 елны «татар-башкорт» атамасы турындагы сорау тагы өскә калыкты 1920 елнын 17 гыйнварында ясалган белдерүдә Башкорт республикасы лидерлары «ана (ягъни—Татар Башкорт Совет Республикасына—Д.И.) «Татар-Башкорт Республикасы» исемен бирүгә каршы булуларын», «татар-башкорт теле», «татар-башкорт әдәбияты», «татар-башкорт армиясе» кебек терминнар куллануга да риза түгеллекләрен белдерделәр.

Нәтижәдә татар лидерларына акланырга туры килде: алар без яна республикага ике өлештән торган исемне «прозелитлыктан түгел, ә Совет Башкортстаны чикләреннән тышта калган һәм Татар республикасы составына кергән (төгәлрәге—кертелергә планлаштырылган— Д И.) башкортлар бу республиканың татар милләте исеме астыңда йөрүенә каршы килерләр дип. саклыктан (безнең тарафтан аерып бирелде—Д.И.) бирелгән»,—дип күрсәттеләр. Уфа губернасын Башкортстан АССРга (1922 ел) китереп кушкач, татар идеологларының «конструкцияләүгә» омтылышына чик куелды Шулай да 1920нче елларда татар-совет элитасы вәкилләренең кайбер әйтелгән сүзләрендә яшерен рәвештә «төрки-татар» милләтенең шәүләсе чагыла иде. Ә сәяси эмигрантлар өчен «төрки-татар» аңлатмасы төп термин булып калды. Анын шулай икәнлеген Г Исхакыйнын «Идел-Урал штаты» исемле әсәре раслый (Париж. 1933 ел). Башкортстан ҮБК VIII чакырылыш. 3 сессиясендә (1932 ел) кабул ителгән карарындагы «башкортларга карата алып барылган татар бөекдержавачылык сәясәге» турындагы сүзләрне очраклы дип булмый Чөнки бу карарда Башкортстан мәгариф комиссариатына «башкорт телен укытуны татар теле укыту белән алмаштыруны тулысынча бетерү өчен адымнар ясау» кирәклеге турында әйтелә. Димәк, бу республикада татар белән башкортның бер- берсенә «береккәнлеге» (төньяк-көнбатыш районнарда) яшәвен дәвам иткән.

Шулай итеп. 1917-1920 елларда милли идентитетлыкнын барлыкка килүе процессына татар идеологларының йогынты ясау теләге уңышлы төгәлләнмәде. Бу башкорт элитасының каршы торуы белән дә һәм гомумән 1917-1920 елларда татар «сәяси» милләтен киң этник һәм территориаль кысаларда төзү турындагы татар милли хәрәкәтенең сәяси проекты җимерелүе белән дә бәйле Ләкин бер планда татар идеологларының тырышлыклары бушка китмәде 1920нче елларга татарларның күпчелеге гомуммилли үзатама буларак «татар» этнонимын үзләштерде

Ләкин Урал буенын төньяк-көнбатышында татар телле халыкның тулаем «татар» һәм «башкортка» аерылуы күзәтелмәде—күпчелек очракта бу мөмкин булмагаңлыктан шулай булды. Димәк. XX йознен беренче дистәләрендә милләтнең төрлечә аталуы вариантларын алга сөргән татар идеологлары үзләренең конкрет милләт «төзү» турындагы идеологик омтылышларыннан чыгып кына түгел, ә этник процессларның объектив логикасына ярашлы рәвештә эш итәргә тырышканнар дип уйларга урын бар. Нәкъ менә шул этник процесслар аларга үхләре тарафыннан тәкъдим ителгән милли идентитетлык яшәсен өчен территориаль һәм этник чикләрне мәжбүри •билгеләгән» Шуна күрә. Урал буенын төньяк-көнбатышы, «бүленмәгән, идентитет зонасы буларак, фактик яктан татар һәм башкорт идеологлары арасында алга таба этник яктан конкретланган үзатамаларны ныгыту өчен көрәш кыры булып калды

Нэтижә итеп шуны әйтергә була: гомуммилли этноним татар милли бергәлеге барлыкка килүнен ахыргы нәтижәсе һәм анын артында бөтен милли мәдәният гора •Татар» этнонимы—күп санлы татар зыялыларының берничә буын дәвамыңда эшләү нэтижәсе дә. Ул тарих продукты һәм милләт байлыгының ин кыйммәтле өлеше дип әйтергә дә була Башка исемнәр файдасына үз милли этнонимыбыздан баш тарту ул исемдә «татар» компоненты калган очракта да. гади бер механик акт кына була алмый, чөнки бу адымнын эчендә милли мәдәният белән булган бәйләнешне өзүнең потенциаль мөмкиңтеге ята

 

  1. бүлек ТАТАРЛАРНЫҢ ДЕМОГРАФИК ҮСЕШЕ ҺӘМ ТАРАЛЫП УТЫРЫШЫ

Россиядә яшәүче татарларның саннары буенча ышанычлы мәгълүматлар XVIII йөзнен башларыннан бар. XVIII-XX гасырлардагы татарларның сан динамикасы 1нче таблицада бирелә.

Еллар һәм сан исәбе (мен кеше)

XVIII йөз

XIX йөз

XX йөз

1719 ел—290.0*

1833 ел-1327.7

1912 ел—3253.9

1744 ел—495-500**

1857 ел—1705.4

1926 ел—3369.4****

1762 ел—435,0*

1897 ел—2552,0

1939 ел—4314,0

1782 ел—672.7***

 

1959 ел—4967,7

1795 ел—835.1

 

1970 ел—5930.7

 

 

1979 ел—6317.5

 

 

1989 ел—6920,5*****

 

 

2002 ел—7920,5*****

 

 
   

 

1719-2002 елларда Россиядә, Советлар Союзында һәм дөньяда татарларның сан динамикасы

1нче таблица

Искәрмәләр:

төгәл мәгълүматлар юк:

* Кырым һәм Литва татарлары буенча;

** Себер татарлары буенча;

*** Литва татарлары буенча;

**** шул исәптән Кырым татарлары—1926 елны—179,1 мен һәм 1989 елны—271,7 мен (1989 елгы мәгълүматлар тулы булмаска мөмкин)

*****—дөнъя буенча татарларның гомуми саны.

Кайбер төркем татарларның XVIII йөздәге саннары буенча мәгълүматлар житешмәсә дә. таблицада китерелгән саннар без өйрәнә торган халыкнын XVIII йөздә дә. Х1Х-ХХ гасырларда да. күзәтелгән сан үзгәрешләре турында төшенчә бирәләр. Таблицада китерелгән саннарны гомумиләштерсәң, XVIII гасыр башында Россиядә яшәгән яисә аннан соң бу илгә кушылган татарларның саны XIX йөз ахырына биш тапкыр арта. XX йөздә исә татарларның саны тагы ике мәртәбә артты Ләкин демографик үсешкә ясалган гомуми анализ XVIII-XX гасыр башларындагы аерым татар төркемнәренең сан динамикасында булган үзенчәлекләрне күрсәтми. Бу мәсьәлә буенча безгә 2нче таблицага мөрәжәгать итәргә кирәк.

2нче таблица

Аерым татар төркемнәренен XVIII-XX йөз башларындагы сан динамикасы

Еллар, сан исәбе (мен кеше), шәһәр халкынын %

 

1719

1744

1762

1782

1795

1833

1857

1897

1912

1 Идел-Урал татарлары

261.1 0.7

327.1

1.6

396,8

1.7

509.3

1.7

617,3

1.8

1019,5

2.3

1416.1 2.0

2249.5

4.9

2936

4.9

2 Кырым татарлары

150­

160

120,2

166,5

237,5

12.0

211.1 14,0

185.4

21.0

181.4 20.0

3 Себер татарлары

23.0

",

29.0

1,2

32,3

1,4

35.0

4! .8

¥>2

69,4

4,5

 

4 Әстерхан татарлары

6-8 19-25

5.4 37,0

9.2

21,7

10.9

16,5

13,0

25.4

22.9

21.4

25,7

19,5

38.8

39.7

48.4

37.8

5 Литва татарлары*

 

3,0

 

 

3,3

6,00

7,3

8,9

12.5

Искәрмә: *—шәһәр халкы буенча мәгълүматлар юк.

 

Башта ук аерым татар төркемнәренең XVII1-XX йөзләрнең башларындагы сан үсешләренең тигез булмауларын күрсәтергә кирәк. Әйтик, бу чор эчендә Идел- Урал татарларының саннары 11,2 тапкыр. Әстерхан татарларының 4.2 тапкыр. Себер татарларының 3,3 тапкыр, ә Кырым татарларының—тик 10-13 процент кына арткан. Мондый аермалыклар социаль-икътисади үсеш үзенчәлекләре белән дә, этник процесслар белән дә аңлатыла. Мәсәлән, сонгы факторларны Идел- Урал татарлары мисалында күрергә була—алар ассимиляция һәм консолидация процесслары нәтижәсендә үз составларына шактый күп санлы башка этник төркемнәрне керттеләр Башка сәбәпләр дә булды. Әстерхан татарларының бер өлеше (нугай этник тамырлылары) күчмә тормыш алып барып, XVIII йөздә Төньяк Кавказга, Кырымга һ.б. төбәкләргә күчтеләр. Кырым татарлары өчен массакүләм күчешләр (эмиграция), бигрәк тә Кырым сугышыннан сон, хас булды Беренче төркем Кырым татарлары (30 мен кеше чамасы), төрек гаскәрләре артыннан ук 1857 елны эмиграциягә киттеләр. Эмигрантларның төп өлеше Төркиягә 1860-1865. 1874-1875 елларны күчте (135,5 мен кеше чамасы). Кырым татарларының эмиграция хәрәкәтенең алдагы дулкыны 1890нчы еллар башына туры килде—ул елларда 18 менгә якын кеше Россиядән китте. Төркиягә күчү XX йөз башларында да күзәтелде (бигрәк тә 1902-1903 елларда). Нәтиҗәдә, XX йөз башына кырым татар этносынын күпчелек өлеше тарихи ватаннарында яшәми иделәр инде

Тарихи яктан караганда мөстәкыйль татар ханлыклары дәверендә барлык татар төркемнәрендә дә шактый зур шәһәр катламы булганлыгы билгеле. Ләкин, Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыкларын Мәскәү дәүләтенә кушканнан сон татарларда шәһәр катламы кискен кимеп, урта гасыр чорыннан чыкканда Идел буенда һәм Көнбатыш Себердә яшәүче татарлар аз санлы шәһәр катламын саклап калганнар иде (ул катлам вәкилләренең күпчелеге Казанда, Әстерханда, Касыймда, Тоболда һ.б. кайбер шәһәрләрдә яшәделәр). Кырымда гына 1783 елга кадәр милли шәһәр тормышы булды. Шулай да, XVIII-XIX гасырлардагы социаль-икътисади үзгәрешләр нәтижәсендә, бигрәк тә XIX йөзнен икенче яртысыннан, татарлар арасында шәһәрләшү процессы шактый интенсив рәвештә үсә башлады Бу процессный тарихи аспекты Знче таблицада чагылыш таба

Знче таблица

Идел-Урал регионында XIX йөзнен ахырында—XX йөзнен башында эре шәһәрләрдә яшәүче татарларның саны

 

Халыкны исәпкә алу еллары

Шәһәрләр

1897

1912

1920

1926

Казан

28520

31449

28416

44646

Әстерхан

15355

16823

16879

22234

Оренбург

11321

16835

15182

14751

Уфа

5190

15400

10318

14556

Самара

2302

3361

3383

3895

Сембер

2191

2207

2791

2581

Саратов

1711

1350

2285

3150

Пермь

1305

1838*

2313

3539

Царицин

1671

2782

2772

2533

Түбән Новгород

912

1415

780

2151

Екатеринбург

605

1000**

1197

2972

Чиләбе

719

1900*

2280

2338

Кострома

580

600

108*

1045

Пенза

387

155

450

1444

Вятка

227       __

695

296

557

 

*—тулы булмаган мәгълүматлар

** реконструкция нигезендә

XXIII-XX йөз башларында Идел-Урал регионында шәһәрдә яшәүчеләрнең саны
77 тапкырдан артыгракка үсте, XIX йөз ахырында Россия шәһәрләрендә яшәгән 240 мең татарның (ә бу бөтен татарларның 8.8 проценты дигән сүз) 160 мен чамасы Идел-Урал татарлары иде. Дөрес. Идел-Урал татарларының шәһәрләшү дәрәҗәсе XX йөз башында да шактый түбән булып кала бирде (аларның гомуми саннарының 4.9 проценты). Шәһәрләшкән татарларның зур күпчелеге Идел-Урал төбәгендәге эре шәһәрләрдә тупланды (Казанда, Уфада. Оренбургта, Самарада. Сембердә. Саратовта, Түбән Новгородта. Костромада. Пензада. Екатеринбургта, Пермьда. Чиләбедә, Троицкта Һ.6.). Аннан тыш. бу төбәктән чыгучылар Россиянен Ауропа өлешендәге бер рәт шәһәрләрдә дә яшәделәр (Мәскәү. Санкт-Петербург Һ.6.). шулай ук Кавказ аръягында Бакуда). Урта Азиядә һәм Көнбатыш Себердә дә бар иде (аларның гомуми саннары XIX йөз ахырына 50 мең булып. XX йөз башына 70 меңнән артып китте).

Көнбатыш Себердә татарлар арасында шәһәрләшү акрын темплар белән барды. Шуның өстенә, XIX йөзнең ахырына мондагы шәһәрләшкән татарларның 2/3 өлешеннән артыграгын Идел-Урал төбәгеннән чыгучылар тәшкил итте.

Әстерхан татарлары арасында шәһәрләшкән татарларның бер өлеше XVIII йөздә үк чагыштырмача күп булуы мондагы бер рәт татар авылларының Әстерхан шәһәренә якын булып, ахыр чиктә аның чикләренә керүләре белән аңлатыла. XX йөз башларына Әстерхан шәһәрендә яшәүче татарларның күпчелек өлешен Урта Идел буеннан чыгучылар тәшкил итә иде инде.

Литва татарларында шәһәрләшү дәрәҗәсе шактый югары булды: XIX йөзнең ЗОнчы елларында аларның шәһәрдә яшәгән өлеше губернасына күрә—8 ппроцентган алып 33-42 процентка кадәр җиткән булса, бу сан XIX ахырына Литва татарларының яртысына кадәр җитә язды. Шәһәрләшкән Литва татарлары шактый нык таралышып яшәделәр (Минскида, Новогрудкада. Игуменда, Сломинда, Вильнода. Гроднода. Ковнода, Варшавада).

Кырым татарларында шәһәрдә яшәүчеләрнең күләме әле XVIII гасырда да шактый зур иде (1783 елга—20 процент чамасы). Россияга кушканнан соң Кырымда шәһәрләшкән татарларның саны беркадәр кимегән булса кирәк. Шулай да, Кырым татарлары XIX йөздә Россия татарлары арасында иң нык шәһәрләшкән төркем иделәр. Кырым татарларының Төркиягә күченеп китүенә (алар арасында шәһәр халкы да булды) карамастан, XIX йөз ахырларына кадәр алар арасында шәһәрдә яшәүчеләрнең проценты гел үсеп торды. Иң эре төркемнәр XX йөз башларында Кырымда мондый шәһәрләрдә яшәделәр: Бакчасарайда (10 мең), Симферопольда (7,9 мең) ( Евпаториядә (6.2 мең). Карасубазарда (6.2 мең), Феодосиядә (2,6 мең) һәм Керчьта (2 мең).

1920-1980 елларда татарларның шәһәрләшүе яна масштаблар алды (4нче таблицаны карагыз). Таблицадан күренгәнчә, татарларның шәһәрләшүендәге борылыш вакыты 1950 еллар ахырына—1960 елларга туры килә. 1960 еллар ахырыннан илдәге татарларның яртысыннан артыграгы шәһәрдә яшәүчеләр була башлады 1979-1989 елларда шәһәрдә яшәүчеләрнең проценты шактый үсте: бЗтән— 69га кадәр. Хәзер БДБ илләрендәге халыклар арасында татарлар иң шәһәрләшкән халыклар рәтенә керә.

4нче таблица

Советлар Союзында татарларда шәһәрләшү процессы (1926-1989 еллар)

Еллар

Шәһәрдә яшәүчеләрнең абсолют саны (мең кеше)

Шәһәр халкының проценты

1926

400,1

11 9

1939

1291 6

26 0

1959

2345 0

47 0

1970

3260 6

55 0

1979

3979,4

63 0

1989

4777,8

69,0

 

Урта гасыр чорында татарларның этник территорияләре киң мәйдан биләделәр: Кырым. Идел буе, Урал буеның бер өлеше. Көнбатыш Себер. Шул ук төбәкләрдә

татарлар XVI-XX йөзләр башларында да яшәүләрен дәвам иттеләр һәм монда җирле халык булып санала алалар.

Ләкин татарлар арасында XVI гасырдан сон көчле миграцион процесслар да күзәтелде, бигрәк тә бу Идел-Урал татарларына хас күренеш булды. Урта Идел төбәгеннән Урал буйларына татарларнын актив күчеше Казан ханлыгы җимерелгәч күзәтелде Хаз бу ки. Урал буйларының аерым төбәкләреңдә татарлар һәм аларнын бабалары моннан элек тә яшәгән иделәр һәм ул төркемнәр җирле төркемнәр рәтеннән саналырга тиешләр. Ләкин татарларнын Урал якларына күчүләренең ин югары ноктасы күп сәбәпләр нәтиҗәсендә (социаль-икътисади басым, дини кысулар көчәю Һ.6.), XVIII йөзнең беренче яртысына туры килде. Урта Иделдән көнчыгышка таба татарларнын бу чорда күпләп күчүе Урал буенда аларнын санын кискен арттырды (XVIII йөз урталарында татарларнын мондагы саннары 89 меңгә җитте). Алга таба исә Урал буйларына күчү темплары кимеде, әмма бөтенләй үк бетмәде 1860нчы еллардагы реформалардан сон Идел-Урал төбәгеннән күчүчеләр төньяк һәм төньяк-көнчыгышка—Казакьстан аркылы Көнбатыш Себергә һәм Урта Азияга юнәлде (аларнын гомуми саннары XIX йөз ахырында 94,3 мен булып, шуларнын 40,3 мене Себергә юл тотты) Татарларнын бүтән күчеш юнәлеше Россиянен Ауропа өлешендәге промышленность районнары һәм Кавказ Аръягы булды (XIX йөз ахырларына монда 28 мен кеше килеп урнашты) Идел-Урал буе татарлары, инде әйтелгәнчә, XVIII—XX йөзләрнең башларына Әстерхан төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге татарларнын күзгә күренерлек өлешен тәшкил итә башладылар. Литва татарлары XIX йөзнең уртасына Вильно. Минск, Слоним, Гродно, Ковно, Подольск, Волын, Августов һәм Люблин (соңгы икесе—Польша патшалыгы чикләрендә) губерналарында таралып яшәделәр. 1783 елдан сон. Кырым АССР төзелгәнче, Кырым татарлары Таврия губернасына керделәр (Симферополь. Евпатории, Феодосий, Перекоп, Днепровск һәм Мелитополь өязләре—соңгы өчесендә нугай татарлары яши иде). Мондагы татарларнын таралып утыруы һәм саннары Кырым татарларының XIX-XX йөз башларындагы Төркиягә күченеп китүләре нәтиҗәсендә шактый нык үзгәрде (ул турыда алдарак язылды инде).

XX йөздә татарларнын урнашуларында шактый зур үзгәрешләр барлыкка килде, алар 5нче таблицада китерелгән мәгълүматлардан күренә

5нче таблица

1926-1989 елларда татарларнын элекке союздаш республикаларда урнашулары

Союздаш республикалар

Саннары

1926 ел

1937 ел

1959 ел

1970 ел

1979 ел

1989 ел

РСФСР

3214043

3610718

4074669

475913

5016087

5543371

Украина ССР

22281

24242

61527

76212

90542

133596

Белоруссия ССР

3777

3475

8654

10031

10911

12552

Үзбәкстан ССР

28297

2796

444810

573733

648764

656601

Казакьстан ССР

79758

92096

191925

287712

313460

331151

ГрузияССР

599

 

5441

5856

5165

4714

Әзәрбайжан ССР

9948

 

29552

31787

31350

28564

Литва ССР

 

 

3023

3460

4<Н>Ь

5188

Молдавия ССР

 

 

1047

1859

2637

3477

Латвия ССР

 

 

1836

2688

3772

4888

Кыргызстан ССР

4902

17483

56266

69373

72018

72992

Таҗикстан ССР

982

16604

56893

70803

79529

79442

Әрмәнстан ССР

27

 

577

581

753

506

Торкмәнстан ССР

4790

 

29946

36457

40321

39277

Эстония ССР

 

 

1535

2205

3195

4070

 

 

1920-1930 елларда илдәге татар халкының абсолют күпчелеге әле РСФСРда яши иде (1926 елда—95.4. ә 1937 елда—95.2 процент). РСФСРдан тышта бу чорда татарларның иң зур төркеме Казакъстан һәм Урта Азиядә тупланган булган (1926 елны—91.2 мен . 1937 елны—129 мен). Инде билгеләп үтелгәнчә, бу регионга татарлар XIX йөздә үк күчкәннәр. (Казакъстанга XVIII йөздә күчү очраклары да билгеле). Татарлар Украинада (күбрәк өлеше—Донбасста) һәм Әзәрбайжанда (күпчелеге—Бакуда) да әле революциягә кадәр үк яши башладылар.

1950нче еллар ахырларына РСФСРдан читтә яшәүче татарларның саннары кискен артты, бигрәк тә Казакъстан һәм Урта Азиядә (1959 елгы исәп вакытында анда 780 мен татар теркәлде). 1930нчы еллар белән чагыштырганда бу чорга татарларның бу төбәктә саннарының алты тапкыр үсүенең берничә сәбәбе булды. Беренчедән. 1944 елны Урта Азиягә, беренче чиратта. Үзбәкстанга. Кырым татарлары көчләп күчерелде (ул күчерелү вакытында халыкның зур өлеше юлда үлде). Икенчедән, чирәм җирләрне үзләштергәндә зур төркем татарлар Казакъстанга күчте (ирекле рәвештә һәм партия органнары кушуы буенча). Болар өстенә, илнен Ауропа өлешеннән татарларның гомумән Урта Азиягә китүе дә күзәтелде.

Шушы процесслар нәтиҗәсендә 1970-1980-елларга Казакъстан һәм Урта Азиядә татарларның саны 1 млн. кешедән артты, бу төркем ин зур татар диаспорасын тәшкил итә башлады. Ләкин 1979—1989 еллар арасында бу төбәктә татарларның саннары үсмәде диярлек (1154.1 меңнән 1179.5 менгә кадәр генә артты. Монын сәбәбләре: Кырым татарлары бу чорда үзләренең тарихи ватаннары—Кырымга кире күчә башладылар, ә башка татарлар Урта Азиядән илнен бүтән төбәкләренә юнәлделәр.

Кавказда татарларның ин зур төркеме Әзәрбайжанда яши. ләкин 1970 елдан башлап анда да татарларның саны кими башлады—монда шулай ук читкә күчеш процесслары күзәтелде.

Балтыйк буе илләрендә һәм Белоруссиядә татарның саннары чагыштырмача зур түгел. Мәгълүм ки. монда яшәүчеләрнең бер өлеше җирле Литва татарлары.

Гомумән алганда, татарларның төп өлеше (1989 елгы исәп буенча—4/5 өлеше) элеккечә Россия Федерациясендә яши. Аларнын таралып утырышларын бнчы таблицадагы мәгълүматларга таянып карарбыз.

бнчы таблица

Россия Федерациясе территориясендә татарларның 1939-2002-елларда таралып утырышларының үзенчәлекләре*

п/п

Регионнар, республикалар һәм территориаль берәмлекләр

1939

1959

1970

1979

1989

2002

1. Төньяк-Көнбатыш регионы

1.

Архангел өл.

|4845|

 

4613

4906

5391

3076

2.

Ненец Р.

 

 

167

284

524

211

3.

Вологда өл.

13461

 

1028

1582

1843

1859

4

Калининград өл.

 

 

2752

3226

3556

4734

5.

Санкт-Петербург шәһәре

31506

27178

32861

39416

43997

35616

6.

Ленинград өл.

 

4330

5376

6255

7757

9447

7.

Мурман өл.

4446

5566

7521

9532

11459

7954

8.

Новгород өл

 

 

804

1355

1963

2083

9

Псков өл.

 

 

465

705

1010

1502

10.

Карелия Р

 

4692

2603

2611

2992

2629

2. Ү

зәк һәм Үзәк Кара туфраклы регионнар

1

Брянск өл.

 

 

 

 

 

1179 '

2.

Белгород өл.

 

 

575

1217

1539

3397

3.

Владимир өл

 

8268

8447

9202

9214

8678 '

4

Воронеж өл.

 

 

1193

1428

1860

3501 П

 

5.

1верь (Калинин)

АН.______________

 

 

4712

5196

6256

6719

6.

Кострома ел

 

 

3355

3054

2965

2732

7.

8.

Калуга ел.

 

 

1290

1814

2963

4306

Курск ел

 

 

 

 

 

1581

')

Иваново ел.

[14761]

9851

10511

11061

9910

8208

10

Липецк ел.

 

 

715

749

1000

1751

II

Мәскәү шәһәре

57687

80489

109293

132388

157376

166189

12

Мәскәү ел

53469

52520

49193

52141

51059

52892

13.

Орлов ел

 

 

 

 

 

1424

14

Рязань ел.

[8926]

 

4057

4334

4922

5575

15.

Смоленск ел.

 

 

571

1105

2163

2429

16

Тамбов ел

[31553]

 

2141

2193

2298

2732

17.

Тула ел.

[10636]

15431       11500

10306

9551

8974

18.

Ярославль ел.

[13558]

7166         7211

7400

7162

6175

3. Төньяк-Кавказ регионы

1.

Краснодар крае

[10475]

 

17709

26072

34430**

25615

2.

Ростов ел

|8926|

13857

16106

16948

17132

17892

3.

Ставрополь крае

 

 

9405

10610

12951

12909

4

Адыгей Р

 

1886

2154

2420

2666

2904

5.

Карачай-

Черкес Р

 

 

1668

1890

2496

2022

ь

Дагестан Р

 

6013

5770

5627

5579

4669

7.

Кабарди н -

Балкап Р

 

 

2664

3169

3005

2852

8.

Тенья'к Осетия

Р—Алания

-

 

1658

1903

1968

2113

9.

Калмык Р

2490

1044

1230

1331

1312

1086

10.

Чечен-Ингуш Р Ингуш Р. Чечен Р

13910]

5225

5571

5484

5102

151

2117_

4. Идея-Урал регионы

1

Түбән Новгород ел

88241

66996

71798

68637

58603

50616

2.

Ульян ел

 

96918

122409

134767

159093

168773

3.

Пенза ел

64660

62233

74838

78236

81307

86806

4

Мордовия Р

47386

38636

44955213

45765

47328

46261

S

Саратов ел.

21329

34075

43238

47948

52867

57583

6

Волгоград ел.

64223

17744

23518

25531

25973

28848

7

Әстерхан ел

 

57230

67062

70781

71655

77142

8

Киров ел.

31401

41211

45309

44900

45666

43637

9

Удмуртия Р

40561

71930

87151

99141

110347

109868

10

Коми Р

 

8459

11908

17837

25980

15690

II

Мари Р

27149

38821

40280

40917

43747

43464

12

Чувашия Р

2907

31357

36217

37573

35689

36399

13

Татарстан Р.

1421514

1345195

1536431

1641607

1765404

2018893

14

Башкортстан Р

617188

768566

944507

940446

1120702

995253

15

Самара ел

130471

74226

93687

103605

115280

127984

16

Пермь ел.

80727

165829

169372

157726

150460

135534

17.

~18

Коми-Пермяк автоном округы

 

5623

3432

1910

1454

1100

Свердлов ел.

80983

158222

176029

179347

183781

168224

19

Оренбург ел.

104843

120944

145376

151384

158564

165989

20

Чилэбе ел.

119527

190227

216809

219744

224605

214220

21

Курган ел.

 

19567

23932

23507

22567

21986

22

Идея буе

Немецлары АССРы

[2638]

 

_____

 

 

 

                 

5. .К. У . М 10

 

5. Себер регионы

1.

шул исәптән:

а) Көнбатыш

Себер

Төмән өл.

 

72306

102861

136757

103306

116055

2.

Ханты-Манси автоном округы—Югра

 

2938

14046

36899

97689

107954

3.

Ямал-Ненец авт окр.

 

3952

4653

8556

26431

27795

4

Омск өл.

91876

36421

44330

46714

49784

48116

5.

Томск өл.

 

13449

15226

17630

20812

20151

6

Новосибирск өл.

62212

24926

28825

28549

29428

27886

7

Кемерово өл.

 

67382

69313

64821

63116

51065

8

Алтай крае

[7388]

 

8052

7864

8078

8904

9

Таулы Алтай Р.

 

 

 

334

388

462

1.

б) Көнчыгыш Себер Краснояр крае

31266

39945

46623

49894

54052

43872

2.

Таймыр (Долган-Ненец) авт.округы

 

 

429

522

783

427

3.

Эвен авт.округы

 

 

 

141

330

162

4

Иркутск өл.

30046

39061

41500

41474

36609

26987

5.

Усть-Орда Бурят авт.окоугы

 

4213

5692

4782

4374

4102

6

Бурят Р

[6098]

8058

9991

10291

10496

8196

7.

Тува Р

 

 

822

988

1071

588

8.

Якут-Саха Р

4420

5172

7679

10980

17415

10817

9.

Чита өл. (ш.у.

Аги-Буоят АО1

19133

4014

14283

13372

 

7769

390

1.

в) Ерак Көнчыгыш Приморье крае

11016

17004

18256

19464

20211

14572

2

Хабаров крае

16012

14130

14571

16591

17591

10982

3

Еврей авт өл.

 

 

1158

1460

1499

1196

4

Амур өл.

 

 

5369

7948

9095

4889

5

Камчатка өл.

 

2921

3728

4652

5837

3404

6.

Коряк авт.окр.

 

298

353

441

471

216

7

Чукот авт.окр.

 

504

1607

1995

2270

535

8.

Магадан өл.

 

3021

5295

6793

8024

2002

9.

Сахалин өл.

 

11679

11153

11030

10699

6832

 

Искәрмәләр:

* Кырым татарлары татарлар эчендә исәпкә алынган.

** 1989 елгы халыкны исәпкә алу вакытында Краснодар краенда 17217 Кырым татары теркәлгән.

*** Сан кимү территориаль үзгәрешләргә бәйле.

Таблицадан күренгәнчә. 1939-2002 елларда Россия территориясендә татарларның төп яшәү төбәге булып Идел Урал регионы торды (1939 елны 2945,7 мең кеше, 1959 елны 3414,0 мен кеше, 1989 елны 4010,7 мен кеше, 2002 елны 4614,3 мең кеше, ягъни, илдәге бөтен татарларның 4/5 өлеше), Төбәктәге татарларның иң укмашып урнашкан жирләре Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы. Соңгы республикада 1970нче елларда татарларның саны үсмәде генә түгел, хәтта кимеде дә. Бу бик сәер бер күренеш булды. Аның шулай икәнлеген Башкортстанда 1970-1979 еллардагы татарлар белән башкортларның сан үсешен чагыштырганда күреп була:

Еллар                Башкортлар саны үсү Татарлар саны үсү

1959-1970                       + 20,9 %                            +^7%

1970-1979                       + 4,9 %                              -0,4 %

1979-1989                       -3,8 %                                +9,6%

1989-2002                       + 20,7 %                            -11,2%

Күренә ки, 70нче елларда бу республикада татарлар кинәт «юкка чыга» башлый. Шул ук чорда Татарстанда яшәгән татарның саны 6,8 процентка арта. Бер үк татар (Татарстанда һәм Башкортстанда яшәүче татарлар социаль яктан аерылмыйлар) республиканың берсендә үрчеп яткан, ә икенчесендә кимеп барган Ә шул ук вакытта башкорт саны арткан. Хәзер инде төгәл билгеле; мондый «сәерлекнең» төп сәбәбе 1979 елгы исәп вакытында татарларның бер өлешен Башкортстанда башкорт дип язу белән бәйле булган. Нәкъ менә шушы төркемнең 80нче еллар ахырларына демократияләшү шартларында үзләренең чын милләтенә әйләнеп кайтулары (бәлки әле тулаем ук та түгелдер) Башкортстанда татарлар санынын шактый артуына китерде (1979 елдагы 940,5 меңнән 1989 елгы 1120,7 меңгә кадәр). Ләкин 2002 елгы халыкны исәпкә алу нәтиҗәләрендә бу республикада татарларның саны янадан кимеде, ә бу үз чиратында шушы исәп вакытында 200 меңнән артык татарны башкорт итеп язу белән бәйле. Шулай да 1959-1989 елларда бу төбәктә яшәүчеләрнең өлеше 2,7 процентка кимеде. Бу очракта кимүнең төп сәбәбе—Идел-Урал төбәгеннән татарларның Көнбатыш Себергә, бигрәк тә нефть чыгаручы районнарга күчүләре белән бәйләнгән иде. Мәсәлән, Төмән өлкәсендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларында 1970-1989 еллар арасында татарларның саннары 3 тапкыр чамасы артты.

Хәзер татарлар Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек яшиләр. Әгәр дә БДБ илләрен алсак, татарлар, ахрысы, иң таралып яшәүче халыктыр.

Чит илләрдә дә татар диаспоралары бар. Алардагы халыкның саны, Төркиягә XVLU-XX йөзләрдә күчкән Кырым татарларын санамаганда (бу илдә рәсми статистика аларны аерып күрсәтми), 100 мен кеше чамасы. Шактый зур чит ил татарлары төркеме Румыниядә тупланган (саннары төрле мәгълүматлар буенча 23 меңнән 35 меңгә кадәр булган Буджак татарлары, мондагы җирле төркем) Төркиядә 20 мен чамасы татар бар (Кырым татарларының саны 1 млн кеше яисә аннан да күбрәк). Башка илләрдә татарлар күп түгел; Польшада—5.5 мең (3 меңе чамасы—җирле Литва татарлары), Болгариядә—5 мен (күпчелеге—румын, ягъни, Буджак татарлары). Кытайда-4,2 мең, АКШта-1 мең. Финляндиядә-950 кеше, Австралиядә—500, Даниядә—150, Швециядә-80, Япониядә 30 гаилә Шулай ук аз санлы татар төркемнәре Германиядә, Франциядә, Австриядә. Венгриядә, Норвегиядә, Канадада, Согуд Гарәбстанында, Мисырда, Әфганстанда һ.б. илләрдә дә бар Күп кенә чит илләрдә татар диаспорасынын саны арта бара. Билгеле булганча, чит ил татар диаспорасы (БДБ илләрен исәпкә алмаганда) төрле вакытта формалашкан Румыния һәм Польшада татарлар—урта гасырлардан ук яшәүче җирле төркемнәр Башка илләрдә алар күбесенчә XIX-XX йөзләрнең башларында һәм соңрак чорларда да утырып калдылар. Чыгарма булып Төркия генә тора анда, инде әйтелгәнчә, Кырым татарлары XVIII йөзнең ахырларында ук яши башлыйлар

Ахыры киләсе санда