Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ЯДКАРЕ

 

Татар авылларындагы капкаларны кояш сурәте белән матурлау борынгыдан килә торган гадәт. Әйтерсең лә көндез балкыган кояш, көн сүрелсә дә. тирә-юньгә нур таратып, ямь өстәп тора!

Сәнгать белгечләре аны «соляр билге- дип атый (французча «5о1ер>-«кояш») һәм ул Идел буенда яшәүче халыкларның декоратив-гамәли сәнгатендә тотрыклы рәвештә кулланып-муллык, иминлекне ишарәләүче символ булып санала. Татарларда да ул-гадәти билге.

Шундый орнамент белән, мәсәлән, торак йортларны, кием-салымны, монументаль архитектура корылмаларын бизиләр. Келәмне бизәгәндә, мәсәлән, борынгы төрки бабаларыбыз бәхетле, мул тормыш, сәламәт нәсел калдыру өметләрен, хыялларын чагылдырган, төрле чир-зәхмәттән саклый торган билгеләр төшерергә омтылганнар.

Төрки халыкларның телләре, милли бизәк ясау, орнамент төшерү дә. нигездә, охшаш-ул берүк ритмга, симметрик бизәкләргә, геометрик фигураларга, дулкынсыман композицияләргә корылган, һәрбер бизәкнең нигезендә ниндидер символ бар һәм аның мәгънәсен ачыклау өчен аны «сүтеп жыярга- мөмкин Гомумән алганда, орнаментта галәмнең чиксезлеге жәйрәп яткан далалар, үткәннәрнең шанлы вакыйгалары, ерак бабаларыбызнын дан-шөһрәте. төрки халыкларның борынгы шигърияте, көй-моңнарының затлылыгы, күңелгә ятышлы аһәңе сизелә.

Орнамент тирән мәгънәле фикерне да. халыкның ихтыяр көчен дә. хис- тойгыларның нечкәлеклеген дә үзенә сыйдырган .туплаган Орнамент-уңдырышлы. бәрәкәтле туфрак сыман. Ул тормышның һәрдаим яңарып, яшәреп торуын, мәхәббәт һәм сафлыкны чагылдыра Шуңа да байтак чорлардан бирле символларны шартлы рәвештә белдерүче булып хезмәт итә. милли эмблемаларны күрсәтә торган халыкчан форма булып санала. Орнамент сәнгатенә таянып олы бер тармак-геральдика барлыкка килә. Милли орнамент төрледән-төрле гербларда һәм байракларны бизәүдә файдаланыла. Әлбәттә, ул бүгенге көндә төрле илләрнең милли үзенчәлекләрен чагылдыручы дәүләт символларын бизәүдә дә кулланыла

Орнаментны безнең бабаларыбыз болгарлар да киң файдаланган. Алар торак йотларны, сарайларны, мәчетләрне, көнкүреш әйберләрен-савыт-саба. бала уенчыкларын орнамент белән бизәгәннәр. Идел буе Болгарстаны шәһәр-калалары урынында уздырылган археологик эзләнүләр алып барганда имәннән кырып ясалган савытлар табылган Шул савытларның кырыйлары нәфис орнамент, гарәп язулары белән бизәлүен чамаларга мөмкин Мәгълүм ки. агачтан ясалган әйберләрнең гомере әлләни озак түгел Алар чорлар алышынуы, һава торышы йогынтысы аркасында төрле бактерияләр һәм кортлардан да зур зыян күрә Әмма шуңа да карамастан, шул борынгы заманнан бирле, бәхетебезгә күрә, агач кашык сакланып калган. Шунысы кызык, әлеге кашыкның сабы эллипс рәвешендә савытына без гадәтләнгәнчә унайга түгел, ә бәлки аркылы урнашкан. Бактың исә. болай да була икән1 Чыннан да. жайлырак лабаса!

Агачтан кырып ясалган, борынгы чорлардан бүгенге көнгә кадәр сакланган бизәкле әйберләрне фәнни нигездә өйрәнүне шушы эшнен остасы, профессор Фоат Хәсән улы Вәлиев башлаган. Бу олпат галимнең эзләнүләрен һәм аның идеяләрен тагы да үстерүче, дәвам итүче булып рәссам. Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөфәр Сәет улы Низаметдинов санала.

-Бүгенгә кадәр без бу зур галимнең хезмәтен тиешенчә бәяли алмадык Ул рәсми фәндә Бөек Болгар мәдәнияты турында дөресен сөйләү тыелган заманда ук эзләнүләр алып барды, шуның нәтиҗәсе буларак, хакыйкать ачылды.-дип тәкърарлый Зөфәр әфәнде.-Ул Идел буе һәм Урал төбәгендә яшәгән халыкларның декоратив-гамәли сәнгатен классификацияләде һәм шул хакта монографияләр әзерләде, уку йортларында шул декоратив-гамәли сәнгать буенча дәрес бирергә яраклы академик басма әзерләде һәм нәшриятка тапшырды. Аны һич тә икеләнмичә Дмитрий Лихачев. Тур Хейердал. Лев Гумилёв. Борис Пиотровский кебек галимнәр рәтенә кертергә була.

Зөфәр Низаметдинов фикеренчә. Фоат Вәлиев исемен Казан урамының берсенә биреп мәңгеләштерергә һәм дә аның сурәтен һәйкәл итеп куяр вакыт җитте Ф Вәлиев өйрәнгән агач йорт җиһазларында, савыт-сабада, тәрәз йөзлекләрендә һәм төрле бизәкләрдә, мәчетләрнең эчке бизәлешендә халкыбызның югары зәвык, рухи байлык, матурлыкны, нәфислекне анлавы ярылып ята.

Дөрестән дә. Зөфәр Низаметдиновны аның рухи һәм фикри остазы Фоат Вәлиев эшчәнлеген дәвам итүчесе дип санарга була. Ни дисәң дә. унбиш еллык иҗатын төрки халыкларның бизәү үрнәкләрен өйрәнүгә багышлаган бит ул.

Зөфәр 1949 елны Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә туган. Сабый чагыннан ук рәсем сәнгате белән җенләнгән: -Уралмаш» мәдәният йортының сәнгать студиясенә йөри. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң бизәүче-рәссам булып эшли, кичләрен сәнгать училищесында РСФСРнын атказанган рәссамы Павел Хожателев остаханэсендә укый Мәскәүдә Перовск декоратив-гамәли сәнгате Россия фондынын остаханәләрендә Сергей Тер-Григорян җитәкчелегендә эшли. Бу ижади төркем Свердловск һәм Краснотурьинск. Финляндия башкаласы Хельсинки. Гыйрак һәм Кипрда сәнәгать корылмаларын монументаль мозаик паннолар белән бизәүдә катнаша

Рәссам буларак белемен арттыру нияте аны 1982 елны Түбән Тагилдагы педагогия институтының сәнгать-графика факультетына алып килә. 1988 елда исә ул. конкурс нигезендә. Чаллы дәүләт педагогия институтына эшкә чакыру ала Ул чактагы институт ректоры Зиннур Шәрәфетдинов художество-графика факультетында татар графикасы бүлеге оештырырга тәкъдим ясый. Шулай итеп. Зөфәр Низаметдиновнын уку-укыту эшчәнлеге башлана. Ул үзенең бай тәҗрибәсе, белеме, илһамын укучылары белән уртаклаша. Гадәти булган шамаил, тугра, гарәп каллиграфиясе, милли декоратив-гамәли сәнгатьне өйрәнү өчен укыту программасын төзи. Казанның 40нчы һөнәри училищесында укучыларны бизәк ясауның композициясе, милли татар орнамент, декоратив-гамәли сәнгате буенча дәресләр алып бара.

1999 елның ахырында рәссам иҗатында яңа бер дәвер башлана. Бер-бер артлы төрки этносның тарихына, татар халкының мәшһүр эшлеклеләренә багышланган графика, нәгышь әсәрләре туа. Әлеге әсәрләрендә рәссам нечкә хисле романтик буларак та таныла. Ул. төрки халыкларының гаять үзенчәлекле мирасына таянып, сурәт ясауның үзенә генә хас булган концепциясен, ысул-кануннарын ачыклый. Графика жанры кануннары буенча 3. Низаметдинов нәгышь әсәрләрен ижат иткәндә төсләр гаммасыннан нибары берничәсен генә файдалана Янәсе, киндергә, декоратив эшләнмәләргә төшәргә насыйп төсләрне тарих үзе сайлап алыр...

Бөек Болгарның һәм Казан ханлыгының тарихына һәм мәдәниятына багышланган картиналардан - Болгар җилләре-. -Яңадан туу. -Яшәү агачы-. Болгарда беренче дарелфөнүнгә нигез салучы -Якуп бине Ногьмани». -Сөембикә ханбикә- кебек әсәрләрен иҗат итә. Х1Х-ХХ гасырларга караган татар тарихына мөнәсәбәтле, реалистик рухтагы картиналар да ясый. Шул исәптән иҗтимагый фикер ияләре һәм мәдәният әһелләре портретлары галереясен булдыра Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, композитор Солтан Габәши һәм Салих Сәйдәшев, татар сынлы сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче. атаклы җырчы Илһам Шакиров портретлары ижат ителә.

-Зөфәр рәссам гына түгел, ә бәлки эзләнүче, тикшеренүче-рәссам-дип сөйли анын иҗатташ дусты Абрек Абзгилдин -Аны. тасвирлана торган материалдан гайре мәдәниятның. рухи халәтнең чыганагы-темалар. вакыйгалар үзенә жәлеп итә Ул ижат иткән нәгышь әсәренең графикага тартым булуы ярылып ята Картиналардагы сызыкларның төгәллеге, сюжет төзелешендә төрки халыкларның гаять бай тарихы һәм мәдәнияты аермачык сизелә Аның кулы астыннан төшкән әсәрләрдән бик күп нәрсәне аңларга мөмкин

•Рәссамның нәгышь әсәрләрендә борынгы шэрыкъ миниатюрасы, татар милли бизәге, мөселман дини архитектурасының үзенчәлеге чагыла. Сынлы сәнгатебездә бүгенге көндә нәтиҗәле эшләүче, төрки халыкларның этнос буларак милли үзенчәлекләре, аларның сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатен фәлсәфи кимәлдә төгәл билгели алучы рәссам булып санала. Ул ижаты белән дөньякүләм, гомумкешелек. милли һәм индивидуаль мираска, традицияләргә нигезләнеп эшләнгән әсәрләренең чиксезлеген күрсәтә алган рәссам.-дип ижатчы эшчәнлегенә бәя бирә сәнгать белгече Розалина Шаһиева.-Аның ижаты аңлы рәвештә этник, жирле кыйммәтләргә нигезләнә, шуңа да карамастан, бу ижат җимешләре сынлы сәнгатьне колачлаган биниһая олы киңлектә югалмаган, ләкин киресенчә, үзенең йөзен һәм рухи үзенчәлеген саклап кала алган. Рэссамнын нәгышь әсәрләре хискә, кичерешләргә бай, аларда иркенлек һәм нур-яктылык сизелеп тора.”

90нчы еллар башында ул Чаллыда иҗади зыялыларның әйдәп баручысына әверелә. Ул еллар гадәттән тыш. фантастик үзгәрешләр чоры иде. соңыннан асылда аларның коры хыялга нигезләнгәнлеге билгеле булды. Үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык шаукымыннан айнып биш ел узгач, гади кешегә -гадәттән тыш серле* дигән мөһер сугылган бик күп нәрсәләр ачылгач, ижат әһелләре иреклек һавасының кинәт зур йотымыннан сулышлары кабынып, нәрсә турында язарга, дип аптырап калды Бу вакытта ижаткәрләребезнен иң алдынгы һәм азатлыкны сөюче булып торган бер катламы- рәссамнар беренче булып аваз салды. Гүя алар өчен мондый сорау әллә бар, әллә юк иде. Алар XX гасыр башындагы шагыйрьләр-символистлар. акмеистлар, футуристлар, имажинистлар-кебек үзләренең беренче декларацияләрен игълан итте. Чаллы рәссамнары Зөфәр Низаметдинов. Рифкат Вахитов. Хәмзә Шәрипов. Ким Сафиуллин. Казаннан Канәфи Нәфыйков. сәнгать белгечләре Гүзәл Валиева Сөләйманова һәм Розалина Шаһиева Татарстан рәссамнары берләшмәсен төзеделәр.

Әлеге төркем игълан иткән декларациянең асылы, төп фикере-республикабызның милли сәнгатен торгызу. Евразия киңлегендә Татарстанның бүгенге сәнгатенә янача караш, генетик тамырлары бер булган тугандаш төрки халыклар сәнгатенең якын торуын билгеләү. Лев Гумилёв. Фуад Вәлиев. Бакый Урманчелар традицияләрен дәвам итеп, аларны алга таба үстерү иде

Халык авыз иҗатыннан-күпсанлы риваятьләрдән, бәетләрдән, әкиятләрдән алынган сюжетлар һәм образларга нигезләнгән әсәрләр ижат ителә башлады. Илне аркылыга-буйга гизгән-Урал. Көнбатыш Себер, Ерак Көнчыгыш. Россия үзәгендәге өлкәләрне. Кырымны йөреп чыккан Зөфәр Низаметдиновнын алдынгы карашлы ижат әһелләре хәрәкәте башында торуы очраклы түгел иде Яна агымның төп нигез-кин мәгънәдә Евразия киңлегендә кешенең үзенен урынын танып белү. үэенен мәдәниятынын әһәмиятен, төркиләрнең гаять борынгы цивилизациясенең бер өлеше.
төрки халыкларының рухи һәм мәдәни мирасына ислам линенең йогынтысын күзаллау һәм. ниһаять, татар халкы мәдәниятенең үзенчәлеген һәм кабатланмаслыгын тоеп эш итү иде. Шушы максатлар Татарстанның сынлы сәнгать өлкәсендә уздырыла торган үзгәрешләрне үткәрүдә һәм аларнын юнәлешләрен билгеләүдә төп роль уйнады.

1990 елларда дистәләгән күргәзмә, ижади очрашу, лекцияләр үткәрелде. Аерым алганда, берләшмә әгъзаларының эшләрен жыеп Болгарда булган күргәзмә. "Алтын Урда» дигән экспозициянең Чаллыда. Алабуга. Чулман төбәгендәге районнарда, Урал һәм Себер шәһәрләреннән Североуральск. Түбән Тагил. Чиләбе. Перьмдә үткәрелүен атарга була. Зөфәр Низаметдинов ижат иткән картиналар Милли мәдәният музее һәм Казаннын 1000 еллыгы музейларының бүгенге көн сәнгатенә багышланган залларын бизәп тора. Рәссамның ижат үрнәкләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, башка жирле галереяларда һәм чит илләрдәге күргәзмә залларда күрсәтелә.

Рәссамның ижат уңышлары күпсанлы дипломнар һәм мактау грамоталары белән билгеләнде 2002 елда ул «Чаллы шәһәренең ел рәссамы» исеменә лаек булды

Бүген исә Зөфәр Низаметдинов үзен яна юнәлештә сынап карарга булды. Ул Казаныбызның асылда традицион бүләк-һәдия, кызыл балчыктан ясалган керамика эшләнмәләр белән шөгыльләнә башла­ды. Шунысы да мүгьлүм, әлеге эш күп хезмәт һәм байтак чыгымнар таләп итә Нәтижәдә декора­тив сувенирларны тәш­кил иткән «Савыт-саба» сериясе барлыкка килде Сүз уңаеннан, рәссамның хәзинәсендә мондый эшләнмәләрнең иллеләп төрләре бар инде, һәм алар көннән-көн арта бара Әлеге сувенирлар нигездә юкәдән кырып эшләнгән һәм аларнын һәркайсы билгеле бер образны гәүдәләндерә Мәсәлән. Ватан-ана. Хатын-кыз. Җиңүче-батыр, Дәүләт образлары бар. Игътибарны «Шәһри Казан». Болгар дәүләте башкалалары-«Болгар“. «Биләр». Казан ханлыгы патшабикәләре -Сөембикә». «Нурсолтан». Казандагы мәшһүр гаскәри, баһадир- «Рөстәм батыр»га багышланган миниатюралар жәлеп итә. Әлеге сувенирларны сәнгать үрнәге буларак та. бизәнү әйберләрен саклау, конфет-йөзем савыты, өстәлләрне ямьләндерү предметы буларак та файдалану мөмкин. Бу искиткеч матур, күз явын алырдай әйберләргә Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорының милли бизәкләре төшерелгән. Алар сәнгать фәннәре докторы Ф Вәлиев тикшеренүләре нигезендә башкарылган.

2003 елда рәссам шәхси чакыру буенча Эстониядә булып кайтты. Пярну һәм Таллин сәнгать белгечләре кунак алып килгән бүләкләргә сокланып туя алмаган Пярну шәһәрендә яшәү, эшләү, ижат итү өчен шартлар булдыру вәгъдә итеп, бер еллык мастер-класс үткәрү тәкъдиме ясалган.

Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сувенирлар Санкт-Петербург һәм Мәскәү күргәзмәләрендә күрсәтелеп, сәнгать белгечләре һәм халыкта зур кызыксыну уятты.

Хәзер исә Зөфәр әфәнде Һәдияләрне балчыктан житештерүне жайга салды. Мәгълүм булганча, керамик савыт-саба, уенчыклар Болгар. Алтын Урда. Казан ханлыгы чорында киң куллануда булган. Борынгы осталар тарафыннан кызыл балчыктан ясалган нәфис савыт-саба Идел буенда гына түгел, хәтта аннан ерак илләрдә дә югары бәяләнгән Шунысын да әйтергә кирәк. Татарстанда уздырылган археологик эзләнүләр вакытында жирле чүлмәкчеләр җитештергән чүлмәкләр белән бергә. Византия. Кырым. Урта Азиядә эшләнгән бодай, ярма, су, май саклый торган амфоралар-күпсыешлы савытлар да табылды. Бу-болгарларнын ерактагы илләр, халыклар белән тыгыз аралашып яшәүләрен күрсәтүче бер дәлил. Археологлар
фаразы буенча, болгар бабаларыбыз Византиядә эшләнгән керамика белән Урта Иделгә төпләнгәнче үк, әле Дунай буйларында гомер иткәндә үк таныш булган. Керамик савыт-саба ясауны болгар бабаларыбызнын византияле юнан һәм рум халыкларыннан өйрәнгәнлеген дә фаразларга мөмкин. Чөнки болгар керамикасы формасы буенча Византия савыт-сабасына, чүлмәкләргә бик якын

һәр олы рәссам кебек үк. Зөфәр ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнми Ул декоратив-гамәли сәнгатьнең барлыкка килүен, үсешен чагылдырган фундаменталь хезмәт бастырырга, мәктәп һәм гимназияләрдә укучы балалар өчен дәреслек язып нәшер итәргә хыяллана. Сүз уңаеннан, Чаллы педагогия институты художество- графика факультетының өлкән курс шәкертләре анарга консультация алырга килеп йөри Мәгәр рәссамның ин зур хыялы-Татарстаннын барлык мәктәп һәм гимназияләрендә декоратив-гамәли сәнгать нигезләрен, гадәти төрки орнамент- бизәген өйрәнү, укытуны оештыру һәм татар сувенирларын күпләп җитештереп, аларны дөньяның барлык кыйтгаларына тарату

Зөфәр әфәнде белән аралашканда шуңа игътибар итәсең, аның иң еш кабатлый торган сүзләре-«тәрбия>' һәм «мөнәсәбәт». Бала чагыннан ук аны татар халык авыз ижатын. халкыбызның гореф-гадәтләрен яхшы белгән әбисе тәрбияләп үстергән Нәкъ менә әбисенең сабагы аша Зөфәр туган халкының зирәклеген, рухи байлыгын, күп гасырлык тәжрибәсен үзләштерә алган да инде. Зөфәр Низаметдинов-яшь буынга тәрбия бирүче укытучы.

Канкәрдәш үзбәк халкының борынгыдан килгән чүлмәк, керамика бизәү ысулларын яңадан торгызу тарихы бик кызыклы һәм безнең өчен дә гыйбрәтле 80нче елларда бер төркем үзбәк рәссамнары инде югалган, хәтердән җуелып беткән үзбәк керамикасы сәнгатен торгызу турында хыяллана. Алар тугандаш халкының сынлы сәнгатенә нигез салучы, Үзбәкстан халык рәссамы, милләттшебез Чынгыз Әхмәровка мөрәҗәгать итәләр. Ул республика хөкүмәтенә барып мәсьәләне уңай хәл итеп кайта. Нәтиҗәдә, мәшһүр рәссамның абруе хисабына дәүләт дәрәҗәсендә традицион үзбәк керамикасы торгызыла

Сонгы елларда шәҗәрә, тарихыбыз, тамырларыбызны ачыклау мәсьәләләре белән кызыксынуның артуы нәрсә белән аңлатыла сон? Әлеге хәл һич тә очраклы түгел. Глобальләшү, унификацияләү чорында яшибез ләбаса. Бу агымга каршы хәрәкәт баруын да инкарь итмәскә кирәк, чөнки адәм баласы биосоциаль зат буларак, үзен башкалардан аерып торучы билгеләрне сакларга тырыша һәм. әйтергә кирәк, бу табигый күренеш. Ихтимал, бу каршылык генетик дәрәҗәдә дә үзен сиздерәдер Нәкъ шул ук хәл үзенең асыл үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телен саклап калырга омтылучы халыкларда, милләтләрдә күзәтелә дә инде

Төрки халыклар сынлы сәнгатенең чишмә башы бизәк ясаудан, орнаменттан, анын символларын, мәгънәсенә, серенә төшү-ерак гасырларны аңлауда ачкыч була ала, гел үзгәреп торучы күпкырлы әйләнә тирәбез, тормышыбыздагы тотрыклы бер нигез һәм киләчәктә милли үзенчәлекләребезне саклап калу мөмкинлеге

Мин шушы язманы сырлап утыра торган өстәлдә төрле төстәге карандашлар салынган,агачтан уеп эшләнгән савыт Анын өске бизәлгән өлеше ачык яшел төстәге сэдәф буяу белән каймаланган Савытының ак өслегенә матур итеп бизәкләр төшерелгән Бераз астарак бизәк-орнамент кабатлана

Ниндидер үтә-күренмәле жеп шушы бизәкләрдән үзенен аһәңе, матурлыгы белән рухи көч, илһам биреп тора сыман Нәни генә карандаш савыты, әйтерсең лә дөньяда булган барлык төсләр дә сыйган