Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЛЫЙ

Нишләсен соң инде песи малае: ары барды, бире килде, тик хуҗабикә күренмәде. Әбекәе усал булса да, саранлыгы белән дан тотса да, песиләрне ярата иде. Кылыйга аның белән Һәрвакыт рәхәт булды: өй җылы,ашарга бар.

—Карале, мине нигә Кылый дип атады икән ул? Әй, ярый,әйбәт сүздер әле. Үскәч,бәлки,мәгънәсен дә аңлармын...—Ал тәпиләренә башын куеп,йомарланып, пескәй йокыга китте.

Соңгы вакытларда әбисе катырак авырый башлады әле. Аның янына бер апа килгәләп йөрде. Исемен хәтерләми Кылый, «әби караучы» дип кенә йөртәләр иде бугай аны.

Әби караучы... Күпләр мохтаҗ хәзер аларга. Балалары да бар югыйсә, авылда туганнары да җитәрлек, тик берсенең дә вакыты гына юк. Менә тагын оныттылар. Песи генә түгел,урын өстендә ятучы карчык та ач. Әби караучының да берничә көн инде күзгә-башка чалынганы юк. Хәер,анысында әллә ни өмете дә юк инде Мәликә әбинең. Әнә, ул караган Сәлимәне дә үлеп ике көн яткач кына күрделәр. Ике җирдә эшләгән була, кайсына җитешсен. Акча боза бит кешене. Булган саен күбрәк кирәк,моңа да шулай...

—Ни хәлләрдә ятасың, түткәй?

Мәликә әбинең уйлары еракта иде: ишектән керүчене ишетмәде дә,күрмәде дә, шуңа күрә тып-тын ятуында булды.

—Әстәгъфирулла.әллә үлгән инде? Өен җаддыралмай калды бопай булгач,— дип, сөйләнә-сөйләнә сеңпесе Зөмәйрә якын ук килгәч кенә, исән икәнлеген сиздереп,кыймшап куйды.

—Ни хәлләрдә, түткәй?—дип кабатлат сорады Зөмәйрә.—Менә, әдрәк ашарыңа алып килгән идем.урын-җирләреңне дә чистартырга кирәк. Теге катын килмәдемени?

Бераз апасын тәрбияләгәч, ничек сүз башларга белми торды.

— Түткәй, теге... ни... Карале. Үдең исән чакта өеңне әфәрмит итәргә кирәктер. Кемгә җадып калдырырга уйладың?— тирләде,пеште,тәки ерып чыкты: күңелен тырмап торган күптәнге соравын апасына юллады.

Мәликә әби сүз башларга ашыкмады. Үләсе килми иде әле аның. Теге дөнья бик еракта кебек иде әле ана.

—Минем өйдә берәүнең дә эше җук. Торып эчерсен шунда. Эчертәсегед килмәсә,өелеп сугышырсыд да, бүләрсед,песиемне генә урамда калдырмагыд,— диде ул ачу белән.

Зөмәйрә килеп бу хакта башка сүз кузгатмады. Хәер,инде вакыт та калмады. Мәликә әби теләмәсә дә,аны алырга килделәр. Ә өе,моңаеп,черергә әзерләнде. Бөтен өйгә хуҗа булып калган Кылый хәлләренең мөшкелләнәсен сизенми иде әле.

Тавык төшенә тары керә ди, Кылый да әллә күп уйланудан, әллә сагынудан төшендә Мәликә әбине күрде: ак яулыгын аркасына салып бәйләгән дә,пескәйгә сөт бирә, имеш.

Их,нигә уянып киттем инде менә! Төштә генә булса да сөтне эчәсе иде бит! Тәм-том ашап ятып, тычкан тотарга да өйрәнмәгәнмен бит ичмасам. Чү, аяк тавышлары ишетелә түгелме соң? Ниһаять!

Инде хуҗабикәсенең аягына сарылам гына дигәндә, каядыр очып китте дә, стена янында торган шкафка килеп бәрелде Кылый. Нәрсә булганын аңларга теләп, әкрен генә басып, алга атлады. Ә анда һич кенә дә хуҗабикә түгел, ә ниндидер чит кешеләр иде.

—Ярый әле үләр алдыннан васыять язмаган,менә хәзер бөтен әйберсен төяп үзебезгә апкайтырбыз.өен дә, улым,синең исемгә яздырырбыз,—дип сөйләнә иде Мәликә әбигә охшаган бер олы яшьтәге апа.

Үләр алдыннан диме? Кем үлгән? Әллә минем яраткан әбиемме? Әйтәм аны күренми. Ә болары кемнәр? Ә-ә-ә... Боларны ике тапкыр күргәнем бар. Менә бу малай әле озаграк та торган иде. Килгән саен эчеп,әбине үртәп китә иде. Өй шуның исеменә була диме? Ай-яй-яй! Ә мин кемгә булам ул чагында?

Песи малае шулай аптырап торганда өйдән суыткыч,телевизор,савыт-саба ише әйберләр ташылып та бетте. Хәтта утынлыктагы ярып өелгән утынга хәтле төяделәр. Эшләре беткәч, машина ишекләрен шап итеп ябып, кузгалып та киттеләр.

—Нигә монда Мәҗит бабай килми соң? Утынны аның малае ярып өйгән иде, телевизорны да шул алып кайтты. И,сөенгән иде Мәликә әби! Аларга берни дә кирәкми микәнни? һич булмаса.мине күрерләр иде

Кылыйга тагын ямансу булып китте. «Кешеләр әллә көннән-көн явызлана инде?—дип уйлый иде ул.—Балалары да шул явызлыкны күреп үскәч, ничек тыныч картлык өмет итә инде алар?»

Мәликә әбинең бер малае бар иде. Бик чибәр,мәһабәт гәүдәле егеткә кызлар күп булса да .әнисенең усаллыгы аңа беркем белән дә яшәргә мөмкинлек бирмә­де. Фәнәвие ялгызлыктан туеп якты дөньядан китте.

Ә әби нык булып чыкты. Яшәргә теләге шулкадәр көчле иде, ул авыруы беленгәч тә зур табибларга күренде,хастаханәләрдә ятты,дәвалану курсы үтте һәм—ни могҗиза!—үләргә дип киткән җиреннән аяккә басты. Авылда туганнары күп,ташламадылар. Мәҗит дигәне бигрәк ярдәм итте,аның балалары да гел хәл белеп торды. Кылыйга да өлеш чыга иде аларның күчтәнәченнән.

Ашарга берәр нәрсә табылмасмы дип песи малае эзләнергә тотынды. Шул­чак арткы тәпиен нидер яндырып, өтеп алгандай булды. Капкын! Әллә кайчан, кумыклар күбәйгәч куйганнар иде моны. Ничек онытып өстенә килеп менде аның Кылый? И,елады пескәй. Язмышыннан бер дә риза түгел иде ул. Ач көенә аяк та ныграк авырткан кебек,ычкындырып булсын иде ичмасам! Кычкырып ук елаган икән песи,шулай булмаса.аның тавышын ишетеп күрше Фәридә кермәс тә иде.

Әти-әнисенә мал карашып йөрүе булган икән. И, кызганды пескәйне эзләп тапкач,күзенә яшь тулды. Күпме генә тырышмасын.ычкындыра алмады тәпине капкыннан. Нишләргә? Әти-әнисенә әйтсәң, йөрмә эч пошырып.нигә кирәк сиңа әллә кайчан үлгән әбинең песие диячәкләр. Песинең ни гаебе бар инде, йә?! Кылый белән бергә елап торганда сызгырынган тавыш ишетелде. Атылып урамга чыкты Фәридә. Күрше Зөлфәт икән.

—Нәрсә аягыңны капкага кыскан кебек керәлми дә.чыгалмый да торасың?— дип эндәште аңа ике-өч елдан егет булачак малай

—Мин түгел,песи,Мәликә әбинең песие капкынга эләккән. Зөлфәт,әйдә аңа ярдәм итик әле?

Егет кеше кызның гозерен аяк астына салып таптамас бит инде,коткардылар песине.

—Мескен,ашарына да юктыр инде аның. Зөлфәт,син монда торып тор,мин аңа ашарга алып киләм,—диде дә, Фәридә чыгып йөгерде.

Зөлфәт исә пескәйне күзәтте.

—Кара, кылый икән бит бу, күзе дөрес күрмәгәнгә капкынга килеп эләккән дә инде ул,—дип уйлады егет.

Пескәй әле авырткан аягын ялый, әле Зөлфәткә күз атып ала иде. Кылый дигәч,ул үзен чакыра дип белеп,малайга елышты.

—Менә дуслаштыгыз да,—диде Фәридә сөенеп,—Зөлфәт, бәлки син аны үзегезгә алып кайтырсың. Күрәсең бит,әйберләрен ташып бетергәннәр,ә песи берсенә дә кирәк булмаган. Мин үзебезгә алыр идем дә,әни кертмәячәк.

—Минем дә әни этләр,песиләр алдырмый.

Бераз сүзсез тордылар. Икесе дә песине кызгана иделәр,ләкин әти-әнигә дә каршы килеп булмый, бит.

— Карале,әйдә без көн дә аны монда килеп ашатыйк,ә ул өй саклар.

Кич җиттеме, Зөлфәт Мәликә әбиләр ишек алдына ашыга. Шундук Фәридә дә килеп керә. Әти-әниләре,әбиләреннән аермалы буларак,песине бик яраттылар алар. Бер-берсенә мәхәббәт уты да Мәликә әби милегендә кабынды. Инде бәхетләре булсын.

Энже УСМАНОВА